Ни арада үсеп җиткәнсең, балам! Йөрәк парәм минем, газизем! Гүя яңа гына биләвеңне чишкән идем бит, менә зур-зур үстең, газизем.
Тәүге тешләрең чыкканда азрак авырып күз яшьләрең коеп, көйсезләнеп алдың, ә безнең куанулар...
Тәүге тешләреңне котлап, нәнәең көмеш балкалагы бүләк итте. Гаҗәп, бүгенге көнгә тиклем шул бүләгеңнән аерылганың юк. Беренче тапкыр ялга китәргә җыенганда иң беренче син балкалагыңны салып куйдың.
Үзең тырыш, теләгән яратып сайлаган һөнәреңне үзләштердең – табиб булдың. Әлһәмдүлиллаһ шөкер! Йөрәк чирләре табибы. Син ярдәмгә мохтаҗ авыруларыңны йөрәк тибешен тыңлап, санап, хәлен аңлыйсың, эчке дөньясы белән сөйләшәсең, киңәшләр вә кирәкле дарулар язып бирәсең, ярдәм итәргә тырышасың. Рәхмәт, балам! Табигатьнең безгә бүләк итеп биргән хәзинәсен – файдалы, шифалы үләннәрен, төнәтмә ясап кулларынга киңәшләр бирәсең. Җәнлекләр, кошлар, агачлар гөл-чәчәкләр дөньясын сөйгәнгәме күрше-тирәбез “Урман кызы” дип йөртә үзеңне. Йортыбыздан ерак түгел, тоташ матур каенлык. Табигатьнең гүзәл урыны, җәннәт коагында яшибез кебек! Күрә генә белергә, өйрәнергә, яратырга кирәк. Аларның дөньясын аңларга гына кирәк. Ә син аңлыйсың, шул серле дөньяның телен, ул гына да түгел, җанын аңлыйсың бугай, газизем.
Син, кызым – табигать баласы. Бәлки шуңа да сырхауларга нәнәең ясарга өйрәтеп калдырган үлән төнәтмәләрен дә тәкъдим итәсеңдер. Ул дәвалар күпләргә килешә, сихәт бирә. Тәҗрибәң зур булмаса да, шөкер. Һөнәрең үсешенә омтыласың. Укыйсың, белемеңне камилләштерәсең. Рәхмәт, балам. Өмет баглап, сиңа килгән бихисап кешеләрнең гомерен саклап калуга үз өлешеңне кертәсең. Һәр көнне эшеңә киткәндә мин догада булам. Бел, кызым, аналар догасы кабул була диләр. Кабул булыр, Аллаһ боерса!
Менә сиң беренче тапкыр ялга диңгез буена китәсең, шундый борчылам. Я, Ходам, юлларыңда кемнәр юлдаш булыр икән бәгырькәемә?! Изге кешеләр генә очрый күрсен. Әмин!
Юлга җыенганыңны күреп, энекәшең: “Алма апа, шәкерт абыйны да алып кайт! Икәү кайтыгыз!” – дип сикергәли яныңда. Кем белә, бәлки язмышың юлларда чынлап та “шәкерт егет” очратыр...
Газизем, йөрәк парәм! Очсыз-кырыйсыз серле диңгезне күрерсең. Нәфис кулларыңа алган тозлы диңгез суының бер тамчысы телгә килсә, ниләр сөйләр икән... Син изге зат кеше йөрәкләренең серләрен белгән, чирләрен дәвалаган мәрхәмәтле йөрәкле апа икәнсең, сиңа әле күпме кешенең рәхмәте ява! Бихисап кешеләрнең йөрәкләре учыңда тыпырчынып ярдәм сораганда үз җаныңны ярып бирердәй буласың, дияр иде микән диңгез тамчысы? Шулайдыр, мөгаен, сиңа рәхмәтле кешеләр күптер хәзер. Якты дөньяның матурлыгын яңадан күреп, сокланып яшәвен дәвам итәләр алар. Син шуңа куанасың. Илһам канатына каурыйлар өстәлгәндәй була. Ә шулай да берәр синең үзеңнең хәлеңне сорашканнары бармы соң? Өстәл артында басып сәгатьләр буе операцияләр ясаганда ниләр кичерәсең, уйлыйсың икән, балам? Һәр эшеңне башлаганда “бисмиллаһ” ди башласаң, бар да хәерле, яхшы булыр, чөнки синең кулда кеше гомере бит. Онытмачы шуны! Янә гел белеп тор: мин синең белән горурланам. Тырыш, тугры, намуслы булганыңа каунам!
Менә сине ялга озатырга да вакыт килеп җитте. Диңгез ярына, яңа танышлар арасына...
Әйтер сүзләремне инде күңелемнән генә тезәм: үз телебездә сөйләшәсең, ана телен белү – үзе зур байлык. Әфарин! Син китаплар укырга да яратасың, газизем. Юлга алган китабың эченә хуш исле карлыган яфрагы салам. Туган якның яме, тәме булыр! Исән, сау гына ял ит, шәкерт егет белән кайт. Безнең өчен борчылма. Мин догада булырмын, балам!
Җирдән тап син тияр өметеңне
Мәхәббәттә, бел син түбәнлек юк,
Башың имә, зинһар, тезләнмә.
Һәр кешенең була үз язмышы,
Үз бәхетең тапсаң – кимсенмә!
Буй-сыныңа карап сокланам да,
Яшьлегемне күрәм мин синдә.
(Автор орфографиясе сакланды.)