Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 февраль 2020, 11:33

Рафига УСМАНОВА. Әни-апа. Повесть.

...– Сөмбелә, тор, үскәнем, уян! Күр, нинди иркә кояш чыккан. Шундый гүзәл иртәне йоклап үткәрә күрмә, күз нурым!..Әни-апам мине һәр көнне шулай чәчемнән сыйпап, иркәләп уята. Иртәнең кояшлы яисә яңгырлы, карлы яисә җилле булуына карамастан, һәр көннең үзенә генә хас матурлыгын күрә, аңа соклана, мине дә яңа таң өчен шатланырга өйрәтә.Әни-апа минем! Син җир йөзендәге барлык әниләрдән дә назлырак, барлык апалардан да гүзәлрәк, һәммәсеннән дә ягымлырак бит.“Әни-апа” дип әйтүемә гаҗәпләнәсез булыр. Хәзер аңлатырмын...

БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Беренче бүлек
Мин – Сөмбелә
– Сөмбелә, тор, үскәнем, уян! Күр, нинди иркә кояш чыккан. Шундый гүзәл иртәне йоклап үткәрә күрмә, күз нурым!..
Әни-апам мине һәр көнне шулай чәчемнән сыйпап, иркәләп уята. Иртәнең кояшлы яисә яңгырлы, карлы яисә җилле булуына карамастан, һәр көннең үзенә генә хас матурлыгын күрә, аңа соклана, мине дә яңа таң өчен шатланырга өйрәтә.
Әни-апа минем! Син җир йөзендәге барлык әниләрдән дә назлырак, барлык апалардан да гүзәлрәк, һәммәсеннән дә ягымлырак бит.
“Әни-апа” дип әйтүемә гаҗәпләнәсез булыр. Хәзер аңлатырмын. Тик бераз гына сабыр итегезче әле. Әни-апамдай назлы кояш нурларына иркәләним, бераз гына ялкауланып, киерелеп, үсеп алыйм. Аһ, нинди рәхәт, нинди күңелле бүген! Әй, онытып ук куя язганмын. Иң якын кешемне ни өчен “әни-апа” дип атавымны аңлатырмын дигән идем ләбаса. Серне ачыйм булмаса. Әни-апам минем Сөембикә исемле. Мине иркәләп-сөеп үстергән кеше булганга әни ул. Без икебез дә бер әнидән туганга апам ул. Безнең әниебез Гөлсинә дөньяда юк инде. Ул үлгән... Ә аның каравы әни-апамның да, минем дә үз әтиләребез... Әни-апамныкы – Рәкыйп, ә минеке – Илһам исемле. Әлегә менә шул гына...
Кая әле, мин юынып, коймаклап чәй эчеп алыйм. Аннары “бип-бип” дип көткән каз бәбкәләрен иркенгә алып чыгасым бар. Ә сез исә авторны тыңлап карагыз. Мин ышанам, ул безне нәкъ тормыштагыча сүрәтләр.
“Тюремщик”
Төрмә капкасы “шап” итеп ябылды, “шалт” итеп бикләнде. Артта конвой да, беркем дә юк. Йә ходай, чынмы соң бу? Ирек! Ышаныргамы соң моңа?
Тагын бер ел михнәт чигәсе бар дип торганда, чыгардылар да куйдылар бит: үрнәкле эш һәм яхшы тәртип өчен. Бер атна элек кенә кызы Сөмбеләгә: “Киләсе елга шушы вакытларга, алла боерса, кайтып җитәрмен!” – дип хатта язып салган иде. Барып та җитмәгәндер әле. Менә бәхет, хат артыннан үзе дә кайтып төшәчәк, ләбаса. Кызы сикергәләр, шатланыр, билгеле. Ә Сөембикә? Ул ничек каршылар бит әле. Җиде елга бер генә тапкыр килеп тә карамады. Хатларга да үз исеменнән җавап язмады. Әнисе үлеменә бары аны – Илһамны гына гаепле саный, димәк. Хәер, нигә гаепләмәскә? Илһам Гөлсинәне яклый да, саклый да алмады бит. Монысы – бәхәссез. Җанын бораулаган бу күңелсез уйларның очы-кырые булырмы? Гөлсинәнең соңгы гозерен үтәп, кызларын бәхетле итә алырмы ул?..
Шундый борчулы уйлар әсирлегендә юнәтте ул вокзалда билетны. Поездга кереп, купега урнашуга, кулына кибеттә сатучылар төреп биргән ике төенчекнең үзенә тәгаенләнгәнен тотып, бәдрәфкә керде. Анадан тума чишенеп, юынгандай итеп, тәненә су сипкәләде, киемнәрен салып, баштанаяк яңаларын киде, бушаган мукчага искеләрен төйнәде дә, тизлеген арттыра барып кызулаган поезд тәрәзәсен ачып, төенчекне тышка сузды һәм, ниндидер бер рәхәт канәгатьлек кичереп, аны кулыннан ычкындырды. Тәне дә, җаны да җиңеләеп кикәндәй булды: әйтерсең, шул иске киемнәр белән бергә барлык үткәнен ташлап калдырды.
... Купега юлдашлар кереп тулган. Ул, гомум исәнләшеп, рөхсәт сорады да, өске сәндрәгә сузылып ятты. Әмма иске киемне яңага алыштырганы да, бәдрәф тәрәзәсеннән төргәк бәргәне дә билет тикшереп йөрүче проводник хатынның күз уңында булуын аңларлык хәлдә түгел иде ул: күзен йомуга йоклап та китте. Ул арада алар купесына килеп җиткәнен үткен күзле вагон хуҗабикәсе изрәп йоклап китүченең күршесендәге юлдаш хатын-кызлар колагына иелә төшеп һәм Илһамга ымлап, “тюремщик”, дип пышылдады.
... Йоклады да уянды Илһам. Каты итеп ясалган чәй сорап эчте дә, тагын төпсез бушлыкка чумды, тагын йоклады, тагын саташты. Һәр юлчыда карак, һәр икенчесендә үтерүче күреп өйрәнгән проводник хатынның чәйгә йокы даруы салып эчерүен белми, бастырыла-бастырыла йоклады. Ә тегесе юлчыларны аның төрмәдән чыккан кеше икәнлеген әйтеп куркыта торды. Күпчелеге вак сатып алу белән шөгыльләнгән, оек кунычларына акча төреп йөргән “чүпрәкчеләр” кайгыртучан хуҗабикәне юмалап, икенче купега чыгаруын сорадылар. Ә тегесе ялындырды: “Урын юк!” – диде, үзе исә акча төртүгә җаен таба торды.
Вакыт исәбен югалтты Илһам. Проводник ханымның: “Станциягә җитәсең, егет”, дигән кисәтүенә күзен көчләп ачты: башы әллә ничәгә ярылырдай булып чатный иде.
Вагоннан төшеп, поезд кузгалуга, перронда аны басып озатып калган Илһам купе тәрәзәсеннән башын тыккан бер юлчы ханымның:
– Котылдык теге тюремщиктан, дигән сүзләрен аермачык ишетеп, баскан урынында катып калды.
Менә ничек каршылый аны ирекле дөнья. Ни күрсәтер, ниләр татытыр икән ул тагын.
Ерткыч
Рәкыйп эчкече Салих белән Кәшифә гаиләсендә туып үсте. Апасы белән абыйсы да әти-әнисе юлыннан китте һәм исерткеч җәтмәсенә эләгеп, бер-бер артлы яшьли дөнья куйды. Көтмәгәндә, бүтән балаларыннан күпкә соң туган төпчеге Рәкыйпне ана аларга бирә алмый калган наз белән иркәләде. Бәлки, бу аның бушка үтеп барган гомеренә мәгънә өстәве яисә Аллаһыдан ярлыканасы килүе булгандыр? Әтисе исерек килеш әнисен тукмап ташлаганда, Рәкыйп аны яклар булды, әмма тирә-ягыннан яхшылык өмет итмәде. Армиягә киткәндә әтисенә:
– Әнигә кул күтәрер булсаң, кайткач, үтерәм! – дип янады. Армиядәге авырлыкларга, хәтта “дедовщина” дигәннәренә дә әзер булып барды ул. Әмма буйсынып озак йөрмәде, киресенчә, аның холкына буйсындыру хас иде. Ә баш ияргә теләмәгән горурларга ярыйсы гына эләкте аңардан.
Солдат шулпасын эчеп туган йортына кайтканда, әтисе, улы белән очрашырга теләмәгәндәй, җан тәслим кылып, мәңгелек йортка киткән иде инде. Әнисе генә һаман яраткан кәсебен ташламаган: көмешкә пешерә, бал коя, шешәдәшләр табып, теләсә кайда эчеп, исереп йөри булып чыкты.
Бердәнбер көнне Рәкыйп әнисенең бу шөгыленә сүз тидерә башлауга:
– Шәһәрдә апаң фатиры синең исемдә, олак шунда, миңа кысыласы булма, – диде. – Гомер буе әтинең боерыгы астында тукмалып яшәдем. Инде син өйрәтмәкчесеңме? Не вый-дет!..
Озын буйлы, кара чәчле Рәкыйп кызлар күзе төшмәслек түгел иде. Бер карасаң, аларга кытлык та кичермәде төсле. Кайберәүләренә үзе сүз кушты, икенчеләре сыланып ук бардылар. Әмма, ни сәбәптәндер, аның белән бер-ике очрашуга, Рәкыйпне әллә каян урап узар, шәһәрдән кунакка килеп йөргән “күпне күргәннәре” дә аннан өркеп, куркыр булдылар. Авылда кич клубка чыгып йөрүче кызлар күренеп азайды. Халык арасында, аларны Рәкыйп өркетә икән, дигән хәбәр таралды.
Балалар бакчасында эшләп йөргән Гөлсинә генә исе китмәгән кыяфәттә, аның ягына күз дә сирпеми, исән-саулыгын да алмый, горур басып үтәр булды. Галисолтан картның шушы “гордячка”сының башын идертәсе килде Рәкыйпнең.
– Сынарсың, сындырырбыз! – дип куя иде ул теш арасыннан гына, Гөлсинә узып киткәч. Шулай да кызның игътибарын башта ягымлылык белән яуларга тырышып карады. Йөзенә ясалма елмаю чыгарып, Гөлсинәгә бер сүз кушты, ике ялынды. Кыз кичен чыгып йөрми иде. Көндез чишмәгә суга барган чагын сагалап торып, “яратам!” дип карады. Тегесе исә:
– Ә мин сезне сөймим, яратмаячакмын да, – дип кырт кисте.
Күзәтә торгач, кичен, көтү кайтып бераз торгач, Гөлсинәнең елгага су коенырга йөргәнлеген шәйләп алды Рәкыйп. Гөлсинә иптәшкә күршедәге бер кызчыкны ияртә иде. Шунлыктан капканны озак корырга туры килде. Рәкыйпнең аның саен үче чыкты, ачуы кабарды.
Ниһаять, Гөлсинә бердәнбер көнне берүзе төшеп китте елга буена. Шунда әрәмәлектә казлар юынмый торган урынны сайлап чишенде: баеп баручы кояш яктысында тагын да сылу, кичке тынлыкта серлерәк иде кыз. Үзе дә, гүзәллеген белгәндәй, иркәләнә-иркәләнә йөзде, көне буе кояш җылысына туенган су тәнен рәхәт назлады. Килер бер көн, судан чыгуына, мәхәббәтле елмаеп, аны бердәнбере каршы алыр. Кем булыр, нинди булыр ул?..
Шундый татлы хыяллар белән аяк басуга, урынында катып калды: каршысында Гөлсинәнең чирәмгә чишенеп калдырган җәйге күлмәген бөтәрләп тоткан, тимер карашлы, кургаш телле, ярым исерек Рәкыйп басып тора иде.
– Ха-ха-ха! – дип шаркылдады ул. – Эләктеңме капканга? Сөймим, яратмыйм, имеш. Сөйдерербез! – дип, бер укталуда, инде суга сикерергә торган Гөлсинәнең калын чәч толымыннан эләктереп алды. Унсигез яше яңа тулган чибек кызның котырынган, күзен кан баскан бу ерткычка көче җитәрлек түгел иде.
– Рәкыйп абый, – дип чарасыздан ялварды Гөлсинә. – Зинһар, җибәр, кагылма миңа! Яраткан кешем бар минем. (Шулай дип әйткәч, җибәрер дипмедер, соңгысын уйлап чыгарды ул.)
Әмма бирегә юл тотардан алда гына берүзенә литрга якын югары сортлы көмешкә төшереп алган Рәкыйпкә бу сүзләр үгезгә кызыл әйбер күрсәткәндәй тәэсир итте, канын тагын да кыздырып җибәрде. Ачудан ул Гөлсинәнең су коену костюмын умырып төшерде. Кызның пешкән алмага охшаш гөнаһсыз матур күкрәкләре, яшь һәм сылу тәне аның теләген көчәйтте. Назлы сүзләрне сүгенү белән катыштырып, бәйләнешсез кабатлый-кабатлый, Гөлсинәне якындагы печән чүмәләсенә егып салды. Әтисенең җенси теләген әнисен кыйный-кыйный үтәгәнен кечкенәдән куркып һәм кызганып күзәтеп, үсә төшкәч хәтта рәхәтлек тә кичергәне бар иде аның. Әнә шундый хайвани теләкле булганы өчен кача иде аннан хатын-кыз. Куркудан һәм тәне ялангачлыгыннан башта оялып, ни эшләргә белми калтыранып калган Гөлсинә, һушына килгәндәй, бар көче белән сугыша, тырнаша, тешләшә башлады. Әмма моңардан кызның сугуын – назлау, тешләвен – үбү итеп кабул иткән Рәкыйпнең котылгысыз теләге көчәйде генә. Ул, үзен-үзе белештерми, кызның сылу кулбашларын чәйнәде, күкрәкләрен учында изде, бирешергә теләмәгән тәненә сукты, кыйнады һәм... рәхәтлеккә кинәнеп, һушсыз калды.
Исенә килгәндә исә Гөлсинәнең үлек сыман хәрәкәтсез ятуын шәйләде.
– Үтергәнмен! – Рәкыйпнең беренче уе шул булды. – Муенына таш бәйләп суга салырга!.. – Кузгалып, сылу тәнгә кулын салуга, тын алуын шәйләп, сөенечтән кызның тәнен иркәләүгә, назлауга күчте. Аны бертуктаусыз үпте, сөйде, кочты, елады, сүгенде, сөйләде: тагын котырды, тагын яулады.
– Тыңлаучан булсаң, – диде ул, – иркәләп кенә тотармын. Иртәгә яучы җибәрәм, ризалык бир. Югыйсә, минем белән себерелде, дип исемеңне чыгарам, яшәтмим үзеңне дә, әниеңне дә.
Икенче бүлек
Мин бит иркә колынчак
Әтидән хат килгән саен:
– Әни-апа, әтинең хатын тагын бер генә тапкыр укып чыгыйк әле, – дип әни-апамның теңкәсенә тиеп бетәм. Бүген дә шулай аяк астында чуала башлауга:
– Ярый, ярый, колынчак (зур әниебез кебек ул да мине яратып “колынчак” дип йөртә), син чебиләргә җим сибеп кер, мин мичтәге икмәкләрне генә чыгарам да, укысак укырбызбыз соң, – дип иркәләп, минем бөдрәләнеп торган чәчләремә кагылып алды.
Күп тә үтми без, бер-беребезгә сыена төшеп, хат укырга тотындык. Дөресрәге әни-апам укый, мин тыңлыйм.
“Исәнмесез, минем сөеклеләрем! (Әтием хатларын гел шулай башлап җибәрә. Миңа бик ошаса да, апам башта ул сүзләрне ят күрде. Ә хәзер исә иркә тавыш белән үз итеп укый). Сез, кызларымны, сагынып хат язучы әтиегез Илһам. (Әтием апамны да “кызым” дип атый. Аны да мине яраткан кебек ярата торгандыр ул, әйеме?!)
Сөмбелә кызым, күз нурым, Сөембикә апаңның исеменнән язган тагын бер хатын алып шатландым. Тыңлашканың, апаңа булышканың, кул арасына кергәнең өчен рәхмәт. Әни дә, апа да була белгәнең өчен бигрәк тә, Сөембикә кызым, сиңа рәхмәтлемен. Ходай сиңа, безнең куанычка, сәламәтлек һәм чиксез бәхет бирсен... Минем хәлләргә килгәндә, яхшы гына эшләп йөримен. Агачтан сырлап төрле кирәк-ярак әтмәлләргә өйрәнеп ятам. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, диләр бит. Таза-исән булсам, белмәссең, әллә кирәге дә чыгып куяр әле. Мөмкин булганның һәммәсен дә белергә тырышып яткан көн. Чөнки монда да алтын куллы осталар җитәрлек. Тормыш пычрагына батканнар белән бергә, алдаганы да, бирегә бер гаепсезгә ялгыш килеп эләккәне дә бар, әлбәттә.... (Әтием дөрес әйтә, зур әнием дә: “Кияүнең, балакайның, бер гаебе дә юк бит!” дип өзгәләнә иде. Кайткач, әти үзен гел әйбәт кеше булып күрсәтер әле, әйеме?) Ярый, һәммәсе турында кайткач бәйнә-бәйнә сөйләрмен әле. Ходай насыйп итсә, нәкъ бер елдан шушы вакытта сезнең янда булырмын, димен. Зур әниегез вафатына да бер ел тула. Урыны оҗмахта булсын. Мин кайткач, матур итеп каберенә чардуган корырбыз әле... Сөмбелә, син быел беренче сыйныфка укырга барасың инде, үскәнем. Аныңчы тагын хат язарга өлгермәсәм, сине зур кыз – мәктәп укучысы булуың белән котлыйм. Яхшы укырсың, әни-апаңны тыңларсың, аңардан эшкә өйрәнеп үсәрсең дип ышанам... Сау булыгыз, минем сөекле кызларым. Хатыгызны көтеп, сезне сагынып, әтиегез, Илһам.”
Әтием хат саен матур-матур рәсемнәр төшереп җибәрә. Монысында ул көз рәсеме ясаган. Әни-апам белән мин торналарны озатып яр буенда басып торабыз. Торналарның канаты хат кебек итеп төшерелгән. Елганың теге як ярында, кулларын сузып әти басып тора. Әллә хат көтә, әллә безнең якка чыгасы килә?.. Ә безнең аяк астына түшәлгән сары яфраклардан ягымлы, җанга якын бер хатын-кыз йөзе чагыла. “Әниебез Гөлсинә ул”, – ди апам. Шулчак йөрәкне ниндидер бер сагыну хисе баса. Ә-ни-ем!.. Нигәдер әле танышып бетмәгән, әмма бик якын да кешем кебек ул миңа. Әнием Гөлсинәне мин бары бүтәннәрдән ишетеп кенә беләм шул.
Гөлсинә
Авылларында хөрмәтле кешеләрдән саналган Галисолтан белән Маһинурның илле яшьне куганда, Ходайдан ялварып кына теләп алган бердәнбер кызлары иде Гөлсинә. Гади хезмәт кешеләре булсалар да, бернигә мохтаҗ итеп үстермәделәр аны. Әмма “өф-ф-өф” итеп, кадерләп кенә торсалар да, һәр уңайны үзенә сеңдереп, һәр тискәредән гыйбрәт алып үсте, кәпрәймәде, масаймады – тыйнак булды. Мәктәптә яхшы укыды, чибәрлеге өстенә сәхнәдә моңлы итеп җырлады, кичәләрдә өздереп басты – биеде, җитмәсә, кул эшләренә дә маһир булды, кулына ни генә алмасын, сәнгать әсәре ясап, коеп куя иде: бәйләде, чикте, текте... Гади, әмма үзенә килешкәнчә гел зәвыклы итеп кенә киенә белүеннән хәтта дус кызлары да көнләшеп куя иде бугай үзеннән.
Йөрәк чире белән җафаланган әтисе кинәт кенә вафат булгач (Гөлсинә сигезенче сыйныфны яңа тәмамлаган иде), бик яхшы укысада, урта мәктәп бетереп, югары уку йортында белемен дәвам итү – укытучы булу хыялы зур булуга карамастан, бүтәнчә мәктәпкә аяк та басмады. Балалар бакчасына кеше кирәк иде, районда оештырылган курсларны тәмамлап, яследә эшли башлады.
Һәр аткан таңга, шәфәкъ кызыллыгына, чәчләрен иркәләп искән җилгә, каеннар шавына, кошлар җырына гашыйк иде бу табигать баласы. Күңелен кузгаткан чагу бизәкләрне келәмгә күчереп чигәр, кәгазьгә нәкышләр, андагы илаһи авазларны йөрәге аша үткәреп, җыр итеп җырлар булды. Бәгыре әле үзенә дә таныш булмаган әллә кемне сагынды, юксынды. Авылда үзенә сокланмаган кеше калмады. Ул үткәндә урам балкыр, җырлаганда бар аваз тынып калыр иде.
“Бәхет өчен генә яратылган да бит, Ходаем. Күз тиюләрдән сакла бу баланы”, – дип укындылар дөнья күргән авыл карчыклары.
Читтән торып училище тәмамлап, тәрбияче дипломы алды, инде язга институтка керергә дип хыялланып йөргәндә, яп-якты өметләре челпәрәмә килде: әҗәлсез үтерде аны Рәкыйп.
***
Авырткан гәүдәсен өстерәп, караңгы ихаталарына ничек кайтып кергәнен дә хәтерләмәде Гөлсинә.
Асылынырга! Бары шул теләк кенә бораулады аның аңын. Киртәдә элүле торган бозау муенчагын алып, келәткә керде. “Элмәкне муенга эләргә дә бу хурлыктан мәңгегә котылырга!..”
Шулвакыт өй ишеге ачылды. Комган тоткан әнисе сөйләнә-сөйләнә абзарга таба атлады:
– Бер генә дә болай озак йөрми иде, балакаем. Клубка сугылгандыр, күрәсең. Исән-сау гына йөрсен инде, чагу кояшым, шатлыгым минем.
“Әни! Әнкәем, белсәң икән балаңның нинди кайгыларга дучар булганын. Ярый әле белмисең. Үлгәч...
Үлгәч? Бердәнбер баласын җуйган әни кара кайгысын ничек күтәрер, ул газапка ничек түзәр соң? Кеше күзенә ничек күренер?” Кинәт ул үлемнең иң җиңел юлы булуын аңлап алды. Гаҗиз калып, хәле киткәндәй ишек яңагына тотынып, идәнгә чүкте. Ниндидер бер эчке сиземләү белән әнисенә мондый куркыныч кыяфәттә күренергә ярамавын тоемлап, кинәт аягына басты. Сак кына келәт ишеген ябып, кара кайгысын күләгәдәй өстерәп, тавыш-тынсыз гына верандага үтте. Дивандагы япманы тиз-тиз алып ташлады һәм гәүдәсен көчләп диярлек юрган астына тыкты. Кереп килүче әнисенә:
– Әни, мин күптән кайттым инде, өйдә эссе булыр, шуңа монда гына йокламакчымын, – диде ул, тавышын калтыратмаска тырышып.
Әниләрне алдап буламы соң?
– Нәрсә, кызым, чирлисеңме әллә, тавышың үзгәргән, – диде әнисе Гөлсинә чыгарган авазларда ниндидер бер чит халәт тоеп.
– Күп җырлаган идем, әни, башым авырта, – диде Гөлсинә. Һәм, әнисе өйгә узуга, мендәренә капланып үксеп җибәрде.
***
... Ярый әле, җәйге ял вакыты иде, иртән эшкә барасы булмады Гөлсинәнең. Кызының эсседә озын җиңле, якасы ябык күлмәк, җылы оеклар киеп йөргәнен күреп (Гөлсинә кайда сыдырылган, кайда бәрелгән, кайда шешкән тәнен күрсәтмәс өчен шулай киенгән иде), әнисе гаҗәпкә калды.
– Бизгәк тоткан кебек өшеп, чирләп торам, – диде Гөлсинә яшьле күзләрен аска яшереп.
Капкада кыйбласын югалткан Кәшифә белән аның, эт өрдереп, кеше көлдереп йөрүче улы Рәкыйп күренгәч, болай да нәрсәгә юрарга белми йөргән ананың йөрәге “жу” итеп китте.
­­ – Йә, Ходай! Әллә?.. Юк, юк... Ни уйлыйм әле? Тәүбә, тәүбә!
Ходайдан сабырлык сорап, Маһинур карчык, өстәлгә тотынып, янындагы урындыкка чүкте, үз-үзен көчкә кулга алып, керүчеләргә урын тәкъдим итте. Кызына чәй куярга кушты.
– Ко-да-гый-ла-шыр-га, кызыңны сорарга килдек, Маһинур, – диде иртәнге баш төзәтүдән кикерә-кикерә һәм авызыннан ямьсез исләр чыгара-чыгара Кәшифә... – Сездә – сан... угач, бездә өр-кет бар... (сездә – сандугач, бездә бөркет бар, димәкче иде ул).
Көтелмәгән әрсезлекне ишетүгә кинәт урыныннан сикереп торган Маһинур карчыкның аяк буыннары йомшады, егылып китүдән арттан килеп тоткан кызы гына коткарып калды:
– Әни, ризалык бир... Шулай кирәк, тәкъдирем шулдыр, – диде.
...Әмма никах укытуга да, мәҗлес ясауга да ризалыгын бирмәде Гөлсинә. Аның бар уе бүген үк кеше күзенә чалынмый-нитми, Рәкыйп белән авылдан чыгып югалу иде.
Әле егет кулы да тотарга өлгермәгән кызының тирә-якта исеме чыккан, оят белән алыш-биреше беткән гаиләнең башкисәр улына шулай кинәт кияүгә чыгарга ризалык бирүен тик бер генә төрле аңлады ана:
– Әрәм иткән кошчыгымны, ерткыч! Ходаем, нигә җанымны гына алмадың? Ни гаепләрем бар?!
Баланың бармагы авыртса, ананың йөрәге сызлый. Маһинур карчыкның бәгыре дә әнә шулай парә-парә килде.
– Ко-да-гый. Миннән – фатир, синнән – җиһаз һәм башкасы, – диде Кәшифә, килбәтсез хихылдап. – Кызыңның битен ю-а-быз, рәхмәт әйт. Ха-ха-ха, хи-хи-хи.
***
Ике-өч ай дәвамында ярайсы гына барды бугай тормыш. Рәкыйп эшкә керде – иртән китә, кич кайта. Гөлсинә йорт-җирне тәртиптә тота. Аш-су әзер, урын-җир чиста. Аның өчен өзгеләнеп, гәүдәгә кечкенә булып калган әнисе дә, авызыннан өзеп, әле тегесен, әле монысын гел китереп тора.
Әмма кәеф-сафа коруны, эшсезлекне үз итеп үскән Рәкыйпне мондый тормыш тиз ялкытты. Ул эчә, юк-бар җитешсезлек табып Гөлсинәгә бәйләнә, аны җәберли, кул күтәрә, кыйный башлады. Дуңгыз әр белмәс, исерек гамь белмәс. Җитмәсә, шешәдәш хатын-кызлар ияртеп кайтып, хихылдап, Гөлсинәне дә “Кил, өйрән, синдәй боз түгел бүтәннәр”, – дип, битәрли. Алардан арынгач:
– Сөйрәлчек, яратканың кем? – дип кыйнау, типкәләү аның яраткан шөгыленә әйләнде. Гөлсинә тартылды: әле унтугызы да тулмаган көе олыгая башлаган чирләш хатыннарга охшап калды.
Аның инде ярыйсы гына зурайган авыры бар иде. Шуның өчен, бары туачак сабые – йөрәк парәсе өчен түзде.
– Өстерәлчек, көмәнең кемнән, миннән беркемнең дә балага узганы юк әле, – дип мәсхәрәләде, Гөсинәнең башын төйде, гыйфрит.
“Кыйнасын, әмма эчемә генә типмәсен, сабыемны гына имгәтмәсен иде!” – Әнә шулай уйлап, Гөлсинә туачак баласын ничек сакларга белми гаҗиз кала, коты оча иде.
Беркөнне, гадәттәгедән дә явызрак тукмап ташлагач, бүтән түзәрлеге калмаган Гөлсинә, Рәкыйп түшәгендә гырлый башлауга, бала өйдә туып куйса, мине дә, сабыемны да үтерер дип, тукмалган гәүдәсен көчкә өстерәп, әнисенең энесе тиешле абзыйсы Сәлимҗанны эзләп китте. Җиңгәсенең дә, хәтта гомер буе милициядә эшләп күпне күргән агасының да Гөлсинәнең төс-кыяфәтен күрүгә котлары очты: аның йөзе, танавы, иреннәре канап, кабарып чыккан, чәчләре тузган, йөзе елаудан шешенеп коточкыч куркыныч хәлгә килгән иде.
– Үтерәм!!! – диде агасы, аны тыңлап бетәр-бетмәс. – Үтерәм канэчкечне.
Гөлсинә ялынды:
– Чибәр абзыкаем, кулыңны пычратма, зинһар. Мине эзләп йөрмәслек итеп кенә өркет син аны. Төрмәгә утыртам, дип әйт, мине кыйнаудан ары китә алмый ул.
***
Хырылдап төшләнеп, астын юешләтеп йоклап яткан Рәкыйпне ниндидер билгесез бер көч ятагыннан тартып торгызды. Зур тырышлык белән күзен ачуга, алдында милиция киемле кешене күреп (алар әле танышып өлгермәгән иде), саташам дип уйлады. Әмма ныклабрак теркәлүгә, төшнең өн икәнен белеп, каршындагы кешене шәйләп, күзләрен акайтып, катып калды.
– Эт җан! – диде сабыр казаны шартлаган Сәлимҗан. Бетерәм мин сине. Сабыеңны үтергәнсең, Гөлсинә дә авыр хәлдә. Аңа рәхмәт әйт, ул ялынмаса, мин синең бу чүбек башыңны төрмәдә генә черетер идем. По всей катушке аласың килмәсә, сыпырт моннан... Мин күрмәслек, исемеңне ишетмәслек урынга олак! Үзең теләмәсәң – мин олактырырмын, – дип, бугазыннан тотып селекте. Тегесе карышырга тырышса да, гадәттәгечә, әтәчләнергә уйласа да, ул тирә-як сабантуйларында көрәшеп даны чыккан Сәлимҗан кулында бөркет авызындагы күсе төсле булып күренде, көчле куллар касыгына бер-ике төртүгә, бөкләнеп төште. Тезләнгән көе сакау сыман катып торганнан соң, көчкә телен әйләндереп:
– Абзыкаем, аңладым. Иртәгә мине монда күрмәссең. Ялгышканмын, төзәлермен, – диде ул мескен кыяфәткә кереп.
Гөлсинә дөрес әйтә, үзеннән көчсезләрне җәберләгән, хатын-кызга кул күтәргән мондый түбән җаннар, гадәттә, куркак була, әз генә авыртуны да күтәрә алмый бөгелеп төшә.
... Икенче көнне фатирын очсыз гына хакка очырып, Рәкыйп билгесез якка китеп олакты.
***
Сабый вакытыннан алда туды. Аның дүрт саны да төгәллегенә, таза-сау тууына Гөлсинә шатланып бетә алмады. Йодрык кадәр генә булса да, томрап торган кечкенә матур шул газиз бер төенчек – аның бердәнбер сөенече иде. Инде үзләренең балалары таралышкан Салиҗан белән Саимә (Гөлсинәнең абыйсы янында бөтерчек кебек бөтерелеп йөрүче җиңгәсе Саимә исемле иде) башта аларны үзләреннән әз генә дә читкә җибәрмәде. Авылга Рәкыйп кайтып төшмәгәе, дип курыктылар. Сөембикә мәктәпкә керерлек булганчы яшәде алар бергә-бергә. Гөлсинә күршедә генә балалар бакчасында эшләде, кызы да гел янда булды. Бер эчеп исерүдә Кәшифә үз йортында янгын чыгарып, төтенгә тончыгып үлгәч тә (аның үлемен халыкта әнә шулай бәян иттеләр) Рәкыйпнең һаман күренмәве Салимҗан белән Саимә генә түгел, Гөлсинәнең үзен дә тынычланырга мәҗбүр итте. “Әнкәй дә олыгаеп бара, үзенә генә дөнья көтүе авырлашканнан авырлаша”, – дип авылга кайтырга булды ул.
Әмма җәрәхәт урыны җөйсез буламыни? Гөлсинәнең Рәкыйпне искә төшермәгән, аның ерткычлыктан кан баскан күзләрен, дорфа сүзләрен хәтерләмәген көне, саташмаган төне булды микән? Яшьлек гөлен кырау сукканга исәпләде Гөлсинә. Үзен бөтенләй онытты, карт әнисе, йөрәк парәсе булган кызы өчен яшәде, аларны курчалады, кызын кайгыртты. Бар белгәне йортта, эшбулды.
Әмма яшьлек үзенекен итте. Җан газапларына карамастан, Гөлсинә көннән-көн чибәрләнде. Аңа сокланучылар да, өйләнергә теләп сүз кушучылар да аз булмады. Әмма, елан чаккан кеше бау күрсә дә өркер, диләр бит. Монда да нәкъ шулай булып чыкты. Ул, ир-егетләрнең барысына да бергә нәфрәт игълан иткәндәй, аларга бөтенләй күтәрелеп тә карамады: әйтерсең лә аның алдында алар һәммәсе дә бердәй гаепле иде.
Эче тулы моң һәм сагыш булса да, хәтта матур җырлавын белгән авылдашлары бик үтенеп сораганда да Гөлсинә сәхнәгә бүтәнчә аяк та басмады: җаны читлектәге сандугачныкыдай өнсез калды аның.
Сөембикәгә, әтиең яшьли вафат булды, диделәр. Ул шуңа ышанып үсте.
(Дәвамы бар.)
(Автор орфографиясе һәм пунктуациясендә бирелә.)
***
Автор турында:
Рафига Усманова 1954 нче елның 7 сентябрендә Борай районы Бустанай авылында туып үсә. Туган авылында – сигезьеллык, Борайның беренче мәктәбендә урта белем ала, Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Хезмәт юлының хәтсез елларын ул мәгарифкә багышлый: мәктәптән соң – туган авылы, вуздан соң Чалкак урта мәктәпләрендә тәрбияче, завуч, татар һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак Нефтекама шәһәренең 28 нче санлы балалар бакчасында милли группа ачып, балаларның ана теле сөйләмен үстерү буенча җыентык чыгара.
1990–2001 елларда Нефтекама шәһәре һәм Краснокама районының берләштерелгән “Кама таңнары” газетасында – корреспондент, төрле бүлекләрдә – мөдир һәм редактор урынбасары, “Кызыл таң” республика газетасында үз хәбәрче вазыйфаларында уңышлы эшли. Соңгы елларда лаеклы ялдагы әдибә туган авылында яшәп, актив иҗат белән шөгыльләнә.
Рафига Усманова, кайда гына яшәп иҗат итмәсен, һәрчак актив җәмәгать эшлеклесе булды.Борайга кайткач та ана телен, туган авыл тарихын өйрәнү, балаларны иҗатка тарту, аларның иң-иңнәренә үзенең премиясен тапшыру, иҗат кичәләре үткәрү, җәмгыятьтә һәм иҗатта хатын-кызның роле кебек һ.б. һ. б. төрледән-төрле мавыктыргыч проектлары белән халык күңелен яулады һәм яулый. Ул – “Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлары оешмасының Борай районы буенча төбәк рәисе дә.
Рафига Усманова мәктәп елларыннан ук әдәби иҗатка тартыла. Шул чордан башлап аның шигырьләре, парчалары, нәсерләре район, Башкортстан һәм Татарстан республика газета-журналларында, “Идел” (Казан, 1979), “Йәш көстәр” (Уфа, 1981, 1984) альманахларында, төрле коллектив җыентыкларда басыла, радио-телевидениедән яңгырый. Ул бүген башкорт һәм татар телләрендә дөнья күргән дистәгә якын китап авторы, шигърияттә генә түгел проза, әдәби публицистика жанрларында да уңышлы иҗат итә. Каләмдәшләре һәм тәнкыйтьчеләр аның бүтәннәргә охшамаган оригиналь тавышлы булуын, әсәрләрен тормыш һәм яшәеш хакында тирән фәлсәфәгә коруын, әйтәсе фикерен эстетик матурлык, үзенчәлекле образлар, халыкчан тел-сурәтләр белән бирү осталыгын, гражданлык темасын иҗтимагый-сәяси, социаль-этик дәрәҗәгә күтәрә алуын югары бәяли.
Рафига Усманова – Русия һәм Башкортстанның Язучылар (1997), Русия һәм Башкортстанның Журналистлар (2000) союзлары әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004).
Читайте нас: