Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 октябрь 2019, 12:38

Әлиф ГАЛИМОВ. Шифалы чишмә

"Илһамлы мизгел" конкурсынаСеңлемә ияреп өйдән чыктым, кояшка карамаска тырышып, яшь аккан күзләремне учым белән каплап уйга калдым. Авылда даруханәне күптән япканнар шул, иң якындагысы район үзәгендә, утыз биш чакрым ераклыкта урнашкан. Анда барып йөргәнче, шәһәргә кайтып җитүең хәерлерәк, тик бу күз белән ничек кайтып җитмәк кирәк? Шәһәргә йөз егерме чакрым. Шулай кайгырып торганда, капкадан сеңлем белән күрше хатыны килеп керделәр:– Менә, бер генә флакон даруым бар, файдасы гына тисен, – дип шешәне сузу белән, шунда ук башымны артка ташлап, зур канәгатьлек белән ике күземә дә дару тамыздым.

Безнең авыл уйсу җиргә урнашкан. Тау артында чишмәсе бар, шифалы диләр. Шулай, берчак, авылга кайтып җитәргә өч-дүрт чакрым юл калгандыр, күзләрем кычыта башлады. Бер кулым белән рульне тотып, икенчесе белән күзләремне уып көчкә кайтып җиттем. Авылда яшәгән сеңлемнең капка төбенә килеп туктау белән күчтәнәчләремне дә алмый, өйгә ашыктым, юыну бүлмәсенә үтеп күзләремне чайкый башладым. Башымны күтәреп каршымдагы көзгегә карадым, күзләр пешкән чия төсенә кереп, кып-кызыл булганнар. Шунда гына артымда аптырап басып торган сеңлемә карап:
– Күзгә тамыза торган берәр даруың юкмы, түзәр әмәлем калмады, – дидем.
– Күрше хатынында булырга тиеш. Ул яз җиткән саен күзләре кычып җәфалана, бирсә алып керермен, – дип, ишеккә юнәлде.
Сеңлемә ияреп өйдән чыктым, кояшка карамаска тырышып, яшь аккан күзләремне учым белән каплап уйга калдым. Авылда даруханәне күптән япканнар шул, иң якындагысы район үзәгендә, утыз биш чакрым ераклыкта урнашкан. Анда барып йөргәнче, шәһәргә кайтып җитүең хәерлерәк, тик бу күзләр белән ничек кайтып җитмәк кирәк? Шәһәргә йөз егерме чакрым, бәла аяк астында шул. Шулай кайгырып торганда, капкадан сеңлем белән күрше хатыны килеп керделәр:
– Менә, бер генә флакон даруым бар, файдасы гына тисен, – дип шешәне сузу белән, шунда ук башымны артка ташлап, зур канәгатьлек белән ике күземә дә дару тамыздым.
Бар ышанычым шушы тамчыларга булса да, биш минутлап тыныч торганнан соң яңадан күзләремнән яшь ага, шуңа өстәп төчкертә башлады. Шуннан соң авылда бу бәладән котыла алмасымны аңлап, шәһәргә кайтырга җыендым. Кузгалып китеп, олы юл чатына барып җитәрәк, малай чагымда суга йөргән чишмә искә килеп төште. Шатланып, шул якка борылдым. Һичшиксез, анда барырга кирәк, теш сындырырлык салкын суда күзләремне юсам, бәлки, файдасы тияр, юкка гына аны ата-бабалар шифалы чишмә дип атамагандыр. Шушы уйлар белән авылның түбән очына җилдердем, аскы урамны каплап торган калкулыкка мендем, инде чишмә ягына төшәсе генә калды. Шушы юлдан түбән оч халкы гомер буе чишмәгә йөрде, көтү куды, көтү каршылады. Минем күптән бу чишмәгә төшкәнем булмады, анда хәзер шәһәр тукталышына охшаш корылма ясап куйганнар икән. Шунда килеп туктау белән машинадан төшеп, тиз генә, күлмәк җиңнәремне дә сызганып тормыйча, чишмә улагыннан аккан суны куш учлап битемә, күзләремә сибә башладым. Бу гына аз булыр кебек тоелды һәм мин башымны сулы улакка тыктым, туйганчы салкын су эчтем. Шуннан ял итү өчен ясалган эскәмиягә барып утырдым.
Чип-чиста су белән тулган улак төбендә бик күп тиеннәр ялтырап ята. Үскән чакта аларны монда күргәнем булмады, хәзер кешеләр чишмәгә бик сирәк йөри, ерактан кайткан авылдашлар су эчкәндә салып китәләр, күрәсең. Элеккеге кебек су алырга чират юк, көянтә асып суга йөргән хатын-кызлар да күренми, хәзерге авылдашлар өйләрендә кран суы эчәләрдер инде. Шулчагында чишмә – балаларын көтеп яшәгән ана кебек тоелды. Ерактан кайткан, бала чакта аның суын эчеп үскән кешеләргә чишмә суы ана сөте кебек кадерле. Алар монда су эчеп, битләрен юып, улагына акча салып, дога кылып китәләр. Андыйларга чишмә рәхмәт укып, йөргән юлларына фатиха биреп, хәерле юл теләп кала кебек. Чишмә кеше кебек картаймый, заман үзгәрешләренә карамый, тәмен дә, сафлыгын да, шифасын да югалтмыйча җәйге, кышкы челләләрне бар дип тә белми, ага да ага. Озак кына уйланып утыргач, күзләремнең кычуы беткәнен сизеп тиз генә торып машина көзгесенә карадым.
Сөбханалла! Кызыллыгы беткән. Гаҗәп хәлләр сирәк була шул дөньяда. Дару ярдәм итә алмаган күзләремә туган авылымның чишмә суы сихәт бирде. Хәзер аның суы минем өчен кәүсәр тамчылары кебек кадерле булачак. Мин дә, йоласына туры китереп, кесәмнән вак акчалар алып улакка салдым. Туган якның һавасы да, суы да тәнгә дә, җанга да дару икән. Ешрак кайтып йөрергә, кулдан килгәнчә карарга, чистартырга кирәк булыр. Кайчандыр бер кайтып ятасы җир бит ул...
***
Автор турында
Әлиф Габдулла улы Галимов Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.
Әлиф Галимов иҗатының төп жанры сатира-юмор булса да, җитди, шул исәптән дини темаларга шигырьләр яза. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлады. Аның иҗаты республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар” һәм Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып тора. “Балкыш” конкурсы, “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале лауреаты.
Читайте нас: