Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 сентябрь 2019, 15:19

Рифат СӘЛАХ. Тузганаклы болын. Нәсер.

"Илһамлы мизгел" конкурсынаОфыкта таң беленеп килә. Чык суы белән битемне юарга дип, бакчага чыктым. Алмагач чәчәкләре арасыннан ераккарак күз салсам, гаҗәеп күренешкә тап булдым...

Офыкта таң беленеп килә. Чык суы белән битемне юарга дип, бакчага чыктым. Алмагач чәчәкләре арасыннан ераккарак күз салсам, гаҗәеп күренешкә тап булдым. Анда һәркемнең балачагы чагыла. Ул болында теләгәнчә уйнап, теләгәнчә җырлап була, ул болында вакыт та туктап тора, имеш. Бу могҗизаны якыннанрак күрәсем килде.
Мондагы гүзәллекне сөйләп бетерерлек түгел! Бер тарафта аллы-гөлле күбәләкләр бөтерелә, бер тарафта салават күпере төсенә кереп чык тамчылары ялтырый. Биектән өздереп-өздереп тургай сайраганы ишетелә. Һавада йөзгән болытларның кайберләре ара-тирә җиргә төшеп, тирә-юньне ак томанга күмә. Дөньяңны оныттырырлык гүзәллек! Боларны бер күргән кешенең күңеленә бер генә начар уй да кермәс...
Сары чәчәкләр тулы яшел болын!.. Шуны иңләп-буйлап сөенә-сөенә йөгереп йөргән чагымда, ак күлмәк кигән бер кызчыкны күрдем дә, тукталып калдым. Дөньясын онытып, шул чәчәкләр, тузганаклар белән уйнаган, аларны иркәләгән ул кыз мине күрми дә. Сары чәчәкләрдән такыялар үрә, тузганак мамыкларын җилгә очыра.
Ул да минем карашымны сизде бугай. Миңа карап елмайды да: “Әти!” – дип, әллә кайсы тарафка китеп югалды. Учларымда тузганак мамыклары белән сары такыялар гына калды.
Мин ул чәчәкләрнең сурәтен дәфтәремә төшердем дә, юлга чыктым. Бөтен дөньяны хушландырып, гөл исе таралды...
***
Автор турында:
Рифат Гали улы Сәлахов 1987нче елның 8нче июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. 2009нчы елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. “Идел” журналында, “Шәһри Казан”, “Дарелфөнүн” гәзитләрендә хезмәт куя. Шәхси эшмәкәр – хокукчы булып эшләп ала. 2016нчы елдан Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир.
Читайте нас: