Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 гыйнвар 2020, 21:53

Закир ӘКБӘРОВ. Елгыр. Хикәя

…Ә Елгыр хуҗасына хыянәт итми. Бәлки, көчек чагы хатирәләре дә аны хәтәр адымнан саклап каладыр. Биш еллап элек, Гарәфи йодрык хәтле генә җан иясен таныш урман каравылчысыннан алып кайтып, сәке астындагы җылы урынга салганда, өйдә ниндидер ямь бар иде әле. Көн дә дип әйтерлек эчсә дә, хуҗа әле бөтенләй дөньядан ваз кичмәгән, хуҗабикә дә, бердәнбер кызларын алып, туган ягына кайтып китмәгән иде...Кеше явызракмы, әллә этме? Һәм кешелеклелек сыйфатлары кемдә күбрәк – кешедәме, әллә эт затындамы? Җавап – Закир абый ӘКБӘРОВның тетрәндергеч хикәясендә!

Урал арты табигате кырыс. Әле генә матур көн иде. Кич төнгә авышуга, Бозлы океан ягыннан Көнбатыш Себер тигезлекләре буйлап бернинди каршылыкларга очрамый үтеп кергән суык җил күк йөзенә авыр, кара болытлар китереп тутырды, караңгылыкка күмелеп барган Аргыш өстен шадра дулкыннар белән каплады. Ул дулкыннар, кемузардан ярыша-ярыша, күл читен камаган күкле-яшелле эре ташларга һөҗүм итәргә тотындылар.
Аргышның бимазалануы шул күл буен ярым боҗра хасил итеп утырган авылга гына әлләни тәэсир итмәде. Күлнең җилгә кушылып үкерүенә күнеккән халык көндезге ыгы-зыгыдан арып йоклый. Урамнар буш, тәрәзәләр караңгы... Авылның иң читендә, башка йортлардан бераз аерылыбрак утырган кечкенә өй эчендә ут кабынуы гына бу күренешне бераз җанландыргандай итте. Ихатасыз-нисез йортка чыккан ишек ачылды, аның якты дүрткелендә бер ярымшәрә ирнең сыны пәйда булды. Бер кулы белән очасына төшеп барган уңган трусигын тотып, икенчесе белән тузган чәчле башын тырный-тырный килеп чыккан ир, җил улавын, ташларга сугылып дулкыннар шапылдашуын тыңлап, бусагага аяк басарга чирканып торды. Котырынган давыл тавышына йоклый алмагангамы, әллә шыгырдап ишек ачылуга уянганмы — чолан астыннан зур гәүдәле эт килеп чыкты. Чыкты да, хуҗасына карап шыңшырга тотынды.
Хуҗада эт кайгысы юк, эт савытына салырлык түгел, үзенең теш арасына да кыстырырлык азык заты юк өендә. Кичә шешәдәшләре белән көне буе чөмергән сасы көмешкәдән тыш, аның ашказанына берни эләкмәде. Үзенең эче-эчкә ябышкан, махмырдан зыңлап башы авырта. Ир, ямьсез сүгенеп, этенә иске галош атты, анысы чинап читкә тайпылгандай итте дә, шыңшуыннан туктады. Ә хуҗа, бусагадан төшми генә, кече хаҗәтен башкарды. Такталары кибеп, чалшаеп беткән ишек сызгырып ябылды, өйдә ут сүнде.
Хуҗасы кереп китү белән, эт яңадан шыңшый башлады, озакламый кызганыч шыңшу усал улауга әйләнеп, бөтен авылга яңгырады. Төн урталарында, башы чатнауга уянып киткән чакларында, болай йоклый алмый изаланып ята торган гадәте бар Гарәфинең. Махмырының тән җәзасына этенең улавы җан җәзасы булып өстәлгәч, нинди йокы ди инде ул бу шомлы төндә! Бераз изаланып яткач, Гарәфи тагын тышка чыкты.
— Туктат улавыңны, мур кыргыры нәрсә! Кем башына чашасың? Улавың үз башыңа булгыры!..
Гарәфи, кергәч, утны сүндермәде, өй эчендәге эч пошарлык шыксызлыкны күзеннән үткәрде. Хәмер сөременә батып, күптән инде теләсә нинди хәерчеләрнекеннән дә хәерчерәк тормышта яши ул. Гасыр башында бабасы салып калдырган, инде дә кыйшаеп, җиргә сеңеп барган кечкенә өй эчендә кеше кулы тимәгәнгә кып-кызыл балчыкка торып калган мич, мич янында өй белән бер яшьтәге сәке, каршы стенага сөялеп куелган бер аягы сынык иске өстәл, аның янында утыргыч сыман бер нәрсә. Йорт хуҗасының йоклаган түшәге — кырылып беткән тун да, тишек-ертыкларыннан мамыклары күренеп торган алама бишмәт. Череп барган, күптән су күрмәгән идән такталары чоланның җир идәненнән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Әгәр дә текелдәп йөреп торса, ике тәрәзә арасына эленгән сәгатьне бу өйнең бердәнбер затлы нәрсәсе дип атап булыр иде. Гер урынына тутык чүкеч асылган сәгать инде күптән узган секунд-минутларны санамый, бәлки шуның өчен дәдер, бу өйдә гомер агышы тукталып калган кебек. Әнә бит, сәке читендә аңгы-миңге утырган хуҗаның да яшен билгеләве кыен: җиткән чәченә, шактый уңса да, әле бөтенләй зәңгәрлеген җуймаган күзләренә генә карасаң, 40-45ләр тирәсендәдер дип чамаларга була, ә сакал-мыек баскан җыерчыклы йөзенә җентекләбрәк карасаң, 70 яшь тә аз булыр сыман.
Тышта җил елый, җил елавына кушылып Гарәфинең эте улый... Юк, ачлыктан уламыйдыр. Хуҗасы ашатмаганга күптән күнегеп беткән ул. Олытауны каплаган каен урманыннан кош-корт эләктерсенме, берәр ачык авызның келәтендәге сугымнан үзенә өлеш чыгарсынмы, адашкан чебеш-бәбкә затының муенын борсынмы — эт үз көнен үзе күрә. Шуның өчен дә Елгыр дип атаган инде аны хуҗасы. Бур этләрне авылда канлы җәзага тарттырып торсалар да, Елгырның әлегә угрылык өстендә тотылганы юк. Тотылмаган — бур да түгел.
Үзен ашатмаган, карамаган эчкече хуҗаның шыксыз йортына нишләп ябышып ята соң эт? Әнә, аның кебек караусызлар, адәм балалары тарафыннан рәнҗетелгәннәр Олытау аръягындагы урманда, сугышчан өергә тупланып, тирә-як авылларны дер калтыратып тота. Кыргый бабаларының хо-лык-фигыленә кире кайткан явызлар каз-үрдәк белән генә чикләнми, сыер малына да һөҗүм итәләр. Узган кыш Аргыш аучылары өерне уратып алып юк итәргә чамалаган иделәр дә ул, эт, бүре кебек, кызыл әләмчекләрдән генә куркып бармый шул — берни дә чыгара алмадылар.
Ә Елгыр хуҗасына хыянәт итми. Бәлки, көчек чагы хатирәләре дә аны хәтәр адымнан саклап каладыр. Биш еллап элек, Гарәфи йодрык хәтле генә җан иясен таныш урман каравылчысыннан алып кайтып, сәке астындагы җылы урынга салганда, өйдә ниндидер ямь бар иде әле. Көн дә дип әйтерлек эчсә дә, хуҗа әле бөтенләй дөньядан ваз кичмәгән, хуҗабикә дә, бердәнбер кызларын алып, туган ягына кайтып китмәгән иде.
Гарәфи балык тотып кәсеп итә иде. Артыннан иярерлек булу белән, көчекне дә үзе белән күлгә алып төшә башлады. “Елгыр, көймәгә!” дип әмер бирүе була, балыкчы аяк астында зырлавык кебек бөтерелеп йөргән көчек көймәгә сикерә. Салмак кына ишеп, Гарәфи көймәне Аргышның көньяк читенә табан юнәлтә. Аның ятьмәсе камыш баскан сөзәк ярга бер 100-150 метр каларак салынган. Балыкчы ипләп кенә, ауның бер очын судан күтәрә биребрәк селкетеп карый, анда авыр балыкларның тыпырчынуын сизеп, Елгырга мәгънәле елмая:
— Җәбәлә бар, Елгыр!..
Маэмай шатлыклы хәбәрне койрыгын болгап кабул итә. Балыклар көймә төбендәге суга берәм-берәм чапылдашып төшеп яталар. Тик ятмыйлар, сикерешәләр, ыргышалар, ә көчек, башын бер уңга, бер сулга кыйшайтып, акыллы күзләре белән бу күңелле күренешне күзәтә. “Җәбәләдән” аңа да өлеш мул гына чыга.
Ике дистә чамасы еллар элек Аргыштан биш-алты чакрымда гына таучылар шәһәре үсеп чыккан иде. Шәһәр халкының бакчалары хәзер инде авылга якынлашып ук килә. Көймәне басмага бәйләгәч, Гарәфи, этен ияртеп, шул бакчаларга юнәлә. Полиэтилен капчыкта сикерешеп яткан симез балыкларны бакчаларында эш белән мәшгуль марҗалар ябырылышып алып бетәләр.
Авыр булмаган кәсептән кергән табышны балыкчы күбесенчә кайтышлый ук, кибеткә кереп, хәмергә әйләндерә, көннең калган өлешен үзе кебек җилкуарлар белән кәеф-сафа корып уздыра. Киртәләргә тотына-тотына өенә кайтып баручы лаякыл исерек күзенә аяк астында бөтерелүче көчеге артык күренә башлый. Аны бернинди сәбәпсез тибеп очырган чаклары да була. Ни хәтле генә рәнҗесә дә, иртән торуга, хуҗасы ишкәкләрен тотып чоланнан килеп чыгуга, этнең бар әрнешүләре юкка чыга...
Елгыр бер җәйдә бияләй хәтле көчектән башмак чаклы шук, хәйләкәр, усал эткә әйләнде. Тыгыз гәүдәле, киң күкрәкле, колаклары һәрвакыт тырпаеп торган эт үз затыннан булганмы, булмаганмы, берәр мәхлүккә көчле аякларын аера басып, сынаулы карашын ташласа, анысы бу хәвефле урынны ерактан урабрак үтәргә тырыша, хайваннарны Елгырның, бәлки, әлеге сынаулы карашы, олы гәүдәсе генә куркытмагандыр, җәнлекнең эткә хас булмаган койрыгы да хафаландыргандыр: эт халкының койрыгы өскә күтәрелеп тора, бүре затыныкы аска карый. Елгырныкы — аның тамырларында бүре каны агуга бер ишарә; ул, чынлап та, каравылчы овчаркасы белән күрше урман бүресенең мәхәббәт җимеше. Холык-фигылендә дә, сын-төсендә дә сарык көтүче этләргә хас билгеләр белән бергә урман ерткычлары сыйфатлары ята. Елгыр — кара-соры төстә, тик колак очлары белән кашлары гына җирәнгә тартым соры. Дуслары өчен сөйкемле, акыллы, киң күңелле җан иясе, дошманнарына карата усал, дуамал, куркыныч җанвар. Озын, очлы азау тешләрен ыржайтып, җиңелчә күк күкрәвенә охшатып, бер ырылдаса, әрсез урам этләре, койрыкларын бот араларына кыстырышып, качып бетәләр. Яшь чагындарак холкында менә шул дуамаллыгы ныграк чагылса, хәзер аның яшәешен күбрәк дәрәҗәдә акыллылыгы, хәйләкәрлеге, чынлап та, елгырлыгы тәэмин итә.
Гарәфигә, этеңне сат, дип бәйләнүче аучылар да аз булмады. Кайчакларында бер йотым хәмергә җанын алыштырырга риза эчкечене моңа чаклы бу адымнан нидер саклап алып кала килде. Аның бит бу дөньяда бер генә якын адәм заты да юк. Аны, кем булуына карамастан, үз иткән бердәнбер зат — менә шушы хайван. Шушы уй, бәлки, аны эттән котылудан тыеп калгандыр.
Ә бүген килеп... Гомердә болай уламаган эт ярсып-ярсып улый. Кем башына улый, кемнекенә? Үләсе кешеләре калмады бит инде аның. Бар дөньясыннан ваз кичеп, “илдә чыпчык үлми” әйтеменә тугры яшәп яткан ирнең үзенең соңгы көне килдеме әллә? Әнә бит, башыннан хәмер шаукымы чыга башласа, йөрәге чәнчә, бавыры әрнеп-әрнеп сызлый. Шулай ук кырык тулыр-тулмастан үлеп китәр микәнни? Кемнәр күмәр? Нәрсәгә төреп күмәрләр? Алласын да, мулласын да бар дип тә белмәгән имансыз бер эчкечегә җеназаны кем укыр?
Ә тышта Елгыр улый да улый...
Гарәфинең күз алдыннан өзек-ертык булып тормыш сәхифәләре үтә.
...Яз. Аргыш бозлардан арынып беткән. Олытауның авылга караган как битләвен яңа гына борын төртеп чыккан ямь-яшел үлән каплаган. Күрше малае Сабит белән чыбыкны ат итеп яланаяк шул чирәмдә йөгерешәләр. Кояш шундый якты, дөнья шундый иркен. Алда исәбе-саны юк матур көннәр... Ә Сабит күптән юк инде. Эчкән килеш машинасы белән капланып һәлак булды.
...Аяз сентябрь иртәсе. Гарәфи, сумка тотып, тәү мәртәбә мәктәпкә юнәлде. Әнисе, яулык очлары белән күзен сөртә-сөртә, озак итеп улы артыннан карап калды. Еларга түгел, шатланырга кирәк булгандыр да ул. Бәлки, бердәнбер улын мәктәп яшенә дә җиткерәлми дөньядан киткән ире Салихны исенә төшергәндер. Начар кеше иде дип әйтеп булмый, аны әнә шул хәмер белән мавыгуы гына булмаса... Шуның шаукымында саксыз кыланып күлгә батты.
...Җәйнең хозур таңы. Малай, әтисеннән калган көймәне ямап-карап, тәү мәртәбә берүзе күлдә ау сала. Үзе курка, ләкин сиздермәскә тырыша. Күз читләре белән генә ярда басып торган әнисенә караштырып ала.
...Иртә көз. Гарәфи күл аръягында комбинат төзүчеләргә, гадәттәгечә, балык алып килгән. Тегеләре, акча бирәсе урынга, кызык өчен борын асты кибеп бетмәгән малайны хәмер белән сыйладылар. Малай өенә кайтып килә. Башы әйләнә, аяклары тыңламый. Кызык та, рәхәт тә кебек.
...Кышкы соры кич. Кырчын карьеры. Армиядән кайтып, бульдозерчы булып эшләп йөргән Гарәфи тишек-тошык будкада иптәшләре белән хәмер чөмерә. Юктан ниндидер бәхәс чыга. Күзләре тонган, аңнары томаланаган шешәдәшләр арасында мәгънәсез алыш башлана. Гарәфинең кулына, үзе дә аңламастан, калдык-постык азык арасында яткан пычак эләгә. Тикшерү изоляторы. Суд. Колония.
...Әле ул вакытта бу хәтле үк яме китеп бетмәгән йорт эче. Срогын “химия”дә тутырып, Башкортстанның көньягындагы бер шәһәрдән ияртеп алып кайткан хатыны Сәбилә, өч яшьлек сабыен кочаклап, бер почмакта үкси. Холыксыз улының кылыкларыннан иртә картайган Фариха карчык икенче почмакка сыенган. Гарәфи, бар өйне дер селкетеп, эчкегә акча таптыра.
Әнисе вакытсыз дөнья куйгач, хатыны, баласын алып, туган якларына кайтып киткәч булган вакыйгалар Гарәфи хәтеренә ябышып калмаган. Соңгы өч-дүрт ел гомере тәүлекләрдән, айлардан, еллардан тормый, бер-берсенә су тамчыларыдай охшаган мәгънәсез боҗралардан тора. Интегеп эчәргә эзләү, күңел булганчы түгел, аң томаланганчы хәмер чөмерү, сызланып уяну, яңадан эчәргә эзләү...
Менә бүген дә, хуҗасыз эт кебек, тамак чылату уе белән урамны буйлар. Дөнья көтәргә хәле калмаган корткага ялланып утын ярырмы, эчкечеләр яллап дөнья көтәргә күнеккән берәр “куркуль”нең абзарыннан тирес чыгарырмы — анысын әлегә белми. Тик эшкә керешмәстән: “Баш чатный, коеп бир”,— дип, хуҗаның теңкәсенә тияр. Алган эшен әштер-өштер башкарганнан соң, коеп биргәннән калганын чөмереп көнен үткәрер.
Балыкны инде Гарәфи соңгы ике елда бөтенләй тотканы юк. Бәлки, тотыштырыр да иде, комбинатта авария булып, агулы калдык-постыгы күлдәге балыкны кырды. Үле күлгә ау салдың ни дә, салмадың ни.
Ах, башы чатнап авырта! Елгыры улый...
Гомумән, кирәкми ул эт аңа. Шушы шомлы төндә адәм башына улаган хайван нишләп кирәксен ди. Котылырга, хәерсезнең үзен юк итәргә кирәк. Эттән котылса, бәлки, әлеге эт тормышыннан да котыла алыр.
Көн яманы үтәр, диләр бит. Таң атканда, җил тынды. Аргыш аръягындагы Үрген тавы артыннан кызарып кояш чыкты. Тик күтәрелә генә башлаган кояшның саран нурлары, сулыш алганда, кышкыча парланып бөркеп торган һаваны кинәт кенә җылытып җибәрә алмады.
Ялангач тәненә иске бишмәтен эләктереп, ишкәкләр күтәреп, күтәрмәгә чыгып баскан хуҗасын эте сораулы караш белән каршылады. Тагын җикерерме, әллә күптән онытылып беткән “Елгыр, көймәгә!” дигән күңелле әмерен бирерме? Хуҗа елмаймады, коры гына: “Елгыр, киттек”,— диде. Эт шуңа да риза: ишкәкләр белән икән — димәк, күлгә... Тик, нишләптер, ауны алмаган. Ничек тотарга җыена икән балыкны? Бәлки, кичә, Елгыр тамак хәстәрләп авыл буйлап чапканда, ауны үзе генә кереп салып куйган булгандыр? Ә хәзер алар күлгә, хуҗа әйтмешли, җәбәлә алырга гына керәләрдер? Этнең сагышлы күзләренә җан кергәндәй булды. Ул койрыгын бер-ике мәртәбә селтәштергәндәй итте дә, сорауларына җавап эзләп, хуҗасының күзләренә текәлде. Тик Гарәфинең буш күзләре каядыр читкә карый иде. Ул кулындагы капрон бау белән Елгырга ишарә ясады да, бормалы-бормалы тар сукмак буйлап күлгә төшеп китте. Көтеп-көтеп тә юньле сүз ишетәлмәгән эт күңелсез генә хуҗасы артыннан иярде.
Ашказанындагы бушлык, тән хәлсезлеге, башының үтереп чатнавы Гарәфигә озак ишәргә бирмәде. Керсә, эчкә шул бер йөз илле метр чамасы кергәндер. Хәер, тирәнлек монда да җитәрлек, дилбегә буе булыр. Гарәфи, ишкәкләрне үз иркенә җибәреп, туктап калды. Калтыранган куллары белән әлеге бавының бер башына элмәк ясады, икенче башына көймә идәнендә яткан зур гына ташны бик озак бәйләп маташты. Елгыр, аптырап, хуҗасының ышанычсыз хәрәкәтләрен күзәтте. Бу нәрсә, якорь төшереп, балыкны кармак белән тотарга чамалый микәнни? Алай дисәң, кармаклар алмады ич...
Ир, тыңлаусыз бауга ташны ничек тә беркеткәч, Елгырны кинәт биленнән эләктерде, анысы нидер аңгарып өлгергәнче, муенына элмәк кидерде. Эт, яман эш сизенеп, ачы тавыш белән чинап җибәрде һәм, арткы аяклары белән бар көченә хуҗасының күкрәгенә тибеп, читкә тайпылды. Карау тими кибеп беткән көймәнең ярыкларыннан су байтак саркыган иде. Эт бер якка омтылуга, тибелүдән исәнгерәгән хуҗа икенче якка ауды, көймә нык итеп чайкалып китте һәм әйләнеп төште. Әгәр дә бауны ташка махмырдан калтыраган куллар бәйләмәсә, эт шунда ук авырлык артыннан су төбенә китеп тончыгыр иде. Ләкин мең еллармы, әллә артыгракмы су читендә ятып күгәргән таш суга үзе генә чумды, эт өскә калкып чыкты.
Зур су буенда үскән Гарәфи йөзә белми түгел, тик әлеге хәлендә йөзеп кая баралсын? Салкын су кул-аякларын җыерды. “Коткарыгыз! Батам!”— дип кычкырырга маташканда, тын юлына су тулды. Җитмәсә, бишмәте белән кирза итекләре дә батып баручыны гер кебек төпкә тарттылар. “Беттем!” дигән уй аның миен яшен кебек яндырып үтте. Үләсе килми аның, тормыш ничек кенә котсыз булмасын, якты дөньядан китәсе килми. Ир, бар көчен туплагандай итеп, өскә ыргылды. Әле тирән китмәгән икән. Калкып чыккач, йоткан суына чәчи-чәчи, тирә-юньгә күз ташлады. Алай яры да ерак түгел дә соң! Тукта! Ярга карап кем йөзә анда? Елгыр бит... Гарәфи үзәк өзгеч тавыш белән “Елгы-ы-ыр!” дип кычкырды һәм яңадан башы белән кургаштай тыгыз салкын суга күмелде. Ниндидер җиңеп булмаслык көч аны күл төбенә сөйрәде...
Фото Sobaki-pesiki.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: