Тирә-ягымдагыларга миннән салкынлык бәреп тора...
Иске өйнең карама ниргәләреннән сипләнгән кара мунча әле дә урынында тора. Астан дүрт, өстән ике ниргәсен алыштыргач, менә дигән кетәклек чыкты аннан.
И ул кара мунчаның тәмнәре!
Тау башындагы ферма чишмәсеннән су ташыганда ук кара мунчаның пары бишмәт эченә тулыша башлый. Чананы тауга тартып менгәндә дә йөгерергә кирәк: «Үсәм дисәң — йөгер!» дип, алдан абый үсендереп бара.
Тау төшкәндә чана бавы абый кулына күчә. Флягага атланып, мунча ишек төбенә килеп туктаганчы, «яхшы ат»ны куалап кайтам.
Кара мичнең төпсез казаны, идәндә тезелешеп утырган ләгәннәр, ниһаять, су белән тула. Тәрәзәдән кереп, корымга буялмаган урын эзли-эзли йөдәгән тонык яктылык су өсләренә кунаклый, ә мин ләүкәгә үрмәлим.
Кисәүгач, соскы, колагы купкан калай тас үзара нидер сөйләшеп ала — борынны көл исе кытыклый. Казан эргәсендә ятып сөяккә әйләнгән сөянне әтәйнең иске сугым пычагы чатыр-чатыр телә башлый. Чырагачка ут эленә.. Ут теле үрләгән саен абыйның йөзе яктыра, елмаю булып иреннәренә, күзләренә елтыр балкыш куна. Бераздан дөрләгән чырагач та, абый да юкка чыга — мунча эче тагын караңгыланып кала. Абыйның, зур мич авызына билгә тиң тыгылып, утыннарга ут үрләткәнен белгәнгә генә курыкмый утырам. Менә хәзер ул, күзләрен кысып, йөткерә-йөткерә, кабат мич каршында калкыр да, корымнан бәрхетләнгән стенада кызгылт учак яктысы аның рәсемен ясап куяр.
Мунча ташлары арасыннан җиде башлы аждаһа булып төтен күтәрелә — мин буылып идәнгә тәгәрәп төшәм, мүкәйләп барып, сыкылаган мунча ишеген тәртәм. Көттереп, төтенгә уралып, абый да чыга. Күзләреннән яшь акса да, канәгать үзе:
— Кабынды — чәй эчкәнче әзер була мунчаң!
Мин төннек янына киләм. Төннектән сузылып чыккан төтен иңемә ак сөлгесен сала.
Беренче пар — безнеке. Мунча чардагыннан кыштыр-кыштыр җитәкләшкән каен себеркеләре төшә. Гөмбәзләп өелгән мунча ташлары ут сулый — беренче чүмеч су кунып та өлгерми, зәңгәр рәшәле исне алып, төннектән тышка ургыла. Эзләренә басып, мескен бүрек төннеккә кереп оялый. Хәзер нәрсә буласын мин генә түгел, ләүкә астында тынып калган чурылдык бака да чамалый: колакларымны, ләпкәмне капларга тырышып, сулы ләгәнгә кереп утырам...
Хәл алырга мунча алдына бергә чыгып кергәлибез. Утыргыч бозланып миңа береккәнче абый яңа гына уйлап тапкан әкиятен сөйли.
Ис-мазар тимәдеме дип, инәй мунча тирәсен берничә кат урагач, әтәй килеп җитә.
— Кайтасызмы, юкмы, корчаңгы тайлар?!
Канәгатьсез генә җыена башлыйбыз. Нигә инде ашыктырырга— бездән соң кем дә мунча кереп тормый ласа: мунча миче агып киткән була...
Ак мунчаны алма бакчасы уртасына салдылар. Кыш көне иркенләп карда аунарлык булсын, диде абый.
Мичне тимердән ясаттылар. Тамчы су да тәгәрәп китәрлек итеп идән астына таш түшәделәр.
Бу малайларга ышаныч юк, монысын да черетерләр дипме, әтәй аскы ниргә буйлап электр җылыткычы сузды. Мәңгегә дип эшләнде ак мунча.
Яллар бергә туры килгәндә, кара мунчаны искә алып, тимер мич урыныннан купканчы чабынган да булды, алмагач төпләрендә карның сыңар карышын да калдырмый аунаган да булды, мунча алдында бал мичкәсе бушаганчы сөйләшеп утырган да булды — ләкин бик аз, бик аз иде ул мәңгелек ак мунча өчен.
Юл фаҗигасенә каршы кич абый ак мунчага улымны күтәреп китте. Мөгаен, балачакта миңа сөйләгән әкиятләрен исенә төшергәндер...
Абыйны җирләп кайткач, мунча яктым. Пар салып та җылы үтмәгәч, ләүкә буйлап мичкә таба, гадәттә абый чабына торган урынга күченәсе иттем — тетрәндергеч салкынлык баштанаяк куырып алды...
Фотода: «Идел» журналы редакциясе хезмәткәрләре: сулдан уңга – Рәфыйк Юныс, Ләис Зөлкарнәй, Нәбирә Гыйматдинова, Фәиз Зөлкарнәй, Роза Кожевникова, Фәридә Хәсъянова, Ркаил Зәйдулла. 1990нчы еллар уртасы.