Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 сентябрь 2019, 14:01

Венер ФӘТТАХ. ТӘРӘЗӘ ЯНЫНДА

...Ә улы дәваханәгә килмәсә дә, табибларга еш шалтыратып:– Сез бит чире бик начар, озак тотмас дигән идегез, ә ул әле дә үз аягында, – дип, үпкә белдергәли.– Без күрәләтә кеше үтерә алмыйбыз, – дигән табибка ул:–Үзегез әйткәнгә генә кабатлыйм, үтерергә кушмыйм ласа, – дип, ачуын чак яшерә.Ә Рәзинә карчык әле исән! Ул улы турында уйлый, аның хәле өчен хафалана, борчыла. Менә-менә улы килеп керер, хәлләрен сораштырыр, үзе турында сөйләр, күчтәнәчләр бирер, яңа халат китерер кебек...***

Венер ФӘТТАХ. ТӘРӘЗӘ ЯНЫНДА
Дәваханәдә тынлык. Тәрәзә янында ямаулыклар салынган халат кигән бер карчык басып тора. Ул тырышып-тырышып тышны күзәтә. Күзләрендә яшьләр.
“Әйе. Улым мине бөтенләй онытты ахрысы, хәл белергә килми, телефоннан шалтыратмый. Балалары белән бер-бер хәл булды микән, эшендә авыр хәлләр килеп чыккандырмы яисә үзе авырый микән?” Бу сораулар баш миенә энә булып кадалалар да, йөрәккә чаклы үтеп, инде анда чәнчә башлыйлар. Палатада бергә яткан ахирәтләре янына көн саен диярлек якыннары килгәләп тора. Уллары, кызлары, хәтта кияүләре, киленнәре дә килгәли. Соңгы килгәндә улы уңайсызланып:
– Тапочка алып килергә онытканмын, икенче килгәндә тапочка да, халат та алып килермен яме, – дигән иде. Онытты бугай. Ярый әле, дәваханәдә иске булса да тапочка таптылар, кияргә биреп тордылар.
Төнлә йокыга ятканда Рәзинә карчык йон оегын салмый да, чөнки ни өчендер аяклары өши кебек. Җаны өшегәнгә аклары да өшү тойганын ул үзе дә аңлап бетерми төсле. “Бер карасаң, коридорга сирәк чыгам, урамга бөтенләй чыккан юк, тапочкасыз да һич уңайсыз түгел бит”, – дигән уйлары улын якламакчы булды ахры. “Ашарга барып йөрү юк, санитаркалар китерә, процедураларны палатада гына ясыйлар, система куярга шәфкать туташлары үзләре керә. Ә миңа ятарга, ял итәргә, хәл җыярга гына кала”.
Соңгы килгәндә улы, кыенсынып кына:
– Беләсеңме, әни, шундый четерекле эш бар бит әле, ничек башларга да белми торам, – диде.
– Турысын әйт, балам, ник үзеңне борчыйсың?
– Берүк минем хакта начар уйлый күрмә инде, дөнья катлаулы, буталчык. Синең фатирың буш тора, ә син айлар буе дәваханәдә ятасың. Чирлисең. Фатирыңа күз-колак булырга кирәк. Без иптәшем белән уйлаштык та, дәваханәдән чыккач үзебезнең янга алырга булдык. Балалар да шатланырлар. Беләсең ич, алар сине бик яраталар.
– Ныклап уйладыгызмы соң, балам? Чирле олы кешене карау бик җиңел эш түгел.
– Уйладык, әни, ныклап уйладык. Менә мин тиешле кәгазьләр дә алып килдем. Фатирны сатарга кирәк. Буш тора ич, ә утка, суга, газга, башкасына түләргә кирәк. Квитанцияләр килеп кенә тора.
– Анысы шулай инде, улым. Пенсиясе дә бит аның, чукынмыш, ашарга җитсә, түләүләргә җитми, кием-салым алу турында әйтеп тә торасы юк.
Рәзинә карчык күп уйлап тормады, улы хакына дип тиешле кәгазьгә имзасын куйды.
Бу имзаның чын хакы турында Рәзинә карчык уйлап та карамады, эш башкачарак икәнен башына да китермәде.
Бу хәлдән соң көннәр генә түгел, бәлки айлар үткәндер, ә улыннан бер хәбәр юк, үзе дә килми хәзер. Палатада бергә яткан әбиләр генә:
– Борчылма, ахирәт, эше күптер, эшләре беткәч тә килер, хәлеңне белер, күчтәнәчләр төяп килер, хәтта яңа халат китерер, – дип юаттылар.
Чире каты шул, онкология дип атала. Соңгы арада саташтыра торган төшләр борчый башлады үзен. Төш саен диярлек улын күрә, аның кечкенә чаклары, ботка пешереп ашатканы, уйнаганы, мәктәпкә киткәне керә. Зур чаклары да төшенә кергәли, өйләнгән, оныклар алып кайткан чаклары. Рәзинә карчык кулыннан килгәнчә ярдәм итеп торды, җыйнаштырган акчаларын бирде, оныкларын карашты. Акчасы үзенә җитмәсә җитмәде, ә улының гаиләсенә ярдәмләште.
Докторлар чир турында бер сүз әйтмиләр, бары:
– Тереләчәксең, әбекәй, озакламый тереләчәксең. Оныкларыңның туенда йөриячәксең, – диделәр.
Даруларның күплеге! Ярый әле түләүле түгел. “Боларның барысын да эчеп барам ла ул, ашказаным ни эшли икән? Бу чаклы химия үзе агу булмаса инде”, – дигән уйлар башына еш кереп чыккалый.
Ә улы дәваханәгә килмәсә дә, табибларга еш шалтыратып:
– Сез бит чире бик начар, озак тотмас дигән идегез, ә ул әле дә үз аягында, – дип, үпкә белдергәли.
– Без күрәләтә кеше үтерә алмыйбыз, – дигән табибка ул:
–Үзегез әйткәнгә генә кабатлыйм, үтерергә кушмыйм ласа, – дип, ачуын чак яшерә.
Ә Рәзинә карчык әле исән! Ул улы турында уйлый, аның хәле өчен хафалана, борчыла. Менә-менә улы килеп керер, хәлләрен сораштырыр, үзе турында сөйләр, күчтәнәчләр бирер, яңа халат китерер кебек. Тик палата ишеге һаман улын күрсәтми. Улы килсә күптән килмәгәнен дә кичерер, авыр сүз әйтмәс, хәтта зарланмас иде.
Соңгы көчен биреп ул кабат караваттан тора, тәрәзә каршына бара һәм озак-озак тышны күзәтә. Түземлеге инде бетә дисәң дә, бу чаклы түзем кеше булуы чирле кеше өчен бик гаҗәп хәл
Ул әле өметен өзмәгән. Ул улын көтеп алырга тиеш. Ул килер, һич килми калмас. Килми калуы мөмкин түгел! Ул бит улына бар тырышлыгын, җанын, йөрәген жәлләмәгән, мөмкинчелеген, хәтта саулыгын да биргән.
Тәрәзә әллә яшьләрдән парлана, әллә тышны томан каплаган, инде урам күренми диярлек. Ә ана улын көтә. Ул сабыр итә. Ананың түземлеген искә аладыр инде Ходай, аны үз янына алмый.
Рәзинә карчыкның озак итеп тәрәзә каршында яшьләр агызуын күргән санитарка гына:
– Ник соң дөнья шундый мәрхәмәтсез, буталчык? Изге җаннардан да ничек игелексез бала туа? – дип, үзенең күз яшьләрен яшерә...
Читайте нас: