Матур булып туган кояшлы иртәдә ишетелгән бу тетрәндергеч хәбәр яшен тизлеге белән авылның бер очыннан икенчесенә барып җитте.
Бу сораулар әлеге хәбәрне ишеткән һәркемнең миен телеп узды. Пәһлевандай таза гәүдәле, чибәр, кешеләргә изгелектән башканы белмәгән ир-егеткә кул күтәрергә кем батырчылык иткән? Әллә бәхетсезлек очрагы булганмы? Иртәнге көтүне куып кайтучы хатын-кыз, карт-карчыклар абына-сөртенә Сәфәргалиләргә таба агылды. Чыннан да Нурлыгаяннарның урам капкасы алдында җәймә белән капланган гәүдә сузылып ята. Бер читтә башын ике кулы белән тотып Нурлыгаян утыра. Янына хатыны Галимә чүгәләгән. Үзе пышык-пышык елый һәм бер үк сүзләрне кабатлый: «Нишләдең син?» Фаҗиганең башын белсә, ул гына белә иде.
Авыл тормышы өчен җәй – иң ямьле, мәшәкатьле, эшле чор. Печән өсте бигрәк тә. Әле элекке көнне генә Сәфәргали тугайны иңләп-буйлап печән чабучылар арасында иде. Кинәнеп эшләде ул. Чыжылдап узган чалгы артыннан тигез булып ятып калган тезмәләрдән аңкыган үлән исе күңелләргә рәхәтлек бирә. Болын чәчәкләре өстендә очкан аллы-гөлле күбәләкләр дә, үлән арасында сикергәләгән чикерткәләр дә, печәнчеләргә тынгылык бирмәгән чебен-черкие дә бары тик җәй күренешләре бит. Ничек кенә булмасын, алар җанга хозурлык өсти, дәртләндерә, җилкендерә. Кояш артык кыздырганчы дип, ир-егетләр эшне иртәрәк башларга тырыша. Шуңа да печән өстендә авылга кайтып йөрмиләр, үзләре корган шалашларда йоклап калалар. Төшкә кадәр нык кына эшләп алалар да, Агыйделдә су коенып, көндез бераз черем итәләр. Тәмле итеп әзерләнгән төшке аштан соң тагын эшкә тотыналар. Яшьрәк хатын-кызлар җыеп күбәләргә салган, җилләп өлгергән печән кибәннәргә өеп куела. Бу эш шулай атна-ун көн дәвам итә.
Кичә печәнчеләр беренче болында эшне төгәлләп, авылга кайтканнар иде. Сәфәргали хатыны Нураниягә малларны көтүдән каршыларга ярдәмләште дә, урамга, үзләреннән бераз арырак өеп куелган бүрәнәләр өстенә тезелешеп утырып, гәп саткан ир-егетләр янына юл тотты. Шуны гына көтеп торгандай арадан берсе:
– Бәй, Сәфәр, син нәрсә, туган көнеңне оныттыңмы әллә? – дип әйтеп салды. Әй, бу дөнья мәшәкатьләре… Туган көнен онытуын онытмады ул. Нураниянең чираттагы низагыннан куркып, аны шау-шусыз гына үткәрергә уйлаган иде. Булмый, күрәсең.
– Егетләр, бүген әзер түгел идек бит әле, – диде ул авылдашларын тынычландырырга тырышып. Мәсьәләнең икенче ягы да бар шул. Кичтән кәеф-сафа корган ир-егетләрнең кайберләре иртән «баш төзәтүне» дәвам итәргә дә мөмкин. Абыйсы иртәгә бөтен көчне икенче болынлыкка күчерәбез дигән иде. Туган көн билгеләп ятсаң, аннан «өлеш» төшкәнен көт тә тор.
– Көне үткәч, кызыгы калмый аның…
– Без сине шундый саран дип уйламый идек…
Төрле яктан гарьләндерергә тырышулар үзенекен итте. Шул арада каяндыр яртысы да табылды, бүрәнәләр өстенә җәелгән гәзиткә икмәге, суган-кыяры да китереп салынды. Әлбәттә, туган көнне юу бер ярты белән генә чикләнмәде, әтәчләр кычкырып, таң беленә башлаганда гына таралыштылар. Читтән карап торган кешегә кызык та, кызганыч та иде: кемдер үрмәли, кемдер күкрәк кага-кага бәхәсләшә, кемдер бүрәнәгә утырган килеш йокыга талган. Сәфәргали бирешмәскә тырышса да, ару гына исереп алган иде. Капка келәсен күтәрү белән каршысына чәчрәп килеп чыккан Нуранияне күреп, айнып киткәндәй булды. Ә тегесе авызыннан утлар чәчә, бар зәһәрлеген, төн буена эченә җыеп яткан ачуын тизрәк чыгарырга ашыга иде.
– Төн буе кайда йөрдең, сөйрәлчек! – дип җикеренде Нурания.
Авылда абруй белән файдаланган, чит хатын-кызлар уена да кереп чыкмаган ирнең иләмсез гәүдәле, усаллыгы йөзенә язылган, елмая белмәгән хатыныннан бер җылы сүз ишетмичә, җылы аш күрмичә яшәве авылдашларына бик яхшы таныш. Тавыш-
гауга кояш чыкканчы дәвам итте. Күп эчүдән һәм йокламаудан башы тубалга әйләнгән ир түземлеге бетеп борылды да агасы Нурлыгаяннар йортына юл тотты. Ике-өч өй аша гына яши агалары. Ул да торып чыккан икән. Бригадирның, гадәттәгечә, эш көне иртә башлана ич. Кичтән корган план буенча кешеләргә эшкә әйтеп чыгарга, аннары машина-трактор паркына кереп күрсәтмәләр бирергә, ахырдан атлар ихатасына барып, соңгы оештыру эшләрен караштырырга кирәк. Шундый уйлар белән ишектән чыккан Нурлыгаян, энесен күргәч, туктап калды. Эчтән бикле капканы ачалмагач, өстән керергә чамалаган Сәфәргали һаваны ярып сөрән салды:
– Үтерәм мин синең Галимәңне! Үзегез әйбәт яшәгәч тә, мине гомер буе тәмугта кайнасын дидегезме?! Нинди үчегез бар иде соң миндә? Үтерәм Галимәңне, – дип дулады ул ярсый-ярсый. Нурлыгаянга бу күренеш яңалык түгел иде. Энесе эчеп алды исә, Галимәгә каныга. Чөнки Нураниясе белән килешә алмады алар, тавыш-гаугадан башлары чыкмый. Сәфәргалинең ни өчен Галимә җиңгәсенә үчеккәнен аңлый ул. Нуранияне Сәфәргалигә мактый-мактый ул димләде. «Ару кешеләр кызы, тизрәк аякка басарсыз», – диде Галимә. Беренче мәхәббәтен югалткан егетнең ни уйларга белмәгән чагы иде, шуңа да ул җиңгәсе сүзләрен кире какмады. Менә – нәтиҗәсе. Ничек тынычландырырга хәзер тәмам ярсыган энекәшен?
– Бар кайт, ятып йокла, – дип үгетләде агасы. Ләкин Сәфәргалине туктатырлык түгел. Хатыннан уңмаганы өчен башкаларны гаепләргә тырышкан иргә ачуы чыкты Нурлыгаянның. Озак уйламастан, аяк астында аунап яткан күсәкне эләктереп алды да, Сәфәргалигә тондырды. Бәхетсезлеккә каршы, таяк нәкъ маңгай өстенә туры килгән иде. Сәфәргали бер генә «Ах!» диде дә, гөрселдәп җиргә ауды. Уйламастан селтәнүнең ни белән беткәнен аңламаган Нурлыгаян капканы ачып чыгуга, җирдә хәрәкәтсез яткан гәүдәне күреп, аптырап китте. Ул аны тынычландырырга гына уйлаган иде бит. «Сәфәр, нәрсә син, юри сузылып ятасыңмы әллә?» – дип эндәшүгә җавап булмагач, өстенә барып иелде, йомылган күз кабакларын ачырга тырышты. Сәфәргали гырылдык катыш: «Сәйдә, Сәйдә», – дип пышылдады да, тынып калды.
Таң алдыннан төш күреп, тиргә батып уянды Сәйдә. Инде күптәннән онытылган хисләр кабат борчыр дип кем уйлаган.
Уянгач, озак уйланып ятты. Беренче мәхәббәтен – Сәфәргалине күргән төшен яхшыга да, яманга да юрарга белмәде, әмма хатынның күңел түренә аңлата алмаслык шом кереп урнашты.
...Искиткеч матур аланда Сәйдә хозурланып, чәчәкләр өзеп йөри, имеш. Кай арададыр күз күреме җирдә Сәфәргали пәйда булды. Ул кызга кулларын изәп, үзенә чакыра. Сәйдә бар дөньясын онытып, сөйгәненә таба йөгерә башлады. Ул йөгергән саен, егет ераклаша бара. Кинәт күктән бик зур канатлы, озын томшыклы, кап-кара кош төште дә, Сәфәргалине эләктереп, югарыга очты. Сәйдә исә «Сәфәргали! Сәфәргали җаным! Ташлама!» – дип кычкырып җиргә ауды.
Иртәнге чәй вакытында ире Гафур: «Син нәрсә, таң алдыннан бик каты саташа идең? Ачыргаланып нидер мыңгырдыйсың, үзең тибенәсең», – дип сөйләнеп алды. «Кичә нык арыган идем, шуңа саташканмындыр», – дип кенә җаваплады каушавыннан ни әйтергә дә белмәгән хатын.
Шул көннән Сәйдә күңеленә тынычлык тапмады. Юньлегә түгел бу, сөйгәне белән нидер булган. Каян гына белергә соң?
Сәйдәләрнең әтиләре Хәкимҗан Бөек Ватан сугышына киткәндә, әниләре Бибиәсма дүрт кыз бала белән торып калды. Иң өлкәне Рәвия апасына – унбер яшь, кече сеңелләре Рәмиягә өч кенә ай иде. Сугышка кадәр әтиләре урманчы булганлыктан, яхшы тормышта яшәде алар. Әмма бу рәхәтлек озакка булмаган икән. Колхоз эшенә күнекмәгән Бәбиәсмага дүрт кыз бала белән, ай-һай, авырга туры килде. Азык запасы беткәч, юньлерәк кием-салым, затлы савыт-саба, онга, я икмәккә алыштырылды. Ярый әле ихатада сыерлары бар һәм бакча тутырып бәрәңге утырталар. Бибиәсма да яшь сабыен калдырып, колхоз эшенә тотынды. Бер-ике кашык он өчен басудан кайтып кермәде ана. Балалар бер-берсен карарга өйрәнде, әниләренең ничек җәфалануын аңлый иде алар. Иң авыры ачлык булса, кышларын өйне ягып җылыту да җиңелдән түгел иде. Кызлар арасыннан әтиләре Хәкимҗанга охшап, ныклы гәүдәле, үткер холыклы Сәйдә әнисенең уң кулына әйләнде. Бәләкәй чана белән тартып утынгамы, сыерлары өчен салам-печәнгә барамы, Бибиәсма иптәшкә гел Сәйдәне ияртә. Шуңадырмы, ул ирләрчә кырыс характерлы булып үсте. Сугыш тәмамланыр алдыннан әтиләренең хәбәрсез югалуы хакында кара кәгазь килгәч, рәхәт яшәүгә соңгы өметләре дә сүнде. Иң кимсеткәне – балаларның укырга йөри алмавы. Мәктәп директоры беркөнне өйләренә үзе килде һәм: «Бибиәсма, сиңа ничек авыр икәнен беләбез, ләкин балалар белемсез кала бит. Совет илендә надан калу рөхсәт ителми. Әйдә, ике кече кызыңны балалар йортына урнаштырыйк», – дигән тәкъдим ясады. Билгеле, мондый күренеш ул заманнарда гадәти хәл иде. Әмма үзе дә үги ана белән бернинди наз күрми үскән Бәбиәсма өчен бу сүзләрне ишетү үтә авыр иде. Моңа олы кызлары Рәвия белән Сәйдә дә ризалашмады. «Ярый, мин укымасам укымам, апайлар мәктәпкә йөрсен», – дип Сәйдә өстендәге фуфайкасы белән аягындагы киез итеген салып бирде. Ә бу киез итек бөтенесенә берәү иде. Шулай итеп, ул укый-язарга өйрәнәлми калды. Аның каравы, эшчән, үткер кыз булып үсте. Төскә-биткә бик чибәрләр рәтенә кермәсә дә, калкып торган йомры күкрәкләре, нечкә биле, төз, матур балтырлары игътибарны җәлеп итәрлек. Шулай да аңа усал Сәйдә дигән исем ябышты. Чөнки кечкенәдән тормыш рәхимсезлекләре белән еш очрашып, җиңеп яшәргә өйрәнгән кыз берәүгә дә бирешеп тормады, тоткан җиреннән өзде.
Әмма яшьлек яшьлек инде. Сәйдә дә иптәш кызлары белән кичләрен өйләре каршында гына урнашкан клубка кичке уеннарга, аулак өйләргә йөрде. Авыл егетләре генә аны ихтирам итсәләр дә, ни өчендер мәхәббәт хакында сүз катырга ашыкмады. Сәйдә аның серен соңрак аңлады: егетләрнең әниләре усал киленле булудан курыкканнар икән. Их, белсәләр иде алар кызның эчке дөньясында нинди якты хыяллар ятканын! Шулай да килде ул саф сөю Сәйдәгә, көттереп булса да килде...
Беркөнне кичке уенга җыелгач, клубка озын, төз гәүдәле, кара куе чәчле, коңгырт йөзле егет килеп керде. Чибәр иде ул. Кызлар аны беренче кат күргәнгәме, башта аптырашып калдылар. Ләкин гармунчы дәртле көй уйный башлауга, тагын сикереп төшеп, бии башладылар. Сәйдә исә – уртада. Ул озак уйлап тормастан, бии-бии теге таныш түгел егеткә килеп басты да, кулыннан тотып, түгәрәк уртасына алып кереп тә китте.
Менә төн авышып, таралышыр вакыт та җитте. Яшьләр парлаша-парлаша кайтыр юлга чыкты. Сәйдә өйләре якын булганга үкенеп куйды. «Их, яраткан кешең белән бер урамнарны урап, йөреп кайтырга иде», – дигән уй кисеп үтте кызның миен. Шулай уйланып торганда янына теге егетнең килеп басуын абайламый да калды.
– Я, киттекме сылу? – дип дәште егет.
– Безнең өй якында гына шул, – диде ни әйтергә дә белмәгән кыз.
– Якында булса, без аны бераз ерагайтыйк. Әнә күктә йолдызлар ничек җемелдиләр. Хәзер үк кереп йокларга ятсаң, аларны күрми дә калырсың.
– Ятасың инде, иртә таңнан торып эшкә китәргә кирәк ич.
– Шулай эшчән дәмени әле син?
– Шул эшчән булудан башка бер матурлыгым да юк инде минем…
Шул рәвешле сүзгә-сүз ялганды, танышып та өлгерделәр. Егет Сәфәргали исемле икән, олы абыйлары Муллагалиләргә кунакка килгән. Ул Сәйдәнең туган авылы Суыксудан 25–30 чакрымнар ераклыктагы Бүребай авылыннан булып чыкты. Егетнең абыйларына кунакка килүе һич тә гаҗәпләндермәде кызны. Илленче-алтмышынчы елларда егет-кызларның туганнарына, дусларына алмашлап кунакка йөрешүе, күрше авылларда кәләш яки кияү күзләве гадәти күренеш иде. Сәйдә шул хакта исенә төшереп: «Нигә миннән чибәррәк кызларны күзләмәде икән?» – дип уйлап куйды. Алар күңелле генә сөйләшә-сөйләшә таң атканчы диярлек йөрде. Кышкы салкын фуфайка астына үтеп кереп, тәмам өшетә башлагач кына, иртәгә дә күрешергә сүз куешып, аерылыштылар.
Иртәнгә кадәр керфек тә какмады Сәйдә. Менә ничек була икән ул егетләр белән очрашып күрешүләр. Тик иртәгә килер микән соң ул? Апасы Рәвияне дә күрше авыл егете урлап, килен итеп төшергән иде. Ләкин килешеп яшәп китә алмадылар. Йөкле булып кайткан Рәвия кыз бала тудырды, гаиләгә тагын бер «кашык» өстәлде. Димәк, чират – Сәйдәгә. Бибиәсма беркөнне ахирәте Җамал янына баргач, сүзгә-сүз ялганып:
– И, Җамалкаем, Сәйдәм кияүгә чыгалмый калыр микәнни?! Үзем гаепле инде, авыр дөнья йөгенә үзем белән гел аны җиктем шул. Ирләр кебек бөгелмәс характерлы булып үсәр дип кем уйлаган инде?! Синең Кендек әби дигән осталыгың бар. Әллә димче дә булып карыйсыңмы соң? Икенче авылларда егетләр бетмәгәндер ич, – дип әйтеп салды. Сабыр холыклы Җамал ахирәтенең ни өчен борчылуын яхшы аңлый иде. Нигә тәвәккәлләмәскә, Сәйдә кебек уңган кызлар күп түгел ул. Үз пары туры килсә, аннан да бәхетле кеше булмас әле.
Шушы сөйләшүдән соң ул Бүребайдагы каенсеңеле Гөлҗиһанның улы Сәфәргалине исенә төшерде. Озак та тормастан, сәбәп табып, иреннән ат җиктерде дә Гөлҗиһаннарга барып та кайтты. «Кыз белән таныштырам», – дип турысын әйтмәсә дә, Сәфәргалине кунакка чакырып китте. Язмышта язылганны кул белән сыпырып булмый шул. Җамал карчык димләп өлгермәде, яшьләр үзләре танышып та куйды.
Бер атналап торды егет Суыксуда. Чибәр булмаса да, ак кагәзь төсле пычранмаган, саф күңелле Сәйдәне яратып өлегергән иде инде ул. Озакламый тагын килермен дип кайтып китте.
Мәхәббәт бәйләнешләре язга кадәр дәвам итте. Ә алда – армия хезмәте иде. Сәфәргалине хәрби диңгез буе частена билгеләделәр. Ул Кара диңгез флотына юлланды. Сөйгән йөрәкләр егетнең армия-
дән әйләнеп кайтканын көтәргә вәгъдәләшеп аерылыштылар. Хәзер инде өч елга сузылган хат алышу башланды. Тик Сәйдәнең укый-яза белмәве генә читенлек тудыра. Әмма бу хакта егетенә белдермәскә тырышты. Сәфәргалидән көттереп килгән хатларны кадерле ядкарь кебек саклады ул, сеңелләреннән кат-кат укыта иде. Җавапны да алардан яздыра. Нишләсен, сөйгәненә күңелендәге сагыну-ярату сүзләрен генә әйтеп бирергә кыенсына. Кош булып очып барып килер иде дә, Ходай аңа канатлар бирмәгән. Сабырлык белән көтәргә генә кала. Кайвакыт моряк егетнең өстәлдә кысага куеп сакланган фотосурәте белән күңеленнән генә сөйләшеп, үзен тынычландыргандай итә.
Сәфәргалинең солдат хезмәте ахырына якынлашты. Сәйдә кавышу минутларын күз алдына китереп, төннәр буе йоклый алмый. Күрешү көнен түземсезлек белән көтә. Ул көн дә килеп җитте.
Сәфәргали Муллагали агаларына килгән…
Бу хәбәр тиз арада Сәйдәләр йортына да килеп ишетелде. Өйдә ыгы-зыгы башланды. Әниләре, кунакка дип, берәр тәмле аш хәстәрләргә тотынды. Апа-сеңелләре өй җыештыра. Сәйдә исә көзге каршына утырды. Сөйгәне армиядә вакытта кышын фермада сыерлар сауса, җәйләрен ялланып, Пермь якларына торф чыгару эшенә юлланды кыз. Искиткеч авыр шартларда түзеп эшләп, өс-башын ару гына юнәтте, бирнәлек әзерләде. Инде туй итсәләр, йөзе кызарырлык түгел.
Тез астына төшеп торган озын кара чәчләрен үреп баш түбәсенә өйгәч, битенә иннек-кершәннәр сөртенде. Аннары Сәфәргалиен каршыларга дип атап тектергән, ялан чәчәкләре төшкән яшел ефәк күлмәген киде. Бу минутларда танымаслык булып үзгәргән кызның сөю тулы йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып тибә.
Алар яшәгән йортның өйалды тәрәзәсеннән арка урамда яшәүче Муллагалиләрнең капкасы күренеп тора. Сеңелләре алмашлап шул якны күзәтәләр. Менә капкадан өч кеше – Муллагали, Зәйния һәм Сәфәргали килеп чыкты.
– Апа, чыктылар, киләләр! – дип сөрән салды сеңелләре. Ләкин, ни гаҗәп, тегеләре Сәйдәләр ягына түгел, ә бәлки икенче якка юл тотты һәм күршедәге Мәйсәрәләргә кереп китте.
Сәйдә басып торган урынында идәнгә бөгелеп төште. Булмас! Ялгыштыр бу! Ничек, Сәфәргалинең, өч ел буе язган хатлары алдау өчен генә идемени?! Нигә кирәк булды аңа болай да китек күңелне яраларга?
Күз ачып йомганчы Сәйдәнең миен йөзләгән сорау телеп узды. Кыз ярсып, елап урынга ауды. Әнисе һәм сеңелләренең тынычландыру сүзләре каяндыр бик ерактан ишетелде, мие томаланды, ике күзе берьюлы сукырайган кебек тоелды.
Шулвакыт Рәвия апасы килеп керде дә: «Кайгырма, апай, алар бик тиз әйләнеп чыктылар да, Сәфәргали атына атланып каядыр чапты», – дип хәбәр итте. Яхшыга идеме бу хәл? Ләкин Сәйдә тиз генә тынычлана алмады. «Инәкәем, башка кызларның барысы да чибәр бит, нигә мин генә ямьсез булып туганмын соң?» – дип ярсып елады. Авыр, үтә авыр иде бу минутларда. Чын йөрәктән сөйгән кызның өметләренең шулай челпәрәмә килүенә ышанырлык түгел. Бибиәсма апа баласын кысып кочаклаган килеш ни уйларга да белмичә: «Хәерле булсын инде, Аллага тапшырыйк», – диюдән ары узмады.
Кич җитеп, караңгы төшкәч, Рәвия апасы бәрәңге бакчасы аша Мәйсәрәләргә юл тотты, хәлне ачыкларга теләде. Алар да бит, дүрт бала, әтиләре фронтта һәлак булгач, әниләре Сәмига апа белән торып калды һәм ятимлек ачысын аз татымадылар. «Борчылмасын Сәйдә, мине кодаларга килгәннәр иде дә, кире бордым. Кеше өлешенә аркылы төшеп, бәхетле булырга исәбем юк», – диде Мәйсәрә.
Сәфәргалидән озак кына вакыт бер хәбәр дә булмады. Сәйдә һаман тынычлана алмый иде. Өстәвенә, урамда бер очрашканда Зәйния: «Нәрсә, ямьсез көеңә шундый чибәр егеткә чыгарга
уйлаган идеңме?» – дип, утка май өстәде. Алар энеләренең Сәйдә белән дуслашуын ишеткәч тә, каршы булдылар. «Усаллыгы белән дан казанды, син аннан бер рәхәт тә күрмәячәксең. Сине үзебез менә дигән кыз белән таныштырабыз», – дип, Сәфәргалине Мәйсәрәләргә алып кереп киттеләр. Өстәвенә кызга булмаган ялалар ягарга да онытмадылар.
Атналар буе өйдән чыкмады кыз. Ә беркөнне ферма мөдире Зариф абыйсы килеп керде. «Сәйдә сеңлекәш, болай ярамый, горур булып кал. Бәхетең алда әле. Синең намусың саф булуын бөтен авыл халкы белә. Әйдә, иртәгәдән эшкә чык, сыерларың көтә», – диде. Кыз аңа каршы килмәде, иртә таңнан фермага юл тотты. Өч айлап вакыт үтте. «Сәфәргалине авылдан хәлле генә кешеләрнең Нурания исемле кызына димләп өйләндергәннәр. Туй-фәлән ясап тормаганнар», – дигән сүзләр ишетелде. Соңгы өмет тә сүнде. Сәйдәне дөнья яңалыклары кызыксындырмады, ферма белән өй арасыннан башка беркая да чыкмады, дус кызларыннан да читләшергә тырышты. Моны күргән ананың йөрәгеннән кан саркый иде. Рәвия апасы сеңлесе үз-үзенә кул сала күрмәсен дип, саклап-күзәтеп йөрер булды. Тагын бер көз үтеп, кышка керделәр. Яңа ел алдыннан, декабрь башларында, Бибиәсма янына Җамал килде. Хәл-әхвәл белешкәч, сак кына сүз башлады:
– Мин үз бурычымны үтәми тынычлана алмам инде, Бибиәсмакаем. Чыршыбаштагы сеңлем Сәлихә килеп киткән иде. Сүз артыннан сүз китте дә, Сәйдә хакында искә төшердек. Аларның авылында бик акыллы тракторчы егет бар икән. Яше дә бара, өйләндерергә вакыт ди. Әллә тәвәккәлләп карыйбызмы? Бер-берсен ошатышып куюлары да бар. Булмаса, гаеп түгел, – дип тезеп китте димче карчык. Бу хәбәргә Сәйдә каршы килмәде. Бер атнадан Җамал әбиләре киң җилкәле, урта буйлы, күрер күзгә басынкы гына кыяфәтле егет ияртеп килеп керде. Озак кына сөйләшеп утырылды бу кичтә. Егет Гафур исемле иде. Ул тагын киләчәген белдереп кайтып китте. Көттермәде, ике көннән әтисенең энесе Әхмәтша абыйсын ияртеп килеп тә җитте һәм өйләнешү турында килешергә тәкъдим итте. Никах һәм үзләренә күрә кечкенә туй ясау көне билгеләнде. Өйгә кабат җанлылык өстәлде, көлеп сөйләшүләр ишетелә башлады. Сәйдәгә җыйнаулашып бирнәлек әзерләделәр. Өй эче, ишек алды җыештырылды, мичкәгә әче бал коелды. Зур итеп чәкчәк пешерелде. Кыскасы, Сәйдәнең кияүгә чыгуына бөтенесе дә шат иде. Кыз үзе дә үзгәреп китте. Гафур ошады аңа. Олы гына яшьтә, акыл утырган, сабыр холыклыга охшаган. Утыз яшенә кадәр өйләнми торуы бераз сәеррәк тоелса да, бу гамәлгә игътибар итмәде Сәйдә. Егет үзе дә ачыктан-ачык сөйләшергә тырышты. Сүз арасында әнисенең бик усал холыклы икәнен, яшь кәләшкә аның белән уртак тел табуы җиңел булмаячагын искәртеп куйды.
Никахка әзерлек көннәрендә көтмәгәндә ихатага Сәфәргали килеп керде. Сәйдә теләмәсә дә, ялына-ялына кызны үзе белән бер генә тапкыр сөйләшергә ризалаштырды.
– Сәйдә, гафу ит мине. Хәзер аңладым, сине генә яратам икән бит мин. Югалтасым килми сине. Ялгыш өйләнгәнмен мин. Әйдә, әле соң түгел, җыенабыз да берәр якка чыгып китәбез, – дип Сәйдәнең кулларыннан тотты.
– Сәфәргали, син хәзер килеп ничек шундый тәкъдим ясый аласың? Вәгъдәңне үзең боздың, синең аркаңда мин башка кешегә ризалык бирдем, инде аны кире кага алмыйм. Бар кайт, гаиләңне сакла, – диде кыз, яшьле күзләрен читкә борып.
Китмәде Сәфәргали, күршедәге кодагые Нурлидә карчыкларга тукталып, атна буе Сәйдәне күзәтте. Иртәгә кияү килә дигән көнне Бибиәсма апалар өенә бер төркем егетләр килеп керде. Арадан берсе: «Сәйдә, иртәгә сак булырга кирәк, Сәфәргали юлыгызга чыгып, сине урлап алып китәргә җыена икән», – диде борчылу катыш. Җыелып сөйләшкәч, кәләш утырган атлы чананы 5–6 чакрым үткәнче озатып барырга булдылар.
Иртән кояш калку белән кәләш яшәгән йортның капка төбенә пар ат җигелгән кошевка килеп туктады. Атның дугасына пар кыңгырау тагылып, чигүле тастымаллар уралган. Көтеп торган кунаклар кияү ягыннан килүчеләрне гармуннар белән җырлап-биеп каршы алды. Аннары өйгә кереп, сый-хөрмәтле табын артында никах укыттылар. Төш авышкач, биш-алты атка утырган туган-тумача егет ягына туйга кузгалды. Алдан килешенгәнчә, алдан һәм иң соңгы чаналарда озатып баручы авыл егетләре урын алган иде.
Туй исән-имин үтте. Кыз ягыннан килүчеләрне капка төбендә Гафурның әнисе күпереп торган күмәч, бал һәм май белән каршы алды.
– Телең – балдай татлы, күңелең майдай йомшак булсын, – диде ул килененә бал белән май каптырып.
Гаилә тормышы башланды. Чыннан да, Гафур искәрткәнчә, кайнанасы бик чая булып чыкты Сәйдәнең. Ничек кенә үткер, җитез булмасын, яшь килен аның янында көчсезрәк иде. Ләкин кайнанасы белән килеп чыккан тавыш-әрләшүләрне
иренә сиздермәскә тырышты. Шулай да бер түбә астында озак чыдашып яши алмады алар, Әхмәтша абыйсы белән Флүрә җиңгәсе янына башка чыктылар. Ә яз җитүгә Пермь якларына
барып, агач эшкәртү заводына эшкә урнаштылар. Килешеп яшәп китте яшь гаилә. Нинди генә авырлыклар кичерсәләр дә, бер-берсенә иңнәрен куярга тырыштылар. Башта кешедә фатирда көн күргән яшьләргә беренче балалары туар алдыннан барактан аерым бүлмә бирделәр. Бу инде аларның ныклап коллективка кереп китүләрен раслый иде, шуңа куанып бетә алмадылар. Гафур да, Сәйдә дә бер бригадага алынып, икесе дә моторлы пычкы белән агач кисү эшенә өйрәнеп китте. Бу ирләр һөнәре булып исәпләнсә дә, Сәйдә бирешмәде, тырышты, ышаныч яулады. Ике балалары үсеп җитте. Тора торгач, олы фатирлы булдылар, эштә исемнәре мактау тактасыннан төшмәде. Гафур тыштан тыныч кеше күренсә дә, бик кызу холыклы иде, әмма хатыным, балаларым дип өзелеп торды. Шулай да Сәйдә кайвакыт: «Сәфәргали белән парлашсак, ничек яшәр идек икән?» – дип уйлап куя иде. Еллар үтеп, бер салынган сукмактан тайпылмыйча гомер йомгагы алга тәгәрәде. Чираттагы ялларында авылга, әниләренә кунакка кайткач, беренче мәхәббәтенең фаҗигале үлеме хакында ишетеп, һушсыз кала язды. «Әгәр минем белән яшәсә, исән булыр иде бит», – дип үкенечле хисләргә бирелде. Сәйдә Сәфәргалинең каберен барып күрергә теләсә дә, Гафурына сиздерәсе килмәде, Аллаһыдан сабырлык сорады.
Язмыш сынаулары әле бетмәгән икән. Инде тормышлары түгәрәкләнде дигәндә, Сәйдә пенсиягә чыгып, йорт-җир мәшәкатьләре белән кәнәгатьләнеп яшәгәндә, тагын кайгылы хәбәр килде. Төш вакытында иртән исән-сау эшкә чыгып киткән иренең, агач бәреп, фаҗигале һәлак булуы хакында килеп әйттеләр. Кисү өчен транспортер буйлап килүче бүрәнәләрнең берсе, ролик ычкыну сәбәпле, читкә очып чыгып, электр пычкысы белән агач кисәргә торган Гафурның башына килеп тигән. Каза күрүчеләр бер ул гына түгел иде. Һәлак булучыларны бөтен цех коллективы белән зурлап, шартын китереп җирләделәр. Алтмышы тулыр-
га бер генә ел калган иде Гафурына. Мондый зур кайгыны бик авыр кичерде Сәйдә. Аның өчен төн белән көн алышынгандай булды. Айлар буе зират юлын таптады хатын. Гафурны югалтуын йөрәге һич тә кабул итәргә теләмәде. Хәсрәтне вакыт кына дәвалый диләр шул. Бераздан ике баласының көндәлек кайгыртучанлыгы аны ушына китергәндәй итте. Хәзер ул сәгатьләр буе уйланып утыра: ни өчен соң язмышына килеп кергән ике ир-егетне дә Аллаһы Тәгалә үз янына фаҗигале рәвештә алды? Ятимлек ачысын кирәгеннән артык татып үскән Сәйдәнең тормышы гел үкенеч-хәсрәтләрдән генә торырга тиеш идеме? Бу сорауларга җавап табып булырмы?
Гафурның вафатыннан соң өч ел узгач, туган авылына сеңлесе Рәмия янына кайтып килергә булдылар. Аларны якты чырай, тәмле аш-су тулы өстәл белән каршы алдылар. Балачаклары авыр заманга туры килгән туганнар бүгенге тормышларына шөкер итеп, куанышып туя алмады. Шулай да бер уй тынгылык бирми иде җанына Сәйдәнең. Ул бит Сәфәргалинең үлеме хакындагы хәбәрне ишетү белән каберен барып күрергә теләгән иде. Инде яше дә шактый өлкәнәеп бара, авылга әллә башкача кайта алыр, әллә юк, соңларга ярамый. Икенче көнне үк улын ризалаштырып, Бүребайга юл тоттылар. Озак кына эзләделәр Сәфәргалинең каберен. Ташын үлән каплап бетергән кабер табылгач, Сәйдә улының зираттан чыгып торуын үтенде. Ялгызы калгач, кабернең өстен чүп үләннәреннән чистартты. Әйтерсең беренче мәхәббәтенең гәүдәсен басып торган авыр йөкне алып ташлады. Күзләренә яшь тулган хатын кабер ташына озак карап торды. «Бәхил бул, бәхил бул», – дип пышылдый иде аның иреннәре.