БДУда үтәчәк “Җанлы сүз” конкурсына әле мондый зур күләмле хикәя килгәне юк иде. Аны Илеш районы Базытамак урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Розалия Мирзаханова язган. Розалия киләчәк язмышын филология белән бәйләп, бик дөрес эшләгәндер. Каләме сәләтле һәм бик тә өметле. Быел ул БДУның татар-рус бүлегенә укырга керде. Әсәр чынбарлыктан алып язылган һәм Розалия аны әнисенә багышлаган. Хикәядә гади авыл кызы, савымчы Азалиянең язмышы, саф мәхәббәте, тол калуы, туганнары белән очрашу күренешләре сурәтләнә.
Матур җылы яз. Табигать, инде май ае икәнен сизеп, яшел бәләкәч кенә үләннәрен куеныннан чыгара. Агачлар яфракларын ярырга үз вакытын сабырсызлык белән көтеп торалар. Кояш кышкы суыкларны үзенең җылысы белән җиңә алмаганга күрә, “хәзер минем вакыт балкырга”, дигән бик канәгать йөз белән якты җылы нурларын бөтен дөньяга сибә, елгалар, чишмәләр, һәрбер кечкенә ерганаклар бик озакка сузылган хәрәкәтсезлектән соң кояшка рәхмәт укып, ялтырап торган чип-чиста сулары белән шыбырдап, каядыр еракларга ашыгалар иде. Сирен, шомырт исе белән бөтен дөнья тулган, алар кешегә яңа сулыш бирә һәм күзне иркәли. Бөтен дөнья хәрәкәтләнә. Бөтен дөнья яңара. Елның иң көтеп алган мәле...
Бүтән авылларда сыман И. авылында да тормыш кайный иде. Шундый ямьле көннәрнең берсендә гадәти генә бер гаиләдә өченче бала булып, коңгырт күзле, тулы гына битле кыз дөньяга килде. Аңа Азалия дип исем куштылар. Азалиянең әтисе озакламый гаиләдән китте, олы баласы – кызы Фәридәне дә үзе белән алды.
Көннәр үтә торды, бәләкәч Азалия дә үсте. Сабый чагыңнан нәрсә исеңдә калды, дип сорасалар, ул су кебек тиз агып киткән балачагына тирән мәхәббәт һәм сагыну хисе белән күз төшереп, күрше-тирә җыелып, аны урындыкка бастырып җырлатканнарын, җырлагач, кәнфит-печенье биргәннәрен җылы елмаю белән искә төшерер иде. Сабый чакка кайтып, дуслары белән елгага барып су коенганын, кичләрен дуслары белән урамда сөйләшеп йөргәнен бик нык сагына иде. Мәктәп елларын энесенең тууы бизәде, Наил, Азалиянең артыннан калмыйча, гел аңа ияреп йөри иде.
...Аттестат алган җәй күз йомып ачканчы үтте тә китте. Бик ярата иде Азалия җәйне. Иртәнге җиңел йомшак җил, кояшның якты җылы балкуы, яшел, мендәр кебек йомшак үлән, зәп-зәңгәр чип-чиста һава, беренче аяк басканда салкын, йөри-бара җылынган су, аның эре я вак көмеш ташлары... – табигатьнең бертуктаусыз хәрәкәттә булган мәле Азалиянең күңеленә аңлатып булмый торган рәхәтлек бирә торган иде. Җәйнең җылы кичләрендә йолдызларга карап, авыл буйлап ялгызы гына хыялга бирелеп йөрү – аның яраткан шөгыльләренең берсе.
Кыз һөнәри-техник училищега укырга керде. Уфада ул бик тиз үзаллылыкка өйрәнде. Тиз күнекте, яратты бу шәһәрне. Әлбәттә, шәһәр белән авыл тормышы аерыла. Монда ул дусты Минзиләне тапты. Алар бер училищеда бер үк һөнәр сайлаган булып чыктылар, тулай торакта да бер бүлмәгә эләктеләр.
...Еллар да мәктәп елларының якшәмбесе кебек бик тиз үтә. Вакыт – иң тиз үтә торган нәрсә бу дөньяда, шуңа да ул шулай кадерле.. Азалия дә училищены тәмамамлады.
Аны көтелмәгән яңа сәяхәт һәм яңа танышу көтә иде. Олы апасы Фәридәнең бар икәнен Азалия белә иде, ләкин аның аны беркайчан да күргәне юк. Фәридә турында бөтен белгәне – әтисе, өйдән киткәндә, аны да үзе белән алып киткән. Күрешергә насыйп булырына ул беркайчан да ышанмый иде.
Ә әнисе Сәгыйдә апаның бөтен уе шушы меңәр чакрым ераклыктагы кызы турында иде. Ниләр кичергәндер сабыр, егерме биш ел буе күрешү көткән әни йөрәге? Кем күрә алгандыр аның якты көлүендә шундый тирән сагышны? Ничек әрнегәндер шушы йодрык хәтлем йөрәк. Һәм ничек шат ул хәзер – кулында кызыннан кунакка чакыру хаты! Моны Азалия дә, энеләре Наил дә, Булат та сизде.
Сәгыйдә апа иптәшкә Азалияне һәм Наилне дә алды.
...Ташкент. Поезд туктады. Таксист бик сөйләшергә ярата иде бугай, бертуктамый сөйләде, алар аның ни сөйләгәнен тыңласа да аңламады. Бөтен уе озакламый күрешәсе балада иде. Азалия дә апасы Фәридәнең йөзен, буен, сөйләшүен, тавышын, чәченең төсен күз алдына китереп карады. Кырында әнисенең бик борчылып утырганын күрде: “Барысы да яхшы булыр, әни, кайгырма”, – дип юатасы, кочаклыйсы килде, ләкин Азалия беркайчан да кешеләргә хисләрен күрсәтергә яратмый иде.
Нинди дулкынландыргыч ул гомер күрмәгән туганыңны күрү! Фатирга шылтыраттылар. Азалиянең колагына атлап килгән адымнарның тавышлары ителгән сыман тоела башлады. Тавыш басылды, такта ишек туксан градуска ачылды. Тынлык. Дерелдәгән тавыш белән башлады сүзне Сәгыйдә апа. Озак аңлатып торырга туры килмәде. Кара чәчле, сөйкемле кыз Сәгыйдә апаның кочагына ташланды. Барысы да елый иде: Азалия дә, Сәгыйдә апа да, Фәридә дә. Фатирга кермичә елаш озакка сузылды, иң беренче булып хуҗабикә исенә килде. Чәй куелды, башланды яшь аралаш елмаеп хәл-әхвәл сорашу.
Азалиянең башында мең төрле уй бөтерелде: “Туктале, ничек алай була ала соң ул? Нигә без, туган булгач, моңа кадәр күрешмәдек соң? Аның урынында мин дә булырга мөмкин идем бит. Нигә әткәй безне шулай аерды соң ул?”
Юлдан алҗыган иде, йокы бүлмәсенә кереп китте, ләкин уйлар аны калдырмады. Бераздан Азалия кухняга якыннары янына чыгып утырды.
– Йоклап булдымы, сеңлем? Бу шәһәр ошыймы? – дип, Фәридә сүз башларга тырышты.
– Мин йокламадым бит. Болай ятып кына тордым. Шәһәр... белмим, әле күреп бетерә алмадым мин аны, тик, нигәдер. үзебезнең якны сагынып өлгердем инде, – диде Азалия.
Апасы аның бик әйбәткә охшаган иде. Азалия кебек кыска гына буйлы, бик җитез, үз-үзен тота белә, ләкин сөйләшергә бик ярата иде бугай. Кап-кара чәчләре бик матур итеп җыеп куелган, күзләрендә ниндидер тирән яшеренгән сагыш һәм мәхәббәт.
– Әйе, мин сине аңлыйм. Минем дә, чит җиргә киткәч, тизрәк үз илемә кайтасым килә иде, – диде. Миңа әни сәйләде, син бу елны укуыңны тәмамлагансың икән. Хәзер ни эшләргә уйлыйсың?
– Мин иптәшем белән Уфада эш эзләп карарга, дип уйлаган идем. Анда эш табалмасам, авылга кайтып китәмдер инде, – диде Азалия. Ул апасына аны шулай тыныч кына сөйли, әйтерсең лә алар бик күп еллар таныш.
– Авылда эш табармын дип уйлыйсыңмы?
– Авылда эш табып була, бигрәк тә безнекендә. Авыл миңа ниндидер яктылык булып күренә, мин анда күп сорауларга җавап табармын шикелле, – диде Азалия.
Авыл аңа, чыннан да, ниндидер тылсымлы дөнья булып күренә иде. Берсендә аңа шундый төш кергән иде. Имеш, ул елгада кер чайкый. Авыр юеш, чиста керләрне каты тимер чиләккә сала, бүтән салганнарында игътибар итмәгән микән, тастымалны чайкап чиләккә салам дигәндә, киемнәре урынына тоз күрде. Чиләк бик авыр иде, тозны алсаң да, ул яңадан тула. Бидрәне күтәрәм дип тырышканда, Азалиянең кулыннан бер йомшак, салкын куллы егет тотты:
– Әйдәгез, мин сезгә ярдәм итәм, – дип, авыр чиләкне җиңел генә күтәрде дә бер ничә адым атлады Кояш җылысын кызганмыйча, күктә сары мөлаем битен күрсәтеп елмая иде.
– Нигә анда басып торасыз? – дип дәште дә яшел чирәмнән китеп барды. Һава чиста ак-зәңгәр иде, каен агачлары матур итеп тезелгән, ал төсле чәчәкләр белән бөтен ялан тулган иде. Ләкин егет кинәт юк булды һәм Азалия уянып китте... Егетнең йөзен күрә алмыйча да калды...
Синең яраткан кешеләрең һәм сине яраткан кешеләр кайда – шул була инде ул синең өең, диләр. Ләкин Азалия белән хәл алай булмады. Ул үзенең Башкортстанын гел искә төшереп йөрде, кибетләрне, ризыкларны, агачларны, хәтта һаваны да ят күрде.
Ә якыннарына күңелсез түгел иде шикелле. Әнисе көннәр буе кызы белән иде: пешерсә дә, бәйләсә дә, бала караса да. Фәридә белән икесенең сөйләшеп сүзләре бетми. Ә Наил апасының уллары белән көннәр буе тышта йөгереп йөри.
Көннәрнең гел бертөрле агышы Азалияне ялкытты. Кичтән уйлаганын – кайтасы килүен – әнисенә икенче көнне иртән әйтте. Әнисе каршы килмәде. Минзилә дә хатында эш табуы турында язган иде. Аларга я авылга кайтып китәргә, я шәһәрдә эш табарга кирәк иде. Минзилә ярты эшне эшләгән инде – эш тапкан.
Эшкә керүдән бигрәк, бик сагынган, бик җирсегән иде. Хушлашып, Азалия аэропортка ашыкты.
Аны Уфада Минзилә сагынып көтеп тора иде. Кочаклашып күрештеләр бер ай күрешмәгән дуслар. Ахирәте Ташкент хәлләрен сораштырды, Азалия бөтен белгәнен, күргәнен сөйли бирде. Минзилә сизмәде түгел, сизде: Азалиянең кәефе юк. Сәбәбен дә, бәлки, аңлагандыр. Ялгыз калырга бер дә яратмый иде яшь кыз. Ярый әле янында бер аңлаучы кешесе – кырында бертуктаусыз сөйләнеп, иптәшенең кәефен күтәрергә тырышкан – Минзиләсе бар.
Озакламый алар Фрунзе исемендәге резина-техник изделелиеләр заводына эшкә урнаштылар. Якындагы бер әбигә фатирга төштеләр. Фатир зур түгел, ләкин күңелгә сөйкемле иде. Анда озак та торырга туры килмәде, алты айдан завод тулай торагында бүлмә бирделәр.
Еллар үтә бирде. Ялларга алар бер-берсенең авылларына кунакка кайтып, кичен дискотекага чыгып “аяк калмаганчыга кадәр” бииләр иде. Бер-берсенең туганнарын инде үзләренекен белгән кебек беләләр иде алар. Бер атнаны Азалияларгә кайтсалар, икенчесендә – Минзиләләргә. Өч ел эшләгәннән соң, Минзилә үз мәхәббәтен табып, С. авылы егетенә кияүгә чыгып, авылга кайтып китте. Минзилә киткәч тә, алар гел аралашып тордылар. Тик Азалиягә бик кыен булды. Сереңне, планнарыңны, кызык хәлләрне сөйләп рәхәтләнеп көләргә кеше калмады..
Азалия заводта тугыз ел эшләде. Бәлки, күбрәк тә эшләр иде “кыскарту” дигән нәрсәгә эләкмәсә. Шулай итеп, яраткан Уфасы белән хушлашырга туры килде...
Авылдагы үзгәрешләр күп иде, әллә ничә яңа кибет ачылган, ничә ел элек халык белмәгән, күрмәгән әйберләрне монда хәзер пенсияңне, эш хакыңны бетергәнче алсаң да була иде. Кинотеатр ремонтланган – анда Минзилә белән Азалия элек монда кайтканда елый-елый индийский кино карыйлар иде. Күп кешенең өйләре яңарган. Капка төбе саен машина.
Теге өйләре бик искерү сәбәпле, Азалиянең әниләре яңа йортка күчкәннәр иде. Бу өй тегесенә караганда яхшырак хәлдә иде: урта урамда, асфальт юл, кибет белән клубка якын. Йорт үзе зур түгел, ләкин Азалия бу йортны бөтен күңеле белән яратты, чөнки анда алма агачы бар иде.
Азалиянең әнисе бик тырыш. Өч баланы ялгызы үстерде ул, кешедә булган әйбер аларда да була иде. Акча күп нәрсәгә җитмәсә дә, Сәгыйдә өчесенә дә теләгән әйберләрен алып бирер иде.
Авылга кайткач, Азалия сыер савучы булып эшкә керде.
Көз дә – матур мизгел. Җан ияләре салкынга күнегә барсын дип, көнгә әкренләп кенә суыгын кертә бара; яфраклар күлмәкләрен алмаштыра да алтын яңгыр булып ява, җир саргылт палас булып ята. Табигать кенә эшли ала аны, кеше кулы мондый матурлыкны эшли алмый; тигәнәк, әрекмән, бәбкә үләне һәм башка яшеллек шулай ук йокыны сорый. Барысына да ял һәм тынлык кирәк... Барысы да шуны көтә...
Кичә салкын эре яңгыр яуган иде. Бүген кояш, үзенең көчен күрсәтергә тырышып, нык кыздыра. Ул ныграк тырышып ташлаган шикелле, җәйдә дә бу чаклы эссе булмады. Шушы матур көнне И. авылына бер ханым белән улы килеп төште. Алар Азалиянең күршесе Миләүшә апага кунакка килгәннәр иде. Һәр көнне күрә иде Азалия ул егетне.У Азат исемле, озын буйлы, гел көләч, бик сөйкемле йөзле иде.
Көн дә очрашып, алар әз-мәз сөйләшеп тә ала торган иде. Яшьләр бер- берсенә гашыйк булганнарын сизми дә калды.
Бер көнне кыз кичен өендә ялгызы гына пешеренә-пешеренә җырлап йөри иде. Җыры мәхәббәт турында иде. Татар халык мәкале “Тел әйтә алмаганны җыр әйтер”, – ди. Халык әйтсә, хак әйтә шул ул...
Азат җырны ишек аша әзрәк тыңлап торды да, тоз сораган булды. Башкача керергә бер сәбәп уйлап таба алмады, бүген әнисенең: “тоз аз гына калган, кибеткә барып килергә кирәк булыр ул”, дигәне искә төште дә ишекне ачты.
Җыр туктады. Күзләр очрашты. Азатның авылда соңгы көне иде. Һәм керү сәбәбе, гомумән, тозда түгел иде. Шуңадырмы, ахрысы, “тоз” дигән сүзне онытты:
– Азалия, мин ни... сорарга кергән идем, – диде ул, искә төшерергә тырышып.
– Нәрсә, Азат? Берәр нәрсә кирәкме? – диде Азалия, гаҗәпсенеп.
– Әйе, миңа теге... нәрсә соң әле ул... йә, теге инде... бар ризыкка да салалар бит... шул кирәк иде миңа, – диде, искә төшерергә тырышып.
– Әйе, әйе, тоз кирәк миңа чәй эчәргә... аш пешерергә. – Егет кып-кызыл булды. – Әйе, Азалия, тоз һәм дә... син үзең, – диде аннан, үз тавышын үзе танымыйча.
Азалия тозга китеп барган юлында туктап калды. Ни әйтергә белмичә. урынында тик басып тора иде, йөрәге күкрәктән чыгып китәрлек булып тибә иде. Азат та, Азалиянең кулындагы уклау очар дип, аннан да битәр, “юк ” дигән сүзне ишетермең дип, куркып басып тора иде.
Икесенең дә башында мең төрле уй. Азалия: “Күрше егете миңа, чынлап та, тәкъдим ясадымы? Мин аны яратаммы соң ул? Ничек җавап бирергә тиеш инде мин? Мин бит аны юньләп белмим дә. Иртә түгелме соң ул?” – дип уйлый, ә Азат: “Юк” дисә, үләсе генә кала. Мин аны гел уйлыйм, яратамдыр. Ә ул мине ярата микән? Нинди җавап бирә инде хәзер? Без ныклап таныш та түгел, бәлки, ул миңа бик ышанып та бетмидер? Иртәрәк булды түгелме соң? Юк инде, нинди иртә? Танышканга ике айдан артык, нинди иртә? Соң булыр иде инде иртәгә әйткән булсам. Ник шулай озак җавап юк соң ул, өч уйладың – бер әйттең түгелме соң инде? Бәлки ул “юк” дигән, ә мин ишетмәгәнмеңдер? “Әйе” дисә, ишетер идем инде мин...” – дип уйлый иде.
Урамда эскәмиядә күршеләр белән сөйләшеп ялыккач, Сәгыйдә апа да керде.
– Азат улым, хәлләр ничек? Әллә берәр йомышың бар иде? – диде Сәгыйдә апа.
– Әйе, берәү бар иде – диде ул, Азалиягә карап.
– Нинди? Берәр нәрсә кирәкме әллә? – диде Сәгыйдә апа, диванга утырып..
– Нәрсә кирәк иде? Хәзер бирәм.
– Миңа... эмм... тоз кирәк иде – аш пешерәм, – диде Азат, елмаеп.
– Хәзер, и Аллам, торалмыйм бер утырсам, кызым, алып бир әле күрше егетенә тоз, – дип үтенде Сәгыйдә апа.
Китте Азалия шкаф янына. Ачты аны, алды бер кап тозны кулына. Сорарга кирәк иде дә: “Күп кирәкме” дип, ләкин теле бәйләнгән иде. Кабы белән тоттырды күрше егетенә тозны. Азат аны күрмәде дә. Ул Азалиянең идәнгә караган күзләрендә җавап эзли иде. Таба алмады шикелле:
– Рәхмәт зур итеп, Сәгыйдә апа. Зур итеп рәхмәт, Азалия, – диде ул.
– Кирәк булса, кер, сора, оялма, – диде ягымлы йөз белән Сәгыйдә апа.
Ишек ябылды. Сәгыйдә апа алҗыган иде, кызыннан лимон чәе белән мендәр сорады да йоклап та китте.
Азалия бәлешен пешерергә куйды да уйга батты. Кыскача әйткәндә, таба төсенә керде бәлеш. Ә Азат үзен ташланган итеп хис итте, нәрсәгә аңа шушы тәмсез тоз, нәрсәгә аңа кирәк ул. Аның, гомумән, йомыркадан башка әйбер пешергәне юк.
Йоклый алмады Азалия, төне буе “һәм син” сүзе колагында яңгырады аның. Нинди татлы, тәмле төш күрып яткан булыр иде бит инде ул... Татлы төш татлы иде дә инде анда Азат булганы өчен.
Таң ата... Кояш якты, җылы нурларнын бөтен дөньяга сибеп “Икенче көн башланды, дуслар, торыгыз, көн матур була ”, – дигән кебек уята.
Иртәнгә таба гына йоклап киткән Азалия эшкә җыена. Көч юк. Шушы ничә сәгать эчендә ни булды аңа. Бүген төнлә генә ул шундый батыр иде бит, таңны шулай сабырсызлык белән көтеп ята иде. Ә хәзер ул: “Нәрсә эшләргә соң әле? Чыксам, Азатны күрермең микән?” – дип уйлый.
Азалия тәрәзәгә барып карады – күрше ихатада берәү дә күренми. Ашыгып, капкадан чыкты да йөгерде кыз. Азат күптән, Азалияне очратмас өчен, дусты Нәфискә кереп тайган иде.
Ферма ерак түгел. Эштә ни эшләгәнен дә аңламый, таркау гына эшләде Азалия. Сыерлар кычкыра, саудырасылары килә. Азалия ярата иде үзенең сыерларын, балалары кебек иде алар аңа. Ләкин бүген алар янында да кыен иде.
Төшке аш вакыты җитте. Азалия кайтырга чыкты,
– Азалия, биш минутыңны гына бүл әле миңа, зинһар өчен, – дигәнгә борылса – Азат килеп ята иде. Килеп җиткәч, ул матур күзләре белән Азалиянең күзенә карап:
– Азалия, бүген кич мин китәм. Бәлки, мин болай ашыкмас та идем, мин ашыкмасам, икенче берәү мин киткәч ашыгыр иде. Мин сине чыннан да яратам, бу авылдан минем синең белән бергә китәсем килә. Мин тәкъдимемне тагын бер тапкыр кабатлап карыйм. Азалия, чык миңа кияүгә! – дип, бер тында әйтеп салды.
Азалия, күз яшьләре аша, ризалыгын белдереп, баш селкеде. Сүз әйтергә хәле юк иде... Азат, шатлыктан, булачак хатынын кочагына алды...
Менә инде җиденче ел ул икенче авылда яши, аның дүрт кызы бар. Азат икенчесен, өченчесен малай булыр дип көткән иде дә... дүртенчесендә ышанычы бетте. Кызларын барыбер ярата иде әти йөрәге. Ул дүртесенә дә йомшак кына эндәшә иде, берәм-берәм агылып торган сорауларга җавап бирмичә калдырмый иде, чәчләрен авырттырмыйм дип, куркып кына үрә иде, эштән кайткач, атына утыртып, егылмасыннар өчен аркаларыннан тотып, барысын да чиратлап йөртеп чыга иде. Велосипедта йөрергә өйрәтте ул кызларын. Егылалар икән, йөгереп барып “авырттымы, “алай гына була инде ул, ярар инде елама, елагач, ныграк авырта”, – ди иде. Көтү көткәндә, алар шунда Базы елгасында су коеналар иде. Әтиләре чумгач, бергәләшеп эзли башлыйлар, ә ул икенче яктан чыга иде. Алар да шулай итәргә кызыгалар иде.
Азалия бу авылда да сыер савучы булып эшкә керде. Эшкә ул бик иртә кузгала, ул кайткач, Азат китә торган иде. Иртән үк торып, кызларына чәй кайнатып эчерә иде, чәчләрен тарап үрә иде.
Ул нык яхшы тормыш иптәше һәм әти булды. Белмим, андый ихлас күңелле кешене бүтән бу җирдә табып була микән? Ул беркемгә дә авыр сүз әйтмәде, йөрәктә булган мәхәббәтен берсенә дә жәлләмәде, балаларына сүз белән түгел, эш белән тәрбия бирде. Ул дүрт кызның әтисе иде, ләкин дүртесенең берсе дә ул вакытта бер дә аңламаганнар: бит җир йөзендәге иң матур, иң нечкә күңелле әти аларныкы булган бит.
Әйбәт кешеләр никтер гел алдарак хушлаша бу дөнья белән. Азатны да авыр чир аяктан екты. Көннән-көн сула барды ул. Ышанмагандыр ул үләренә, Азалиям мине коткарыр, дип уйлагандыр. Ләкин Азалия көчсез иде.
Ул көнне дә кызлар әтиләре белән, көн дә хушлашкан кебек, “пока” дип кенә хушлаштылар, берсенең дә башына начар уй кермәде, берсе дә бу көн аларның өеннән кадерле кешеләрен алып чыгып китәр дип уйламый иде. Аларның уенда математика белән урыс теленнән эшләнмәгән өй эше иде... Көне дә , әллә ни төсле иде бит. Яз. Апрель азагы. Кара ләпеккә ап-ак булып кар яуды. Язгы пычрак аны үзенең юешлегендә эретә бара иде.
Азалия кызларны озатты да өенә кереп китте. Соңгы көннәрдә Азатның хәле авырайды. Ә бүген ничектер тыныч. Аңа нәрсә тәкъдим итеп караса да, ул башын селкеде. Чәй булса да эчеп карасын дип, янына килсә, Азатның бармакларының көрән төстә икәнен күрде. Азалия күршедә генә торган кайнанасына чапты.
Алар килеп кергәндә Азат инде бу дөнья белән хушлашкан иде. Үлгәндә янында берсе дә булмады. Кар гына, нәрсәнедер сизгән кебек, тәрәзәгә бәрелә иде. Ул да бу кара кайгы янында көчсез иде.
Кызларга мәктәптә килеп әйттеләр. Ләкин аларның ышанасы килмәде. Әле иртән генә күргән кеше ничек үлсен инде. Ничек?
Ялган булмаган. Тоз сораучы күрше егет, чыннан да, бакыйлыкка, мәңгелеккә күчте. Азалиягә яшәүнең кызыгы бетте. Ул ирен төшләрендә күрде, телефонга аның номерына хатлар язды. Телефонда аның белән төшкән бер генә видео калды, аны Азалия көненә унышар тапкыр карап елады. Ләкин сынмады Азалия – яшь аралаш елмаеп дәвам итте тормышны.
Менә 2019 елның җәй ахыры җитте. Азалия өч кызын юлга озатырга чыкты. Күзендә – яшь, йөрәгендә балаларга дигән кайнар мәхәббәте иде. “Минекеннән берүк бәхетлерәк булсын тормышыгыз”, – дип тели иде ана йөрәге.
Кызлар өчесе дә тын иде, һәрберсе бер-берсенең ни уйлавын белә, чөнки барысы да дә берне генә – әниләрен уйлыйлар. Ә хисләр турында сөйләшергә алар беркайчан да яратмыйлар.
Өч баласының тау артына юл алганын Азалия бик озак карап торды. Уе гына алар белән бергә тау юлыннан бара иде...
Илеш районы, Базытамак авылы.
(Автор стиле, пунктуациясе сакланды.)