Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 ноябрь 2019, 15:50

Риф Йөзлекбай. Зөлхиҗә (3)

– Мине көтәләр, әти тиз генә кайтырга кушты, – диде Зөлхиҗә, нәрсә әйтергә белми.– Кич уенга чык, соңгы көннәрдә күренмисең.– Авырып тордым, кәефем булмады.Башка сүзем бетте, дигәндәй, кыз атлап китте. Өметбай, бер эләктерәчәкмен, дип, тешен кысып торып калды. Гел генә качып йөри алмассың. Бер үземнеке итсәм, әтиең дә риза булыр дип, үз-үзен юатып, кыз артыннан карап калды.Зөлхиҗә вакытында кайтырга чыгуына сөенде, ышан аңа, башында нинди уй булмас. Абыйсы, урманга, су буена берүзең йөрмә, сак бул. дигән иде. Күрәсең, Өметбайны уйлап әйткәндер.– Мин синең киявең булырга тиеш, Мортаза, ник каршы киләсез? Без начар яшәмибез, байлыгыбыз җитәрлек. Авылны кулда тотып яшәр идек, – дигән иде бер сөйләшкәндә Өметбай.– Бу эшне мин хәл итмим, әти кулында. Мин үзем дә теләгән кызны ала алмыйм, рөхсәт юк, – диде ул, үзен дә уйлап.

12
Мортаза йортына кайтса Гайса да, Зөлхиҗә дә юк. Кереп кымыз эчеп чыкты. Әнисе улының Гайсаны эзләгәнен белеп:
– Кунак, Зөлхиҗә белән бакча артыннан Агыйдел буена киттеләр. Зөлхиҗә су буйларын күрсәтәм дип сөйләнә иде, – диде.
– Күрсәтсен. Мин үзем рөхсәт бирдем Зөлхиҗәгә. Унҗиде яшькә җитте, егетләр белән аралашканы юк. Гайса аңа лаек кеше.
– Кем икәнен яхшылап белмибез, сак булу зыян итмәс, – диде әнисе кызы өчен борчылып.
Алар сөйләшеп торганда читән аша бер малай:
– Мортаза абый, килегез әле, – дип эндәште.
– Әни, борчылма, бар да әйбәт булыр, – дип Мортаза чакырган малай янына килде. – Нәрсә булды?
– Мортаза абый, кичә Яныбай бабай хәрби кешеләр белән сезгә килгән кунак турында сөйләште. Сүзләрен аңлап бетмәсәм дә, солдатлар белән килеп кулга алырга уйлыйлар, шикелле. Әти сезгә әйтергә кушты.
– Рәхмәт хәбәрең өчен, – дип кесәсеннән бакыр акча чыгарып бирде. Малай урам буйлап кулындагы акчага карый-карый йөгерде.
Мортаза тиз генә өенә кереп туганын алып чыкты.
– Туганым, син Зөлхиҗә апаңның кайда икәнен беләсең, тиз генә кайтсыннар. Абый чакыра диярсең, – диде Мортаза. Өйгә кереп бинокльне алып чыгып әнисенә бирде. – Әни, шушы әйберне яшереп куй, беркем күрергә тиеш түгел, – диде. Әтисенең өйдә булмавы да аны борчылдырды, ул өйдә булса сөйләшә белер иде. Әтисенең хәрбиләр арасында танышлары, дуслары бар. Старостадан узып әллә нәрсә эшли алмаслар.
Туганы чакырырга килгәч, Зөлхиҗә нәрсә булды икән дип, борчылып куйды. Туганыннан сораса да ул берни әйтә алмады.
– Гайса, кайтабыз, абый чакыра, күрәсең нәрсәдер булган, – дип авылга ашыктылар.
Тиз арада алар кайтып та җиттеләр. Абыйсын күргәч Зөлхиҗә:
– Абый, нәрсә булды? – дип сорарга ашыкты.
– Әлегә бер нәрсә булмады. Кичәге хәрбиләр белән Яныбай карт сөйләшеп торган, сүз синең турыда барган, – диде Гайсага карап. – Сине билдәләүче кәгазең бармы?
– Юк. Кесәгә документ салып йөрмибез. Шуннан минем кәгазь булса да файдасы булмас. Үзең беләсең, алар барда безнең вакыт белән язылган, – диде Гайса эшнең нәрсәдә торуын аңлап.
– Ансы шулай. Синең монда күренмәвең, хәерле. Алар төштән соң килеп җитәчәкләр.
– Стәрлетамак ерак ара, бүген генә килеп җитә алмаслар, – диде Гайса аларның шуннан киләчәген белеп.
– Аларның хәрбиләре Табында да бар. Табын безгә якын, – диде Мортаза уе белән план корып. – Әти дә өйдә юк, ичмасам.
– Мортаза, син миңа үземнең киемнәремне чыгарып бир әле, шуларны киям, – диде. Мортаза йортка кереп, кунакның киемнәрен алып чыкты, Гайса алачыкка кереп үзенең киемнәрен киеп алды.
– Зөлхиҗә туганым, син әни янына кереп бераз кымыз, капкаларга ризык алып чык. Мин Гайса белән нәрсә эшләргә кирәген уйларбыз, – диде Мортаза. Зөлхиҗә кереп киткәч: – Гайса, синең белән очрашуыма мин бик шатмын, әгәр башка күрешә алмасак, син һәрвакыт күңелемдә булачаксың.
– Үзегезгә рәхмәт, мине зур кунактай кабул иттегез, сыйладыгыз. Хөсәен абыйга, Буранбай муллага рәхмәтемне әйтерсең.
– Хәзер сине Зөлхиҗә карьядан алып чыгып китәр, ул кайда яшеренеп ятырга мөмкин икәнен белә. Ул урын Каран карьясына якын. Хәрбиләр килсә, сине бүген иртә белән чыгып китте диярбез. Алар киткәч туганым аша сезгә хәбәр җибәрермен, – диде.
– Рәхмәт сиңа, Мортаза. Кул бирештеләр.
– Карый торган торбаны биримме?
– Әле кирәкми, азак алырмын.
Зөлхиҗә ашъяулыкка төреп ашамлыклар алып чыкты.
– Әни барында әзерләп бирде, – диде Гайсага аерылышабызда мени дигәндәй моңсу гына карап.
– Туганым, Гайсаны мәгриб урманына алып барырсың, хәрбиләр килеп киткәч, хәбәр җибәрермен. Ул яктан эзләргә кирәген белмәячәкләр. Урам буйлап бармагыз, турыга атлагыз, анда сукмак бар. Зөлхиҗә абыйсының бергә барыгыз дигән сүзенә сөенде.
Яшьләр чыгып китте. Мортаза әнисенә, кунак турында сез бернәрсә дә белмисез, дип әйтеп куйды. Әтисе кайтканчы Буранбай муллага китте.
– Буранбай абый, Янбай карт кичә килгән хәрбиләргә Гайса турында сөйләгән, хәбәр иттеләр. Син дә безнең сүзне сөйләрсең инде, кунак бүген иртән чыгып китте диярсең. Аның кем икәнен әти аңлатыр.
– Ну бу Янбайны, һаман тынычланмый, әтиеңнән үч алырга уйлый, – диде Буранбай, сакалын сыйпап куеп. – Борчылма, ничек сөйләшергә белербез.
– Буранбай абый, мин сиңа ышанам, син әтинең һәрвакыт тугры дусы булдың. Гайса безнең вакытның кешесе түгел, шуңа гына борчылдыра, югыйсә ул югалып калмас иде.
– Мортаза, сорыйм әле, син аның сүзләренә ышанасыңмы?
– Ышанам, безне алдап аңа нәрсә була. Аның үз-үзен тотышы, сөйләше, киемнәре һәм кулындагы әйберләре безнең заманга охшамаган. Шуннан тагын шунысы, Каран карьясына баргач, ерак ата-бабаларын күргәч, күзләренә яшь килде. Кайтканчы моңсуланып кайтты. Кире кайта алырмы, юкмы, билгеле түгел.
– Безнең башка бары да барып та җитмидер, синең ышануың миңа тынычлык бирә. Син яшь кеше, сизенәсеңдер, – диде Буранбай Мортаза белән саубуллашканда.
13
Төш аугач, авылга ат менгән ун хәрби килеп керде. Алар турында Хөсәенгә хәбәр җиткерделәр. Староста аларны урамга чыгып каршы алды. Хөсәен таныш поручикны күргәч сөенеп куйды. Поручик аттан төшеп староста белән кул биреп күреште дә, кесәсеннән кәгазь чыгарып Хөсәенгә сузды. Кәгаздәге приказда, авылдагы чит кешене кулга алып Табынга китерергә, дип язылган иде.
– Ул егет бүген таң белән карьядан чыгып китте, – диде Хөсәен тыныч кына.
– Ул кем иде, нәрсә эшләп йөри? – диде поручик усал булырга тырышып.
– Минем әни ягыннан туган кеше, Мәскәүдә эшли. Уфага килгән дә, безгә кереп чыгарга уйлаган.
– Миңа килеп җиткән хәбәр буенча ул киләчәктән килдем, дип үзен таныштырган.
– Ул шаян кеше, юк-бар сөйли дә ташлый, мин өйрәнеп беткәнмен, – диде Хөсәен үзенең бик уңайлы гына алдый алганына шатланып. – Оныт әле ул егетне, кереп кымыздан авыз итик. Син килеп чыксаң дип күчтәнәчләр дә әзерләп куйган идем. Поручикның йөзенә бераз елмаю чыкты. Үзе белән килгән солдатларга авылны карап чыгарга, Агыйдел буйларын гизәргә кушты да, үзе Хөсәенгә ияреп йортка кереп китте.
Поручик Табын гарнизонындагы иң усал, иң кансызы. Башкорт авылларын яндыру да зур “уңышлар”ы өчен генералдан бүләк алган һәм мактауга лаек булган кеше. Мәчетле авылына да ул солдатлары белән килеп ут төрткән, берничә йорт янып өлгергән. Хөсәеннең сөйләшә белүе генә авылны исән-имин калдыра. Ул куркыныч көннәр әле дә аның хәтерендә. Бер батман бал һәм бер сарык биргәч авыл тынычланып калды, артык килеп борчып йөрмәде. Елына бер-ике килеп поручик күчтәнәч алып киттеп торды. Хөсәен аның кем икәнен, йомшак урынын белгәнгә, сүзне озакка сузмый йортка чакырды. Сый тулы өстәл аларны көтә иде.
– Хөсәен, син миңа ачуланма, мин солдат, приказны үтәргә тиешмен. Җибәрделәр, килдем. Туганың киткән икән, бик яхшы, – диде поручик акланырга теләгәндәй.
– Мин сине аңлыйм. Мин дә бит староста, волост старшинасы әйткәнне тыңлыйм, без буйсынучы кешеләр. Ә энемә килгәндә аның карьяга бер зыяны юк, бер көн кунак булды да китте. Ризыклардан авыз итик, – дип йорт хуҗасы өстәлдәге азыкларны исемләп атап чыкты.
– Сезнең, башкортларның сый-хөрмәте гел яхшы була, башкорт авылларына барсам күңелем булып кайта. Поручик әллә чын күңелдән, әллә Хөсәеннең күңеле булсын дип ашый-ашый мактап утырды. Тамагы туйгач, алдындагы сөлгегә авызын сөртте дә сүзен дәвам итте. – Дөресен генә әйткәндә генерал каты булырга куша, сезнең халык Табын крепостына ничә мәртәбә бәреп керергә тырышты. Шуңа сезнең авылда ят кеше барлыгын белгәч коты очты, тагын баш күтәрергә халык җыеп йөриләрме, дип безне чыгарып җибәрде. Табыгыз, алып килегез ул кешене, диде. Күрәм халык тыныч, эшләп йөри.
– Баш күтәрергә дигән уебыз юк, патша шәрифләренә буйсынабыз, без тугры халык, – диде Хөсәен поручиктан тизрәк котылырга тырышып.
– Дөрес эшлисез. Баш күтәрүегез күпме зыян китерде үзегезгә. Ярый, димәк ул кеше таң белән чыгып киткән. Әгәр дә кире килсә, миңа хәбәр җибәр, үзем күреп сөйләшәсе килә. Поручик Мәскәүдән килгән булса, бер-бер файдасы тимәсме дип уйлады.
Хөсәен әзерләп куйган күчтәнәчләрне поручикка чыгарып бирде. Ансы шатланып атын саклап торучы солдатны чакырып алып аңа сузды.
– Кайткач миңа тапшырырсың, – диде.
– Тыңлыйм, – дип солдат кулына алып китеп барды.
– Корал эшләп ятмыйсыздыр? – дип сорады поручик атына менеп.
– Тимерлекне яндырып киттегез, үзебезгә кирәк тимерне дә бөгә алмыйбыз, – диде Хөсәен ул турыда сүз кузгалтканына ачуы килеп.
– Ярый, ярый ышанам. Тавышын киметә төшеп, җирдә басып торган Хөсәенгә иелеп – Үзегез өчен генә эшләгез, мин белергә тиеш түгел. Авылыгызда хәбәр җибәреп торучы бар, сак бул.
– Мин беләм ул кешене, элекке староста. Төшереп мине куйганга үч саклый. Ул карт инде, яңалыктан курка, шуңа минем эшләгәннәремә каршы килеп маташа.
– Уңышлар сиңа. Көзен килеп китәрмен, – диде поручик сүзнең нәрсә турында барганына ишара ясап.
– Көтеп калам.
Поручик солдат белән нәрсәдер сөйләште дә, Агыйдел ягына киттеләр. Хөсәенгә бу күренеш ошамады. Димәк ышанмыйлар, тикшерәләр дип уйлады. Ихатага кергәч, улын чакырып чыгарды.
– Гайсаны таба алмаслармы? – дип сорады борчылып.
– Тиеш түгелләр, Зөлхиҗә белә кайда яшерергә.
– Зөлхиҗә? Туганыңны ник аның белән чыгарып җибәрдең? Хөсәеннең йөзенә ачу чыкты. – Ничек кенә булса да алар бергә була алмыйлар, типтәрләр белән алыш-биреш эшләргә ярамый, һәркем үз милләтен табарга тиеш.
– Мин Гайсага ышанам. Шуннан ул безнең урманны белми.
– Поручик бик начар кеше, мин аңа да ышанмыйм. Үзеңә алар янына барырга туры килер. Гайса үз ягына чыгып китсә, Зөлхиҗәгә бәйләнүләре бар. Башкорт хатын-кызын күрсә поручикның күзләре зурая, нәрсә уйлаганын яхшы тоям, – диде Хөсәен кызы өчен борчылып.
14
Зөлхиҗә белән Гайса авылны чыгып, урман эченнән байтак кына атладылар. Кыз аны Каран авылы ягыннан агып килгән елганың иң тирән, иң киң урынына алып килде.
– Монда агачлар куе, елгага чукларын асып үскән таллар арасына керсәң беркем таба алмас, – диде Зөлхиҗә бар куркынычлыктан котылгандай шатлык белән.
– Бу елга да моннан акмый, Агыйделгә ерып төшергәннәр, хәзер анда басу, иген чәчәләр, – диде Гайса, елганың күп сулы булуын күреп.
– Синең сөйләгәннәрең дөрес булса, барып күрәсем килә, сезнең заман ничек икән? – диде Зөлхиҗә Гайсага назланып терәлә биреп. – Әйдә, утырып торыйк.
– Белмим, сиңа безнең вакытка бару мөмкин булырмы. Син бу урыннарны танымаячаксың, бөтенләй башка. Алар күперелеп үскән үлән өстенә утырдылар. Кызны Гайса кочагына алды, кыз егеткә сыенды. Күпмедер вакыт сөйләшми һәркем үз уе белән утырды. Егетнең дә, кызның да йөрәкләре бер-беренә сизелерлек итеп типте. Икесе дә моңа чаклы татып карамаган хис-тойгы эчендә йөзә иде. Алар шулай бер-беренә терәлеп утырудан үзләрен бәхетле тойды. Кыз кинәт башын Гайсага борды да:
– Гайса, кызлар белән йөргәнең булдымы? – дип сорап куйды.
– Ничек әйтим, ныклап йөргән кызым булмады.
– Булганнары белән кочаклашып үбештеңме?
– Булды.
– Ә азак?
– Азак өйгә кайтып китәбез, – диде Гайса кызның нәрсәне белергә теләгәнен аңламыйча.
– Сезнең заманда кыз белән егет кочаклашып, үбешеп кенә йөриме?
– Кем ничек, мин артыгын эшләгәнем юк, – диде егет, кызның нәрсә турында сүз алып барганын аңлап.
– Минем әтинең ике хатыны бар, мин беренче хатынының кызы. Әти икенчегә өйләнгәч, мин шатландым, ул минем дусыма әйләнде.
– Бездә ике хатын алырга ярамый, закон кушмый.
– Бәләкәй әнигә егерме биш яшь. Ул миңа әти белән ничек беренче очрашуда ук бергә булуларын сөйләде. Аңа да минем яшь тирәсе булган. Әтиең мине күрергә килгәч, безне алачыкка кертеп җибәрделәр. Кергәч әтиең ишекне бикләп алды да мине әкрен генә кочаклап үбә-үбә бөтен тәнемне сыйпап чыкты, шуннан әкрен генә киемнәремне салдыра башлады. Мин оялам, минем тәннәремә аңа чаклы беркем кагылганы юк иде. Нишлисең мин аның хатыны булырга тиеш, карыша алмыйм, безнең, хатыннарның язмышы шундый. Башта тартынып кыенсынсам да өйрәндем, кич яныма килгәнен көтеп ятам. Минем тәннәрем иркәләүгә мохтаҗ икән. Карьяда ошатып йөргән егетем бар иде, ул малсыз, мине бервакытта да аңа бирмәячәкләр. Әтиең миңа ошады, матур, көчле, дәртле, дип сөйли дә, мине тоткалый башлый, үзе көлә. Кияүгә чыккач белерсең әле ди. Мин ничек була икән дип күз алдына китерергә тырышам. Зөлхиҗә сөйләгәндә Гайсаның кулларын үзенең күкрәгенә куйды. – Шулай ит, миңа рәхәт була.
– Яшь әниең кайсы авылныкы? – дип сорады Гайса кызның уйларын башка юнәлешкә борырга теләп.
– Морза дигән карьяның старостасы кызы. Ул карья белән аралашалар, шунда танышкан.
– Авылыгызда ике хатынлы тагын кем бар?
– Янбай карт, ул өчне алды. Беренче хатыны бәбәйләгәндә үлеп киткән, кызы калды. Элек ул староста булган, әтине бик яратмый, минем эшне алдың ди. Әтине волостан килеп куеп киттеләр... Иркәлә мине, минем сөеләсем килә. Яшь әни әти белән йоклаганын сөйләгәндә тәнем буйлап рәхәтлек үтә, чак түзеп утырам. Мин сине ошаттым, күңелемә якын иттем, шуңа синнән сөелеп каласым килә.
– Кияүгә чыгасың бар, кочаклап үбә алам, артыгы ярамый.
– Мине Үтәгән карьясының баена кияүгә бирергә уйлыйлар, мин аны бер күрдем, үзе олы, юан, ошатмадым. Шуңа синең белән булсам да үкенмим.
Зөлхиҗә Гайсаны кочаклап үзе үбә башлады. Колагына:
– Мин синеке, синеке, – дип пышылдады. Гайсаның тәне буйлап кайнар кан йөгерде. Кызны дәртләнеп китеп кочаклап үбә башлады. Күлмәк төймәләрен өстән ычкындыруы уңайсыз булганга, астан җыерып өскә күтәрде дә, кызның ап-ак тәннәрен үбеп чыкты. Кыз ыңгыраша биреп, егетнең башын сыйпады. Шулчак Гайсаның башына Мортазаның, мин сиңа ышанам, сеңлемә зыян китермәссең, дигән сүзләре яңгырады.
– Ярамый, Зөлхиҗә ярамый, абыеңа сүз бирдем, – дип чак-чак әйтте, үзен көчкә тыеп. Үз вакытына кайтып китсә берни булмаганын белсә дә, биргән сүзенә хыянәт итмәскә уйлады. Киләчәктәге кешеләр яман кеше икән дип уйламасыннар.
Зөлхиҗә аның сүзләрен әллә ишетмәде, һаман үзенекен эшли бирде, егетнең күлмәген күтәрә биреп, куллары белән тәнен сыйпады. Кызның кулы тәненә тигәч, Гайса нәрсә булса шул булыр дип кызның эчке киемнәрен салдыра гына башлаган иде, ерактан рус телендә кеше тавышлары ишетелеп калды. Тавыш килсә дә алар тиз генә үз асылларына кайта алмый интектеләр.
– Солдатлар шикелле, русча сөйләшәләр, – диде Гайса сикереп торып.
– Безне эзлиләр, – диде Зөлхиҗә, тиз генә киемнәрен рәтләп.
– Безгә бергә булырга ярамый, димәк шулай кирәк. Без ике заман кешеләре, бу мөмкин булмаган эштер, – диде Гайса күлмәген рәтләп. Зөлхиҗәне кулыннан тартып торгызды. Кесәсеннән телефонын чыгарып аңа сузды. – Сиңа миннән бер бүләк булсын. Хәрбиләргә күрсәтмә, тартып алырлар. Шуннан нинди төймәләргә басып эшләтеп булганын тиз генә аңлатып бирде.
Тавыш якынайганнан якынайды. Гайса үзе өчен түгел Зөлхиҗә өчен курыкты. Солдатлар булса аларга ышаныч юк, алар минем кебек ярамый дип тормаслар.
– Зөлхиҗә, син кач, бу урынны яхшы беләсең, – диде дә кочаклап үпте.
– Мин сине сагыначакмын, тагын кайчан киләсең? – диде. Кызның күзләрендә яшь күренде.
– Очрашырга язса, бәлки очрашырбыз. Барсы өчен дә рәхмәтлемен сиңа.
– Көтәчәкмен, сиңа чаклы беркем белән дә бергә булмаячакмын, – диде Зөлхиҗә Гайсаның муенына асылынып. – Менә моннан йөзеп чыксаң алар сине тота алмаячаклар, бик тирән.
Гайса суга сикерде. Шулчак берсе:
– Әнә, кемдер теге якка чыгып бара, – дип кычкырды. Ат менгән солдатлар мылтыкларын алып атырга уйлаганар иде поручик:
– Атмагыз, кем икәнен белмибез, әнә тегеннән, сай урыннан каршы чыгыйк, – диде.
Зөлхиҗә агачларның куе урынына кереп, үләннәр арасына посты. Башка кеше күренмәгәч, солдатлар кире киттеләр. Бераздан, икенче яктан Мортаза агачлар арасыннан чыгып:
– Зөлхиҗә туганым, – дип эндәште. Абыйсының тавышын ишеткәч кыз шатланып качкан урыныннан чыкты да абыйсын кочаклап алды.
– Китте, – диде күз яшьләре белән елап. – Мин аны яратам абый, яратам.
– Тынычлан туганым, үз вакытына кайтмаса, кире килер, – дип Мортаза туганын юатты. – Ул сиңа тимәдеме?
– Юк. Ул бик әйбәт. Мин үзем аңа сыендым, ә ул ярамый, абыеңа сүз бирдем, диде.
Мортаза Гайса йөзеп чыккан суга карап торды да, туганын җитәкләп авылына таба атлады. Аңа да Гайса киткәч күңелсез булып калгандай тоелды. Бер тәүлек кенә бергә булсалар да, аңа ияләшеп өлгергән иде.
15
Гайса елганы йөзеп чыккач, артына борылып Зөлхиҗәне карады, ул күренмәде. Солдатлар тотсалар кычкырыр иде дип уйлады. Кайсы якка атларга белми бераз юеш киеменә карап торды. Елганың бу ягына чыккач ул ушына килгәндәй булып китте. Мин төш күрдемме, әллә чынлап үткәндә булдыммы дигән сорау килде башына. Ул бит сыер эзләргә дип чыгып киткән иде. Күпме вакыт үтте икән? Әнисе улын югалткандыр инде. Шулай уйланып торганда җир өстенә яшькелт томан төште. Ул яңадан берни күренми торган томан эчендә калды. Бер урында басып тору ярамас дип, атлый башлады. Атлаган саен томан сирәгәйде, соңырак бөтенләй юкка чыкты. Гайса үз күзенә үзе ышанмый баскан урынында катып калды. Ул басу эчендә басып тора иде. Урман кая булды? Артына борылып елгага күз салмакчы итте, бернинди елга күренми. Эзләп ары китте. Менә шунда елга булырга тиеш иде. Әле генә йөзеп чыкты. Зөлхиҗә кул болгап, ярның теге ягында калды. Ул шунда гына үз вакытына кайтканын аңлый башлады, шулай булса да ул үткәннән аерыласы килмәде. Зөлхиҗә, Зөлхиҗә син миңа ошый идең, хәзер нәрсә эшләрмен?
Юеш киемнәре әллә ни арада кибә дә башлаган. Кесәсенә кулын тыгып телефонын эзләде. Телефонын Зөлхиҗәгә бүләк иткәне исенә төште. Биноклен дә анда калдырды. Әйберләрен калдырганына ул бер дә үкенмәде, бер истәлек булсын, мине искә төшереп торсын дип уйлады.
Тирә-якка күз салды, кояш офыктан күтәрелеп килә, димәк таң ата. Җизнәле ягына карады, урман да, авыл да юк, бары басу гына. Гайса үзе белән булганны бер-бер артлы күз алдына китерергә тырышты. Очрашкан кешеләрнең исемнәрен кабатлап чыкты Буранбай, Хөсәен, Мортаза, Зөлхиҗә... Зөлхиҗә дигәч күңелсез булып китте. Аның белән аңа рәхәт иде. Саф күңелле кызны ничек онытырга? Аның тәнен сыйпаган кулларына карап алды. Юк, тимәде, кыз риза булуын белдерсә дә үзен кулда тота белде. Киләчәкнең үткәннәргә кагылырга хакы юк, үткәнне инде берничек үзгәртә дә, яңалык та кертә алмыйбыз. Гайсаның бу тормышка төгәл каравы, күп күңелсезлекләрдән алып калды. Күңеле төбендә сизелер-сизелмәс кенә үкенү ятса да, үзенең Зөлхиҗәгә кагылмавын дөрес дип кабул итте.
Якында гына торган каен агачлары янына атлап, үзенең томан эчендә калган урынына килде. Тегеләй-болай басып тапанып торган аяк эзләренә озак кына карап торды. Аяк эзләре, тапалган үләннәр шул килеш тора, күрәсең аңардан башка беркем дә үтмәгән, тапамаган. Каенга терәлеп уйга батты. 1785 елны яңадан күз алдына китерде, барда хәтерендә ачык булып саклана. Димәк, ул шул вакытта чынлап барып чыккан, шулай булмаса кайдан барын белә алыр иде. Биноклен Хөсәенгә, телефонын Зөлхиҗәгә, хәтта кесәсендәге җизнәсе бүләк иткән пәкесен Әбделмәҗит бабасына бүләк итте түгелме? Шулай булгач барда чын барлыкта булган. Ул бары шуны гына аңлый алмый, ни өчен аны үткәнгә кайтардылар? Авылның үткәне белән кызыксынгангамы, Рәшит абыйсы белән Кәримә апасының сөйләгәннәренә бик ышанмагангамы? Ничек кенә булса да үзенең үткәндә булып кайтуын нәрсәдер белән булса да бәйле булуын аңлый. Тик нәрсә белән?
Гайса башындагы уйларын тәртипкә салырга тырышты. Зөлхиҗәнең матур йөзе күз алдына килде. Ул аны көтәдер, бер кич белән ярты көнне бергә үткәргән кешенең кинәт кенә юкка чыгуын аңлый алмый интегәдер кебек тоелды. Гайса иң кадерле әйберен югалткан кешедәй хис итте үзен. Үткән белән әлеге тормышын берничек бергә бәйли алмады. Үткәндә булган вакыт аның күңеленә шундый якын булып тоела, яңадан анда китә алса барыр кебек. Ләкин бу мөмкин булмас хәлдер, килешергә генә кала.
Гайса атлап килгән сукмак белән өскә, үз вакытына атлады. Бераз баргач, артына борылып җәелеп яткан басуга күз салды. Кайчандыр монда куе урман булып, күп сулы елга агып яткан, ә тегендәрәк бер урамлы гына Мәчетле авылы, шул авылда дусым Мортаза һәм күңелемә хуш килгән Зөлхиҗә калды, дип уйлап куйды. Аның уйларын бүлеп якында гына яткан асфальт юлдан гөҗләп машиналар үтеп китте. Кемнәрдер эшкә ашыга. Гайса да ашыгып авылына атлады.
16
– Абый, Гайса елганы чыгып өлгерде микән? Хәрбиләр тотмадымы икән? Елга буена барып карыйк әле, – дип сөйләнеп атлады Зөлхиҗә. Мортаза туганының ялынуына озак түзә алмады, кире борылып елга буена килделәр.
– Гайса, Гайса, син кайда? – дип эндәшсә дә Мортаза, аңа җавап бирүче булмады. – Күрәсең үз вакытына кайткандыр.
– Хәрбиләр тоткан булса. Зөлхиҗә яр буеннан тегеләй-болай йөгереп егетне эзләде. Берничә мәртәбә чакырып та карады. Җавап бирүче булмагач, күзләренә яшь килде.
– Борчылма туганым, килер ул, – диде Мортаза. Гайса үз вакытына кайтып китеп башка килмәячәген белсә дә, шулай диде. Аңа туганын ничек булса да тынычландырырга кирәк иде. – Әйдә, тизрәк карьяга кайтыйк, әти борчылып торадыр, синең арттан ул мине җибәрде.
Зөлхиҗә елганың теге ягына карап алды да абыйсы артыннан иярде. Кесәсендәге Гайса бүләк иткән телефонны чыгарып абыйсына күрсәтте.
– Абый, миңа Гайса менә нәрсә бүләк итте, ядкәр булсын диде. Менә монда бассаң сүрәт чыга. Зөлхиҗә төймәләргә баскалап алды.
– Син моны беркемгә дә күрсәтмә, үзең белән генә йөрет, – диде Мортаза телефонны кулына алып әйләндергәләп карагач, туганына кире биреп.
– Әтигә дәме?
– Әтигә дә. Ул синең бүләк, сакла. Бәлки, ул әйбер сезне яңадан очраштырыр. Мортаза үзе дә могҗизага ышанып шулай диде.
– Ярый, – диде Зөлхиҗә телефонны итәген күтәреп, эчке кесәгә салып куйды.
Алар авылга кайтканчы башка сөйләшмәделәр. Ихатага килеп кергәч, Хөсәен өйдән ашыгып килеп чыкты да:
– Бар да әйбәтме? – дип сорады.
– Әйбәт. Гайса елганың теге ягына чыгып өлгерде. Хәрбиләр каршысына чыгабыз дип киттеләр. Калганын белмим. Ул үз вакытына китсә берсе дә тота алмаячак.
Зөлхиҗә башын иеп алачыкка кереп китте. Аның артыннан Хөсәен белән Мортаза карап калдылар.
– Гайсаны күңеленә якын иткән, кайгыра, – диде Мортаза әтисенә.
– Кияүгә бирергә кирәк. Алдагы җомгага Үтәгәнгә барырга торам, белешеп кайтырмын. Ә ул егет безнең кеше түгел.
– Йөрәк ансын сорамый шул, – диде Мортаза уйга бирелеп. Ул туганын Гайса белән очраштырганга үкенеп тә куйды, оныта алмый газапланса?
– Поручик минем янга килеп китте. Елга аша бер кеше йөзеп чыкты, азак юк булды ди дип сөйләде. Ул аны кем икәнен белә алмаган. Гайса иртән чыгып китте дигән сүз көчендә кала.
– Мин аңладым. Капкалап алам да җәйләүгә барып киләм. Кичә бер сыер аягын авырттырган иде, ничек икән, – диде дә Мортаза өйгә кереп китте.
Зөлхиҗә һәрвакыт Гайсаны уйлады. Аның белән бергә үткәргән вакытларны кабат-кабат исен төшерде. Тәнендә аның кулларын тойгандай хис итте. Ул барына да риза иде, тик егете генә артыгын эшләргә ашыкмады. Шушы артыгын эшләмәү аны тагын да көчлерәк хисләнергә этәрде. Башка берәү булса, файдаланып калырга тырышыр иде. Төшләрендә Гайсаны күреп саташты. Кайдадыр чакыргандай итеп тә күреп калды. Кесәсеннән ул биргән телефонны алып озак итеп карап утырды. Төймәләргә баскаласа да, башка бернәрсә дә күренмәде. Батареясе утырган иде, ләкин кыз аны белмәде. Гайса белән булганны яшь әнисенә сөйлисе килсә дә, базнат итмәде, әтисенә сөйләр дип курыкты.
Мортаза туганын кичке уенга чакырып караса да, Зөлхиҗә чыкмады. Юк-бар сәбәп табып торып калды. Мортаза туганының Гайсаны уйлап яшәвенә йөрәге янды, ярдәм итәсе килде, тик ярдәм итү юлын гына белми. Үз вакытына кайтып киткән егетне ул ничек таба ала? Бары аларны бер могҗиза гына очраштырачак, тик кайчан булыр? Мортазаның Үтәгән авылының баена икенче хатынлыкка кияүгә бирәсе килми, булачак җизнәсен ошатмый ул. Әтисенең көчләп туганын кияүгә бирүенә ул каршы, ләкин бернәрсә дә эшли алмый, бу гореф-гадәт буыннан-буынга күчеп килә. Фәкыйрләргә, байлыклары булмаганнарга гына бу тәртип кагылмый, алар ничек тели шулай өйләнә, кияүгә чыга. Бу турыда Мортазаның әтисе белән сөйләшкәне дә булды.
– Әти, мин үзем теләгән кызга өйләнә аламмы? – дип сорап куйган иде.
– Юк. Син минем улым, мин табып биргәнгә өйләнәчәксең. Синең ошатып йөргән кызың фәкыйрь булса, бу минем өчен кимсетү булачак. Без бары үз тиңебез белән генә кавыша алабыз, бу байлык китмәсен өчен кирәк. Башка бу турыда сорашма, – дип әйтте Хөсәен улына. Шушы урында аларның бу сөйләшүләре өзелде, Мортаза башка ул турыда сүз кузгалтырга базнат итмәде. Ул авыл тимерчесенең кызын ошатып йөри иде. Аның чибәрлеге бер аны гына түгел, авыл егетләренең ушын ала. Ул кыз әнисенә охшаган, ә әнисе читтән килен булып төшкән диләр. Миңнулла тимерче һөнәренә кайдадыр читкә өйрәнергә барганда алып кайткан икән дигән сүз йөри. Ул хатынның сөйләшүе дә аларның сөйләшенә охшамаган.
Мортаза ул кызны уеннан соң бер-ике озатып та куйды. Кыз аның озатуына каршы килде.
– Мортаза абый, син мине озатма, без барыбер бергә була алмаячакбыз, әтиең мине алдыртмаячак, вакытыңны әрәм итмә. Син озаткач башка егетләр мине озатырга кыймый, мине кияүсез калдырасың килмәсә башка килмә, – дип ялынып әйткән иде. Мортаза кызның сүзенә каршы бернәрсә әйтми борылып кайтып китте. Һәм башка ул кызны озатмады, язмышына буйсынырга булды. Әтисенә каршы килү мәгънәсез булуын белә, шуңа кызның йөрәгенә ут салмаска булды. Зөлхиҗә туганы әнә ничек газаплана. Кызлар күңелен ир-ат аңлап бетә алмый.
Бер-ике көн үткәч, Мортаза туганын алачыгыннан чакырып чыгарды да, үзенең алачыгына керүен сорады. Кыз шатланып, Гайсадан хәбәр бармы әллә дип абыйсы янына ашыкты. Ишектән килеп керү белән:
– Гайсадан хәбәр бармы әллә? – дип сорады.
– Туганым, утыр әле, сөйләшәсе бар, – диде сәкедән урын күрсәтеп. Хатын-кызларга ир-атлар янында утырырга ярамаганын белгәнгә, абыйсының бу тәкъдименә аптырап китте. – Утыр, утыр мин рөхсәт бирәм.
– Нинди хәбәрең бар, яхшымы, яманмы? – диде Зөлхиҗә түземсезләнеп.
– Бу җомга әти Үтәгәнгә бара, шунда сине кияүгә бирү турында сөйләшеп кайтырга исәбе.
– Юк, – дип Зөлхиҗә елап җибәрде. – Мин чыкмыйм, кирәкми.
– Аңлыйм сине, шуңа сөйләшергә чакырдым. Гайсаның әйбере үзең беләнме?
– Әйе, – диде кыз күз яшьләрен сөртеп, алъяпкыч кесәсеннән телефонны чыгарып күрсәтеп. – Тик нигәдер башка яктырмый.
– Гайса кояш баеганда сезнең вакытка килеп чыктым дигән иде, әгәр теләсәң, бүген кояш баеганда аның килеп чыккан урынга барып карыйк, бәлки, син ул якка үтеп китә алырсың. Моны беркем белергә тиеш түгел. Өстеңә матур киемнәреңне киярсең, уңайлы гына вакытын табып мәгриб урманына юлланырбыз.
Зөлхиҗә шундый сөенде, сикереп торып абыйсының битеннән үбеп алды.
– Рәхмәт абый, рәхмәт, – дип канатланып алачыктан чыкты.
17
Зөлхиҗә кич булганын зур түземсезлек белән көтте. Вакыт тиз үтсен өчен эшләргә тиеш булмаган эшләрне эшләде, бу күренешкә яшь әнисе гаҗәпләнде.
– Зөлхиҗә, нәрсә булды синең белән? – дип сорап куйды.
– Берни булмады, тик торасым килми, мин зур бит инде, – дигән булды, елмаеп карап.
– Әтиең белеп калса, безгә сүз булачак, син эшләргә тиеш түгел.
– Син әйтмә, әйтмәсәң кайдан белсен.
– Мин әйтмәм, син минем дусым.
– Дуслар бер-берсен сатмаска тиеш, – диде дә сандыгын ачып үзенең яраткан күлмәген алды. Бу күлмәкне ул бәйрәм көннәрдә генә кия.
– Әллә бүген бәйрәм? – дип сорады яшь әнисе.
– Уенга киеп чыгам әле, күпме ятарга була сандыкта. Әти Стәрлегә барсам матуррагын алып кайтам дигән иде, – диде кыз үзе дә сизмәстән. Яшь әнисе башка сорашмады. Ул үзе дә кияүгә чыкканчы күлмәкләрен алмашлап кия торган иде, яшьлек шулай инде дип уйлап куйды.
Зөлхиҗә бакча артыннан таныш сукмактан чыгып, Гайса белән бергә булган агач төбенә барып утырып уйга батты. Һавага карап егете белән очраштыруны сорады, үтенде. Телефонны кулына алып озак карап торды, шуннан тиз генә тирә-ягына каранып алды да кесәсенә салып куйды. Берәрсе күреп калмасын тагын, кая күрсәт әле, дия башлар. Бераз уйга бирелеп утыргач, сикереп торды да кайтыр якка атлады. Бакча артларына кереп килгәндә артыннан кемнеңдер эндәшкәненә туктап калды. Борылып караса, Өметбай басып тора.
– Бераз сөйләшеп йөрсәкме дигән идем, – диде мөләем булырга тырышып.
– Мине көтәләр, әти тиз генә кайтырга кушты, – диде Зөлхиҗә, нәрсә әйтергә белми.
– Кич уенга чык, соңгы көннәрдә күренмисең.
– Авырып тордым, кәефем булмады.
Башка сүзем бетте, дигәндәй, кыз атлап китте. Өметбай, бер эләктерәчәкмен, дип, тешен кысып торып калды. Гел генә качып йөри алмассың. Бер үземнеке итсәм, әтиең дә риза булыр дип, үз-үзен юатып, кыз артыннан карап калды.
Зөлхиҗә вакытында кайтырга чыгуына сөенде, ышан аңа, башында нинди уй булмас. Абыйсы, урманга, су буена берүзең йөрмә, сак бул. дигән иде. Күрәсең, Өметбайны уйлап әйткәндер.
– Мин синең киявең булырга тиеш, Мортаза, ник каршы киләсез? Без начар яшәмибез, байлыгыбыз җитәрлек. Авылны кулда тотып яшәр идек, – дигән иде бер сөйләшкәндә Өметбай.
– Бу эшне мин хәл итмим, әти кулында. Мин үзем дә теләгән кызны ала алмыйм, рөхсәт юк, – диде ул, үзен дә уйлап.
– Бу гореф-гадәткә каршы килик, һәркем ошатканына өйләнсен, – диде Өметбай, ярсып.
– Бүген генә үзгәртә алмабыз инде, дин дә каршы, әтиләр дә.
– Син дә картлар сүзе сөйлисең, – дип Өметбай, кул селтәп, атлап китте. Аның артыннан Мортаза, ярамаслык егет түгел дә бит, әти ни өчендер каршы, дип уйлап калды.
Зөлхиҗәгә көн озакка сузылган кебек тоелды. Кич җиткерә алмый газапланды. Абый гына кире булмаса ярар иде дип борчылды. Туганын Гайсалар вакытына җибәрсә башка күрә дә алмаска мөмкин. Шуны уйлап кире булуы бар. Абыйсы һаман җәйләүдән кайтмый. Беркөнне, бүреләр шашты, җәйләүгә һөҗүм итә башладылар, дип сөйләп торганын Зөлхиҗә ишетеп калган иде. Көтүчеләр белән бергә саклап торадыр, күрәсең. Бүреләр сыер көтүенә һөҗүм итеп бармасалар да, сарыклар көтүенә еш кына һөҗүм итәләр икән.
Зөлхиҗә, Гайса янына барып чыксам, ул мине көтмәгән булса, нәрсә булыр, сөенерме, юкмы? Ник килдең димәсме? Шушы уйлар башына килгәч, бераз борчылып куйды. Күп уйламаска булды. Уйлаган саен аның башына әллә нинди уйлар килде. Нәрсә булса, шул булыр.
Мортаза җәйләүдән кайтканда кояш офыкка якыная башлаган иде. Тиз генә юынып, ашап алды да, туганына эндәште.
– Туганым, син уенга чыгасыңмы? – дип сораган булды.
– Барам, – диде Зөлхиҗә түземсезләнеп көткәнен әнисенә сиздермәскә тырышып. Алачыктан чыгып барганда яшь әнисенә арттан чык әле дип ишара ясады. Ансы шундук аның артыннан иярде.
– Әйтер сүзең бармы? – дип сорады, тышка чыккач.
– Мин соң кайтсам, йә икенче көнне, әтигә әйтерсең, курыкмасын, мине эзләмәсен.
– Кая барасың?
– Мин кая бара алам инде, болай гына әйтәм, – диде Зөлхиҗә дусын кочаклап.
Абыйсы белән чыгып киткәнен күргәч кенә тынычлана төште яшь әнисе. Шулай да, ник алай дип әйтте әле дип уйланып калды.
Мортаза туганын Гайсаны очраткан урынга алып китте. Елга аша чыктылар да кояш баешына таба атладылар.
– Без аны шушында очраттык, күрәсең ул шушы сукмактан килеп чыккандыр, башка юл юк монда, – диде Мортаза тирә-якка каранып. – Алда томан күренә, Гайса да томан эченә кердем дип сөйләгән иде.
– Мин бер үзем генә атлыйм, алайса. Абый, рәхмәт сиңа. Шулай да кайтып китмә, бераз көтеп торырсың, – диде кыз сукмак белән юлын дәвам итеп, томан эченә кереп югалды.
Мортаза мин нәрсә эшлим ул, әти-әнигә ничек җавап бирермен дигән уй белән туганының артыннан карап калды. Туганы томан арасына кереп югалгач, караңгы төшә башлаганчы урынында басып торды. Берничә мәртәбә кычкырып карады, ул атлаган сукмактан барды, ләкин беркемне очратмады, томан да юк иде. Ярый да ул Гайса вакытына китә алса, ә китә алмаса, бүреләрнең азган чагы. Мортазаның шушы уйдан соң маңгае тирләп чыкты. Нәрсә булса да кычкырыр иде дип уйлап үзен тынычландырды.
18
Зөлхиҗә куе томан эчендә калгач, куркып китте, аның бервакытта да мондый куе томан эчендә калганы булмады. Бернәрсә дә күренми, бары аяк астындагы үләннәр генә бераз күзенә чалына. Ничек килгән шулай юлын дәвам итте. Атлаган саен томан бераз таралгандай булды. Кызда курку хисе калмады, башындагы уйлары алып ташлагандай тоелды. Томан бөтенләй юкка чыккач, гаҗәпләнеп калды. Башына килгән беренче уе, мин кайда? булды. Әле генә янында булган урман юкка чыккан, ачык урында басып торуын аңлады. Мин Гайсалар вакытындамы? Ул аңа бу урманнар, елгалар юк дип сөйләгән иде. Артына борылып карады, кайда авыл? Ул үзенең зур аклан урында басып торуыннан куркып китте. Кая барырга белмәде. Каран авылы кайсы якта икән? Ул чыгып киткәндә кояш баеп бара иде, әле киресенчә кояш офык сызыгыннан күтәрелеп килә. Алдында зур каен агачларын күреп калды, шунда атлады. Ә монсы нинди урман? Зөлхиҗәнең әтисе белән атта Үтәгән авылына барганы бар, мондый агачларны күрмәде. Алда ниндидер гөҗләгән тавыш ишетәч, куркып үләнгә ятты. Тавыш әкренләп тынгач кына торып атлады. Бу машина тавышы иде, ләкин кыз ул турыда бернәрсә дә белми.
Каен агачлары яныннан өскә таба атлады. Кесәсеннән телефонны чыгарып, мине Гайса белән очраштыр, дип сөйләнеп алды. Кулындагы бәләкәй генә әйбер очраштыру көченә иядер дип уйлады. Ул шулай телефонга карап сөйләнеп торганда, бер апа килеп чыкты. Зөлхиҗәне күргәч, аптырап китте. Нишләп таң белән ялгызы басу да йөри? Кем бу? Өстендә милли башкорт киеме. Машинадан ташлап киттеләрме икән? Соңгы елларда андый хәлләрне дә ишеткәне бар аның. Зөлхиҗә апа кешене күргәч, сөенде, күңеленә рәхәт булып китте.
– Син кем? Таң белән нишләп йөрисең? Сыер эзлисеңме? – диде хатын берничә сорау биреп, кызга гаҗәпләнеп карап. Ләкин кызның киемнәре сыер эзләгән кешегә ошамаган.
– Зөлхиҗә булам.
– Прибельский мәдәният йортына смотрга килгән идең мени? Хатын аның киеменә карап шулай диде. Юкса, кем таң белән басу уртасында милли киемдә йөри?! Хатынның сүзләрен кыз аңламады, шуңа нәрсә дип җавап бирергә белмәде.
– Белмим, – дип кенә әйтә алды.
– Кайсы авылдан, яшәгән урының? Хатын сүзне шуннан башларга булды.
– Мәчетле карьясыннан.
– Мәчетле районыннан? Хатын кызга баштан-аяк тагын карап чыкты да, аңлашылды дигәндәй бер нәтиҗәгә килде. Димәк, Мәчетле районыннан смотрга килгән, сөйләшүе дә безнекенә охшамаган, күрәсең йә чыгып китеп адашкан, йә ташлап киткәннәр. – Җырладыңмы, биедеңме?
– Кичке уенга бармадым, томан эченә кереп киттем дә, монда килеп чыктым. 2015 сәнәдән Гайса исемле егет безгә килгән иде, аны эзлим. Хатын бөтенләй гаҗәпләнде, көчле наркотик биргәннәр, саташа, яңгылыша дигән уй үтте башыннан.
– Ул, Гайса кайсы авылдан иде?
– Караннан. Миңа ядкәр итеп менә шушы әйберне калдырып китте. Зөлхиҗә кулындагы телефонны хатынга бирде.
– Телефон була бу. Төймәләренә баскалап карады. Эшләмәгәч кызга кире бирде. Телефон эшләсә кемнеке икәнен белә алыр иде.
– Караннан дисең инде? Мин шул авылдан, таныш булыйк Сания апаң булам. Сания кызны монда калдырып китәргә ярамый дип, үзенә ияртеп авылына атлады. Сыеры кайтыр әле, беркая китмәс.
Алар каен агачлары яныннан атлап, асфальт юлга килеп чыктылар. Асфальтны күреп Зөлхиҗә аптырады, иелеп кулы белән тотып карады. Сания кызның бу кыланышын берничек тә аңлый алмады. Күрәсең алар районында асфальт юллар юктыр, безгә яңы салдылар, Уфага якын торсак та дип, уйлап куйды. Шулвакыт арттан машина килгәнен күреп кыз Сания апасын кочаклап алды.
– Нәрсә бу?
– Машина. Әллә машина күргәнең юк?
– Юк. Нәрсә ул машина?
– Син кайдан килеп чыктың, машинаны да белмәгәч?
– 1785 сәнәдән.
– Ансы тагын нәрсә була?
Сания белән Зөлхиҗә күпме сөйләшсәләр дә бер-берсен аңлый алмый интектеләр. Санияның башында бары бер уй бөтерелде, наркотиктан айный алмый, кызны харап иткәннәр.
– Әти-әниең бармы?
– Бар. Әтинең наме Хөсәен, әнинеке Алмабикә. Әтинең икенче яшь зәүҗәсе бар, аның наме Зөләйхә. Ул минем дусым.
Ике хатын белән яшәрлек булгач, урман эчендәге төпкел авылда яшәп яталардыр, закон аларга барып җитешә алмыйдыр, бәхетле ирләр бар бит ул дип уйлап куйды Сания, кызның сөйләгәннәренә гаҗәп итеп. Авылда ике Гайса бар, берсе өйләнгән ике бала әтисе, икенчесе турында сүз барадыр, ул каядыр йөреп эшли, шунда танышкандыр.
– Менә Каран авылы.
– Мин белгән Каран мондый түгел. Зөлхиҗә зур, матур, буялган, бизәлгән йортларны күреп сүзсез калды. – Анда ике урам, урман эчендә утыра. Әти белән Мәвлет старшинага кереп чыккан бар.
Авылга кергәч, Сания белән атлап килгән милли киемдәге кызны күреп, көтү куучылар аптырап аларга карады. Арадан берсе:
– Сания, кайдан таптың бу чибәркәйне, киленең дияр идем, улың бәләкәй әле.
– Гайсаның кызы, аларга китеп барам. Таңачарлык буеннан килеп чыкты, үзем дә аңлап бетә алмыйм. Миңа юк-бар сорау бирмәгез, – диде ачулана биреп. Авыл халкы шулай инде бер яңалыкны ишетеп калса төпченеп сораша башлыйлар, барында белеп бетермичә туктамыйлар. Кайбер кысыксынучыларга, Уфадан килгән артист, якын туганым, дип әйтте, әйдә уйлансыннар.
Гайсалар яшәп яткан урамга кергәч, көтүгә сыерын алып китеп барган Гөлмәдинәгә Сания:
– Гөлмәдинә җиңги, саумы, Гайса өйдәме? – дип сорады.
– Улым өйдә, таң белән эштән кайтып хәл ала, йомышың бармы? Сания янындагы сәер кызны күргәч, монсы кем була икән? дип уйлап куйды. Улы, төннәрен Зөлхиҗә дип саташа, әллә ул килгән?
– Йомыш бар иде, – диде дә Сания сүз куермасын дип атлап китте.
Кызны киртәдә калдырып Сания үзе өйгә керде. Өй ишеген шакыды, эчтән, керегез, дигән тавыш ишетелгәч, ишекне ачып йортка үтте. Гайса чит кеше барлыгын белгәч, сикереп торып өстенә киенеп алды.
– Үтеп кит, Сания апа, – диде.
– Гайса, борчып йөргәнем өчен гафу ит, йомышым бик җитди, – диде сүзне ничек башларга белми.
– Кыенсынма сөйлә, Сания апа.
– Мәчетле районыннан Зөлхиҗә исемле кызны беләсеңме?
– Беләм. Гайсаның йөзенә шатлык чыкты. – Син кайдан беләсең ул турыда, – дип сорау бирергә ашыкты.
– Белсәң, ул тышта, сине көтә.
Гайса ишектән аткан уктай атылып тышка чыкты. Зөлхиҗәне күргәч, нәрсә эшләргә белми бертын катып торды, шуннан:
– Зөлхиҗә, килдеңме? Мин сине көттем, көндә Таңачарлык буена бардым, – дип кызны кочаклап алды.
– Мин сине сагындым, син киткәннән бирле сине генә уйлыйм, Монда килергә Мортаза абыем ярдәм итте, – диде. Кызның күзләреннән яшь бәреп чыкты.
– Сания апа, зур рәхмәт сиңа, азак барында аңлатырмын.
Сания кочаклашып торган яшьләргә сокланып карап торды да, капкага атлады.
19
– Син хәзер ышандыңмы инде, минем нинди вакытта яшәп ятуыма? – диде Гайса кызны өйгә алып кергәч. Тиз генә чәйнүгенә су салып газга кайнарга куйды. Зөлхиҗә өйнең эченә, егетнең өйдән генә су агызып салып, ут кабызуына аптырап карап утырды. Аның өчен болар баш җитмәслек яңалык иде.
– Мин кая килеп чыкканымны аңламыйм, бу оҗмахмы? – диде Зөлхиҗә тирә-якка күз салып. Ул үзләренең яшәп ятулары белән уртаклык таба алмый интекте. Киләчәкнең шундый зур үзгәреш алуына ышанмады. Кесәсеннән телефонны чыгарып егеткә сузды. – Яктырмый.
– Телефонымны саклагансың, рәхмәт. Яктырмаса, хәзер зарядкага куябыз, – дип Зөлхиҗәдән алды. – Мин үз вакытыма килеп чыккач, күңелсез булып китте, сине уйладым. Сине дә үзем белән алып китәсе булган икән дидем.
– Сине хәрбиләр күрдеме?
– Юк. Елганы йөзеп чыккач, минем алда томан барлыкка килде һәм мин үз вакытымда торам. Әле генә шунда елга иде, елганың теге ягында Зөлхиҗә калды дип эзләп тә карадым. Елга да, урман да, син дә юк идең.
– Мине абый эзләп килгән иде, әти җибәргән...
– Килергә булгансың, мин шундый шат, Зөлхиҗә. Гайса кызны кочаклап үбеп алды. – Безне язмыш юкка гына очраштырмагандыр.
– Бу җомга әти Үтәгәнгә барып мине кияүгә бирү турында сөйләшергә тиеш, мин качтым.
– Арыгансыңдыр, әйдә юынып ал да, чәй эчәрбез. Гайса кызны юынгыч янына алып килеп кранны ничек ачарга икәнен күрсәтте. Элгечтә торган тастымалны күрсәтте. Гайса кызның бу тормыш турында бернәрсә дә белмәгәнен, аңламаганын белеп, күрсәтеп йөрде. Сызгырган чәйнүген сүндереп, чәй салды. Сызгырган чәйнүк тавышына кыз курыкты, ике кулы белән битен каплады.
– Нинди тавыш? – диде.
– Курыкма, чәнүк кайнап чыккач шулай тавыш бирә. Әкренләп барына да өйрәнерсең. Кызны өстәл янындагы утыргычка утыртты да, алдына чәшке белән чәй куйды.
– Бу нәрсә? – диде кыз кызгылт сыекчага карап.
– Чәй, без иртән чәй эчәбез, сөт салыргамы?
– Чәйне әтиләр генә кунак килгәндә эчә, безгә бик сирәк эләгә.
– Бездә чәй күп. Барын да күрсәтермен, үзең аңларсың. Йә эчеп кара, эссе булса сөт кушам. Менә шикәр, кабып кара әле.
Зөлхиҗә чәйне кабып карады да Гайсага карап елмаеп куйды. Шикәрне авызына алгач, татлы, бал кебек дип уйлап куйды. Кымыз, буза эчеп өйрәнгән кызга бу яңа ризыклар хуш килдеме, егет белә алмады, кыз да бер сүз әйтмәде.
Яшьләр сөйләшеп чәй эчеп утырганда Гөлмәдинә сыерын көтүгә куып кайтып керде. Гайса әнисен күргәч:
– Әни, бездә кунак бар, Зөлхиҗә килгән, – диде сөенеп.
– Зөлхиҗә?
– Әйе, мин сиңа сөйләгән идем бит, үткән вакытта булып кайттым, шунда бер кыз белән таныштым дип, ул синең каршыда утыра. – Зөлхиҗә, таныш бул, минем әни.
Зөлхиҗә өстәл артыннан торып Гөлмәдинә алдына килеп баш иде.
– Мин бик шатмын, тик хәерлегә булсын, үткәннән киләчәккә килеп булгач. Гөлмәдинә кызны кочаклап аркасыннан какты. – Рәхим ит, безнең тормышка. Улым, кызны чәй белән генә сыйлама, йомырка пешерергә булган.
Гөлмәдинә кулын юып алды да, табага сытып йомырка пешереп алды. Зөлхиҗә аның һәр хәрәкәтен карап утырды.
– Аша кызым, төшкә аш пешерермен, тавык итеннән, – дип сөйләнде Гөлмәдинә, өендә кыз утырганга эчтән генә куанып.
Ашагач, Гайса кызны киртәгә алып чыкты, абзарны, мунчаны, бәдрәфне күрсәтте. Азак яшелчә-җимеш бакчасына алып керде. Ихатада төрле яшелчә-җимешләрнең үсеп утыруына кыз гаҗәпләнде.
– Болар барда урманда үсә, шуннан барып җыябыз, – диде, җир җиләгеннән авыз иткәч. Помидор белән кыярны күргәч, болар нәрсә дип аптырап сорады. Кызның андый яшелчәләрне ашап караганы түгел, күргәне дә юк. Гайса барысының да исемнәрен әйтеп, күрсәтеп чыкты. Аларның күбесенең чит илдән китерүләрен әйтте. Кыз аның сөйләгәннәрен аңлап бетмәсә дә, ризалык белдереп тыңлап йөрде. Беренче көнне үк күп мәглүмат бирергә ярамас дип, кызны өйгә алып керде.
– Әни, Зөлхиҗәгә апаның ярарлык күлмәкләрен кидерергә кирәк, бу киемнәре белән авылда йөрсә аңламаслар, – диде Гайса. Гөлмәдинә шифаньерны ачып берничә күлмәк алып бирде.
– Яраганын сайлап ки, – диде кызга. Кыз ни өчен шулай кирәген аңламады.
– Минем күлмәген ярамыймы? – дип сорады.
– Ярый, ләкин безнең вакытта мондый киемнәрне сәхнәдә, бәйрәмнәрдә генә кияләр, көндәлек тормышта түгел, – диде Гайса.
(Дәвамы бар.)
(Автор орфографиясе һәм пунктуациясе сакланды.)
Читайте нас: