Филфак тәмамлаучыларның иҗатка тотынуы аптыратмый. Ә менә бүтән өлкәдә белем алган һәм эшләгән шәхесләрнең әдәбият ишеген ачып керүе сөендерә дә, гаҗәпләндерә дә.
Быел Люция ханым “Өмет” гәзите Наҗар Нәҗминең тууына – 100 ел, Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышлап үткәргән әдәби бәйгедә җиңеп чыкты – шигърият номинациясендә өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Люция Мәснәви кызы тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районы Тозлыкуш авылыннан. Әлеге көндә Казан шәһәрендә яши. Туган авылы белән тыгыз элемтәдә тора. Сүзләрен дә, көен дә үзе язган “Тозлыкуш” җырын якташлары яратып җырлый. Яз көне Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында Дүртөйле шәһәре китапханәсендә уздырылган очрашуга кайтып, иҗатын сөючеләрне шатландырды, китапларын бүләк итте. Былтыр Уфада “Акчарлак” алманахында бер шәлкем әсәрләре дөнья күрде.
"– ...Алло, хәерле кич, Рәзилә белән сөйләшәсе иде.
Телефонны Рәзилә үзе алды, ахры, Фирдания сүзен дәвам итте.
– Сеңлем, Фирдания Гафуровна булам мин, прокурор ярдәмчесе. Бик җитди, сезнең өчен мөһим хәбәр җиткерәсем килә. Азамат исемле егет белән өйләнешергә җыенасыз икән, әйеме? Ләкин, беләсезме, ул практика вакытында идарәдә эшләүче Дилә исемле яшь хатын артыннан бик каты “ухаживать” итеп йөргән булып чыкты. Каян беләмме? Дилә – минем бертуган сеңлем. Идарәдә эшләгәннәр дус итеп кенә җиткерде. Без бит – районда билгеле кешеләр, хәзер ни уйларга да белмим. Диләнең тетмәсен теттем тетүен, әлбәттә. Иренә ишетелсә, тегесе, белмим, нишләр? Ригате – кызу кеше, ике уйлап тормый. Сеңлем, тормыш юлдашы сайлаганда бик уйлап сайларга кирәк, өйләнешмәс элек шулай йөргән кеше киләчәктә ничек булыр икән?
Фирдания: “Булдымы, тагын өстимме? – дигән кыяфәттә бераз дәшми торды. Аннан, зәһәр елмаеп:
– Азамат укуын бетергәч районга кайтырга уйлый икән, шулай булгач, сеңлем белән аралары өзелергә ошамаган…. Ярый, язмышыңа үзең хуҗа, Рәзилә, мин сиңа яхшылык кына телим, ачуланма!.."
(Люция ӘБЛИЕВА. Бәхет сере. Хикәядән өзек.)
Шушы һәм башка әсәрләрне уку өчен "Тулпар"га язылырга онытмагыз, дуслар!