Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 ноябрь 2019, 13:40

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Зөлхиҗә. Фантастик повесть

"...Гайса өйдә булган чакта Гөлмәдинә көтүгә каршы барып йөрми, сыерны улы алып кайта. Менә ул өйдә булмаса, хитланырга туры килә. Шундый чакларда:– Улым, өйләнсәң, мин болай сыер артыннан йөрмәс идем, килен алып кайтыр иде, – дип, сүз башлап карый.Тик улы гына, әнисенең сүзен шаяруга алып:– Яшь бит әле мин, килен алырга түгел, безгә сыерны алмаштырырга кирәктер, – ди, елмаеп..."***Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы авылында яшәп иҗат итүче, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ безгә "Зөлхиҗә" дигән повестен тәкъдим итте. Әсәрнең әһәмияте шунда – ул милли проза өчен бик сирәк булган фантастика жанрында иҗат ителгән.

Гайсаларның сыеры бервакытта да көтүдән туры өйләренә кайтмый. Көтүгә каршы барып алырга өлгермәсәләр, эзләп алырга туры килә. Көтүгә каршы барган чакта да хуҗасына буйсынмый, койрыгын күтәрә биреп, арткы аякларын сикертеп, уңайлы гына тыкрыкны сайлап, чабарга гына тора. Гайса эштән иртәрәк кайтса, көтүгә каршы үзе барырга тырыша. Сыеры аңа буйсыныпмы, куркыпмы тирә-ягына каранса да Гайса кулындагы таякны күреп, “бүген качып булмады инде” дигәндәй йортына кайта. Әнисенә, Гөлмәдинәгә бөтенләй буйсынмый, күрәсең, сыерлар да олы кешенең артыннан йөгерә алмаячагын беләдер. Ул сыер артыннан йөгереп караса да, берничек куып тота алмый. “Шомырт, шомырт”, – дип, исеме белән эндәшкәндә туктап хуҗабикәсенә бераз карап тора да ары китә. Гөлмәдинә сыер артыннан йөри-йөри арып бетә. “Тамагы туйгач кайтыр әле”, – дип, кул селтәп йортына кайта.
Иң авыры – язлы-көзле, сыерлар кышкылыкта азбарда торып ялкып беткәннән соң, язын көтүгә чыгарганда, читлектән очып чыккан кошлар кебек, сикерә-сикерә чабыша башлыйлар. Бу вакытта көтүчеләргә дә сыерлар артыннан күп чабарга туры килә, буйсынып йөрергә теләмәүчеләр качу ягын карарга гына тора. Маллар көтүчеләргә буйсынып, өйрәнеп алгач кына эш әзрәк җиңеләя төшә. Җылы яңгырдан соң күперелеп үскән үлән ашап тынычланалар. Көзен тагын мәшәкатьләр башлана. Көтүлектә үлән тапалып, ашалып беткәч, басудагы игеннәрне күреп, бер авыз итсәләр бигрәк инде, качу ягын карый башлыйлар. Малларның күңелләренә тагын азгынлык килеп керә. Көтүдән кайтышлый ук басу ягына каералар.
Гайса өйдә булган чакта Гөлмәдинә көтүгә каршы барып йөрми, улы сыерын алып кайта. Менә ул өйдә булмаса, хитланырга туры килә. Шундый чакларда:
– Улым, өйләнсәң мин болай сыер артыннан йөрмәс идем, килен алып кайтыр иде, – дип, сүз башлап карый.
Тик улы гына, әнисенең сүзен шаяруга алып:
– Яшь бит әле мин, килен алырга түгел, безгә сыерны алмаштырырга кирәктер, – ди, елмаеп.
– Сөте әйбәт, куе, мал табибы укол салырга килгәндә, “Кара сыерлар холыксыз инде, аның каравы сөтләре куе була”, – дип әйткән иде. Шулай булып чыкты. Әнә күрше Сәбилә бер чиләк савып керә, каймагы әз генә чыга икән. Безнеке, Аллага шөкер, үзебезгә дә җитә, шәһәрдән кайткан апаң да алып китә.
Гөлмәдинәләрнең сыерлары гел кызыл булды, картая башлаган сыеры кара бозау бозаулап биргәч, бозауга “шомырт” дип исем куштылар. Тана бозау матур булып үсте, улы белән сөйләште дә олы сыерны тапшырып, кара бозауны сыер итәргә булдылар. Бәләкәйдән баш бирмәс булып үссә дә, Гөлмәдинәгә дә, Гайсага да кара мал бик ошады, күңелләренә якын булды.
Гайса төнгелектә эштә булган чакта, Гөлмәдинә кайтмаган сыерын көтеп-көтеп арыгач, “Хәзер кайтмас инде, иртән эзләп алырмын әле”, дип, ут сүндереп йокларга ятырга йөргәндә, бөтен урамны яңгыратып макыра-макыра сыеры капка төбенә кайта. Нишләсен хуҗабикә сөйләнә-сөйләнә өстенә киенеп тышка чыгып китә.
– Вакытында, кеше сыерлары белән кайтсаң була иде бит, – дип сыерын капка ачып кертеп ялан азбарга ябып куя. Шомырт үзенең гаебен аңлагандай сава торган урынга килеп баса да, “мин әзер саудырырга”, дигәндәй күши башлый. Гөлмәдинә яңадан өйгә кереп, сөлге белән чиләк алып чыгып, саварга утыра.
Гайсаның йөргән кызы юк. Әнисенең өйлән дигәненә шаярып кына җавап биреп котылса да, үзенең дә ул турыда уйланганы бар. Яше дә матур гына булып бара, егерме бишкә китте. Авылда түбән оч Рамазанның кызын ошатып йөри иде, армиядан кайтканчы кияүгә чыккан да куйган. Дөрес, аңа үзенең сөюен аңлатканы булмады, шуңа үпкәләмәде. Күңеленә яткан кыз әлегә очрамаган. Эшкә йөргәч, ял көннәрендә төнгелеккә калып эшләргә туры килә, кыз күзләргә вакыты да юк. Клубка чыгып караган иде, анда гел мәктәп укучылары гына икәнен белгәч, башка чыгып та тормады. Зурраклары күрәсең өйдә утырадыр, шулай булмаса берәйсен булса да күрер иде. Кичләрен телевизор карап йә булмаса компьютер каршында утыра. Сирәк кенә булса да бергә эшләгәннәр белән телефон аша сөйләшеп ала. Шулай көн артыннан көн үтә тора.
Шәһәрдә яшәп яткан апасы бер кайтканында:
– Туганым, бер кыз белән таныштырам әле. Шәфкать туташы булып эшли, – дигән иде.
– Бик әйбәт кыз, әтисе минем белән эшли, шуңа беләм, – диде җизнәсе дә сүзгә кушылып.
– Аны, монда алып кайта алмыйбыз инде, үзең килеп чык. Син килгәндә үзебезгә чакырырбыз. Бер-берегезне ошатсагыз...
Гайса апасының сүзләренә өзеп кенә бер сүз әйтә алмады. Ул таныштыруны бик өнәп бетми, кеше үзе табарга тиеш дип уйлый. Апасы аның уен белгәндәй:
– Хәзер туганым, йә таныштыралар, йә интернет аша танышалар, элекке кебек урам буенда танышу бетте ул, – диде.
Гайсаның ике дусы интернет аша танышып өйләнде, ул турыда яхшы белә, ләкин ул алай теләми. Миңа дигәне очрар әле ди. Шулай да апасының сүзләрен колагына салып куйды, берәй барып та чыгар әле.
2
Төнгелектән кайткач, Гайса бераз ятып йоклап алырга булды. Төн буе күз йоммый утыруга күнегеп барса да, бөтенләй йокламый булдыра алмый. Гөлмәдинә улым йокласын дип өйгә бик кереп-чыгып йөрергә тырышмый. Күршегә кереп, яшьтәше белән сөйләшеп, чәй эчеп алалар. Яшьлекләрен, килен булып төшкән чакларын исләп, “һай ни арада үткән дә киткән бу гомер, дөньялар имин, балаларыбыз исән-сау булсын, матур дөньяны да күрергә язды бит”, дип, шатланышалар.
Улы йокыдан уянуга Гөлмәдинә тәмле итеп аш пешереп куя. Аш исе өйгә таралып, борынны кытыклый. Гайса күзләрен ачып, бер-ике киерелеп ала да, сикереп торып, тышка чыгып, салкын су белән битен юып ала.
– Улым, кил аш ашап алыйк, – дип улын чакыра әнисе.
– Бүген сыерга каршы мин барырмын, эшкә иртәгә генә барам, – диде Гайса өстәл артына утырып.
– Игеннәр матур гына баш күтәрә башлаган иде, сыерлар тагын шаша башлады. Көтүчеләр дә зарлана. Колхоз вакытында басуларны саклыйлар иде. Хәзер саклау түгел иген чәчмиләр, чүп үләне үсә. Элек һәр бөртек өчен җавап бирә иделәр... Безгә, олыларга пенсияне вакытында биреп барсалар, шул җитә, яшьләр генә эшсез калды, авыл халкы кими, – диде Гөлмәдинә авылның киләчәген уйлап.
– Борчылма әни, барда җайлана ул, бу вакытлыча гына күренеш, – диде Гайса уйга баткан әнисенә.
Гайса әнисенең “кирәкми миңа” дигән сүзенә карамый кесә телефоны алып бирде.
– Менә әни, телефон, минем белән сөйләшәсең килсә менә монда басасың, – дип берничә мәртәбә үз-ара сөйләшеп карап өйрәтеп бирде. Гөлмәдинә кызына шалтыратты, телефонда кызының тавышын ишетеп балалардай сөенде.
– Бу синме Гөлсинә, – дип берничә тапкыр кабатлап алды.
– Син телефон ник кирәк ул дия идең, өйрәнеп тә китәрсең. Сирәк булса да сөйләшеп алырбыз. Хәзер сүндереп тор әле, мин шалтыратам. Кайда басырга беләсеңдер?
Кызы шалтыраткач, Гөлмәдинә кирәкле төймәгә басты да алло, дигән булды. Телефонын гел үзе белән йөретә, кичен янына салып куя. Бик уңайлы нәрсә икән дип сөенеп куя. Беркөнне магазинга ипигә барганда үзе белән телефонын да алды. Магазин эченә кергәч кенә телефоны шалтырап китмәсме, авылның кайбер хатыннары кебек магазин эчендә түгел, чыгып сөйләште. Кызы шалтырата икән. Сатучылар телефон белән сөйләшә башласалар ачуланалар.
– Тышка чыгып сөйләшегез, – дип чыгарып җибәрәләр. Гөлмәдинә Зәйнәпнең гел магазин эчендә телефоны белән сөйләшә башлавына үзенең дә ачуы килә иде. Әллә мактанырга теләве, янәсе, берәүнең телефоны бар. Гөлмәдинә тышка чыкса да ишек төбеннән ерак китмәде, башкалардан ким түгел икәнен күрсеннәр, белсеннәр дип уйлады.
Кичке сигезенче яртыда Гайса көтүгә каршы китте. Өйдән чыкканда әнисенә:
– Әни, сыер кайтса миңа шалтырат, эзләп хитланып йөрмәм, – диде.
– Ярый балам, шалтыратырмын. Син каршы барсаң качмый инде ул.
– Белеп булмый, көндез үк кайбер сыерлар кача дип, көтүчеләр заранып торган иде.
Гайса авыл очына чаклы барды. Аның кебек сыер каршыларга килүче байтак кына иде. Олылар да, бала-чагалар да бар. Бала-чага велосипед белән килгән, көтү авылга кергәнче алар үз-ара ярышып, хәрәмләшеп тә алырга өлгерделәр. Шулвакыт беряк читтә басып торган яшь кызны күреп калды Гайса. Кем икән дип янына килде.
– Саумы, сеңлем. Кем кызы дип әйтим? – диде оялып башын аска игән кызга карап.
– Мин килен кеше, – диде кыз, үзенең бит очлары кызарып китте.
– Танышырга уйлаган идем, барып чыкмады инде. Кемнең килене буласың, сер булмаса?
– Радикның хатыны булам.
– Радикның? Гайса нигәдер гаҗәпләнгән кешедәй сорап куйды.
– Әйе.
– Бик яхшы. Исән-сау яшәгез.
Гайса Радикның өйләнгәнен ишетмәгән иде, шуңа аптырап китте. Менә дигән матур кызга өйләнгән. Яшьләр өйләнә дип үз-үзенә сөйләнеп алды. Радик аңардан бер яшькә бәләкәй, бер сыйныф түбән укыган иде.
Маллар авылга йөгерә-атлап дигәндәй килеп керде. Сыер каршы алырга килүчеләр үзләренең сыерларын алып кайтып киттеләр, тик Гайсаларның Шомырты гына күренмәде.
– Сыерлар көтүдән качтымы, – дип сорады Гайса арып-талып кайтып килгән көтүче егеттән.
– Алты сыер качты, бер-ике сәгать элек.
– Кара сыер бар идеме?
– Бар иде, шикелле. Куып карадык тыя алмадык.
– Кайсы якка киттеләр икән?
– Аэродром ягына өскә йөгерделәр.
– Аңлашылды, – диде дә Гайса шул якка атлады. Аэродром дип “Кызыл куаклык”
дигән урыннан бераз өстәрәк урынлашкан аклан урынны атыйлар. Колхоз чорында игеннәргә ашлама, агу сибәргә килгән АН-2 самолеты шунда төшкән. Самолет күрергә авыл балачагасы шунда ашыга торган булган.
– Мәктәптә укыган елларда авылга самолет килсә, без, малайлар шунда ашыга идек. Эшләп торган самолет артында тору галәмәт кызык иде, көчле җил күтәреп очырырдай була. Бервакыт шулай самолет артында калып басып торганда башымдагы кепка очты да китте. Иген арасыннан кепканы дуслар белән байтак кына эзләргә туры килде, – дип әтисе сөйләгәнне Гайса кызыксынып тыңлап торган иде.
Күп еллар инде авылга самолет килгәне юк, шулай булса да бу аклан урынга аэродром дигән исем ябышып калды. Самолет төшмәгәч, акланны төрле яктан сөреп кысып беттеләр. Тапалмагач үлән дә үсеп китте. Шул үләнгә кызыгып маллар кача да инде.
Аэродромда ашап йөргән маллар арасында Гайсаларның сыеры булмый чыкты. Тимер юлы бик якын, шунда менмәсәләр ярар иде дип, куркып шунда атлады. Ләкин тимер юлында бер мал да күренмәде. Бәләкәй урман буйлап, балачакта сыер ашаткан урынга атлады. Сыер малын тиз генә табам димә, әле монда булсалар тиз арада икенче урында хасил булалар. Гайса болай сыер эзләп йөрермен дип һич уйламаган иде, белсә биноклен алган булыр иде. Бинокль белән күп атлап йөрергә туры килми, еракта йөргән малларны карыйсың да, үзеңнеке күренсә генә шунда атлыйсың. Аларның кара сыеры башка маллардан аерылып тора.
Сыеры бәләкәй урман буенда да булмады. “Басу буйлап Таңачарлык ягына китте микән әллә”, – дип уйлап куйды. Берничә мәртәбә ул яктан алып кайтканы булды. Таңачарлык буенда аскы урамның маллары гына йөри торган иде. Соңгы елларда өске урамның маллары да шул якка бара башлады. Бу күренеш малларның бозылуын аңлатамы, әллә башка сәбәп бармы?
Гайса Таңачарлык ягына барганчы, йортына кереп биноклен алып чыгарга булды.
– Тапмадыңмы? – дип каршы алды Гөлмәдинә капкадан кереп килгән улына.
– Юк. Бу якларны карадым, күренмәде. Бинокль алып Таңачарлык ягына барып карыйм инде. Тагын шул якка киткәндер, – диде Гайса өйгә кереп барышлый.
– Аяк ите ашап йөрисең балам, әллә эзләмисеңме? Кайтыр әле, – диде Гөлмәдинә кулына бинокль тотып чыгып килгән улына.
– Табып алып кайтырга инде, югыйсә, бөтенләй бозылачак.
3
Бинокль булгач Гайса сыерын тиз табар кебек иде, ләкин алай булып чыкмады. Гараж буйларын, зират артыннан карый-карый Таңачарлык ягына атлады. “Ник алай азгын булдың?” – дип, сыерын ачуланып алды. Таңачарлык буенда өч сыер йөри тик Шомырты күренмәде. Бинокле аша Агыйдел буйларын, Җизнәле якларын карап чыкты. Анда маллар байтак күренә, кызылы да, карасы да бар. Утыртылган каен агачлары буйлап Җизнәлегә юл тотты. Колхоз вакытында бу урында яшелчә-җимеш бакчасы булган диләр, Гайса әнисеннән ишетеп кенә белә. Шулвакыттан калган агачлар басу уртасында ямь биреп утыралар.
Каеннар буйлап Җизнәлегә табан атлады. Аскарак төшкән саен каршында яшькелт төстәге томан хасил була башлады. Гайса яшел төстәге томанны бервакытта да күргәне булмаганга, гаҗәпләнеп калды. Артына борылып карады, артта да шундый ук томан. Нинди сәер томан бу? Бу вакытта томан да төшәргә тиеш түгел, томан күпчелек иртән була. Сыерын ничек табар? Хәзер бинокль белән дә карап булмаячак. Атлаган саен томан куерды, бернәрсә дә күренмәс булды. Кинәт кенә Гайсаны курку биләп алды. Бертынга туктап, нәрсә булды бу дип, аңларга тырышып каранып торды. Колагына ниндидер тавыш ишетелеп калгандай булды.
Таңачарлык тирәсен серле, могҗизалы урын дип авыл халкының сөйләгәннәрен ишеткәне бар аның. Ләкин берсе дә яшькелт төстәге томан турында сөйләгәне булмады. Әллә аның күзенә генә шулай күренәме? Кайсы якка атларга белми калды. Ул барыр юлын югалтты. Җиргә карады, бу урында сукмак та юк. Сукмак булса юлларның кайсы якка киткәнен белә алыр иде. Төрле якка берничә адым атлап карады, бернинди үзгәреш күрмәде. Шулчак аның хәтеренә Рәшит абыйсының сөйләгәне исенә төште.
– Минем белән булган хәлгә биш-алты ел үтте инде, өйләнмәгән идем әле. Син бәлки беләсеңдер дә, мин Сарт Чишмә кызы белән йөреп алган идем. Атнасына бер-ике аның белән очрашырга барам. Ул чакта минем бер транспортым да юк, җәяүләп барып, җәяүләп кайтып йөрим. Яшьлек бит инде, соң гына төн уртасында кайтырга чыгам. Таңачарлык дигән урыннан шөрли биреп йөгереп үткәнем дә булды.
Бер кайтып килгәнем дә Җизнәле ягыннан әллә нинди тавышлар ишетелде, яшьләр күңел ача, дип уйлап куйдым да юлымны дәвам иттем. Таңачарлыкны узгач тавыш бетте, үземә дә җиңел булып китте. Икенче көнне йөргән кызым янына тагын барырга туры килде. Мин кайтырга чыкканда төн уртасы булгандыр. Җәйге көн үзең беләсең, бик кыска, көн яктырганчы кайтып калыйм дип ашыгам. Таңачарлык янына җиткән идем Җизнәле ягыннан кызлар җырлаганы колагыма ишетелде. Туктап тыңлыйм, җыр ишетелә, беркем дә күренми. Ни гаҗәп, төн белән кемнәр җырлап йөри? Бераз томан төшкән, шуңа күренмиләрдер дип уйлыйм. Кызыксынуым шулкадәр көчле булдымы, борылдым да тавыш килгән якка атлый башладым. Үзем анда барырга ярамаганын аңлаган да кебекмен, ләкин ниндидер көч мине шунда тарта. Курку дигән уй башымда бөтенләй юкка чыкты. Чыклы үләннәрне тапый-тапый аска Җизнәлегә атлыйм.
Күпме барганмындыр кинәт ниндидер ят җиргә килеп чыккандай булдым, тирә-якка карыйм, мин белгән Җизнәлегә охшамаган. Ниндидер елгага салынган күпер аша чыгып авыл янында хасил булдым. Ул авыл әлеге авылга охшамаган. Коймалар юк, бары кәртәләр белән генә уратылган, йортлар салам башлы, тәбәнәк кенә. Җыр ишетелгән якка атлыйм. Аклан кебек урында яшьләр җыелышып уен уйныйлар. Егетләр, кызлар хәтта бала-чагалар да күренә. Алар янына якынаям, яшьләрнең киемнәренә күз салам, кызларның башында яулык, өсләрендә күлмәк (киндердән тегелгәнгә охшаган), күлмәк төрле төсләр белән бизәлгән, аякларында чабата. Кызлар кигән күлмәк миңа әлеге биюче кызлар кигән күлмәкне хәтерләтте. Егетләр дә шундый ук киемнәрдә, тик кайберләренең башында түбәтәйгә охшаган баш киеме. Озак гаҗәпләнеп карап тордым. Үземне кая барып чыкканымны аңламадым. Бу тирәдә бернинди дә авыл юк. Йоклап төш күрәмме әллә дип үземне тоткалап карыйм, бер дә төш түгел икән. Яшьләргә якынрак килдем, берсенә сүз куштым, ул миңа борылып карады, мине күргәч аның йөзенә гаҗәпләнү билгесе чыкты. Мин нәрсәдер аңлагандай алар яныннан тизрәк китәргә ашыктым. Җизнәле урманына Прибельский яшьләре җыелышып килеп күңел ачып йөргәннәрен белә идем, бәлки, алар шулай йөридер дигән уй баштан үтте.
Авыл дигәне бер урамнан гына, барлыгы ун-унбиш йорттан артмас. Урам буе чирәмлек, техника йөргәнгә охшамаган. Бу күренеш миңа моннан берничә йөз ел элек булганны хәтерләтте. Әллә үткәнгә килеп чыктыммы? Кинәт башыма монда озак калырга ярамас дигән уй килде. Кире кайталмый йөрсәм, ни булыр, мине югалтачаклар бит. Килгән юлдан кире атлап, томан эченә үттем. Атласам да килеп кергән юлымны табалмый йөрдем. Куркуга төшә башладым. Ярый тапап килгән үләннәр ярдәм итте. Тапалган сукмактан үргә атлый башлаган идем үз вакытыма килеп чыктым. Үз ягыма килеп чыккач, озак кына, нәрсә булды минем белән дип уйланып тордым. Ныклап аңлар өчен яңадан аска атладым, ләкин башка ул күренеш кабатланмады. Ул арада көн яктыра башлаган иде. Йөгереп дигәндәй машина юлына ашыктым. Колагыма ишетелгән җыр тавышы тынды. Уйлар эчендә йөзә-йөзә авылга атладым.
Өйгә кайткач, булган хәлне уйлап озак йоклап китә алмадым. Нәрсә булды бу? Чынлап икенче вакытка барып чыктыммы? Шушы уйлар озак борчыды. Башка көнне Җизнәлегә таң алдыннан төшеп карасам да җыр тавышы ишетелмәде, авыл да, яшьләр дә күренмәде.
Гайсаның әнисе янына еш кына яшьтәшләре, күршеләре кереп, чәй эчеп, авыл хәлләре турында сөйләшеп утыралар. Беркөнне Гайса төнгелектән эштән кайтып, хәл алып ятканда күршесе Кәримә кереп:
– Гөлмәдинә, кичә минем белән гаҗәп хәл булды әле, көтүдән сыерым кайтмагач, эзләргә чыктым. Эзләмәгән урын калмады, бәләкәй урман буйларын, Садыйка таллыгын, көтүлек ягын да йөреп чыктым. Бер дә таба алмагач, Таңачарлык ягын барып карарга булдым, бервакыт шул яктан алып кайтканым исемә төште. Мин эзли торгач эңер-меңер вакыты җитә башлаган. Таңачарлыкның тирә-ягын, чокырларын карагач, Җизнәле ягына киттем. Күпме барганмындыр минем алда дүрт-биш хатын кыз түгәрәк ясап үләнгә утырып алганнар да сөйләшеп утыралар. Өсләрендә тәңкәле башкорт киемнәре. Мин аны-моны уйлап тормадым: “Апалар, монда сыерлар күренмәдеме”, – дип, сорадым. Минем башымда бары тик сыерны табу. Шунда берсе миңа усал гына итеп карады да: “Баһабызны төшәрәсең”, – диде. Болар кайдан белсен инде дип, тиз генә борылдым да юлымны дәвам иттем. Берничә адым атлагач, кемнәр булды әле дигән кызыксыну белән борылып карасам, беркем дә юк. Тегеләй атлап, болай атлап эзләп тә карадым, башка очрамадылар.
Сыерымны ул көнне таба алмадым, караңгы төште. Икенче көнне иртән үк кайтып, капка төбендә кычкырып тора иде, – дип сөйләгән иде.
Ул вакытта Гайса бу сүзләргә артык игьтибар да итмәде. Таңачарлыкның, Җизнәленең серле булуыннан файдаланып уйлап чыгарылган хәбәр дип кенә кабул итте. Күрмәгәнне күрдем дип сөйләүчеләр очрап тора.
Бүген килеп шул сер эчендә басып тора түгелме? Әлеге яшькелт томанны ничек аңлатырга? Таралмаса нәрсә эшләр? Үзенең бераз куркып калуына гаҗәпләнеп куйды. Хезмәттә булып, шушы яшькә җитеп куркып тор әле, белсәләр көләчәкләр.
Тагын бераз уйланып торды да, нәрсә булса, шул булыр дип, атлый башлады. Күпме атлагандыр, томан тарала төшкәндәй итте, курку хисе дә югалды. Киресенчә, үзендә ниндидер җиңеллек тойды. Томан тарала бирсә дә янда гына үскән каен агачларының күренмәве, алар урынына ниндидер башка агачларның үсеп утыруына гаҗәпләнде. Бу якка күптән килгән юк шул, бу агачлар ни арада үсеп чыккан, дигән уй үтте аның башыннан. Кыюлана биреп, томан тарала биргәнгә сөенеп, эре адымнар белән юлын дәвам итте.
4
Томан бөтенләй юкка чыккач, Гайса урман эчендә басып торуын аңлады. Нинди урман бу? Җизнәле урманына килеп чыктыммы? Шулай дияр иде ул урманга чаклы ара ерак булырга тиеш. Никтер кояш та югарыда күренә, төш вакытын хәтерләтә, югыйсә, ул сыер эзләргә чыкканда кояш баеп бара иде. Моны ничек аңларга? Берни аңламый аптырап калды. Рәшит абыйсы сөйләгән урынга килеп чыктымы? Бер дә ул белгән Җизнәлегә охшамаган. Шулай булса ник монда вакыт башка төрле? Телефонын алып әнисенә шалтыратып карарга булды. Телефонда антенна сызыклары күренми, шалтыратып караса да бернинди тавыш юк. Монда тотмый дияр иде, берничә ел элек кенә Сарт Чишмә авылы янына антенна куеп киттеләр. Нәрсә була бу?
Гайса телефон белән булашканда үсеп җиткән ике кыз урман эченнән килеп чыкты. Кызларга:
– Кызлар, туктагыз әле, – дип эндәште. Алары Гайсаны күреп калгач, кәрзиннәрен ташлап, кычкыра-кычкыра торып йөгерделәр дә юкка чыктылар. Бу кызлар нишләп йөри монда? Кәрзин белән нәрсә җыялар? Кәрзиннәр янына килгәч, кулына алып уйга батты. Кәрзин эчендә җиләкләр иде. Гайсаның белүенчә, җиләк җыярга әле иртәрәк булса кирәк. Кәрзиннәрен алды да кызлар йөгергән якка атлады. Бераз баргач, аңа каршы берничә егет килә иде. Аларның киемнәре Гайсаның киемнәренә охшамаган, кулларында таяклар. Егетләрне күргәч, Гайса сөенеп:
– Саумысыз, егетләр, – диде.
– Сезләрнең наме кем, кайдан киләмсез, – дип сорады берсе Гайсадан берничә адым калгач туктап. Гайса аның сүзләрен аңлап бетмәсә дә, исемен соравын аңлады.
– Гайса булам. Кызлар мине күреп кәрзиннәрен ташлап китте, – дип егетләргә кәрзиннәрне сузды.
– Әйдә безнең белән. Егетләр башкортчага якын сөйләшә иде. Мәктәптә башкорт теле укытылгач, Гайса башкорт телен бераз белә, егетләр белән башкортча сөйләште.
– Кая барабыз?
– Муллага, үзеңнең кем икәнлегеңне аңа сөйләп бирерсең, – диде берсе билбауын рәтли биреп. Гайса башкортча сөйләшкәч, егетләрнең күңеле бераз күтәрелә төште. Шулай да ачылып бармадылар. Берсе Гайсаның алдыннан, калганнары артыннан төшеп атлый башладылар. Ул кая барганын аңламаса да егетләр белән барырга мәҗбүр булды.
Егетләрнең өс киемнәренә күз салды, алда барганның өстендә камзул, башында бизәкле түбәтәй, аягында галуш, ә калганнарының өстендә озын күлмәк, күлмәк билбау белән бәйләп куелган, аякларында чабата. Тирә-якка күз салды, урман эченнән атлыйлар. Артык зур булмаган елганы агачтан салынган күпер аша чыктылар. Нинди елга? Гайса үзенең кая килеп чыкканын аңлый башлады. Кайчандыр Җизнәле дигән урында Мәчетле дигән башкорт авылы булганлыгын ишеткәне бар иде. Авыл тарихын язучы Рим абыйсы да ул турыда язып үтте. Мәктәптә башкорт халкының тарихын өйрәнгәндә, башкорт халкының баш күтәрүләреннән соң каратель отрядлары авылларны яндырганын, юк иткәнлеген белә. Ул шул чакта юкка чыккан авылларның берсендә хасил булуына икеләнмәде. Әле монда ничәнче ел икән? Гайса тарихны искә төшерергә тырышты. Бераз белүе мондагы кешеләр белән сөйләшүне җиңеләйтергә тиеш дип уйлады. Менә ни өчен телефоны эшләмәгән. Башыннан сыер эзләү дигән уй юкка чыкты. Әйтерсең дә аның башыннан бу уйны алып ташладылар. Ни өчен бу якка килүен исенә төшерергә тырышса да, төшерә алмады. Ул берни уйламый егетләр белән атлады.
Бераз баргач авылга килеп чыктылар. Авыл зур булганга ошамаган, бер генә урамлы. Аларга каршы бала-чага йөгереп килде. Балачагалар Гайсага аптырап карадылар. Бу карашка аның ачуы килеп китте, әйтерсең дә җәнлек алып киләләр.
Йортлар зур түгел, күбесе талдан читән үреп эшләнгән, араларында саманнан эшләнгәннәре дә күренә. Ул үзенең икенче вакытка килеп чыгуына шикләнмәде, вакытның гына башка төрле булуы гаҗәпләндерде. Җир шарының әйләнүе үзгәрде диюләре әллә чынлап дөрес, югыйсә башка төрле булырга мөмкин түгел, дигән уй үтте.
Авыл уртасына җиткәч беренче күргән йортлардан зуррак һәм бүрәнәдән салынган бер-ике йорт күренде. Күрәсең, монда хәллерәк кешеләр яшидер. Бу йортлар читән белән уратылган, ә калганнарында кәртә генә иде. Бүрәнәдән салынган йорт янына җиткәч, камзуллы егет Гайсага:
– Керәмбез, – диде. Калган егетләр урам буенда калды.
Киртә эче чирәмлек, тавыклар йөри, читән абзар, бурап салынган келәт күренә. Ишек төбенә җиткәч егет ишек шакыды, эчтән керегез дигән тавыш ишетелде. Йорт тәбәшәк булганга ишек тә түбән иде, баш иеп эчкә үттеләр.
– Әссәламәгәләйкүм Буранбай мулла, мәгриб як урманда ят адәм йөри, җиләккә барган кызлар куркып безләргә хәбәр иттеләр, – диде егет.
– Вәгәләйкүмәссәлам, шулаймы, әйдә үтеп китегез, – диде Буранбай сәкедән аягын төшереп, сакалын сыйпап куеп, егетләргә урын күрсәтте. – Утырыгыз. Гайса күрсәткән утыргычка утырды. Аны алып килгән егет утырмады.
– Мин чыгыйммы? – дип сорады.
– Чыкма, син дә утыр. Бергәләп танышыйк юлчы белән. Буранбай Гайсаның өстендәге киеменә карады, муенына асылынган биноклен нәрсә икәнен беләсе килде. – Йә, сөйләп җибәр, кайдан киләсең, кая китеп барасың, егет кеше? – диде ул мөләем булырга тырышып. Гайсаны ул Стәрлетамак өязенең җиденче кантоныннан килгән кеше дип уйлады.
– Сез ышанырсызмы, юкмы үзем гаҗәпләнеп торам, мин моннан ерак булмаган авылданмын.
– Үзеңнең, карьяңнең, авылыгызның наме ничек?
– Мин Гайса исемле, авылым Яңа Кыешкы, халык Каран ди.
– Каран? Беләм ул карьяны. Типтәрләр яши анда. Старшинасы белән еш кына очрашып торабыз.
– Әле сездә ничәнче ел? – дип сорады Гайса Буранбайдан, авылын белгәнгә сөенеп.
– Һиҗри белән 1200 сәнә, урысча 1785 сәнә буладыр.
– Ә мин 2015 елда яшим.
Буранбай бу санны аңламый озак кына уйланып торды.
– Ничек безгә килеп чыктың? Кем җибәрде?
Гайса ничек бар шулай сөйләп бирде. Рәшит абыйсының һәм Кәримә апасының күргәннәрен дә онытмады. Буранбай түбәтәен сала биреп башын кашып алды. Гайсаны алып килгән егеткә:
– Муртаза, сезләр берәй нәрсә аңладыңмы? – дип сорады. Муртаза дигәне бер Гайсага, бер Буранбайга карап уйланып торды да.
– Ышануы бик авыр, шулай да мөмкин эш булырга ошаган. Стәрлетамактан килгән бер укымышлы ир, вакыттан вакытка күчеп йөрү киләчәктә мөмкин булачак дигән иде. Димәк, син безгә киләчәктән килгән буласың?
– Шулай була. Менә бу телефон дип атала, – дип телефонын кесәсеннән алып күрсәтте. Буранбай белән Муртаза телефонны күргәч куркып китте, корал дип уйладылар, бугай – Безнең заманда техника шундый алга китте, бу әйбер белән ерактагы кеше белән сөйләшеп, фотога төшереп була. Гайса телефонда үзенең әнисен күрсәтте. Буранбай тиз генә күзен каплады да, нәрсәдер укынып алды.
– Безгә, мөселманнарга сүрәт ярамый, зур гөнаһ.
– Көй... башкорт көе куяргамы? Телефонда курай моңы агылды. Буранбай түзмәде телефонны кулына алып тегеләй-болай әйләндереп карады, шуннан тиз генә Гайсага сузды.
– Кызык. Бәләкәй генә әйбер, үзеннән көй агыла. Буранбай белән Муртаза нәрсә дип әйтергә белмәделәр. – Монсы нәрсә? Ул бинокльгә төртеп күрсәтте.
– Якынайткыч, бинокль диләр. Сезнең заманда мондый булмаса да якынайткыч торба булырга тиеш, киноларда күргәнем бар.
– Тотып карарга ярыймы?
– Мә. Гайса муеныннан алып Буранбайга бирде. Мулла бинокльнең әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан күзенә куеп карады.
– Сунарга барганда ярап калыр иде. Мә әле Муртаза, – дип егеткә сузды.
Шулвакыт өй ишеге ачылып китеп аннан бер ир килеп керде. Ул ирне күргәч, Муртаза аяк өсте басты. Гайса аның өс киеменә күз салды. Кергән ир хәлле кешегә ошаган. Башында түбәтәй, өстендә күлмәк, күлмәк яшел төстәге билбау белән билдән бәйләп куелган, күлмәк өстеннән камзул, аягында күн итек, итек тышыннан галуш киелгән. Галушны ишек төбендә салып түргә үтте. Төс-башына караганда кырык биш-илле яшь тирәсе буладыр. Исәнлек-саулык сорашкач:
– Яшьтәш, синдә кунак бар дип ишеткән идем, – диде.
– Әйе, менә утыра ул, – диде Буранбай Гайсаны күрсәтеп. Ишектән кергән ир Гайсага кулын сузды. Гайса аяк өсте басып, ике куллап исәнләште.
– Әти, мин чыгамдыр, үзегез сөйләшеңгез, – дип Муртаза ишеккә атлады.
– Улым, урамга халык җыелган аларны тынычландыр, кунак куркыныч түгел диген. Бар аңлат. Шуннан Буранбайга карап. – Бу кунак кайдан булды инде?
– Караннан. Аның сөйләве буенча әлеге Караннан түгел, киләчәк Караннан.
– Ничек аңларга? Туганым, аңлатып кара әле? – диде Буранбай янына сәкегә утырып алгач.
– Мин әле генә Буранбай абыйга сөйләп биргән идем. Мин яшәгән вакыт 2015 ел. Тарих буенча сезнең авыл безнең вакытта юк. Шулай да монда Мәчетле авылы булганын беләбез. Сезнең вакытка ничек килеп кергәнмендер, үзем дә белмим. Бу якка атлаганда яшел төстәге томан башланды, шуннан ике кызны күрдем, алар мине күреп кычкыра-кычкыра йөгерделәр, шуннан егетләр килеп чыкты да, мине монда алып килделәр.
– Безнең заман турында тагын нәрсәләр беләсең?
– Сезнең авыл Үтәгән волост старшинасына буйсына, авылыгыздан ерак түгел Сат дип аталган авыл булырга тиеш.
– Дөрес, – диде ир кеше. – Минем исемем Хөсәен, мин бу карьяның старостасы, карьядагы бөтен хәлне мин белеп торырга тиеш. Минем кул астында 200ләп эре мал бар. Маллар әле җәйләүдә.
Алар озак кына сөйләшеп утырды. Гайса үзенең киләчәктән килгәнен аңлата алдымы, юкмы белә алмады. Буранбай белән Хөсәен аңлагандай булып тыңлап утырсалар да, йөзләрендә шикләнү бар иде. Алар берничек тә киләчәктән килә алуны күз алдына китерә алмадылар. Киләчәкнең шундый зур үсеш алуын алар аңлар дәрәҗәдә түгел иделәр. Гайсаның кулындагы телефон һәм бинокль аларны гаҗәпләндерде, хәтта бераз куркытты да. Гайса аларның вакытыннан алып үзе яшәгән вакытка чаклы булган үсешне бер-бер артлы аңлатып сөйләп бирде.
– Сезгә чаклы яшәгәннәр ук-җәя, сөңгеләр белән сугышса, сез инде ата торган мылтыкны беләсез. Тимерне, бакырны эретеп кораллар, кирәк-яракны эшли беләсездер?
– Белә идек, тимер эше белән шөгыльләнүне тыйдылар. Халыкның баш күтәрүләреннән соң, патшаның карательләре килеп, тимерлекне ватып-җимереп, яндырып йөрделәр.
– Китап буенча барын да беләм. Шушы тирәдә генә биш йөздән артык авылны, игеннәрне, хәтта мәчетләрне яндырганнар.
– Безнең карьяның да яртысы янды, елганың якын булуы гына ярты карьяны коткарып калырга мөмкинлек бирде. Безнең карьяга нигезне Морза авылы кешеләре салган. Кире күчеп кайтырга да уйлаган идек. Бу уй әле дә саклана, тик Агыйдел елгасының якын булуы гына тоткарлап тора, балык тоту шөгыльләребезнең берсе, – диде Хөсәен.
(Автор орфографиясе һәм пунктуациясендә бирелә.)
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: