...Сабантуйдан соң авыл бушап калды. Бар халык дәррәү печән әзерләргә тотынды. Айнур да кирәк-ярагын: чалгы, тырма, сәнәк, кыргыч-янагычларын алдан барлап куйды. Печән чабарга ул бәләкәйдән әвәс. Гомумән, тау-таш, күлләр илендә кулына чалгы, тырма, сәнәк тотмаган ир-егет юк ул! Айнур да шулар рәтендә. Менә бүген дә көне буе туктаусыз печән чапты – сабанга җигелгән аттай арыса да, кояш тау артына кереп югалганчы уйсулыктагы печәнне барыбер чабып бетерде. Лычма су булган күлмәген ике куллап сыгып, кыр чиясе куагына элде. Сөлге алып битен, тәнен сөртте. Үзе, күк йөзен байкап, ява күрмәсен, дип, туктаусыз көяләнде. Югыйсә, чапкан печәне харап булачак...
Камышлы күл буенда икенче көн инде Галиулла бабайның нәсел-ыруы ял итә: зур чуенда аш пешерәләр, җиз самавырларда кайнатып чәй эчәләр, көлешәләр, туктаусыз җырлап-бииләр. Валлаһи, йөздән артык кеше бардыр. Җиңел машиналар гына утызга якын. Алар ел саен җыела. Башкалар кебек үлән-чәчәк чабып җәфаланмыйлар – шәһәрдә яшәгән төпчек кызы Айбикәнең өлкән улы Ишбулат акчалы кеше – ел саен картәтисенең киртәсенә әзер печән кайтарып өйдерә.
Алдагы җәйдә Галиулла бабайның туксан бише тула. Нәселенең шәҗәрә бәйрәмен район күләмендә үткәрергә җыеналар. Әлеге дә баягы Ишбулат оныгы, башкаланың үзәк архивында унынчы буынына тиклем шәҗәрә агачы эшләтә икән, дип сөйләделәр.