Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 сентябрь 2019, 16:14

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Ах, җаныем, Бибисара... Хикәя

...– Ә мин шаярмыйм. Мин сиңа гына өйләнәм!– Ә мин! Ә мин… Мәңге кияүгә чыгасы башым юк! – Җәмилә кискен хәрәкәт белән Рамазанның бүреген тартып борынына кадәр төшереп куйды да, кырт борылып, кар дивары буйлап менеп китте. Ачуыннан ярсып, пима башы белән төрткәләп баскыч ясый-ясый өскә үрмәләде. Әллә нәрсә булды аңа, кул-аяклары тыңлашмый, бар тәне, утлы күлмәк кигәндәй яна. Менеп җиткәч, һаман эскерт төбендә сәер бер халәттә утырган дустына зур гына йомарлам кар томырды.– Дурак!..

«Рамазан балаларын үз аталарына тарата икән» дигән колакка ятышсыз хәбәр Нәлим авылын әллә ничә урады. Авылның астын-өскә әйләндерергә тиеш иде кебек ул. Гадәттә, бәләкәй авылларда халык зур гаилә кебек, бер йодрыкка оешып, бер җан булып яшәүчән. Тик авыл халкы хәбәрне йөрәгенә якын алмады бугай. Бәгырьләре ташка әйләнеп беттеме соң?
Апрель азагында ук авылга кереп калган язгы җил генә, бу хәл белән килешмәде, чыгып китә алмыйча, дулап, авылны урады да урады. Капка-тәрәзәләргә бәргәләнде, агач башларына сарылды. Гүя капкаларга түгел, йөрәкләргә кагарга тырышты: «Әй, кешеләр, бу дөньяда балаларны ата-ана җылысыннан аерудан да юньсезрәк гамәл юк бит, чаң сугыгыз! Чарасын күрегез! Ярдәм итегез!»
Үз хәлләре хәл идеме, юньсезлеккә өйрәнеп, гадәти нәрсә итеп карый башлаулары идеме, авыл кешеләре бу сүзләр артында нинди фаҗига ятканын аңларга, хәлнең асылына төшенергә тырышып тормады бугай. Бразилия сериалы караган кебек, иртәгә ни булыр икән дип, вакыйгалар агышын тын гына күзәттеләр. Җае чыккан саен шул хакта сүз куерттылар, гайбәт саттылар.
Шулвакыт авылга Җәмилә кайтып төште. Укуын бетереп, эшкә урнашу белән әнкәсен үз янына күчереп үк алып киткән иде Җәмилә. Баштарак әнкәсе кыш үткәнен чаклар түзеп көтеп ала иде. Җәй саен авылга ашкынып кайтты. Бакча үстереп, җиләк-җимеш җыеп, тавык-чебеш асрап бер булды. Соңгы арада сүрелде. Бер дә элеккечә кайтам дип атлыгып тормый хәзер.
– Мин белгән Нәлим зиратка күчеп бетеп бара инде. Буш өйләр генә утырып кала. Күршеләр дә чит-ят. Урамга чыксаң, кеше танып булмый, – дип уфтануы ешайды. Дүрт-биш ел авылларына бөтенләй дә кайтып та әйләнмәделәр.
Быел уйламаган җирдән өйләрен сатып алырга теләүче килеп чыкты. Уйлаштылар-киңәштеләр дә, тиккә череп утырганчы,
кешегә хезмәт итсен әйдә дип, сатарга булдылар. Алучысын гына бик ошатып бетермәде Җәмилә. Нигә икәнен үзе дә тәгаен генә әйтә алмый. Соручысы барда сат та куй да соң. Сатып калдырган өйдә кем яшәсә дә ярамыймыни! Әллә нәрсә, бу арада күңеле йомшап, башына төрле уйлар килеп йөдәтә. Әле менә, сатып алучылар килгәнче, өйләрен юыштырып, ташлыйсы нәрсәләрне ташлап, кирәк булырдайларын төйнәштереп куярга дип кайткан иде. Ташлыйм дисәң, бернәрсәне дә тиз генә ташлап булмый икән! Нәрсәгә барып тотынса, шул кадерле. Һәрберсе ниндидер истәлек саклый. Тоткан бер әйберсен кулында әвәләде дә әвәләде. Бер алды, бер куйды. Бар да газиз. Барысыннан да балачак җылысы бөркелеп тора.
Уф-ф! Болай хисләнеп утырса, эшеннән өзелеп-йолкынып кайтуы бушка гына китәргә дә мөмкин. «Айт-два! Шагом марш!»дип үз-үзенә команда биреп сикереп торды да, җил-җил кыланып, бар әйберне капчыкларга тутырып, верандага чыгарып өйде. Кирәкле дигәннәрен соңыннан аралап алыр әле. Инде менә су ташып, җылытып, өйне юа башласа да була.
Коены тирәли әйләндереп алган дүрт-биш хатын-кыз, уртага басып хәбәр сөйләүченең авызына кереп киткән, беләгенә сыңар бидрә элеп килеп баскан Җәмиләнең сәламен алучы булмады. Хәер, Җәмилә дә аларны танып бетерми инде. Шуңа да, сүзләренә артык игътибар бирми, бер читкә барып басты да көтә башлады.
– Ни ди, Алисага ия табылган ди. Бөре Манчарыннан пыйма басучы Апай алган ди. Алган дип ни, Апай үзе чатакарман, минеке түгел дип карышкан була ди дә, бичәсе ай-ваена куймаган. «Баласыз өйнең яме юк, синеке булса да, булмаса да – алабыз!» – дип кырт кискән ди.
Сүзнең кем турында, нәрсә турында барганын да бик аңлап бетермәде, кое чыгырына ябышып, буш бидрәсен болгый-болгый сөйләүчене дә танымады Җәмилә. Әнкәсе дөрес әйткән икән: авылда кеше танырлык түгел хәзер.
– Артур белән Тимурны берәү үзе килеп алган ди. «Минеке, тучны белеп сөйлим, – дип әйтә ди. – Дүрт кызым бар,
малайларым юк, берүк кире уйлый күрмәгез», – дип ялыныплар сораган ди.
– Рамазан нәрсә дигән? – Уз уйларына чумып басып торган җиреннән, сискәнеп китте Җәмилә. Бәй, Рамазан турында сөйлиләр түгелме соң!
– Каян белим Ромканың нәрсә дигәнен, мин сиңә силсәвитмени! Үзе шундый эш майтаргач, риза булгандыр инде. «Бер килгәндә монысын да бирегез инде», – дип Җәмилне дә алып китмәкче икән теге.
Әйе шул! Рамазан малаена Җәмил исеме кушкач, тел чарлаучыларның станоклары тагын бер нык кына эшләп алган иде ул чакта.
Башка балаларының исемен белми, ә менә Җәмилне белә. Тукта, нәрсә диләр?.. Кемнәрдер Рамазанның балаларын алып китүе турында сүз бара түгелме соң?
Җәмилә инде үзе дә, теге хатыннар кебек, хәбәр сөйләүченең һәр сүзен йотардай булып тыңлый башлады.
– Җәмил, әтәсе мескен, авылдан китмәячәк ул!
– Әйе, шулай дип әйтә ди үзе дә.
– Рамазанның балалары кайда да югалмаслар. Куллары эшкә ябышып тора, тамаклары ач булмас.
– Аннан соң, ни ди, төпчеген бит… – хәбәр төенчеге, тамак кыргалап, алан-йолан каранып, пышылдауга ук күчеп китте:
– Ат печүче Нурый малае дип әйткән ди бит.
– Кит аннан, нинди Нурый малае булсын ул, суеп каплаган Рамазан бит!
– Мин уйлап чыгарган сүз түгел инде, Нинка сүзе.
– Әй, ул дуадак Нинканың сүзенә карасаң! Өч сүзенең дүртесе ялган!
– Ялганмы, түгелме, ансын силсәвит белә инде. Кичә соң, силсәвиткә чакыртышканнар. Минем килен анда идән юучы булып эшли, шул сөйләде. Нурый бөтенләй башын мескенгә салган: «Сез ни сөйлисез, җәмәгать – дип әйтә ди, – мин бала ясый торган яшьтән узган», – дип әйтә ди.
Су кайгысы китте Җәмиләнең. Буш бидрәсен койма аша гына ишегалдына бәрде дә, йөгерә-атлый Рамазаннарга китте.
Рамазанның өйләнгәнен ишеткәч, икенче көнне үк, шулай оча-куна кайтып җиткән иде ул. Бердәнбер якын дустын иң беренчеләрдән булып котлыйсы килеп, канатланып очып-җилпенеп кайтты. Ул барып кергәндә, өй эче шатлык белән тулган, яшь кияү белән яшь кәләш, берсе ай, берсе кояш булып балкып, бәхетнең җиденче катыннан төшәлми азапланган чаклары булыр инде… Шул чагында ниндидер көнләшүгә дә, үпкәгә дә тартымрак бер хис биләп алган иде күңелен. Көнләшү түгелдер лә, бәлки, бар серләре уртак, бар дөньялары бер-берсе белән шып тулы булган иң якын дустының, аның белән киңәшми-нитми, гаилә тикле гаилә корып ятуы үпкәсен кабарткандыр. Шулайдыр…
Әй утырган булалардыр инде, ир белән хатын булган булып. Авызлары колак артларындадыр инде. Газимә апа яннарында бөтерелепме-бөтерелгән буладыр инде.
Чәчрәп барып кергән җиреннән, шул хәлнең нәкъ киресен күреп, тораташтай катып калган иде ул. Бертын хәтта сулыш ала алмыйча да тончыгып торды бугай. Түрдәге караватның чымылдыгы аерылып төшкән, юрган-мендәрләре пыр тузган. Кичә генә төшкән килен кеше, ду кубып аты-юлы белән, бик хәтәр ят сүзләр сиптереп, тиргәнеп ята. Рамазанның әнкәсе, бу хәлдән гаҗиз булып, кәбәркәдә утыра. Рамазан күренми. Күрәсең, моның белән сүз көрәштереп торуның файдасы булмас дип чыгып ук киткәндер.
Һы! Туй кызылы тиз уңган боларның.
– А это кто еще такая! Аһа-а-а! Первая любовь? – Әй китте шуннан, әй китте! Русчасын, татарчасын, маричасын бергә кушып аттыра гына! Усаллыкка кесәгә керми торган Җәмилә тикле Җәмилә авызын ачты да катты. Каршы ник бер сүз әйтә алсын!
Әй аңламадылар инде шушы ике кеше арасындагы дуслыкны! Тоталар да любовь дип керешәләр! Сыйныфташлары да, авылдашлары да, җае чыккан саен парлап, плюсләп бер булалар. Авылның кайсы гына коймасына язып бетермәделәр! Җәмиләнең моңа үте сытылырдай булып ачуы чыга, ә Рамазанның менә бер генә дә исе китми. Авызын ерып, шуңа риза булып тик тора.
Алар туганнан башлап бергә. Бишекләренә тиклем, бишек нәрсә, әнкәләренең күкрәк сөтләренә тиклем уртак булды. Әнкәләре, икесе дә колхозның «эш атлары», алмаш-тилмәш имезеп карап үстерде аларны. Ник шунда икесе дә малай яки икесе дә кыз булып тумаганнардыр инде! Җәмиләнең буйга калкурак, каты йодрыклы, усаллыгы белән ал бирмәс, ә Рамазанның какча гәүдәле, йомшак, сабыр холыклы булуы да комачау булмады дуслыкка.
«Икесен, җилкәләреннән тотып, маңгайга-маңгай чәким!» – дип ярсыды Җәмилә. Көчек тараткандай бала таратып ятуның ни икәнен аңлатам мин аларга хәзер! Язмаганны! Таратып ятар булгач, нигә табарга кирәк булды икән!»
Теге вакыттагы кебек җебеп тормаячак ул бүген. Башта Нинкасының телен тешләтергә кирәк, аннан Рамазан белән иркенләп, сеңдереп сөйләшергә!
Ах, Рамазан, Рамазан…
Кемнең арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың шу-у-ул!
Теге көнне Нинка куып чыгарганнан соң башка бу йортка аяк басмады Җәмилә. Яшәсеннәр әйдә, комачау итмим дип уйлады. Авылга кайткан чагында, хәлләрен дә белмәде, кешедән дә атап кына сорамады. Шулай да, колак очына кайбер сүзләр килеп эләккәләде. Рамазанның кинәт кенә өйләнеп кайтуының сәбәбен дә аңлады кебек. Бөре Манчарына шул Нинканың энесен, параллель сыйныфта укучы Вадимны солдатка озату табынына Нәлимнән өч егет барган булганнар. «Аракы-мазар эчкәнен дә күрмәдек, әмма, табын тарала башлауга, Рамазан утырган җиреннән ауды да төште. Уятып булаштык, уяна торган түгел, камыр кебек ята, аптырап, калдырып кайтып киттек», – дип сөйләгәннәр бергә барган егетләр.
Икенче көнне таң белән Рамазан белән Нинка икәүләп кайтып кергәннәр. Газимә апа ни, нишләсен, мулла чакыртып никах укыткан.
Аннан, атна-ун көннән Рамазан армиягә китте. Ул китеп биш ай тордымы-юкмы, Нинка кыз бала тапты. Аннан Рамазан армиядән кайтканчы игезәк малайлар табып куйды. Газимә апаның йөрәк маен аз сыкмады бу килен.
Газимә апа кинәт үлеп киткәч тә, озатырга кайта алмады Җәмилә. Соң ишетте. Ансына үкенә. Бигрәк үкенә. Инде менә, хәлләрен белешеп тормаганына да үкенә бугай. Үкенә. Бик үкенә.
Җәмилә адымнарын тагын да кызулатты. Икесе дә исереп яталар микән? Шулайдыр. Аек килеш, оя туздырып, бала таратып ятып буламыни? Иң беренче Нинкасының авызын җимерәчәк! Аннан Рамазанның!
Рамазан чынлап шулай үзгәрде микәнни соң? Ул бит! Ул бит… Аның кебек кеше дөньяда юк кебек иде бит.
«Их, Рамазан, Рамазан! Синең болай булуыңда минем дә гаебем бар. Ба-а-р! Балалыктан чыгып бетмәгән, үз хисләремнән үземнең курыккан чагым булган шул!» – Җәмилә инде йөгерүгә күчте.
Институтның беренче курсында укып йөргәндә, кышкы каникулга кайткач, чәй эчтеме-юкмы, Җәмилә Рамазан янына атлар дворына чапты. Тегесе, авызын ерып, каршы йөгереп килеп, кочаклап ук алды. Бераз әүмәкләшеп, төрткәләшеп алганнан соң, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, икесендә дә җыелган яңалыкларын сөйли башладылар. Сагынышканна-а-ар! Сөйләшә-сөйләшә дубыр янындагы салам эскертенә менеп кунакладылар. Эскерт төбендә буш аралык калдырып, тирәли каты кар сарган. Бер ягында гына кар сырынтысы, сәхнәгә менә торган юл кебек, күпер ясап, ак киңлек белән эскерт өстен тоташтырып куйган. Бар тирә-як ак патшалык хөкемендә. Әй, рәхәт! Сөйләшеп арыгач, эскерт башыннан карга сикереп уйный башладылар. Йөгереп килеп сикерергә кирәк! Җебеп торсаң, эскерт төбендәге буш-
лыкка очасың! Кинодагы кыргый халык кебек, авызларына суга-суга кычкырып, йөгереп киләләр дә сикерәләр, йөгереп киләләр дә сикерәләр. Рәхә-ә-әт! Берәрсе читтән карап торса, бер дә берсе югары уку йорты студенты, берсе колхозның «главный» ат караучысы дип уйламас боларны.
– Тукта! Кузгалма! Син – тамашачы, мин – артист! Тыңла!
Эскерттән ару гына ераклыкка сикереп көрткә кереп чумган Җәмилә, дустының боеруына буйсынып, шул чумган җирендә калды.
– Башкортстанның ата казга атланган, Рәсәйнең сарык ар-
тисты Рамазан җырлый! – дип кул чабып кычкырды ул, көлүенә буыла-буыла. – Башкортстанның атказанган табибы, извините, будущий табибы, әй лә, будущий атказанган табибы Җәмиләгә багышлыйм! – Рамазан, чын артистларча кулларын җәеп, башларын болгап сөйләп җибәрде.
Тагын ниләрдер әйтмәкче иде, маңгаена кар йомарламы килеп кунды.
– Күп телеңә салынып торма, иптәш артист, җырла, давай! Әтү маңгаеңа тагын бер сәлам чәпим!
– Шушындый кырыс шартларда концертыбызны дәвам итәбез. – Рамазан битендәге карын сыпырып төшергән уңайга, җитди кыяфәт алып, җырлый башлады.
– Ах, җаныем, Бибисара,
Яшь гомер үтеп бара.
Шушы бәләкәй генә гәүдәнең кай җиреннән чыга икән бу тавыш? «Сандугач та кечкенә», – дигән була торган иде укытучылары.
Сирәк була торган ультраюгары тенор тавыш дип, алып та китә язганнар иде үзен. Газимә апа нык торды. «Дөньяны кем белән көтәм!» – дип җибәрмәде. Ярый җибәрмәде! Ул китсә, Җәмилә кем янына шулай ашкынып кайтыр иде.
– Әй, җаныем, Җәмилә,
Кавышырбыз, җәй көндә…
– Әй! Җырның сүзләрен үзгәртергә кем рөхсәт бирде сиңа! – Җәмилә ике сикерүдә барып та җитте, «артистны» эскерт төбенә төртеп тә җибәрде. Тегесе, елгыр гына кыланып, кызның пәлтә җиңеннән эләктереп өлгерде. Икәүләп бушлыкка очтылар.
Бар тирә-юньнән ак кар дивары белән капланып, аулакта калдылар… Уен кайгысы китте… Сулышлары ешайды… Сөйләр сүзләре бетте…Телләре аңкауларына ябышты…
– Ә мин шаярмыйм. Мин сиңа гына өйләнәм!
– Ә мин! Ә мин… Мәңге кияүгә чыгасы башым юк! – Җәмилә кискен хәрәкәт белән Рамазанның бүреген тартып борынына кадәр төшереп куйды да, кырт борылып, кар дивары буйлап менеп китте. Ачуыннан ярсып, пима башы белән төрткәләп баскыч ясый-ясый өскә үрмәләде. Әллә нәрсә булды аңа, кул-аяклары тыңлашмый, бар тәне, утлы күлмәк кигәндәй яна. Менеп җиткәч, һаман эскерт төбендә сәер бер халәттә утырган дустына зур гына йомарлам кар томырды.
– Дурак!
Тегесе астан: «Алай булгач, мин яратмыйча гына өйләнәчәкмен!» – дип кычкырып калды…
Язгылыкка өйләнеп тә куйды. Юләр!.. Юләрләр!
Икесенең дә сүзләре фәрештәләрнең «Амин!» дип торган чагына туры килгән бит.
* * *
Ишекне кырт ачып барып керде дә, өйдәге тынлыкка бәрелеп, бусагада туктап калды Җәмилә. Ташландык йорт диярсең. Үле тынлык. Үзенең еш-еш тын алуы һәм йөрәгенең сулкылдап типкәне генә ишетелә.
Өйдә артык үзгәреш юк сыман. Шул ук өстәл, түр почмакта шул ук карават. Керү белән уң якта кием шкафы. Сул якта зәңгәр кашагалы ап-ак мич. Бар да элеккечә. Бу карават-өстәлләрне бер итеп, өсләрендә сикергәли-сикергәли куышып уйный торганнар иде. Бар да элеккечә. Тик нәрсәдер башкача.
Чү! Кемдер ята түгелме? Башыннан ук капланып яткан. Балаларының берәрседер. Әдәп өчен бер-ике тапкыр тамак кырып алды да сак кына басып карават янына килде Җәмилә. Сак кына җәймәне ачты. Ачты да мөлдерәп пешкән зәйтүн җимеше төсле кап-кара күзләргә тап булды. Я, Хода! Рамазан!
Йөрәгенең бер тамыры шартлап өзелде. Тәне буйлап йөгерүче кан агымы бер мизгелгә туктап калды.
– Рамазан!.. Чирләп киттеңмени?
Тегесе, үз күзенә үзе ышанмагандай, бик озак текәлеп карап торганнан соң, кинәт кабаланып кузгалырга тырышты. Хәле бөтенләй юк иде, идән тактасы калынлыгы гына калган гәүдәсен кузгата алмады. Саргайган йөзенә җиңелчә кызыллык йөгерде. Моңсу гына шаяртасы иткән булды:
– Чирләвен чирләдем, китеп үк бетмәдем әле. «Поезд» көтеп ятам.
Беравык сүзләре ялганмый торды. Бөтенләй башка хәлне күзаллап килеп кергән Җәмилә, ни әйтергә, нишләргә белмәде.
– Берәр нәрсә ашыйсың киләме? – Җәмилә кузгалып кинәт бер-бер артлы суыткыч, шкафларны ачып карады. Барсын да шак-шок китереп карап чыккач, аптырап, яңадан бер ачып-ачып карады. Буп-буш. Чәйнек әйләндереп каплап куелган. Өстәл өсте дә тап-такыр. Алай да, кәбәркәдәге су багы мөлдерәмә тулы иде.
Бауда эленеп торган тастымалны алып суда чылатты да дустының маңгаена куйды. Тәне уттай яна. Кара күзләре мөлдерәп аңа баккан. Җәмиләнең тамагына утлы төер утырды.
– Мин хәзер, тиз генә кайтып килим әле.
– Китмә!
– Мин хәзер.
– Китмә! Бер китсәң, озакка югаласың!
– Ыһы! Үзең соң, бөтенләйгә китәргә «чемодан төйнәп куйгансың». – Җәмиләнең шаяртырга тырышуы бу юлы бигрәк урынсыз чыкты. Тагын телсез калдылыр.
– Хәзер киләм! – Җәмилә, кабаланып ишек бавына тотынды, – мин хәзер!
Машинасында һәрвакыт тиз ярдәм өчен кирәк-ярак йөртә иде, шуны алып килергә кирәк. Аннан күз күрер. Йөгерә-атлый, кабаланып, килгән юлыннан кирегә ашыкты Җәмилә.
– Җәмилә матурым, син түгелме соң? – Эндәшүчене, үзен күргәнче үк таныды Җәмилә.
– «Матурым» апа!
– «Матурым» апа түгел, ямьсезем әби инде, – әби кет-кет көлеп, авылдашының кочагына килеп сыенды.
Нечкәргән күңеленә җитә калды Җәмиләнең, яңаклары буйлап яшь бөртекләре тәгәрәште. Аркаларыннан шапылдатып сөешеп, хәл-әхвәл сораштылар.
– Матурым, аяк атлашыңнан танып калдым. – Әби, җилдән ышыклана биреп, Җәмиләне култыклап алды. Адымнарын Җәмиләнекенә җайлап, калышмаска тырышып, яныннан теркелдәде.
– Безнең хәлләр ни, ятабыз менә, авыл белән өелешеп кар-
таеп. Зиратта урын алып куйдык та. Авыл ни, бетеп бара инде. Безнең арттан ахирәткә китәргә җыена. Менә кара, бу якта ике өй рәттән буш тора, бу якта тагын ике өй буш. Аннан өй аша тагын буш ихаталар. Арка урам бөтенләе белән бетте! Кая карама ташландык өй. Ул нинди авыл булсын. Коймаларың белән җитәкләшеп, капкаларың белән карашып, ындырларың белән аркаланып, тәрәзәләрең белән бер-береңә нур сибеп утырмагач, авыл булмый инде ул! Нибары аерым өйләр тезмәсе.
Караучысыз, караеп-моңаеп утырган өйләр, абзар-куралар да, Матурым апаның сүзен җөпләгәндәй, купкан такталары белән шакылдап, төссезләнеп калган тәрәз-күзләре белән алар артыннан карап калды. Күз нурларын түгеп, иркәләп-сөеп үстергән балаларына кирәге калмаган карт анадай сагышлы иде алар.
«Шула-а-ай. Экономия ясый торгач, авыллардан аерым өйләр тезмәсе ясап бетереп баралар шу-у-ул. Ул ясалган экономиядән кемнәре кайларда нинди хан сарайлары салып куйды икән? Мәктәпләрне бетерәбез, балаларны икешәр сменалы утыз-кырык укучылы классларга дыңгычлап тутырабыз, төрмәләрдә яшәү шартларын яхшыртабыз. Укытучылар, китапханәчеләр, клуб мөдирләре юл буендагы буш шешәләрне җыя, ә тәртип бозучы әтрәк-әләмне эшләтергә ярмый – кеше хокукы бозыла. Бик кызык заманда яшибез…» – Авылдашының сөйләгәннәреннән күңеле кузгалып, җаны әрнеп, шулай уйлап барды Җәмилә.
– Яшьләр авылда тормый инде хәзер, аларны шәһәр йотып бетереп бара. Буш өйләргә дә шул пенсиягә чыкканнар гына кайтып урнаша. И-и, авылдашкайларның нигезләренең күбесендә ят кешеләр яши хәзер. Читтән килгән кеше синеңчә булмый инде ул. Алар үз гадәтләре, кыланышлары белән килә дә шулар белән яши. Менә кара инде, чүпне шулай урамга чыгарып ташлау безнең авыл гадәтемени? Ә менә монда бөтенләй язмаганны кыланып яшәп яталар.
– Тимерче Мансур абыйлар түгелме соң?
– Өйләре аларныкы.
– Балалары бик күп иде, таралышып беттеләрме шулай?
– Таралышу гына дисеңме, аттан ала да туа, кола да дигәндәй, төпчек кызлары, язмаганны, туганнары белән дә киңәшләшми-нитми, бер төрмәдән кайткан кешегә сатып китте бит нигезләрен. Каян тапкан диген! Белми сатса, бер хәл иде! Нәлимнәргә шул кирәк, үзәкләренә үтсен дип, наруш шуңа саткан! Ул бигрәк кабахәт кеше булып чыкты. Чокырга җыелган су кебек, шундый үзе төсле кешеләр җыелып, язмаганны кыланып яталар. Рамазан бичәсе Нинка да әнә, җаен көтеп кенә йөргән икән, ияләште да китте шуңа. Инде рәткә салып бара иде үзен Рамазан. Эй-й! Бүрене бүреккә салсаң да, урманга карый шу-у-ул!
Үзе изаланып йөрүе генә бер хәл, шул эт көтүен җыеп килеп, Рамазанны кыйнап, акча таптырып, балаларны кыраннатып бер булды бит, имансыз! Мин бу өйне кәрткә оттырдым, кәрт бурычы изге дип әйтә ди. Эзли торгач, тапкан бер «изге» нәрсә! Тфү!
Яклашырдай кешесе дә юк бит ичмасам! Карт-коры да, хатын-кыз, сугыш вакыты диярсең. Булган ир-аты да инде, ташка үлчим, ир дисәң, «әү» дияр. Үзләрен үзләре дә карый алмый, кайсы сәрхуш, кайсы айнымый, яталар шунда, исәпкә бар, санга юк булып. Юньлерәкләр бар да читтә акча эшләү белән мәшгуль, тамырын кубарып, чыгып киткән.
Балалары турында хәлләрен ишеткәнсеңдер инде... Бөтен авылны тутырып сөйләп йөрде азгын нәрсә, теге балам бу ирдән, тегесе теге ирдән дип. Яшерен-батырын түгел анысы, кызы белән игезәкләре чынлап та Рамазанныкы түгел. Аның шулай икәнен белергә әллә ни баш кирәкми, кулдагы ун бармакның тугызы җитә. Өчесе бит читтән түгел. Хет шуларын да кешенеке итеп сөйләп йөрмәсен иде! Наратлыдан әллә ничә ирне силсәвиткә чакыртып, кеше тормышы бозып бер булды. Шундыйларга силсәвите дә «айт» дигәнгә «тайт» дип кенә тора. Рамазанның башыннан көлде… Башта бирешмәде Рамазан. Авыз ачып зарланмады. Тешен кысып дөньясын да көтте, балаларын да карады. Барысын да тигез күреп, үзенеке итеп карады. Аның балаларының акыллылыгы! Рамазан тәрбиясе. Эш белән, яхшылык белән тәрбияләде балаларын. Ир бавыры ир иде! Авылда берәү! Йөз илле баш умартасы гына бар! Балын әллә кайлардан килеп алалар. Җәйгелеккә балалары авыл көтүен көтә, бакча үстерәләр. Ул кош-корт, ул мал-туар… Иде.
Инде менә яшен суккан имән кебек ята, бахырым. Ныклап бирешкән. Чире катыдыр. Башы авыртканга гына менеп ята торган ир түгел ул. Терелеренә өметен өзүедер, балаларын үз аталарына тапшырырга булды бит әнә. Җәмилләрне дә, бәлки, берәр миһырбанлысы сыендырыр. Детдомга эләкмәсәләр ярар иде дип, бигрәк өзгәләнә.
Илдә булмаган хәл бу, матурым, инәй исән чакта баланы чит ояга тарату, мирдә булмаган хәл! Ахырзаман галәмәтләре бу!
– Балалар әле кайда соң?
– Җәмил белән Нурлан Наратлыда интернатта торып укыйлар. Алисага да, без аны Әнисә дибез инде, игезәкләргә дә хуҗа табылды табылуын. Төпчеген нишләтерләр? Әлегә вакытлыча Әнисә апасы белән яшәргә рөхсәт иткәннәр. Чит ояга ничекләр ияләшеп киткәннәрдер инде. Сөйләве генә җиңел. Шкулда тәнәфес вакытында гел бергәләр ди. Атна саен бергәләп әтәләренең хәлен белергә кайталар балакайлар. Алар кайткач, авыллар ямьләнеп китә. Яшь бала яшәү көче бирә бит ул. Үзебездә кундырып, мунча кертеп җибәрәм. Китә башласалар, тагын бер җан әрнеше. Бәләкәен әтәсеннән чаклар аерып алып китәләр… «Әттә», – дип муенына ябышып, китмәскә тырышып өзгәләнә инде сабый. Әле бабаем сырхаулап тора, ул терелсә, Аллаһы боерса, үзебезгә генә алып калырга дип уйлап торабыз.
Икесе дә, бер-берсенә сиздермәскә тырышып, күз яшьләрен сөртеп алды.
Әлегә кадәр, чистартылмый яткан коры яфракларны әле тегеләй, әле болай өерелтеп, төрле якка чәчкәләп бәргәләнгән җил дә, юнәлешен үзгәртеп, алар артыннан иярде. Ара-тирә көчәеп, бу икәүне кочагына алып, ашыктырган төсле, артларыннан этәрде.
– Минем кулымнан килгәне шул инде, матурым. Аннан соң, Ходаемнан сорыйм, Рамазанга ярдәмеңне бир дип. Төннәрен йокыларымны бүлеп намазга тезләнеп сорыйм! Сораганнарымны, Аллаһы тәгалә ишеткән бит менә. Кайткансың бит.
Авылдашының тел төбен аңлады Җәмилә. Киттең дә олактың түгел. Синең тамырың – авылда. Кайда гына китеп, кем генә булып эшләсәң дә, син – авылныкы. Кулыңнан килгәнчә яхшылык кыл. Авыл өчен, сине үстергән, кеше иткән авыл өчен, авылдашларыңның язмышы өчен син дә җаваплы. Кулыңнан бик зур эшләр килмәсә, кулыңнан килердәйләрен – бәләкәйләрен эшлә. Әнә, Матурым апа кебек. Бәлагә тарыганнарны читләп үтмә. Буш калган нигезеңне чиста тот! Һич югында, өеңне юньле кешегә сатып кит! Монысы да авылыңны кайгырту булыр. Бу үзең өчен дә яхшы – нигезеңә каргыш җыелмас. Икенче көннең ничек булырын кем белә. Бәлки, яңадан шушында әйләнеп кайтырсың.
Әле дә ярый авылда Матурым апа кебек кешеләр бар. Битарафлык сазына батмыйча, авылның ямен, рухын саклап яши белгән.
– Балалар бүлнискә дә йөртмәкчеләр иде әтәләрен. Урыныннан кузгата алмадык Рамазанны. Эч-бавырларына кан савып беткән инде аның. Тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Ул боргычлауга. Скорый да чакырып караган идек, авылыгызга юл юк дип килмәделәр.
– Матурым апа, авыл хакимияте, полиция бар бит. Кеше хокукларын яклый торган закон бар!
– Бер килеп карадылар. Укытучылар жалу иткәч. Силсәвит тә килгән, милиция дә булган, депутат та. Болар ишегалдына килеп тә кергән, теге этен ычкындырып та җибәргән. Кышлаган бозау дәүмәл эте бар аның. Кешегә ябыша торган. Эләксәң, исән калыр-
мын димә! Менә шуннан соң килгән кеше дә юк. Ник авылың белән кырылып бетмисең шунда! И-и, матурым, закун синең белән минем кебек намуслы кешегә генә ул. Аны кем сикереп үтә, кем төкереп китә, кем аяк астына салып тапый. Мин шундый эт асрасам, әллә кайчан килеп үземне тиргәп, этемне атып китәрләр иде әле. «Этемә кем тия, бәрәм дә үтерәм!» дип әйтә ди бит теге килмешәк. Аннан куркалар инде. Менә шулай, әллә кайдан килгән, утырып торган эт биеклеге әдәм актыгы авылга баш булып ята хәзер.
Матурым апа, буасы ерылган инеш кебек, Җәмиләдән бер тотам да калмый, кире урап килгәнче ашыгып-ашыгып сөйләде дә сөйләде. Рамазаннар турына җиткәч кенә кисәк туктап калды. Инде капка келәсенә үрелгән Җәмиләнең җиңеннән тотып туктатты да, юл буена сөйләгәннәрен йомгаклап куйгандай:
– Аңлашырга кирәк сезгә Рамазан белән, матурым, балалар хакына! – дип, кырт борылып, әле генә урап килгән юлыннан кирегә ашыгып китеп тә барды.
Һы! Менә шундый инде ул авыл апалары. Җәмиләнең ирененә бүген беренче тапкыр елмаю кунды.
Аңлашырга кирәк. Балалар хакына… Бу юри генә әйтелгән сүз түгел.
Соңгы вакытта булып торган вакыйгалар гүя Җәмиләгә үз-
үзен аңларга ярдәм итәргә этәргән кебек. Аның күңелен менә икенче тапкыр кузгаталар. Бу юкка түгел!
* * *
Күптән түгел коллегалары, терапия бүлегендәге яшь кызлар, Җәмиләне ай-ваена куймый концертка алып киттеләр. Кулларына богау гына салмадылар инде менә! Бер дә шундый нәрсәгә исе китми Җәмиләнең. Кеше төсле җыр тыңлый белми ул. Телевизордан да концерт карап утырганы юк. Җырчылары да матур җырламый төсле. Җырларының сүзләре дә, көйләре дә күңелен кузгатмый. Әллә үзенең кузгаттырасы килми. Әллә йөрәген йон баскан.
Ә болар – бик тә моңлы җырчылар, имеш. Дуэт белән дә, берүзләре дә үзәкләргә үткәреп җырлыйлар, имеш.
Кызлар, шау-гөр килешеп, киоскка сугылып, сайлана-сайлана чәчәкләр алдылар. Җәмиләне дә: «Аларны тыңлагач, ник чәчәк алып килмәдем икән дип үкенәчәксез, алыгыз!», – дип бик кыстаганнар иде дә. Анысы: «Сезнең чәчәкләрне машиналарына сыйдыра алсалар да бик рәхмәт әле», – дип шаярту белән чикләнде.
Фердинанд Сәләхов белән Ярамир дуэты икән. Кызлар хаклы булып чыкты – җырчылар, концертның башыннан азагына кадәр тере тавышка, залны иңен-буен тутырып, күңелләргә үткәреп җырлады. Җәмилә бик рәхәтләнеп тыңлады. Тик кызлар, түзә алмый, урындыкларны селкетеп, «Әфәрин!» кычкырып кул чапканда да, һәр җыр саен берсе чәчәген күтәреп сәхнәгә йөгергәндә дә, тыныч кына утырды.
Шулай тыныч кына кайтып та китәсе иде…
Инде концерт ахырына якынлашып килгәндә, «Ах, җаныем, Бибисара, яшь гомер үтеп бара» дип җырлап җибәрмәсә… Шулай тыныч кына кайтып китәсе иде… Шулай тыныч кына яшәвен дәвам итәсе иде…
Инде җырчы туп-туры Җәмиләгә генә карап җырлый төсле. Рамазан!... Концерт башланганнан алып бу уеннан үзен-үзе тыеп утырган иде Җәмилә: Фердинанд дигәне, буй-сыны белән дә, кыланыш-хәрәкәтләре белән дә хас Рамазан! Тавышы да нәкъ Рамазанныкы! Җыры да… Җәмилә күзен йомды. Ап-ак эскерт башындагы ак киңлек белән тоташкан сәхнәдә, кара күзләре белән Җәмиләгә тутырып карап, Рамазан җырлый иде хәзер:
Карлыгачым, муеның ала,
Канат очларың кара.
Без йөрибез кавышалмыйча,
Яшь гомер үтеп бара…
Йөрәгенең бер тамыры шартлап өзелде. Тәне буйлап кайнар каны таралды. Әллә кайда өелеп-тыгылып торган кап-кайнар каны.
Эх, кызларны тыңлап, чәчәкләр алган булса! «Рамазан»ны баштан аяк чәчәкләргә күмәр иде!
Ә ул, һаман Җәмиләгә карап, аяклары белән сәхнәне төя-төя җырлый:
Узган гомер дә жәл түгел,
Бәхетең җуйсаң ни чара.
Ах, җаныем, Бибисара,
Бәхетең җуйсаң ни чара!
* * *
…Инде менә Матур апа…Нәрсә ди? Сезгә аңлашырга кирәк, ди…
Рамазанның моңсу күзләре нурланып киткән төсле тоелды Җәмиләгә. Ул да дустының кәефен сизеп алды булса кирәк. Һәрхәлдә, араларындагы киеренкелек кими төште кебек. Җәмилә алып килгән даруларын өстәлгә таратып салды. Рамазаннан булган хәлләр турында җай гына сораша-сораша, пульсын тикшерде, йөрәген, үпкәсен тыңлап карады, температурасын үлчәде. Шуннан соң, өйрәнелгән хәрәкәтләр белән, җай гына эч-бавырларын тикшереп чыкты.
– Барысы да яхшы булыр, Рамазан. Балалар өчен кайгырма. Син барда алар ятим булмас. – Бераз уйланып торганнан соң, шприцка кирәкле даруны җыя башлады. – Ныклы тикшерү кирәк. Хәзер температураңны төшереп, авыртуларыңны басып торырга укол кадыйм.
– Уколдан куркам мин! – Рамазанның, бала-чага кебек, җыерылып, юрган астына качарга тырышуы бик кызык тоелды, Җәмилә көлеп җибәрде.
Тегесенә дә үз хәле көлке булып китте, ютәлли-ютәлли булса да, Җәмиләгә кушылып көлә башлады, моңсу күзләрендә шаянлык очкыннары чагылды:
– Син миңа, никахсыз була торып, тотынырга хакың юк! Тотмаган җиремне калдырмадың бит!
Шаяруның җеп очын Җәмилә дә эләктереп алды. Нәкъ элеккечә, мутлашып, бер-берсенә казашып-төрттерешеп сөйләшеп киттеләр.
– Бирермен әле мин сиңа «хакың юк»ны. Танавыңнан тартсаң тәгәрәргә торасың. Үләргә яткан кеше белән никах укытып ятып булмый әле монда! Терел башта! Борыл, давай, шприцка аэродромыңны әзерлә!
Уколдан соң бераз тыныч кына яткач, Рамазан тагын телгә килде:
– Инде, чынлап, үлеп ятасы килми. Терелергә кирәк! Терелү белән, никах укытабыз дисең бит әнә…
– Башта беренче бичәңне аер әле, аннан күз күрер. Солтан түгелсең, хәрәм сарае җыеп ятарга.
– Ә без күптән аерым инде. Өйләнгән көннән башлап. Җаның башка кеше белән булгач, никах җепләре генә йөрәкләрне бәйләп куя алмый икән ул.
– Ә җаның кем белән иде соң?
– Син ул кешене белмисең. Белсәң, син аның йөрәге кушканына колак салыр идең.
– Ә аның йөрәге нәрсә куша?…
– Яратырга. Мине яратырга. Яратканын сизмәмешкә салы-
шып, сиздермәскә тырышып йөрмәскә.
– Һы! Ә син ул йөрәкнең нәрсә кушканын каян беләсең?
– Каян беләмдер инде. Монсы табигатьнең бөек сере. Бер-берсен яраткан кешеләр күзгә күренмәгән җепләр белән бәйләнгән була.
– Анысы ни тагын?
– Мәхәббәт! Беренче мәхәббәт. Хәер, мәхәббәтнең беренчесе, икенчесе юк, ул берәү генә була.
– Калганнары?
– Калганнары…Я азгынлык, я ялгызлыктан котылу чарасы.
Я ялгышу, я, язмышның усал шаяруы. Җәмилә… Ә мин гел сине уйлап яшәдем.
– Мин дә… Ә син миңа ачуландыңмы?
– Мин сиңа ачулана белмим, Җәмилә…
Шулчак икесе дә, капканың кинәт шакылдап ачылып ябылуына, сискәнеп киттеләр. Күкләрдән җиргә төшәргә мәҗбүр булдылар. Гаңгылдап эт өргәне ишетелде.
Тулысынча аңлашып бетәр өчен бер тамчы гына ара калган иде…
Өч бөртек сүз җитә иде…
Кемдер әнә тупас тыкшынуы белән комачаулады.
– Җәмилә, кач! Кач, дим! Бу тегеләр! Кач дим! Тыңла сүземне!
Җәмилә бер секундта мич башында иде инде. Бала чактан калган хәрәкәт хәтере булды бугай, кая тотынып, кая басып менгәнен үзе дә аңламый калды. Ул менеп тә җитте, ишектән чакырылмаган кунаклар килеп тә керде. Аякларын салып та тормый, түргә үттеләр. Өйгә шакшы ис таралды.
Мич кашагасы арасында тар гына ачыклыктан барысы да яхшы күренә иде. Керүчеләрнең берсе – Нинка. Үзгәргәч тә үзгәрә икән кеше! Бите юылмаган таба төбе кебек бер төскә кергән, алгы тешләре бөтенләй юк. Киемкәе, ташка үлчим, тәненең яртысын да каплый алмаган. Ул, керү белән, ишек төбендәге урындыкка җәелде. Тегеләре – Матурым апа сөйләгән кешеләр, димәк. Берсе колга кебек озынга үсеп, кисәү таягы кебек кәкрәеп төшкән, икенчесе исә уклау буе гына. Шуңа да янында бозау чаклы эт тота инде бу. Башка ышанычы юк, димәк. Керү белән, тәмәке кабызып җибәргән булдылар. Ике кулларын чалбар кесәләренә тыгып, аякларын аерып, Рамазан яткан карават янына киерелеп бастылар. Җаны кылга ябышып торган сырхау алдында гайрәт чәчү җиңел инде ул!
– Ну, Ромка, молись своему богу! Без сине җәзаларга килдек. Үтергәнче. Башта үтерәбез, аннан этне кертәбез яныңа. Или киресенчә, сразу этне кертәбез. Или акчаларыңны кая яшергәнеңне әйтәсеңме?
– Минем яшереп ятардай акчам юк.
– Алайса, өйне бушатасың инде. То-есть, без өйне бушатабыз хәзер, да, Нинка?
Тегесе, тешсез авызын җәеп гыж-гыж көлгән булды:
– Это окончательный вердикт, обжалованию не подлежит.
Шушы рәвешле акча, өй тирәсендә әйләнгәләгән мәсхәрәле сөйләшү дәвам итте. Һәм ул бертуктаусыз Рамазанны боргычлау, төрткәләү белән бергә барды. И-и, инде дустының гәүдәсендә чак эләгеп торган җанын чыгаралар болар! Болай да аның гомере кыл өстендә! Төрткәләүләре генә җитмәде, кыска буйлысы кесәсеннән пистолет китереп чыгарды да, Рамазанның бите тирәсендә әйләндерепме әйләндерә башлады.
Я, Хода! Бу хәл чынлыктамы, әллә ул саташамы? Бәләкәй генә бер авылның бәләкәй генә бер өендә зур фаҗига булып ята бит! Җәмилә качкан урынында нишләргә белми өзгәләнде. Калтырый-калтырый, килерләренә ышанып бетмәсә дә, полиция, тиз ярдәм номерларын җыеп, кыскача хәлне аңлатып СМС – хәбәр җибәрде. Килгән очракта да, алар килгәнче ни эшләргә! Берүзе ике кешегә каршы тора алырмы икән? Нинкасын исәпкә дә алмый, анысы арыш боламыгы кебек, тиз генә ушын җыеп нидер эшләр төсле түгел. Ичмасам, мич башында утын мазар да калмаган, берсенең башына турылап бәрсә, икенчесен бәргәләп чыгарырга булыр иде. Җитмәсә, кулларында корал. Ул һәр секундта атып җибәрергә мөмкин. Аптыраганнан, башка нәрсә башына килмәгәч, телефонын, мичнең чыгып торган кирпеченә җайлап, бу хәлләрне ведеога төшерергә куйды. Аннан, ярсып, як-ягына каранып, ни булса да, тотып бәрердәй әйбер эзли башлады. Уйла, Җәмилә, уйла! Карана торгач, мичнең төтен чыккычын чистартыр өчен калдырган уемда ниндидер кара нәрсә күзенә чалынды. Таш мазар түгелме икән? Түгел, ниндидер йомшак әйбер бу. Нәрсә булыр? Әйберне алып сак кына таратып җибәрсә, куркып китте – битлек. Искиткеч куркыныч, күзләре әйләнеп чыккан, тешләре ямьсез ыржайган, убырмы шунда, монстрмы битлеге.
Аннан соң булган хәлләр яшен тизлегендә эшләнде: Рамазанның, җан өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрүе булды, Җәмиләнең, «эһ» дигәнче битлекне башына киеп, дөбердәп, турыга мич башыннан тегеләр янына сикереп төшүе булды. Өстәп, үзе дә танымаслык яшелле-күкле тавыш белән җан ачуына кычкырып җибәрде. Аннан соң нишләрен белми иде әле ул. Анысын уйлап бетерергә вакыты булмады... Җәзалаучылар әкрен генә аңа таба борылды.
Менә шунда Аллаһ үзе ярдәмгә килде. Теге икәү, кинәт юктан бар булган бу иләмсез тавышлы «җен»не күргәч, кулларында утлы корал икәнен дә онытып, яман кычкырып тышка атылдылар! Җәмилә, артларыннан барып, авызын ачып каткан хатынны да алар артыннан олактырды да, ишекне бар көченә шапылдатып ябып, калтыраган куллары белән келәсен төшерде.
Тышта эт ырылдавы, акыру, катлы-катлы сүгенү тавышлары купты. Ату тавышы колакны ярды. Эт бик каты чинап җибәрде һәм тынып калды. Шулвакыт, полиция машинасының сирена тавышы ишетелде. Җәмилә, стенага береккән кебек басып торган җиреннән, буынсызланып, дивар буйлап әкрен генә идәнгә шуып төште.
Кирәкле кәгазьләрен тутырганнан соң, теге «батырларны» кулларына богау салып рәшәткәле машинага төяделәр. Анда да, булган хәлләрне кирегә борып, үзләрен каза күрүчеләр итеп сөйләп булашалар! Бигрәк оста итеп, ышандырырлык итеп сөйлиләр. Җәмиләнең телефонга яздыруы бик тә кирәк булып чыкты! Юньсезлек алдында җебеп төшеп, үзләрен яклый алмый торуы бик мөмкин иде.
Ул арада ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитте. Җәмилә, табиб икәнен әйтеп, авыруның хәлен кыскача аңлатып бирде. Рамазанны чыгарып салу белән, машина, сиренасын улатып, бар тизлегенә алга томырылды.
Бар дөнья, берни булмагандай, тынлыкка чумды. Әлегә кадәр баштан яулыкларны йолкып искән җил дә, җиргә төшеп, бүген генә борын төрткән яшь үлән арасына ятып тынып калды.
***
Автор турында:
Фатыйма Гомәр кызы Гыйльметдинова 1961 елның 2 гыйнварында Илеш районы Кужбакты авылында туган. Шунда ук урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. Бөтен гомерен балалар укытуга багышлый. Борай районы Иске Бикмәт авылында башлангыч сыйныфларны, татар теле һәм әдәбиятын укыта.
Нәниләр өчен дә, олылар өчен дә әсәрләре район һәм респуб-
лика матбугатында басылып тора. Башкортстан «Китап» нәшриятында балалар өчен «Мәктәбем, укытучым», «Сипкелле малай» исемле китаплары дөнья күрде.
2012 ел нәтиҗәләре буенча, әхлак һәм тәрбия темасына язылган мәкаләләре өчен «Кызыл таң» гәзите, Бәләбәйдә үткәрелгән «Илһам чишмәләре» фестивале лауреаты.
Читайте нас: