Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 сентябрь 2019, 12:50

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Ветеран. Хикәя

– ...Кара әле, улым, тыңла әле... – дип башлады сүзен олы яшьтәге абзый. Уңай җавап ишеткәч, исем-атын әйтеп, кайсы районның нинди авылыннан булуын белдерде. – Эһ-һ-һем... Мичкә ягарга утын запасыбыз аз, мал-туар карый алмагач, азык-төлекне сатып алырга мәҗбүрбез. Авылда кибет ачылып кына ябыла. Алырга теләгән әйбер кайтарылмый. Күрше авылга йөрергә мөмкинлегебез юк. Кышын урамнар кардан ачылмый... Карчык та, үзем дә өйдә, йортта чак хәрәкәтләнәбез. «Сусыз интеккәнне дә сөйлә. Суга интегеп ятканны да әйт...» – бабай сөйләгәннәргә кушылган әбинең сүзләре дә ишетелде. – Карт, сөйләвеннән тукталып озак итеп ютәлләде. Гыжлап сулыш ала-ала, дәвам итте: – Сезнең гәзитне 60 ел буе алдырам. Балам, бар ышанычым сездә... Безнең хәлләрне язып чыгарсагыз, җитәкчеләребез «уянмас» микән? – Ахры, дулкынланудан, соңгы сүзләрен әйткәндә шылтыратучының тавышы калтыранып чыкты...***

Дүшәмбе көн иде.
Иртәнге сәгать белән иҗади хезмәткәрләр оператив киңәшмәгә баш мөхәррир бүлмәсенә җыелып, түрдәге йомшак кәнәфиенә чумып утырган Әмиров хезмәттәшләрен сәламләүгә, телефоны шылтырады. Кичтән генә урнаштырылган өр-яңа аппаратның тавышы көчәйтеп куелган иде. Баш мөхәррир аны көйли белмәде һәм чыбыкның икенче очындагы кешенең сүзләре бүлмәдәгеләргә дә ап-ачык ишетелде.
– Алло, «Яңа тормыш» гәзитенә эләктемме, балам?
– Әйе, бабай, «Яңа тормыш» гәзите редакциясе тыңлый.
– Кара әле, улым, тыңла әле... – дип башлады сүзен олы яшьтәге абзый. Уңай җавап ишеткәч, исем-атын әйтеп, кайсы районның нинди авылыннан булуын белдерде. – Эһ-һ-һем... Мичкә ягарга утын запасыбыз аз, мал-туар карый алмагач, азык-төлекне сатып алырга мәҗбүрбез. Авылда кибет ачылып кына ябыла. Алырга теләгән әйбер кайтарылмый. Күрше авылга йөрергә мөмкинлегебез юк. Кышын урамнар кардан ачылмый... Карчык та, үзем дә өйдә, йортта чак хәрәкәтләнәбез. «Сусыз интеккәнне дә сөйлә. Суга интегеп ятканны да әйт...» – бабай сөйләгәннәргә кушылган әбинең сүзләре дә ишетелде. – Карт, сөйләвеннән тукталып озак итеп ютәлләде. Гыжлап сулыш ала-ала, дәвам итте: – Сезнең гәзитне 60 ел буе алдырам. Балам, бар ышанычым сездә... Безнең хәлләрне язып чыгарсагыз, җитәкчеләребез «уянмас» микән? – Ахры, дулкынланудан, соңгы сүзләрен әйткәндә шылтыратучының тавышы калтыранып чыкты...
– Аңладым абзый, барысын да аңладым. Вакытны сузмый, сезнең тарафларга юлланырбыз. Сәламәт булыгыз... – Баш мөхәррир трубканы салды да, олы яшьтәге әңгәмәдәшенең үтенечен онытканчы теркәп калырга ашыккандай, каршысында яткан көндәлегенә нидер сызгалап куйды.
Редакциядәге чираттагы эш көне шушы сөйләшүдән башланды.
– Барыгыз да ишеттегез инде, хезмәттәшләр, әйе, кызганыч хәл...
Кабинеттагы озын өстәл тирәли тезелешеп утырган каләм осталары авыр сулап карашларын бер-берсеннән яшерергә теләделәр. Әллә ишеткәннәр күңелләренә авыр тойгы өстәде, әллә кеше күплектән бүлмәдә һава юклыгы шулай итте. Хатлар бүлеген җитәкләгән Асия урамга караган тәрәзәне ачып, ефәк челтәрне җилпеп, бүлмәгә саф һава таралгач кына иелгән башлар күтәрелде.
– Күрүебезчә, мәсьәлә четерекле. Иртәгәдән дә калмый чыгарга, хәлне ачыклап алдагы саннарның берсенә яхшы гына әйбер әзерләп бирергә кирәк булыр. Кемне юллыйбыз? – Әмиров, күзлеген салып хезмәттәшләренә карады да, кашын сикертеп, түбәсендәге бөдрә чәчләрен «биетеп» алды.
Барысы да Ралиягә карадылар.
– Райондашларын юлларга инде. Үз районындагы хәлләрне Ралиядән дә яхшы итеп берәү дә язалмас, – диде җаваплы секретарь Хәниф. Бу фикер белән Әмиров та килеште.
– Әйе, дөрес булыр, Ралияне җибәрсәк, – диеште калганнар да.
– «Чеметүле» әйбер килеп чыгачак. Авторга премия дә эләгер... – Монысы Мыек Галим иде. Кап-кара чәчле, кара кашлы, борын тишекләрен каплап торган чем-кара мыеклы Галимнең бу кушаматы башлап Әмиров теленнән чыкты. Галимнең «Яңа тормыш» редакциясенә эшкә алынган гына көннәре иде. Коллектив белән җыелышканда кирәкме ул, юкмы, күрегез, миндә нинди мыек үсә, дигән сыман, гелән шул мыегын сыйпап утыруына игътибар иттеләр. Үзенә бу хакта әйткәч, «Мин ул мыекны хәрби хезмәттә дә кырмадым. Милләтемнең горурлыгы – ул минем мыегым, – дип җаваплый идем. Баштарак командирлар бәйләнеп карадылар да, соңыннан файда булмасын аңладылар», – дип җаваплады.
– Ул чагында без дә сине яратып, Мыек дип йөртербез, – диде Әмиров. Галим баш мөхәррир белән килешеп баш какты. Шушы сүз гәзитчеләрнең теленә кереп оялады да, кушамат буларак Галимгә тагылып та куйды.
Гади хәбәрчедән бүлек мөдиренә күтәрелгән, әлеге вакытта мөхәррир урынбасары Галим редакция эшенең иң җаваплы өлешен җигелеп тартучыларның берсе. Бигрәк тә яшьләр белән эшләргә ярата. Практика үтәргә килгән студентларның язган әйберләрен кулына алып, үзләрен каршысына утыртып кат-кат карап чыга, киңәшләрен бирә.
– Задание үтәлсә, премиясеннән тормабыз, – диде Әмиров. Ә кабинетта утыручылар әле генә телефоннан җиткерелгән хәбәргә карата фикерләрен белдерделәр:
– Олы яшьтәге кешене шул көнгә төшергән җитәкчеләрен әйтер идем...
– Аларга нәрсә? Үзләренә булгач... Кеше кайгысы төштән соң.
– Менә Ралия барып язып кайтса, язганы басылып чыкса, барысы да утлы табада биерләр әле. Андый материалның күптән дөнья күргәне юк безнең басмада. Тиражга да йогынтысы булыр. Соңгы елларда ул районда тираж күренеп кимеде...
Ралия көндәлегенең битенә «... февраль ... ел. Балыклы районы Олы Күл авылында 80 яшьне узган сугыш ветераны нинди шартларда көн күрә?» дип язды да күп нокталар куйды. Хезмәттәшләрен тыңлады. Аларның кайсы фикере белән күңеленнән килеште, кайсысы белән килешеп тә бетмәде. Сүзгә кушылмый гына утырды.
– Мин дә тиражга йогынтысы булыр дип уйлыйм. Тиражны эшләп җыярга кирәк. Шәһәрдә нәшер ителсә дә, басмабызның төп укучысы авыл халкы икәнен истә тотарга тиешбез. Алар проблемасына үтеп кереп, кыю рәвештә «ташка бастырсак» укучыларыбыз алдында йөз яктылыгы булыр. Бүгенге сөйләшүгә кызыклы тема биргән Балыклы районы абзыена рәхмәт әйтик. Таралышырга була, ә син, Ралия, калып тор, – диде Әмиров. Чыгарга дип урыныннан кузгалган хатын кабат утырды.
– Барасың инде, Ралия. Иртәгә иртә белән юлга чыгарсыз.
– Ничек итсәм дөрес булыр икән, Бәшир Гарипович? Олы кеше дөрес информацияне җиткерде микән? Әллә берәрсенә үпкәсе булып кына бәлаләшүеме? Урындагы җитәкчеләр белән күрешеп сөйләшми булмас.
– Нинди урындагы җитәкчеләр? Тугызынчы дистәне ваклаган кеше юкны сөйләр дисеңме? Барыгыз да ишетеп тордыгыз бит.
Ралия гаепле кеше хәлендә башын кагып мөхәррир белән килеште:
– Әйе, Бәшир Гарипович. Анысы шулай.
Мөхәррир, монысын әйтергәме, юкмы дигәндәй уйланып торды да елмайгандай итте.
– Җитәкче сүзен эзләп йөргән журналист тәнкыйть мәкаләсе яза аламы, Ралия?
– Азактан кайтавазы булмасмы гына диюем... – Нинди эшкә тотынганда да җиде кат үлчәргә өйрәнгән Ралиянең икеләнүе бар иде.
– Булсын! Кайтавазы булсын! Гәзит шуның белән дә көчле!
Ралия дәшмәде...
* * *
Иртәнге сәгатьтә Ралия, фотохәбәрче Әдис, водитель Харис белән редакциянең ак «Волга»сында юлга чыкты. Көчле буран купкан, үзе кош оча алмаслык салкын. Күн итеген машинага керүгә төпле киез итекләренә алыштырды. Буыннары сызлап торган хатын ерак юлга чыкканда киез итеген калдырмый. Машинаның арткы утыргычына җайлап кереп утырды. Әдис белән Харис Ралиянең ир-ат булган җирдә сүз кушып бармый торган гадәтен белгәнгә, аңа игътибар да бүлмәделәр, үзара дөнья хәлләре турында бәхәсләшеп бардылар.
Ралия уйларына бирелде. Йөз егерме километр араны үткәндә башка вакытта булса илһамланып, күңелендә туган шигъри юлларны ак кәгазь битләренә төшереп барыр иде. Бүген аңарда шигырь кайгылары түгел. Юл буендагы мәһабәт чыршылар, ак каен кәүсәләре бәскә күмелгән. Уйлары редакциягә шылтыраткан карт яшәгән җитәкчеләр янында. Халык өчен эшләгән җитәкче кайчандыр тыныч тормыш хакына канын койган яугирнең михнәт көнендә көн күрүенә юл куямы? Кемнәр эшли хәзер Ралиянең районында? Соңгы елларда бу хакта бик уйлап та карамаган.
Якташлары белән күрешкәндә яңа сайланган хакимият башлыгы эшеннән ризасызлыкларын ишетеп белә-белүен. Хәзерге халыкка кем ярый инде? Икенче яктан караганда, әлеге башлыкның райондагы зур гына оешманы таратып беткәннән соң, җылы урындагы «озын куллы» терәге ярдәмендә башлык итеп үрләтелеп сайланып куелган адәм икәнлеген күпләр белә. Күбрәк үз мәнфәгатен кайгыртып йөри диләр. Андый «буш куык»ларны күргәне бар Ралиянең. Сүз күтәрми, тәнкыйтькә күтәрелеп бәрелә, эшендәге җитешсезлекне бетерү ягында түгел, ул җитешсезлекне күреп әйткән кешегә табышына күктән ташланган ерткыч бөркет кебек ыргыла аның ишеләр.
* * *
Олы Күл авылы Ралияләрнең Чишмәбашыннан кире якта урнашкан.
Олы юл буендагы яшьлек истәлекләрен саклаган агач полосаларына берчә сокланып, берчә сагышланып үтте чакрымнарны Ралия. Кышкы юл бөтенләй башка: миләшләр кып-кызыл. Тәлгәшләрендә –кар өемнәре. Чуклары сыгылып тора. Ул югары мәктәптә укыган елларда олы юлның уң ягындагы каеннар, чыршылар яшь иде әле. Инде кәүсәләре ныгыган, тармаклары җәелгән каеннар мәңге яшел чыршыларны «кочып» утыралар...
Олы Күлгә юл ачылмаган иде. Трассадан борылгач, авылга кадәр ике километр арага күз салу белән, Харис авылга барырга батырчылык итмәде.
– Җәяүләп кенә керегез инде, мин сезне монда көтәрмен, – диде.
Хәбәрчеләр, водитель белән килешеп, кар ерып авылга атлады.
Ярый әле Мулланур картның йорты авылга кергән урамда уңнан дүртенче генә икән. Таушалган гына йортта көн күрә карт. Ишек аллары җиргә сеңгән, тышкы ишекләр туң йөртеп салынган. Саклык белән ачканда да, имин генә килеп җиттегезме-е-е-ү, дигәндәй, шыгырдап сәлам биреп куйды буяулары тузган такта ишек.
– И-и-и, кунаклар бар икән ләсә, әйдәгез, әйдүк, –дип каршылады кызыл розалар төшкән яулыгын маңгаена төшереп бәйләгән Әсма карчык. Ул какча гәүдәле, җыйнак, пөхтә бәрхет халаттан иде.
– Гәзитчеләр түгелме?– Ике яклы өйнең алгы ягында чәйләп утырган Мулланур карт та күтәрелеп карады. Өй эчендә салкын. Карчык та, карт үзе дә киез итектән, өсләрендә – сырган аркалык. Бозланып каткан тәрәзәләрдә әллә боз шартлый, әллә пыялалар чатный, әледән-әле чырт-чырт иткән тавышлар ишетелә...
Ралия үзләре белән таныштырып, сумкасыннан шәһәр күч-
тәнәчләрен чыгарып өстәлгә тезгәч картлар гүя яшәреп киттеләр, йөзләре балкып яна башлады. Ә Әсма карчык бөтенләй ачылып китте:
– И-и-и, бәбкәм, соңгы кап чәемне ачкан ием. Рәхмәтләр яусын. Чәй тикле чәйгә дә тилмереп ятабыз бит... – Чыланган керфекләрен сөртеп алды да дәвам итте: – Үзенең күчтәнәчен авыз иткән кеше бәхетле, гомерле була, диләр. Мактап та йөрисез икән. Узыгыз, балалар, чәй эчеп алыйк. Юлдан килгәнсез бит,– дип сөйләнә-сөйләнә, чәйнеген чыжлатып, магазин сөте кушып, чәй ясап утыртты...
* * *
Ралиягә сорау да бирергә туры килмәде. Картлар үзләре сөйләде.
– Менә шулай көн итеп ятабыз, – дип сүз башлады сул
аягына аксаган Мулланур карт, ботын сызлаткан фашист снарядының ярчыгы әле булса канлы сугыш салган әрнүләрне яңартып торуын искә алып.
Ике ул үстергән, икесен дә яшьли югалткан Асаевлар. Гомерен колхоз эшенә салган карт белән фермада бозаулар караган, савучы булган карчыкның әлеге көндә таяныр кешесе – социаль хезмәткәр хатын. Аның эшеннән канәгать өлкәннәр. Башкарырга
тиеш эшләреннән тыш, өендә икмәк та салып алып килә, керләрен дә алып кайтып юып китерә. Картлар сөйләде, Ралия аларны күңеленә сеңдерә барды, кайберләрен блокнотына да теркәде. Ә карт, сөйләгәндә вакыты-вакыты белән талпынып куйды, күзләрендә сәер хәйлә, салкынлык та сизелгәндәй булды.
Зар җитәрлек җыелган. Авыл советыннан килеп хәлләрен белүче юк. Колхоз таралгач, бабай да, әби дә игътибардан читтә калган. Өлкәннәр көне җитсә, телевизордан, гәзиттән төрле җирләрдә бу көнне ничек үткәрүләре, өлкәннәргә нинди хөрмәт күрсәтелүе турында репортажлар бирә башласалар, басып чыгарсалар, Асаевларның йөрәге сыкрап куя икән.
Почта атнага бер таратыла. Магазин атнага ике көн ачыла, сатып алырга юньле товар юк.
Элек-электән икмәкне мичтә пешергәннәр. Хәзер дә пешерерләр иде, авылда алырга он юк. Өйләре мич ягып җылытыла. Утын запаслары да кышны үткәрергә әллә җитә, әллә юк. Пенсия акчаларына бер кышлык утын табып бирүдә ярдәм сорап көз башында авыл советына мөрәҗәгать итеп караганнар. Була да, булмый да димәгәннәр.
Авылда фельдшер юк. Колхоз беткәч, мәктәп ябылгач, яшь гаиләләр читкә күченгән. Авылдагы алтмыш алты йортта күпчелек пенсия яшендәге өлкәннәр...
– Йәсин чыгасы гына калды инде безнең авылга, кызым... – Картның сүзләре Ралияне гаҗәпләндерде, уйланырга мәҗбүр итте.
Соңга таба ул үзе дә сораулар биргәләде, җавапларны диктофонына яздырды. Фотохәбәрче картларның хискә бирелеп сөйләгән мәлләрен кадрга «мәңгеләштерергә» ашыкты.
– Картлыгымны шушы хәлләрдә үткәрер өчен егерме яшемнән кулыма корал тотып фашистларга каршы торып канымны койдыммыни мин? – Карт түрдәге сервант башындагы күн папканы алып өстәлгә салды, аны ачып, фронтта күрсәткән батырлыклары, тыныч тормышта салган хезмәте өчен бирелгән медальләр, Мактау кәгазьләрен өстәл өстенә сибеп җибәрде, ә үзе... башын иеп, янәшәдәге диванга борылып утырды да, билбавына кыстырган кульяулыгын алып күз яшьләрен корытты. Авырлык белән сүзен ялгап алып китте: – Гомеремдә бер санаторийда булганым юк. Авылда бер ветеран калдым. Районга язып карадым, җавап килмәде. Шылтыратсаң, сөйләшеп тә тормыйлар...
– Суга кадәр интегәбез, балам. Шулай дигәч, аңла, – сүзне карчыгы дәвам итте. – Коебыз кипте. Чишмә ерак. Колонкалар эшләгәндә дә бу кадәр түгел ие... Оят бу, кызым, оят!
Сүзне карт йомгаклап куйды:
– Кызым, бер генә җөмләсен дә төшереп калдырма, барысын да яз. Берсеннән дә курыкмыйм. Куркыр чакларым узган... –дип озатып калды карт кунакларын.
– Ярар, Мулланур бабай. Аңладым, Әсма әби, – диде Ралия. –Сөйләгәннәрегездән чыгып, бәйнә-бәйнә язармын.
– Рәхмәт, кызым. Исән йөрегез.
Олы Күлдә ишеткән-күргәннәре Ралиянең күңелендә бу түзем затларга карата гаҗәпләнү хисе тудырды, ярдәм итәсе килде аның бу кешеләргә.
* * *
Өченче көн дигәндә мәкалә гәзитнең беренче битендә дөнья күрде. Сүз белән сак эш иткән тәҗрибәле журналист Ралиянең язганнары гәзитчеләр телендә әйткәндә, чын «бомба»га тотарлык, халыкны дертләтерлек иде. Ә кеше язмышына битараф, үз мәнфәгатен өстен күргән, туа-туганыннан культуралылык, кешелеклелек сыйфатларын гаиләдән дә, мәктәптән дә ала алмаган, институт, академияләр тәмамлап та үзләштерәлмәгән, мөмкинлекләре булмаса да, югарыга талпынып, кирәкле затларга ярамсакланып югары вазифаларга үрләгәннәргәме?! Әйе, ал галстук тагып, ак күлмәк, затлы костюм киеп йөрүне кеше арасында булуның иң югары ноктасы итеп санаган аерым түрәләрнең кай җирендәдер «адашып» калып «онытылган» намусына да кагылып үтәрлек иде мәкалә. Нәвис Хәвисовичка да нәкъ шулай тәэсир итте ул. Кәефе болай да юк иде. Сәгать унбер тулмаган иде әле. Оператив киңәшмәдән соң исенә килергә дә өлгермәде, секретарь кыз гәзитләр кертте. Башлап иң өстә яткан «Яңа тормыш» гәзитен алды. Алса! Алгы битендә үзенең районында гомер иткән ветеранның моң-зары түкми-чәчми, сәйлән кебек тезеп салынган. Бер укыды мәкаләне, ике укыды, графиныннан коеп су эчте, чәчәде, җан тирләре бәреп чыкты. Пинжәген салып янәшәдәге утыргычка очырды. Нәкъ шул минутта секретаре эчке телефоннан шылтыратып район үзәгендә яшәүче ветераннарның приемга килүен әйтте.
– Вакытым юк! Ашыгыч эшем бар. Башка көнне килсеннәр! – Ярсуын тыя алмый югары тонда әйтте дә, трубкасын ачу белән урынына салды.
– Вәт, Мулланур карт, ә!? «Яңа тормыш» гәзитендә эшләүчеләренә нәрсә җитмәгән? Әмировның башы ике микән? Ут белән уйныйсың, иптәш Әмиров! Ут белән! – Бу «баткак»тан коры, чиста чыгу юлларын уйлап план корып утырганда, шәһәрара телефоны «телгә» килде.
Хәлим Галиевич иде. Гәзитне алган, укыган, дустының «гөнаһлары» белән танышкан.
– Белмәдем дә, Хәлим, килгәннәрен. Юк, хәбәр итеп тормадылар. Мулланур карт дигәннәре дә... юк... үзен танып белмим. Райондагы сигез меңнән артык пенсионерны танып бетәрсең, бар! – Башкалада «таш йортта» эшләгән, матбугат басмалары редакцияләре, район башлыклары белән эшләрне җайга салып бару өчен куелган куратор Хәлим Галиевич белән Нәвиснең «син» дип сөйләшүенә аптырыйсы түгел. Биш ел институтта бер факультетта укыдылар, бер бүлмәдә яшәделәр.
Нәвис көчле иде. Яшьтән кушаматы – «сугыш чукмары». Авыл советы рәисенең улы мәктәптән дәресләрен ташлап кайтса да, үзеннән көчсезләрнең сугып башын тишсә, борынын канатса да, күрүче булмады. Клубның да ишегеннән түгел, пыяласын тибеп ватып тәрәзәдән генә үтеп йөрде. Спорт белән шөгыльләнде. Кул көрәшендә –кул, милли көрәштә бил бирмәде.
Дүртенче курста укыган еллары иде. Ял көне. Тулай торактагы душны ремонтка яптылар. Егетләр шәһәр читендәге гомум мунчага барып юынып кайтырга уйладылар. Кайтырга чыкканда күз бәйләнгән иде инде. Көн җылы булганга җәяү генә атладылар.
Ярты юлны үткәч, Нәвис икмәк, сөт алырга юл уңаендагы кибеткә кереп китте. Чыкса, ун адым алдарак ике шәһәр шпанасы Хәлимне тротуарга сузып салып типкәли! Нәвис шундук ярдәмгә ташланды. Ике бәйләнчек күз ачып йомганчы тротуарның ике башына очып барып төште. Беренче курстан каратэ секциясенә язылган иде. Анда үзләштергән алымнар ярап куйды. Шулай итеп, какча гәүдәле авыл егете Хәлимгә куллары «кычытудан» шырпы сораган булып бәйләнүләре үзләренә дә кызык булмады шәһәр игелексезләренең.
– Бу изгелегеңне гомеремдә онытмам, брат, –диде Хәлим яраланган ирененең канын кульяулыгы белән басып. Дүрт ел буе Хәлимгә «ияреп» зачетлар биреп, семинарларда аның конспектлары ярдәмендә «судан коры» чыгарга өйрәнгән Нәвиснең, бер мизгелдә Хәлим алдында дәрәҗәсе үсеп китте. Диплом алып аерылышкач та ташлашмадылар. Уку алдынгысы Хәлим шәһәрдә калды, аспирантура тәмамлады, 42 яшенә «таш йортка» барып утырды. Нәвисне дә чит итмәде...
– Хәзер нишләргә соң миңа, Хәлим? Әйт берәр киңәшеңне...
– Карьераңны саклыйсың килсә, барысын да төзәт!
– Ничек?
– Ничек, ничек? Картларның күңелен күреп. Берәр капчык он, шикәр, тартмасы белән чәй, прәннек-кәнфит ише әйберләр юнәтеп илтсеннәр. Көртләрен көрәт, дәваханәдән табиблар җибәр, санаторийга, я булмаса картны госпитальгә җибәрү ягын кара. Магазиннарына товар кайтарт. Озакка сузма, үзең дә барып хәлләрен бел. Ник бу кадәр этлеккә барганнарына үкенерлек булсын. –Нәвиснең тәненә җылылык йөгерде.
– Рәхмәт, туган, рәхмәт. Эшлим мин боларның барысын да!
– Әлбәттә, эшлисең. Эшләми кая барасың? Калганын үзем җайлармын. Тагын бер нәрсәне исеңдә тот, кара әле...
– Әйе, тыңлыйм, Хәлим...
– Картларга баргач, гәзиттә басылганнар берсе дә дөрес түгел дип, каршы фикерләрен белдерсеннәр. Үзең дә нык тор. Әмиров белән үзем сөйләшермен.
– Анысы кирәк микән, Хәлим?
– Ничек кирәкмәсен?
– Алар бит дүртенче власть!
– Ә гәзиткә тираж җыйганда, подписка чорында сезне исләренә төшерәләрме? Төшерәләр. Нигә бу очракта главаны узганнар? Сезне онытканнар!?
– Ну баш үзеңдә, Хәлим! Мин бу кадәрен уйлый да алмас идем әле.
– Дөнья өйрәтә ул, Нәвис. Хуш булып тор...
* * *
«Таш йорт»тан искән җылы җил Нәвиснең күңеленә канат үстерде. Урынбасарларын ашыгыч киңәшмәгә җыеп, һәркайсына Хәлим әйткән заданиеләрне биреп чыкты. Алар таралышкач, киңәшмәдә әйтергә онытканнарын телефоннан җиткерде. Икенче көнне төштән соң үзе дә Олы Күлгә юлланды. Авылга кадәр юл ачылган, картларның капка аллары, йортлары кардан тазартылган.
* * *
Әмиров үзен бер башка үсеп киткәндәй тойды. Мондый башкаручан журналистлар булганда, гәзитнең тиражын артты-
рырга булыр әле дип уйлады. Әмма җил көтмәгән яктан исте. Төш алдыннан телефоны шылтырады. «Таш йорт»тан Хәлим Галиевич иде. Салкын гына сөйләште, хәлләрен сорашты, аннары сүзен түгәрәкләп куйды:
– Бүген Балыклы районы хакимиятеннән киләчәк җавапны иртәгәсе саныңа урнаштырырга онытма, кара аны! – диде дә трубканы салды. Әмиров берни дә аңламады. Монысы тагын нәрсә дигән сүз? Хәлим Галиевич тикле Хәлим Галиевич шулай сөйләшкәч, нидер бар... Мөхәррирдә төшке аш кайгылары калмады, түземсезлек белән Балыклыдан хәбәр көтте.
* * *
– Хәлләрегез ничек? Сау гына яшәп ятасызмы? – Нәвис, Олы Күл авылы караган Чишмәбаш авыл советы рәисе Хәкимә Мансуровна озатуында Мулланур картларга килеп керде.
– Имин генәбез, балам. Сез кемнәр буласыз соң әле?– Мич буендагы диванда утырган Мулланур карт кулларын сузып Нәвискә борылды.
– Мин район башлыгы Нәвис Хәвисович, Мулланур бабай. Безне мактап, бик зурлап өлкә гәзитенә язгансыз икән. Рәхмәт әйтергә кердем... – Кунак, ипле генә итеп картка көрәктәй кулларын сузды. Бу сүзләрне ишеткәч, карт ничектер гәүдәгә кечерәеп калгандай булды, калтырый башлады.
– Карап торам да, алай ук зарланырлык көндә түгелсез дә кебек...
– Кичәгенәк көн буе ишегебез ябылып тормады, балам. Нәрсә булды икән дип торабыз. Ул авыл советыннан шылтыраттылар, больницадан килделәр, капчыгы белән он, шикәр, ярма, тартмасы белән чәй, кәнфит-прәннек китерделәр. Күмделәр ризакка, нигъмәткә! Көртләрне ялт иттереп көрәп куйдылар. Дарулар калдырып киттеләр. Бабаңны госпитальгә дәваланырга җибәрәчәкләр әле, балам... – Әсма карчык онытканчы барын да әйтеп калыйм дигәндәй, хәбәрен тезде. – Ул да булса, гәзиттә безнең көнкүрмешебез сурәтләнгән мәкалә басылган икән. Гәзит безгә соң гына килә. Әйе... Шундук кузгалганнар, балам. Килделәр шул, бабаң шылтыратып үзе чакырды, күпме интегеп яшәргә була?!
Ишек яңагына таянып баскан Хәкимә Мансуровна тамак кырып алды да, йомшак кына сөйли башлады:
– Алай зурдан кубасы түгел иде инде, Мулланур бабай. Монда да аңлашып булыр иде. Аңлыйбыз да соң хәлегезне. Сезнең кебек олы яшьтәгеләр биш авылга 422 кеше җыела. Кайсыгызга гына җитешик? Ә район җитәкчелеген пычрату нигә кирәк иде? Аның эше картлар белән эшләү генә түгел бит...
Мулланур картның башы иелгәннән-иелде.
– Кызыбрак кителгән инде, балалар, кызыбрак кителгән... Әллә нишләп шылтыраттым шул... кичерег-г-геззз... – диде, йөрәген тотып, һәм җилкәсен җыерып бөрешкән хәлдә утыра бирде.
– Кичерүен кичерербез ул, бабай. Анысы бездән тормас. Менә сез хатагызны төзәтсәгез иде, – Нәвис як-ягына каранып алды да, түрдәге утыргычны шудырып утырды.
– Ничек?– Карт, мин тагын ни эшли алам дигәндәй, кунагына тилмереп карады.
– Ә, менә ничек! Хәзер үк утырасыз да, гәзиттә язылганнарның берсе дә дөрес түгел, барысы да ялган дип язасыз. Шул җитә.
– Язабыз! –Карт сикереп торды, гарип аягының авыртуын да онытып, өтәләнеп өстәл янына килеп каләм, дәфтәр бите алды да, җайлап утырып эшкә башлады... Кунаклар әйтеп торды, карт язды.
– Менә булды-ы-ы... – диде Нәвис, әзер хатны бөкләп куен кесәсенә салганда.
– Ни бит әле, балалар, – Әсма карчык учларын уа-уа Нәвиснең каршына килеп басты.
– Нәрсә, Әсма әби?
– Теге кызым алдында ничектер оят бит әле... Килделәр бит алар безгә... Сөйләдек бит барысын да...
– Син тик кенә утыр! Монда район башлыгы сөйли! –Бабай шундук карчыгын урынына утыртты. Анысы шым булды.
Кунаклар бер-берсенә карашып елмаештылар да, күз кысышып, картлар белән саубуллашып, юлларын дәвам иттеләр.
Редакциягә җавап хаты озак көттермәде. Эш сәгате тәмамланырга байтак вакыт бар иде әле. Баш мөхәррирнең факсына алты биттән арткан кире кагу хаты килеп тә җитте. Андагы юлларны укыганда бер тирләде, бер өшеде Әмиров. Өстәле тартмасында тоткан йөрәк тамчыларын тамызып эчеп чак укып чыкты. Укып чыкты да «таш йорт»ка шылтыратты.
– Хәлим Галиевич, моны ничек аңларга? – Соравын кабыргасы белән куйды.
– Тынычлан, Бәшир Гарипович. Алдыгызмы сәлам хатын? Бик яхшы. Иртәгәге санда укырбыз дип ышанам.
– Соң... безнең хәбәрче барганда барысы да башкача иде бит?..
– Алар барганда алай булган, хәзер болай булган...
– Үзегез тираж җыю турында сөйләгәндә тәнкыйть мәкаләләре бирергә дисез, аңламыйм Сезне!
– Яз тәнкыйтьне, яз. Ну, Балыклы белән шаярырга сиңа кем кушкан? Башка район беткәнмени?–Трубканың икенче очында кыска гудоклар ишетелде...
* * *
Ралия эштән кәефсез чыкты. Баш мөхәррир бүлмәсендә ишеткән хәбәр өнсез итте. Картларга шылтыратып сөйләшү дә файда бирмәде.
– Карт кеше ни генә сөйләмәс, балам? Безне исемләп шул тикле мыскыл итмәсәгез дә ярар иде... – диде карчык. Ралия үзләре белән очрашып сөйләшкәннәрне кабат яңартып караса да, Әсма карчык җайга килмәде.
– Башкача безне борчымагыз, балам, әйе... Бабагыз иртәгә госпитальгә китә. Әле аңарда сезнең кайгы юк... – диде дә трубкасын элде...
Менә сиңа ветеран! Менә ышан кешегә! Утыз елга якын гомер эчендә кемнәр белән генә очрашмады, нинди генә гаделсезлекләрне ачып салмады Ралия, мондый авыр хәлгә калдырган кеше булмады. Соң, үзләре сөйләгәннәрдән чыгып язды бит, бер
фикер дә өстәмәде! Тормышны күргән олы яшьтәге кеше бүген килеп барысында да Ралияне гаепләгән! Башка сыймаслык хәл бит бу!.. Якташлары, укучылар ни уйлар, ни әйтер?!
* * *
– Да, бер дә шәп килеп чыкмады бу, иптәшләр, – Әмиров йодрыгы белән өстәлне төеп алды.
– Бер аңларлык түгел үзләрен. Язганда язарга кушалар, язгач кирегә сөйли башлыйлар... – Мыекның да борчылуы йөзенә чыккан.
– Шулай шул, шулай-й-й...
– Мин картларның икейөзле булуына гына аптырыйм... – Ралия башка сүз әйтмәде...
Өч кеше җыелып утырып та бер эшлекле фикергә килә алмадылар.
* * *
Эш урыныннан чыккач, битенә җылы яз җиле килеп бәрелде. Мондый рәхәт җилне ярата Ралия. Ә бүген шул җил дә өтеп алгандай булды. Ралиянең тәне калтыранып куйды. Йөз метр арадагы тукталышка чыгып басып үзенә кирәкле автобусны көтте. Тукталышта халык күп иде. Һәммәсе кайтырга ашыга. Ашыкканнарга юл куеп, әллә ничә автобусны үткәрде. Әйтерсең шушы автобуслар күңелендәге авыр уйларын төяп алып китәләр... Уйларына ирек биреп бик озак басып торды. Нишләргә? Бу кадәр авыр кичерешне ни хәл җиңәргә? Өендәгене – өендә, эшендәгене эшендә калдырып йөрергә гадәтләнгән хатын тынычлангач кына транспортка кереп утырырга карар итте. Зиһенен томалаган сорауларга җавап итеп, иртәгәсенә хәрби госпитальгә барып, Мулланур картка рәхмәт әйтергә уйлап тынычланды һәм каршына килеп туктаган автобусның салонына үтте...
* * *
Таң белән эшенә килеп җиткән хатын госпитальнең номерын җыйды һәм Балыклы районыннан Асаев Мулланур картның ничек килеп җитүе һәм ничек урнашуы турында сорашырга булды.
– Ул килмәде, – диделәр.
Ныклап кызыксынгач, төнлә картның вафат булуы турында хәбәр килүен җиткерделәр.
Ралиянең трубкасы кулыннан төшеп китте һәм бүлмә эчендә бик озак тавыш биреп торды: «пип-пип-пип...»
***
Аида Рәдиф кызы Хәйртдинова 1972 елның 19 октябрендә Балтач районы Көнтүгеш авылында туган. Урта мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетына укырга керә. Хезмәт юлын туган районындагы матбугат басмасы редакциясендә бүлек мөдире вазифасында башлый. Редактор урынбасары була. Аида Хәйртдинованың хикәя, нәсер, новеллалары «Тулпар», «Агыйдел», «Идел», «Мәйдан» журналларында, «Кызыл таң», «Өмет», «Сөенче», «Йәшлек», «Йәншишмә» һәм башка гәзитләрдә әледән-әле дөнья күреп килә.
2009 елда Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында «Яшьләр тавышы» сериясендә «Яшьлек җырым» дигән тәүге хикәяләр җыентыгы чыга. 2006, 2009 һәм 2012 елларда «Өмет» гәзитенең әдәби конкурсларында җиңүче буларак билгеләнә. Рәмил Колдәүләт исемендәге әдәби премия лауреаты була. «Язганнарым тормышта кешеләргә хезмәт итсә, бик бәхетле булыр идем», – ди ул.
Читайте нас: