Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 октябрь 2019, 17:00

Гөлнара МАХИЯНОВА. Аягыңның йөзе өшемәсен... Парча

"Илһамлы мизгел" конкурсынаШушы матур киез итекләрне киеп карамыйча, кибет яныннан узып китә алмадым. Үземә сайламыйм – бүләк карап йөрим. Иң якын, иң кадерле кешемә......Кайтып керү белән, алсуланган битемне көзгедән ялт кына карап алдым да, сөтле кайнар чәйле чынаякка иреннәремне тидердем... Ашыгам – янәшәмдәге урындыкта кибетче кыз кулыма тоттырган төргәк көтеп тора бит... Кабалана-кабалана, чәемне эчеп туймас борын, нәнәемне барып кочакладым...

 – Нәнәй, синең дә яшь чагың булган бит! Ә нинди булды синең яшьлегең?
Йөдәтә торгач, оек бәйләп утырган нәнәемнең күзләрендә очкыннар кабынды. Йомшак кәнәфие дә тавыш биреп, шыгырдап куйгандай булды. Әһә! Җанландымы карчыгым? “Кар­чык” диюем дә яратып, үз итеп кенә. Нинди карчык, ди әле? Курчак! Күзләрен бер ачып, бер йомып, ми­нем кызымның курчагыдай “мам-маа” димәсә дә, “Балака-е-е-ем”, – дип, – булды, булды минем дә яшь чакларым!” – дип, ләззәтләнеп, истәлек-хатирәләренә чумды. Ә мин тыңлыйм... Йомгагы да кулыннан шуып төшеп, идәнгә тәгәрәде, рәхәт­ләнсен, әйдә, песи баласы! Нәрсәсе беләндер картын хәтерләткән ата песие чыгып югалгач, нәнәем бу “шук малай”га бар нәрсәне дә рөхсәт итә иде. “Шушыңа карап кына да гомеркәем озыная бит минем!” – дип елмая, күз кырыйларындагы мөлаем җыер­чыкларга нур кереп тула... (Ул шулай һәрбер җан иясеннән картының холкын, йөзен, кыланышын төсмерли торган булып китте).
– Ба-ла-ка-е-ем! – дип башлады ул сүзен, мин соравымны онытмадыммы икән, дигәндәй. – Булмыймы соң! Булды!..
Ә мин, тагын сораулар яудырдым:
– Ә нигә син аны сайладың? Картәтиемне? Матур дип тә булмый. Буе да кечкенә! Үзе кырыс булган, аз сүзле...
Киттем тезеп... Ничек түзә нәнәем?.. Ул, киресенчә, кеткелдәп көлә генә башлады.
Үзен күреп белмәсәм дә, картәтиемне каралы-аклы фото­сурәттән генә танысам да, араларындагы аерманы мин дә төсмерли идем: нәнәем шундый чибәр, ике толымы шундый калын, куе керфекле, йомры гәүдәле бер гүзәлкәй-сылу! Ә картәтием...
Ул, нәнәем сөйләве буенча, Благо­вещен шәһәрендә эшләп йөргән җиреннән үзе карап үстергән атын алырга кайткан. Шул арада төшелгән фотосурәт – ике саф йөрәкнең гаилә тарихына кереп калган соңгы мизгеле. Атына атланып, сугышка киткән Актый мулла токымы соңгы хәбәрендә болай язган: “Сталинград явына керәбез, балаларны, үзеңне сакла...”
Шул китүдән картәти кайтмый. Исеме – хәбәрсез югалганнар арасында. Йомшак күңелле нәнәебез гомере буе карты юклыкка ышанмады. Һәр җан иясендә җанашының йөзен төсмерләп, үзенә-үзе яшәү дәрте өстәп, гомер итте. Күз нурларын түгеп, оекбаш-бияләй бәйләп көн уздырды... “Аягымның гына йөзе өши”, – дип кенә зарланып куя сирәк-мирәк.
– Нигә сайладыммы? Ни­­гә чыктыммы? Кияүгәме? Карт­әтәеңәме? – дип, минем түзем­легемне сынагандай, тәмләп кенә сүз башлады ул. – Артымнан күпләр йөрде, әлбәттә. Үтә чибәрләре, сөлек кебекләре дә юк түгел иде!.. Хәтта, синең кебек көзге яныннан үзенә карамый узып китә алмый торганы да булды.
Тик ятмады күңелем берсенә дә! Беркөн чишмәдән судан кайтып килгән чагым бар гомер юлыма сукмак салды. Ишле бала идек без. Алмашлап кием киеп, бер пиманы чиратлашып киеп каралты-курага чыгу, мал карау, кар көрәү, утынга төшү дисеңме... Уен дигән нәрсә тимәде инде безгә, ба-ла-ка-е-ем...
Әнә мин дә өзелергә торган, бозга гына эләгеп торган киез итекләр киеп, тауга менәргә тырышам... Каршыма ул чыкты... Җанашы-ы-ым минем...
– Аякларың өшемиме? – диде. Кичке якка яныма килгән иде, җанашым. Кулына миңа дигән зур пималар тотып... Хәлемне сораган кешегә чыктым да куйдым, ба-ла-ка-ем! Менә шулай. Исемә төшсә... аягымның йөзе өши... Гомере генә, җанашымның... өзелде вакытсыз, ба-ла-ка-е-ем...
Мин аш бүлмәсенә атылдым... Бая кибеттә сайлаган киез итекләрне кулыма алдым. Кибеттә бит хәзер ниндиләре генә юк! Миләшкә кунган пар кызылтүшлесе күңелемә ятты шул... Сиңа миннән бүләк шушы киез итекләр! Аягыңның йөзе өшемәсен, нәнәкәем!
***
1968нче елның 20нче ноябрендә Дүртөйле районының, Яңа Биектау авылында туганмын. Ике бала анасымын, бер оныгым бар. Дүртөйле районының Исмаил авылында яшәп, иҗат итәм. Читтән торып БДУның татар бүлегендә укып йөрим. Ә үзем – рәсем һәм сызым дәресләре укытам – заманында сәнгать-графика бүлеген тәмамладым.
Үзнәшер юлы белән “Яшиселәр бар әле” исемле китабым дөнья күрде, “Акчарлак – 2014” җыентыгында шигырьләрем һәм чәчмә әсәрләрем басылып чыкты. “Курай”, “Туган Тел” телеканалларыннан, “Юлдаш”та, “Татар Радиосы”ннан күп кенә җырларым яңгырады.
Тагын бер китабымны әзерләргә җыенам, шул теләк белән янып яшим. Әти-әнием, нәнәм телгә бик оста иде, әйтем, такмак, мәкаль белән генә сөйләшә, аралаша иде. Шуның йогынтысы микән, әдәбият чире миңа да кагылды. Балачагымдагы бәхетле гаиләмә багышланган нәсеремне конкурска тәкъдим итәм.
Читайте нас: