Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 октябрь 2019, 11:34

Нурлан ГАНИЕВ. Таныйсыңмы мине, әтием?..

"Илһамлы мизгел" конкурсынаЙокыларың тынычмы, яткан җирләрең тар һәм караңгы түгелме, кадерле кешем минем? Тавышымнан булса да таныйсыңдыр бит, әтием?.. Көнгә чыксам, кырык яктан кысып алган дөнья мәшәкатьләремне, юллары бормалы-бормалы тормышымның ваклыкларын бер якка куеп, тагын синең яннарыңа килдем әле. Бер сүздән түгелергә торган күңелемне бушатыр өчен, инде ничәнче көн дәвамында бәргәләнгән җаныма тынычлык табу ниятендә бүген дә синең яныңа ашыктым.

Кулымдагы бу ике бөртек гөлчәчәк тә синең кабереңне матурлап кына калмыйча, безнең бу сөйләшүебезнең телсез шаһитлары да булсыннар.
Сизәсеңме, әтием, тагын бер көзгә кереп барабыз. Әллә шуңа инде бу мең кыллы да, моңлы да, вакыты белән шомлы да күңелемә һич урын таба алмый иза чигәм. Хисләремне, җан авазымны аңларга, тыңларга ярый әле синең каберең бар, газиз кешем. Тормыш юлымда очраган киртәләрне чыга алмый бәргәләнгән-өзгәләнгән чакларымда киңәшләреңне бирә алмасаң да, мин белеп яшим: син һәрвакыт миңа тик яхшылык кына телисең.
Әти... Шушы кыска гына, әмма җир йөзендә һәр бала әйтергә хаклы булган бу сүзне мин бервакытта да әйтә алмадым. Гәрчә телем “әттә” дип ачылса да, мин әлегәчә һәм моннан соң да бу сүзне әйтүдән мәхрүммен. Шөкер, Ходай миңа барысын да биргән: якын дусларны да, сәләт тә, тел һәм белем ачкычын да, ләкин шул ук вакытта ул миннән бер бик тә кадерле нәрсәне алган. Ул да булса “әти” сүзен әйтүне.
Әти, әтием... Мин бит сине үз-үземне белә башлаганнан бирле эзләдем. Шөкер, таптым, ләкин күпкә соңга калып таптым: туфрагыңда инде күптән гөлләр үсә... Мин һәрвакыт сине көтеп яшәдем. Менә-менә килеп керерсең дә, “Улым!” дип, күтәреп алырсың кебек тоела иде. Яшьтәшләрем әтиләренең киң күкрәкләренә сыенганда, көчле кулларында һавага чөелгәндә мин үз-үземә урын таба алмый, бит очларымны яндырып түбән тәгәрәгән күз яшьләремне күрсәтмәс өчен күзләремне яшерә идем. Минем дә бит иңнәремдә синең йомшак һәм җылы кулларыңны тоясым, кулбашыңа атланып уйныйсым, синең белән бергәләп шаярасым, мине “әтисез” дип рәнҗеткәннәр алдыннан синең белән бергә үтәсем килә иде. Гаиләдә бердәнбер ир бала буларак, әле ныгырга да өлгермәгән иңнәремә бу тормышның авырлыгын бик иртә алдым. Мин белгән, бүген җитеш тормышта яшәгән күп кенә дусларымның ирешелгән уңышлары башында әтиләре торса да, минем уңышларым да, ялгышларым да – үземнеке.
Бәхетемне үзем кордым,
Чит куллар кагылмады.
Бу күңелем ничә тапкыр
Сыгылды, тик сынмады.
Төрле чагы була икән ул бу тормышның, әти. Гомер буе укый торган бер фән икән ул. Еш кына аның сорауларына хәтта дәрәҗәле галимнәр дә җавап бирә алмыйча югалып калалардыр.
Сыный да бу тормыш, әй сыный шул,
“Авырмы?” дип сорап тормый ул...
Төрле чагы булып тора. Иңнәремә канатлар куеп күккә чөйгән мизгелләре дә, шул канатларны каерып, җиргә бәргән мәлләре дә. Бәхеттән исергән чакларыма караганда уртларым канаганчы тешләремне кыскан, тырнакларым учыма батып кергәнче, кулларымны йодрыклап түзгән чакларым күбрәк кебек. Юк, гомер юлымда очраган үрләрнең биеклегеннән, упкыннарның текәлегеннән беркайчан да зарланмадым һәм зарланмаячакмын. Чөнки бу – үзем ярган юл. Балачагымда: “Ни өчен башкаларга уңышлар шулай җиңел биреләләр соң, ә миңа бер кечкенә шатлык та күпме авырлыклар белән килә?” дип өзгәләнә торган идем. Җиде кат тир түгеп, кан-яшь коеп тапкан бәхетнең бик кадерле булуын яшәгән саен ныграк аңлыйм, әтием. Шатлыклы мизгелләренә караганда балачагымның күз яше белән искә алырлык чаклары күбрәк. Ләкин үсә-үсә тормыш мине дә еламаска өйрәтте.
Кешеләрнең күрдем күп төрлесен,
Гадиләрен күрдем, эресен.
Ләкин ничек кенә булмасын, юлларымда изге күңелле кешеләр күбрәк сыман. Әнә шушы дусларым, газиз әнкәм, гаиләм, алтындай затлы һәм җанымдай газиз туганнарым, хезмәттәшләрем, иҗатымны яраткан һәм үз иткән кешеләр белән бәхетлемен. Ә иң мөһиме:
Моң-зарларга бирешмәслек кенә
Йөрәгемдә әле көчем бар!
Шул йөрәкне җил-давылдан саклар
Янәшәмдә газиз кешем бар!
Күкрәгендә җаны булганнар өчен без икәү сөйләшкән вакыт аралыгында да гомерләренең бер мизгеле үтеп бара. Шулай шул, вакыт үзенекен итә. Безнең нинди уй-хисләр чолганышында яшәвебезгә карамастан, гомер дигәнең үз агышында.
Канатлары каерылган кош баласыдай үрсәләнгән балам рәнҗеп йөрми микән, дип җаның тынычсызланмасын, әтием. Моннан шактый элек, хәтта синең кабереңнең кайда икәнлеген дә белмичә яшәгән чагымда язылган, хәзер инде күпләрнең яраткан җырына әйләнгән йөрәк авазым бүгенге очрашуыбызның соңгы сүзләре булып яңгырасын иде дә, дога өмет итеп яткан рухыңа барып ирешсен иде, газиз әтием минем:
“Ир-егетләр еламый ул, балам”, —
Әниемнең әйткән сүзләре.
Шулай диеп һәр эндәшкән саен
Сагыш белән тула күзләре...
***
Автор хакында:
 Нурлан Ганиев 1985 елда Башкортстанның Благовар районы Яңа Сынташ авылында туа. Үз авылларында
башлангыч сыйныфларны, күрше авылда 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Бәләбәй шәһәре педагогика көллияте, Башкортстан дәүләт университетының философия факультеты дипломына ия. Аспирантура тәмамлый. Яшь язучы һәм шагыйрьләрнең Казанда үткәрелә торган “Иделем акчарлагы” конкурсында катнашып, ике ел рәттән (2012, 2013) җиңү яулады, 2014 елда исә конкурсның иң югары бүләгенә – Гран-прига лаек булды. “Бер мизгел нибары” китабы авторы. РФ һәм БР Журналистлар hәм Язучылар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: