Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 июль 2019, 14:53

Язучы Фәнзәлия Бәдертдиновада нинди яңалыклар?

Без үзебезнең авторларыбыз белән гел элемтәдә булырга тырышабыз. Шулай да, кемдер артык тыйнак, я инде иҗат эшләрен икенче планга күчереп тора – бәйләнеш өзелә. Борай районында яшәп иҗат итүче Фәнзәлия Бәдертдинова белән дә шулай булды. Элек ел саен "Тулпар"да бер хикәя бастырмый калмаган Фәнзәлия апа шактый озак югалып торды. Моның сәбәпләре булган икән.

Бак дисәң, Фәнзәлия апа тик ятмаган – яхшы-яхшы әсәрләр иҗат итеп өлгергән. Иҗат итү генә түгел, әдәби конкурсларга җибәреп, аларда призлы урыннар да алган. Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы Язучылар берлеге белән берлектә авыл тормышына багышлап игълан иткән конкурста "Кәсеп кадере" хикәясе 3нче урын алган. Ә инде "Казан утлары" журналы Татарстанда нефть сәнәгатенең 75 еллыгына багышлап оештырган "Хәзинә" конкурсында "Хәзрәт чишмәсе" әсәре дипломга лаек булган.
Һәм без "Хәзрәт чишмәсе"н "Тулпар"ның чираттагы 4нче санына әзерләдек. Әсәр Башкортстандагы татар әдәбиятында шактый сирәк очраган нефтьчеләр тормышы темасына язылган. Иң кыйммәтлесе шунда, язучы аны язганда прототип итеп улын алган. Ягъни бу теманы өйрәнеп, якыннан белеп язган. Конфликт та көнүзәк. Нефтьчеләргә нефть чыгару кыйммәт булса, авыл халкына үзе яшәгән төбәкне саклау мөһим. Бу проблеманы яшь нефтьче Инсаф Сәлахов бөтенләй яңача чишәргә тәкъдим итә.
Шушы һәм башка яхшы-яхшы әсәрләрне уку өчен "Тулпар"га язылырга онытмагыз, дуслар!
Читайте нас: