Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 июнь 2019, 12:31

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (1)

Дуслар, без сезне иң яхшы әдәби әсәрләр, аларның авторлары белән таныштырып барырга тырышабыз. Бу юлы язучы Закир Әкбәровның "Акча исе" повестеннан өзекләрне сайтыбызда бирә башлыйбыз. Әсәрне тулы килеш журналның кәгазь вариантыннан (2019, 1нче сан) укып була. Закир абый — бүген прозада иң актив иҗатчыларның берсе. Заманында ул укытучы, журналист булган, җитәкче вазифаларда эшләгән. Ә менә язучылык һөнәре хаклы ялга чыккач та дәвам итә аның. Редакциябезгә елмаеп килеп керсә, "Әһә, Закир абый тагын яңа әсәр язган", дип уйлыйбыз. Шулай булып чыга да: редакция папкасына аның я романы, я повесте, я сатирик-юмористик әсәрләре өстәлә. "Акча исе" повесте заман проблемалары күтәрелүе, кызыклы сюжеты белән игътибарны җәлеп итә.

("Тулпар", 2019, № 1.)
1
Мәзин тавы артыннан кояш борынын күрсәтте. Ай батып бетмәгән иде әле, төне буе җирне яктыртып йөреп йончуыннанмы, әллә кулдашының шулай балкып килеп чыгуыннан көнләшепме, төсен җуя биреп, Түгәрәк урманы өстендә өерелгән томан арасына кереп яшеренергә чамалады. Сәфәргали карт күтәрмәгә чыгып басты, колачын киң җәеп бер киерелде, бер сузылды, тәү яртылаш чыккан кояш ягына караш ташлады, аннары, күзен кысып, каш сикертеп, ак шәленә төренә биргән айны сәламләде.
Дөнья матур!.. Менә шушы июнь иртәсенең ямьлелеге белән генә түгел, кояшның һәм айның яктылыгы бар кешегә дә тигез төшүе белән дә матур. Хәер, кулларыннан килсә, кайсыбер бәндәләр алай тигез яктырттырмаслар да, я булмаса, Ходай биргән яшәү чыганакларыннан файдаланган өчен һәр кешегә налог салырлар иде. Уйларының кире юнәлеш ала башлавыннан котылу өчен йорт хуҗасы яраткан җырын борын эченнән генә көйләп алды:
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә;
Айга менеп, түбән карап,
Сине күрәсем килә-ә-ә…
– Күрәсең килгәч, күр соң, менә бит чыктым. Бер дә әти җибәрми, әни рөхсәт итми дип тормадым. – Сөт чиләген тотып карты янына чыгып баскан Зөләйха карчык ишегалдын яңгыратып көлеп җибәрде. – Илле дүрт ел элек тә, шушы җырыңны мөңгерәп, авыл артындагы пар каен янында менә шулай мине көтеп ала идең, әле һаман шул гадәтеңне ташлый алмыйсың.
Карчыгының көлүенә карты кушылды:
– Яхшы гадәтне ташламыйлар ул, әнисе. Үзең дә матур, сиңа дигән җыр да матур булгач, нишлим? Дөнья да матур бит!
– Дөньясы аның матур да ул, яңгыр яуса, чоланың түбәсеннән чурлап су ага, мунчаңның идәнен алыштырасы бар, мичен яңадан чыгартсаң да мишәйт итмәс иде. Югыйсә, яккан саен төти, күзләрне әчеттерә.
Сәфәргали карт, күккә күтәрелеп баруыннан туктап, кинәт кенә җиргә егылып төште.
– Һи, әнисе, эшлибез аны… Баш имин булсын да, кул-аяклар сау булсын…
– Акчасы булмаса да ярыймы?
– Стройматериал алырга акчасы да кирәк шул. Кем әйтмешли, акча бездә бер букча! Июнь пенсиясенең түләүләрдән, чәй-шикәрдән калганын печән хәстәрләүгә тотынсак, июль белән августыныкына кирәкле материаллар алырбыз.
– Кеше ялламаска итәсеңме?
– Нигә кеше яллап торыйм мин. Әле дәрманым бар… – Сәфәргали карт сыегая барган беләкләрен селкеткәләп куйды.
Карчыгы аңа мыскыллап карады:
– Йә, ярар, әтәчләнмә. Бар, тизрәк малларыңның астын ал, миңа бит саварга да кирәк.
Карчыгы сыер сауган арада карт тавыкларына җим чыгарып сипте. Аларның кыланышын көлемсерәп күзәтеп торды. Кояш чыгып барганда ук Кызыл әтәчләре, киртә башына менеп “Кикрикүк! Кикрикү-ү-үк!” – дип сөрән сала иде инде. Моны ул көндәлек мәшәкате исәпли. Янәсе дә, ул сөрән салмаса, Кояш чыкмаячак. Хәзер аның икенче мәшәкате: үзе дә туклану, тавыкларын да туендыру. Җиргә сибелгән җим арасыннан иң тулы, иң тәмле бөртекне сайлап таба да; “Кот-кот-кот” дип, яраткан бичәләренең берсенә дәшә. Анысы шундый ук җимне чукуыннан туктый да, йөгереп килеп, әтәч сайлаганын чукып ала. Әтәч, кукраеп, тавыгы тирәсендә бөтерелә, “Корк-корк” дип, үзенең булдыклылыгы белән масая. Күңелле күренеш!..
Сыеры белән башмагын көтү җыю мәйданына чыгарганда аның кәефе яхшы иде әле. Тозкүз Гыйльван очрап кына күтәренке кәефен бераз боза төште. Баканыкыдай кабарынкы күзләрен тәүдә аның маллары ягына юнәлтте, аннары тишәрдәй итеп хуҗаның үзенә карады. Сәлам бирергә дә нияте юк иде, ахрысы. Сәфәргали: “Әссәламегаләйкем, Гыйльван кордаш”, – дип исәнләшкәч кенә, йөзенә битараф хис чыгарып: “Сәлам, сәлам”, – дигән булды. Үзе тагын да Сәфәргалинең сыеры белән башмагын күздән кичерде.
– Симертә беләсең малларыңны, картлач, кабыргалары тырпаеп тормый. Колхоз исән чакта икмәкне тонналап-тонналап каердың шул. Бураларың игене белән дә, оны-фуражы белән дә һаман тулыдыр әле. Ә без мескеннәр... – Гыйльван, еларга җыенган баладай, кул гына селтәде дә, үзенең өч сыеры, биш башмагы ягына ишарә ясады. Бу аның үзенчә мактануы иде. Гомер буе колхоз эшендә сыдырылдың, янәсе, һаман да малларыңны ике баштан арттыра алмадың. Менә мин колхоз эшенә төкереп тә бирмәдем, авызым гел бал да май булды.
– Синең дә малларың да, күренеп тора, ярыйсы кышлаганнар, Гыйльван. – Сәфәргали тагын да ни әйтергә дип уйланып торды да:
– Теге вакытларда ни колхозга, ни авылга өч тиенлек файдаң тимәсә дә, тартып-сузып яшәмисең, – дип өстәде.
– Ә син, Кызылавыз, минем байлыкны санама, тартсам да үземнеке, сузсам да үземнеке.
– Синеке шул, синеке. Йомран да өненә туплый да туплый бит. Аннары берәр төлкегә табыш була да, эзсез-нисез юкка чыга. Гыйльван яшьтәшеннән дә ачырак итеп нидер әйтергә авызын ачкан иде, Сәфәргали аны тыңлап тормады, юлында булды. Аларның бар гомере бәхәстә узды. Яшь чагында Гыйльванның Зөләйхага күзе төшкән иде. Ә армиядән кайткан Сәфәргали кашыкка салып йотарлык кызны тегенең авызыннан тартып алды. Ай, ул чактагы татлы хисләр, кискен бәрелешләр… Дөрес эшләде Сәфәргали. Зөләйхасы, тегенең әрсезлегенә карыша алмыйча, аңа чыгып куйса? Күз алдына китерүе дә кыен. Кайчак карт шаяртып та алгалый. Гыйльванга чыкса, янәсе, чолан түбәсе дә акмас, мунча идәненә дә шыгырдап торган имән такта түшәлгән булыр, миче дә төтәмәс иде.
Гыйльван хәлле яши. Үз мәшәкате белән генә яши. Хәтта бер күзенә ак төшкән Гашүрәсен дә урамга чыгармый дип әйтерлек. Гомер буе Ырынбур юлын таптап сәүдә итте. Колхозның кайсыбер аркылы яткан байлыгын да урап үтмәде. Шуның белән бәйле бер мәрәкә хәлне авылның өлкән буын кешеләре һаман да онытканнары юк. Колхозга маллар азыгына кушып бирү өчен “мочевина” атлы ашлама кайтартканнар. Бу, форсаттан файдаланып, тоташ бер капчык шул даруны чәлдергән. Дару бит ул микъдарын белеп файдалансаң гына – дару, артыгын тамызсаң, агуга әйләнә. Гыйльван әлеге капчыкны тоташлае белән утлыкка бушаткан. Иртән абзарына чыгуга барлык малы тәгәрәшеп ята икән. Комсызлык турында сүз чыкканда, авыл халкы гадәтенчә: “Тозкүз Гыйльван булдыңмы әллә?..” дип битәрләү кереп калган.
Өчкуянда әче телле халык яши. Гыйльванның башка этлекләрен дә онытмыйлар. Җәйнең иң кызу вакытында Ырынбур автобусыннан “ах” та “ух” килеп ике капчык күтәреп килеп төшкән бу.
– Нәрсә күтәреп кайттың тагын? – дип кызыксына икән тукталышта торучылар.
Берәү булса, дәшми дә китеп барыр иде. Гыйльван капчыктан бер шешә алган да тегеләргә күрсәткән. Беләсезме, Ырынбурда черегән алмадан әчетелгән бу бормотуха күпме тора? Туксан тиен. Тоташ шешәсе – туксан тиен! Ә мин сусап килүче алкашларга төннәрен аны өч сумга очырам. Бер шешәдән саф табыш ике сум ун тиен. Борыныгыз сизәме инде акча исен? Аңкый бит!..
Тире җыючы вазыйфасын да тоташ бизнеска әйләнде-реп алган иде ул. Сарык тиресе китерәләр, хәмер колларына чыгара да шул шешәсен тоттыра. Хәмерне өнәмәүчеләргә майлы куллары белән кесәсеннән таушалган өчлек чыгарып суза. Берчак аңа үтеп барышлый колхоз рәисе сугылган.
– Гыйльван туган, сарык тиресе ята, әрәм булмасын, диюем.
– Бик хуп, бик хуп, Гомәр абзый, мә…
Алдынгы колхоз рәисе ярлы яшәмәгәндер. Әмма учына төртелгән әлеге өчлекне күргәч, ул да гарьләнгән.
– Соң, Гыйльван, бар авылны алдап яшисең, хет мине, Хезмәт Кызыл Байрагы кавалерын, райком бюросы әгъзасын, мыскыл итмә инде.
– Бәй җитмәдемени, Гомәр абзый, мә тагын бер тәңкә.
Рәиснең әйтер сүзе калмаган, кул гына селтәгән дә “УАЗ”ында гүләтеп китеп барган. Бөкрене гүр генә төзәтә алырына ышанган кеше иде шул ул.
Тагын бер мәзәк хәлгә Сә
фәргали элегрәк үзе шаһит булды. Әлеге автобус тукталышы, әлеге капчык күтәргән Гыйльван.
– Ни алып кайтып киләсең, кордаш?
Тәүдә сәүдәгәр дәшми-нитми генә узып китәргә чамалаган иде. Тик әлеге мактанчыклыгы өскә чыкты, булса кирәк.
– Балта!
– Балта? Үзебезнең “Хозтовар”да тулып ята ич…
– Үзебездәгесе күпме тора? Биш тәңкә… Ырынбурда балтасы – тәңкә ярым, сабы – бер тәңкә. Мин “ә” дигәнче балтасын сабына кидерәм дә тәңкә ярым саф табыш эшлим. Акча исеме? Акча исе!..
Болар инде күптән, Совет власте чорында ук, булган хәлләр. Кем белә, аз-маз белеме булып, фикерләве дә дөнья кирәк-ярагы белән генә чикләнмәсә, бәлки, ул да бизнесмен булып китәр иде. Юк, китә алмас иде. Бердән, аның заманы үткән, картлыгы бугазыннан алган, икенчедән, башыннан ашкан көнчеллеге…
Нишләп авылның иң чибәр кызына Гыйльван түгел, Сәфәргали өйләнде? Нишләп Сәфәргалине президиумга утырталар, Гыйльванны түгел? Нишләп Сәфәргалигә орден бирделәр, Гыйльванга түгел? Гыйльванның акчасы күбрәк, дөньясы байрак ич!
Хәзер инде ул Ырынбурдан арзан товар ташый алмый, икенче төрле кәсеп тапкан. Хаҗәтләре төшкән авылдашларына процентка акча биреп тора. Меңне алдың икән, бер ай эчендә мең ярым итеп түлисең. Рәсәй банклары халыкны талау буенча дөньяның барлык башка илләре банкларын узып киткән. Сәфәргали карт гәзит тә укый, телевизор карый, бу турыда бик тә хәбәрдар. Бурычлыдан ун процент та түләтәләр, егермене дә, вакытында түли алмаса, “пени” атлы штрафын да салалар, хәтта “коллектор” атлы бандитларын җибәрәләр. Ләкин хәтта алар да Тозкүз Гыйльванга җиткерә алмый. Аларның проценты еллап исәпләнә, Өчкуян банкирыныкы – аена илле, димәк, елына – алты йөз. Мең алып, бер елга суздың икән – чыгар кәшилүгеңнән җиде меңеңне!.. Авыл халкы намуслы бит ул, аны бернинди “коллектор” белән куркытуның кирәге калмый.
Сәфәргали картның ул яктан иманы камил. Әлегә беркайчан да Гыйльванга йомышы төшкәне юк. Төшмәячәк тә!..
Көтү куып кайткач та өенә кермәде әле ул. Карчыгы ут алачыгында “чыж” да “пыж” нидер әзерли, алачыкның ачык ишегеннән тәмле исләр бар ишегалдына тарала. Әйткәне бар иде бит инде, иртән ашказаннарны яңа үткәрелгән каймаклы чәй белән дә ризалатып була, нигә мәшәкатьләнәсең, дип. Юк, күп еллар механизатор ирен иртән басуга коймак-кыстыбыйлар белән сыйлап җибәрергә, кичен итле аш белән каршы алырга күнеккән шул ул. Хәлиулла мәрхүмнең ялкау Мәмдүдәсе кебек түгел. Иртән – чәй, төшкелеккә – чәй, кичен тагын чәй. Көне буе тузан йотып, җир сөреп кайткан иреңне шулай каршы алып кара әле. Хәтта юаш Хәлиулланы да чыгарыннан чыгарырсың. Мәмдүдәсе, гадәттәгечә:
– Кайттыңдамы, әтисе? Хәзер самавырым кайнап чыгар, рәхәтләнеп утырып чәй эчәрбез, – дип каршы алган икән.
Хәлиулла, кызып китеп:
– Синең бетмәс чәеңә төкерим мин, – дип сүгенгән дә,
төтен борхытып утырган самавырны торбасы-ние белән
бәрәңге бакчасы артындагы буага чыгарып аткан, имеш.
Өчкуян халкы бу күңелсез дә, мәзәк тә вакыйганы һаман
онытканы юк. Ничек онытсыннар инде? Үткер күзле, чәчән
сүзле Вәлит Мәмдүдә белән Зөләйхага арнап такмак та
чыгарган бит: “Хәлиулла Мәмдүдәсе чәй эчә дә “пес” итә,
Сәфәргали Зөләйхасы йон эрли дә эш итә”. Теге бичә
ялкаулыгын ташлады микән, юк микән, анысы Сәфәргали
картка караңгы. Чөнки Хәлиулланың бакыйлыкка күчүенә
инде байтак еллар узган. Ә бит алар яшьтәшләр иде.
Сәфәргали картның да вак-төяк чирләре юк түгел. Бер
акыллысы әйткән ди бит:
– “Җитмешкә җиткәндә иртән бер җирең дә сызламый
икән – димәк, син үлгәнсең…” Март аенда җитмеш алтысы
тулып, җитмеш җидегә китте, әлегә, Аллаһга шөкер, үз
көнен үзе күрә, үз дөньясын үзе көтә.
Әнә бит каз, үрдәк бәбкәләре дә йокыларыннан торып
чыккан, бар ихатаны тутырып шаулашалар. Аларның
тагарагына кичтән әзерләп куелган болгауны салырга,
тыкрыктагы чирәмгә чыгарырга… Озакламый Уфада көн
күргән кызы белән кияве кайтып төшәр. Озакка түгел,
алар эшле кешеләр, бер-ике көнгә генә. Аның каравы
оныкалары Эмилияне – әбисе белән бабасы карамагына
калдырып китәрләр. Күңелле булачак! Бәбкәләрне
Җәмиләләре татар өчен ят исемне алар санга сукмый
карар, көннәр буе шулар белән мәш килер. Былтыр кайт-
канында:
– Бабай, алар гел генә минем арттан ияреп йөриләр,
мине мамалары дип думают, наверное, – дип нәтиҗә
чыгарган иде.
– Инкубатор бәбкәләренең әниләре юк шул, кызым,
күрәсең, шулай уйлыйлардыр, – дип елмайды карт.
Әтисе белән әнисе Җәмиләне алып киткәндә:
– Бәбкәләр уже выросли, хәзер алар мине әниләре дип
не думают, – диде. – Тик һаман арттан калмый иярәләр…
– Хәзер кемнәре дип уйлыйлар икән соң?
– Сестралары, диптер…
Көлештеләр. Быел инде биш яшен тутырып кайта.
Әбисе, бабасының куанычы, юанычы булып кайта. Ай-ай
ярым торса, бәбкәләрне дә карашыр, татарчага да
юньләбрәк өйрәнер, бабасы белән бергә бозауларын да
каршы тауга чыгарырлар.
Быел сыерлары соң, май ае очланып килгәндә генә,
бозаулады. Шуңа күрә бозауны әле ихатадан чыгарганна-
ры юк. Печән уртларга өйрәтә генә әле аны карт. Үләннең
иң йомшагын, иң хуш ислесен урак белән урып капчыклап
алып кайта да, кечкенә көлтәләр бәйләп киртәгә элеп куя.
Ике атналык бозау кинәнеп чемченә. Менә әле дә муенын
сузып картның чалбарына кыстырылмаган күлмәк итәген
ялмарга чамалый. Әнисенә охшап, аклы-көрәнле булып
дөньяга килгән бозауның карт җилкәсен сыйпый, колак
араларын кытыклый.
Дөнья ямьле, яшәү тәмле. Җир шарын, аның байлыкла-
рын бүлешеп бетә алмый кыйкылышкан, алтын дип, акча
дип аналарын сатып җибәрергә әзер бәндәләр чукынып
кына китмиләрме…
Сәфәргали картның таралып-таркалып барган уйларын,
ут алачыгыннан килеп чыккан Зөләйхасының яңгыра-
выклы тавышы бүлде.
– Әтисе, кер инде, чәем кайнады, коймагым пеште…
җисеменә туры килми, авылы
зур, исеме кечкенә. Туры китерик, дипме инде, заманында
колхозны “Победа-Җиңү” дип атаган иделәр дә ул. Хуҗалыкның
гөрләп яшәгән, даны республикага яңгыраган
заманнары да булды. Алары инде хәзер өлкән буын
өчкуянлылар өчен онытылып барган төш кебек, яшьләр
өчен – әллә чын, әллә фантазиягә бай картлар уйлап
чыгарган риваять кенә. Узган гасырның сиксәненче елла-
рында купкан агулы давыл бер колхозны гына таркатып
калмады бит, тоташ СССРны юкка чыгарды. Сәфәргали
картның шифоньердагы кешелеккә кия торган костюмы
түшенә тагылган Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе”
орденнарын, “Хезмәт батырлыгы өчен” медален бик үк
санга сугучы юк. Урыс тәресе итеп эшләнгән хәзерге
заман орденнарын да бит җир сөреп икмәк үстергәннәр
түшенә түгел, җир байлыгын, ил байлыгын талап, милли-
ардларга хуҗа булганнарның түшләренә тагалар.
Әйе, Өчкуян – зурдан әкренләп кечерәя барган борынгы
авыл. Уңай ягы шул, авылның бирге очына ярты гына
чакрым булыр, олы юл үтә. Аннан арырак – тимер юлы.
Ике юл авылга җитмәс борын кисешә. Кисешкән
төшләрендә хәтта шлагбаум белән каравылчы будкасы
да куелган. Төп героебыз башыннан үтәчәк маҗаралар
Өчкуянның географик торышы белән бәйле булмаса.
Юкса бәлки, җентекләп тасвирламас та идек.
Сәфәргали бер кулына зур капчык төреп алып, икенче
кулына урак тотып авыл очына чыкты. Аның печәнлеге
ерак түгел, әмма гәтне дә (олы юлны халык элеккечә
шулай атый), тимер юлны да аша үтеп чыгарга кирәк. Җәй
башланып кына тора әле, болындагы үләннең чыгышын
да чамалар, бозавына күчти дә алып кайтыр. Хәленнән
килгән дә булыр иде, җиңел автомобиль алмады ул.
Көннәр буе, ал-ял белми, трактор, комбайн кабиналарын-
да селкенә, төнен машина руленә утырсынмы? “ДТ-54”,
аннары – “ДТ-75” тракторлары, “СК-3”, “СК-4”, “Дон – 1500”
комбайннары… Колхозда иң беренче булып “К-700”не
үзләштерде. Һай, аның куәте, аның тизлеге! Газга ныграк
бассаң, “Москвич”, “Жигули”ларың бер яктарак торсын!
Хәзер инде олы юлда “Жигули” түгел “Волга”сы да юк. Гел
берсеннән-берсе текә иномарка. Тизлекләре дә…
Куышып, узышып, әллә кая ашыгалар, әллә кая чабалар,
юл аша чыгарлык түгел. Карт, берәр аралыгы булмас
микән, дип, көтә бирде. Озакламый, чынлап та, ерактарак
машиналар агымының очы күренгәндәй булды. Күрәсең,
шлагбаумны ябып, поезд үткәрәләрдер. Инде дә кыза
башлаган асфальтка аяк басарга чамалаган иде, бер
эскерттәй ак джип, “выжт” итеп килеп туктап, аның юлын
бүлде. Машина ишеге ачылып китте, аннан чәче-башы
тузган, футболка-джинсысы тиргә манчылган аюдай
гәүдәле бер урыс сикереп төште. Чын мәгънәсендә – аю!
Аюдай бандит!.. Җитмәсә, сул кулы беләктән түбән ашы-
гыч кына уралган, бинт аша каны саркып чыккан.
Карт куркаклардан түгел, шулай да шөбһәгә төште.
Таларга уйлый түгелме соң аны бу юлбасар? Көпә-көндез.
Нәрсәсенә кызыксын? Капчыгы белән урагын тартып
алсынмы? Тик ул картка һөҗүм итмәде, хәтта көчәнеп
елмайган да булды, әмма күзләре боздай салкын иде.
– Как зовут тебя, старик?
Картның ачуы килде.
– Безнең Өчкуянда тәүдә кешегә сәлам бирәләр.
– Хәл-әхвәл сорашып торырга вакыт юк, кабаланам…
– Ярар, Сәфәргали абзыең булам мин, Сәфәргали
Байтимеров.
– Сафар… Сафари… Ладно, пусть Сафари. К тебе,
мужик, большая просьба. Вот кейс… – Теге, кабинасыннан
уртача зурлыктагы чемодан кебек нәрсә алып, картка тот-
тырды. – Спрячь подальше, никому не рассказывай, нико-
му не показывай, не сегодня, так завтра заеду. Только не
вздумай меня облапошить. Голову тебе отверну! Если в
целости сохранишь, долю отстегну…
Нишләсен карт? Ярдәмгә мохтаҗларның үтенечен кире
кагып өйрәнмәгән ул. “Отверну”сыннан курыкканнан,
“отстегну”сына кызыкканнан түгел, әнә шул гадәтенә
тугрылык саклап:
– Ладно, – диде. – Онытма, Мин – Сафари түгел,
Сәфәргали Байтимеров, авылның бу як очыннан бишенче
йорт. Пятый дом, аңладыңмы?
Карт аңына килгәндә, теге машина күздән югалган иде
инде. Ни булды соң бу? Әллә күзенә генә күрендеме?
2019/1 7
Алай дисәң, кулында әлеге чемодан. Кеше-кара күргәнче
анысын яшерергә кирәк. Ул кейсны тиз генә капчыгына
тыкты. Ул арада машиналар агымы тагын да көчәйде.
Юлы уңмасына ышанган карт инде борылып кайтып
китәргә җыенган иде, тормозын сызгыртып, тагын бер
машина килеп туктады. Кап-кара тәрәзәсе төшә бирде.
Аннан өлгергән кабактай йомры, такыр итеп кырып алын-
ган бер баш күренде. Тегесе дә бандит, монысының
аңардан да текәрәк бандит икәне күренеп тора. Бу нинди
көн булды соң әле? Нишләп бандитлар Сәфәргали картны
үз иттеләр?..
– Ты давно стоишь здесь, мужик?
Безнең авылда кешегә тәүдә сәлам бирәләр, дип
әйтергә уйлаган иде, әйтмәде. Андыйларга ана сөте
белән кермәгәнне, тана сөте белән керми инде ул. Шулай
да:
– Яңа гына килдем, – дип җавап кайтарды.
– Белая “Тойота”, номер – три семерки, московский
регион, проехала?
– Мин – авыл карты, сезнең иномаркаларыгызда, номер-
ларыгызда, регионнарыгызда не разбираюсь. Юк,
күрмәдем.
Теге “кабакбаш” ямьсез итеп сүгенде, карт ягына карап
“лач” итеп төкерде дә, сүндерелмәгән машинасының
газына басты. Анысы ач арысландай үкереп алга ыргыды.
Әйе, бер-берсен сагынып, бер күрешүгә зар-интизар
булып йөрүче дуслар түгел болар. Әлеге шул байлык
бүлешүчеләр токымыннан… Аюы кача – Кабакбашы куа,
Кабакбашы куа – Аюы кача. Сәфәргали капчыгында урын
алган кейс өчен микәнни? Вәт галәмәт! “НТВ” каналында
көне-төне күрсәтелгән атыш-үтерешле сериалларың бер
яктарак торсын… Карт кышның озын кичләрендә аларны
караштырып утырырга да форсат таба, китап укуны да
кечкенәдән яратты ул. Теге вакытларда мөмкинлеге бул-
мады, дип әйтерлек, хәзер сайлап-сайлап кына китабын
да укыштыра. Быел кыш Ильф белән Петров дигән
әдипләрнең “Унике утыргыч”ы белән “Алтын бозау”ын
укыды. Остап Бендер атлы яһүднең маҗараларын көлә-
көлә, иң кызык җирләрен әбиенә ишеттерә-ишеттерә
укыды. Ул чакларда да булган, хәзер дә. Тик ул чактагы
бур үзе билгеләгән кагыйдә чикләреннән чыкмаска
тырышкан. Хәзергеләр өчен бернинди кагыйдә дә юк.
Акча исе аларның нәфесен аздыра, акылдан яздыра…
Атсалар аталар, киссәләр кисәләр, морадларына ирешү
өчен бернинди каршылыклар алдында да туктап калмый-
лар…
Сәфәргали карт әлеге маҗараны авылдашлардан
берәрсе күзәтеп тормады микән, дип, як-ягына каранды.
Юк, әле юлга кузгалып өлгермәгәннәр икән. Ул, капчыгын
җилкәсенә салып кайтып барганда гына өч-дүрт авылда-
шы очрап сәлам бирделәр.
– Әссәламәгаләйкем, Сәфәргали җизни.
– Вәгаләйкемсәлам, каениш.
Монысы Зөләйханың икетуган энесе Зәбир булды.
– Исәнмесез, Сәфәргали бабай.
– Саулармы, саулармы, балалар…
Болары – мәктәп укучылары. Күрәсең, район үзәге
Тукмаклыга йомышлары төшкәндер. Ә бәлки әле,
Ырынбургадыр да. Хәзер олысы-кечесе йөреп ята.
Олысы-кечесе дә ул, тик Тозкүз Гыйльванга юлда ни кал-
ган? Өендә генә акча сугып ятмыйча…
– Сәлам бирдек, колхоз алдынгысына, – диде ул,
мыскыллы карашын көндәшенә төбәп.
– Өчкуян банкирының сәламенә сәлам белән җавап
бирдек, – диде Сәфәргали коры гына.
– Таңлап каян кайтып киләсең?
– Менә Ырынбурга бардым әле, капчык тутырып урак
алып кайтып киләм.
Иртән көтү куганда гына очрашканнарын Гыйльван
оныткан да иде, булса кирәк.
– Кит әле? Нишләтәсең ул чаклы уракны?
– Сатам. Борынгы заман эш коралы булса да, хуҗалыкта
бик кирәк нәрсә бит. Үзебездә юк, Ырынбурда берсе йөз
тәңкә. Йөзгә алдым, өч йөзгә сатам. Саф табыш – ике йөз.
Байлык синең кесәңә генә агарга тиеш, димәгән ич. – Карт
мыек астыннан гына елмайды да ары китте. Гыйльван
авызын ачып торып калды.
Карчыгы кибеткә чыккан иде, булса кирәк, анысы уңай
булды. Нәрсә алып кайттың, печәнең кайда, дип төпченеп
маташмас. Верандага текәтеп эшләнгән остаханәсе бар
аның. Анда верстагы, чүкече белән балтасы, пычкысы
белән ышкысы, башка эш кораллары… Шунда керде.
Ашыкмый гына кейсны капчыктан чыгарды. Ничек ачыла
икәнен чамалап торды. Нәрсә икән бу серле кап эчендә?
Дәүләт әһәмиятендәге документлармы? Булмас... Ул
кәгазьләрнең иминлеген бандитлар тәэмин итәргә тиеш
түгел. Алтын-көмешме, асылташлармы? Монысы булырга
мөмкин. Сәфәргали карт үз гомерендә кеше байлыгына
кызыкмады. Шуның өчен кейсны ачып карамаска да хәл
иткән иде инде. Бүген, йә булмаса иртәгә, диде ич. Килер,
алып китәр, шуның белән эш тә бетәр. Бәласеннән баш-
аяк. Ул кейсны, верстак астына урнаштырып, йомычка
белән күмеп куйды да, чыгу ягына юнәлде. Тик инде ише-
ген бикләргә җыенганда хәвефле уй башына китереп
суккандай булды. Теге бәндәләр гади бандитлар гына
булмый, террорчылыр булса? Әлеге капта шартлаткыч
матдә ятса? Яки хәрбиләрдән берәр секретный җайланма
чәлдергән булсалар?! Галәмәт!
Сәфәргали карт кире борылды, остаханәсенең ишеген
эчтән бикләде, кейсны верстак өстенә алып куйды, тагын
уйланып торгандай итте. Ике йозакның ике төймәсенә
басканда, ирексездән, күзләрен йомды. Шартласа, ичма-
сам, күзләре мәхшәрне күреп өлгермәсен. Бикләнмәгән
дә булган, йозаклар “челт” итеп ачылды, шартлау тавышы
яңгырамады, ут, төтен борхымады. Карт күзләрен ачты.
Тартмада... Тартмада шыгрым тулы акча иде…
Остаханә эче ят ис белән тулды. Акча исе… Сәфәргали
картның күзләре, төтен әчеттергән кебек, яшькә чыланды,
куллары пешкәндәй булды. Ул, тартманы ябып, тиз генә
верстак астына тыкты, алачыгын ябып бикләп алды, капка
төбенә чыкты, хәзинәле тартманың хуҗасы күренми
микән, дип, олы юл ягына күз ташлады. Юк, юлда
җилдергән машиналар бихисап, аклары да, каралары да
җитәрлек, теге өч җиделе ак джип кына күренмәде. Менә
хәзер көтеп утыр көне буе бүген дә, иртәгә дә аның
киләсен. Чыгып китсә, ул юкта килер дә, карчыгының
котын алыр.
(Башы. Дәвамы бар.)
Читайте нас: