Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 февраль 2020, 11:50

Рафига УСМАНОВА. Әни-апа. Повесть (2).

...Исереккә үгет ни дә, дегет ни. Ул Илһамның сүзләрен бар дип тә белми, корбанын ботарларга җыенган ач бүредәй, туксан алты пробалы тискәрелек белән ыжгырып, Гөлсинәне эзли башлады. Рәкыйп акылына килмәгәч, бүтән юл күрмәгән Илһам, бу ерткычны кулындагы балта белән өркетмәкче булып кизәнде: – Якын килмә, тәмуг зобаные... чабам! – диде.Ул арада, Илһамның чынлап та ярамаган эш эшләреннән сагаеп булса кирәк, ике арага атылып, коты алынган Гөлсинә килеп керде. Сөйгәненә пычак тиюдән куркып калган Илһам һушына килгәнче, Рәкыйп ерткычлык белән аның балта күтәргән кулын Гөлсинәгә юнәлтте. – Аһ-һ-һ! Газ-ра-ил! – Гөлсинә, тәненә кергән балта җәрәхәтеннән аккан каннан итәге кып-кызыл булган төнге күлмәгенә уралып, җиргә ауды...

Умырзая
Җәйге матур көннәренең берсендә, инде кызулыгын бераз киметеп, кояш үзенең баер юлына авышып барганда, парлап, елгада чайкалган керләрен көянтәләп, юл уңаенда инде канат чыгарырга өлгергән каз бәбкәләрен куып кайтып килүче Гөлсинә белән Сөембикәгә (алар, җиденче сыйныфны яңа гына тәмамлаган соңгы, бер-ике елда кинәт буйга үсеп, чибәрләнеп киткән Сөембикә белән сылулыгы көннән-көн арта барган Гөлсинә, әни белән кыздан бигрәк, ике дус ахирәтне хәтерләтәләр иде) күрше Вәрисә әбиләр капка төбендә басып торган бер ир-егет эндәште:
– Казларыгыз тешләшмиме, күршеләр?
Гөлсинә аны үзенә сүз кушарга теләүчеләрнең берсе дип уйладымы, дәшмәде.
– Юк, – дип җавап бирде Сөембикә генә, әнисенә елмаеп карап алып, – казлар акыллы безнең.
– Әбинең радиосы сөйләми. Сезнең яктан өзелгәнгә охшый, кереп карасам дигән идем, – диде егет, Гөлсинәгә сынап кына карап. Ә анысы, авызына йөзек яшергәндәй, бер өн дә чыгармый, сагышлы күзләре белән тутырып карап, бары баш кына какты.
Күрше дигәне аларның Чишмәкүл авылына агроном итеп эшкә җибәрелгән күрше авыл егете Илһам иде. Вәрисә әбиләрдә фатирда тора икән.
... Кулы алтын булып чыкты егетнең, өй түбәсеннән урап төшүгә, радио сөйләп тә китте. Кичке концерт бара иде. Гөлсинәнең болай да сагыш тулы йөрәге моң тәэсиренә бирелде. Ә көй агылды да агылды:
Яшьлек яздай шаулап китәр,
Сөелеп калырга кирәк.
Өй түбәсе баскычыннан төшеп килүче Илһамның карашы ишек алды коесыннан су алып керә ятучы Гөлсинәнеке белән очрашты: аның күзләре менә-менә мөлдерәп чыгарга торган яшь белән тулы иде.
“Йә аллам, ник рәнҗеттең бу сылуны”, – дип уйлады егет. Вәрисә әби сөйләве буенча Гөлсинәнең язмышы белән бераз танышып өлгергән иде инде ул. “Яшьлеген бушка уздыра бит”, – дип юкка уфтанмый икән әбисе: килешле буй-сын, сылу гәүдә, артка түгәрәкләп җыеп куелган куе озын чәч, тыйнак хәрәкәт, сихерле караш – торганы бер хур кызы да бит...
– И-и, балакаем, кулларың бик оста икән, – диде Маһинур карчык, Илһамның аркасыннан сөеп. – Әйдә, өйгә уз, чәем дә өлгергән, пәрәмәчләрем дә мичтә...
– Эчкән чаклар булыр әле, әбекәй. Сезнең авылга эшкә килдем, – диде Илһам, өйгә узган Гөлсинә ишетсен дигәндәй, тавышын көчәйтебрәк.
Шуннан соң кино күрсәтәләрме, клубта концерт, спектакль куялармы, Илһам Гөлсинәне кичен гел кереп алыр булды.
“Корый бит гөлчәчәгем, вакытсыз сула бит”, – гел шулай кайгырып йөргән әнисе дә бераз тынычлана төште. Озын гына кыш үтеп, язгы кояш иркә елмая башлаганчы әнә шулай Гөлсинәне кичен кереп алып, озатып куеп йөрде Илһам. Ярасына тоз салудан куркып, аңардан берни дә сорашмады, белешмәде.
Беркөнне ул, әллә иртә килгән яз, әллә мәхәббәт турындагы фильм тәэсиреннән, әллә соң үз хисләре ташудан Гөлсинә кереп китәсе капкага кулын аркылы куйды.
– Танышуыбызга да хәтсез вакыт үтеп бара, әйеме? – шул сүзләрдән соң Илһам Гөлсинәгә текәлеп карап, озак сүзсез торды. Тегесе күзләрен түбән яшерде. – Ә без дошман кешеләрмени, авызга су капкандай йөри бирәбез?!
– Кызлар белән таныш, дип әйттем бит, – диде Гөлсинә, нинди җавап бирергә белми аптыраганнан гына, теленә килгән тәүге сүзләрне көчләп әйтеп.
– Кызлар? Нинди кызлар? – дип аптырап сорады Илһам. – Син чыннан да күрмисеңмени? Синнән башка миңа берәүнең дә кирәкмәгәнлеген аңламыйсыңмыни?.. Яратам бит мин сине, Гөлсинә. Беренче күрүдән үк яратам.
Юк, сизә иде Гөлсинә, егетнең иркә карашыннан үзен ошатуын тоя иде. Әмма “яратам” ук дип әйтеренә өметләнмәде. Яшьтәш булсалар да, өйләнмәгән егет бит әле Илһам. Әмма хисләре ташыган егетне туктатырлык түгел иде:
– Синең аз гына булса да миңа карата җылы хисең юкмыни? Газаплама, әйт бер сүз, – диде ул Гөлсинәнең кулларын тәү тапкыр үз учларына алып.
... Йә, Ходай. Наз өчен генә яратылган бу нәфис куллар электр тогы тоткандай дерелди иде. Илһам Гөлсинәгә тагын якынлашып, тулган ай яктысында аның күзләрен эзләп тапты: наз, сөю һәм мәхәббәт тулы, алар мөлдерәмә яшьле иде. Илһам Гөлсинәнең ирексездән аккан яшьләрен кулъяулыгы белән сөртергә әзерләнгән кулларын яңадан үзенең кайнар учларына күчерде:
– Бәгырем, елама! – Егет, кайнар пышылдап сөйгәненең гонаһсыз яшьләрен сак кына иреннәр белән үбеп киптерде. Йөрәгенә капкан утны басарга теләгәндәй, ашкынып, үзенең назга сусаган иреннәре белән Гөлсинәнекен эзләп тапты: алар сөю суты белән тулы иде.
Мәхәбәттән исергән бу икәү, бары гашыйклар гына тоя, кичерә алган әлеге илаһи халәттән арынасы килмәгәндәй, бер-берсе кочагында эреде.
Гөлсинәнең гомере буе сагынып, юксынып эзләгән үз насыйбы, үз Зөһрәсе, үз яры булуын йөрәгендәге татлы һәм газаплы бер ләззәт белән бары шунда гына аңлады Илһам. Иреннәр иренгә, күңелләр күңелгә беректе.
Гөлсинәне кочагында назлаучы егет тә кызның яшьлек хыялында йөрткән, төшләрендә юксынып көткән – сөлектәй таза, ташып торган көч-гайрәтле, ышанычлы адымлы, иркә карашлы, сүзе татлы, җаны затлы бердәнбере үзе иде.
– Бүген елап бетер, – диде Илһам, иреннәрен тагын Гөлсинәнең күзләренә күчереп, – әмма бүтән чакта гел шатланып-көлеп кенә яшәргә язсын безгә, бәхетем, язгы гөлем – умырзаям минем.
***
Зарыгып, бер-берсен озак эзләгән бу ике сыңар, аккошларны көнләштерерлек пар булып кавышып, матур гына яшәп китте. Гөл кадерен былбыл белә. Бергә кушылгач, Илһам хатынын тагын да ныграк дөрләп киткән йөрәк ялкыны белән сөйде. Бөтен барлыгын биләп алып, Гөлсинә аның яшәү мәгънәсенә әйләнде.
Гел сары сагыш һәм юксыну утында янып йөргән Гөлсинә дә, шифалы яңгырдан соң ачылган чәчкә кебек, тагын да иртәрәк, ягымлырак, назлырак булып, тәмам үзенең халәтенә кайтты.
Ике күрше ахирәт Маһинур белән Вәрисә карчык та алар өчен шатланып бетә алмады. Тик Илһамның әнисе генә, улының зинадан бала тапкан хатынга өйләнергә уйлавын белгәч (яман телле көнчелләр Гөлсинә турында шундый хәбәр китереп җиткергән иде), башта, кисәк авырып, түшәккә егылды. Әмма алтынның заты, яхшының аты югаламыни? Улының кәләше хакында гадел, хәбәрләр ишетелә башлап, тыйнак холыклы, ипле сүзле, мөлаем йөзле Гөлсинәнең үзе белән танышуга, хафалануларының юкка булуын аңлады. Никах көнендә исә, ишен тапкан улы өчен шатлануын яшерми, яшьләрнең икесенең дә аркасыннан сөеп:
– Бер-берегезгә тиң булып табышкансыз, җан азыгы булып яшәгез, бәбкәйләрем, – диде ана, фатыйхасын биреп.
Берничә айдан ике яктан да алар өчен куанып бетә алмаган туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән җыйнаулашып, Маһинур белән Вәрисә карчык яшәгән ихталар арасындагы буш урынга сап-сары бүрәнәләрдән матур йорт күтәрде.
Әмма Гөлсинә белән Илһамның мәхәббәтләре ныграк дөрләгән, күңелләре тагын да якынайган саен ана белән кызның аралары исә, нишләптер, киресенчә, суынгандай, сүрелгәндәй булды. Әнисенең яшь кызлардай оча-калка йөрүе, сәбәпсезгә көлүе-җырлавы аңа ят иде бугай. Әнисен ул Илһам абыйсыннан көнләде, әмма шулай да соңгы вакытта, нишләптер, якын да булып киткән бу чит кешене үзләреннән бик ерак та җибәрәсе килмәде...
“Вәрисә әбиләрдә генә яшәсә, ни булган?” – дип бәгыре үрсәләнде. Йөрәгенә урын тапмады. Ничек кенә үгетләмәсеннәр, алар белән яңа өйгә дә күченмәде, дәү әнисе янында торып калды.
– Менә үзләре дә бәби көтә, аннары минем барлыгым да исләреннән чыгар. – Шулай өзгәләнде, әлегә үзенә дә билгесез һәм капма-каршылыклы хисләрдә янган үсмер кыз.
“Эх, минем дә әтием исән булса,” – дип, – әнисенең әле дөньяга да туарга өлгермәгән, әмма аваз салуга, әниле генә түгел, хәтта әтиле дә иркә булачак ул сабыйдан көнләшүгә охшаш ят бер халәт кичерә башлады.
***
Көннәрдән беркөнне әнисе белән Илһам абыйсы кием-салым яңарту максатыннан кибетләрдә йөреп кайту өчен шәһәргә барып килергә дип, Сөембикәгә тәкъдим ясагач, үпкәсен оныткандай булып, шатланып, канатланып куйды. Йөгергәләп, ике йортка да су ташып куярга ниятләп, пар чиләкләрен көянтәләп, чишмәгә төшеп китте. Куаныч тулы күңеледәй мөлдерәмә чиләкләрен көянтәгә элеп, иңенә салырга торганда, ап-аяз көнне, кинәт күк йөзен кара болыт каплагандай, агачлар арасыннан, өстенә ничек җитте шулай эләктергән пинжәгеннән яртылаш тугарылган, исерек йөзле, дорфа сүзле бер ир иләмәсе килеп чыгып, кызның юлына аркылы төште. Күп эчүдән акайланып, берсе дүшәмбегә, икенчесе чәршәмбегә карап торган күзләрен, кайдадыр пычракта аунаган килбәтен шәйләп, өрәк өркерлек адәмнең үзенә якынайганын күреп, чиләкләрен калдырып йөгерергәме, әллә бүтән нәрсә кылыргамы икәнлеген белми, Сөембикә баскан урынында гаҗиз калды.
– Сан-ты-кай! – диде көтек тел, күзләрен ямьсез калайландырып. – Танымасаң, та-ны-ты-р-мын. Мин синең әтиең! – диде ул маймылныкы кебек йонлач күкрәгенә тимер йодрыгы белән дөпелдәтеп сугып. – Уйнашчы әниең дә, ү-зең дә мәңге онытмас-лык итеп та-ны-тыр-мын! Рә-кыйп, диләр мине! – Көтелмәгән бу дорфа хәбәр кызга табанын ярып тоз салгандай тәэсир итте:
– Ә-ә-әтием! Бул-мас!!! – дип, әнисе Гөлсинәнең җиде бабасын тигезләргә тотынган әлеге кыяр карачкысына охшаш бәндәне, үзенә каяндыр барлыкка килгән көч һәм җан ачуы белән чиләкләр өстенә төртеп капландырып, һәм шул үзен-үзе белештермәс кызулык белән кайтыр якка торып йөгерде.
Коточкыч яңа хәбәр, иске үпкә белән күпереп, кызның соңгы вакытта болай да тынгысызланган йөрәген тагын да ныграк ярсытты.
Сөембикә озаклаганга борчылып, аны эзли чыккан Гөлсинә кызының, көянтә-чиләкләрен калдырып, киндердәй агарынып, сулышы кабып йөгереп кайтуын күреп, хафага калды.
– Рәк-к-кыйп, – диде кыз, туктаусыз аккан яшьләренә төелеп, сулкылдый-сулкылдый. – Ән-ни, миңа андый әти ки-рәк-ми! – дип, куа килүчеләрдән котылырга теләгәндәй, әнисе муенына килеп сарылды. – Нигә мине алдадың, әни? Нигә???
Газиз баласының бу сүзләре ананың йөрәген өтеп үтте. Ул аны ничек юатырга белмәде. Шулчак Гөлсинә кызының муеныннан кочкан куллары кинәт ычкынып, хәлсезләнгән гәүдәнең үзенеке буйлап шуып төшеп барганын шәйләде. Әмма Сөембикә әйткән көтелмәгән хәбәрдән һушын һәм көчен җыюдан мәхрүм булып, аны тота алмый калды: кызның гәүдәсе, төптән киселгән яшь каендай, гөрселдәп җиргә ауды һәм авызыннан күбекләр китереп, өянәктә тартыша башлады.
***
Кайдадыр эт сугарып йөргән Рәкыйпнең кинәт авылда пәйдә булуы Гөлсинә белән Илһамга моннан берничә көн элек ишетелгән иде. Илһам, сөйгәнен ничек булдыралса, шулай юатырга тырышты:
– Тынычлан, җаным, исең китмәсен иске чикмәнгә. Сине, тиң парымны, эзли-эзли утыз пар итек туздырып, җәберсеттерә буламмы соң? Сәрхүш булса да, ир кеше ләбасә ул. Сөйләшербез, аңлашырбыз. Син түлке тынычлан, бәләкәчебез хакына...
Илһамның кайгыртучан сүзләре йөрәгенә май булып ятса да, Рәкыйпнең җәнҗәл куптарырга маһирлыгын белгән Гөлсинә аның акылга утыруына ышанмады.
– Кәкрәеп үскән агачны учакка кертү кыен, Илһам. Яхшы сүзне аңлый торган бәндә түгел шул ул. Шакшыга хушбуй сөртсәң дә, дегет исе аңкытыр, диләр. Көйгә-җайга килмәс ул, йөрәгем шулай сизә.
Әнә шулай борчылды, җанына урын тапмады бу көннәрдә Гөлсинә. Төннәрен дә күз дә йоммый йокысыз үткәрде. Кызының йөрәгенә дә берәрсенең яра салуыннан куркып, шәһәргә баруны ул үзе тәкъдим итте. Кешенең авызына капка, сүзенә каравыл булалмыйсың. Берәрсе Сөембикәгә: “Әнә, теге хәчтерүш синең әтиең ул”, – дип күрсәтсә, ничек җавап бирермен, дип хафаланды. Шәһәрдән кайтышлый ничек тә җаен китереп әтисе турындагы дөреслекне үзе сөйләп бирмәкче булган иде...
Әмма селкенгән теш төшми каламы соң? Себер ягында эшләп йөргән авылдашлары аркылы күптән түгел генә кызы барлыгын белгән, куркытып яшәткәннәре өчен куенында таш саклап, үч алу максаты белән кайткан Рәкыйп, шайтан шулпасы чөмереп алганнан соң, җене котырып, Сөембикәнең юлына аркылы төште һәм әллә кайчаннан башлап тулышкан шешне әнә шулай явызларча тишеп җибәрде.
... Кызы җиргә авып төшүгә, Гөлсинә ачыргаланып кычкырып җибәрде. Төшке ашка кайтып, юынып йөргән Илһам хәвефле тавыш ишетеп, атылып урамга чыкты: җирдә Сөембикәнең гәүдәсе тартыша, ни кылырга белмәгән Гөлсинә аны урыныннан кузгатырга маташа иде. Илһам килеп җитүгә, гәүдәсе яңа гына тартышудан туктап, шыбыр тиргә баткан кыз хәлсез генә күзләрен ачты. Хатынының өзек-өзек сүзләреннән ни булганын тиз аңлап алган Илһам Сөембикәне ватылыр әйбер тоткандай кулларына сак кына күтәреп алып, өй алды диванына кертеп салды. Гөлсинә фельдшер кызны чакырып алды. Укол эшләгәннән соң, “Тиз ярдәм” машинасы чакыртып, Сөембикәне район шифаханәсенә озаттылар.
Бала кулына кадалган шырпы ана йөрәген чәнчер, диләр бит. Гөлсинә дә тиз генә тынычлана алмады. Табиблар Сөембикә янында калырга рөхсәт итмәгәч, кызы өчен олы хафага төшкән ана аңа күз-колак булуны Саимә җиңгәсенә тапшырды. Аларда торып үскәнлектән, кыз аны бик ярата, “Чибәр әбием” дип өзелеп тора, кунакка да еш бара иде. Әмма сәбәбен аңласа да, кызының сөләшмәвен күргәч, менә-менә сытылырга торган йөзен читкә боруын бик авыр кичерде Гөлсинә. Сөйләшүне икенче көнгә калдырудан башка чара калмады. Табиб әйтүенчә, бүген сүз башлауның тагын өянәк белән тәмамлану куркынычы бар иде. Шуны аңлаган Гөлсинә, яшенә төелеп, үз теләгенә каршы килеп булса да, палатадан чыгып китте.
Әмма, ничек сүз башлармын дип, төне буе керфек тә какмый борчылып чыккан Гөлсинә, икенче көнне Илһам белән палатага керүгә, кызының, кояштай балкып, муенына килеп сарылырын һич тә көтмәгән иде.
Сүзгә юмарт Чибәр әбисе Сөембикәнең юлына каршы төшкән сорхантай бәндәнең чыннан да әти тиешле кеше булуын, аның Гөлсинәгә нинди җәбер-золым күрсәтүен сөйләп биргәч, әнисен кызганып озак елады кыз, таң атуын чак көтеп алды.
– Әни, мин сине бик тә, бик тә яратам, – диде ул, әнисен кысып кочаклап һәм үзләренә сокланып карап торган Илһам абыйсына елмаеп карап:
– Икегезне дә яратам, – дип өстәде, ә инде әнисе колагына: “Апаемны да яратырмын, тик, әни, син мине гафү ит авыр сүзләрем өчен” – дип, өлкәннәрдән кыенсынган кечкенә сабый кебек, йөзен аның күкрәгенә яшерде. Гөлсинәнең иңеннән тау төшкәндәй, күңел газабы басылгандай булды.
Агрономнар семинарына дип килгән Илһам аларны икесен генә калдырып киткәч, элеккечә бер-берсенә сыенып, озак серләште ана белән кыз. Күңел төеннәре чишелеп, йөрәкләрендә шатлык һәм сөенеч тойгыларгы гына калды.
***
Авылга ботенләй кайтмаганмыни? – Берничә көн Рәкыйпнең тавыш-тыны ишетелмәде. Әмма Гөлсинә моның алдакчы тынлык икәнен сизенә иде, хәвефсезләнеп, ул нидер буласын көтте.
Рәкыйп исә, Сөембикә төртеп егылткач, сулы чиләк кырыена бәреп маңгаен ярган иде. Әнисенең чыбык очы сеңлесе булган, ялгыз яшәгән Кайдәфә түтәсенә көч-хәл белән кайтып егылды ул. Күзгә күренгән чүп булып, инде атна-ун көн буе аның аш-суын сосып, аракысын уртлап яткан тәртә бугазлы, салам сыйраклы, үлсә үкенече, торса сөенече булмаган эне галәмәтен түтәсе, билгеле, бөтенләй өнәми иде. Әмма, “кул булганда ор да сук”, дигән максатны алга сөргән бу тәмуг кисәвеннән бераз шөрләгәнгә, үзенең уйларын сиздермәде. Тегесе ашарга сораса яисә аракы таптырса да, тыштан елмайгандай итеп, эченнән генә, “бугазыңа сөяк булып кадалсын”, дип каргана-каргана бирә иде. Әмма ни дисәң дә, нәсел – нәселгә, тилчә-тамырга дигәндәй, кичә энесе көмешкә йотып ятканда, үзе дә аңа кушылып кимен куймаганга, бүген иртән икесе бер ятакта уянганнар иде.
– Абау! Оятка калдым, – диде түтәй кеше уянып китүгә. Кит, кабахәт, – дип ялангач ботына сарылган Рәкыйпне этеп җибәрмәкче булды, анысы исә май сөртсәң, көчек яламас йөзенә каһкаһәле елмаю төсе чыгарып:
– Кызларга биргесез, тәмле түтәкәем, кабахәтлек белән рәхәтлектән тора бу чәнчелгән дөньясы. Кичә соң үзең дә туймастай кыланган идең, ләбаса. Оят та түгел иде, – дип, тагын түтәсен ай-ваена куймады...
Кеше сизә-нитә калса дип коты очып торганга, төштән соң авылдан китәм дип чыгып киткән Рәкыйп, канга батып тагын кайтып кергәч, түтәйнең ике күзе дүрт булды.
– Үтерәм себеркенең җилдән туган нәмәрсәсен, анасы кебек итәм, – дип, хәленнән килсә, кызны чуан итеп сытар дәрәҗәгә җитеп, үңәчен киереп, уртын чәйнәп акырды анысы.
Ярасын аракыга чылатып чүпрәк белән урап көчкә тынычландырды аны түтәсе.
Үтереп башы чатнаганга, әллә соң маңгае шешеп, күзләрен каплагангамы, атна буе урыныннан тормый, түшәмнән таракан санап ятты Рәкыйп.
Бүген, ниһаять, бер ныклы карарга килеп, җитез генә сикереп торды һәм хыяллары тормышка ашудан бик канәгать калган кеше кыяфәтендә, авыз эченнән ниндидер көй чыгарып, сызгыргалап йөри башлады.
Үзенең башында Гөлсинәнең һәм аның “уйнаштан туган” кызының арт сабагын укытыр өчен кулай ният тууына сөенүдән күзенә ак-кара күренмәде: ул кара төндә яңа өйләренең ишеген бикләп, “кызыл әтәч” җибәреп аларны тереләй утта куырачак әле һәм авылдан тиз үк эзен себерәчәк. Шәп бит. Ха-ха!
Козгын
Үзләренең менә инде берничә ел капкасыннан эт бакмаган, ишеген җил какмаган, шайтан таягы белән тулган ихаталарында басып тора Рәкыйп... Беркөнне, авылга кайттып төшкәч, кереп чыккан иде, чыгуын. Әмма ярыйсы гына караңгы булганлыктан, ул чакта ныклап күз сала, туйганчы карый да алмады. Җитмәсә, максаты да бүтән иде. Әле Гөлсинә белән бергә яши башлаган елларында ук, бер исерек карттан чәкүшкә аракыга гына кайчандыр, революция елларыннан ук сакланып калган обрез кулга төшереп, шул чакта ишек алларындагы тирәк куышлыга салып куйган иде ул. Авылга кайткан төнне, кирәге чыкса дип, кеше күзе күрмәгәндә, шуны куыштан алып төшеп, мунчага кертеп яшерде. Бүген исә туган нигез белән мәңгегә хушлашырга, обрезны да алып китәргә булды. Ничәмә-ничә җирдә эз суыткан борыны канлы бу бүре, эзенә төшсәләр, коралның кирәк буласын яхшы белә иде...
... Янгыннан соң бүтән бер генә тапкыр да яфрак ярмаган балачак дусты карт тирәк исә бик ыңгырашып кына басып тора иде. Инде май ае булуга карамастан, быел да яшәрер чамасы юк иде, ахры, чөнки яшәүгә омтылыш барлыгына ишарә булырлык бер генә яшел яфрак, хәтта яшь бөре заты да күренмәде. Аның каравы, оя корыр өчен тирә-якта чүп-чар күп булгангамы, карга оялары элеккедән дә күбрәк төсле тоелды Рәкыйпкә. Балачакта гел икеле куеп, “Томана” дип исем атаганы өчен укытучы Фәсәхат апасының каз бәбкәләрен дә карга оясына мендереп салып, кара туй ясаулары әле бүген генә сыман хәтеренә төште аның. Әлеге кырын эше сизелгәч, укытучылар педсовет җыеп, шәһәргә, тәрбиягә авыр бирелүче балалар укый торган махсус мәктәпкә җибәрергә дип, аның язмышын әнә шулай малай көтмәгәнчә хәл иткәннәр иде. Ул чакта, бакчага кереп, укытучыларның ни сөйләвен яртылаш ачык мәктәп тәрәзәсе аша малай елый-елый үзе тыңлап торды.
– Ала карга гына ата-анасына охшый да бит, – диде мәктәп директоры. – Урлаша, алдаша, иптәшләрен кыерсыта, кыскасы, эшкә ялкау, сабакка аңкау бу хулиганнан котылу хәерле.
– Бәлки, сабыр итәрбез, төзәлергә вакыт бирербез. – Монысын яраткан укытучысы, сыйныф җитәкчесе нечкә күңелле Нәзлия Хәкимовна әйтте.
– Кара карга белән козгынны сабынлап юсаң да агармас, – дип кырт кисте Фәсәхәт Кыямовна. Колхоз рәисе хатынының сүзе закон иде шул: аның язмышы әнә шулай бик тиз хәл ителде, туган мәктәп ишеге дә аның өчен мәңгелеккә ябылды. Ул махсус мәктәпкә “Козгын” кушаматы тагып барып керде.
...Кар-кар-кар! Менә шушы таныш авазлар, балачак шуклыклары турындагы хатирәләр белән бергә үпкә һәм яралар дә яңадан яңарды.
... Әнисен һәлак иткән янгында кап-кара булган, түбәсе ишелгән, тәрәзә-ишекләре дә ярым җимерек хәлендәге туган йорты бусагасын тамак төбендәге әче төер, ачулы күзләре чоңгылында адашып калган саран күз яше тамчылары белән атлап үтте ул. Чүп-чар, кием-салым, урын-җир өеме астыннан кара күмергә әйләнгән әнисе килеп чыгар кебек йөрәге дөрст-дөрст итеп ашкынып типте. Чыннан да мич артына ишелгән түбә такталары ышыгында сакланып сакланып калган пыялалы кыса эчендә әнисенең яртылаш утта янган рәсеме аңа шелтәле карап тора иде.
Гөлсинәнең Рәкыйптән кыз үстерүе турында сөйләгән авылдашларыннан әнисенең янып үлүен дә ишеткән, атна буе кайгысын аракы белән юган иде ул.
Елый, төкеренә, каргаша, сүгенә-сүгенә, рамның пыяласын ватып, кулын кисә-каната, әнисенең соңгы истәлеге булган рәсемен алып кесәсенә салды Рәкыйп.
Гөлсинә куркытып җибәрмәгән булса, үзенең яхшы юлда йөреренә, әнисе дә исән булырына беркатлы ышанып, ачудан тешләрен кысып, шагыр-шогыр китерде.
Гөлсинәгә булган үч алу тойгысы күпереп, аның әттәхиятен укытасы булуы исенә төште. Әлеге теләкне хәзер, шушы минутта ук тормышка ашырырга ниятләгәндәй, янгында хәвеф-хәтәргә юлыкмый тирәкләре ышыгында исән калган, әмма еллар үтү белән җиргә сеңә язган мунчаларына иелә-бөгелә, бәрелә-сөртенә кереп, идәндә аунап яткан шәм кисәгенә сүгенә-сүгенә ут кабызды. Корымлы ташларны кабаланып актара-актара, тутыккан авыр тимер обрез савытын алды һәм аяк астында аунап яткан кирпеч кисәге белән бәргәләп, көч-хәл белән аны ачып җибәрүгә өнсез калды: аның эчендә икегә бөкләнгән, сары төскә кергән кәгазьдән башка бернәрсә дә юк иде. Теге төнне куыштан алганда ук аның буш булуын, үзенең алдануын аңлап, ачудан үзен-үзе белештерми, төйнәлгән йодрыгы белән, алдындагы кирпечкә китереп сукты һәм, авыртудан сынсыз калып, идәнгә бөгелеп төште. Озак та үтми, кинәт сикереп торып, үгездәй дулап, үкереп җибәрде:
– А-а-а-а-х-х, ләгънәт суккыры! Дөньясын котырган этләр талагыр-р-ры-ы!
Үч алырлык нәрсәне шуннан табарга ниятләгәндәй, бераздан кәгазьне утка якын китереп, бөкләмәләрне ачты: анда Рәкыпкә тәгаенләгән “сәлам хаты” аны үчекләп тора иде. Бу язма (беленер-беленмәскә әйләнгән хәрефләрен ялгаштырып ул аны көч-хәл белән укып чыкты) Рәкыйпне кырмыска түмгәгенә төшкән елан кебек үрле-кырлы сикертте...
... Теге чакта Сәлимҗан өркеткәч, үзенең районнан табан ялтыратып, күпмедер вакыт башын кая куярга белми каңгырып йөргәннән соң, угрылык белән көн иткән икәү белән иснәшеп, касса талауда катнашуы исенә төште аның. Шулвакыт эз суытып, уңышлы эшнең кырык көн уенын, кырык көн туен билгеләп, кышын бер бакча йортында кәеф-сафа корып, качып яткан иде алар. Мулдан ашап-эчә торгач, акча мунча ташына аккан судай тиз кимеде. Хөббе нәфселе Рәкыпнең калган акчаны өчкә бүлешәсе килмәде, юлдашларын исертеп, базга бикләп, ут төртеп табан ялтыратты. Әмма аңынчы, исерек баштан, узенең угрылык абруен күтерер өчен булса кирәк, авылда тирәк куышлыгында ышанычлы “дусты” булуын әйтеп, авызы белән саескан очырып, юлдашларын да әнисенә кунакка дәшеп өлгергән иде шул инде. Ниндидер могҗиза белән уттан чыгып котылган тегеләре Рәкыйптән үч алу өчен авылга килгәннәр, аны эзләгәннәр булып чыкты. Һәрхәлдә сары кәгазь шул турыда сөйли иде.
“Черный ворон!” – дип язылган иде анда урысчалап. – Мы квиты. Гадина, родившая такую сволочь, как ты, твоя шлюха мать расплатилась за тебя сполна. Ха-ха-ха. Твой обрез у нас. А тебя мы еще достанем, жарко будет тебе, как и твоей мамаше, ох, как жарко...”
Әйе, золымның кулы озын шул. Яманга юлдаш булсаң, җазасын да күрәсең. Бүрелекне сайласаң – борының да һәрчак канлы булыр...
... Дусларының “сәлам”ен укып, которынып, дулап алган Рәкыйп, мунча ләүкәсенә сөялеп әфьюн тартты, түтәсеннән чәлдергән шешәнең төбенә төште, ярсуы үскәненнән үсеп, күзләрен кан басты. Димәк, әнисенең үлемендә Рәкыйп гаепле.
Әмма үзенең бөкре икәнлеген хәтта дөя дә белми, диләр бит. Шушыларның барсына да ул үзен түгел, ә Гөлсинәне гаепләде:
– Җиде җанын суырам, утта куырам, Гөлсинәнең дә, әнчеген дә, әтәмби бәрәңгесен дә.
Соңгы кушамат Илһамныкы иде.
Үзен кулда тотмаслык дулаган Рәкыйп, җил-җил атлап кузгалганда эңгер төшкән иде инде. Ул яртылаш җимерек бакча капкаларына җиткәндә, каяндыр кисәк кап-кара болыт чыгып, аны куып китергән давыл көченә каршы тора алмыйча, корыган ялгыз тирәк балачак дустын тагын да бер ялгыш адымнан саклап кала алмавына уфтангандай, артыннан карга явы күтәреп, авыр ыңгырашып җиргә ауды...
***
... Каны азаюдан җәймәдән дә аграк төскә кергән Гөлсинә, иреннәрен чак кыймылдатып, янында сөйгәненә бәгырен ярып бирердәй булып өзгеләнеп басып торган Илһамга:
– Бәхил бул, мин үләм. Синең белән мин бәхетле булдым. Кызчыгыбызга исемне Сөмбелә дип куегыз. Баларны кеше ит, – диде. Ишек артында үксеп утырган Сөембикәне чакырды, үзенең яңа гына дөньяга тудырган кечкенәсен китерүне үтенде. Күкрәгенә капланып үксегән Сөембикәнең чәчләреннән сыйпап:
– Кызым, хуш, апаеңны караш, Илһам абыеңа таян. Минем үлемемдә аның гаебе юк. Әтиең дип әйтергә телем бармый, минем газраилем – Рәкыйп...
Үзен кызганып түгел, кызның куркынган йөзен күреп, газиз балаларын ятим калдыру ачылыгыннан гаҗиз булган Гөлсинәнең күзләреннән эре яшь бөртекләре тәгәрәп төште.
Нәниен алып кергән шәфкать туташына сабыен күкрәгенә кушуны үтенде Гөлсинә. Анасы сөтен беренче һәм соңгы тапкыр авыз итүен аңламаган гөнаһсыз сабый әнисе күкрәген ихлас суырырга кереште. Гөлчинә инде беркемне дә күрмәсә дә, аналык рәхәте биргән сабыеның күкрәк суыруын аңын югалта барган хәлдә тойды. Үзе сулыш һәм тормыш бүләк иткән сабыена ана сөте имезә алу сөенече аның иреннәрендә дөнья белән хушлашу билгесе булып катып калды.
Әнисеннән ятим калу ачысын тоюдан өянәге кабатлану билгеләре сизелә башлаган Сөембикәне алып чыгып киттеләр. Сөйгәненең җансыз гәүдәсенә капланып палатада Илһам берүзе калды:
– Гафу ит, мин үтердем сине, ми-и-н-н!
Күзләре күздән китми, сөешеп туймый яшәгән Гөлсинәнең якты дөньяны ташлап китүенә ышанып та җитмәгән кебек, соңгы тапкыр әле суынып та җитмәгән битләреннән үбә-үбә өзгәләнде Илһам
– Гөлсинә,мин үтердем сине. Нигә кулыма балта алдым? Нигә???
Фаҗига турында милициягә хәбәр ителгән иде инде. Илһамны
Гөлсинә яныннан ук кулга алдылар. Ә Рәкыйп исә бу вакытта, эзләүчеләр булса диеп, ярым исерек хәлендә, әмма тулы канәгатьлек белән урман куелыгында посып ята иде...
***
Ашыккан күзгә ак төшкәнне аңламый түгел Рәкыйп. Шуңа да кешеләр арасына тиз генә башын тыгарга тырышмады. Бары атна чамасы узуга гына, җиде төн уртасында Кайдәфә түтәсенә кайтып, үзе турында авылда ул-бу хәбәр юкмы икәнлеген белеште. Гөлсинәне кичә генә җирләүләрен, Илһамны кулга алуларын белде. Авылда, Рәкыйптән көнләп, Илһамның Гөлсинәне балта белән чабып үтерүе турында хәбәр таралуын түтәсе әйткәч, кайгы көткәндә сөенеч ишеткәндәй, йөзендә сизелер-сизелмәс елмаю билгеләре пәйда булды.
– Шәп! – диде ул учын учка ышкып һәм хәлнең үзе өчен уңай якка борылуына шатланып, – шул кирәк урам себеркесе Гөлсинәгә. Ә инде аның әфәнде капчыгы төрмә бозын имеп, тозын яласын әле... Шуннан сөйләшербез...
Ишеткән хәбәрләрдән соң үзе өчен хәвеф-хәтәр юклыгын аңлап, тынычланса да, кеше-кара күргәнче, кара көчек өргәнче дип, авылдан чыгып китте, көндезгә калырга җөрьәт итмәде.
... Май башы булуга карамастан, әле төш-төш җирдә кар да эреп бетәргә ашыкмаган салкынча яз иде. Шунлыктандырмы, ул көнне Рәкыйп сугылган шәһәр яны бакчасында, “метркәсен күптән югалткан”, “үләргә оныткан” карт-корыдан башка (Рәкыйп алар турында шулай уйлады) бүтән кеше заты чалынмады диярлек.
Шуларның берсендә мунча кереп, таушалган төс һәм өс-башын тәртипкә китерергә, кулга бераз акча төшереп, бу яктан мәңгелеккә башын алып олагырга иде аның исәбе. Бу якка җитез иде ул: уйлады да, эшләде дә. Шәһәр автобусында пассажирларарасында бер урап килүгә, себердә эшләп отпускыга кайткан берәүнең хәтсез акчасын “әппәр” иттереп, тукталышта саф һава суларга чыгуыннан файдаланып, “сдачага” чемоданындагы заманча кәчтүмен чәлеп кайтты, азык-төлекле күчтәнәч сумкасы да бик бай иде каһәрнең. Хәер, шәһәргә барып, кер бауларындагы кибәргә эленгән кием-салымнарны җыеп кайту һәм бүтән нәрсәләргә дә аю мае сөртү аның канга сеңгән балачак һөнәре иде.
Әлеге “ау”дан үзе бик канәгать калып, ул көнне юлга кузгалмаска, хуҗалары бүген генә мунча кереп, аны Рәкыйп бәхетенә ярыйсы гына кызу көе калдырып кайтып киткән бер зур булмаган бакча йортына кереп ял итәргә, онытылып юынырга булды.
... Исәпләсәң, исең китәр, мондый бакча йортларында аның күпме гомее узды бит. Бер уйласаң, бу шәһәр яны бакчалары Рәкыйптәй угрыларның туеныр, кышын сукбайлар сыеныр өчен бик үңайлы урын ул. Күпме җинаятьләрне дә яшерә әле ул үзендә. Инде берничә ай кеше аягы басмаган бакча йорты кыш уртасында ни сәбәптән янып көл була дисең? Рәкыйпнең иманы камил, бу фәкать кемнеңдер җинаять йөзен яшерүе генә. Аның үзенең исәбендә дә аз булмады андый адым. Үчне кан белән юып, көл белән каплау – Рәкыйпнең яраткан алымы һәм ышанычлы калыбы да иде.
Мунча ләүкәсендә тирләп, түшәмгә карап, кинәнеп ятканда уйлады ул боларны.
Тәне кып-кызыл булганчы әрем һәм кычыткан кушып бәйләнгән имән миллек белән чабынып, мунча верандасына көчкә чыгып егылды.
Ничек кыздырганнар да, ни йөрәкләре белән әз генә дә сүрелдерми кайтып киткәннәр, дип әйт син аны. Рәкыйп үзе чәлеп кайткан күчтәнәчләр арасындагы сыра шешәләренең икесен бушатты, “ак чалма”лысы да ярап куйды. Җанга рәхәт канәгатьлек таралды. Веранда стеналарына ябыштырылган ярым ялангач хатын-кыз рәсемнәре, күңелле биешкәндәй, күз кысып, оятсыз котырып, берчә Гөлсинә, берчә үзе кайчандыр, моннан берничә ел элек, кәнфитле сүзгә ышандырып алып килеп, шушындый бакча мунчасында авызына аракы коеп, аяк-кулын бәйләп җафалаган япь-яшь кыз булып көлеште, хихылдашты. Шул чакларда татыган рәхәтлекне яңадан кичергәндәй булды ул. Бәй, үлекләр белән саташамы соң әллә, нишләп күз алдына килә соң әле алар, дип уйлады айныган кебек чагында. Гөлсинә дә, хәтта ул кызчык та дөньядан аның кулыннан киттеләр бит. Кыз: “Үтермә, абый, беркемгә дә әйтмәм”, дип гөнаһсыз зәп-зәңгәр күзләрен яшьле мөлдерәтеп ялынгач, кызганып та куйган иде әле Рәкыйп. Әмма аның сылу йөзе, яшь тәне, матур тулышып торган ботлары теләгән тагын-тагын көчәйтеп, үзенең котырган нәфесен туйдыра алмаганга, кызны тәмам җәфалап, җанын кыеп, соңыннан мунча миченә тыгып, бензин сибеп ут төртеп котылган иде.
Ә бүген исә хыялда гына рәхәт “очарга”, матур кызлар урынына шешә кочарга туры килә аңа.
... Ә теге, Гөлсинәдән үч кайтарасы көнне Рәкыйп уйлаганга караганда да гел уңае килеп торды. Инде берничә ел элек вафат булып төтенсез авылга күчкән Вәрисә карчыкның абзарына җайлы гына “оборона”га урнашып, комсызланып “дошман” ягын күзәтте. Әмма кара болыт та Рәкыйп артыннан түбән очка төшкән булып чыкты. Җил көчәюгә, Гөлсинә йөгерә-атлый керләрен җыярга дип бакча якка чыкты. Баштарак яңа йортта бүтән җан әсәре күренмәде. Хатын керләрен җыеп бетерердән аз гына алда, әллә каян (Рәкыйп шәйли алмый калды) Илһам пәйдә булды. Ул:
– Үз сөйгәнем үземә хур кызыдай күренә, – дип такмаклый-такмаклый, Гөлсинәне кочып алды. Анысы да кояшны көнләштерерлек итеп елмаеп, назлы иркәләнде.
– Хөрмә төшем, тулган аем минем, – дип, серле пышылдады Илһам, Гөлсинәне кайнар кочты.
– Кул чүпрәге, – дип тиргәнде авыз эченнән генә Рәкыйп, Гөлсинәне Илһамнан көнләп. Үзенең бер генә тапкыр да әйләндереп яхшы сүз әйтмәгән, кем әйтмешли, чапмаган да, юнмаган да телен бар көченә җигәсе килде:
­ – Әбрәкәй сан-ду-гач-ла-ры... Сайрыйлар. Сайратырмын әле мин сезне, – дип янады, инде монысында шактый ишетерлек итеп.
Әмма хисләре тирәнлегеннән бар дөньяда үзләрен икәү генә тойган бу ике гашыйк беркемне дә күрмәде, ишетмәде . Үтәли күренә торган озын ак төнге күлмәк кигән алма битле, кара кашлы Гөлсинә исә, авыры борынына җиткән халәтендә дә сихри кичтә, Алиһәдай илаһи, сөйкемле һәм гүзәл иде...
“Рәкыйп хуҗа буласы, кинәнәсе, кыйныйсы, таптыйсы, изәсе исерткеч тәнгә күрше авыл килмешәге кул салсын але?”
Әнә шулай пар күгәрченнәрдәй гөрләшкән бу икәүнең мәхәббәте ерткычның бугазына сөяк булып кадалды. Кулына төшергән байлыкны бүлешә алмадымени, зәһәре тулышып, корчаңгы еландай үрсәләнде. Ул гына түгел, аларның бер-берсен назлавы аның җенси тотанаксызлыгын котырган эттәй дулатты. Хәтта яшеренеп утырган урыныннан сикереп торып, берничә тапкыр пычагына үрелде ул.
Ә куркыныч янаганын уена да кертеп чыгармаган Илһам исә, Гөлсинәнең алдына тезләнеп һәм аның матур түгәрәк эчен иркәләп:
– Без бәхетле, әйе бит, Гөлсинә?! Бәпечебезне тизрәк кулларыма аласым килә минем, – диде.
Табигать тә бу мәхаббәт алдында телсез калырга теләде бугай: җил дә туктады, тирә-якка яшеллек, яшәү, яз исе, сөю хисе таралды. Күптән инде, талагы ташудан ярсып кычкырасы килеп, тамагын бет кытыклаган ут авызлы, урак телле Рәкыйп, хәтта үзенең монда килү максатын да онытып, күзен алган кигәвендәй, посып утырган урыныннан ыжгырып килеп чыкты:
– Хәзер алып бирәм мин аны сиңа, – дип ямьсез акырды ул, итек кунычыннан пычак чыгарып. Хәзер аегызны тотлыктырам, үзегезне җәһәннәмгә олактырам.
– Яман килде – яу килде! Илһам моны тиз төшенеп алды һәм калкан кебек Гөлсинәсе алдына басты. Алар янына килеп җитүгә ярым исерек ярым акылсыз җәһәннәм кисәве кинәт, битлеген алыштырган кәмитчедәй, тиле-миле тилемчә ролена кереп, пычагын мал суярга үткерләгәндәй учына тиереп, такмаклый-такмаклый, бию сыман хәрәкәтләр ясый башлады:
Аклы ситсы кем кимәс,
Кемнең ярын кем сөймәс? –
дип, көндәшенең корсагына пычак очы тиереп-тиереп алды.
Үзен түгел, Гөлсинәсен, туачак сабыен курчалап, бу тәмуг кисәвен ничек коралсызландырырга белми аптырап калган Илһам, бер кулы белән хатынын йортларына таба этәреп, икенчесе белән ирексездән шунда утын түмәрендә чабулы торган балтага үрелде:
– Пычагыңны ташла, уен түгел бит. Сүзең бар икән, әйдә, ир-егетләрчә сөйләшик, – диде ул, Рәкыйпне сүрелдермәкче булып.
Әмма аның балтага үрелгәнен күреп, дорфалыгы залимлыкка әйләнгән явыз золым козгыны:
– Син миңа – Рәкыйпкә каршы тормакчысыңмы? – дип ямьсез шаркылдый башлады. – Ха-ха-ха. Мине – Кара Козгынны җиңмәкчесеңме, маңка сарыгы??? Үңәчеңнән күмәч кисәм, уйнаштан яралган көчеңнән кәтлит эшләп этләргә тондырдырам бит, – дип пычагын тагын яман уйната башлады. – Минем хатын белән уйнаш итеп... Кая әле теге көнҗәлә баш, кая ул өстерәлчек?..
Исереккә үгет ни дә, дегет ни. Ул Илһамның сүзләрен бар дип тә белми, корбанын ботарларга җыенган ач бүредәй, туксан алты пробалы тискәрелек белән ыжгырып, Гөлсинәне эзли башлады. Рәкыйп акылына килмәгәч, бүтән юл күрмәгән Илһам, бу ерткычны кулындагы балта белән өркетмәкче булып кизәнде:
– Якын килмә, тәмуг зобаные... чабам! – диде. Ул арада, Илһамның чынлап та ярамаган эш эшләреннән сагаеп булса кирәк, ике арага атылып, коты алынган Гөлсинә килеп керде. Сөйгәненә пычак тиюдән куркып калган Илһам һушына килгәнче, Рәкыйп ерткычлык белән аның балта күтәргән кулын Гөлсинәгә юнәлтте.
– Аһ-һ-һ! Газ-ра-ил! – Гөлсинә, тәненә кергән балта җәрәхәтеннән аккан каннан итәге кып-кызыл булган төнге күлмәгенә уралып җиргә ауды. Ни аны тотарга, ни Рәкыйпне куып җитәргә белмәгән Илһам башын күтәреп караганда, тегесе инде, авызы канга туеп, корсагы күпкән бүредәй, агачлар арасына кереп бара иде.
... Берчә өнендә, берчә төштә кебек мунча верандасында ятканда, янә шушылар исенә төшеп саташты Рәкыйп.
Ә инде таң белән, җаен табып, кичә үзе ботарлаган сарык итен – бер төенчегенә, икенчесенә бакчаларның берсендәге умартадан талаган кәрәзле бал тутырылган кәстрүл салып, урланган кәчтүм киеп, кесәсенә угрылык белән табылган акча тутырып алган, кичәге эттән ярлы, беттән ялангач Рәкыйп кеше кыяфәтендә станциягә таба ашыга иде. Тизрәк берәр узгынчы поездга эләгеп, китәргә, югалырга, эз югалтырга, ә бераздан яңа кыяфәттә кайтырга иде исәбе. Тавыш-тын булмаганлыктан, урман авызына җиткәндә, шәйләми, борылышта торган милиция машинасы өстенә килеп чыкты. Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер, дигәндәй, аларны үзенең юлына аркылы төшүчеләр дип белеп, әйберләрен ташлап йөгерә башлады. Башта бөтенләй аңарда кайгылары да булмаган хокук сакчылары, моның юкка түгелен шәйләп, аның артыннан төштеләр.
Рәкыйп хәле бетеп, ашыгып, кабаланып, тимер юллар өстеннән җәяүлеләр үтәр өчен салынган күпергә килеп менде. Икегә бүленеп, күпернең ике башыннан камап килә башлауга, тозакка эләккән юлбарыс кебек, нәрсә эшләргә белми бәргәләнде, сүгенде, акырды. Зур тизлектә узып баручы поездны шәйләп, ике дә уйламастан шуның өстенә сикерде. Әмма, ашыкканда яхшылап тәгаенләп бетә алмаудан, вагон өстенә түгел, ә янәшәдәге тимер юлга барып төшеп, каршы яктан килә электровоз астына эләкте һәм тәгәрмәчләр астында кискәләнүдән, ит һәм кан боткасына әйләнеп, тирә-якка чәчелде. Исән калган кулындагы кара козгын төшерелгән татуировкасы һәм түш кесәсендәге әнисе рәсеме буенча гына аның кем булуын ачыклый алдылар. Башта бик киң тоелган гөнаһлы юл Рәкыйп өчен әнә шулай, көтмәгәндә, бик тар җирдә тәмамланды.
***
Гөлсинәне бөтен Чишмәкүл халкы кара кайгыга батып җирләде. Әнисе вакытсыз – кабергә, әтисе төрмәгә эләккән кечкенә Сөмбеләне үстерү авылдашлар ярдәменә таянган Сөембикә белән Маһинур карчык җилкәсенә төште. Кызчык апасын “әни-апа” дип, артык җил-яңгыр күрми үсте...
(Дәвамы бар.)
(Автор орфографиясе һәм пунктуациясе сакланды.)
Читайте нас: