Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 июль 2019, 16:32

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. САПЕР. Хикәя

– Тегеләр ашап-эчеп, кайтыр юлга кузгалганчы, телеграмм баганаларыннан тимер ыргакларның суыра башладым. Баганалары черегән булса да, нык утыралар, каһәреңнәр! Хәер, мин дә унсигез яшьлек егет түгел бит инде... Шулай да каракларга булган ачу беләккә көч өстәде. Унлап ыргакны тартып чыгардым да араларын ике-өч метр калдырып, тар гына юлның нәкъ трактор тәгәрмәчләре үтәчәк ике колеясына күмеп куйдым. Очлы башлары гына җирдән бер илле күтәрелеп чыгып тора. Булды бу, мәйтәм. Тишек тәгәрмәчләр белән ерак китәрсез микән?! Үзем җәһәт кенә юл читендәге куе куаклыкка кереп чумдым. Мине беркем дә күрә алмый, ә юл өсте күз алдымда. Озак та үтми “Белорус” тавышы ишетелде. Килгәндәге кебек үк, утларын кабызып тормыйча акрын гына юл буенча шуыша. Кешеләре күренми, мөгаен, кайсы кабинада, кайсы бүрәнәләр өстендә үзенә урын тапкандыр инде. Мин күмгән ыргаклар өстенә менеп, дүрт-биш метр ара да үтмәделәр, туктап калдылар. Әһә, мәйтәм, эләктегезме! Белерсез безнең урманны ничек урларга! Менә кабинадан һәм әрҗәдән дүрт-биш шәүлә җиргә сикереп төште, тынсыз тәгәрмәчләргә типкәләгән, ачы итеп сүгенгән тавышлар ишетелде. Берсе трактор килгән юлдан арткарак китеп, җирне тикшерә башлады. Бераздан тагын да катырак – җиде буын ата-бабасын искә алган сүгенү тавышы урман тынлыгын ярды. Бер ыргагым юл читенә ачты. Чак үземә тимәде. Тапкан теге минем “мина”ларны! Тик моңардан гына ни файда? Караклар бергә җыелып, ике-өч минут киңәшләштеләр дә, бүрәнәләрне ничек туры килә шулай әрҗәдән җиргә ыргытып, үзләре кабаттан төелешеп, кайтырга юл тоттылар. Мин дә юл өстенә күтәрелеп имәннәрне карап чыктым. Иң яхшыларын сайлаганнар, сабакылар! Шулай да күңелдә шатлык. Үчен алдым бит явызлардан! – Әнвәр абзый кинәт җитдиләнеп китеп, кесәсеннән янә бер папиросын тартып чыгарды да, ашыкмый гына, тирән итеп бер суыргач сүзен дәвам итте.

Авылыбызда Әнвәр исемле бер абзый бар иде безнең. Хәер, аны беркем дә чын исеме белән атамады – “сапер” дисәң, барысы да аңлашыла да куя. Кыскарак кына буйлы, какча гәүдәле, аның каравы, эре сөякле, ябык кына йөзле, озынчарак борынлы, җитез хәрәкәтле, дөньяның ачысын-төчесен күп татыган ир иде ул. Өлкәннәр аның сугышта сапер булуы, контузияләнеп әсирлеккә эләгүе, концлагерьдәге салкын баракның җир идәнен төннәрен калак белән казып, иптәшләре белән качып китүе, соңыннан Белорусия урманнарында партизаннарга кушылуы турында сөйлиләр иде. Күкрәге орден-медальләргә тулып кайтса да, кыек карашларны, “хыянәтче калдыгы” дип пышылдашуларны еш тоярга-ишетергә туры килде аңа. Бу сүзләр йөрәккә үтеп кереп, болай да яралы җанын сызландыралар, йокысыз төннәр өстиләр иде. Шуңа да күршебез сугыш хакында һич кенә дә җәелеп сөйләргә яратмады, күбрәк башкаларны тыңлап утырды.
Заманалар аркасында, абруе бераз шиклерәк тоелса да, ир-ат җитмәгәнлектән, Әнвәр абзыйны колхоз идарәсе җаваплы эшкә – урман каравылчысы итеп билгеләде. Урта Карабалык авылын уратып алган урманнарны күз карасы кебек саклау, чит-ятларны анда якын да җибәрмәү, үзеңнекеләргә дә өлешне коры-чыбыктан арттырмау – бу эшләрнең барысы да яшь каравылчы җилкәсенә төште. Шулай да Әнвәр абзый авылдашларына җил-яңгыр тидермәде – һәрхәлдә ягарга утыны булмаудан кыш чыгалмаучылар авылда булмады диярлек. Шуңа күрә дә урманчыбызның тиз арада авылдашлары алдында дәрәҗәсе күтәрелде. Дәрәҗәсе белән бергә аның кушаматы да үсте – “үзебезнең сапер”га әверелде.
Озак та үтми, 60нчы еллар башы иде бугай – миңа инде 10 яшь тулып киткән иде – Әнвәр абзый зур бер эшкә тотынды: авылдан дүрт-биш чакрым ераклыктагы урман акланын ат белән сөрдереп, гаиләсе, мәктәп бала-чагалары белән бергәләп шунда яшь имән үсентеләрен утыртып чыкты. Җир-ана һәр баласын да үзенә сыендыра – тиздән үсентеләр тернәкләнеп китеп, яшь яфраклары белән лепердәшеп, серләшә башладылар. Урманчыбыз аларның һәрберсен үз баласын караган кебек итеп тәрбияли, төпләрен йомшарта; кыскасы, шулар белән мәш килә иде. Безгә, бала-чагага, кызык, нәрсә юк белән маташа инде бу, җирдә мөһимрәк эшләр беткән микәнни дип, авыз ерабыз. Ә ул исә ачуланмыйча гына:
– Китегез әле, мишать итеп йөрмәгез, шилмалар! Авылның төсе булачак бит бу урман! Эсли да эсли, китмәсәгез, әтиләрегезгә әйтеп, кычыткан белән мунча керттерәчәкмен! – дип, безне куган була. “Эсли да эсли” аның дулкынланган чагында еш әйтелә торган сүзе иде.
Шулай башта көннәр, аннан еллар, аннан дистә еллар үтте. Үсентеләр дә башта тагын җилдә дә башларын чайкап, сәлам биреп утыручы яшь имәнлеккә, аннан инде горур шаулаучы зур урманга әверелделәр. Без, кичәге малай-шалай да, инде иллене ваклый башладык, сиксәнен куучы Әнвәр абзый да хәзер элекке кебек түгел, күбрәк биленә зарланып өендә утыра. Шулай да көн саен яраткан имәнлеген урап кайтырга онытмый.
Бер көнне шулай маллар эчереп йөри идем, яныма җан-фәрманга чабып дигәндәй, Әнвәр абзый килеп керде. Борын тишекләре киңәйгән, үзе “кых” та “кых” йөткерә, әйтерсең йөз чакрым араны бер ялгызы йөгереп чыккан.
– Эсли да эсли, шул мәлгуньнәрне тота алмасам, исемем Әнвәр булмасын, – дип туктаусыз сөйләнә үзе. – Теге илле ел буена күз карасы кебек саклап тоткан имәнлегемнән ниндидер кара эчләр бер “Белорус” агач кисеп, төяп алып киткәннәр бит! Протектор эзләре ярылып яа. Җитмәсә, агачларның иң шәпләрен, өрлектәйләрен генә сайлаганнар. Барыбер очына чыгам мин аларның! Юлларын барыбер кисәм! Юкка гына “сапер” исемен күтәреп йөрмим бит әле!
Шушы сөйләшүдән соң Әнвәр абзый бер атна-ун көнгә авылдан югалып торды. Берәүләр аны йөрәге тотып, хастаханәгә кереп яткан дип тә сөйләделәр, икенчеләр хатынының “бал бабай” кушаматлы ерак туганнарында билен дәвалап ята икән дигән сүз чыгардылар, өченчеләр “сапер”ның, акылдан язып, имәнлектә агачлар белән сөйләшеп йөргәнен күргән булып чыктылар. Кыскасы, сапер Әнвәр суга баткандай юк булды.
Ике атнадан соң гына урамда пәйда булды ул. Түшенә бихисап орден-медальләр тагылган костюм киеп алган, инде дистә еллап аерылгысыз юлдашы булган таягын каядыр томырган, дәрәҗәсен белеп, вәкарь белән генә атлый, әйтерсең Берлинны алып кайткан батыр инде менә! Җилкәләре тураеп, сыны төзәеп киткән хәтта!
Йорт турыбызга килеп җиткәч, ул ашыкмыйча гына капканы ачып, эчкә үтте. Мунчага су ташып йөргән миңа ымлап кына ихата очындагы эскәмиядән урын күрсәтте. Кесәсеннән инде сугыштан бирле ташламаган “Беломор”ын тартып чыгарып, аның мөшкәсенә өреп куйды. Кабызды. Чын хуҗа иде ул бүген... Дөнья тоткасы... Шуннан соң, тәмәке төтенен ике-өч тапкыр уртлап алгач кына, акрынлап сүз башлады.
– Әйттем бит, эсли дә эсли, шул урман каракларын тота алмасам, исемем Әнвәр булмасын дип. Урман эчендә куыш куып, бер атна каравылладым имәнлекне. Ашавын да шунда ашадым, йоклавын да шунда ук. Барыбер эзләренә төштем, мәлгуньнәрнең. – Сапер папиросының сүнгәнен көтеп тормыйча, икенчесен кабызды. – Тигәнәкледән булып чыктылар. Электән үк даннары чыккан авыл инде алар. Кырын ятканны турыга салырга иренсәләр дә, кеше әйберенә күзләре ялт итеп тора. Совет власте елларында куркалар иде әле. Хәзер аларга ни Алла, ни мулла юк.
Соңгы кичне “әгәр бүген дә килмәсәләр, әйберләремне җыеп, авылга кайтып китәм” дип торганда, якында гына “Белорус” гөрелдәве ишетелде. Тавышка куышымнан йөгереп чыгып, куаклар арасыннан боларны күзәтә башладым. Утын сүндергән, каһәрең, шулай да янында дүрт-биш шәүләнең пычкы кабызып маташуы шәйләнә. Пычкылары да безнең “Дружба”, “Урал”лар шикелле колак яра торган түгел, тавышлары яннарыннан китми. Җәһәт кенә унлап өрлектәй имәнне егып аудардылар да, адәм рәтле бутап-нитеп тә тормыйча, бишәр метрлы кисәкләргә бүлгәләп, әрҗәгә төяп тә куйдылар. “Их,– мин әйтәм, – эсли дә эсли, егерме яшьлек чакларым булсамы, берүзем каршыгызга чыгып, өчегезне бер итеп, берегезне юк итеп, бүрәнәләр урынына үзегезне әрҗәгезгә төяп җибәрер идем инде!” Ә болай... Дәрт бар, дәрман юк. Бер сугуда юкка чыгарачаклар бит инде болар мине. Утырып елыйсылар килде...
Караклар кайтыр юлга чыгар алдыннан ял итәргә утырдылар, бер ярты аракы, кабымлыклар чыгардылар. Шулчак минем башка бер гениальный фикер килде! Яшеренгән урынымнан тиз генә шуышып чыгып, боларның кайтыр юлыннан элдердем. Юл трактор үтәрлек тар гына, ә як-якларына хан заманыннан калган телеграмм баганалары тезелгән. Телеграмм баганаларына ул-бу чыкса менәргә җиңел булсын өчен тимер ыргаклар кагылган. Баганалар инде череп бетә язган, ыргаклар да көч беләнрәк тартсаң, чыгарга гына
торалар.
Сугышта миңа берничә тапкыр “тел” артыннан разведкага барырга туры килгән иде. Берчакны немец полковнигы утырган “Опель” машинасын нәкъ шундый ыргаклар ярдәмендә юл читендәге чокырга очырып, аның үзен әсирлеккә алган идек. Чөнки дошман тылындабыз, атарга, шартлатырга, гомумән, тавыш чыгарырга ярамый. Нишләргә? Карыйбыз, юл читеннән телеграмм баганалары тезелгән. Кайсы шартлаулардан кыегаеп төшкән, кайсы бөтенләй җирдә ята, кайсы атлы казактай төз утыра, ләкин эш анда түгел. Иң мөһиме, аларның һәрберсенә, монтерларга үрмәләр өчендер инде, ыргаклар кагып чыгылган! Яшь чак, көч күп, аны-моны уйлап тормадык, ыргакларны суырып алдык та, очлары чыгып торырлык итеп кенә калдырып юлга күмеп куйдык. Үзебез юл читендәге чокырга яшеренеп көтәбез. Шикләндерә. Җиңел машина урынына танк-мазар килеп чыкса, бөтен эшебез әрәмгә китә бит инде. Гусеницалары белән сыта да үтә бит инде ул ыргакларны. Бәхетебезгә, тиздән юлдан “Опель” җилдергәне күренде. Кызу килә, каһәрең! Сакчылары да юк. Беләбез бит инде, мондый машинада теләсә кем йөрми, бары тик югары дәрәҗәле офицерлар гына. “Опель” җиргә каккан тимер ыргаклар өстенә килеп тә менде, көпчәкләре тишелеп, бөтерелеп китте дә юл читендәге чокырга очып та төште! Безгә, аның эчендә утырып, бәрелүдән аңын югалткан офицерны портфеле, документлары белән “җылы” килеш үзебезнекеләр ягына алып чыгасы гына калды. Менә шундый “мина” кордык без. Өстәвенә, “тел” дә күп сөйли торган булып чыгып, безнекеләргә әллә күпме кирәкле мәгълүматлар биргән. Менә бу медальне дә абзаң нәкъ шул полковник өчен алды. – Әнвәр абзый күкрәгендәге “Батырлык өчен” медаленә йомшак кына кагылып үтте.
– Монда да шулай итәргә уйладым. Тегеләр ашап-эчеп, кайтыр юлга кузгалганчы, телеграмм баганаларыннан тимер ыргакларның суыра башладым. Баганалары черегән булса да, нык утыралар, каһәреңнәр! Хәер, мин дә унсигез яшьлек егет түгел бит инде... Шулай да каракларга булган ачу беләккә көч өстәде. Унлап ыргакны тартып чыгардым да араларын ике-өч метр калдырып, тар гына юлның нәкъ трактор тәгәрмәчләре үтәчәк ике колеясына күмеп куйдым. Очлы башлары гына җирдән бер илле күтәрелеп чыгып тора. Булды бу, мәйтәм. Тишек тәгәрмәчләр белән ерак китәрсез микән?! Үзем җәһәт кенә юл читендәге куе куаклыкка кереп чумдым. Мине беркем дә күрә алмый, ә юл өсте күз алдымда. Озак та үтми “Белорус” тавышы ишетелде. Килгәндәге кебек үк, утларын кабызып тормыйча акрын гына юл буенча шуыша. Кешеләре күренми, мөгаен, кайсы кабинада, кайсы бүрәнәләр өстендә үзенә урын тапкандыр инде. Мин күмгән ыргаклар өстенә менеп, дүрт-биш метр ара да үтмәделәр, туктап калдылар. Әһә, мәйтәм, эләктегезме! Белерсез безнең урманны ничек урларга! Менә кабинадан һәм әрҗәдән дүрт-биш шәүлә җиргә сикереп төште, тынсыз тәгәрмәчләргә типкәләгән, ачы итеп сүгенгән тавышлар ишетелде. Берсе трактор килгән юлдан арткарак китеп, җирне тикшерә башлады. Бераздан тагын да катырак – җиде буын ата-бабасын искә алган сүгенү тавышы урман тынлыгын ярды. Бер ыргагым юл читенә ачты. Чак үземә тимәде. Тапкан теге минем “мина”ларны! Тик моңардан гына ни файда? Караклар бергә җыелып, ике-өч минут киңәшләштеләр дә, бүрәнәләрне ничек туры килә шулай әрҗәдән җиргә ыргытып, үзләре кабаттан төелешеп, кайтырга юл тоттылар. Мин дә юл өстенә күтәрелеп имәннәрне карап чыктым. Иң яхшыларын сайлаганнар, сабакылар! Шулай да күңелдә шатлык. Үчен алдым бит явызлардан! – Әнвәр абзый кинәт җитдиләнеп китеп, кесәсеннән янә бер папиросын тартып чыгарды да, ашыкмый гына, тирән итеп бер суыргач сүзен дәвам итте.
– Тик шатлыгым озакка бармады, күңелне тагын шик корты кимерә башлады. Ярар, мәйтәм, бүген син бу әтрәгаләмнәрнең арт сабагын укыттың да ди. Ләкин алар да исәр түгел бит өрлектәй бүрәнәләрне юл өстендә калдырырга. Үзләренә, хуҗалыкларына кирәкми инде алар, билгеле. Хуҗалыклары да юктыр әле. Ләкин агачларны күрше авылларга илтеп сатсаң, күпме акча... О-һо-һо! – Сапер имән бармагын өскә күтәреп, баш чайкады. – Хәзер бит бөтенесе дә акча дип үлә. Акча, акча, акча... Һәркемнең телендә шушы сүз, аңын, күңелен дә бары тик шул явыз томалаган. Иман да, тел дә, Ватан да, хәтта газизләрдән-газиз кеше гомере дә акча белән бәяләнә торган дәвер. Димәк, кире әйләнеп кайтачаклар, дигән нәтиҗә ясадым мин. Тишек тәгәрмәчләрен яматып, тын тутырачаклар да кире әйләнеп кайтачаклар... Хәзер инде икеләтә сак булырга кирәк. Шулай уйладым да, урман төпкелендә, кеше күренмәслек урында корылган куышыма кереп яттым. Ләкин, ничек кенә тырышсам да, күземне йокы алмады. Әйләнеп-тулганып чыктым. Башта тик бер уй – иртәгәсе төнне нишләргә? Бу имәннәрне явызлар кулына төшереп булмый бит инде. Милициягә хәбәр итсәң, аларга ышаныч бәләкәй, тегеләрнең үз кешеләре булулары да мөмкин; авылдашларны чакырсаң, ышанмаячаклар, “кит әле, карт исәр, шул урманың белән” – дип кенә җибәрәчәкләр. Кемгә кем кирәк хәзерге заманда. Бары тик үземә генә ышанырга кала. “Ярар, җан биргәнгә юнь биргән, бер әмәле табылыр әле”, – дип, тынычлангандай булып, таң алдыннан гына йокыга талдым.
Уянганда, көн төшкә авышып бара иде инде. Тирә-якта хозурлык – чикерткәләр сикерешә, күбәләкләр бер-берсен куышып чәчәктән-чәчәккә куна, имәннәр миңа сәлам биргәндәй, талгын җилгә башларын ияләр. Бер уйласаң, бәхет өчен башка берни дә кирәкми: матурлыкка сокланып яшә дә яшә. Ләкин шушы гүзәллекне юкка чыгарып, акча өчен аналарын сатарга әзер затлар барлыгы хәтергә төшү белән тирә-як төссезләнә, күңел ката, шушы явызларны акылга утырту юлларын эзли башлыйсың. Бу көнне мин ничек үткәрергә белми интектем. Вакыт ташбака кебек, бигрәк акрын кыбырдый икән ул көткәндә! Чәй кайнатып алган булдым, учак көлендә бәрәңге тәгәрәттем, тик ризык тамагымнан узмады. Башта һаман да шул бер уй – ничек сиздермичә теге угрыларның юлларын кисәргә. Аптырагач, алар ташлап калдырган бүрәнәләр янындагы куе әрәмәлектә үземә “күзәтү пункты” җайлап куйдым. Аннары юл читендәге черек телеграмм баганаларыннан ыргаклар суырып алып, шунда алып кайтып тездем. Күңелдә ышаныч туды. Эш белән вакыт та тизрәк уза икән – мин шулар белән мәш килгәндә, кич тә җиткән. Тиз генә чәй кайнатып, каты-коты капкалап алган булдым да, “күзәтү” пунктына кереп яттым.
Караңгы төште. Сак этедәй һәрбер кыштырдауга сискәнеп, карашымны юлдан алмыйча ятам шулай. Күпме вакыт узгандыр, әйтә алмыйм, ниһаять, төнге тынлыкны ярып, озак көтелгән трактор гөрелдәве ишетелде. Киләләр! Тавыш якынайганнан якынайды һәм минем өстемдә диярлек кинәт тынып калды. Әкрен генә башны күтәрдем. Шул ук “Белорус”, шул ук егетләр. Тиз генә әрҗәдән сикереп төштеләр дә, җирдә яткан имәннәрне тавыш-тынсыз төяргә дә керештеләр.
Мин исә, яшеренгән урынымнан чыгып, куаклык арасыннан кайда шуышып, кайда мүкәйләп, кайда иелеп йөгереп, боларның кайтыр юлы буенча киттем. Кулда егермеләп ыргак тутырылган букча. Ниятем – иске ысул белән трактор юлына шул “мина”ларны тезеп чыгып, тәгәрмәчләрен тишү, йөкләрен янә бушатып калдырырга мәҗбүр итү. Ярар, караклардан дүртйөз-бишйөз метрда бер-берсеннән ун-унбиш адым ара калдырып, ике колея буенча күмеп чыктым ыргакларны. Үзем янә шул юл читендәге куаклыкка чумдым. Төн дөм-караңгы булса да, күз тиз ияләшә икән. Юл аермачык диярлек шәйләнә. Озак көтәргә туры килмәде. Караклар бу юлы чәйләп-мәйләп тормадылар шикелле, шатырдап тракторның “пускач” тавышы ишетелде, аннары ул моторның тигез гөрелдәвенә күчте. Озакламый борылыштан “Белорус” үзе дә күренде. Тик... йә Хода! Аннан бер илле метр алдан ике егет юл буйлап җирне типкәли-типкәли тикшереп, чистартып килә иде. Менә бер ыргак “мина”м юл читенә очты, менә икенчесе... “Болай булгач, бар тырышлыгым, эшем бушка китте” дигән уй яшен тизлеге белән мидән йөгереп узды. Концлагерьда ятканда немецларның нәкъ шушы ысул белән безнекеләр калдырган мина кырларын әсирләрдән тазарттыртканнары хәтергә төште. Ике-өч әсир аша бау үткәреп, юан бүрәнә тагалар да ялан буенча куалар. Күпме кеше шартлап һәлак булды анда! Болар да шуңа охшаш ысул сайлаганнар. Тик, кызганыч, минем “миналар” гына аларга зыян китерә торган түгел. Нишләргә?! Баш кырмыска оясы кебек - мең төрле фикер йөгерешә. “Туктале, – мәйтәм, – трактор белән “мина тазартучылар” арасында илле метрлап ара бар. Төн дөм-караңгы. Эсли да эсли тәвәккәлләп карасам... Шулай дидем дә янда яткан ике ыргакны кулга эләктереп, юлга, егетләр белән “Белорус” арасына ыргылдым. Сизмәделәр, ахрысы. Хәер, сизәрлекмени – юлның як-ягы куе әрәмә. Коры-сары шытырдавын трактор тавышы каплый. Җиргә ятып, ыргакларны бер-бер артлы колеягә күмеп куйдым. Үзем исә бүре бастырган куян тизлеге белән әрәмәлеккә сикердем. “Белорус” “мина”ларым өстеннән узып китте. Сизәм, тәгәрмәчләре мин яткан якка каера башлады. Туктады, хәшәрәт! Тракторчы, кабинасыннан төшеп, “Белорус”ның як-ягын әйләнеп чыкты, тишек тәгәрмәчләрне күреп, ачы итеп сүгенеп алды. Аннан, алдан атлаучы егетләргә карап:
– Анагызны фәлән итим, күзегез чыкканмыни, ыргакларны калдыргансыз ич! – дип акырды.
Тегеләре йөгереп килеп, “юк, без вич тикшердек, бернәрсә дә калмаган иде” дип, акланырга керештеләр. Кабинада утыручы ике егет тә җиргә атылып төште – ничек сыйганнар, диген! Тракторчы исә, башлыклары булды бугай, җиргә ачы итеп төкереп:
– Ну, тотсам, үтерәм мин бу саперны! Кайдадыр шушында гына инде ул, сволочь. Ярар, бүгенгә аны карурманда эзләргә вакыт юк. Бушатыгыз әрҗәне! Янә буш кайтырга туры килә, – дип боерды да, беренче булып, куллары белән бортка тартылып, арба өстенә менеп китте. Аның артыннан башкалар да ияреп, бүрәнәләрне җиргә ыргыта башладылар. Аннары сүгенә-сүгенә юл кырыендагы әрәмәгә арбадан йодрык күрсәтеп, авылларына кайтып сыздылар. Мин дә авылга, йортка кайтып егылдым. Беренче төн тынычлап йокладым бүген.
Әнвәр абзый сүз белән мавыгып китеп, папиросының күптән янып бетүен дә, барасы җиренең кайдалыгын да күптән оныткан иде, ахрысы. Күңеле белән ул төнге вакыйгаларны кабаттан кичерә, урманда йөри, угрыларның арт сабагын укыта иде. Бераз тынычланып, кабаттан чынбарлыкка әйләнеп кайткач, ул беравык кулындагы буш тәмәке мөштегенә карап торды да:
– Менә шундый хәлләр, энекәш. Әйтәм бит, эсли да эсли, шул мәлгуньнәрнең кирәкләрен бирмәсәм, исемем Әнвәр булмасын, дип. Хәзер кабаттан имәнлеккә кагылмаслар инде ул хәшәрәтләр. Килә-нитә калсалар да, барыбер агач урлаттырмыйм, берәр әмәлен табам мин аның. Урманны кырык чакрымнан урап узачак алар, – дип куйды һәм тәмәкесен эскәмия янындагы буш буяу савытына ташлап, китәргә кузгалды. Капка келәсен күтәреп ачып, урамга чыкканда ул, борылып:
– Мине югалтма, олан. Бүген иркенләп мунча кереп, ял итеп алам да, ашамлыклар җыеп, кичен кабаттан урманга китәм. Имәнлекне сакларга кирәк. Тегеләрнең башында нинди уйлар йөргәнен кем белгән. Этлек ясарга зур акыл кирәкми бит ул. Аннан урманның һавасы да шифалы, көч кертә. Ике-өч көннән килеп, яңалыкларны сөйләп китәрмен, – дип, миңа күз кысты. Мин дә елмаеп, уңышлар теләп, авылдашымны кул болгап озатып калдым.
Ләкин “сапер” өч көннән соң да, бер атна үткәч тә күренмәде. Адәм затында, бәла үз башына төшмәсә, битарафлык көчле бит инде – мин дә артык хафаланмадым, “йә биле кузгалып, өендә ятадыр, йә шул урманында йөридер, мондый ямьле җәйге көндә кем йөз кызартып урам сакласын” дип, үз-үземне тынычландырдым. Атна-ун көннән ихатабызга йөзләре агарынып Әнвәр абзыйның хатыны Мөршидә апа килеп керде. Болай да кечкенә гәүдәсе тагын да бәләкәйләнеп калган, күзләрендә курку катыш шом, куллары бертуктаусыз калтыранып тора иде аның.
– Ни, энем, – дип сүз башлады ул үтенгән тавыш белән. – Абыең урманга киткәненнән бирле кире кайтмады бит. Йөрәгем тыныч түгел, бер-бер хәл булмады микән дип борчылам. Инде атнага якын тамагыма ризык үткәне, йокы күргәнем юк. Әллә матаең белән урманны әйләнеп кайтасыңмы? Мөгаен, шул имәнлегендәдер инде ул, шуның белән җенләнә бит. Әйттем бит, йөрмә шунда башыңа бәла эзләп, картлык көнеңдә оныкларыңны тәрбияләп өйдә утырсаң да, бик җиткән, дип. Юк, тыңламады бит, карт тәре!
Мөршидә апа сулкылдап елый башлады. Шулай да тиз арада үзен кулга алып, күз яшьләрен сөртте дә, тавышына корылык өстәп:
– Сүземне екма инде, энем. Үзем барыр идем дә, буыннар авырта шул. Урманга җитә алмыйча, бөтенләй аяктан язуымнан куркам, – дип куйды.
Мин тиз генә келәткә кереп, үземнең инде күрәсен күргән иске “Восход”ымны өстерәп чыгардым. Бәхеткә, ул интектермәде, бер-ике басуда ук кабынып китте. Артка инде унсигезен тутырган улымны утыртып, яшен тизлеге белән авылдан урманга җилдердем. Юл буе үз-үземне тиргәдем.
Имәнлеккә барып җиткәч, Әнвәр абзыйны озак эзләргә туры килмәде. Кул-аякларын аерып, телеграмм баганаларыннан үзе суырып алган тимер ыргаклар белән куышы янындагы юан имәнгә кагып куелган иде ул. Бер ыргакны исә нәкъ йөрәгенә туры китереп какканнар. Бу ерткычлыкны күрмәсен өчен улымның күзләрен учым белән капладым...
Әнвәр абыйны җирләргә бөтен авыл җыелды. Кабернең ләхетен алып, кәфенлеккә төрелгән гәүдәсен шунда төшерделәр, өстенә, урманыннан ахирәттә дә аерылмасын дигәндәй, имән такталар җәйделәр. Халык: “Милиция җинаять эше ачкан, табарлар ул кансызларны” – дип шаулашкан булды. Мин аларга игътибар итмәдем дә, кушылмадым да. Чөнки җинаятьчене тапсаң-тапмасаң да, кешене кире кайтарып булмый ич.
Зираттан кайтканда туган бер уйны баштан һич куып чыгара алмадым.
“Сапер гомерендә бер генә тапкыр хаталана”, – диләр. Әнвәр абый да, чын сапер буларак, тик бер генә тапкыр хаталанды. Беренче һәм соңгы тапкыр... Сугыш тынмаган, сугыш дәвам итә икән әле...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: