-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 октябрь 2019, 15:34

Земфира ГАЛИМОВА. Иске яңаны саклый... Хикәя

Әнисенең азык-төлек сала торган полиэтилен капчыкны суда чайкап элгәнен күреп, улы: – Нигә юып торасың инде аны. Ташла. “Одноразовыен” алып кайтырмын, – дип әйтеп бетерә алмады, Нәсимәттәй:– Бер тиен кергән – бар булган, бер тиен чыккан – юк булган, – дип чәпәде. – Ризыктан бушаган ул, таза. Тишек-тошыгы юк. Бер нәрсәмне дә ыргытырга тормыймын әле.

...Нәсимәттәйнең олы улы “озын акча”дан кайтты. Улы капканы ачуга, елап та җибәрде. Галушын да элеп тормастан, улы каршына аксады. Сул аягына басканда уң кулы, ирексездән, өскә күтәрелә, ныклап басып беткәч, янә төшә. Аяк-кул тиешле халәтен алганда, гәүдә сул якка янтаеп китә. Тырыша-үҗәтләнә торгач, җилпенә-җилпенә, тәки барып җитте. Барып та җитте, сагынганлыгын, тыны белән тартып алырдай булып көткәнлеген такмакларга да кереште.
Башында – бизәкләре төсен югалткан иске яулык. Таушалып беткән халат итәген ыштан бөрмәсенә кыстырган. Носкиеның астын өскә әйләндереп кигән. Тишек үкчәсе тузган ямаулары белән аяк йөзендә ыржаеп тора.
Җәй буе күрешмәгәч, улына әнисе нык бирешкән, нык бетеренгән кебек тоелды. Беренче минутлар тәэсиреннән үзенең дә күзләре чылана язды.
– Балам, к-а-айт! Хәзер минем үземне дә карарга кеше кирә-ә-әк. Яшь бара-а-а, – дип елады бит.
Буш сүз генә булмаган, димәк. Үзсүзләнүгә дә охшамаган.
Инде байтактан бирле картлык чире кагылган әтисе исә баласын бөтенләй танымады. Зур түземлек белән, кемнең кем икәнлеген көч-хәл белән төшендердек дигәндә генә:
– Безнең дә синеке кебек исемле кешебез бар, – дип елмайды.
Хәл-әхвәл сорашып, бераз тынычланганнан соң, бар сыен табынга тезде Нәсимәттәй. Баласы өчен өтәләнеп торды. Аш артында рәхәтләнеп эч бушаткач, кәефләр үзгәрде, сүз тавык чүпләп бетмәстәй эшләргә күчте. Яшьрәк чагы булса, беркемгә дә ялынып тормас, барысын да үзе генә башкарып куяр иде дә соң. Картайгач, рәт китә шул, күп нәрсәгә көч җитми. Шул сәбәпле, бар өмете –балаларында.
Күзгә бәрелеп тора – хуҗалык, чынлап та, игътибарга мохтаҗ. Мескен хәлгә төшкән дияргә мөмкин. Тәртипкә салуны, кагасы-сугасыны сорый. Бәрәңге бакчасы күмәк тырышлыкны дәгъвалый.
Көз дә һәр елдагыча үз өлешен керткән – җәйге аллы-гөлле төсләрне җуйган. Бер-ике атна элек кенә күпереп утырган бәбкә үләне нык кына шәрәләнгән, үзәге күренә башлаган. Яңгыр әледән-әле явып торып, кара балчыкка пычранып беткән.
Кое буендагы чәчкәләр шиңү-коруга йөз тоткан. Йорт нигез янындагы соңга калып ата торганнары гына сап-сары булып янып утыралар.
...Әйткәннәрне карусыз үтәде улы. Иң тәүдә Нәсимәттәй койма буенда яткан иске такталарны кисәргә кушты. Улы такталарны эткәләп-төрткәләп карады да:
– Ягарлыгы калмаган бит боларның, череп беткәннәр, ташлыйсы гына, – диде.
– Әйе менә, шулай итми ни! Элек сыер тизәге дә яга идек әле.
Түти җавапсыз кала торганнардан түгел. Гитлер басып кергән елны туган ул. Нужа аны кәлҗемә белән сыйлаган. Шуңа да, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, нинди генә дәлилне дә егып сала. Әле дә шулай булды. Улының авызын томалады да, яшьлегендә ничек интеккәннәрен тезеп китте. Кичә нәрсә ашаганын онытса да, үткәннәрен бөтен ваклыклары белән истә тота ул. Кайбер урыннарын көненә бишәр-унар тапкыр да кабатлый. Балалары, әниләренең холкын белгәч, сүз көрәштереп тормыйлар, ярар синекечә булсын әйдә, диләр дә, боерыгын берсүзсез үтиләр.
– Бигрәк юк белән яшәдек бит...
Дөрес сүзгә җавап юк. Балалары үзләре дә үскәндә ул “юклык”ны күреп үсте.
Такталар ярты сәгать дигәндә киселеп өелде. Ике мунчалык утын чыкты.
Аналы-уллы көн дәвамында хуҗалыкның бер ноктасыннан икенче ноктасына күчтеләр. Нәсимәттәй, сул аягын чак-чак атлатып, улы янында уралды. Яныннан бер минутка да китмәде.
Эш кайнаган арада “яңа” утын белән мунча ягылды. Улы әнисенең аягында күргән тишек носкины утка ягарга уйлап, сорап карады, яңасы бардыр бит, диде.
– Абзарга кияргә ярамаган тагы. Көне буе бакчада булашам. Берсен салам, икенчесен киям. Пычракка катырыр өчен яңаны әрәм итәсем килми.
Янә хәтер янчыгы чишелде, янә хәтирәләр агылды.
– Иске яңаны саклый. Үз гомеремә бер әйберне дә әрәм-шәрәм итмәдем. Бишегезне дә тишек ямап үстердем. Башкалардан ким булмадыгыз. Шуңа күрә дә җиткереп яшәдем.
Мәкаль-әйтемнәр Нәсимәттәйнең арсеналында хәтсез генә. Уй-фикерен телдә йөргән гыйбарәләр, хәдисләр белән ныгытып куя да телсез-өнсез калдыра. Еллар дәвамында калыплашкан шушы какшамас тәгълиматына таянып, балаларын кеше итте, холыксыз иргә түзеп яшәргә үзендә сабырлык тапты ул.
Әнисенең ышандыру көчен күп тапкырлар үзендә татыса да, улы һаман “ыргыту” ягын каерды.
Әнә бит капчыкны да ыргыт ди. “Атнаразывый” ди ишшү җитмәсә! Очынма! Инәң ничек итәргә үзе белер! Яшьләр – шулай шул, бертуктаусыз тыеп, такылдап тормасаң, саклык турында уйланып бармыйлар.
Элеккеләрдән аермалы буларак, халык заманга иярә бит хәзер – эшнең акчалысын эзли, таба, көннән-көн уйлап чыгарылган уңайлыклардан файдалана. Теләсәң, хәтта савыт-сабаның да бер кулланганнан соң чүпкә ташлый торганын сатып алырга була. Ә Нәсимәттәй шәһәр кибетләренең азык-төлек салынган кавырсын савытларын юа-юа, көнкүрмешендә айлар буена куллана. Балалары кайткан саен күчтәнәч белән кайта, Аллага шөкер. Аннары шулкадәр дә яхшы әйберне ыргытырга ничек кулың барыр! Кит! Рәнҗеп ятарлар.
Бирде Аллаһ җиңеллек! Бихисап эшләрне аткарып ташладылар. Шөкер, бераз тын алырга була. “Ял иткән” арада агач төбен тутырып коелган алмаларны кайнатмага әзерләргә исәпләде Нәсимәттәй. Улы алмаларның сыйфатын тавыклар алдына ыргытылырлык кына дип бәяләде. Тик алтмышын да тутырырга өлгермәгән ир гасырлар буена тупланган “искеләр акылы” белән алыша аламы соң инде?
– Кыш көне кар астыннан карга бугы да табылмый...
Нәтиҗәдә, тавыкларга алмаларның корт кимергән өлеше генә эләкте.
Хуҗалыгы ни бирсә, шуның белән туклана Нәсимәттәй. Кул-аягы эшләп торганда кибетнекен ашап ятарга әллә! Үзең җитештергәнгә ни җитә!
– Кай-а-а-йт! Илдә чыпчык үлм-и-и-и. Хөкүмәтнекен ашаганчы, эпи белән үз бәрәңгеңне ашарсы-ы-ың, – дип үгетләде улын да.
Көзге мәшәкатьләр башланганчы кайтырмын, дип өметләндергән иде, янында инде менә хәзер, Аллага шөкер.
– Күршең сукыр булса, сыңар күзеңне кыс, дигәннәр. Әнә күршеләр бәрәңге ала, балам. Шушы көннәрдә без дә башларбыз, мөгаен.
– Анысы нәрсәне аңлата тагын?
– Күршеңнән калышма дигәнне...
– Бәрәңгене күршедән башка алалмыйбызмыни без?
Нәсимәттәй җавап бирүне кирәк дип тапмады. Ике якның балаларын, килен-кияүләрен мактавын дәвам итте.
– Бигрәк татулар да инде. Бер тавыш-тыннары чыкмый. Көне-төне эшлиләр дә эшлиләр. Бигрәк иҗтиһатлылар.
Акылга мохтаҗлык кичермәсә дә, күрше мисалы балалар үскәндә бик үтемле тәрбияви чара булды мәгәр. Күршенеке идән юган, күршенеке эпи салган, күршенеке ярты сәгать элек үк басуга менеп киткән... Ни уйлап “күрше тавыгын каз” итеп күрсәткәндер: чынлап та кеше баласы җитезрәк булганмы, яки тоелганмы, әмма шунысы бәхәссез, үзенекеләрен ничек тә йокыдан торгызырга, кузгатып җибәрергә кирәк булгандыр аңа.
Хуҗалык мәшәкатьләре гыйбрәтле хикәятләр, мәкаль-әйтемнәр белән үрелеп, тәмамлану ягына борылды.
Көн бәрәкәтле үтте. Нәсимәттәйнең бүресе улады – ниятләре чынга ашты. Тотынма, үзем, дигәнне колагына да элмәде: күтәрде, сөйрәде, ташыды, чөйде... Менә бит, Аллаһ ярдәмен биргәч!
Баласыннан да бик разый калды. Ике сүзнең берсендә, күрсәткән игелекләрең, үзеңә изгелек булып кайтсын, дип тәкрарлады.
Сәгать саен, минут саен “таныша” торгач, әтәй карт та “ят кешегә” күнегә төште. Әйләнеп килә дә: “Кем әле син? Исемеңне ничек дидең әле?” – дип сорый. Олы сабырлык саклап, яңабаштан “кул кысышырга” туры килә.
Ниһаять, мунча җитеште.
Улы, юынып чыккач, мактанып торды:
– Вәт шәп булган. Рәхәтләнеп чабындым. Эссесе нык әйбәт!
Мунча тәэсиреннәнме, көн буена күз өйрәндеме, күтәрмәдән торып, тирә-якка күз йөгертсә, дөнья ямьләнеп, күңелгә якын, үз булып киткән төсле тоелды. Каралты-кура төзек, коймалар заманча материаллардан коелган, акбур белән акшарланган зур кирпеч йорт түр якта, хуҗаларның үзләренә охшап, күкрәк киереп, урамны яктыртып утыра.
Әллә чынлап та бүгенге хәстәрлекләр килешеп киттеме? Бәлки, читтән йөреп кайту гына авыр хисләр тудыргандыр? Хакыйкатьтә, биредә бернәрсә дә үзгәрмәгән, һәммәсе дә элеккечә үз асылында иде.
Кичкә кадәр Нәсимәттәй чайкап куйган теге капчык та менә дигән итеп җилләгән. Аңа суган, кишер салдылар. Яшелчә-җимеш уңды быел. Нәсимәттәй хәзинәсендәген улы белән бүлеште. Улының да үкчәсе “ялтырый” башлаган икән. Тишекне киеп йөрмә дип, ике пар яңа носки бүләк итте, аягыннан салдырганын үзенә калдырды. Табанына яңа ямау салырлык рәте беткәнче, тәмам кешелектән чыкканчы кия ул аны. Шулай итсәң, ыргытканда кызганырлыгы калмый.
– Бер мохтаҗлыгым да юк. Әйбер кирәкми миңа. Кешедәге яңадан-яңага да кызыкмыйм. Барына канәгатьмен. Ашарына ризыгы, кияренә киеме, торырга йорты булган адәм бай дип чутлана дигән Мөхәммәт пәйгамбәр. Шуңа күрә, мин дә үземне бай дип исәплим. Сый-хөрмәт мулдан. Ипләп кенә, исраф итми генә ашарга язсын. Шушылай йөреп ятканыма да шатмын. Шөкермен, бик шөкермен бүгенге көнемнән.
Гомер итеп ихтасыннан өч сәгатьтән арыга читкә аяк басмаса да, балаларыныкы кебек укуы булмаса да, заман нинди уңайлыклар, байлыклар белән алдаласа да, пәйгамбәр әйткәннәрнең асылына яшьтән үк яхшы төшенгән Нәсимәттәй. Башкалар кебек, бүгенге көн вәсвәсәсен ихатасына кертми, үзенчә яши бирә.
Тик менә әниләре яшенә җиткәнче андый бәхет тисә ярый ла балаларына!
...Улы, әнисенә рәхмәтләрен укый-укый, сөенә-сөенә, үз йортына кайтып китте.
Мунчадан соң өстен чистага алыштырган Нәсимәттәй улын капка төбенә кадәр озата чыкты. Эскәмиягә утырып дога кылды, хәерле юл, хәерле эшләр, хәләл ризыклар теләп, күмелгәнче артыннан карап калды. Киләсе ялда башкарырга ниятләгән эшләрен барлады.
Ныклап уйлаганнан соң, бер карарга килеп:
– Ялың кайчан әле? – дип, кесә телефоныннан балаларын барысын да бәрәңге алырга чакырды.