Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 август 2019, 22:06

ҖИР АСТЫННАН ЮЛЛАР БАР

Ниһаять ул үзенең ниндидер караңгы базда, тоташ каплап алган җир-балчык эчендә калуын аңлап алды. “Кабер эче шушындый була икән”, – Илбарисның беренче уе шул булды. Икенче уеннан йөрәге тетрәнеп китте, зиһене зәгыйфьләнә язды: “Ул шушында мәңгелеккә калачак бит!”

Галимҗан Гыйльманов
ҖИР АСТЫННАН ЮЛЛАР БАР
(Хикәя)
Илбарис каядыр убылып төшеп барганда шул хакта уйлады: күккә очкан кебек, жир астына да очып китеп була икән. Шул гына: җир астындагы күк дөм-караңгы, ә кояш, йолдызлар кап-кара икән!
Тукта, кая оча соң ул? Нигә оча? Ни булды аңа? Дөньяга нәрсә булды?
Ул бит авылда яши иде. Әллә шәһәрдәме? Әйе шул, авылда яши иде, аннары шәһәргә эшкә китте. Машина йөртте, төзелештә эшләде. Авылга кайтып йөрде. Чөнки аның сөйгәне – Василәсе – авылда калган иде. Кайткан саен авыл читендәге әрәмәлек буенда очрашалар... Әрәмәлекнең бер очы Ябалак тавына килеп менгән җирдә... Моннан бөтен тирә-як күренеп тора. Тауның бер ягында Бибарс авылы җәйрәп ята, икенче ягында авылның борынгыдан ук килә торган зираты...
Ни өчен Бибарсмы? Борынгы риваять буенча, бу авылның халкы үз нәсел-нәсәбен Барыс дигән мәчедән башлап киткән. Бу кабилә кешеләренең тау эчендә яшәүләре хакында шомлы хәбәрләр әле дә ишетелеп тора...
Бу юлы да Илбарис сөйгән яры белән Ябалак тавы буенда очрашырга сүз куешкан иде. Монда аулак. Монда мәшәкатьле, түбән дөньядан читкәрәк китеп, хыялдагыча яшәп, сөешеп алырга була... Әнә – әрәмәлектән тауга күтәрелгән урында хәтфә чирәм түшәлгән. Тау катына килеп җиткәндәрәк ике мәһабәт имән агачы үсеп утыра. Аларга инде берничә йөз ел гына бардыр. Илбарис бу агачларга әле дә шомланып карый: бала чакта алар янына якын килергә дә куркыныч иде. Ул имәннәрнең юан кәүсәләре буйлап йөрүче мәчеләр турында сөйләүчеләр дә булды. Дөрестерме-юкмы, кем белгән, әмма бу агачларның кытыршы тәнендә тырналган эзләр күреп, йөзьяшәр картлар да шакката иде.
Картаеп, караеп беткән бу имәннәр төбендә ниндидер корылма да булган. Ул күптән җимерелгән, җир белән тигезләнгән. Аның урынында җәлпәк ташлардан түшәлгән сөзәк калкулык кына калган. Әле дә хәтерендә, Илбарисның әбисе бу урында кайчандыр тау тишеге, мәгарә булуы хакында сөйли иде. Бу хакта сорарга кыймаса да: “Бибарс халкы шушы тишектән чыккандыр әле”, – дип уйлый иде Илбарис.
Әбисе дигәннән, Маһия әбисе моннан өч ел элек дөнья куйды. Ябалак тавына килгән саен Илбарис аның кабере янына барып килә. Үзенчә сөйләшкән була, догалар укый...
Бу юлы да шулай эшләде. Шәһәрдән кайтып төшүгә, әнисенең бәрәңге төрмәсен кабып сөтле чәй эчте дә, аннан-моннан гына өстен алыштырып, Ябалак тавына чыгып йөгерде. Василә белән сөйләшеп, килешеп куйган вакыттан алдарак килде ул бу якка. Чөнки аның әбисе белән очрашасы, сөйләшәсе бар... Әтисе Әфган сугышыннан кайтмый калгач, шушы әбисе тәрбияләп үстергән бит аны...
Әйбәт кеше иде мәрхүмә. Кичләрен чыгып йөри торган сәер гадәте булса да, изгеләрнең дә изгесе иде. Караңгы төннәрдә ай яктысында авыл читендәге яланнарда, Ябалак тау буйларында ниндидер үләннәр җыеп йөргәнен белсәләр дә, авылда һич кенә дә шикләнмиләр иде үзеннән. Авыру, сырхау кешеләр өзелмәде аларның өеннән. Шуңа да якын, үз иткәннәрдер.
Әбисе аны моңсу каршылады. Хәтта битәрләп тә алган кебек булды. Бүген нигәдер борчылган аның рухы. Бу шом-шаукым хәтта табигатьтә дә сизелә. Әнә бит, кичке эңгер-меңгергә вакыт ерак булса да, авыл өстен куе томан япкан. Әһә, кояш бөтенләй үк юк түгел икән әле. Зират ягында, нәкъ менә Маһия карчык яткан кабер тирәсендә, кояш үзенең нур-канатларын җәйгән.Карале, бу нур-канатлар ара-тирә кагынып-кагынып куялар ласа, дулкынланып-дулкынланып алалар... Күзләрне чагылдырып уйнашалар... Көмеш-күк йоннарын елкылдатып йөргән мәчеләр кебек, әле күккә омтылалар, әле ялан кырга елышып йөри башлыйлар...
– Нихәлләр, әбекәй? Менә тагын кайттым әле, кайттым да синең янга килдем... – Илбарис кояштан төшкән нурланышның тап уртасында калды. Ниндидер әкияти, хәтта сихри халәт иде бу, гүя аның каршында күк капусы ачылган да аннан әбисенең илаһи җан сурәте иңгән...
Бу урында әбисе аңардан: “Миңа атап кайттыңмы, балам?” – дип сорар иде, мөгаен. Илбарис күңелен яшереп тора торганнардан түгел. Ул: “Василәне күрергә кайттым. Сине дә сагындым”, – дияр... Әнә, әйтеп тә өлгерде инде:
– Сине дә сагындым, әбекәй...
– Мин дә сине сагындым, олан... Сак бул, олан...
Илбарис каушап китте – әллә?.. Әллә әбисенең рухы чыннан да сөйләшә башладымы?
– Әбекәй, синме бу? Син кайда? Әбекәй!..
Күпме генә ялынса-ялварса да, әбисе бүтән дәшмәде. “Зират бит бу, нәрсә генә колакка ишетелмәс”, – дип Илбарис үзен-үзе тынычландырырга кереште.
Ул каберлектә озак юанмады. Әбисе каберенең читенә чүгәләде дә, кыйбла якка багып, берничә дога укыды, аннары кабер өстендәге үләннәрне кипкән кыяклардан арындырды. Шунда игътибар итте: ниндидер җәнлек йөргән кебек, кабер үләннәре берничә урында тапталып беткән... Әнә, чардуган коймасына мамык кебек ак, йомшак йон бөртекләре дә эләгеп, ябышып калган...
Ябалак тавы да, мәһабәт имән агачлары да артык ачылып китмичә генә каршы алдылар. Күктәге кояш бөтенләй дә тау артына төшеп киткән. Сул кулдагы авыл өстенә кичке эңгер төшә башлаган. Зират ягында, киресенчә, яшен яшьнәгәндәй яп-якты... Тау артындагы кояш үзенең нур-канатларын җыеп өлгермәгән әле ул яклардан...
Василә килергә бераз вакыт бар. Бу – аулакта соңгы очрашулары аларның. Көзгә өйләнешәләр, Ходай насыйп итсә... Кеше күзеннән качып, бу якларга килеп йөрмәсләр дә инде. Нигә килмәсенәр, килерләр... Ничек инде шушы таудан, имәннәрдән, шушы матурлыктан мәхрүм булып яшәмәк кирәк?!
Илбарис утырыр өчен таш сайлады. Үрелеп, җулпыч кадәрле бер җәлпәк ташны уңайлырак итеп урнаштырмакчы булды. Тик нәрсә бу? ташны кузгатуга, аның астында күп дәверләр буе тын гына яткан туфрак каядыр убылып, агып төшеп китә башлады. Илбариска бу бик кызык тоелды. Ул таш астындагы салкынча туфракны учлары белән шудырып, бер читкә өяргә кереште. Баягы таш астыннан тагын бер шундый ук җәлпәк таш килеп чыкты. Аннары тагын, тагын... Ә ком-туфрак каядыр акты да акты...
Бераздан ике имән арасындагы тау йөзлегендә кеше сыярлык кына куыш барлыкка килде, ташлардан арына барган саен ул һаман эчкәрәк керде.
Ни хикмәттер – Илбарис кинәт аяк астындагы җирнең селкенеп, хәтта калкынып куюын тойды. Шулчак тауның ерак үзәгеннән гөрелдәү тавышлары ишетелә башлады. Калтыранып тетрәнә башлаган тау Илбарисның өстенә менә-менә ишелер сыман тоелды. Һәм бу хәтәр җирдән тизрәк чыгарга, котылырга кирәк иде... Ләкин Илбарис чыгу ягына бер адым да атлый алмый калды, баягы тетрәнү мәгарәнең кул сузымында гына калган авызын таш-туфраклар белән томалап та куйды.
Юк, курыкмады ул. Дөресе, куркырга өлгерә алмый калды. Аягы астындагы ташлы сукмак убылып китеп, томырылып аска очты...
Илбарис боларның барысын да нәкъ менә шул аскы күккә таба очкан вакыт эчендә уйлап өлгерде, ахры...
Түшәк кебек йомшак ком өстенә җай гына килеп төште ул. Аң-зиһенен җыеп булашкан арада өстенә бертуктаусыз балчык, ком агылды. Илбарис хәтта ул туфракның тәмен дә аерым-ачык тойды, чөнки аның бөтен йөзе, җилкә-муеннары, тәне шул балчык тузаны белән капланган иде.
Ниһаять ул үзенең ниндидер караңгы базда, тоташ каплап алган җир-балчык эчендә калуын аңлап алды. “Кабер эче шушындый була икән”, – Илбарисның беренче уе шул булды. Икенче уеннан йөрәге тетрәнеп китте, зиһене зәгыйфьләнә язды: “Ул шушында мәңгелеккә калачак бит!”
Ни хикмәт бу? Чарасызлыктан иңке-миңке яткан Илбарисның йөзенә җиләс җил килеп бәрелде. Ә бит җил бар җирдә юл бар!.. Моны гына аңларлык әле Илбарис. Тик кайда соң ул юл? Аннары... юлы булса да, кулы-аягы юк бит әле аның...
Ләкин йөрәк түрендә баш калкыта башлаган өметне сүндерергә мөмкин түгел иде инде. Һәм муеннан балчык, ком астында яткан Илбариска җан керде. Ул, барлык көч-хәлен җыеп, өскә калкынып чыгарга тырыша-тырмаша башлады. Ләкин шом-курку дигәннәре аның бар егәрлеген алып өлгергән булып чыкты, кулларын тартып чыгарганчы да аңа шактый азапланырга туры килде.
Илбарис шуннан артыгын булдыра алмады, сулыш алган саен порхылдап торган көл тузаны йотып, ятты да ятты. Ләкин, бер “илле” кадәр кыймылдый алмаса да, зиһене һаман яшен тизлегендә эшли иде аның...
Иң элек ул шул хакта уйлады ул. Җил бар. Кайдадыр юл бар. Өстә Василә бар. Әлбәттә ул шунда! Ашкынып килеп, сөйгәнен көтеп торадыр... Илбарисның юклыгына тәмам аптырап беткәндер мескенкәй... Бер авылга, бер зират ягына карап, дер калтыранып утырадыр...
Авылга ерак шул. Зират – якында гына... Анда – Илбарисның әбисе... Ул сизә микән соң оныгының нинди хәтәр бәлагә юлыкканын? Сизсен иде лә ул, ничек тә ярдәм итсен иде!.. Рухлар көчле, егәрле була ди бит, үзенең көч-егәре белән җирне актарып, шушы кабер караңгылыгыннан умырып тартып алсын иде Илбарисны!..
Әллә?.. Әллә ул инде беләме оныгының кыен хәлдә калганын? Баягы җил – аның шаукымлы сулышымы?..
Илбарис туфрак астында яткан тәненең ойый башлавын тойды. Зиһене дә салмаграк эшли, өмете дә сүнгәннән-сүнә бара кебек...
Иң мөһиме, аның күңеле. Күңеле үксеп-үксеп елый иде Илбарисның. Хәтта сулкылдап, иңрәп елый иде. Юк ла, бу аның күңеле еламый, кайдадыр башка җан иясе елый... Бала елый... Каян килсен монда бала тавышы?! Өстә Василә елыймы, аның тавышы шулай калын җир катламы аша аерым-ачык ишетеләме? Кош елыймы? Җир елыймы? Әллә үзенә таба юлга чыккан адәми затның чиксез хәсрәтен күреп, Ходай Тәгалә үзе елыймы?
Ай-һай!.. Мәче тавышы ласа бу! Әнә ул үзе дә! Илбарисның йөрәге ничек түзгәндер, аның алдында – кул сузымы гына җирдә - бер пар утлы күмер җемелдәп яна иде!.. Шул инде, шул – мәче күзләре! Өметле дә, шомлы да, шаукымлы да... Менә хикмәт: шул күз-карашлардан караңгы баз эче бер мизгелгә генә балкып-яктырып киткәндәй булды... Ул арада ниндидер күк шәүлә күзгә чалынып калды... Ике бөртек утлы күмер булып Илбарис каршында утырган әлеге шәүлә тагын бер мәртәбә сабый бала тавышы белән кычкырып куйды...
Чын хикмәт моннан соң булган икән әле: Илбарис үзенең тәненә, тәненнән бигрәк җанына көч, егәрлек иңүен тойды. Аның йөрәге кызурак типте, буыннары, канга тулышып, тышка, иреккә чыгаруны сорый башлады... Зиһененә дә эш җитәрлек: Нинди мәче ул? Каян килгән? Теге җил юлыннанмы? Нигә алай бәгырьгә үтеп карап тора? Әллә ул мәче дә түгелме? Бәлки җир ияседер? Рухмы? Юктыр, мәчедер ул. Бу якларда мәчеләр нәселе яшәгән бит... Авыл да шулардан башланган... Бибарс авылына нигез салган кешеләр дә шушы күк мәчедән үрчеп киткәндер әле...
Барыбер түгелмени?! Кем каян, ничек кенә килмәсен, ул Илбариска өмет булып, яшәү һәм киләчәк булып килгәндер...
Бу юлы Илбариска озак азапланырга туры килмәде, ул ике-өч талпынуда өскә шуып чыкты, чалкан яткан килеш аякларын сузып, тәнен язып җибәрде, аннары гына баягы мәче ягына борылып карады.
Мәче урынында юк иде!.. Илбарис тагын бер мәртәбә йөрәгеннән яза язды. Язмый калды, чөнки аның тозлы тузан комыннан яшьләнә башлаган күз карашлары теге ике бөртек җемелдәвекне кабат эзләп таптылар. Әнә ул мәче – мәгарәнең эченәрәк кереп утырган. Аның таныш, шаукымлы күзләре әле дә күңелне җилкендереп, җемелдәп, үзенә чакырып, ымсындырып тора...
Илбарис, таянган саен батып китә торган йомшак ком-туфракны тырнап, теге серле-сихерле карашларга табан шуышты. Чынлап та, кеше шуышып кына бара алырлык җир тишеге иде бу. Әнә – дөм караңгы баз бара-бара да әле уң яктан, әле сул яктан башка җир асты юлларына аерыла. Илбариска ул юллар кирәкми. Аның үз юлы – шул арада кадерле, газиз булып киткән күк мәче алып бара торган туры юлы бар...
Илбарис, ниндидер язмыш ымы белән үзенә береккән мәченең күзләрен маяк итеп, шактый үрмәләде. Арыса, сулышына тузан капланып, буылып-буылып ютәлләргә керешсә, мәче аны сабыр гына көтте. Әмма артык юанырга ирек бирмәде, Илбарис, озаграк ятып, онытыла, ойый башласа, җанга үткәрерлек итеп кычкырып куя, шулай үз артыннан дәшә, каядыр ашыктыра...
Алдында “гөлт” итеп балкып киткән якты нурланышны Илбарис җир астында пәйда булган кояш кебек кабул итте. Яшәү Кояшы, Гомер Кояшы иде бу яктылык аның өчен! Чынлап та, шул арада Илбарисның сулышы иркенәйгән кебек булды, барыр юлы да киңәйде, җайланды...
Ул тау куышы буенча үрмәләп, тау итәгенең нәкъ урта бер җиренә урнашкан мәгарә авызыннан таш, балчык кисәкләрен терсәге белән этеп-төртеп килеп чыканда көн шактый кичкә авышып өлгергән иде. Җир асты юлы буйлап үрмәли торгач, ул мәһабәт имәннәрдән шактый читкә киткән булып чыкты. Зират коймаларына килеп терәлгән әрәмәлек башына да күп калмый моннан...
Якты дөньяга килеп чыккач, Илбарис иң элек хуш исле, сусыл үлән исен тойды, шул сихри искә исереп, шактый вакыт чалкан ятты... Аны бу юлы да таныш мәченең үзәкне өзәрлек нечкә тавышы сискәндерде. Юк, юк, бу юлы мәче түгел бу... Кеше елый...Ниндидер таныш кеше... Василә... Ә? Василә?
Илбарис ничек сикереп торуын сизми дә калды. Менә ул тузанга баткан өс киемнәрен порхылдата-порхылдата таныш имәннәр ягына ашыкты. Ирен читләренә юшкын булып каткан, теш араларында шыгырдап йөргән туфрак тузанына да карамыйча, ул кычкыра-кычкыра Василәне эзләргә кереште:
– Василә!.. Василә!.. Мин монда, Василә, син кайда-а-у?
Каршына йөгереп килүче Василәсен күргәч, Илбарис кинәт туктап калды, абынып сөртенгән кебек, кинәт чиргә чүкте, аннары, җиргә капланып, маңгаен чирәм өстенә терәде... Шунда гына ул никадәр арганын, тән буыннарының камыр шикелле йомшап калуын, йөрәгенең өтеп-өтеп ялкынсынуын тойды...
Чирәм җир өстенә җәелеп утырган Василәсенең тулы беләкләренә башын куеп шактый ятты Илбарис. Ул һаман әле җир асты шаукымыннан арынып җитә алмый иде, ахры. Кызның:
– Кайда булдың син, Илбарис? – дигән соравына да шундук җавап бирмәде ул.
Илбарисның йөзеннән, чәчләреннән тузан онын кага-кага, Василә кабат сорады:
– Нишләттеләр сине, кайларда булдың син, Илбарис?
– Мин, Василә, җир астында булдым...
– Кайда-кайда? Әстәгъфирулла... Тәүбә диген...
– Әйе, Василә, җир астында да юллар бар икән...
– Ничек кердең анда, ничек чыктың?
– Сорама, Василә, бер сөйләрмен әле... Әйдә кайтыйк инде. Арыдым мин бүген... – Һаман әле Василәнең алдында яткан Илбарис, башын калкытып, кызның елап-шешенеп беткән, әмма инде үз матурлыгына кайта башлаган йөзеннән, иреннәреннән суырып үпте дә сикереп торды... Тик... авыл ягына атлап китәр алдыннан, үзе дә сизмәстән, астарак – тауга менеп килүче әрәмәлек куенында яткан зиратка борылып карады. Түземсез карашлары белән тиз генә әбисенең кабер ташын эзләп тапты. Ни өчен шулай эшләгәнен аңлап та бетермичә, зиратка карап:
– Рәхмәт сиңа, әбекәй, – дип үзалдына әйтеп куйды...
Шулвакыт әбисенең кабере янында, җилдә җилфердәгән яулык кебек кенә, күк мәче шәүләсе чагылып үтте...
– Кем белән сөйләшәсең син, Илбарис? – Аның дәшкәнен Василә дә ишетеп калган икән.
Гомерлек яры итеп сайлаган ихлас кызны ничек кенә яратса да, Илбарис бу юлы күңелен ачмады. Бары тик:
– Юк-юк, болай гына, кил әле, бер сөйим үзеңне, җанкисәгем минем! – дип, аптырабрак калган Василәне кочаклап алды...
Читайте нас: