Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 ноябрь 2019, 16:00

Риф Йөзлекбай. Зөлхиҗә. Дәвамы (2)

Алар яңадан ышыкка килеп утырдылар. Кыз егеткә сыенды. Гайса үләнгә сузылып ятты, Зөлхиҗә, зәңгәр күккә карап, аның күкрәгенә башын салды. Гайса кызны кочаклап алды. Кыз каршылык күрсәтмәде.

... – Бер елны көчле су килде, Агыйдел ярыннан чыгып карьяга чаклы килеп җитте. Шуннан соң, Морзада яшәп яткан әти ягыннан туганнар күчеп килергә чакырган иде, – дип сүзгә кушылды Буранбай.

– Буранбай, кунакны сыйларга кирәк, мин аш әзерләргә кушып киттем, безгә барамыз. Йортыма берничә сүрә укырсың, – диде дә торып ишеккә атлады. Аягына галушын элеп чыгып китте.

– Гайса, син утырып тор, мин тәһарәт алып керим, – дип утлык яныннан комган алып тышка чыгып китте.

Буранбай чыгып киткәч, Гайса өй эченә күз салды. Өйнең үлчәме артык зур түгел, ике сәке, сандык, утыргычлар. Аларда түшәкләр, мендәрләр. Идәнгә палас, киез салынган. Өйнең урта төшендә утлык, кышын өйне җылытыр өчендер инде. Бер сәкедә юрганнар, мендәрләр матур итеп тезелеп куелган, өстенә кулдан чигелгән сөлгеләр белән ябылган. Почмакларга тастымаллар элеп куелган. Беръяк стенада югән, ияр, камыт, дилгебә, тире савытта ук-җәя, кылыч эленгән. Күрәсең, болары Буранбайның кирәк-ярагыдыр, дип уйлап куйды Гайса. Өй эчендә пөхтәлек күзгә ташлана. Телефонын алып, өй эчен фотога төшереп алды. Телефонның батареясе утырмаса ярар иде дип борчылды, чөнки ул күргәннәрен фотога төшерергә уйлап тора. Сакланырмы, юкмы, анысы билгеле түгел.

5

Хөсәеннең йорты да, ихатасы да зур. Киртәсендә агачтан буралган, алачыкка охшаган ике бина, читәннән үрелеп салынган абзар бар. Гайсаның гаҗәпләнеп ихатаны күзәткәнен күргән Мортаза таныштыра башлады.

– Монсы абзар, кыш маллар, кош-кортлар шунда тора, бусы келәт, анда иген саклана, игенне күп үстермибез, монда җир аз, монысы алачык, хатын-кыз шунда ашарга пешерә, икенче алачыкта без, балалар йоклап йөрибез Әнә тегендәрәк мунчабыз бар, яртылаш җиргә чокып эшләнгән. Авылда Буранбайда һәм бездә генә мунча бар. Кышын авыл халкы алмашлап ягып керә. Җәй көне елгада, Агыйделдә юыналар.

– Абый, керегез, сезне көтәләр, – дип бер малай өйдән чыгып эндәште аларга.

Мортаза белән Гайса өй янында торган агач савыттагы су белән алмашлап кулларын юып сөрттеләр дә, өйгә керделәр. Гайса аяк киемен сала башлагач, йорт хуҗасы:

– Бездә кунаклар аяк киемен салмыйлар, – диде. Гайсаны чакырып үзе янына утыртты. – Мортаза син дә утыр. Мортаза түргә түгел ишек ягына утырды. Барда утырып беткәч, Буранбайга эндәште.

– Буранбай, йортыбызга иминлек теләп бер-ике сүрә укырсың, шуннан аш-судан авыз итәрбез, – диде йорт хуҗасы.

Буранбай ашыкмый гына Коръән сүрәләренең берничәсеннән аятьләр укыды. Гайса булгангамы, һәр сүзне җиренә җиткереп, төгәл итеп укырга тырышты. Укып беткәч, йорт хуҗасы өйдәге кешеләргә сәдака таратып чыкты. Сәдака дигәне кулъяулыкларга охшаган бәләкәй чүпрәк кисәкләре иде. Биргән сәдакаларга амин тоткач, хуҗа аш китерергә кушты.

Ишек төбендәге чаршау артыннан ике хатын-кыз чыгып, агач табак белән ике урынга ит чыгарып куйды, соңрак зур булмаган агач кәсәләр белән шурпа чыгардылар. Иң беренче Буранбайга, азак өй хуҗасына, өченче булып Гайсага бирелде. Хатыннарның берсе кырык яшьләр тирәсендә булса, икенчесе егерме биш яшьтән узмас. Өстәлгә ризык куеп беткәч хатыннар юк булды.

– Әйдәгез, иттән авыз итик, – диде Хөсәен, үзе бер кисәк ит алып ашый да башлады. Өстәлдә Гайса белмәгән ят ризыклар да бар иде. – Ашагыз, менә монысы корот, монсы катык, теләсәгез шурпага салып ашарга мөмкин. Беркем бер сүз әйтми ашадылар. Ашап туйгач, сөлгегә кулларын сөртеп чыктылар. Хуҗалар нәрсә эшли, Гайса да алар артыннан кабатлады. Хуҗа, тагын телгә килеп:

– Буза эчәсеңме, кымызмы? – дип сорады Гайсадан. Аның бузаны да, кымызны да эчеп караганы бар иде. – Улым, кунакка икесен дә салып бир. Мортаза чүлмәкләрдән, агач кәсәнең берсенә кымыз, икенчесенә буза салып Гайса алдына куйды. Гайса, авыз итмәсәм ярамас дип, икесен эчеп карады.

– Бездә дә кымыз, буза эшләп саталар, ләкин алар сезнеке кебек түгел, бу бик яхшы, – диде Гайса, эчемлекләрне мактап.

– Хатыннар һәм бәләкәй улым, сез чыгып торыгыз, – диде. Хатыннар чаршау артыннан чыгып, өстәл артында утырган малайны алып өйдән чыктылар. Хатыны икәү микәнни дип уйлап куйды Гайса. – Үзегезнең заман турында сөйлә әле. Сезнең караш белән без дөрес яшибезме? Безне ничек искә алалар, хаталарыбыз нәрсәдә?

– Минем китап буенча белүем генә, берничә мәртәбә җир өчен, үзегезнең хокугыгыз өчен баш күтәреп, милләтегезне киметүгә, изүгә дучар иткәнсез. Ул чакта бәлки, башка чарасы булмагандыр. Күпме авыллар яндырылган...

– Ул турыда үзебез дә уйланабыз.

– Дин сакланамы, муллалар бармы? – дип сорады Буранбай.

– Саклана. Төрле вакытлар булган. Сугышка чаклы авылыбызда ике мәчет булган, манараларын төшереп берсен мәктәп, икенчесен клуб иткәннәр. Дөньялар үзгәрде яңадан мәчет салынды.

– Мәктәп, клуб нәрсә була ул? – диде Хөсәен.

– Сез аңлар өчен сүзне якыннанрак башларга кирәктер. 1812 елда илебезгә французлар бәреп керәчәк, 1861 елда крестьяннар ирекле булачак, беркемгә буйсынмаячаклар.

– Ул чакта без нәрсә эшләргә тиеш булабыз? – дип әйтеп куйды Хөсәен.

– Җае табыла. 1914 елда беренче Бөтендөнья сугышы башлана, Германия сугыш башлый, 1917 елда революция була, патша бәреп төшерелә, Совет власте килә. Дингә каршы сугыш башлана, дин әһелләрен себергә куалар. 1941 елда тагын фашистик Германия безгә бәреп керә. 1991 елда Совет власте бетерелеп, илебез капиталистик илгә әверелә. Менә шуннан соң дин яңадан күтәрелә башлый. Авыл-шәһәрләрдә мәчетләр салына. Мәктәп – балалар укый торган урын, сезнең вакытта мәдрәсә дип аталырга тиеш, клуб – анда җыеннар, төрле уеннар, концертлар, күңел ачулар үткәрелә. Сезгә әлбәттә, боларны аңлау авыр, ләкин киләчәкнең ничек булачагын белү зыян булмас.

Гайса сөйләүдән туктагач, өстәл артында утыручылар, бер сүз әйтә алмый, уйга баттылар.

– Гайса, курай моңын куй әле, өйрәнәсем килә, – диде Мортаза һәм курай алып килде. Гайса телефонын чыгарып көй уйнатырга басты. Моны күргән Хөсәеннең күзе шардай булды. Буранбай белән Мортаза бер күргән булганга бик аптырамадылар.

– Нәрсә бу, нәрсә бу? – дип гаҗәпләнеп кат-кат сорады Хөсәен. Көйне туктаткач, Мортаза әле генә яңгыраган көйне тартып җибәрде. Уйнаудан туктагач, Гайса Мортазага:

– Тиз оттың көйне, – диде.

– Бу нәрсә була? – дип сорады гаҗәпләнүен тыя алмый Хөсәен.

– Без телефон, дибез. Ерак авылдамы, шәһәрдәме яшәгән кеше белән сөйләшә алабыз. Телефон барлыкка килгәнче берничә гасыр үтәчәк.

– Син, Алла тарафыннан җибәрелгән фәрештәдер, шулай булмаса боларны кайдан беләсең.

– Коръәндә: “Фәрештәләр халык янына төшеп, өйрәтеп йөрер” диелгән, – диде Буранбай сүзгә кушылып.

– Мин – гади кеше, бары киләчәктән генә сезнең янга килеп чыктым. Вакыт белән вакыт арасында күчеп йөрүне без дә әлегә аңлата алмыйбыз. Мин сезнең янда озак калырга тиеш түгелмен.

– Кайту юлын беләсеңме?

– Юк. Белүемчә килгән юлга барырга тиеш буламдыр.

Гайсаның сүзенә ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр. Алар өчен аның сөйләгәне бер әкият кебек кенә тоела. Шулай булса да кулындагы телефоны, бинокле аптырашта калдыра. Кем була бу? Стәрлетамактан җибәрелгән кешеме? Нинди максат белән монда килгән? Баш күтәрүгә әзерләнү әзерләнмәүне белергә йөриләрме? Мәскәүдән үк килгәнме? Киеменә, кулындагы әйберләренә караганда ерактан килүчегә ошаган. Кайдан безнеңчә сөйләшә белә? Ерактан килүчеләр безнеңчә аңламый да, сөйләшми дә, бары рус телендә генә сөйләшәләр. Өстәл артында утыручыларны шушы сораулар борчыды. Гайса белән сак булуны алар яхшы белә. Шуңа бик теләсәләр дә каты бәрелергә кыймыйлар. Кем белә урман артында карательләре көтеп торуы бар.

– Укый-яза беләсеңме? – дип сорап куйды Хөсәен озак кына уйга батып утырганнан соң.

– Беләм. Мәктәптә укыттылар, – диде Гайса. Аларның нәрсә уйлаганнарын ул сизенә иде. Үзләрен тыныч тотсалар да, бераз курка төште. Аларның үзе кебек уйламаганын белә, законнары үзләре беләндер.

– Улым, китер әле Коръән китабын, – диде Хөсәен Мортазага. – Бир әле кунакка, укысын.

Гайса калын гына китапны кулына саклык белән генә алып битен ачты.

– Бу китапта гәрәпчә язылган, мин укый алмыйм. Безне гәрәпчә укытмадылар. Безнең тел сезнекеннән күпкә аерыла. Мин сезнең күп сүзләрегезне аңламыйм да. Шулай булса да авыл мулласында мондый китапны күргәнем бар. Нәнәй өйрәткән берничә сүрә беләм, укыйммы? – дип сорады да аларның ризалыгын да алмый укый башлады:

– Әгузу билләһи минәш-шайтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахманир-рахим! Әлхәмдү лилләһи Раббилгаләмин. Әррахманиррахим. Мәлики йәүмиддин. Иййәкә нәгъбуду вә иййәкә-нәстгыйн. Иһдинәс-сыйраталь-мөстәкыйм. Сыйраталләзинә әнгамтә галәйһим, гайрил-мәгдуби галәйһим вә ләддаааллин. Әмин.

"Фатиха" сүрәсен ишетеп, йорт хуҗалары бөтенләй телсез калды. Аның гади генә кеше түгеллегенә инандылар. Кадерле кунакны Хөсәен үзендә алып калырга теләп:

– Буранбай, олуг кунак миндә калыр, әйдәгез аш-суга амин тотыйк, – диде. Амин тоткач Буранбай:

– Кунакка үзебезнең көнкүрешебезне күрсәтик. Белеп-күреп китсен, – диде.

– Ул эшне улыма, Мортазага кушармын.

Тышка чыккач, Гайса биноклен алып Хөсәенгә карарга бирде. Ансы ерактагы урманны якында гына күргәч: “Әстәгәфирулла”, – дип куйды. Үз күзенә үзе ышанмады. Буранбай бөтенләй телсез калды.

– Мал карарга яхшы икән, – диде Хөсәен.

– Теләсәгез, сезгә бүләк итәм.

– Юк, юк сездән алырга ярамый, – диде Хөсәен, Гайсага биноклен биреп.

– Ярый, сездән киткәндә калдырып китәрмен әле, – диде Гайса бинокльне муенына элеп.

Урамда егетләр белән сөйләшеп торган улына эндәште:

– Мортаза улым, кил безнең янга.

Мортаза тиз генә әтисе янына килде. – Бу егет – безнең кадерле кунак, син аңа авылны, җәйләүне һәм кичке уенны күрсәтерсең. Өстенә үзеңнең киемнәреңне кидер, болай йөрмәсен, ул синнән аерылырга тиеш түгел, – диде.

– Ярый, – дип баш иеп ризалыгын белдерде Мортаза.

6

– Сыбай йөргәнең бармы, ат менеп? – дип сорады Мортаза Гайсадан.

– Күрше дә яшәгән, конюх булып эшләгән абый бераз өйрәткән иде, онытылмаса.

– Сине үзебезнең җирләрембез белән таныштырырга иде.

– Мин риза.

Мортаза ике ат алып килде. Атлар Гайса белгән атларга охшамаган, тәбәнәкләр, муенындагы чәчләре озын иде. Мортаза берсен Гайсага тоттырды да:

– Таныша тор, – диде.

Гайса атның муеннарын сыйпады, ялын кулы белән тарады. Ат башта пошкырып башын тартса да, азак, буйсынырга ризалыгын белдереп, башын чайкап алды. Гайсаны иснәде, нәрсәдер белергә теләде.

– Менеп кара әле, мәрдәнәң бармы? – диде Мортаза, атның йөгәненнән тотып торып.

Гайса өзәңгегә басып атка сикереп менеп алды. Ат дуламады, яңа хуҗаны үз итте. Гайсаны гаҗәпләндергәне шул булды: атның йөгәне дә, ияре дә көмеш һәм асылташлар белән бизәлгән иде. Аларны тоткалап, сыйпап карады, матур бизәгәннәр дип, уйлап куйды.

Авыл урамыннан атларны атлатып кына чыктылар. Балачагалар аларны озатып калды. Авылны чыккач урман эчендәге юлдан атларны югыртып бардылар һәм зур елга буена килеп чыктылар. Гайсаның ат башында күптән йөргәне булмаганга аңа бу йөрү газап тоелды. Бөтен гәүдәсе селкенеп килү йончытты. Ләкин үзенең газаплануын Мортазага сиздермәскә тырышты. Елга буена җиткәч атыннан төште, бераз аякларын яздырырга теләде. Елгага күрсәтеп:

– Нинди елга? – диде.

– Идел.

– Идел? Агыйдел инде, алайса. Киң икән!

Гайса Агыйделне күреп сокланды, ул белгән Агыйдел мондый түгел. Балачагында су керергә күпме барды икән? Урам малайлары белән җәйнең эссе көннәрендә Агыйдел буена йөгерделәр. Су керү, комда кызыну, көймә дә, паром да йөрүләре әле дә хәтерендә матур хәтирә булып саклана.

– Каран карьясына барамбыз? – диде Мортаза. Гайсаның чынлап Каран авылыннан килгәнен белергә теләү иде. Әтисе юлга чыгар алдыннан улын чакырып алды да:

– Кунактан сак бул! Каранга алып бар, шунда беленер аның кем икәнлеге. Ул шуннан килгән булыр, нәрсәдер белергә тиеш, – диде

– Барыйк, – диде ул. Гайса өчен үзенең авылын күрү зур шатлык булачак. 1785 елда нинди булды икән?

Агыйдел буендагы юлдан атларны атлатып кына бардылар. Тирә-як урманлык. Җизнәле урманы шушыдыр инде дип уйлады Гайса. Күпмедер баргач, яр буенда ниндидер кешеләр очрады, атлы кешеләрне күрү белән башларын иделәр. Аларны узып киткәч, Гайса:

– Ни өчен алар безгә баш иде? – дип сорады.

– Мин – олуг кеше, староста углы, алар безнең карья адәмнәре, балык тоталар, – диде Мортаза гаҗәпләнми генә.

Гайса Агыйдел буеннан барганын белсә дә, үзе белгән Агыйдел дип танымады, бөтенләй башка урын кебек тоелды. Биек агачлы урман аша кояш баешына таба бара башлагач, бер елганы кисеп чыктылар. Бу бит Каран елгасы булырга тиеш, ул элек шуннан агып Җизнәлегә чыккан. Рим абыйсының авыл тарихы китабын укыганга сөенеп куйды. Әгәр укымаса кайдан белер иде? Тау үренәрәк күтәрелә башлагач, ферма буендагы урыннан барабыз шикелле дип фикер йөртеп алды. Мортазага ул турыда сөйләп тормады.

– Тиздән Каран карьясына җитәмбез, – диде Мортаза.

– Минем заманда бу урында йортлар булырга, юл.., – сүзен әйтеп бетә алмады, киң генә арбалы ат үткән юлга килеп чыктылар.

– Безләр дар-диарга, Сат карьясына шушы юл барадыр. Арырак Сартлар яшидер, – диде Мортаза.

– Барган юлда тирән чокыр бармы? – дип сорады Гайса Таңачарлык чокырын уйлап.

– Бар. Беләмбез, ләкин тирән түгел.

– Исеме ничек?

– Белмим, наме юк.

– Без Таңачарлык дибез. Шул урыннан астарак сезнең вакытка килеп чыктым. Ансын үзең дә беләсең.

Ат юлы белән бераз баргач, Зур булмаган авылга килеп чыктылар. Салам, камыш, үлән белән ябылган бәләкәй генә йортларны күреп Гайса аптырап китте.

– Каран шушымы? – диде.

– Әйе. Танымыйсың әллә?

– Юк. Безнең авыл зур, йортлар да мондый түгел. Авыл уртасыннан елга үтәргә тиеш, шунда барыйк әле.

Елга буена барсалар Гайса тагын гаҗәпкә калды. Ул белгән чокыр юк дәрәҗәсендә, елга өстән булмаса да, әз генә чокыр эченнән ага. Язгы көчле су елга буен агызган дигән сүз дөрес икән дип уйлады. Телефонын чыгарып фотога төшереп алды. Елганың алар килгән ягында ике генә урам бар, барлыгы утыз-кырык йорттан артмас. Гайса үзе яшәгән урам урынын таба алмады, тирә-як урман булу комачаулык итте.

Шулвакыт алар янына ике ир килде, баш иеп исәнлек сорашкач:

– Ни йомыш белән килдегез, Мортаза шәриф? – диде берсе.

– Кунакны таныштырып йөрим, карьягызыңны күрәсе килде, – диде Мортаза аттан төшеп, аларга кул бирде. Гайса да аттан төшкәч, исәнләште дә:

– Сез нинди милләттән? – дип сорады ирләрдән.

– Типтәр буламбыздыр, – диде урта яшьләрдәге сакал мыеклысы. – Намем Мәвлит.

– Авылның старостасымы?

– Әйе, старшинасы. Сезләрне кемнәр дип әйтим? Мортазаны беләмбездер.

– Мин Стәрлетамактан буламын. Солтангулов Җитемәк аның улы Әбделмәҗит исемле булырга тиеш, алар яшиме авылыгызда? Гайса үзенең шушы авылдан һәм 21 гасырдан килүен әйтмәде, барыбер аңламаслар дип уйлады.

– Яши. Алар кирәкме?

– Күреп киткәндә яхшы булыр иде.

Мәвлит аларны ияртеп елга буендагы урамга алып килде. Урам зур түгел, урам очыннан өченче йорт каршына килеп туктадылар. Килгәннәрне күреп йорттан бер ир һәм берничә ир бала килеп чыкты. Гайса аларны фотога төшереп алды. Аның нәрсә эшләгәнен аңламадылар шикелле.

– Җитемәк абзый, кунаклар сине сорашты, – диде исәнлек-саулык сорашкач.

– Әбделмәҗит өйдәме? – диде Гайса Җитемәккә кул биреп күрешкәннән соң.

– Улым, кил, сине сорашалар, – диде ул, ишек төбендә тезелешеп басып торган балаларның берсенә эндәшеп. Ир корына кереп барган егет нәрсә булды икән дип алар янына килде. Гайса аны кочаклап алды, азак Җитемәкне кочаклады. Кесәсендә йөргән пәкесен алып, ачып-ябып күрсәтте дә Әбделмәҗиткә бирде.

– Истәлеккә, ядкәр булсын, – диде. Әбделмәҗит пәкене кулына алып әйләндереп-әйләндереп карады, йөзенә шатлык чыкты. Аның янына йөгереп туганнары килде. Йорт хуҗалары берни аңламый аптырашта калдылар.

– Әтиегез Солтанбәкме? – дип сорады Гайса Җитемәккә карап, күз яшьләрен сөртеп. Ерак бабаларын күргәч аның күңеле тулды, күз яшьләре үзеннән-үзе бәреп чыкты.

– Әйе. Сез кайдан беләмсез? Гайса бу сорауга җавап бирмәде. авыл халкының шәҗәрәләрен язып бирүче Хөрмәтулла абый дөрес язган икән дип уйлады. Шәҗәрәсен яздырып алганга, ерак бабаларының исемнәрен белгәнгә тагын сөенеп куйды.

– Бәхетле тормыш сезгә, сау булыгыз, – диде дә атлап китте. Җитемәк балалары белән, кем булды бу дип, гаҗәпләнеп, кунаклар артыннан карап калды.

– Олуг кунаклар, әйдәгез кымыздан авыз итеп китәреңсез, – диде Мәвлит дигәне бераз атлагач.

– Рәхмәт, без ашыгамбыз, – диде Мортаза.

– Хөсәен шәрифкә сәламемне җиткереңез, – диде дә башын ия биреп артка чигенде.

Кузгалып бераз баргач Мортаза:

– Бу якта Үтәгән карьясы бар, волост старшинасы шунда яши, – диде кулы белән көнъяккарак күрсәтеп.

– Беләм. Безнең заманда бу урманнар юк, авыл белән авыл кушылып бара.

Башка бер сүз әйтми Гайса байтак кына уйга батып барды. Үзенең ерак бабаларын күреп аңа кыен да, рәхәт тә булып китте. Авылның шулкадәр үзгәреш алуына гаҗәпләнде. Сөйләшүләре дә башкачарак. Шулай булса да аңлашып була. Авылны чыгып барганда Мортазага карады да:

– Әле күргән кешеләр минем ерак бабаларым була, – диде.

7

Егетләр ат менеп чыгып киткәч, Хөсәен тиз генә авылның картларын, аксакалларын җыеп алды. Бар да җыелып утырышып алгач, Хөсәен:

– Җәмәгать, безнең карьямыбызда ят адәм бар, без аны хөрмәт белән кунак иттек, ул үзен Караннан килдем, ләкин әлеге вакыттан түгел киләчәктән ди. Сезне киңәшләшергә җыйдым. Андый хәл мөмкинме? Бар да бер тавыштан, мөмкин түгел, диде.

– Ашыкмыйк җәмәгать, аның сөйләве һәм күрсәткән әйберләре буенча, шулай ук кигән киемнәре уйландыра. Кулындагы бәләкәй генә бер әйбер курай моңын сузып җибәрде. Сөйләше, үз-үзен тотышы безнекенчә түгел. Шулай булса да ул безнең турыда, киләчәк турында барын да белә. Иң гаҗәпләндергәне, фатиха сүрәсен бик яхшы белә, безгә укып ишеттерде.

– Шымчыдыр, юк итү хәерле булыр, бәд адәмдер, хибескә озату кирәктер. Ул безнең яшьләрембезне боза, аңардан котылсак кына тыныч яшәрбез, Хөсәен, син ят кешеләр җыеп үзеңнең баһаңны төшерәсең, зыян килмәсең үзеңә дә, авылга да, – диде һәрвакыт кырыс хәбәр җиткерүче һәм үз фикерен алга сөрүче, авылның иң олы кешесе Яныбай карт. Үзенең кәҗә сакалын кат-кат сыйпап, нурсыз күзләрен кыса биреп, җыелганнарга карап чыгып. Аның карашында, минем сүземә кем каршы булыр икән, дигәне сизелеп тора.

– Караннан дидеңме әле, Хөсәен шәриф, шулай булса ул андагыларны белергә тиеш, – дип сүзгә кушылды мыкты гәүдәле, зур башлы, сытылырга торган кызыл битле алтмыш-җитмеш яшьләрдәге ир.

– Улым белән Каранга киттеләр, кайткач улым барын да сөйләр. Тагын нинди фикерләрегез бар? – диде Хөсәен җыелганнарга карап.

– Ул кеше кайдан һәм нинди уй белән килгән булса да, сабырлы булу кирәк, бер-ике көн яшәсен, безнең куркырлык бер начарлыгыбыз да юк. Моңаен, корал эшләп ятмыйлармы, баш күтәрергә әзерләнмиләрме дип карап йөридер. Аны юк итеп өстебезгә гөнаһ алмау хәерле. Әгәр дә югарыдан җибәрелгән булса, таптырачаклар, ул чакта ничек җавап бирербез?! – дип кырт кисеп әйтте Хөсәеннең бертуган энесе Асылбай. Ул белә авылдагы барлык эшләргә абыйсы җавап бирәчәген, ә җәза бирергә утырган картлар читтә калачак.

– Аллаһы Тәгаләбез, динебез үзебезнең кешене харап итәргә кушмый. Ул мөселман, шулай булмаса фатиха сүрәсен белә алмас иде. Мәрхәмәтле булыйк. Хөсәен син сәрүәр, синең фикерең хөрмәткә лаек. Беренче минем янга килде, аралаштык, бер яман эш күрмәдем. Аның кайдан килүе мөһим түгел, без кунакчыллык күрсәтергә тиешбездер, – диде җыелганнарның фикерен тыңлаганнан соң Буранбай.

– Җәмәгать, кайдандыр килгән, нинди уй белән килгән кешене үз күреп үзебезгә начарлык булмасын. Һәркем үз фикерен әйтергә тиештер. Әһле басыйрат булуы да уйландыра, димәк бик ерактан килгәндер, начар уй белән йөридер. Карьябызны бер яндырып киттеләр, кем әйтер тагын кабатланмас, – дип Яныбай карт җыелганнарның күңеленә шом салып куйды.

Җыелганнар бертын сүзсез калып, уйга баттылар. Моңа чаклы аларның авылына мондый ят кешенең килеп чыкканы булмаганга, нәрсә эшләргә, аны кем дип әйтергә белмәделәр. Гайсаның киләчәктән килдем, Караннан килдем дип гел кабатлавы да шик тудыра төште. Соңгы сүзне Хөсәен әйтергә тиешлеген барда белә, шуңа аңа карап, нәрсә әйтер икән дип утыра бирделәр.

– Мин ул егетне бәд кешедер дип уйламыйм, кулындагы әйберләре раз булса да, аның ихлас булуы, үзен гади тотуы миңа ошады. Сабыр итик, улым белән йөреп кайтсыннар, ул нәрсә әйтә, шуннан карар чыгарырбыз. Әлегә кымыздан авыз итик. Кымыз чыгарыгыз, – дип боерык бирде.

Хатыннарың берсе йөгертеп диярлек җыелганнарның алларына агач кәсәләр куеп чыкты, икенчесе зур чүлмәк белән кымыз китерде. Һәркем иҗау белән кәсәсенә кымыз салып эчә башлады. Шулвакыт өй ишеге ачылып китеп, аннан Мортаза белән Гайса килеп керде. Аксакалларны күреп Мортаза зур ихласлык белән исәнләште, аны күреп Гайса да аларча сәлам бирде.

– Йә улым, ничек йөреп кайттыңгыз? Кайларда булдыңыз? – дип, берничә сорау биреп алды Хөсәен.

– Идел буйларын буйладык, Каран карьясына бардык. Сезләргә Мәвлет старшина сәләмен җиткерергә кушты.

– Сәламәт булсын. Кунак карьясын таныдымы?

– Үзе сөйләр, – диде Мортаза Гайсага карап. Гайса бу сорауга үзе җавап бирергә тора иде. Картларның ни өчен җыелганын сизенә. Юкка җыелмаганнар, аның кем булуын белергә телиләрдер.

– Каран авылы, мин белгән авылга ошамаган. Мин яшәгән авылда йортлар да, авыл да зур. Шулай булса да минем үткәнне, ата-бабаларымның исемнәрен белүем ярдәм итте. Мәвлет Мусинны старшина икәнен белә идем, аны күрдек. Аңардан үземнең бабаларымны сораштым, алып баруын үтендем. Җитемәк бабамны, аның улы Әбделмәҗитне күрдем, ул минем алтынчы буын бабам була. Җитемәк бабамнан әтиең Солтанбәк исемлеме дип сорадым, ул әйе диде. Әгәр дә мин ул авылныкы булмасам, кайдан белер идем бабамнарның исемен. Барында Мортаза күреп, ишетеп торды.

– Дөрес, – дип хуплады Мортаза. – Үтәгән карьясында белә.

– Үтәгән карьясыннан кемнәрне беләсең? Бу сорауны Янбай карт бирде. Ул күзен кыса биреп серле генә елмаеп куйды.

– Үтәгән Муашевны ишеткәнем бар, ул волость старшинасы. Ул Асан, Өсән, Дуан һәм Кутрас исемле уллары белән килеп утырып, авылга нигез салганнар. Үтәгән башкорт авылы. Безнең сөйләштә гәрәп, фарсы һәм төрек сүзләре бик аз калды. Карья безнеңчә авыл була.

– Җәмәгать, ишеттегезме ул алдамый. Чынында исә шулай бит. Минем олуг кунагым, күпме тели кунак булсын. Йә әле Гайса, курай моңын куеп җибәр, – диде Хөсәен, үзендә шундый кунак булганга горурлык хисе белән. Гайса кесәсеннән телефонын алып көй уйнатып җибәрде. Курай моңын ишетеп бар да аптырап калды. Берәйсе уйныйдыр дип башларын тегеләй-болай боргалап каранып алдылар. Бәләкәй генә әйбердән моң агылганын ишетеп гаҗәпләнделәр. Мондый хәлне бервакытта да күргәннәре булмагач, нәрсә эшләргә, нәрсә уйларга белмәделәр. Начар уй белән утырган Янбай карт бөтенләй куркуга калды. Авыз эченнән тәүбә әйтеп утырды. Яшерәкләрендә кызыксыну артты. Көй туктагач, берсе дә сүз башларга кыймады. Гайсага кымыз салып бирделәр.

– Эч, ерак кына юл йөреп кайттыңгыз, сусап киткәнседер, – диде Хөсәен, урыныннан торып Гайсаның аркасыннан кагып. Бу хәрәкәте Гайсаны олылау иде, димәк аңа начар сүз әйтергә дә, кагылырга да ярамый дигәнне аңлата.

Бераз кымыз эчеп, авыл хәлләрен сөйләшеп утырдылар. Үзләре бик аңлап бетмәгән нәрсәне Гайсадан сорадылар. Гайса алар аңларлык итеп сөйләргә тырышты. Фикер йөртүләрендә аерма шактый күп булса да, авыл көнкүрешендә уртаклык һаман бар икән дип уйлады ул.

Ишекне ачып бер малай:

– Хөсәен бабай, сезләрне чакыралар, – дип сөрән салды. Хөсәен кем килгән икән дип ашыгып чыгып китте. Кунакларга кузгалмаска кушты. Бераздан хәрби киемле ике кеше ияртеп килеп керде.

– Җәмәгать, безгә тагын кунаклар килеп төште, болары Стәрлетамактан. Алар безнеңчә аңламый, ыруслар, – диде. Хәрби киемдәгеләр русча исәнләшеп хуҗа тәкъдим иткән урындыкка утырдылар. Мортаза аларга кымыз салып бирде. Кымыздан авыз иткәч, берсе сүз башлап:

– Авылыгызда тәртипме, патша әмерен бозучылар юкмы? – дип сорады русча. Хөсәен бераз русча сукалаган кеше буларак:

– Вроде, все хорошо, тәртип бозучы юк. Авыл халкын җыеп сөйләштек, патша шәрифебезгә бер начар сүз юк, – диде. Берсе русча, икенчесе башкортча сөйләп чак аңлашканнарын тыңлап утырган Гайса түзмәде сүзгә кушылды.

– Сез бу авылга нинди максат белән килдегез? – диде чиста итеп рус телендә. Хәрби кешеләр арада рус телен яхшы белүче булганга гаҗәпләнеп киттеләр.

– Син кем буласың? Сине беренче күрәбез, – диде берсе.

Гайса ялгышмаса, сорау биргәне офицер чинындагы кеше булырга тиеш.

– Мин Гайса, мин киләчәктән килдем, егерме беренче гасырдан.

– Аңламадым, ничек киләчәктән?

– Хөсәен – минем абыем, кунакка килдем, Мәскәү шәһәреннән.

Гайса, эшне бозып куярын аңлап, тиз генә сүзне икенчегә борып җибәрде. Сөйләшә белмәсәң кулыңны каерып алып та китүләре бар. Азак нәрсә эшләр, кесәсендә аны дәлилләрлек бер документ юк. Документ булса да, алар өчен ул бары кәгазь кисәге генә булачак. – Губерна секретары булып эшлим, – диде.

Хәрбиләр, бу сүзне ишеткәч, аяк үрә басып:

– Борчыганыбыз өчен гафу итегез, – дип ишеккә атладылар. Хөсәен белән Гайса алар белән тышка чыкты.

– Стәрлетамакка килегез, каршы алырбыз, – диде хәрби кеше, Гайсаның өс-киемнәренә карап. – Хөсәен әфәнде, шундый туганыгыз булу сезнең дәрәҗәне күтәрә. Моңа чаклы ник әйтмәдегез? Тагын бер тапкыр гафу итегез. Хәрбиләр читәнгә бәйләп куйган атларын ычкындырып, атланып үз юллары белән киттеләр.

– Ырус телен яхшы беләсең икән, Мәскәүдән дигәч шундук киттеләр. Син чынлап Мәскәүдәнме? – диде Хөсәен.

– Юк. Аларга гына шулай әйтергә мәҗбүр булдым. Киләчәктән килдем дигәнне алар аңламаячак, мине алып китәчәкләр. Ул чакта нәрсә эшләрмен. Сезнең өчен дә яхшы булмаячак. Минем үзебезнең вакытка бары сезнең аша гына кайта алам.

8

Авылның аксакаллары Гайсаның килгән хәрбиләр белән рус телендә сөйләшкәнен ишетеп, кем булырга мөмкин, дигән уй башларында кайнады.

– Авылыбызга әллә кемнәр килә башлады, хәерлегә булсын инде, – дип сөйләнеп, Янбай карт кайтыр якка атлады.

Калганнары да үз-ара сөйләшә-сөйләшә таралышты. Гайсаның бу авылга килеп чыгуы, халыкны тынычсызландырды. Тиз арада төрле хәбәрләр колактан колакка таралды. Аның кем икәнен белә алмагач, куркуга калдылар. Киләчәктән килдем дигәненә беркем дә ышанмады шикелле. Андый хәл булырга мөмкин түгел диештеләр.

Соңлап кына күтәрмәдән төшеп килгән Буранбайга:

– Буранбай, син кал әле, – диде Хөсәен. Ихата эчендә алар өчәү генә торып калды.

– Әйтер сүзең бар идеме? – диде Буранбай йорт хуҗасына.

– Әйтер сүзем шул иде, Гайса, синең безнең карьяга килеп чыгуың, аңлашылмаган күренеш булды. Мин һәм Буранбай да сине аңлагандай булып, сүзләреңә ышанырга тырышабыз, ләкин авыл халкы аңламас кебек, шуңа алар белән сак сөйләш. – Хөсәен ничек итеп Гайсаны үпкәләтмәслек итеп әйтергә икән дип сүз эзләде. – Карья кешеләренә, яшьләренә үзеңнең күп белгәнеңне, киләчәктән килгәнеңне сөйләмә. Дөресен генә әйткәндә, халыкның күп белмәве яхшы.

– Дөрес әйтәсең, Хөсәен олуг, аларны тәртиптә тоту, үз фикерләрен белдермәү безнең өчен уңайлы. Патша шәрифләре дә шуны тели. Безнең баш күтәрү нәрсәгә алып килде? Файдасы булдымы? Юк. Бары үзебезне куркыныч астына куйдык. Карья яшьләрен без генә тыеп торабыз. Алар безгә буйсына, курка, – диде Буранбай сакалын сыйпап куеп.

– Борчылмагыз, мин аларга үземне Стәрлетамактан килдем, волостьне тикшереп йөримен, диярмен. Мин сезне аңлыйм. Тарихны мин генә үзгәртә алмаячакмын. Кеше яшәеше әкренләп үсеш ала. Тарихтан безгә бары да билгеле.

Гайса аларны бераз тынычландырды шикелле, Хөсәен белән Буранбайның йөзләренә кәнәгатьләнү чыкты.

– Менә монысы егетләрчә, – диде Хөсәен Гайсаның җилкәсенә кулын куеп. – Күпме телисең, шулкадәр яшә бездә. Үз вакытыңа кайтырга булсаң безгә хәбәр итми китмә.

– Хәбәр итәчәкмен, – диде. Гайса аларның фикерен бик яхшы аңлады.

Авылның бай кешесе Хөсәен, ә Буранбай дин әһеле буларак хөрмәткә лаеклы кеше. Аларның бернәрсәне дә үзгәртәсе килми. Алар алдында бар да баш ия, буйсына. Авыл халкын үзләренә каршы котыртудан куркалардыр. Ялгыш кына килеп чыккан Гайса үзгәртә аламы соң? Үзгәртеп булмаганын ул яхшы белә. Ул үзгәртергә теләми дә. Аның кебек фикер йөрткән, барын да аңлаган кеше юклыгы көн кебек ачык. Авылда белемле дип исәпләнгән Хөсәен белән Буранбай да аңардан күпкә түбән.

Гайса, муенына эленгән биноклен алып, Хөсәенгә бирде.

– Сездә торсын, уенга чыксам, яшьләр, нәрсә бу, дип сораячак, белмәүләре әйбәт булыр. Буранбай мулла белән авылдан чыгып, тирә-якны карап йөрегез, – диде. Хөсәенгә аның бу сүзләре ошады.

Хөсәен белән Буранбай, сөйләшә-сөйләшә, урам буйлап атлап китте, Гайса ихатада нәрсә эшләргә дигән уй белән басып калды. Шулвакыт алачык ишегеннән бер кыз килеп чыкты. Гайса кызга карап, кыз Гайсага карап күпмедер вакыт басып тордылар. Кызның серле карашы, кара кашы, кара чәче егетне әсир итте. Нәкъ хыялында йөреткән кыз түгелме? Кызны күрү йөрәгенең бер өлешен җилкендереп куйды. Хөсәеннең хатынына охшамаган, кем булыр? Өйдән Мортазаның чыгып килгәнен күргәч, кыз алачыкка кереп югалды. Мортаза Гайса янына килеп:

– Озакламый уенга чыгарбыз, – диде.

– Алачыктан бер кыз күренде, кем була? – дип сорады кыз турында кызыксынып.

– Минем сеңлем. Без әтинең тәүге хатыныннан өчәүбез, икенче хатыныннан ике яшьлек кыз туганым бар.

– Зөлхиҗә туганым, кил әле безнең янга, – дип Мортаза кызны чакырды. Алачыктан чыккан кыз яулык очы белән битен каплап алар янына килде. – Таныш бул, Гайса була.

Гайса кызның битен бөтенләй күрмәсә дә, матур күзле икәнен шәйләп алды. Буй-сыны да ярыйсы күренә.

– Кичке уенга туганың чыгамы? – дип сорады ул, кызны тагын күрәсе килеп.

– Бергә барырбыз, бар туганым, әзерлән. Кыз абыйсының чакырганына сөенеп, алачыкка ашыкты.

– Туганың матур булып үсеп килә.

– Үсеп җитте инде, унҗиде яшь аңа, кияүгә бирергә вакыт, – диде Мортаза.

– Сездә кыз белән егет очрашып йөреп өйләнешәме?

– Күп вакыт юк, димләп. Әтисе кемгә бирергә тели шуңа кияүгә чыга. Миңа да әти кыз табып бирәчәк. Карьяда миңа тиң кыз юк, башка карьяның старостасының йә старшинасының кызын димләячәк.

– Кызык икән, – дип куйды Гайса. Бәлки, шулай яхшыдыр да. Ул үзе турында уйлады. Димләп өйләндерү, кияүгә чыгу булса ул күптән өйләнгән булыр иде.

9

Кичке уен авылның көнбаеш ягында, бәләкәй елга буендагы акланда үтә икән. Авыл зур булмаса да, уенга җыелган яшьләр байтак күренә. Мортаза Гайсаны дусы дип таныштырды. Кайда очратсагыз да ихластан исәнләшергә һәм ярдәм итәргә кушты. Кызлар Гайсага зур кызыксыну белән карады, ә егетләр безнең кызга бәйләнмәсә ярар иде дигән уй белән шикләнеп куйды.

Җыр-бию белән уен дәвам итте. Моңа чаклы Гайса белмәгән, күрмәгән уеннар уйнадылар. Күп уенны бәйрәмнәрдә күргәне булганга, үзе дә катнашты. Аның мондагы яшьләрдән бер дә аерыласы килмәде. Үзенең курай тарта белмәвенә үкенде, гармунда бераз уйный, ләкин аларда бу уен коралы әлегә юк. “Йөзек салыш” уенын уйнаганда аңа да җәза алыр вакыт җитте. Ул нәрсә эшләсә дә мондагы яшьләр аңламас кебек тоелды. Җырларга булды, ярый әле бераз халык җырларын белә, мәктәптә укыганда төрле конкурсларда катнашып җырлаганы бар иде. Ул башкарган җырны беркайчан ишетмәгән яшьләр гаҗәпләнеп калды. Берничәсе аның янына килеп, өйрәтүен сорадылар. Гайса ризалыгын бирде.

– Мортаза, бу кунагыңны карьяга ешрак чакыр, – диде берничә егет. – Без аңардан җырлар өйрәнер идек.

– Ярар, – диде Мортаза.

Курай моңына биеп йөргән Зөлхиҗә Гайсаны биергә чакырды. Алар кебек бии белмәсә дә кызның чакыруына каршы килә алмады. Үзе белгәнчәрәк биеп китте. Аның биюе тагын яшьләрне кызыксындырды. Зөлхиҗәнең күбәләктәй очып биюе Гайсаны аптыратты. Ничек җиңел һәм оста бии, дип уйлап куйды. Зөлхиҗә янындарак булырга тырышты. Калганнар ишетмәгәндә кызның колагына:

– Бергә кайтырбыз, ярыймы? – дип әйтеп куйды. Кыз ризалыгын белдергәндәй күзләрен сирпеп, егеткә матур итеп елмайды. Аларның бергә басып торуларын Мортаза күрсә дә, сеңлесе янына килмәде, аларга комачауламады. Киресенчә, күрмәмешкә салышты. Ул Гайсага ышана, туганын кыерсытмас.

Гайсаның Зөлхиҗә янында басып торуына кайбер егетләрнең ачуы килде. Зөлхиҗәне ошатып, үзенә кәләш итеп алырга дип хыялланып йөргән Өметбай алар янына килде дә:

– Син кем, безнең кыз янында басып торырга? – диде ачуланып.

– Гайса, Мортазаның дусы, – диде, аның нинди уй белән килгәнен белсә дә.

– Зөлхиҗә минем яратканым, кагыласы булма.

– Үзе нәрсә дияр? – дип, Гайса Зөлхиҗәгә карады.

– Өметбай, кунакка бәйләнмә, мин ничек синеке булыйм, әти мине кияүгә бирергә сөйләшкән инде. Кит.

Бу сөйләшүне күреп калып, Мортаза килеп җитте.

– Нәрсә булды, – дип сорады. Ул Өметбайның Зөлхиҗәгә битараф булмаганын белә иде.

– Бу егетнең Зөлхиҗә янында торуы миңа ошамый, – диде Өметбай Мортазага зарлангандай.

– Ул безнең туган кеше, әти яклап, борчылма, – диде. Шушы сүздән соң Өметбай тынычлана биреп, дуслары янына китте.

Җәйге көн озын булса да, караңгы да төшә башлады.

– Кайтабыз, – диде Мортаза уенның кызган гына чагында. – Таң белән эшкә.

Яшьләр әкренләп тарала башлады. Гайса янына килеп, аны читкәрәк алып китеп:

– Бездә йокларсың, икенче алачыкта сиңа урын җәелгән булыр. Мин сиңа ышанам, туганыма начарлык эшләмәссең. Баягы егет бәйләнә башласа, кычкырырсың, – диде дә Зөлхиҗә янына килеп. – Туганым, кайткач Гайсага йоклау урынын күрсәтерсең, – диде. Кыз оялып башын иеп, ярар, диде. Абыйсының ышанып таныш булмаган егеткә үзен калдырып китүенә аптырады. Моңа чаклы андый хәл булганы юк иде.

Икәүдән-икәү калгач, Гайса кызга ничек итеп сүз башларга белмәде. Аның үзе кебек булмавын белгәнгә, нәрсә әйтсә дә аңлаша алмаслар кебек тоелды. Бераз атлап килгәч:

– Зөлхиҗә, исемең дә, үзең дә бик матурсың, – диде кызның кулыннан алып. Кыз кулын тартып алмады.

– Алай димәгез, мин оялам, – диде Зөлхиҗә, буш кулы белән битен каплап.

Чит егетнең матур дип әйтүенә ул чынлап та оялды, чөнки аңа шулай дип беркем әйткәне булмады. Аның кулын беренче мәртәбә егет тота, шуңа йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып тибә. Авылында аны озата барырдай, якын китерердәй егетләр юк. Юк дип әйтү дөрес булмас, егетләр бар, ләкин староста кызын озатып куярга берсенең дә батырчылыгы җитми. Һәм бу мөмкин дә хәл түгел. Буранбайның бер улы да юк, барысы да кызлар, аның улы булса, бәлки, сөйләшеп йөри алырлар иде. Мортаза шуны аңлапмы, туганын Гайсага озатырга рөхсәт бирде. Егет кеше белән сөйләшеп карасын, дип уйлады. Гайсаның белемле булуы, әтисен ышандыра алуына гаҗәпләнде. Кайдан гына килгән кеше булса да, туганы белән сөйләшергә ул лаек.

– Сез җырлаган җырны ишеткән юк, яңа җырмы? – дип сорады Зөлхиҗә.

– Минем өчен яңа түгел, сезнең өчен яңа. Гайса шушы урында туктап калды. Зөлхиҗә аның икенче вакыттан килгәнен белмидер, абыйсы да әйтмәгәндер. Ул аңлавынча монда хатын-кызлар белән сөйләшү, алар белән киңәшләшү юктыр күрәсең. Хөсәеннең хатыннары белән сөйләшеп торганын күрмәде, бергә утырып ашамыйлар, алар өчен алачык бар.

– Миңа өйрәтерсеңме?

– Өйрәтермен. Зөлхиҗә, үзең турында сөйлә әле. Ничә яшь сиңа, нәрсә эшлисең, укый-яза беләсеңме? Кыз бу сорауларны ни өчен биргәнен аңламады, көлеп куйды.

– Миңа унҗиде яшь тулды. Әни кияүгә чыгарга вакыт ди. Өйдә әнигә ярдәм итәм, туганнарымны карыйм. Әтидән, Буранбай мулладан дин сабаклары алам, Коръәнне җиңел укыйм, – диде дә, син хәзер кәнәгатьме дигәндәй Гайсага карап алды. Караңгы төшкән булса да, тулып килгән ай күтәрелеп килгәнгә, алар бер-берсенең йөзен күрә ала иде.

– Баягы егет сине яратам ди, аңа бирәләрме?

– Юк. Ул элекке старостаның оныгы, әти аларны яратмый. Гайса башка бу турыда сүз кузгалтмаска булды.

– Син мине кем дип уйлыйсың?

– Стәрледән килгәнсеңдер, безгә гел шуннан киләләр. Якын карьядан килүчеләр булгалыйдыр. Сезнең лөгәтегез аерыла, күбесен аңламыймдыр.

Алар шулай сөйләшеп килә торгач, йорт янына да килеп җиттеләр. Ихатага кергәч, куларын ычкындырмый бер-берсенә карап сүзсез калдылар. Икесенең дә кереп йоклыйсы килмәсә дә, Гайса кызны кыстарга кыймады. Шуны аңлапмы кыз аны җитәкләп алды да, бакча артына алып китте. Алар елга буена килеп чыктылар, ләкин уен үткәргән урын түгел иде. Зур агач янына җиткәч, кыз туктады да:

– Минем яраткан урыным, күңелемне күтәрергә шунда киләм, – диде кулын Гайсаның кулыннан ычкындырып. – Әнә, су ала торган басма.

– Гүзәл урын, – диде егет тирә-якка карап алгач. Агач төбендә утырып торыр өчен урындык кебек әйбер куелган. Зөлхиҗә барып утырды да, агачка аркасын терәде. Гайса аның янына килеп, терәлеп дигәндәй утырды. Кызның холкын белмәсә дә кулын аның җилкәсенә салды. Зөлхиҗә оялыпмы алга иелә бирде. Шуннан файдаланып кочаклап ук алды.

– Ярыймы соң? – диде кыз, Гайсага үзе сыена бирде. Аны беренче тапкыр егет кочаклый. Тәне буйлап эссе кан таралды. Кызга шундый рәхәт иде. Шушы минутларны ул күпме көтте. Гайсаның кызлар кочаклап, үпкәне бар, шуңа бу яңалык түгел. Зөлхиҗәне хөрмәт итеп әрсез булырга тырышмый. Аның бүгенге көндәге гомере Хөсәен кулында, бер яңгылышлык барында бозып куюы бар, ул шуны яхшы белә. Яхшылыкка яманлык белән җавап бирү егетләрчә булмый.

– Синең егетең бармы? Әгәр булса мин кочакларга тиеш түгелмен. Кыз аның бу сүзеннән куркып китте, бәхетле минуттан аерылырга теләми:

– Ю-юк, – дип әйтергә ашыкты. Кыз егеткә ныграк сыенды, егет аны күкрәгенә кысты. Егете булмагач, үбешкәне дә юктыр дигән уй килде, кызның башын үзенә таба борды да үзенең кайнар иреннәрен аның иреннәренә тидерде. Кыз калтырап куйды, ләкин тартылырга ашыкмады, тагын нәрсә булыр икән дигәндәй утыра бирде. Гайса бөтен кыюлыгын җыеп, нәрсә булса шул булыр дип кызның иреннәрен үбә башлады. Кызның каршылык күрсәтмәвен белгәч, битләрен, күзләрен үпте, яңадан аның алсу иреннәренә күчте. Кыз рәхәтлектәнме җиңелчә генә ыңрашып куйды. Гайсадан ычкынды да торып атлап китте. Әллә эшне боздым инде дигән уй үтте Гайсаның башыннан. Кызның артыннан килеп:

– Әллә үпкәләттем? – диде.

– Юк. Болай гына. Гайса ягына борылды да аны кочаклап алды. – Рәхмәт сиңа! Кайнар иреннәрен егетнең колагына тидереп шулай диде. – Кайтыйк инде. Гайсаны җитәкләп алды да авыл ягына йөгерде. Ихатага кергәч, Зөлхиҗә аны йоклый торган алачык янына алып килде дә:

– Синең урының монда, – диде. Үзе өйгә ашыкты.

Түшәгенә кереп яткач Гайса үзенең көн буе күргән хәлләрне күз алдыннан үткәрде. Зөлхиҗә турында уйлады. Үз вакытына кайтып киткәч, кыз аны оныта алмаса, нәрсә булыр. Мин ялгышлык эшләмимме, дип уйланып ята торгач, тирән йокыга талды.

10

Зөлхиҗә йоклаганнарны уятмый, әкрен генә кереп үзенең түшәгенә ятса да, күзенә йокы бөтенләй килмәде. Кунак егете белән үткәргән минутларны яңадан күз алдыннан үткәрде. Нинди матур, акыллы егет, дип уйлады. Кайдан һәм нинди уй белән килгәнен белмәү генә бераз борчып куйды. Йөргән кызы булса? Өйләнгән булып әйтмәсә? Өйләнгән булса абыйсы аның белән танышырга рөхсәт итмәс иде. Мортаза абыйсы тормышны күргән кеше, ул абыйсына ышана.

Кызның егет белән йөреп кайтканнан соң, йөрәк түрендә ниндидер җылылык хасил булды. Аны бүген беренче мәртәбә егет кочаклады, кочаклады гына түгел, иреннәреннән, битләреннән үпте. Гайса үпкән иреннәрен бармак очы белән сыйпап куйды. Аның тагын-тагын үптерәсе килде. Аңа егетнең үбүе ошады, тәүге мәртәбә кичергән хис күңелен күтәреп җибәрде. Их, шулай күңелгә ошаган егет белән төн буе утырсаң иде, дип уйлады. Берничә сәгать кенә очрашып, сөйләшеп вакыт үткәргән егетне күптәннән белгәндәй, бары кайдадыр озак йөреп килә алмагандай тоелды. Тиз генә кайтып китмәсә ярар иде хыялланды. Аның бүгенге кичерешне кемгәдер сөйлисе килде, тик кемгә сөйли ала. Яшь әнисе белән эч серләрен уртаклашуын уртаклаша, ә менә монсын сөйләсә аңлар микән?

Яшь әнисе аңа үзенең егетләр белән йөрүен, беренче кочаклашып үбешүен, әтисе белән ничек очрашуын, беренче мәртәбә бергә булуларын, тәмләп-тәмләп сөйләп биргән иде. Кыз ул вакытта барын да аңлап бетмәсә, зур кызыксыну белән тыңлады, үземә кайчан шул вакытлар җитә инде дип көтте. Әтисенең рөхсәтеннән башка ул беркем белән дә йөри дә, кияүгә дә чыга алмый. Әтисе аңа булачак ирне табып куйган да инде. Зөлхиҗә аны беренче күргәндә үк ошатмады, ләкин башка чара юк, кияүгә чыгарга тиеш була. Бу егеткә әтисенең бирүе бик шикле, сөйләшеп йөрүләрен дә белми торгандыр әле, әгәр белсә яхшы булмаячак.

Буранбайның олы кызы ерак булмаган авылга кияүгә чыккач, кунакка кайтканда Зөлхиҗә янына килеп, дусларча серләре белән уртаклашты.

– Белсәң икән, ирем белән йокларга курыкканымны, ярый ирем акыллы, мине үз уңаема куеп, әкренләп кенә якынайды. Нигә курыкканмын, әле аптырыйм инде. Син, мине әти икенче хатынлыкка бирергә итә, дидең, бу яхшы, югыйсә үзеңне изаландырачак. Миңа башта кыен булды, ирдән ялкып киткән чакларым да булгалады, бер бала тапкач, барда көйләнде. Кайчакта, бүген яныма килсә ярар иде дип, көтеп ятам. Әй сиңа сөйләү белән дә, аңламыйсың инде, – дип туктап кала.

– Шуннан, сөйлә инде, бәби табу авыр булдымы? – дип кызыксынды Зөлхиҗә.

– Борчылма, барда үтә, тик яхшы булсын. Бик сорашасың, әллә кияүгә чыгарга җыенасың?

– Әти сөйләшергә барырга уйлый, миңа ул ошамый.

– Өйрәнәсең, азак иң якын кешегә әверелә. Ошатканнарга безгә чыгу мөмкин түгел, язмышыбыз шундый. Ошатканың бармы әллә?

– Әлегә юк. Яныбайның оныгы Өметбай бәйләнергә уйлый, әти нык каршы.

– Ошатканың булмау яхшы, югыйсә йөрәгең янар иде.

Зөлхиҗә шушы сөйләшүне исенә төшерде. Гайсаны ошата башлады түгелме? Әтисе кияүгә бирсә, аны уйлап йөрәге өзгәләнмәсме? Әллә егет риза булса ияреп чыгып китәргәме? Кызның башына шундый батыр уй килде. Вакыт үткәч, әтисенең ачуы кимегәч, кайтырлар әле. Ул тизрәк таң атуын көтте. Гайсаны күрәсе, аның белән тагында сөйләшеп йөрисе, кочаклашасы, үбешәсе килде. Ул аны ошата, күңеленә якын кеше итеп кабул итә. Уйлаган уен да бәлки әйтер. Вакытны тизрәк уздыру өчен күзләрен көчләп йомды, йокларга тырышты.

11

Әтәч тавышына Гайса уянып китте. Шундый изрәп йоклаган, әйтерсең авыр эш эшләгән. Кулларын сузып киерелеп алды да, мин кайда ятам? дигән уй башыннан үтте. Йокы аралаш үзенең кайда икәнен аңламый торды. Аңларга тырышып тирә-якка күз салды. Үзенең бәләкәй генә йорт эчендә ятуын белгәч, бар да исенә төште. Ул бит үткән вакытта, Мәчетле авылында. Кичә булган хәлләрне искә төшерергә тырышты. Зөлхиҗә, Зөлхиҗә ни хәлдә икән? Миңа аның белән шаярырга ярамый, үз вакытыма кайтып киткәч ул нәрсә эшләр? Гашыйк булса? Кызлар бер гашыйк булса тиз генә оныта алмый, йә бөтенләй онытмый. Аның кияүгә чыгасы бар. Кызга барында сөйләп бирергә кирәк дигән уйга килде. Өметләнмәсен, берничек тә бергә булып булмаячак, иртәме, соңмы ул үз вакытына кайтачак. Монда калу мөмкин түгел.

Гайса киенеп алды да ихатага чыкты. Кояш күптән күтәрелгән. Өйдән Хөсәен чыкты.

– Ничек йоклады икән кунак? – диде Гайсаны күргәч.

– Рәхмәт, бик әйбәт йокладым, – диде Гайса аның янына килеп.

– Юынып ал. Зөлхиҗә, кунакка юынырга су алып чык, – диде өй хуҗасы. Зөлхиҗә әллә тыңлап кына торган, шундук килеп чыкты. Кыз комганнан су агызып торды, Гайса салкынча су белән юынып алды. Юынып беткәч, сөлге сузды. Зөлхиҗә Гайсага күтәрелеп карамады, әтисе янда торгангамы, кичәге хәлдән соң ояламы, Гайса аңлый алмады.

– Мортаза өйдәме? – дип сорады Гайса.

– Ул җәйләүдә, көтүчеләргә ашарга һәм эчәргә кымыз алып китте. Җәйләүдән малларны кайтармыйбыз, кышында шунда торалар. Карый торган торбаңны ул алып торды.

– Алсын. Миңа кирәкми. Сезгә бүләк итәм. Андый торбалар кибетләрдә ниндие генә юк, алырмын әле. Сездә һава саф, тын алулары иркен. Безнең заманда техника бик күп, һава бозылды, пычыранды. Күпме агач, урман үсеп утыра. Каран белән Сарт авыллары арасында бер агач үсми, кисеп бетелгән. Үтәгән авылы безнең авыл белән кушылып бара. Олы буын кешеләре ике арада урман булганны сөйлиләр.

– Гайса, син безнең яшәп ятканга гаҗәп кыласыңмы?

– Юк. Киресенчә ниндидер тынычлык тоям. Ләкин мин үзебезнең заманга өйрәнгән, сезнең тормыш миңа ят.

– Өйгә керик, капкалап алыйк. Мортаза да озакламас, кайтыр, – дип Гайсаны ияртеп өйгә керделәр. Өстәл әзер иде. Йорт хуҗасы егетне түргә утыртты. Иртән чәй эчәргә өйрәнгән Гайса, тагын буза белән кымыз салып бирерләр инде дип уйлап куйды. Ләкин бу юлы өстәлгә пырларын чыгарып утырган савыт белән нәрсәдер китерделәр.

– Шәриф кешеләргә дип кенә саклаган чәйдән авыз итәрбез, – диде Хөсәен, зур кәнәгатьлек белән Гайсаның кәсәсенә чәй агызып. Гайса, без көндә чәй эчәбез, безнең өчен ул кадерле эчемлек түгел дип, чак әйтмәде. Шулай да эчкәне барлыгын белдерде.

– Бездә чәй иркен, ниндие генә юк, – диде.

– Шулаймы? Мин бу чәйне зур танышлык белән генә Стәрлетамактан алып кайткан идем. Заманыгыз әйбәт икән.

– Безнең вакытка килеп чыксагыз, аптырар идегез, нәрсә эшләргә белмәс идегез.

– Ул хәл һәркемгә дә мөмкин түгелдер. Хөсәен уйланып китте. Шуннан бераздан. – Миңа әлеге вакытта да начар түгел, – диде.

Чәй Гайсага ошады, үзе эчкән чәйгә бер дә охшамаган, хуш исләр аңкып тора. Тамагын туйдыргач, рәхмәт әйтеп тышка чыкты, Зөлхиҗәне күреп сөйләшеп булмасмы дип ул булган алачыкка карады. Хөсәен тәрәзәдән карап торадыр әле дип, урам якка атлады. Урамга чыккач, аны бала-чага уратып алды. Кайсылары килеп тотып карый, нәрсәдер сорарга уйлыйлар, ләкин кыймыйлар шикелле. Гайса үзе сүз башлады.

– Кайсыгыз олы, – диде. Арадан берсе:

– Мин, – диде дә торып йөгерде.

– Миннән курыкмагыз, сезгә зыян китермим.

– Ә без курыкмыйбыз, без мәрданле, – диде арадагы озын чәчле малай.

– Бик яхшы. Исемнәрегезне белергә мөмкинме? Намегезне? – дип өстәп куйды.

Малайлар бер-берсе белән ярыша-ярыша исемнәрен әйтеп чыктылар. Гайсаның бала-чага белән сөйләшкәнен Хөсәен читән аша карап торды. Хөсәеннең алар янына килгәнен күреп, бала-чага юк булды.

– Сезне күреп таралдылар, – диде Гайса.

– Тәртип шундый, ике олуг кеше очрашкан урында алар булырга тиеш түгел.

– Бу яхшы тәртип, – дип хуплады Гайса, – Бездә шулай булсын иде ул.

– Минем эшем бар, сине калдырам. Мортаза хәзер кайтыр, – диде дә урам буйлап атлап китте.

Аның чыгып киткәненә Гайса сөенде генә, тиз генә ихатага керде. Зөлхиҗә торган алачык буеннан сызгырып үзе йоклаган алачыкка атлады. Алачыкка кереп берничә минут үттеме, юкмы кыз килеп керде.

– Хәерле иртә, – диде башын иеп кенә.

– Кил яныма, сиңа сөйләр сүзләрем бар минем, – диде Гайса аңа үзе яныннан урын тәкъдим итеп. Кыз утыргач сүзен дәвам итте. – Зөлхиҗә, син мине гафу ит, мин сиңа кичә барын да сөйләмәдем. Кыз нәрсә әйтергә уйлый икән дип, күзләрен аңа төбәде.

– Кызың бармы? – диде.

– Юк, кыз турында түгел. Мин сезнең вакыт кешесе түгел, киләчәктән килдем. Мин 2015 елда яшим, сезнең янга яңгылыш килеп чыктым. Ничек шулай булды, үзем дә белмим. Кыз аның сүзләрен аңламады шикелле, йөзенә гаҗәпләнү чыкты.

– Син Мәскәүдәнме, шундый кала бар диләр, – диде.

– Аннан да түгел, киләчәктән. Кесәсеннән телефонын чыгарды. Ачып фотоларны күрсәтте, курай моңын ишеттерде. – Аңладыңмы инде, мин бик ерактан. Кыз телефоннан көй ишеткәч куркып китте. Йөзе агарды, урыныннан торды. – Курыкма, ул зыянлы түгел. Телефон дип атала. Без аның белән ерактагы кешеләр белән сөйләшәбез. Фотога да төшереп була. Утыр әле, төшерәм. Гайса төшереп сүрәтен кызга күрсәтте. Кыз бөтенләй каушады, бер Гайсага, бер телефондагы сүрәтенә карады.

– Бу минеме? – дип сорады, нәрсә эшләргә белми.

– Син, Зөлхиҗә утыра. Без бөтенләй башка төрле яшибез, сөйләсәм дә аңламассың, бары күреп кенә аңларга була.

– Мин күрә аламмы?

– Белмим, бәлки, мөмкиндер. Зөлхиҗә, синең белән дуслашсак та, бергә була алмыйбыз, сине мин алдарга тиеш түгел. Син барында белергә тиешсең. Кызга күңелсез булып китте, күзләреннән яшь бәреп чыкты. – Әтиең, абыең мине киләчәктән килгәнне белә. Мин Караннан.

– Караннан? Кызның йөзенә шатлык чыкты. – Безгә якын ул.

Гайса кызга тагын ничек аңлатырга белмәде. Караннан дигән сүз Зөлхиҗәнең кәефен күтәрде. Гайсаны кочаклап үбеп алды. Кызның шатлыгын бетермим дип, Гайса үзе аны үбә башлады. Зөлхиҗә аның колагына:

– Мин хәзер бакча артына чыгам, килерсең, көтәм, – дип, алачыктан чыгып китте.

Гайса киртәгә чыкканда беркем күренмәде. Зөлхиҗәнең әйтүе буенча, сукмактан бакча артына атлады. Кыз аны көтә иде. Гайсаны җитәкләп алды да сукмак буйлап урманга йөгерде. Күпмедер баргач алар зур су буена килеп чыктылар.

– Нинди елга бу? – дип сорады Гайса.

– Идел. Кичә шунда булган идек.

Кояш ярыйсы гына кыздыра башлаганга күрә алар агач ышыгына килеп утырдылар. Берничә чәчкә өзеп Гайса кызга тоттырды. Табигатьнең матурлыгына, сафлыгына сокланды. Шушы яшенә җитеп мондый матур табигать күргәне булмагангамы балаларча шатланды, сөенде. Агыйделнең суы шундый таза, таллар итәкләрен суга тыгып утырган. Телефонын чыгарып төшереп алды. Ул белгән Агыйдел буенда чүп-чардан башка матурлык күрмәссең. Яшәвебез алга китсә дә, табигатьне саклау онытылган икән дип уйлап куйды Гайса.

Зөлхиҗә аның табигатькә сокланып йөрүен кызыксынып карап торды. Үзе егеткә карап сокланды. Кичә-бүген генә белсә дә әллә күпме вакыт егетне белгәндәй тоелды. Аның янында үзен бәхетле тойды. Киләчәктән килдем дигәненә ышанмады да, бугай. Кайдан килсә дә аңа барыбер иде, тик янында гына булсын.

Алар яңадан ышыкка килеп утырдылар. Кыз егеткә сыенды. Гайса үләнгә сузылып ятты, Зөлхиҗә, зәңгәр күккә карап, аның күкрәгенә башын салды. Гайса кызны кочаклап алды. Кыз каршылык күрсәтмәде. Аңа шулай егет алдында яту бик рәхәт иде. Кыз каршылык күрсәтмәгәч, әрсезләшеп китеп, күлмәк эченә кулын тыгарга урын эзләде, ләкин таба алмады. Кыз, аның уен белеп, башын күтәрде. Гайса аның җиләктәй пешкән, кайнар иреннәрен үбә-үбә, үзе дә рәхәтлек эченә чумды. Эшнең зурга китеп барганын аңлап, үбүдән туктады, ләкин кулын алмады, кызны иркәләүне дәвам итте. Кыз аның һәр теләгенә риза булып торуын аңлап, хаталанудан курыкты. Кызны үзенеке итәргә ярамаганын белә. Кеше сөеп-сөелергә яратылган, бу – табигый инстинкт. Ләкин кешегә акылсызлык эшләмәсен өчен акыл бирелгән. Гайса бирелгән акылга таянып яшәргә тырыша...

(Дәвамы бар.)

(Автор орфографиясе һәм пунктуациясендә бирелә.)

Читайте нас: