Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 октябрь 2019, 16:04

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. БӘХЕТ КҮКТӘН ТӨШМИ. Повестьтан өзек

...Көннәрнең берсендә ике нефтьче кышын тракторга утырып алганнар да хант авылына юнәлгәннәр.Ирләрнең юклыгыннан файдаланып, хатыннарын эчереп-исертеп, бер капчык кыйммәтле җәнлек тиреләрен алып киткәннәр...

Себер дисәләр дә, Рәфилнең туган төягендәгегә караганда да кояш ныграк кыздыра төсле. Сирәк-мирәк кенә тавыш биргән, кычкырган ниндидер коштан гайре барлык җан иясе кайдадыр яшеренеп, посып кич җиткәнне көтә сыман. Кыш айларында саргылт җиргә якын гына биеклектән шуып үткән кояш, әле килеп, чалт аяз күкнең иң түренә үк менеп кунаклаган да бар көченә кыздыра.
Кызу күмер эчендә яткан ак тимерне хәтерләтеп ул хәтта бәләкәйләнә төшкән. Ә инде җиләк-җимеш өлгереп пешү, болан мүге – ягель кабару, кош балаларына канат ныгыту, аюларга симерү өчен теләп алынган көннәр.
– Аган елгасына килеп җиттек, – диде Юван, маңгаена калыккан тирне кулының сырты белән сыпырып. – Теге ягында безне көтәләр.
Аргы якта басып торучы кулын күтәреп сәламләде. Янында өч болан ашанып йөри иде. Каршы алучы биек түгел ярдан төште дә су читендәге көймәгә утырып болар ягына чыкты. Елга киң түгел. Әллә кара төстә булганга тирәнгә, суы салкынга охшаган. Үле, серле кебек. Саз суы да мондый җансыз, ямьсез булмый торгандыр…
Хәния көймәгә утыру түгел, су читенә якынлашырга каршы. Хәтта Рәфилдән ычкынып торып йөгерергә омтыла башлады.
– Апа әллә көймәдән куркамы? – дип елмайды бу якка чыккан кеше. Бездә аягына баскан бала ишкәккә тотына. Кабалана төшик. Озак көтмәсләр.
Бичәсенең карышуына Рәфилнең ачуы килде. Бала-чага булса, сөйрәр дә алып китәр иде, чит кешеләр алдында тарткалашуы оят. Бичәсенең колагына үрелде:
– Әйдә, теге якка чыгыйк. Безгә ярдәм итәргә тырышалар бит. Тыңла, зинһар. Бүген үк әйләнеп кайтырбыз. Табибка килдек бит. Терелтәчәк ул сине.
Хәниягә иренең сүзләре әлә бар, әллә юк. Билгесезлеккә төбәлгән дә каткан. Кабыргасына төрткәч кенә түбәнгә табан сузылган сукмакка карап адым ясады. Рәфил балаларының тәү тапкыр аякларына басуын, атлап китүен күргәндәй куанды. Бәлки, кайтадан йөри, әйткәнне тыңлый башлар. Бәлки, әле үк Хәниягә сихри көчләр тәэсир итәдер? Бәлки шаман дигәннәре Хәнияне күзәтеп торадыр? Бәлки тылсымлы сүзләрен әле үк әйтә салыр? Аңа хәтере, акылы кире кайтса ничек бәхетле булырлар иде алар.
Хәнияне көймәнең төшендә аркылы беркетелгән тактага утырттылар. Көймә башына утырган Рәфил бичәсен күзәтте. Инде берүк көймә чайкалып йә кырынаеп куймасын. Ул чагында көтелмәгән әллә нинди бәлаләргә юлыгып кую мөмкин.
Хәлимәнең парлап болан җигелгән нартага утырырга киреләнмәве озата баручыларны чиксез куандырды. Рәфилнең артыннан урын алып, аның курткасына чат ябышты. Каршы алучы хант, нарта табанының артына басып, боланнарны шуннан торып әйдәячәк. Юван исә өченче боланга атланырга тиеш икән.
Рәфил нартага ымлап, җәй көне, дигән мәгънәдә караган иде, боланнар хужасы:
– Бездә юл-фәлән дигән нәрсә юк бит. Нарта исә түмгәклек өстеннән дә артык сикертми, аунакламый үтә. Борчылма, үләндә дә яхшы шуа. Барлык траспорт боланнарга, этләргә бәйләнгән. Этләр җәен бик бармый, ягъни аларга шәп йөгерергә кирәк, – дип, кыскача гына аңлатып бирде каршы алучы. – Бүрәнәдән салынган өйләребез әле буш ята. Халык, елга, күл буйларында. Боланны күпләп асраучылар көтүләрен куып төньякка сәфәр чыкты. Кыш башлангач кар бураннары аларны кире куып кайтарачак. Башкортлар да борын-борыннан шулай яшәгәннәр, ди, бит. Дөрес булса, яз җитү белән, исемен оныттым…
– Җәйләү, – дип әйтә салды Рәфил.
– Әйе, әйе, шунда чыкканнар икән. Ат сөтен әчетеп җырлый-җырлый күңел ачканнар, ди. Бездә атлар юк. Төмәнгә табан атлар да, сыерлар да, дуңгызлар да асрыйлар. Безгә җәй буе балык тотарга кирәк. Елга, күлләр исә, сансыз, исәпсез. Балык күп икән, хант та, манси да яши дигән сүз. Минем сүз бетмәс, алга кузглыйк, – дип, Юван йөгән итеп болан башына бәйләнгән җепне тарткалады.
Адәм баласы юньчел дә инде, җир йөзендә яшәү өчен үзе дә яраклашкан, үзенә хезмәт иттерү өчен җан ияләрен дә өйрәткән. Африкада, Һиндстанда иң зур хайванны – филне буйсындырса, төньяк илләрдә кыргый боланны кулына ияләштереп җигеп, атланып йөри. Ә менә яшәгән, яшәткән мохитнең киләчәге хакында кайгыртырга кирәклегенә бармак аша гына каравы аптырата, хәйран калдыра. Балык шартлату, “Кызыл китап”ка кертелгән җәнлекләргә, хайваннарга мылтык күтәрү, соңгы экземплярлары гына калган үсемлекләрне төбе-тамыры белән йолкып алу, кыйммәтле сортлы агачларны вәхшиләрчә кыйрату, җирне авыр тракторлардан рәхимсез рәвештә издерү, кыргый боланнарны, поши, аюларны үтерүгә хантлар, мансилар, аз санлы башка халыклар озак чыдармы? Дөнья шулай дәвам итә калса, алда саналганнар исемлегенә халыклар да кертеләчәк бит. Алдашуның чиге юк. Олысы да, кечесе дә дигәндәй кемнедер төп башына утыртырга азаплана. Көннәрнең берсендә ике нефтьче кышын тракторга утырып алганнар да хант авылына юнәлгәннәр.
Ирләрнең юклыгыннан файдаланып, хатыннарын эчереп, исертеп бер капчык кыйммәтле җәнлек тиреләрен алып киткәннәр. Бу эшне сизеп калган хантлар этләр җигелгән нарталарда тракторны тиз куып җиткәннәр дә тракторга каршы тезелешеп басканнар. Караклар, тегеләрнең алдына тезләнеп, үтермәүләрен үтенә башлаган. Янәсе, фатир алырга, балаларын укыту өчен акча артыннан килгәннәр. Тиреләр исә – кызыксыну бәласе генә. Күпме таләп итсәләр дә түләячәкләр…
– Тиреләрне китереп алдыбызга салыгыз! – дип боерган тегеләр. – Кабаттан бу тирәдә күзгә чалынсагыз, үзегезгә үпкәләрсез.
Һәм алар җирдә яткан тиреләр белән тутырылган капчыкка шарт та шорт атканнар да кире авылларына җилдергәннәр.
Нинди горур халык, ә! Алтын бәрабәренә торырлык тиреләр юкка чыкса чыксын, ә аларны ничек бар шул килеш кире алырга чирканганнар, гарьләнгәннәр, үзләренчә ваксынуга санаганнардыр. Димәк, алар урлашып, кемнәрнедер талау исәбенә яшәргә өйрәнмәгәннәр. Себердә байлык җитәрлек, тик аны хәләл көчеңне салып, чамаңны белеп кенә алырга тиешсең. Русиядә яшәгән барлык кешеләр өчен дә закон шундый булырга һәм ул тайпылышсыз үтәлергә тиеш.
Ак кояш күк йөзеннән бераз читкәрәк – көнбатышка тәгәрәүгә, дүрт кешедән һәм өч боланнан торган төркем елга ярындагы чумга килеп җитте. Болан тиреләре белән капланган куыш тирәсендә байтак кеше бар иде. Читтәрәк ашанып йөргән боланнар күзгә чалына. Җыелучыларның якын-тирәдән генә килгәнлекләре сизелеп тора. Башка чумнар да, өйләр дә тирә-юньдә күренми. Ирләрнең һәркайсысы күрешү өчен Рәфилгә кулын сузды. Ә читкәрәк баскан дүрт-биш хатын, кызыксынып, Хәнияне күзәтә иде. Алар, мөгаен, кемнәр киләчәген алдан ук ишеткәннәрдер. Шунысы күзгә ташлана: урындагы кешеләр гәүдәгә күпкә тәбәнәк ягъни ваграк һәм йөзләренә карап, картка-яшькә аерырга да мөмкин түгел кебек иде. Хантлар озын гомерле дә түгел икән. Ә инде патша заманында, гомумән өч-дүрт дистә генә ел яшәгәннәр. Моны табигать шартларының кырыслыгына сылтамакчы булганнар. Хантлар үзләре исә мондый фәлсәфәне ишетергә дә теләми. Аларга бернинди яңа тормыш шартлары да кирәкми. Иң мөһиме, аларның көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә кысылмасыннар, җирләренә тимәсеннәр, табигатьне пычратмасыннар, бозмасыннар. Адәмчә яшәргә ирек бирсәләр, шул җиткән. Яхшылыкка беркайчан да начар җавап булмаячак. Себер киң, анда теләсә нәрсә кылырга ярый икән дип эш итәргә ярамый. Һәр киңлекнең чиге бар.
Шулчак:
– Килә! – дигән сүз ишетелде.
Көтүчеләр түгәрәкне өзеп артка чигенде. Боланга атланган гади генә кеше килеп туктады. Җиргә басардан алда башын иеп, барысы исеменнән берьюлы исәнләште. Өстендә гади куртка, башында яшьләр яратып киюче бәйләм шапка иде.
Рәфил өлкән яшьләрдәге кеше килер дип көтсә, ә бу утыз бишләр чамасындагы гына адәм булып чыкты. Каракучкыл йөзендә җыерчык әсәре шәйләнмәде. Кысык күзләрендә ягымлылык сизелде. Ул хәтта Рәфил белән Хәниягә аерым караш ташлады.
Шаман, боланы өстенә аркылы салынган ике сумкасын алды да, беркемнең дә чакыруын көтеп тормыйча, өенә кайткан кешедәй, чумга кереп китте. Калганнар аңа иярде. Юван исә, атла дигәнне аңлатып, Рәфилнең беләгенә кагылды. Хәния генә баскан урыныннан кузгалырга теләмәде. Рәфил хатынының колагына үрелеп:
– Ялынып сорыйм, зинһар, атла. Табиб шушы була.
Ирләрдән аерым торган хатыннар Хәния янына шым гына килделәр дә аны култыклап алып, уртагарак, шуннан чумга табан әйди башладылар. Ире учы белән аркасыннан этәрде. Хәния исә, табаннарының җирдән кубуыннан шөрләпме, чаңгыга баскандай, аякларын чак-чак кына шуыта башлады. Ишек урынына эленгән тире күтәрелгәнлектән, чум эченә яктылык тик шуннан гына сузылган иде. Керүчеләр, урталыкта бушлык калдырып, ярым түгәрәк ясап тезелде. Хатынының шаманга күренебрәк торуын теләп, Рәфил Хәнияне алгарак этәреп карады. Бичәсе тылсымлы авазны ныграк ишетер, һәм, бернәрсә дә булмагандай, култыклашып куыштан чыгып китәрләр. Ул моңа сабый шикелле ышана, бөтен йөрәге белән өметләнә иде.
Хант хатыннары ныкыш булып чыкты. Алар:
– Әйдә, әйдә, хәзер могжизага шаһит булырсың. Саклаучы, яклаучы, давалаучыбызның файдасы тиячәгенә үзең ышанырсың. Күзләреңне нык ачып, безнең дөньяга кара, – дип, колагына шыбырдап Хәнияне шаманга якынайтырга тырыштылар.
Ни гаҗәптер, Хәния табанын шуытып түгел, ә аякларын күтәрә биреп атлый башлады. Рәфил, шатлыгыннан:
– Могжиза! Могжиза! – дип, шаманны барып кочаклаудан көчкә тыелып калды. Тик Хәниянең йөзендә үзгәреш сизелмәде, карашында битарафлык саклана иде.
Шаман сумкаларыннан бубен-шөңгер чыгарып, янына куйды. Кара постаудан тегелгән бишмәтен алды. Шул киеменең җиңнәренә, арка өлешенә чылбыр тагылган. Аякларына замша итекләр киде. Алдарак торучы берничә ир алдан әзерләнгән учак янына якын килеп, аны кабызып җибәрде. Чум эченә төтен тулды. Нигәдер тик бер Хәния генә чәчи башлады. Ләкин ялкын күренүгә, төтен ишектән һәм түбә очындагы тишектән чыгып бетә язды.
Тире өстендә утырган шаман шөңгерен кемгәдер сузды. Теге адәм шөңгернең тавышын чыгармаска тырышып аны усакка якынайтты. Нык яңгырасын өчен, тәүдә киптерергә тиешләр икән.
Шул арада шаман иркен итеп тегелгән бишмәтен киеп киң билбау белән билен буды. Кулына шөңгерне тоттырдылар һәм барысы берюлы:
– Гой! – дип кычкырып җибәрде. Артабан бу сөрәнләү чиратлап яңграды: – Гой! Гой! Гой!
Шаман утырган килеш тирә-ягын байкады. Югарыга, түбәнгә карашын йөретте. Болан тәпие тиресеннән төреп тегелгән таяк белән бубенына әкрен генә суга башлады. Тора-бара бу сугу шәбәя, куәтләнә барды һәм барлык көчкә төюгә әйләнде. Шаман, сикереп торып, ыргырга, бөгелергә-сыгылырга, учак тирәләй шашынып йөренергә тотынды. Шөңгерен читкә атып бәрде дә шашынды, җенләнде. Шуннан тире өстенә тәгәрәп йөзен төрлечә үзгәртеп кыланды. Янәсе шайтанның пәйда булуын көтә. Шайтан исә кайсы урыннарда җәнлек күплеген, балык җыелганлыгын әйтәчәк. Конкрет очракта аңа килүченең дошманын җәзаларга, тәнгә кереп оялаган усал рух аркасында чиргә юлыгучыны дәваларга омтыла. Шулай ук язмышын белергә теләүчегә киләчәген дә әйтеп бирә ала. Рухларны күрә, алар белән сөйләшә һәм алар белән бергәләшеп явыз рухларга, иблисләргә каршы көрәшә. Аныңча, адәм баласының гәүдәсе җанын саклау, яшәтү өчен генә кирәк – болай гына әйкәндә буш кап булып чыга. Җаны, рухы ташлай икән, ул капның кирәге калмый. Юл зыяратка!
Шаман арыды, хәлдән тайды. Ул җәелгән тирегә утырды. Шөңгерен тотып торырлык та рәте калмаган иде шикелле. Шуңа карамастан, тынычлана барган йөзендә ягымлылык сакланган иде…
Кешеләр чумнан шыпырт кына чыга башлады.
Рәфил акча бирү исәбе белән шаман ягына тартылган иде, “телсез” Хәния:
– Кирәкми! – дип кычкырды.
Хантлар аның сүзен аңламады, әлбәттә. Баягы хатыннар чумга кире кереп килгән хатынны яктылык төшкән якка – тышка әйдәде. Алар да, йөзенә нур кунган Рәфил шикелле, Хәниянең авызыннан сүз чыгуга ихлас куанган иде. Тик нигә кычкырып әйтүе, моның белән нәрсәә аңлатырга теләгәнлеге аңлашылмады…
Чумнан чыккач Юван Рәфил янына ашыгып килде. Кунакның сораулы карашына ук җавап бирергә ашыкты.
– Шаманга акча бирмиләр. Ул хак өчен камламый. Теләми икән, бернинди ялынуларга да, үтенүләргә дә ризалашмый. Ул – чагыштырмача яшь шаман. Шуңа карамастан, абруе зур. Башка җирдәге карт шаманнарга мөрәҗәгәть итсәләр, андыйларга:
– Сезнең үзегездә данга күмеләчәк бөек шаман бар, – дип җаваплыйлар.
Шулчак сумкаларын күтәреп шаман чыкты.
Ул Рәфилгә якыная төшкәч тукталып тишәрдәй итеп Хәниягә төбәлеп карады.
– Стресс ситуациясенә юлыккан. Мондый хәл артабан кабатлана күрмәсен. Саклагыз. – Шаман кул биреп саубуллашты. Кемдер китереп җиткергән боланы сыртындагы нәрсәләрен рәтләштергәндә шөңгерендәге кыңгырау чыңлады. Шуны ишетеп, Хәния калтырый башлады. – Чирлене элекке хәленә кайтару өчен байтак вакыт таләп ителәчәк. Ходай сабырлык, түземлек бирсен сезгә. Дәвәханәләр, психологлар ярдәме кирәк булачак. Чир тиз килсә дә озак китә шул…
* * *
Күпме араларны хитланып үтү, җәфаланып йөреп кайту могҗизалар тудырмады. Кызлары да әниләренең терелеп кайтырына зур өмет багалаган иделәр. Ләкин, кызганычка каршы, барысы дә элеккечә, үзгәрешсез калды.
Әллә Хәниянең чумнан чыккач: “Кирәкми!” – диюе акыруы шаманның барлык тырышлыгын юкка чыгардымы? Андый вакытта чирле им-томчыга тулысынча ышанырга, аңа буйсынырга тиеш, ди бит… Рәфил нәрсә уйларга да белмәде.
(Әсәрнең журнал варианты 2015 елда "Тулпар"ның 2нче санында басылып чыкты.)
***
Автор турында:
Мансаф Таҗетдин улы Гыйләҗев 1933нче елның 17нче маенда Чакмагыш районының Яңа Йомран авылында дөньяга килгән. Үзләрендә башлангыч, күрше Яңа Калмаш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, Борай районының Чалкак урта мәктәбендә белем ала. Армия сафларында хезмәт итә. 1952нче елда хәрби очучылар училещесында укый башлый. Өч ел Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан якларында самолетларда оча.
1960нчы елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Тәүге курсларда укыганда ук актив языша башлый. Диплом алуга, аны әле яңа гына оештырылган Башкортстан телевидениесенә эшкә чакыралар.
1967-1969нчы елларда партиянең Ленинградтагы югары мәктәбендә укый. Чирек гасыр (1960-1984) телевидениедә эшли, баш мөхәррир вазифасында да хезмәт сала. Башкортстан «Китап» нәшриятында берничә ел – баш мөхәррир, 1988-1998нче елларда «Һәнәк» журналында баш мөхәррир урынбасары була.
Әдипнең күпчелек әсәрләре документаль яки тарихи нигездә иҗат ителгән. Язучы шулай сатира-юмор жанрында да уңышлы эшли. Мансаф Гыйләҗев – тугыз китап авторы. Татар телендә берничә үзнәшер китабы («Өч елга буйларында» (2000), «Каһәрле язмыш» (2000), «Мәхшәр» (1999)) дөнья күрде.
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ш. Ходайбирдин исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.
Читайте нас: