Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 август 2019, 17:49

Айдар ЗӘКИЕВ. Бала. Хикәя.

...Армиядән ул әнисенең тәмле бәлешләрен, әтисе яккан кызу мунчаны сагынып кайткан иде. Тик дембель формасындагы баһадир бәлешләп озаклап чәй эчеп тә тормады, томалаган мунчаның әзер булуын да көтмәде, тизрәк Даниясе янына ашыкты. Умартачы Касыйм кызы белән алар нәкъ ике ел йөрделәр. Аннары ике ел күрешми тордылар. Бүген Рәшитнең иң бәхетле көне. Төне дә матур үтәр. Озын керфекләр арасыннан аккан күз яшьләрен сөртеп, аны озатып калган оялчан кыз хәзер гүзәлләрнең гүзәледер...

Егетнең татлы уйлары чынга ашты. Пар аккошлар төшерелгән зәңгәр капканы ачып кергән солдат ихатада чеби ашатып йөрүче Данияне шунда ук күреп алды. Кызның нечкә биленә кадәр сузылган калын чәч толымы, еланмыни, әле бер, әле икенче якка боргалана. «Теп-теп-теп, килегез монда», – дигән тавышы да күңелне тутырырдай йомшак, назлы ишетелә.
– Дания, мин кайттым! – диде ул, тамак төбенә утырган төерне йотарга тырышып. Таныш тавышны ишеткән кыз борылды да, кулындагы җимле табагын ташлап:
– Рәшитем, бәхетем! – дип киң күкрәккә чебеш сыман сыенды.
Күп тә үтмәде, шаулап туйлар узды. Рәшит колхозга эшкә чыкты, тракторга утырды. Рәис:
– Син элек, мәктәптә укыганда да сынатмый идең, хәзер дә сынатмаска ошагансың. Безгә уңган эшчеләр бик кирәк. Арагызга кеше-фәлән кысыла башлаганчы, башка чыгыгыз. Черки очындагы йортка күченегез, – дип колхоз фатирында яшәргә рөхсәт бирде.
Алар баштагы мәлләрдә яхшы яшәделәр. Йокысыз үткәргән назлы төннәр... Сабыйлары дөньяга килде. Илнар дип исем куштылар. Туп сыман түп-түгәрәк малай тәпи баса башлаганда әллә нәрсә булды аларның тормышына. Замана авырлаштымы? Авыл халкы үзгәрдеме? Күчтәнәч тоттырып өенә озатыр урынына печән, утын алып кайтышкан Рәшитне аяктан екканчы эчерә башладылар. Яшь килен түзде-түзде дә бер көнне әйтеп салды:
– Йә мин, йә аракы! – Каймак ягылган ипи ашап торган Илнар, тавышка сискәнеп, әнисенең итәгенә ябышты.
Бу сөйләшүнең файдасы озакка бармады. Бер атнадан Рәшит янә дөм исерек кайтты. Тракторыннан да төшә алмады, шунда гына йоклады. Парланган тәрәзәле кабина эчендә дер-дер калтырап яткан ирне иртән сыер саварга чыккан хатыны җилтерәтеп өйгә алып кереп китте.
«Ярар, – диде Дания шунда, – мин дә Рәшит кайтуга исереп ятып күрсәтим әле. Башка чара калмады!» Иртәгесенә Хәмидә карчыктан көмешкә алып кайтты. Өйдәге эшләрне бетереп, аш пешереп куйгач, Илнарны йоклатты да тонык сыекча тулы шешәне алып өстәл артына утырды. Берне салып эчте, икене. «Ничек эчәләр икән бу сасы нәрсәне, әллә агарткыч та кушканнар инде», – дип күкрәген тотты. Авызын, үңәчен, ашказанын кисеп-кисеп яндыра башлады. Салган баштан Хәмидә агарткычны бер стакан урынына икене өстәгән булгандырмы? Яшь ана, эче авыртуга түзәлмичә, идәнгә бөгелеп төште. Укшып та карады, авызыннан тик кайнар селәгәй генә акты. Эчтәге «учак» кызганнан-кыза бирде. Хатын һушын югалтты.
Идәндә таралып яткан хатынын күрү белән, эштән кайткан Рәшит телефонга йөгерде. Ләкин ак халатлы «фәрештәләр» дә, Илнарның үксеп-үксеп «Әни-и-и, миңа мәмәй бир!» дип елавы да Данияне уята алмады. Ул, сулып өлгермәгән чәчкә кебек, ап-ак йөзен өскә төбәп тавыш-тынсыз ята бирде. Чәчәк сыман гомерне кырау сукты. Газраилгә янә бер эш булды.
Ләкин моның белән генә бетмәгән икән. Рәшитнең әтисе Идрис карт та, искергән тәнен ташлап, галәм киңлегенә ашты. «Ятим бала, картайган әни, нишләргә?» – дип баш ватып утырды Рәшит кичләрен. Шундый соры көннәрнең берсендә, яшен утымыни, бер уй килеп керде. «Бу авылдагы бәхет савытым ватылды ахры, Даниянең әти-әнисе дә мине каһәрләп туялмый, моннан ычкынырга кирәк», – дип үзенчә авыр хәлдән котылу чарасын тапты. Күрше колхозга тракторчы булып урнашты. Аңа колхозчылар өчен төзелгән бер йортны бирделәр. Бердәнбер баласы, инде картлыктан хәлсезләнә башлаган әнисе хакына шешәдән дә баш тартты Рәшит. Ләкин кемнеңдер бәхете ярала башлаганда, кемнеңдер эчен ачу, көнләшү тырнарга тотына бит. «Ул йорт бер ел эчендә минеке булырга тиеш! Бу бәндәне эчерегез, юлына чокыр казыгыз, акылдан яздырыгыз, үлек суы эчерегез», – дип ырылдады карлыккан тавыш.
Әнисе Рәшитнең исерек кайта башлавына ышанмады. Аннары улын әрләп карады. Илнардан: «Әти, мин бит сине яратам, бүтән эчмә», – дип әйттертеп карады. Бу гына ярдәм итә алмады. Берәү, авыр йөк йөкләп караңгы чокырдан өскә, яктылыкка үрмәләде, аны аска, төпкә унау тартты. Алар җиңделәр. Берәү җиңелде. Хәмдүнә әби көяләнеп, йөрәге тотып үлеп китте. Рәшит һаман эчте. Илнарны күрше-күлән карады. Бер көнне районнан әллә кемнәр килделәр. Төрле кәгазьләр, документлар тутырып, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап өлгермәгән Рәшиттән имза куйдырып, малайны алып киттеләр. «Кайда минем балам, газиз балам?» дип тузынып йөргән ирне көчкә тынычландырдылар. Авыл хакимияте башлыгы, дер-дер калтырап кое суы уртлап утырган әтигә карап:
– Малаең тю-тю булды, болай эчсәң, нишләп бетәрсең, билгесез, – диде битараф кына.
Ялгыз калгач, Рәшит бераз акылга утыргандай булды. Улын сагынып хатлар язды, колхоздан теләнеп алган йөз тәңкәгә кәнфитләр алып балалар йортына җибәрде. Эш хакына бирелгән «каты борын»ны бик арзанга агроном Ибрайга саткач, шул акчага малае белән телефоннан сөйләште.
– Әти-и-и-и, мин сине сагындым! Мине килеп а-а-ал! –дип елаган бала тавышын ишеткәч, аңа эсселе-суыклы булып китте. Ул үзен эчкече итеп түгел, ә зур гаскәргә берүзе каршы чыгып яу кайтарырга җыенган баһадирдай хис итте. Машина мае сеңеп беткән йодрыгын йомарлап, эчтән генә: «Килермен, улым, килермен, син бит минем бердәнберем», – дип уйланды.
Шул елны ул көзге уракта иң алдынгылар рәтендә эшләде. Җир сөрү буенча районда беренче урынны алды. Тук йөзле абзыйлар тапшырган премияләрне карават астындагы күк чемоданга җыеп, юлга әзерләнде. Урак беткәч, шәһәргә приютка, Илнары янына бармакчы иде ул. Ләкин, начар тәмамланган әкияттәге кебек, тагын ниндидер кара көчләр килеп кысылды. Көләч йөзле яшь килен холкын хәтерләткән әбиләр чуагына күз тиде: атналар буена туктаусыз яңгыр яуды. Кешеләр: «Күк түбәсе тишелде, ахырзаман җитте», дип зарлана башлаганда, офыктан бер саргылт нур угы ялгыш кына дымлы җиргә төшеп кадалды. Шул мизгелдә кара уйлар, астыртын ниятләр томанында бер бәндә адашты. Тагын дуңгыз сыман чөмерү, билгесезлек... Аның каравы, кемнәрнеңдер кеше бәхетеннән урланган «сарайлары» «төзелеп бетте»: ноябрь азакларында, җирнең кышка бирелмичә, көзне җибәрмичә, базардагы кызлар сыман сайланган вакытында, Рәшитне йортыннан куып чыгардылар.
– Рәхим Вахитович, менә шулай безнең йөзгә кызыллык китереп тузынып ята инде бу бәндә, – дип, җимерек коймаларны күрсәтеп ялагайланды Кадыйр. Арыслан бот арасындагы төлке сыман, түрәнең бер алдына, бер артына төште. Тегесе, җәнлекләр патшасымыни, гәүдәсен турайтыбрак, көрәлмәгән ихатадан көрт ерып ишеккә таба атлады. Хакимият башлыгы булып алганчы да, үзенә файда китерерлек бәндәләрнең табаннарын шатлана-шатлана ялады Кадыйр. Бер уч арыш урлаган терлекчеләрне «сатып», машиналап ташучыларны күрмәмешкә салышты.
Бүген дә ул эш күрсәтә – җәмгыятьне артка сөйрәүчеләрне фаш итә. Рәшит тә шулар исемлегендә.
– Исәнмесез! Керергә мөмкинме? – дип итагатьле кыланган булды өйгә кергән түрә. Ләкин, тирән яр алдындагы айгыр сыман, «шып» туктап калды. Караңгы йорт идәне тулы кием-салым, буш шешә, каткан оекбашлар. Түбәдән үткән су дивар буйлап идәнгә кадәр агып төшкән. Обой дигән нәрсә күгәреп, уңып, ара-тирә череп, умырылып беткән. Кондиционерлы бүлмәләрдәге саф һавага күнеккән танавына әллә нинди әшәке исләр килеп бәрелгәч, чирканып артка чигенә башлаган иде, аны Кадыйр кочаклап диярлек алып:
– Әйдәгез, эчкә үтик, аяк киемен салып тормагыз, – дип эчкә алып кереп китте.
Анда аларны аждаһамыни утлы тын өргән, тегермән иләгемени дер-дер калтыраган Рәшит каршы алды.
– Тәк, иптәш, иртәгә үк Чуар авылына күченәсең. Бүген үк төенчекләреңне төйнәп куй, – диде чәшке бүрек.
«Менә нигә Кадыйр бер капчык фураж өчен бер ярты түгел, бер литр биргән кичә!» – дип уйлап та өлгермәде Рәшит, җикерергә күнеккән түрә тавышы тагын колагын ярды:
– Кешеләргә яшәргә урын юк, панимаешь, ә син... Эшең бар, Кадыйр Хадисович кебек кешеләр ярдәмгә киләбез дип торалар. Их-х, – дип, кара күн папкадан кәгазь чыгарып нидер теркәде дә ишеккә таба атлады. «Койрык» арттан иярде.
«Бетте инде, болай булгач. Шунда дөмегермен инде. Илнарымны алып китеп бер канатымны сындырдылар, хәзер канатымны гына түгел, муенымны да борырга булдылар, – дип әрнеде Рәшит. – Әй балакаем, сиңа да җиңел түгелдер. Төтенгә уранган шәһәрнең соры йортларының берсенә бикләгәннәрдер үзеңне. Тонык тәрәзәләргә карап төннәрең, көннәрең узадыр. Төшләреңдә мине күреп шатланасың да, кысык бүлмәләрдә уянып, мендәреңне кочып елыйсыңдыр. «Әти эчә, ул мине инде күптән оныткандыр», – дип уйлыйсыңдыр. Ялгышасың, балакаем, мин бит синең өчен генә яшим, шушы махмырдан интеккән йөрәк тә «Илнарым» дип тибә». Шундыйрак уйлар бураны бөтерелде Рәшитнең зиһенендә. Ябык йөзендәге түгәрәкләнеп, зураеп калган эренле күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде.
Капка төбеннән үкереп машина кузгалып китте. Тәрәзә капкачлары артында буран ыжылдады. Ләкин Рәшит моны сизми иде инде, бер нәрсәгә дә көяләнми иде. Ул, югары дәрәҗәдә тәмләп уйларга өйрәнгән дәрвиш сыман, кайдадыр хыял дөньясында очып йөрде. Әллә алмашына башлады, әллә утлы су йотучы фәйләсүфкә әверелде? Кипкән иреннәрен одеколон эчүдән янып беткән телләре белән ялап алып, хәтер капчыгын актарырга кереште. Нишләп аны нәкъ бүген йортыннан куалар? Колхозда ул кадәре эш тә юк. Трактор ремонтта. Әлегедән күпкә хәтәр чаклары да бар иде бит. Укытучы Гайшәнең тимер коймасын чуен аты белән буеннан-буена кырды, мәдәният йорты белән «чәкеште». Бераз тиргәделәр дә шуның белән вәссәлам. Туктале! Йортны тартып алырга аларга бары тик бала комачаулаган. Хәзер Илнар юк. Мине эт урынына тегендә, монда йөртәләр. Ах, сантый баш...
Салкын идәнне саргайган табанлы аяклары белән таптап, корабтагы моряк сыман чайкала-чайкала, салкын сулы бакка таба атлады. Эчендә янгын. Җаны да, йөрәге дә көя. Ялган, ясалма дөньяда, бу мескен тәндә авыр, бик авыр иде җанга да, йөрәккә дә.
Рәшитне Чуар авылының бер як читендәге ялгыз йортка урнаштырдылар. Зират буендагы бу иске өй бөкресе чыккан карт әбигә охшап, җиргә сеңеп бетә язган иде. Күгәрек исе, тычкан исе килгән салкын бүлмәгә аяк басу белән: «Күрше-тирәдән акча алып торырга да, Илнарым янына барып кайтырга кирәк. Ике капчык онның берсен сатып түләрмен әле», дип уйлады. Түшәмнән үткән судан буры юылып, балчыкка калган мичнең авызына чи утын пүләне ыргытты, саргаеп беткән «Кызыл таң» гәзитен табып ут тергезеп, тышка чыгып китте.
Күршеләре аның кебек үк көчкә-көчкә җан асраучылар булып чыкты. Әкрәм абзый кайчандыр районда иң яхшы шоферларның берсе булган. Ә хәзер өтәләнгән йончу ата песиен, суга баткан кораб сыман кыйшая төшкән мичен кочаклап утыра. Кая кермә – ятимнәр, эчкечеләр. Төрмәдә утырып чыкканнар да бар. Чәч арасына чаклы кара елан сурәтләре төшереп беткән Тимофей дигәне: «Әй брат, каян акча булсын инде, чәйгә дә кытлык бит», – ди-ди, кара, сирәк тешләре белән «Прима» төпчеге чәйнәп, «чефир» чүмерде.
Рәшит соңгы йортка таба атлады. Кечкенә тәрәзәләрдә сүнәм-сүнәм дип янган тонык ут гүя аның өметенә тиң иде. Вакытыннан иртә картайган шадра йөз, туңып зәгыйфьләнгән калын бармаклар, бүрек астыннан чыгып торган керле чәчләр – барлык тәне, бөтен күзәнәкләре улы белән күрешү теләгенә буйсындылар. Ул көн бик якын, ләкин ул әллә нинди үтә күренмәле дивар артында, билгесезлек патшалыгында. Ул диварны үтү өчен, Рәшит әллә нинди түбәнлекләргә барырга да риза сыман.
Ихатага керү белән, мәчедән кече, арысланнан кыю эт әсәре аның пима башына килеп ябышты. Карлы пимасын төрле якка селкеп, көчкә котылды әнчектән. «Мин сине...» – дип, йодрыгын күтәргән иде, ишек алдыннан: «Акбай, Акбай», – дигән тавыш ишетелде. Батыр эт, Орлов чабышкысымыни, уйнаклап таныш тавышка таба чапты. Кыска тун ябынган, бөкрәя төшкән ак яулыклы әби аны күреп алды:
– Әйдә, улым, өйгә уз, ул шулай инде, минем ярдәмчем, юанычым, – диде, койрыгын зырылдатып әйләндергән Акбайның колак артын кашып.
Нигә килгәнен әйтмәгәнгәме, җитез әби чәй кайнатып, Рәшитне өстәл артына, күптән көткән кунактай утыртып та куйды.
– Йомышым бар иде сезгә, зур йомышым, – дип сөйли башламакчы иде, әби кырт кисте:
– Тукта әле, улым, миңа кешеләр еш килми. Әйдә, сөйләшеп утырыйк әле, – дип, өстәл астыннан кәнфитләр, аксыл прәннекләр китереп чыгарды Инде кайчан чиста чынаяктан җылы чәй эчкәне юк! Әллә шуңа, Рәшит Саимә әбигә ачылып китте: барысын да сөйләп бирде. Җыерчыклы йөзеннән тәгәрәгән яшьләрен сөртә-сөртә, карчык чынаякларга янә чәй тутырды:
– Шулай инде, улым, нишләтәсең, бәхетең булмаган синең. Минем тормыш иптәшемне дә яшен сугып үтерде. Балабыз да булып өлгермәде... Илнар җәен бирегә кайтсын, нәрсә бар, шуның белән кунак итәрмен. Акча бирәм! Уй-ниятләрең чиста синең, күзләреңнән күренә, – дип, эчке яктан кулъяулыкка төрелгән төргәк чыгарып тоттырды.
Саимә әби Чуар авылының бар тарихын белә булып чыкты. Элек чәчәк аткан авылдан яшьләр калага китә торган, әйләнеп кайтмаганнар. Ялгыз хатыннар, буйдак ирләр картаеп үлә барганнар. Ташландык йортларга янә җан керә, анда җан ияләре барлыкка килә-килүен. Авыл хакимиятенә Кадыйр баш булгач, күченеп килүчеләр бигрәк күбәйгән. Ләкин алар мал асрап, дөнья корып яшәп китә алмыйлар, базга ябылган гөл сыман саргаялар, сулалар. Ташландык өйләрдә, караңгы урамнарда янып, туңып, эчеп үлүчеләрне икенчеләре алыштыра. Акчаны алды да, рәхмәт әйтеп, уйга батып чыгып китте Рәшит. Тишек фуфайка аша үтеп кергән ачы суык, күңелне өшетерлек караңгылык та, чәчи-чәчи өргән этләр дә кәефен төшермәде. Янә сулыш ала башлаган бәхеткә зураерга комачаулый алмады алар.
Автобус вокзал каршына килеп туктады. Йончыган, йокымсыраган кешеләр төшә башлады. Колакчыны төшерелгән куян бүрек, фуфайка, сырган чалбар, төпләнгән пима кигән, кулына авыр гына чүпрәк токчай тоткан берәү иң азаккы булып бозлы җиргә аяк басты. Сәгатенә карады да: «Әле иртә, димәк, базарга да сугылырга була», – дип, яшел күзле светофор яныннан үтеп, еракта җемелдәгән утларга таба атлады.
Ул базарга барып җиткәндә, халык ару гына җыелган иде. Кызыл борыннарын уып, аякларын аякка сугып кем палас, кем пима сата. Итнең, балыкның ниндие генә юк. «Берәр тәм-том алырга кирәк», – дип, Рәшит якындагы киоскка юнәлде. Кинәт каршында ике бәндә пәйда булды.
– Кая юл тоттыгыз, әфәнде? Бүген кайда кундыгыз? Тагын вокзалны сасыттыгызмы? Урлашып өлгермәдеңме әле? – дип, дубинкасы белән Рәшитнең токчаен төрткәләде милиционер.
– Мин улым янына килдем, Илнарым кырына, – дип җаваплады аптырашта калган ир.
– Әле син сукбай башың белән алдашырга торасыңмы? Әйдә әле безнең белән!
Аны якындагы стакан сыман кечкенә будкага алып керделәр. Иркенләп өстәл артына утырып алдылар да куркып төшкән бу бәндәгә сораулар яудыра башладылар, документларын, токчаен тикшерделәр. Бәйләнергә бер сәбәп тә тапмагач, түгәрәк борынлы, җирән мыеклысы өстәлдәге йомыркаларны, туңган ит кисәген кире токчайга тутырып, гафу үтенгән сыман:
– Рәшит иптәш, базар кырыннан аска төшсәң, балалар йорты шунда булыр. Ләкин башка вакытта өстегезгә яхшырак киенегез, без сезне сукбай дип белдек. Авылыгыз ерак булгач, бик кичкә калмагыз, кайту ягын карагыз. Бу сезгә авыл түгел... – дип өстәп куйды.
Берни аңлап өлгермәгән Рәшит, гаебе булмаса да, угры мәче сыман хис итте үзен. Як-ягына карана-карана, балалар йортына таба юл тотты. Кибет кайгысы онытылды. Агачлар арасында дүрт катлы саргылт бина. Түбәсе калайдан ябылган, ул шактый искергән. Тәрәзә рамнарының буяулары кубып, караеп, ара-тирә чери башлаган. Почмактагы диварлар, күсе кимергәндәй, ашалып беткән. Яңгыр суы агар өчен куелган торбаларның исеме генә: тутыккан калай кисәкләре серәеп тора. Кар-яңгырлар юкка чыгаргандырмы аларны, аккан сулардай үткән айлар-еллармы?
Рәшит рәшәткәле капкадан үтеп ишеккә таба атлады. «Балакаем, мин килеп җиттем... Безне моңарчы ерак чакрымнар аерган булса, хәзер арабызда нибары бер кат дивар... Үсеп беткәнсеңдер инде. Ашауга әйбәт идең бит. Каймак, йомырканы сыпыртуың әле дә хәтеремдә. Монда яхшы ашаталардыр. Тәм-томнар да бирәләрдер...»
Кергәчтен дә кечкенә алгы бүлмәдә өстәл артында кесә телефонына баскалап милиция формасында бер яшь кенә егет утыра иде. Ишек ябылуга башын иренеп кенә күтәрде дә йолкыш кына киенгән мескенне күреп:
– Вон! Табаныңны тизрәк ялтырат! Җылынырга бүтән урын юкмыни сезгә! – дип сикереп торды.
– Мин улым, Илнар янына, ерактан килдем. Менә документларым да бар, – дип, кулъяулыкка төрелгән әйберләрне сакчыга сузды Рәшит.
Бер паспорттагы фотога, бер аңа карап:
– Ну брат, бетеренгәнсең син. Карале, танырлык та түгел. Озакламый медэкспертиза ясап кына...– дип шаярта башламакчы иде, ирнең моңсу йөзен күреп туктап калды. – Ерактан булсаң да уңайсыз вакытта килгәнсең шул. Беренчедән, бездә карантин, ятларны кертмибез. Икенчедән, бүген шәһәр мэры киләчәк, зур делегация көтелә.
Сүзен раслагандай, кулбаш тирәсенә эленгән рациясе чыжылдай башлады.
– Первый, первый, тыңлыйм, – диде егет.
– Второй, егерме минуттан килеп җитәчәкләр, әзер торыгыз.
– Аңлашылды. Элемтә тәмам. Вахтер берсүзсез торган ирне әллә жәлләде:
– Илнар Гарипов дисеңме, хәзер, көтеп тор, – дип, баскычтан шок-шок басып өскә менеп китте дә һә дигәнче урап та төште.
– Малаең төшә. Ну озак сөйләшә алмыйсың, ун минут! Мин гаепле түгел. Күреп торасың, яңа хәбәр иттеләр, – дип, үз урынына барып утырды.
Күп тә үтмәде, чәче такыр итеп алынган, өстенә сары костюм кигән ябык кына бер малай күренде. Ул, ишек төбендәге кешенең әтисе икәнен аңласа да, ашыкмады. Акрын гына төште дә Рәшит каршына килеп басты. Ике кулын кушырып, башын аска иде. Күзләреннән өзелеп төшеп идәнгә ике тамчы тамды.
– Улым!
Әтисенең колач җәюүе булды – бала, уктай атылып, аның муенына барып та асылынды.
Бәхетле әти әле улының кечкенә кулларын үпте, әле башын сыйпады. Җыелган сагынуын, буадай бөялгән мәхәббәтен шушы кыска мизгелдә улына ачып саласы килде, йодрык хәтле йөрәгендәге җир шарыдай сөюне бүләк итәргә теләде. Әнисен томанлы гына хәтерләп, инде әтисен дә хәтереннән җуя башлаган бала, җитәрлек итеп иркәләнеп калырга теләгәндәй, песи малае сыман йомарланып, җылы куенга кереп сыенды. Аны хәзер каршы караваттагы сипкелле Дима да тукмый алмый, җирән Әлмир дә интектерми. Теге сукрана торган тәрбияче, симез Клава да, колагын өзеп алырдай тартып: «Тагын йөгергәнеңне күрсәм, бер җиреңнән асам!» – дип җикерми. Аны, соры диварлар артында саргайган бәләкәй кешене, җан җылысы белән сөяләр, яхшы сүзләр белән сыйлыйлар.
– Улым, синең яныңда булырга ничек кенә теләсәм дә, тиздән китәчәкмен. Ләкин шуны онытма, бер кечкенә авылда «Улым!» дип көеп яшәүче кешең бар. Түз, балам! Сиңа авырдыр, аңлыйм! Үскәч мине гафу итәрсеңме, улым? Менә сиңа күчтәнәч... – әтисе токчайны актара башлады. – Ә монысы – куян күчтәнәче, – дип, кара икмәк кисәге чыгарды. – Куяннар сиңа күп итеп сәлам җибәрделәр! Күчтәнәчләре тәмлеме? – Яңаклары әрләннекедәй кабарган, тырышып ипи чәйнәгән малай баш какты. Шулчак икәүнең бәхетенә берәүнең тавышы хөкем чыгарды:
– Әй, анда, тәмамлагыз! – диде сакчы. Рәшит, күзләрен сыпырып, бер кулына күчтәнәчләр, икенчесенә икмәк тоткан улын соңгы тапкыр аркасыннан сөеп, алланып киткән битеннән үпте дә: – Ярар, улым, сау бул! Бар инде, өшеп торма! – дип, бүселә башлаган малайны баскычтан мендереп җибәрде. Үзе бүреген батырып киеп тиз генә чыгып китте.
Илнар, бүлмәсенә менеп, пыр тузып уйнаган малайлар янында бераз утыргач, кинәт кенә торып басты да чыгып йөгерде. Баскычтан очып диярлек төшеп, каршы чыккан сакчының бот арасыннан үтеп, оекчан килеш тышка атылды. Салкын кытыршы кардан: «Әти, әти-и-и-и!» – дип кычкырып, үкси-үкси, хәле беткәнче йөгерде. Ләкин аның бердәнбер әтисе әллә кая булган! Бара торгач, карга тезләнеп күзләрен күккә төбәде. Ләкин анда бүре, бабай, тагын әллә нәрсәләргә охшаш, телсез-җансыз берәм-сәрәм болытлар гына йөзә иде.
Бер көтү тәрбиячеләр, урам уртасында һәйкәл сыман тезләнеп калган баланы җылы одеялга төреп, яңадан «читлек»кә алып киттеләр. Карда кечкенә аяк, тез эзләре генә торып калды. Бәхет качты. Ирек һавасы да кечкенә үпкәләрдән бик тиз очып бетте.
Рәшит, кибеткә сугылып, ак алъяпкычлы «Бәләбәй гүзәле»н алып, автовокзалга барып җиткәндә, мәхшәр иде анда. Кешеләр соңгы автобуска өлгәшергә өтәләнә. Авыл әбиләре, ут капкан йорттан чыгар урын эзләгән мәче сыман, үз автобусларын эзлиләр. Рәшит кырмыска оясыдай кайнаган бинаның эченә узып, су буе чиратның койрыгына барып басты. Кесә телефоныннан сөйләшеп торган хатын, аны күрү белән, чәшке тунының итәген җыеп, перекисьтән өтелеп беткән чәчләрен җилпелдәтеп, алгарак күчте. Моны игътибарга алмаган Рәшит тик басып тора бирде. Тирә-якка карангалап эшсезлектән интеккән ике милиционер, «сукбай»ны күрү белән, куянга ябырылган карчыга сыман, халыкны ерып шул якка юнәлделәр. Килеп җиттек дигәндә генә аларга ике үзбәк егете килеп бәрелде. «Ашыгамыс, җибәреңес», – дип карышсалар да тәртип саклаучылар артыннан иярергә мәҗбүр булдылар.
Чәшке тунлы хатын билет алып киткәч, кечкенә тәрәзә каршына Рәшит килеп басты: «Мин Чуар авылына кайтам! – дип, паспортын сузды. Түгәрәк йөзле сары марҗа: «Бу бәндәне әрләсәң ни дә, әрләмәсәң ни», – дип, паспортны ачты, алдындагы компьютерга шалт-шолт баскалап алды да:
– Ике йөз сум! – диде. Тегесе, паспортын кире алып, тышлыкка кыстырылган акчаны сузды. Анда йөз сум гына икәнен шәйләмәде. Моны мыскыллау дип кабул иткән «аждаһа» «һава сулап, ут өреп җибәрде», аты-юлы белән сүгенеп акырынырга тотынды. Коелып төшкән Рәшиткә чираттагылар сукранып җикеренә башладылар, этә-төртә читкә чыгардылар. Акча кая булган икән? Милиционерлардан, теге сакчыдан башка берсе дә паспортны кулына алмады бит? Иллелекләрне нүжәли шулар урлады инде?»
Уй диңгезендә җилкәнсез йөзгән мескенне кемдер сискәндереп җибәрде.
– Мин дә сезнең якка кайтам, әйдәгез киттек, – дип, бер мыеклы бәндә аны култыклап урамга алып чыгып китте.
Мыеклы әзмәвернең бүрекле ирне күптән күзәткәнен, бу икәү артыннан тагы дүртәү чыгып киткәнен, ак «девятка» артыннан «десятка» да кузгалганын беркем күрмәде дә, белмәде дә. Алай дисәң дә, шушы искерәк кенә вокзал бинасы үзенчә белгертергә, сиздерергә теләде кебек. Балаларның елаганына, бомжларның суык-тан-ачлыктан калтыранганына, хәйләкәр хатыннарның кеше күрмәгәндә утыргычлар астына көнбагыш чүбе ташлаганына битараф иде вокзал. Үтә күренмәле ишек аша кергән агулы тәмәке төтененә дә түзә иде. Бу юлы исә, ниндидер куркыныч вакыйганы искәртергә теләгәндәй, йөзләрчә электр лампочкаларын сүндереп-сүндереп алды. Бу кисәтүне кичке якка кузгалырга торучы бураннан башка беркем дә аңламады. Атлы кешегә охшаган кар өермәсе офык артына баткан машиналарны куа чыккан иде – бик тиз борылып кайтты һәм вокзал бинасы нигезенә сузылып ятты.
«Балам! Мин бүген сине күрдем. Сине кочып сөюгә ирештем. Җитмәсә, кайтканда да яхшы кешеләргә юлыктым. Әле җылы машинада, буран ертып өйгә кайтып барам. Бу ялгыз кыш озакка сузылмас. Яз җитәр. Син дә яныма кайтырсың. Ә хәзергә түз, йөрәккәем. Тешең кысып, нәни кулларыңны йомарлап авырлыкларга чыдарга тырыш. Килер вакыт, үсәрсең, зур кеше булырсың...» Уй-хыяларына йокымсыраган Рәшит, башы белән тәрәзәгә бәрелеп, сискәнеп китте. Машина кинәт туктаган икән. Мыеклы бәндә:
– Әйдә, төшик әле, тартмый башлады, каһәр. Капотны ачып, күз салыйк, – дип машинадан төште.
Рәшитнең мондый машинаны күргәне бар. Техникага кулы ята аның, тракторын гел үзе төзәтә иде. Шәп белгеч сыман, әзмәвер янына килеп басты. Аларга ярдәмгә янә бер машина килеп туктады. Аннан дүртәү төште. Фантомаска охшаган, пеләше ялтыраган берсе:
– Нәрсә, брат, булышыйкмы? – дигән булды. Кара мыек күз кысты – арттагы кытай егете йөгереп килеп Рәшиткә типте. Куян бүрек – бер, токчай икенче якка тәгәрәде.
– Ягез, тизрәк, кәҗәләр күренгәнче, җәһәт кенә кыланыгыз. Ли, сиңа кагыла. Паспорт кемгә кирәк? – дип үгездәй ирләрне куалады башлык. Чәчен артка тараган кыска гына буйлы Ли – танавыннан аккан канга тончыгып, чәчәп яткан ирнең куенына кереп китте һәм таушалып беткән паспортны китереп чыгарды. Кулында ачкыч әйләндереп торучы босс «эшләр уңды, әйдә сыпырдык», дигәндәй баш какты да машинасына утырып кузгалып та китте. Аның артыннан, койрык сыман, ике ут көлтәсе иярде.
Шәһәр, ак пәрәнҗәгә төренеп, кичне каршыларга әзерләнгәндә, аның көнбатыш читендә берәү кыймылдады. Битенә кар катыш кызыл кан ябышып туңган ир көч-хәл белән аягына басты. Эченә кар тулган салкын бүреген каккалап киде. Токчаен шәйләп, шул якка атламакчы булган иде, егыла язды, башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте. Шулай да, сәгатенә мең чакрым үткән самолет эчендә чәй ташыган стюардесса сыман, тигезлеген сакларга тырышып, токчаен барып алды. Нәрсә булганын төгәл хәтерләмәгән ир: «Кайтырга кирәк. Шәһәрдә мине кич кунарга берсе дә кертмәс. Үз өемдәге ястыкны кочып йоклыйсы килә», – дип, гөрелдәп үткән машиналарга кул күтәреп карады. Ләкин бу сәләмә киемле бәндәгә берсе дә туктарга теләмәде. Киресенчә, аның яныннан ирешенгәндәй җитезрәк үтеп киттеләр. «Ярар, – диде Рәшит.– Булмаса, бераз җылынып алырга кирәктер. Яртылаш кар күмгән тукталыш алачыгына керде. Почмакларга ябышып туңган боз кисәкләре, аяк астындагы сары таплар, тәмәке төпчекләре, сыра, аракы шешәләре, шакшы кәгазь кисәкләрен дә күрмәде. Нәрсәгәдер абынып эчкә узды. Тәрәзә урынына куелган тутык рәшәткәгә тотынып, ватык эскәмиягә килеп утырды һәм салкын аракыны йотты. Спирт яралы авызын өтеп яндыргач, канлы сыекчаны кире төкерде. «Уф-ф-ф» дип, теше күренеп торган ярык иренен күшеккән кулы белән тотып торды. Авыртуы басылгач, шешәне бугазына ук коеп, имезлекне төртә-төртә имгән бозау сыман, тәмләп аракы эчте. Башта бугазын, аннары ачлыктан бөрешкән ашказанын яндырып, кан тамырларына, зыңлаган башына җылылык күтәрелде, рәхәт булып китте. Тәмәке тартмаса да шырпысын үзе белән йөртә иде. Бозлы җирдәге такта кисәкләрен өеп куеп, тегеннән-моннан пычрак кәгазь кисәкләрен җыеп, учак тергезеп җибәрде. Беренче мәхәббәт төнендә сөйгәнен ашкынып кочаклаган егет кебек, «Бәләбәй гүзәле»н куенына кысты. Чи агачлардан төтен чыга башлады, ялкын телләре күренде. Шешәнең яртысына төшкән Рәшит бозлы диварга сөялде. Дуслары белән рәхәтләнеп кар бәрешеп уйнап кереп, мич башына менеп йоклаган малай сыман, әвен базарына китте.
«Болын... Җәйнең иң матур мизгеле... Чәчәкләр сайлап төрле төсле күбәләкләр оча, нечкә билле бал кортлары безелдәшә. Рәшит, Илнарны җитәкләп чыклы үләнне таптап йөгерә. Әллә каян, диңгез артыннан искән җылы йомшак җил битләрне назлый. «Менә мине өз» дип мәмрәп пешеп яткан җиләкләрне өзеп, улына ашата. Әнә алма бакчасы күренә. Алар шунда ашыктылар. Ләкин барып җитсәләр, агачлар шәп-шәрә, кар бураны яфраксыз ботакларны каезлый». Рәшит дертләп китте. Җәй дә, Илнар да кинәт юкка чыктылар. Суык, ерткыч җанвар сыман, аның аяк-кулларыннан үзәгенә, йөрәгенә үрмәләде. Аягына тимер гер бәйләп, магнитка бастырылган кешедәй, утырган урынында һәйкәлдәй катып калды...
Таң атканда буран тынган иде. Бөтен юлларны карга күмгән буран, шәһәр читендәге тукталыш бинасын җылытырга теләгәндәй, тирә-ягын уратып кар дивары өеп куйган. Әмма чебеш сыман бөрешеп, диварга сөялгән, сүнгән учакка карап каткан моңсу күзле кеше кымшанмады. Янәшәдән кар чистартучы машиналар гөжләп үтте. Ул һаман утыра бирде. Керфек-кашына бәс булып ябышкан соңгы җан җылысы, бит очында туңып калган яшь тамчысы, елмаерга тырышкан сыман җимерек авыз – дөньяга битарафлар иде. Һәм бу кешенең никадәр бәхетле икәнен дә беркем белмәде. Хыялына ирешер өчен артык зур хак түләгән ир бу бәхетне үзе белән алып китте...
***
Автор турында:
Айдар Мидхәт улы Зәкиев 1983нче елның 24нче декабрендә Бүздәк районы Каран авылында өченче бала булып дөньяга килгән. Беренче әкияте дүртенче сыйныфта укыган чагында «Өмет» гәзитенең «Чаткылар» кушымтасында басыла. «Яшь хәбәрче» исемен ала. 2001нче елда Каран урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә һәм аны кызыл дипломга тәмамлый.
2006нчы елдан «Кызыл таң» гәзитенең балалар өчен чыгарылган «Әллүки» журналы хезмәткәре, 2011–2017 елларда сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге хәбәрчесе. Яшьләр сәясәте һәм спорт темасына язылган мәкаләләр циклы республика күләмендә үткән конкурсларда берничә тапкыр җиңеп чыкты. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар турындагы язмалары Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгуның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2006нчы елда Казан шәһәрендә үткән «Иделем акчарлагы» әдәби конкурсында – проза буеча төп бүләк иясе, 2007-2008нче елларда «Тулпар» журналы үткәргән хикәяләр конкурсы лауреаты. Ике китап (“Кешеләр илендә” (2006), “Күбәләк канатлы бал корты” (2017)) авторы. БР Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә Башкорт дәүләт медицина университетында дәресләрен укыта.
Читайте нас: