Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 ноябрь 2019, 16:25

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Зөлхиҗә (4)

Гайса кызны кочаклап алды, кыз аның бу кыланышына нәрсә эшләргә дә белмәде.– Җибәрегез, мин сезне белмим, – диде, Гайсаның кочагыннан ычкынып. – Ә сез кем?– Мине оныттыңдамыни? Мин, Гайса бит.– Сезне беренче күрәм.– Сез мин белгән Зөлхиҗә түгелмени?! Шундый охшагансыз!– Мин – Үтәгәннән.Гайса бу кызның ул белгән Зөлхиҗә түгеллеген аңлап алды. Төсенең дә охшавы, исеменең туры килүе хәйран калдырды.

20
Апасының күлмәкләрен киеп алгач, Зөлхиҗә әлеге заман кызларына охшады да куйды. Бары ул фикер йөртүе белән генә аерыла. Гайса аны зур көзге каршына алып килде, көзгедән үзен күргәч, кыз битен каплады, куркып артка чигенде.
– Курыкма, бу – зур көзге, кешенең бар булмышы шунда чагыла. Сезнең вакытта алар юк шул, сез бары ялтыр тимергә генә карыйсыз. Ул бик начар күрсәтә. Битеңне ач әле, апаның күлмәге дә сиңа бик килешә.
Зөлхиҗә, битеннән кулларын алып, көзгедәге үзенә карап торды. Төрле хәрәкәтләр эшләде, бары да кабатлангач кына бераз тынычлана бирде. Гайса чәчләрен тарарга тарак алып бирде.
– Безгә ирләр алдында чәч тарарга, кием кияргә ярамый, гөнаһ исәпләнә, – диде Гайсага елмаеп карап. Гайса икенче якка чыгып китте. Зөлхиҗә озын чәчләрен тарап алгач, үрде, чәч очына тәңкәләрен такты, башына яулык бәйләде. Көзгедәге йөзенә, буй-сынына озак итеп карап торды. Көзгегә кулы белән төртеп тә карады.
Гөлмәдинә кош-кортларын карап өйгә кергәч, Зөлхиҗәне танымый торды.
– Әстәгыфирулла, балакаем, үзебезнең кызга әйләнгәнсең, күз тимәсен, – диде.
Зөлхиҗә оялып башын иде дә, көзге каршыннан китеп, диванга утырды. Гөлмәдинә аның янына килеп утырып, сораулар бирә башлады.
– Кызым, сиңа ничә яшь инде?
– Унҗидем тулган, мин кыш туганмын.
– Әти-әниең бардыр инде.
– Бар. Үз әнием һәм яшь әнием бар. Әтием карьябызның старостасы. Малларыбыз күп.
– Сиңа безнең вакытта калырга ярамас инде.
Зөлхиҗә Гөлмәдинәнең бу сүзенә дертләп китте.
– Нигә ярамый? Мин Гайсаны яратам, китәсем килми, – диде, моңсуланып.
– Шулайдыр да, ләкин һәркем үз вакытында яшәргә тиеш. Сине югалтачаклар, үз балаңны югалту бик авыр.
– Без анда барып килербез, аңлатырбыз, – диде Зөлхиҗә вакыттан вакытка күчеп йөрүне теләгәндә мөмкин хәл дип уйлап.
Бу сөйләшүгә чик куярга теләп, Гайса икенче бүлмәдән чыкты.
– Зөлхиҗә, арымадыңмы, хәл алсаң иде, мин сезнең вакытка барып чыккач, арыганымны тойган идем, ләкин хәл алырга вакыт булмады. Барын да үзең беләсең, – диде.
– Юк, арымадым.
– Ятып кына тор, безнең әни белән тышта эш бар, – диде Гайса, әнисенә әйдә чыгыйк дигән ишарә ясап.
Киртәгә чыккач, Гөлмәдинә үзенең уен улына җиткерде:
– Улым, әгәр синең сөйләгәнәрең дөрес булса, бу шуңа охшаган, кыз монда кала алмый, мөмкин булмаган эштер, – диде, улы өчен борчылып.
– Үзем дә аңлыйм, ләкин күңел аңа тартыла. Үзе килгән, килмәсә, әкренләп онытылыр иде, бер төш кебек кенә булып калыр иде. Күрәсең, ниндидер көч безне очраштыра, нәрсәдер аңлатырга тырыша.
– Хәерлегә генә булсын, улым. Мин сезнең арага керергә теләмим, ләкин күңелем тыныч түгел. Авылда төрле сүз таралачак. 1700 нче елдан килгән, дисәң, көләчәкләр.
– Миңа авыл халкының фикере кирәкми, үз гаиләсеннән аерылуы гына шомландыра.
– Бераз яшәп карасын, үзе кайтырга теләвен белдерәчәк. Улым, әйтергә уңайсыз да инде, ләкин әйтми булдыра алмыйм, ышандырып, өметләндереп кагылырга тырышма, кеше баласын...
– Кагылырга булсам аларда ук мөмкинчелек бар иде...
– Әлегә кунак булсын, авылны күрсәт, безнең яшәеш белән таныштыр, үзләренә кайткач, бәлки бераз үзгәреш кертер, – диде Гөлмәдинә тагын нәрсә әйтергә белми.
– Әни, Зөлхиҗә безнең тормышны белми, син аңа барында аңлат, бәдрәфкә бару һәм башкасын... Тыныч кына аңлатырга тырыш инде.
– Улым, борчылма, тырышырмын. Кыз үстергән кеше әле мин.
21
Гайса белән Гөлмәдинә чыгып киткәч, Зөлхиҗә үзенең арыганын тоеп диванга ятып торды һәм изрәп йоклап китте. Кызның йоклаганын күреп йорт хуҗалары аякларының очына гына басып атлап йөрделәр. Гөлмәдинә тавык итеннән аш салды. Гайса кулына китап алып кәнәфигә утырды. Укыйсы килмәсә дә китапның битләрен ачкалап карады. Ул кызны ташлап чыкмас өчен кулына китап алды. Аның миннән башка монда бер якын кешесе юк, шуңа мин аны гел сакларга тиешмен дип уйлады. Телефонын алып, киртәгә чыгып эшләгән урынына шалтыратып тиз генә эшкә бара алмавын әйтте, бик мөһим эш туды дип аңлатты.
Өйгә кергәч, йоклап яткан Зөлхиҗәнең матур йөзенә карап сокланып торды. Элек тә матур кызлар булган икән?! Кызның битеннән сыйпап яратасы килде, ләкин базнат итмәде, уятудан курыкты. Йокласын, хәл алсын, аның әле безнең дөньяны күреп аптырыйсы алда, дип уйлады.
Гөлмәдинә улының кунакка карап сокланып утыруын күргәч, ашка күз салырсың, кайнап чыккач сүндерерсең, диде дә чыгып китте. Күршесенә кереп кыз турында сөйлисе килсә дә, әлегә сабырлы булырга, ашыкмаска булды. Вакыты җиткәч бары да беленер, ачыкланыр. Әгәр дә күршесе сорашса, ерак туган, кунакка килеп төште диячәк.
Зөлхиҗә йокы аралаш нәрсәдер сөйләнеп алды, күрәсең үзләренеке белән сөйләшәдер, ни өчен икенче вакытка китүен аңлатадыр, Гайсага шулай тоелды. Кәнәфидә китап тотып утыра торгач, Гайсаның үзен дә йокы басты. Ни дисәң дә төнге сменадан кайткан. Үзе дә сизмәстән күзләре йомылды, кулындагы китабы идәнгә төшеп китте. Китап төшкән тавышка Зөлхиҗә күзләрен ачты, торып утырды, Гайсаның йоклап утыруын күреп елмаеп куйды. Диваннан торып кулы белән Гайсаның битенә кагылды. Егет йошак кулны тоеп балалардай иркәләнеп күзләрен ачты да:
– Сиңа карап утырып, йоклап киткәнмен, – диде дә, газ өстендә кайнап утырган ашны күреп газны кыса бирде. Зөлхиҗәне кочагына алып, кайнар хис белән үбә башлады. Кыз да аңа җавапсыз калмады, үбү хәрәкәтләре эшләде.
– Үбешергә син өйрәттең, беренче тапкыр егетләр куенында булдым, рәхмәт сиңа, – диде.
– Үзеңә рәхмәт, их, Зөлхиҗә, – дип Гайса кызны кочагына кысты.
Гөлмәдинә кайтып кергәч кулларын алып, сөйләшеп торган булды.
– Әни, аш кайнап чыкты, кыстым, – диде.
– Ярый, әйбәт булган.
– Әни, кунакны тышка алып чыгып кер әле, оялып торадыр, – диде. Гөлмәдинә сүзнең нәрсә турында барганын аңлап, кызны ияртеп чыгып китте.
Алар кергәч:
– Әни, тәртипме?
– Әйбәт.
– Без елга буена барып йөреп килик, Зөлхиҗә Каран елгасын күрсен, – диде дә кызны җитәкләп алып ишеккә атлады.
– Озак йөрмәгез, озакламый аш пешә, – диде Гөлмәдинә, яшьләр артыннан карап калып.
Урамга чыккач, Гайса һәрнәрсәне күрсәтеп, аңлатып барды. Елга буена төшкәч:
– Менә шушы инде Каран елгасы, – диде.
– Бездә киң, суы күп, болай тирән чокыр эченнән дә акмый, – диде кыз корып барган елганы күреп.
– Тормышыбыз алга китсә дә, табигатьне сакларга өйрәнмәгәнбез әле, агачларны кисеп елга-күлләрне корытып барабыз. Сездә Агыйдел елгасын, Каран елгасын күреп аптырадым, сулары таза. Каран елгасын йөзеп чыгарга да туры килде.
– Мин шунда нык курыккан идем, хәрбиләр тотар дип, ярый күрмәгәннәр.
– Күрә алмаслар иде, мин елганың бу ягына чыккач та томан эчендә хасил булдым, бераз атлагач үзебезнең вакытта тора идем. Зөлхиҗә, сиңа бездә авыррак булачак, безнең тормышны аңлау өчен вакыт кирәк. Укый-яза белсәң дә безнеңчә түгел. Миңа сездә артык кыен булмады, чөнки үткәнне беләм, китап буенча булса да.
– Әкренләп барына да өйрәнермен, сез өйрәнгәнсез бит, – диде Зөлхиҗә Гайсага сыенып. Ул бу тормышның авырлыгын, эшләми яшәп булмаганын, һәрнәрсәгә акча кирәк булачагын белми. Староста кызы булып, ярдәмчеләр белән өйдә генә эшләп өйрәнгән. Кияүгә чыкса да хәлле йортка килен булып төшәр иде. Гайса шуларны уйлап аны кызганып та куйды.
– Зөлхиҗә, сиңа бездә бераз кунак булып, яшәешебезне күреп йөрергә дә, кайтырга туры килер инде.
– Мин сиңа ышанып, сагынып килдем, миңа бары син кирәк.
– Әти-әниеңне, туганнарыңны оныта аласыңмы соң?
– Хатын-кыз язмышы шундый, килешергә кала.
Зөлхиҗәнең күзләреннән яшь бәреп чыкты. Әллә кире кайтасы килми, әллә туганнарын исенә төшерде, Гайса аңлый алмады.
Шулвакыт елганың теге ярыннан кызмача булып алган, Гайсаның ерак туганы Рәис сүгенә-атлап алар янына килеп туктады.
– Сәлам яшьләргә! Бу килен буламы? Матур, ярарлык, туйга абыеңны чакырырга онытма! Исеме ничек? – дип, берничә сорау биреп тә алды.
– Зөлхиҗә исемле. Рәис абый, кызны куркытасың, сүгенмә.
– Ишеткәне бардыр әле... Ярый, ярый бетте... Исеме матур... Ачуланма... Бераз төшердем...
Рәис атлап киткәч, Гайса Зөлхиҗәгә карап:
– Бездә аракы эчеп, шулай йөрүчеләр дә бар, – диде уңайсызланып.
– Нәрсә була аракы?
– Исерткеч, сезнең кымыз кебек, ләкин катырак. Кайтыйкмы, әни көтәдер.
Гайса, чүп-чар белән пычыранып беткән елга буеннан тизрәк кызны алып китәсе килде. Кайчандыр шул елгадан авыл халкы су ташып эчкән. “Килен булып төшкәч, елга буендагы коедан көянтәләп су ташыдык, комы белән җиз самоварны ялтыраганчы ышкый идек, керен дә ләпәк белән тукмап юа идек”, – дип әнисе еш кына сөйләп искә төшереп ала. Кайчандыр авыл халкының йомышын үтәгән елганың бүген ташландык хәлдә булуы өчен Зөлхиҗә алдында оялды, гарләнде, үзен дә гаепле санады.
22
Беренче көнгә җитәр дип кызны Гайса башка бер урынга да алып бармады. Капыл күп яңалык ярамас диде, шуңа аны үзенең кәртә-тирәсендә генә йөртеп, үз тормышы белән таныштырып кына йөрде. Әнисенең ашарга пешергәнен, өй эшләре белән булашканын карап торсын дип, Зөлхиҗәне өйдә калдырып, үзе дусына барып, вакыт үткәреп кайтты.
Икенче көнне төшке аш ашагач, Гайса Зөлхиҗәне авылны күрсәтергә алып чыгып китте. Авыл уртасында урнашкан мәчеттән азан тавышы яңгырагач, кыз туктады, башындагы яулыгын рәтләп алды. Бары тавыш тынгач кына кузгалды.
– Коръән яңгыраганда атларга ярамый, безне шулай өйрәттеләр, – диде Зөлхиҗә үзенең ни өчен туктап торганын аңлатырга тырышып.
– Мәчеткә кереп чыгыйкмы?
– Керик, – диде кыз. Үзләренең авылында мәчет булмагач, нинди була икән дип күрәсе килде.
– Анда гәрәпчә язылган Коръән булырга тиеш, укый беләм дигән идең, сорармын.
Мәчеткә аяк киемнәрен салып үткәч, мулла аларга утырырга урын күрсәтте. Мулладан башка тагын берничә ир-ат бар иде, чаршау артында хатын-кызлар тавышы да ишетелде. Мулла аларның ни өчен килгәнен белмәгәнгә, сорарга булды.
– Гайса, йомышыгыз бар идеме?
– Мин дә кунак бар, ул бик ерактан килгән, мәчетне күрсәтергә алып кердем, – диде Зөлхиҗәгә күрсәтеп.
– Бик яхшы.
– Кунакның Коръән китабын тотып карыйсы килә, Насыйбулла абый, Коръән китабын бир әле, – диде. Мулла өстәленнән бер китап алып егеткә сузды. Зөлхиҗә кулына алды да:
– Бу Коръән түгел, – диде.
– Насыйбулла абый, чын Коръән китабы бармы?
Мулла түрдә утырган шкафтан Гәрәпстанда басылган китап алып бирде. Зөлхиҗә китапны кулына алгач, йөзенә кәнәгатьлек билгесе чыкты. Сакчыллык белән авыз эченнән нәрсәдер әйтеп китапны ачты. Аның бу хәрәкәтләрен барда зур игътибар белән күзәтеп торды. Укырга ярыймы дигәндәй Гайсага карап алды, ансы ярый дигән ишарә ясагач, моңлы тавыш белән укый башлады. Мулланың һәм җыелганнарның искечә гәрәп телендә язылган Коръән китабын укыган кызга гаҗәпләнеп карап утырдылар. Барысының да башыннан кем бу? дигән сорау үтте. Насыйбулла белә, Уфадан килгән дин әһелләре дә болай оста итеп укый белмәгәнен. Бераз укыгач, Гайса җитәр дигән ишарә ясады. Кыз шундук туктамады, сәдакә биргәннән соң укыла торган дога белән тәмамлады. Аның укыганын тыңлап утырган ирләр торып кызга акча суздылар. Кыз гаҗәпләнеп Гайсага карады.
– Кирәкми, ул болай гына укыды, – диде Гайса нәрсә әйтергә белми.
– Без шулай телибез, Насыйбулла, каршы килмисеңдер? – диде берсе.
– Юк. Ничек телисез, – диде мулла, кызның Коръән укыганыннан һушына килә алмый.
Сораулар бирә башлаганчы дип Гайса Зөлхиҗәне тизрәк алып чыгып китәргә ашыкты.
– Сау булыгыз, рәхмәт сезгә, – дип мәчеттән чыктылар. – Бик матур укыдың, өйрәнгәнсең, Буранбай мулла өйрәткәндер.
– Без, берничә кыз өенә йөрдек, әти дә өйдә сабак бирде. Әти безгә, сез староста балалары белемле булырга тиешсез ди. Урысча бераз белә, белгәнен безгә өйрәтә. Үзе Стәрлегә барып укып кайтты. Мортаза абый Стәрледә бер сәнә йөреп кайтты, шуңа аның карашы башка, мине дә ул монда җибәрде.
– Мин бик рәхмәтлемен аңа, абыең яхшы кеше.
Мәдәният йортына атладылар. Ике катлы мәдәният йортын күреп Зөлхиҗә гаҗәпләнде, аның моңа чаклы зур йорт күргәне булмады. Стәрледән абыйсы йөреп кайткач, зур йортлар бар дип сөйләгән иде, менә ничек була икән.
– Бу мәдәният йорты, без клуб дип йөртәбез, монда концертлар куела, төрле кичәләр үткәрелә. Сездәге уен кебек. Сездә тышта, су буенда үткәрелсә, бездә шушы бина эчендә үтә, – диде Гайса аңлатырга тырышып.
Клуб эченә үткәч аларны клуб мөдире каршы алды.
– Саумы Гайса, әллә өйләндең?
– Юк. Ерактан туганым килде, таныштырып йөрим, – диде.
– Бүген, кичке җидедә төрле милли биюләргә бәйге үтә, районнан җитәкчеләр килә һәм Башкортстанның башка районыннан да килергә тиешләр, чыгыгыз көтәбез, – диде клуб мөдире Гүзәл.
– Зөлхиҗә биесә буламы? – дип сорады Гайса Гүзәлдән. Ул Зөлхиҗәнең биегәнен күреп, сокланган кеше буларак.
– Була. Кием кирәк инде.
– Кием табарбыз, – диде Гайса. – Шулай бит Зөлхиҗә. Кыз сүзнең нәрсә турында барганын бик аңлап бетмәсә дә, ризалык белдереп башын иеп алды.
– Кич көтәбез, – диде Гүзәл. Саубуллашып икенче катка күтәрелде.
– Каран зурайган, матурланган, – диде Зөлхиҗә урамга чыккач.
– Сезгә баргач, авылымны күреп аптырадым, ерак туганнарымны күргәч кенә күңелем булды. Соңгы егерме-утыз ел эчендә нык алга китеш булды. Син түгел, хәтта, мин гаҗәпләнеп куям.
Авыл урамнары буйлап бераз йөргәч, өйгә кайттылар. Гайса Зөлхиҗәгә кич клубка барулары, анда аңа биергә туры киләчәген әйтте. Кыз каршы булмады, ризалык бирде. Киеп килгән күлмәген, камзулын матурлап элеп куйдылар.
– Үзеңнең киемнәреңне киярсең, мондый кием анда юктыр, аларга яңалык булсын, – диде Гайса Зөлхиҗәнең яхшы материалдан тегелгән киемнәренә карап.
– Бу киемнәремне кунакка барганда, дини бәйрәмнәр үткәргәндә генә киям. Әти унҗиде яшемә алып кайтты.
– Бик матур, миңа ошый. Зөлхиҗә, мин хәзер телевизор кабызам, ул шундый әйбер, анда кешеләр үзләре йөргән кебек, ләкин алай түгел. Куркып китмә, аның безгә зыяны юк, – диде дә телевизор кабызды. Кыз ниндидер бер кара тартма эчендә кешеләрнең йөргәнен күреп, битен каплады.
– Ярамый гөнаһ буладыр, – диде.
– Гөнаһ булмый, муллалар үзләре карый, шунда йөриләр, – дип Гайса аңлатырга тырышты. Кыз артык аптырамасын дип БСТ каналына басты, анда концерт бара иде. Курай моңын ишеткәч, йөзенә елмаю, шатлык чыкты. Башкорт халык җырларын бирелеп тыңлады. Исендә калдырырга тырышыпмы, эчтән генә көйләп утырды.
Гайса кызга телевизор карый тор дип, тышка чыгып, киртә тирәсендәге эшләрне эшләп алды. Әнисе өйдә юк иде, күрәсең күршеләргә кергәндер. Гайсага шулай тоелды. Зөлхиҗәнең килүе әнисен уйчанландырды, Гайса моны сизмәде түгел сизде, тик әлегә бернәрсә әйтми. Яшьләр арасына керергә теләмидер.
Зөлхиҗәнең килүе Гөлмәдинәгә бик ошамады, улымның йөрәген генә яндырып йөри, кайчандыр кайтып китәчәк, ул чагында нәрсә булыр, дип борчылды. Әлеге вакыттан килгән кыз булса, артык борчылмас та иде, ул белә, хәзер кызлар кияүгә чыкканчы егетләрнең йортына килеп йөргәнен. Әни кешенең борчылуын аңлап була иде. Ә яшьләргә бүгенгесе кыйммәт һәм кадерле, алар бергә.
Гайса эш эшләп йөрсә дә башында уйлар кайнады. Ул ике ут эчендә янды. Зөлхиҗәне монда калдыру дөрес булырмы? Үз вакытын, гаиләсен юксынмасмы? Әгәр калса өйрәнеп китә алырмы? Безнеңчә укырга, язарга өйрәнә алырмы? Бернинди документы булмаган кызны өйдә тоту закон буенча ярамаганын ул яхшы белә. Аңа документ бирергә беркем дә риза булмаячак, ул чакта нәрсә эшләр? Шушы сорауларга караганда йөрәгендә чәчкә аткан мәхәббәт хисе көчлерәк иде. Ул кызның кире кайтуын күз алдына да китерә алмый. Ансыз ничек яшәр? Мәхәббәт кешенең бөтен барлыгын биләп ала торган көчкә ия. Ул көчне җиңә алырлык гайрәт юк кеше дә. Ул Зөлхиҗәне җаны-тәне, акылы, йөрәге белән сөя. Артык нык яратканга аңа кагылырга, рәнҗетергә дә базнат итми. Кыз үзен һәр адымга риза икәнен белдерсә дә, ул уйлана, азагы ничек бетәр дип борчыла. Бөек сөю хисе белән янган кеше генә шулай уйлана беләдер, мәхәббәтле кеше генә әхлаклы була аладыр. Бәлки, Зөлхиҗәнең аңа тартылуы да шушы сыйфатлар өчендер. Унҗиде яше тулган кыз яман белән яхшыны аера беләдер.
23
Көтүгә каршы Гайса үзе китте, сыерын тизрәк алып кайтып, клубка чыгасылары бар. Шомырт хуҗаны күргәч, син килдеңме дигәндәй туктый биреп, башын күтәреп карады да, йортларына атлады. Гөлмәдинә савырга чыккач, Зөлхиҗә дә чыгып карап торды. Җәйләүгә барып, дус кызлары белән сыер савып караганы бар иде, аның өчен бу яңалык түгел. Аның карап торганын күзәтеп торган Гайса:
– Савып карыйсың киләме? – дип сорады.
– Әйе, – диде кыз.
– Әни, бир әле Зөлхиҗә савып карыйм, ди.
– Кирәкмәс иде, үзем генә, – дисә дә, бәләкәй утыргычтан күтәрелеп кызга чиләген тоттырды. Зөлхиҗә сыерга исеме белән эндәшеп, аркасыннан кагып алды. Шомырт, монсы кем тагын дигәндәй. башын борып карады да, күшәвен дәвам итте. Бераз саугач:
– Молодец, булдырасың, бир, калганын үзем, – диде Гөлмәдинә, кызның сыер сава белгәненә куанып.
– Әни, без клубка барабыз, бүген биюләргә бәйге була икән, Зөлхиҗәнең дә катнашасы килә, – диде, кызны җитәкләп алып.
– Ашап, чәй эчеп китегез, – диде Гөлмәдинә яшьләргә карамый гына.
– Ярар.
Гайса белән Зөлхиҗә клубка барып кергәндә, халык байтак кына җыелган иде. Гүзәл аларны күреп:
– Килдегезме? Биергә исәбең булса, әнә гримм бүлмәсенә кереп язылыгыз. Хәзер җитәкчеләр килеп җитәргә тиеш, – диде.
Гайса кунакны алып кереп яздырды, Зөлхиҗә урынына үзе сөйләде. Фамилия урынына үзенекен яздырып куйдырды. Ул аларга аның кайдан килгәнен, безнең сөйләшүне аңлап бетмәгәнен сөйли алмый.
– Зөлхиҗә, нинди бию биисең, исеме кирәк, – диде язып утыручы кыз. Зөлхиҗә Гайсага карады.
– Борынгы башкорт биюе “Мәчетле” дип, яз. Тагын бер шарт, ул курайга гына бии. Кыз аптырап калды. Борылып бер егеттән:
– Бездә курай бармы? – дип сорады.
– Нинди көй икән? Көйләп әйтә аласыңмы? Егетнең сүзен аңлап бетмәгәнгә, Гайса аны читкәрәк алып китеп, аңлатып бирде. Зөлхиҗә егет янына килеп көйләп күрсәтте. Егет аңламый башын кагып куйды. Кураен алып күрше бүлмәгә керик, диде. Курайчы егет яңа көйне тиз генә отып алып, уйнап җибәрде. Берничә мәртәбә кабатлагач:
– Бу көйне бер дә ишеткәнем юк иде, яңалык булды, – дип кәгазь алып “Мәчетле” көе дип язып куйды.
– Сез алтынчы кеше буласыз, киемнәрегез бармы? – диде кыз, аларга карап елмаеп.
– Бар, – диде Зөлхиҗә дә елмаеп.
– Әнә, теге бүлмәгә кереп киенә торсагыз була. Гайсаның Зөлхиҗәгә ияреп китүен күреп торган кыз, – Сез калыгыз, анда кызлар гына, – диде.
Гайса киемнәрен Зөлхиҗәгә тоттырды:
– Бар, кер, курыкма, мин монда торам. Бу киемнәрне шунда элеп куярсың, – диде.
Зөлхиҗә ишекне ачып эчкә үтте, биш-алты кыз шаярып, көлешеп киенәләр иде. Шунда берсе:
– Син кайдан? – дип сорады.
– Мәчетледән, – диде Зөлхиҗә, аларның киемнәренә карап.
– Кызлар, монда Мәчетле районыннан да барлар, ярыш көчле булачак, – диде күлмәген кия-кия.
Зөлхиҗә үзенең киемнәрен салып ташлап, шәрә диярлек калгач, кызлар аңа аптырап карадылар. Тиз генә үз-ара пышылдашып алдылар. Ә киемнәрен киеп алгач, бөтенләй гаҗәпкә калдылар, аның киеме кебек кием берсендә дә юк иде. Күлмәген, камзулын, башына кигән чулпыларын тотып-тотып карадылар. Аягындагы күн итеге заманча тегелгән итекләрдән болайрак иде. Кызларның башыннан, бу чибәркәй, киемнәре белән алдырачак, дигән уй үтте. Көнчеллекләре дә килгәндәй булды.
Зөлхиҗә киенеп беткәч, киеп килгән киемнәрен кызлардан күреп элмечкә кидереп, элеп куйды да чыкты. Гайса аны көтеп тора иде.
– Иң матуры син, Зөлхиҗә, – диде, биленнән алып. Кызның бу сүзләрдән бит очлары алсуланып китте.
Гайса курайчы егет белән сөйләшеп, икенче каттагы зур бүлмәгә менеп, Зөлхиҗәне биетеп карады. Аның сәхнә кебек урында биегәне булмаганын егеткә сөйләп тормады. Бераз биюне шымартып алгач, барысының да күңеле булды.
– Бер дә сәхнә дә биегәнең юк идеме әллә? – дип сорады курайчы Зөлхиҗәдән. Кыз өчен Гайса җавап бирде.
– Ул читтән кайтты, шуңа безнеңчә бик сөйләшә дә белми, – диде ул егет аптырамасын өчен.
Озак көттерми районнан җитәкчеләр, жюри әгъзалары килеп җитте. Мондый конкурслар күптән булганы булмаганга авыл халкы һәм күрше авыллардан да карарга килгәннәр иде.
Клуб мөдире Гүзәл:
– Гайса, син залга кереп утырсаң да була, кызлар үзләре чыга белер, – дип әйтсә дә, ул залга чыкмады, сәхнә артында Зөлхиҗә янында басып торды. Зөлхиҗәгә аңа тиклем чыккан кызларның ничек биегәннәрен карап торырга кушты.
Зөлхиҗәгә дә чират җитте. Егет кураен тартып җибәрде, Гайса бар чык дип әйткәч, кыз бии-бии сәхнәгә чыкты. Карап утыручы кешеләрнең күп булуын күргәч, бераз каушап китте. Жюри әгъзалары таныш булмаган көйне ишеткәч, үзенчәлекле милли кием кигән кызны күргәч, гаҗәпләнеп калдылар. Бер-берсенә карашып алдылар да бөтен игътибарларын биючегә юнәлттеләр.
Зөлхиҗә сәхнәдә беренче тапкыр биесә дә, уңышлы башкарып чыкты, бию тәмамлангач тамашачылар дәррәү кул чапты. Алкышлау озакка киткәч:
– Чыгып баш иеп кер, – диде Гайса. Кыз икенчегә чыгып баш иеп керде.
Зөлхиҗә чишенгән бүлмәгә кереп, күлмәген алмаштырып киеп чыкты. Үзенең күлмәген алып килгән пакетка салып, кулына тотты. Калганнарның биюен карарга залга чыктылар.
Конкурс тәмамланды. Жюри әгъзалары нәтиҗә чыгарып, урыннар билгеләп чыкты. Биюдә булган җитешсезлекләрне, уңай якларны әйтеп үттеләр. Жюри әгъзаларының рәисе:
– Алтынчы булып биегән кыз, Солтангулова Зөлхиҗә, безгә таныш булмаган бию алып килгән, бу яхшы күренеш, мактауга лаек. “Мәчетле” дип аталган бию барыбызны да гаҗәпләндерде. Биюченең киемнәре дә үзенчәлекле. Тик сәхнә дә биегәне булмагандай тоелды, бию өстендә эшләгәндә, башкорт халкында өр-яңа бию барлыкка киләчәк. Без аңа тәүге урыннарның берсен бирергә булдык, уңышлар аңа, – дип сүзен тәмамлады.
Гайса Зөлхиҗәнең аркасыннан кагып, молодец, диде колагына. Залдан халык чыга башлаганчы алар клубтан тизрәк чыгарга ашыктылар. Дусларының кем ул, кемнең кызы, дип сораша башлауларыннан качарга тырышты.
Өйләренә кайтып җиткәч, өйгә кермичә гаражга кереп, машинаның арткы утыргычына утырдылар. Утыргач та Гайса кызны кочагына алып үбә башлады. Бер-берсен сагынуларын басар өчен озак итеп үбешеп, кочаклашып утырдылар. Монда сүз артык иде. Бары йөрәкләре генә бер-берсенә ишетелерлек итеп, дөп-дөп итеп типте. Гайса кызның йөрәк тибешен кулы белән дә тойды, аның уң кулы кызның күлмәк эчендә иде. Зөлхиҗә бөтен гәүдәсе белән Гайсага сыенды. Зөлхиҗәгә яшь әнисенең әйткән сүзләре искә төште.
– Яраткан, күңелеңә хуш килгән кеше белән яратышып, сөешеп утыру бәхет. Ә инде тәнне-тәнгә терәп бергә булу, хис-тойгының иң югары булмышыдыр, – дигән иде. Зөлхиҗә ул вакытта андый хисне кичермәгәч аңлап та бетмәде. Әле шул кичерешне кичерә, яшь әнисенең хаклы булуын белде.
– Мин сиңа ошыйммы? – диде кыз.
– Нык ошыйсың, үземне чак тыеп утырам, тик куркам безгә бергә булырга ярыймы соң? Шушы сорау тыңгылык бирми. Әгәр дә икебез дә шушы заман кешеләре булсак мине берсүзсез үземнеке итәр идем.
– Минем синеке буласым килә, – диде Зөлхиҗә Гайсаны үбеп алып.– Бары син генә минем бәхетем. Үз вакытыма кайтсам мине карт кешегә бирәчәкләр, мин риза түгел.
– Бармасаң ярамыймы?
– Бездә андый хәл юк, йә барасың, йә ирсез каласың, әти сүзен кире кагарга ярамый, – диде кыз моңсуланып.
– Бик начар гореф-гадәт икән. Укыганым бар, яратканына кияүгә бирмәгән кызлар килешми, үз-үзләренә кул салганнар.
– Якын карьяның берендә андый хәл булды, кыз күлгә батты, егете каядыр чыгып китеп юк булды. Шушы хәлдән соң бераз тынычланып калган кебек булган иделәр дә, ләкин берсе дә йоладан баш тартырга уйламый.
Гайса кызны кочагына кысып сөйде, иркәләде, иреннәреннән, битләреннән үбеп чыкты, ләкин артыгын эшләргә ашыкмады.
– Зөлхиҗә, өйгә керик, әни урын җәйгәндер, – диде. – Бүген күп йөрелде арып та киткәнсеңдер.
24
Зөлхиҗә үзен начар тоеп уянды, эченең авыртып торуы тыныч йокларга ирек бирмәде. Гайсаны уятырга да кыймады. Таң аткач, көн яктыргач Гайсаның караваты янына килеп, әкрен генә:
– Минем эчем авырта, – диде. Гайса яткан җиреннән сикереп торды.
– Моңа чаклы авыртканы бар идеме? – дип сорарга ашыкты.
– Юк, – диде кыз эчен тотып.
– Күрәсең, нәрсәдер ярамаган. Үзегездә нәрсәләр ашый идегез?
– Ит ашыйбыз да кымыз, буза, катык эчәбез, корот, кыздырма ашыйбыз.
– Аңлашылды, син бәдрәфкә чыгып кер, әни көтү куып кайткач, катык бирер, эремчек ашарсың. – Гайса кухнядагы шкафтан дару алып бирде. – Азак шушы даруны эчәрсең.
Әнисе ишектән килеп керү белән Зөлхиҗә турында сөйләп бирде.
– И балакаемны, чирләп китмәсен тагын. Улым, үзләренә кайтарырга кирәктер.
– Әни, ансы турында азак уйларбыз, әле авыртуны басарга кирәк. Катык эчер, азак шушы даруны эчсен, аның зыяны юк. Мин районга барып кымыз алып кайтам.
– Ярар, ярар, бар, озак йөрмә.
– Әгәр дә авырту басылмаса миңа шалтырат. Шуннан Зөлхиҗәгә карап. – Катык эчеп алгач ятып тор, эчең бора башласа, тышка чыгарсың. Оялып торырга ярамый, әнигә сөйлә, ул белер нишләтергә.
Гайса машинасына утырып районга китте, беркөн барганда магазиннарның берсендә кымыз күргән иде. Булса гына ярар иде дип теләп барды. Бәхетенә кымыз бар иде, берничә шешә алды да, якындагы башкорт авылына юл алды. Анда моңаен берәйсе буза, корот эшлидер дип уйлады. Авылга барып кергәч, иң беренче очраган ирдән, сездә кем буза эшли дип, сорады.
– Бүләкбикә апага барып кара, булса аңарда булыр, – диде ир кеше.
– Рәхмәт, – диде дә аның кайсы урамда торуын сорады.
Зур гына йортның капка төбенә барып туктагач, кем килде икән дип капкадан үсмер малай килеп чыкты.
– Бүләкбикә апа кирәк иде, – диде Гайса үсмергә.
– Өйдә, – диде дә Гайсаны да көтми йортка йөгерде.
Ишек шакып йортка үткәч, Гайса үзенең ни өчен килгәнен аңлатып бирде.
– Вакытында килдең, эшләгән бузам бетеп бара иде, корот бар, аны балалар никтер ашамый. Кунагың башкорт кызымы әллә? – дип сорап куйды йорт хуҗабикәсе.
– Әйе, ерактан килгән, күрәсең безнең ризыклар ярамады.
– Ә син беләсеңме борын безнең халык ит ашаган да кымыз, буза эчкән, эч авырту дигәнне белмәгән. Ә хәзер ит ашыйлар да, чәй эчәләр һәм аптекага чабалар. Кымыз, корот әлеге фестал белән мезимны алмаштыра, шуны беркем белми. Мин туксанга җиттем, больнис дигән нәрсәне белмим, гомер буе милли ризыклар белән тукландым һәм хәрәкәт иттем.
Гайса хуҗабикәнең шул кадәр яшьтә дип һич уйламаган иде. Аның хәрәкәтчәнлегенә, фикер йөртүенә, күзләреннән яшьлек бөркелеп торуына карап иң күбе алтмыш яшь тирәседер дип уйлаган иде.
– Уйламаган идем, берүк күз тимәсен, – дип куйды
Гайса буза белән корот өчен акча бирергә уйлаган иде, Бүләкбикә апа:
– Мин акча өчен бирмәдем, файдасы булсын. Кызның исеме ничек дидең?
– Зөлхиҗә.
– Борынгы матур исем. Әлегә ит ашамый торсын, йомырка бигрәк тә ярамый.
– Рәхмәт сезгә, йортыгызда тынычлык булсын.
– Бу сүзне әйтә белгәнең өчен үзеңә рәхмәт. Күңелең яхшы синең, улым.
Гайса кайтып кергәндә Зөлхиҗә бераз тынычлана төшкән иде.
– Хәлләрең ничек, әле дә авыртамы? – дип сорады Зөлхиҗә янына килеп утырып.
– Яхшырам, – диде кыз, ләкин йөзенә карап бик әйбәт түгеллеге күренеп тора иде, күз төпләре караеп киткән, йөзендә моңсулык.
– Кымыз, буза, корот алып кайттым, кайсысын бирим.
– Рәхмәт. буза биреп кара әле.
Гайса касәгә салып буза бирде, кыз бәләкәй-бәләкәй йотымнар белән кабып эчеп куйды.
– Үзегез дә чирләп китсәгез, ничек тереләсез? – дип сорады Гайса белергә теләп.
– Әби бар, ул өшкерә, үлән кайнатып эчерә. Ныклап чирләгән кешене белмим, бар да таза.
– Бездә халык чирли, барына да үзебез гаепле, табигатьтән ераклаштык, химия ашыйбыз... – дип, Гайса сөйләнеп куйды. Зөлхиҗә аның нәрсә турында сөйләгәнен аңлап бетмәде.
Гайса Зөлхиҗәнең чирләп торуыннан нык курыкты, бер-бер хәл була күрмәсен дип борчылды, ул чакта үзен бервакытта да гафу итмәячәк. Шуңа күп уйлап тормады авылда медпунктта эшләгән фельдшерны алып килде.
Фельдшер Зөлхиҗәнең эчләренә баскалап карады, кан басымын үлчәде, тын алышларын тыңлады.
– Артык борчылыр урын юк, нәрсәдер ярамаган. Кичә нәрсә ашадыгыз? – дип сорады.
– Көн дә ашый торган ризыкны инде, тавык ашы, йомырка, чәй.
– Бу кыз кайдан?
Гайса фельдшерны икенче бүлмәгә алып чыкты да, барында сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Фельдшер хатын ышаныргамы, юкмы аптырап калды.
– Әгәр сөйләгәннәрең дөрес булса Гайса туганым, аны монда куркыныч сагалап тора.
– Нинди куркыныч? – дип сорады, гаҗәпләнеп, Гайса.
– Аңа бер прививка эшләнмәгән, микроблар, вируслар һавабызда туп-тулы. Имунитеты көчле булганга охшаган, шулай гына бәлки, каршы тора алыр. Документлары юктыр инде, чирләсә дәваханәгә алмаячаклар.
– Мин кымыз, буза, корот алып кайттым, алар шулар белән туклана.
– Дөрес эшләгәнсең, безнең ризыкларга өйрәнеп китәр ул, менә документ мәсьәләсе авыр булачак. Ярый мин ышандым ди, калганнар ышанмаячак, документы булмагач ябып куячаклар.
– Куркытма әле, Роза апа. Мин ышанам син сөйләп йөрмәссең, халыкка таралмасын иде. Кешеләргә еракта яшәгән туганым дидем.
– Миннән сүз чыкмас, без артыгын сөйләргә тиеш түгел, эшебез шундый, – диде фельдшер.
– Рәхмәт сиңа, Роза апа.
– Ятып торсын, алып кайткан ризыкларыңны әзләп кенә эчсен, ашасын, терелеп китәр. Артык куркыныч түгел. Дару, укол кирәкми, аның организмы аларны кабул итеп өйрәнмәгән, төштән соңга менә дигән булыр. Машинаңа утыртып урманга алып чыгып кер, алар табигать балалары.
Фельдшер чыгып киткәч, ятып торган Зөлхиҗә янына килде, кыз йоклап киткән иде, уятмаска тырышып, кулына китап алып, кәнәфигә утырды.
25
Гайса Зөлхиҗәне үзенең балачагы үткән бәләкәй урманга алып килде. Җәй көненең иң матур чагы, болыннар чәчкәгә тулган, тирә-якка хуш ис таралган. Урманда кошлар сайрый. Зөлхиҗә кошлар тавышын тыңлап торды да, иелеп берничә чәчкә өзеп, иснәп алды. Гайса аның һәр хәрәкәтен күзәтеп, сокланып һәм уйланып торды. Шуннан түзмәде килеп кызны кочагына кысты. Иреннәреннән, битләреннән хисләнеп үпте.
– Моңа чаклы синсез ничек яшәгәнмен? – диде кызның колагына.
– Мин дә, – диде кыз, егеткә ныграк сыенып.
Әй, яшьлекнең керсез, тиле, ваемсыз чагы. Мәхәббәттән исереп, дөньяның бөтен ваклыгыннан тик яхшылык кына күрә торган мәле. Юкка гына әйтмиләрдер, мәхәббәт хисен тойган, кичергән кеше иң бәхетлесе дип. Мәхәббәт утында янганнар бары яхшылык эшләргә, дөньяны маурлыкка төрергә омтыладыр. Гайса белән Зөлхиҗә дә шул хис-тойгы эчендә йөзә, бүген алардан да бәхетле кеше юктыр. Йөрәкләреннән ургылып чыккан мәхәббәт яктысы тирә-якка нур чәчкәндәй.
Гайса кызны биленнән кочып алып берничә мәртәбә әйләндереп алгач, үлән өстенә утырты. Үзе дә утырып алгач, үләнгә сузылып яттылар да, берничә тапкыр әйләнеп алдылар. Зөлхиҗәгә бу ошап китте.
– Әйдә, әйдә, – дип Гайсаны көчләп тагын әйләнеп чыктылар. Шуннан икесе дә зәңгәр һавада агып йөргән ак болытларга карап һәрберсе үз уена батты.
– Үз вакытыңны сагынмадыңмы? – диде Гайса башын күтәреп, кулындагы үлән белән Зөлхиҗәнең битен кытыклап.
– Юк. Син янымда чакта бары онытыла, – диде кыз, үләнен тотып алып.
Гайса сикереп торды да, машинадан материал алып килеп, үлән өстенә җәйде.
– Кил, шунда ят, суык тимәсен. Синең чирләп китүеңнән куркам.
Зөлхиҗә материал өстенә менеп ятты. Гайса аның янына утырды.
– Бу ничек атала? – дип сорады машинага төртеп күрсәтеп.
– Машина.
– Без ат белән генә йөрибез, ә бу шәп йөри. Абый күрсә, аптырар иде.
– Авылда күп кеше ат асрый, көнкүрештә бик уңайлы.
Гайса Зөлхиҗәнең эченә кулын тидереп:
– Авыртмыймы? – дип сорады борчылып.
– Юк. Син тотсаң бөтенләй авыртмый, рәхәт була. Гайса сәгать йөреше уңаена кызның эчен ышкыды. Үзенең эче авыртып торган чакта шулай итсә, җиңеләеп калгандай була.
... Йорт янына машина белән килеп туктауга клуб мөдире Гүзәл аларны көтеп тора иде.
– Саумысыз, сезне көтәм. Зөлхиҗә, син республика күләмендә үткәрелгән бәйгегә үттең, сине районда көтәләр. – диде ул.
– Белмим, катнаша алыр микән, чирләп тора әле, – диде Гайса.
– Терелсен, ашыктырмыйм, бәйге әле генә түгел, көзгә була. Районга йөреп шуңа чаклы репетиция ясарга тура киләчәк, биюен бераз эшкәртәсе бар. Зөлхиҗә син каршы түгелсеңдер?
– Гайса нәрсә әйтер, – диде Зөлхиҗә Гайсаның йөзенә карап.
– Мин, риза дип хәбәр итәм, килештекме, Гайса, – диде Гүзәл.
– Ярый, сиңа әйтермен.
Гүзәл шатланып атлап китте. Зөлхиҗәнең аларның клубы исеменнән республикага барып бәйге дә катнашуы, зур дәрәҗә. Барда андый бәйгегә эләгә алмый.
– Гүзәл нишләп йөри, сезне сорый иде, – дип сорады Гөлмәдинә яшьләр өйгә кергәч.
– Зөлхиҗә бию белән республика бәйгесенә үткән, димләп йөри. Көзгә генә була ди.
– Ачыккансыздыр, Зөлхиҗәгә манный боткасы пешердем, эченә яхшы булыр. Кулыгызны юыгыз да, утырыгыз.
Яшьләр кулларын чайкатып алгач, өстәл янына утырдылар.
– Зөлхиҗә, бу манный боткасы бераз ашап кара, җиңел аш, эчеңә ярап калыр. Азак кымызмы, бузамы эчәрсең.
– Улым, Зөлхиҗә чәй дә эчсен, үләннәр салган идем, эчне көйли торган, зыянлы булмас, – диде дә үзе ишеккә атлады.
– Әни, син ашамыйсың мени?
– Сезне көткән арада капкалап алдым инде. Иркенләп ашагыз, мин кичкә, сыер кайтуга гына кайтырмын, Фәния апаң белән яланга чыгып, дару үләннәре җыеп кайтабыз әле, – дип чыгып китте.
Ашап алгач, яшьләр өстәлне җыештырып куйдылар да, диванга утырдылар. Гайса телевизор кабызды. Анда ниндидер чит илнең киносы бара иде. Ир белән хатын караватта яртылаш шәрә килеш кочаклашып үбешеп яталар. Зөлхиҗәнең күзләре зураеп китте. Гайсага да бу күренеш тәэсир итте. Торып кымыз эчеп килгән булды.
– Алар нишли? – диде Зөлхиҗә елмая биреп.
– Яратышалар, аларда мәхәббәт, – диде Гайса нәрсә дип әйтергә дә белми. Тиз генә икенче каналга басты.
– Утыр яныма, – диде Зөлхиҗә, янында басып торган Гайсаның кулыннан тотып.
Гайса утыргач, Зөлхиҗә аны кочаклап алып үбә башлады. Бу үбешү Гайсаны битараф калдырмады, әкрен генә кызның күлмәген салдыра башлаган иде, тиз генә һушына килеп, ишекне бикләп килде. Комачаулап йөрмәсеннәр. Зөлхиҗәне торгызып диванны киңәйтте. Кыз тартынмады, үзе киемнәрен салып ташлады. Егет аның тәннәрен үбеп чыкты, иркәләде, шуннан үзе дә чишенеп кыз янына менеп ятты...
Һушларына килгәнче кочаклашып, үбешеп яттылар. Кыз әле генә булып үткән авыртуны онытып, ниндидер яңа хис белән үбеште дә үбеште. Гайсаны иркәләде. Яшь әнисе аңа, ирләр иркәләгәнне, кайнар булганны ярата, дигән иде. Яшь әнисе сөйләмәсә, кайдан белер иде. Түшәктә бары да ярый, тик көндез ирләрнең дәрәҗәсен төшереп кереп барырга ярамый, ирләр хуҗа, без аларга буйсынып торырга тиешбез, сөешер өчен төн бар, дип тә өстәгән иде.
26
Бергә булганнан соң Гайсаның намусы бераз борчып торды. Зөлхиҗәнең үткән вакыттан булуы һәм бернинди документы булмавы тынычлык бирмәде. Кайдан һәм ничек документ табу юлын уйлый башлады. Акчаң булса, зур проблема түгелен дә белә, тик кемгә мөрәҗәгать итәргә.
Зөлхиҗә, киресенчә, Гайса белән йоклаганнан соң үзен тагын да бәхетлерәк тойды, яраткан кешемә бирелдем, дип сөенде. Гайсаның уйланып йөрүен күргәч:
– Гайса, син борчылма, мин бары шат кына, үзеңне гаепләмә, – диде, битеннән үбеп алып.
– Мин дә шатмын, тик сиңа документлар табарга кирәк, син болай яши алмыйсың, безнең заман өчен син юк кеше. Закон кешеләренә 1785 елдан килгән дип әйтсәм, мине дә акылы киткән дип ябып куячаклар. Сездә бәлки, яшәп булыр иде, бездә булмый, һәр кеше исәптә тора.
– Киттек безгә, анда яшәрбез, – диде Зөлхиҗә балалардай шатланып.
– Әни берүзе, мин китсәм, кайгырачак.
– Монда да килеп китәрбез, әниеңә әйтеп китерсең.
– Тегеләй-болай йөреп булса икән ул!? Минем сезгә, син безгә килүең вакытлыча гынадыр, безне очратып Бөек көч мәхәббәтнең көчлелеген сынап карыйдыр. Ул теләгенә иреште, без бер кешедәй булып сөю утында янабыз, бер-беребезне югалтудан куркабыз. Тойгыларыбыз гына түгел, тәннәребез дә кушылды, – диде Гайса Зөлхиҗәне кочагына алып.
Диванны элекке хәленә кайтарып үзләрен тәртипкә китергәч, ишекне ачтылар. Әни бернәрсә дә сизмәсен дип кат-кат караштырып чыкты Гайса. Кымыз алып эчтеләр. Озакламый көтү кайтыр дип киртәгә чыгып бастылар.
– Зөлхиҗә, син өйгә кереп диванга утырып тор, сиңа әлегә йөрү бик ярамас. Әйдә, телевизор кабызам,БСТыны карый тор, мин сыерга каршы барам.
Зөлхиҗәне өйдә калдырды да үзе көтүгә каршы йөгерде. Вакытында барып өлгерде, тыңлаусыз Шомырты качу ягына карый башлаган иде.
– Шомырт, анука борыл әле, күпме качып йөрергә була ә, – дип әрләп ташлагач, сыеры кайтыр юлга төште.
Сыер кайтуга Гөлмәдинә дә кайтып керде.
– Сыерга каршы барырга соңладым инде дип, ашыгып кайттым, ярый син каршы баргансың, – диде улына, ялан абзарда күшәп торган сыерын күргәч.
– Чак барып өлгердем, качарга борыла башлаган иде, – диде Гайса ялан абзарның капкасын ябып.
– Зөлхиҗә өйдәме?
– Өйдә, аңа телевизор карый тор дип, үзем генә сыерга каршы бардым. Аны ияртсәм кешеләр сораша башлар.
– Өйдә качырып кына яткырып булмас инде, берәй чарасын күрергә кирәк булыр.
– Ничек тә паспорт табасы иде, калганын көйләп булыр ул, – диде Гайса уйланып.
– Үзләренә кайтып китсә яхшы булыр иде, үткән вакытта яшәгән кыз бездә яши алмас. Бу башка сыймас күренеш. Белеп калсалар, кызык итеп, әллә кемнәр килеп йончытачаклар.
– Минем кайтарасы килми, без бергә булырга тиеш.
Улының шушы сүзеннән соң Гөлмәдинә туктап калды, димәк бергә булганнар, аеру авыр булачак, кыз да кайтмаячак. Барына да сыер гаепле, өйгә кайтып йөрсә улым эзләп йөрмәс иде һәм үткән вакытка да барып чыкмас иде, дип уйлап куйды.
– Ярый, яши бирсен, көйләнер әле, – диде дә Гөлмәдинә сыер саварга чиләккә өйгә кереп китте.
Гөлмәдинә, барын да аңлап, яшьләргә иркен булсын дип, күршедәге дусына кунарга кереп китте. Араларына кереп, ямьсез булып күренгәнче, нәрсә булса шул булыр дип тынычланырга уйлады. Үзенең дә яшь чагы булды. Булчак иренә кияүгә чыгарга туганнары каршы булса да, мин аны яратам, аңардан башка бу дөньяның яме юк дип, иярде дә кайтты. Соңрак кына туганнарының сүзе дөрес булуын аңлады, ул да әтисе кебек аракы колына әйләнеп, вакытсыз дөньядан китеп барды. Улына киңәш бирмәде түгел, бирде, калганын үзе карый дип ризалашты. Мәхәббәттән исергән яшьләрнең арасына керүне, утка керүгә тиңли.
Гайса белән Зөлхиҗә өйдә иркенләп сөештеләр, ярты төнгә кадәр бер-берсеннән аерыла алмый, тәннәрен-тәнгә терәп ләззәт дөньясында йөзделәр. Икесенә дә ир белән хатын кебек бергә булу ошап китте, күңелләре булганчы яратыштылар. Бу төндә үзләрен иң бәхетле кешеләр итеп хис иттеләр, алар мәхәббәтнең югары ноктасына күтәрелделәр.
27
Сыер саварга дип кайткан Гөлмәдинә ишекне ачкыч белән ачып керде. Улы белән Зөлхиҗәне кочаклашып йоклап ятканын күргәч, тавышланмый гына чиләген алып, сыер саварга чыкты.
Никахсыз яшьләрнең бергә ятулары ошамаса да, заманы шундый инде хәзер дип куйды. Урам буенда эчеп, теләсә кем белән йоклап йөргәннәре дә җитәрлек. Аракы колына әйләнгәннәргә законның да, диннең дә көчсез булуы гына аптырата. Авылда мәчет тә ачылды, ни файда, яшьләр белән эш алып бару юк, бары динне санга сукканнарга гына сәгатьләр буе вәгазь укыла, урам буенда дөньяның ямен җибәреп йөрүчеләрне күрмәмешкә салышып үтәләр, янәсе, аларда эшләре юк. Гөлмәдинә сыерын сауганда шундый уйлар эчендә йөзде.
Балаларга никах укытырга кирәк, дигән фикергә килде. Уянгач та улына шуны әйтәчәк, көнен билгеләсен. Кайбер кызыксынучыларга, ерак туганыбыз дип әйтелсә дә, дөресен чыгарырга вакыттыр.
Гөлмәдинә сыерын савып көтүгә куып кайтканда яшьләр уянган иде. Гайса чәй кайнатып өстәл әзерли иде.
– Тордыгызмы? Зөлхиҗә, эчең авыртмыймы? – дип сорады.
– Юк, бүген әйбәт, – диде кыз оялып кына. Аңа улы белән бергә төн үткәргәнне беләдер кебек тоелды.
Чәй эчеп алгач, Гөлмәдинә балаларын каршыларына утыртты да, сүз башлады:
– Улым, никах укытырга кирәк булыр, кешедән качып өйдә кыз асрау килешмәс.
Гайса кып-кызыл булды, әни барында белә, дигән уй үтте башыннан.
– Ярар, – диде әнисе белән килешеп. – Кыз ягыннан беркем булмый инде. Шуннан Зөлхиҗәгә карап. – Никахны нәрсә икәнен беләсеңме? – дип сорады.
– Беләм, өйләнешкәннәргә Буранбай абый никах укый һәм алар бергә яши башлый, – диде бер дә аптырамый.
Зөлхиҗә ныклап савыксын да шуннан көнен билдәләрбез дип бер фикергә килделәр.
Гөлмәдинә кичә алып кайткан дару үләннәрен җәеп киптерергә кую белән шөгыльләнә башлады. Ул елда үлән җыеп киптереп куя, кыш көне суык тигәндә үләннәре бик ярап кала. Кызына да кочак-кочак биреп җибәрә.
Яшьләр авыл урамнарын карап, магазиннарга кереп танышып йөрделәр. Зөлхиҗә магазин эченә кергәч, әйберләрнең күплегенә гаҗәпләнде, эчтән генә, их, безнең заманда булса икән, дип куйды. Күрше Үтәгән, Морза авылларына барып, аларның яшәп ятулары белән танышып йөреп катканнан соң, көтү кайтканчы дип, Җизнәлегә юл алдылар.
Зөлхиҗә иртән торгач:
– Минем туган авылымның урынын карап киләсем килә, никтер күңелем шунда тарта. Төштә авылымны күреп калгандай булдым, – дигән иде.
Гайса аның бу сүзләреннән соң уйланып куйса да:
– Барырбыз, – дип ризалыгын белдерде, кызның теләгенә каршы килү ярамас дип уйлады.
Зөлхиҗә үзенең авылы урынында басу булганын күреп гаҗәпләнде.
– Урман да юкка чыккан, күпме үзгәреш, – дип куйды.
– Җизнәле урманын әни белә, аны яңарак кына кискәннәр, матур күле дә булган.
– Синең белән терәлеп утырган агач та юк микән?
– Юктыр инде, күпме еллар үткән, киселмәгән хәлдә дә, череп аугандыр.
Машиналарын калдырып, кайчандыр Каран елгасы аккан уйсу урынга килделәр.
– Монда елганың эзе дә калмаган. Олы кешеләр елганың бакча артыннан агып ятканын әле булса сөйлиләр. 1920 елларда Агыйделгә ярып төшергәннәр. Мин йөзеп чыккан урын шушы тирәдә булырга тиеш. Үз вакытыма кайткач, икенче көнне килеп карап йөрдем, барында күз алдына китерергә тырыштым.
Зөлхиҗәне берәйсе чакырды мени, Гайсаның сүзен тыңлап та бетмәде, ары атлады. Әйтерсең дә аны ниндидер көч үзенә тарта. Ни гаҗәп кинәт кенә Гайсаның алдында яшел томан барлыкка килә башлады, Зөлхиҗә шул томан эченә таба атлый.
– Зөлхиҗә, – дип Гайса кычкырып җибәрде. – Тукта, кая барасың?!
– Гайса, җибәрмә мине, кил, тот, – дигән Зөлхиҗәнең тавышы томан эченнән генә ишетелеп калды.
Гайса томанга таба йөгерде, ләкин аны ниндидер көч җибәрмәде, нәрсәгәдер абынып җиргә егылды. Сикереп торса томан да, Зөлхиҗә дә юк, басу уртасында бер үзе басып тора иде.
– Зөлхиҗә, Зөлхиҗә, ташлама мине, – дип ике кулы белән башын тотып, елап, җиргә тубыкланды.
Шулай күпме утыргандыр, сикереп торды да, тегеләй-болай йөгергәләп Зөлхиҗәне эзләде, аңа кыз килеп чыгар төсле тоелды. Күңеле белән үз вакытына кайтып киткәнен аңласа да, килешә алмады, мине ташлап китәргә тиеш түгел иде, диде.
Бераздан, ушына килә башлагач, киемнәре бездә калды, апамның киеме белән кайтып китте, димәк кире килүе ышанычлы дип шатлангандай итте. Минем телефон анда калгач, килде бит. Телефон, ул туры да онытып та җибәргән, аларның тормышы һәм Зөлхиҗәнең фотосы булырга тиеш анда.
Гайса Зөлхиҗә үз вакытына кайтып киткән урынны тиз генә ташлап китмәде, килеп чыгар төсле тоелды. Ләкин күпме генә көтсә дә томан да башка булмады, кыз да күренмәде. Нигә генә алып килдем икән дип үкенде. Үткән белән киләчәк бервакытта да бергә була алмаганын гына аңламады, аңласа да аңларга теләмәде. Ул чакта нигә кирәк булды бу очрашулар, вакыт арасында йөрүләр дип баш ватты. Башын аска иеп, Зөлхиҗә юкка чыккан урынга карап:
– Зөлхиҗәкәем, яшәүнең ямен алып киттең, хәзер нишлим? – дип эндәште дә, уйланып машинасына атлады.
– Әни, Зөлхиҗә кайтып китте, – диде Гайса яшьле күзләрен сөртеп, ишектән килеп кергәч.
– Кая китте? – Гөлмәдинә аңламыйрак калды.
– Үз вакытына, мин аны югалттым, хәзер нишлим?
Гөлмәдинә кызның кайтып китүенә сөенгәндәй булса да, улының газаплануын күреп йөрәге янды.
– Бәлки, тагын килеп чыгар, әле килде бит, – дигән булды тынычландырырга теләп.
– Телефон, телефон, – дип сөйләнеп Зөлхиҗә алып килгән телефонны стенкадан алды да, баскалап аларда төшергән фотоларны эзләде. Зөлхиҗәнең фотосыннан башка калганнары ачылмады. Озак итеп карап торгач:
– Эшләтеп алырга кирәк, – дип куйды.
Зөлхиҗәнең киеп килгән киемнәрен элмечкә элеп, шифоньер эченә элде, куллары белән берничә мәртәбә сыйпап алды.
– Әни, бу киемнәргә беркем кагылмасын, – диде.
28
Бер ел вакыт үтте. Гайсаның башка кызларга күз дә саласы килмәде, Зөлхиҗәне уйлады. Фотосын эшләтеп алып үзе белән йөретте. Гөлмәдинәгә улының бу кыланышы ошамады, беркөнне телевизор карап утырганда:
– Улым, үткән белән яшәп булмый, киләчәгеңне уйларга кирәк, яшең дә китеп бара, мин олыгаям, бер үзең каласың мени!? – диде.
– Зөлхиҗә баштан чыкмый, нишлим соң. Җизнәлегә күпме бардым, хәтта үзем шунда китәргә риза кебекмен, күрәсең юл ябылгандыр, бар да бервакыт кына буладыр, – диде.
Улы өчен Гөлмәдинә чын-чынлап борчыла башлады. Нәрсә генә әйтсә дә бушка кебек, нәрсә эшләргә белмәде, ана йөрәге тыңгылык тапмады.
Гайса эштән кайтканда район үзәгенә кереп кымыз алып кайтыр булды. Шул кымыз аны Зөлхиҗә белән бәйләп торадыр кебек тоелды. Бүләкбикә апага барып буза, корот алып кайтты, аларның файдасы барын үзе дә белде, әнисенә эчерде. Нәрсә генә ашасалар да кымыз, буза эчеп куйсалар майлаган кебек иткәндәй булды.
Беркөнне эштән арып кайтып килгәндә район үзәгенә кереп, машинасын куйды да, кымыз алырга дип, таныш кибеткә атлады. Каршында атлап барган кызны күреп калгач, тәне буйлап ток суккандай калтырау үтеп китте. Зөлхиҗә бит бу! Куып тотты да:
– Саумы, Зөлхиҗә, – дип эндәште. Кыз мөлаем генә итеп елмаеп, Гайсага борылып:
– Әйе, Зөлхиҗә булам, – диде.
Гайса кызны кочаклап алды, кыз аның бу кыланышына нәрсә эшләргә белмәде.
– Җибәрегез, мин сезне белмим, – диде, Гайсаның кочагыннан ычкынып. – Ә сез мине кайдан беләсез?
– Мине оныттыңдамыни? Мин, Гайса бит.
– Мин сезне беренче күрәм.
– Сез, мин белгән Зөлхиҗә түгелмени? Шундый охшагансыз.
– Мин – Үтәгәннән.
Гайса бу кызның ул белгән Зөлхиҗә түгеллеген аңлап алды. Төсенең дә охшавы, исеменең туры килүе аптыратты.
– Авылыгызга кайтасызмы? – диде Гайса, кыздан аерылырга теләми.
– Әйе, автобус тукталышына китеп барам, – диде, егетнең әрсезлегенә гаҗәпләнеп.
– Мин Караннан, бергә кайтыйк.
– Әйдә соң алайса, – диде кыз, егеткә елмаеп карап.
Бу кызның Зөлхиҗәгә шундый охшавы Гайсаны аптырашта калдырды, хәтта елмаюлары да аныкыча. Буй-сыны, чәченең төсенә чаклы аныкы. Зөлхиҗә, әти мине Үтәгәнгә кияүгә бирергә уйлый, дигән иде, күрәсең, биргәндер, бу кыз аның ерак нәселе буладыр, дигән уй кинәт килде башына. Кызның риза булып аның белән кайтырга теләвенә сөенде, күңеле күтәрелде. Үткән вакыттагы Зөлхиҗә турында бер сүз әйтмәде, шулай яхшы булыр диде.
Гайса юлда кайтканда ара-тирә кызга карап алды. Кызның бөтен хәрәкәтләре Зөлхиҗәне хәтерләтте, охшаса охшар икән шул кадәр дип уйлады. Кыз белән ныклап танышыр өчен сораулар бирде.
– Зөлхиҗә, исемең дә, үзең дә шундый матур, – диде.
– Әллә инде, – диде кыз ояла биреп. – Исемне әтием кушкан. Ул үзенең шәҗәрәсе белән кызыксынып, Уфага архивка барып, җиде буынын яздырып алып кайткан, ерак бабамның хатынының исеме Зөлхиҗә исемле булган, матур исем, якын-тирә дә юк дип, миңа шул исемне кушкан.
– Ул бабаңның хатыны икәү булганмы?
– Шулай шикелле, бай булганын гына беләм. Җире, маллары күп булган. Әти яхшырак беләдер, мин кызыксынганым юк, – диде кыз.
Кеше җиде буынга чаклы элекке туганнарына охшарга мөмкин дигәнне Гайса ишеткәне бар иде. Аның каршында Зөлхиҗәнең дәвамы утырганга шиге калмады.
– Укыйсыңмы, эшлисеңме? – дип сорады, сүзне икенчегә борып.
– Эшләп йөрим. Эштән соң Уфадан автобус белән район үзәгенә килдем, йомыш бар иде.
– Миндә эштән кайтып киләм, кымыз алырга дип кердем.
– Кымыз алмадыгыз шикелле.
– Сезне күргәч, кымыз онытылды, башка вакыт алырмын әле. Гаилә гаилә хәлегез ничек? Гайсаның ире яки егете барлыгын беләсе килде, өметләнә аламы. Бер Зөлхиҗәне югалтты, монсын да югалтасы килмәде, алар юкка гына очрашмады, күрәсең, язмыш шулай кушкандыр.
– Әлегә беркемем дә юк. Бер егет белән йөргән идем, ташлаштык, көндә эчеп килә, мин эчкәннәрне яратмыйм.
– Дөрес эшлисез. Гайса кызның беркеме дә булмавына шатланды. Бу Зөлхиҗәне кулдан ычкындырмаска кирәк дип уйлады. Ул бөтен барлыгы белән Зөлхиҗәгә охшаган, тик бары бу Зөлхиҗә әрсезрәк, заман кешесе икәне күренеп тора.
Гайса Зөлхиҗәнең телефон номерын сорап алды. Туры килгәндә эшкә бергә йөрербез, диде. Кыз риза булды. Шушы көннән башлап алар аралаша башлады.
Егетнең акыллылыгы, тынычлыгы, шаянлыгы кызга ошады, аның янында үзен тыныч тотты, күптәннән аны белгәндәй тоелды. Аның белән очрашуны түземсезлек белән көтте, ләкин сиздермәскә тырышты. Байтак кына очрашсалар да егетнең кочакларга үрелеп бармавы, бер яктан аптыратса, икенче яктан аңа хөрмәте артты. Югыйсә, башка егетләр беренче көнне үк кочакларга, үбәргә үрелеп баручан була.
Бер ай танышып йөргәннән соң, Гайса машинасын урман ягына борды.
– Көз якынлашып килә, урман күргән юк, кереп табигать күреп чыгыйк, – диде. Зөлхиҗә каршы килмәде. Кайбер агачларның яфраклары саргая биреп киткән, чәчкәләр дә соңгы көннәрен кичерә. Көннең аяз булуы гына җәйне хәтерләтә.
– Табигать шундый матур, тик аны күреп йөрергә вакыт кына юк, – диде Зөлхиҗә үкенгәндәй.
– Шулай шул, – диде дә Гайса Зөлхиҗәне кочаклап алды, кызның каршылык күрсәтмәвен аңлагач, күкрәгенә ныграк кысты. Әйтерсең ул элекке Зөлхиҗәне кочаклый, гәүдәнең һәр өлеше аны хәтерләте. Егет онытылып китеп, элеккесен күкрәгенә кыскандай, хискә бирелеп, кызны иркәли башлады. Зөлхиҗә, Зөлхиҗә, мин сине яратам дип, берничә тапкыр кабатлап алды. Шуннан битләрен, иреннәрен үпте. Гайса ярсып китеп кызның тәннәрен тоткалый башлагач, кыз:
– Кайтыйкмы? – диде тыныч кына. Кызның бу сүзе Гайсаны айнытып җибәргәндәй итте.
– Гафу ит, онытылып киткәнмен, – диде үзен көчкә кулга алып. Элеке Зөлхиҗә дип хис итеп кочаклаганы өчен үзен гаепле санады.
Кызга аның кочаклап үбүе ошап китте, ләкин беренче юлга ярап торыр дип туктый белде. Артыгына риза булып торсам кадерем бетәр дип уйлады.
Шул көннән башлап алар туры килгән саен кочаклашып, үбешеп йөрде. Тагын бер ай чамасы йөреп, бер-берсенә ияләшеп беткәч:
– Зөлхиҗә, безнең йортны, әнине күрәсең килмиме? – диде Гайса, аның башында кыз риза булса, өйләнергә дигән уй йөри башлады.
– Әллә шул, – дигән булды Зөлхиҗә, егетнең тәкъдименә эчтән генә куанып. Ул Гайсаны ошатып, күңеленә иң якын кеше итеп кабул итә башлаган иде. Егетнең тәртипле булуы, башкалар кебек рөхсәтсез кереп бармавы йөрәген әсир итте. Мондый егетләр бүгенге көндә бармак белән генә санарлык дип уйлады. Шуңа аның тәкъдименә каршы килмәде, дөньясын барып күрү зыян итмәс диде.
Гайсаларга барып кергәндә Гөлмәдинә йон эрләп утыра иде. Зөлхиҗәне күргәч:
– Балакаем, тагын килдеңме? – диде.
– Әни, бу – Үтәгән кызы Зөлхиҗә, – дип әйтеп әнисенә күз кысып алды. Гайса әни эшне бозып куймасын дип шулай эшләргә мәҗбүр булды. Бәлки, берәй вакыт ул Зөлхиҗә турында сөйләр әле. Ерак әбисе турында белү бәлки, кызның үзенә кызык булыр.
– Шулаймыни, – дип Гөлмәдинә бернәрсә аңламаса да, башка ул турыда сорамады.
– Күрсәтергә алып килдем, Уфада эшләп йөри, ике айдан артык инде безнең танышканга, – диде, Зөлхиҗәгә урын тәкъдим итеп.
– Бик яхшы, кунакка чәй куеп эчер, минем күршегә кереп чыгасым бар иде, – дип чыгып китте.
Гөлмәдинә улының кыз алып кайтканына куанды, аңа кайсы Зөлхиҗә булса да барыбер иде, тик киленле генә буласы килә. Кызларның бер-берсенә охшаш булулары гына бераз гаҗәпләндерде, бер-берсенә шулкадәр охшаганнар булыр икән, дип уйланып, күршесенә атлады.
Гайса белән Зөлхиҗә чәй кайнатып эчтеләр. Өстәлне җыештырып куйгач, диванга утырып фотокарточкалар карарга утырдылар. Гайса үзенең апасының, әтисенең һәм башка туганнарының фотоларын күрсәтеп, аңлатып утырды. Фото карап беткәч, Гайса кызны кочаклап үбә башлады. Бераз үбешкәч:
– Зөлхиҗә, әйдә өйләнешик, мин сине яратам, син дә битараф түгелсең шикелле, – диде.
– Әз йөрдек түгелме? – диде Зөлхиҗә, егетнең иркәләвенә хисләнеп.
– Бер-беребезне ошатсак, йөрәгебездә мәхәббәт булса, ник озак йөрергә?
– Әллә шул, әти-әни нәрсә дияр?
Гайса кызның риза булачагын белгәч, ярсып-ярсып үбә башлап, кофта төймәләрен ычкындырып җибәрде. Кыз да Гайсаны кочаклап алып күкрәгенә кысты, аңа карата сөю хисе барлыгын шулай аңлатырга теләде. Гайса битләреннән үбә-үбә муенына, күкрәгенә күчкәч, кыз кулларын алып егетнең чәчләрен сыйпый башлады. Кызның күкрәгендә миң күргәч, йөрәге жу итеп китте Гайсаның, теге Зөлхиҗәнең дә шунда миңе бар иде, әллә улмы, дигән уй үтте башыннан. Гаҗәпләнүен сиздермичә, Зөлхиҗәне иркәләвен дәвам итте...
Яңа Кыешкы авылы, июнь-август, 2018 ел.
(Автор орфографиясе һәм пунктуациясендә бирелде.)
Читайте нас: