Көзге көн – көзге көн инде ул. Кояшы җылы кебек тоелса да, җиле үзәкләргә үтә, җанны телгәли. 1943 елның ноябрь башы... Көндезен юл үтә пычрак, ә төнге якта туңдырып җибәрә.
Әнә шул аяк атламаслык юл буйлап, бәләкәй арба тартып өч кеше бара. Бераз баралар да тагын кыймылдыйлар. Бармый да булмый – башка чара юк. Өйдә калганнар өчен алар – бердәнбер өмет. Ә ерак сәфәрнең бердән-бер һәм төп нияте – йөкләрендәге чабаталарны азык-төлеккә алышу...
Чакмагыш районының Тайнаш авылында кунып, җир җебегәнче дип, алар иртәнге караңгыдан ук кабат юлга кыймылдыйлар. Күтәрелгән юл булуга карамастан, көзге катканакта арба бер чокырдан икенчесенә бик авыр тәгәри.
...Авыл күздән югалып, бераз баргач, томан арасыннан карачкыдай бер шәүлә килеп чыкты. Таң яктысында ул җайдакка әверелә: кап-кара айгыр да, аңа атланган күн итекле, күн киемле бу пәһлевандай ир дә әллә нинди куркыныч, әкияттә генә була торган явыз зат булып тоела. Тирләгән атның елкылдаган сыны, елан кебек боргаланган камчының һавада уйнап торуы аны тагын да ныграк куркыныч итеп күрсәтә.
Кысып тоткан йөгәннең басымы астында ат кисәк кенә туктады да, тынычлана алмыйча, бер урында бераз биеп торды.
– Нәрсә төядегез? Нәрсә урладыгыз? – дип, күк күкрәгәндәй, җаннарны тетрәндереп, таң тынлыгын бозды кырыс тавыш.
Унбер яше әле яңа тулган малай каушап-куркып булса да, егерме яшләр тирәсендәге апасы һәм үзеннән бер яшькә кече сеңлесен үзенең ябык гәүдәсе белән капларга тырышып, җавап бирде. Ул бит – ир затыннан. Димәк, җаваплылык та аңарда..
– Ә юкәсе? Юкәне каян алдыгыз, дим?
– Тә-әк... Урлагансыз, димәк. Значит, сез дәүләт милкен урлагансыз. Борылыгыз! Киттек сельсоветка! Хәзер опись ясап, оформить итәбез.
– Син бит Тайнашныкы түгел! Кем син? Безне туктатырга ни хакың бар?
– Ах син, эт баласы! Хәзер укытам мин синең арт сабагыңны. Тукта! Тукта, димен, кил монда!
Ачуыннан төкрекләре чәчрәгән җайдак кап-кара каеш камчысын чаж-чож итеп селти башлауга, аның аты, арт аякларына басып, кешнәп җибәрде. Я Ходай... Ничек, ни намус белән, пәһлевандай ир башың белән кендек буе балага камчы күтәрмәк кирәк?! (Мин башка буын кешесе булсам да, шул баланың чырылдап кычкырган тавышы колагыма ишетелгәндәй була, аның бәләкәй арба артына качарга тырышуы күз алдыма килә). Ә ат өстендәге кеше һаман, һаман камчысын болгый...
– Тә-әәк, юкә караклары! Хәзер үк икешәр пар чабата бирегез әле монда! И-и-и... сыпыртыгыз! Эзегез дә булмасын!
– Син безне таламакчы буласың! Юк сиңа чабата. Безнең әтиләр сугышта кан коя, син монда безгә чыбыркы болгыйсың, явыз! Мин иртәгә үк районга барам, сине дә җибәрсеннәр сугышка! – дип, бар кыюлыгын җыеп, каршы төште үсмер.
– Тый телеңне, эт баласы! Тагы өстим хәзер арт ягыңа! Давай чабаталарыңны!
– Бирмим! Алар бит икмәк өчен. Апайлар ачка үлә! Бирмим, бир-мим-м!
Кабат-кабат камчы сызгырып үтте. Үзәк өзгеч тавыш дөньяны телгәли. Җайдак, көч белән бәләкәй арбадан ике пар чабатаны тартып ала да, аты-юлы белән сүгенеп, кабат камчысын болгый...
– Алма! Алма! Кире бир, зинһар! Бир...
Күз яшьләренә буылып, үксеп елый-елый артыннан йөгерсә дә, бала кешесе ничекләр итеп шундый явызлыкка каршы тора алсын инде...
Ара ерагая... Атлы бәндә иртәнге эңгергә кереп югала, тояк тавышлары гына әледән-әле һаман ишетелеп ала.
Ул тояк тавышлары, кайтавыз булып, гасырлар аша да яңгырап торачак.
Ул елларның үсмер балалары инде күптән җитмешнең аргы ягында. Сафлар да сирәгәя бара. Алар белән бергә хәтердә генә сакланган авыр яралар да әкренләп җуела кебек. Тик барыбер ахырынача онытылмый. Онытылмаячак. Хакыбыз юк онытырга...
Сугыш елларында әлеге Андреевка – Бүздәк юлы аша Иске Дөмәй тегермәненә “уфалла” арбасын тартып барган ир баланың чәчләренә күптән инде чал төшкән. Ул – Чакмагыш районы Каратал авылында яшәүче Әүхәт Тимерхан улы. Минем мәрхүм әтием аның яшьтәше иде.
Вакыйга картәнием Хәбибә (чыгышы белән Бишкурай авылыннан, Баязитовлар нәселеннән) миңа бала чагымда сөйләгәннәргә таянып язылды. Әүхәт абайның канга баткан аркасын юып, яраларын тазартып минем картәнием бәйләгән булган да инде...