Габделбарый, Актоягын кочаклап: “Гафу ит мине. Сине ерак алып китәләр. Онытма, син кыргый атлар нәселеннән! Бер-беребезне аңлап яшәдек. Мин сине яраттым, белче! Сиңа бер тапкыр да чыбыркы белән кагылмадым, тышауламадым, иркеңдә йөрдең, тугры хезмәт иттең. Яшь булсаң да мине аңладың. Актоягым! Күрәсең, тәпиләреңдә ак түфлиләрең үзеңә бигрәк килешә. Тирә-як атлар арасында берәү генә булдың син, акыллым”, – дип, атның маңгаена маңгай терәп елады.
Картның яше малкайның маңгаена агып төште. Ә атның дөнья сыйган күзләрендәге яшьләре, тып та тып килеп, хуҗасының калтыранган кулларына тамды. Хуҗа сагышлы хушлашу яшен йота-йота, капканы сүзсез генә ачып, ат артыннан килгән кунак танышларын каршылады.
Зур машинага мендергәндә Актояк яшьле олы күзләре белән карашын ындыр ягына ташлап, йөрәк өзгеч тавыш белән кешнәп җибәрде. Аннан соң синең алдыңда нинди гаебем бар соң дигәндәй, хуҗасына төбәлеп карады да горур башын аска иде... Машина кузгалып китте...
Габделбарый машина авыл капкасыннан чыгып, аты күздән югалганчы яшен йота-йота карашы белән Актоягын озата барды.
Менә ничә көн инде Габделбарый карт ындыр артында кыр аты Кара-көрән айгырның үрсәләнеп кешнәгәнен ишетә. Актоягының ни өчен моннан китәсе килмәгәнен аңлады ул. Бу – мәхәббәт! Анасыдай, кыр атына, кыр айгырына булган олы тойгы белән йокыларыннан язып җәфаланды карт.
Озын юлда Актояк тирә-якны күзәтеп барды. “Әнә ерак түгел елкы өере – иректә! Ә минем язмышым ник шулай соң? Ят кешеләр туган төягемнән бөтенләй читкә алып китеп бара, дип уйландымы, сыкранып кешнәп куйды...
Ят ялан, ят юллар, ят җирләр, ят адәмнәр... Актояк яңа хуҗасына карап алды да ят сарайга керде. Ят ат исләре борынын ярып бәреп кергәч, монда төрле токым атлары яшәгәнен аңлады ул. Әле кайда соң алар, дип эзләгәндә күз карашы читтә торган яңа авызлык, йөгән, дагалар, дилбегәләр һәм... чыбыркыга төште. Аларны күрүгә сискәнеп китте ул. Күп тә үтмәде, сарай капкасын шыгырдатып киң итеп ачып яңа хуҗа керде. “Вәт, Актояк, таныш бул: бу синең яшәр урының. Ашар ризыгың өзелмәс, бары син генә тыңлаучан, егәрле, уңган бул! Менә шуның өчен әзерләнгән яңа йөгән, дагалар. Тик хәзергә алыштырмам”, – дия-дия, атның ялын сыйпарга килгәч, Актояк куркып читкә тайпылды. Хуҗа моңа игътибар итмәгәндәй дәвам итте: “Сине бигрәк тә ошаттым, бергә дус яшәргә язсын! Менә тиздән чәчү башлана”. Актояк, сискәнгәндәй күзләрен зур ачып, яңа хуҗасы белән танышты. Түбәтәйле, кечкенә мыеклы, какча гәүдәле хуҗасына бакты да, үрелеп кулын иснәп, пошкырып куйды. Хуҗа, көлемсерәп: “Син нәрсә, әллә сөйләшә дә беләсеңме? Минем телем дә, динем дә Габделбарыйча. Нуриманча. Дөресрәге – Нурлы Иманча! Борчылма, җәберләмәм. Әмма тыңламасаң, әнә чыбыркы синең өчен булыр!” – дип тавышын күтәребрәк атның ялын сыйпап куйды да, сарай ишеген ябып чыгып китте. Актояк сыкранып башын аска иде...
Актояк аңа игелекле хезмәт итте: җир сөрде, печән, утын ташыды... Ә кичләрен сарайда басып кына черем иткәндә үзенең туган төяген, сөекле, сөйкемле хуҗасын, иркендә тышаусыз чапкан мәлләрен, Кара-көрән айгырын юксынып яшен йотты.
Ярыйсы, менә тиздән аның бәпече туачак! Хуҗа һәр атнасын санап, Актоякның колынын көтте.
Бер көнне, зур печән йөген тартып кайткан кичне, Актояк үзен начар хис итте. Сарайга керү белән йотлыгып чиләк тулы суны эчеп бетерде дә алдындагы печәнне, утлыктагы солыны иснәп кенә карагач, биленең әрнеп сызлавына чыдый алмыйча ят тавыш белән кешнәп куйды. Бераз тынып торгач, янә авыртуга чыдый алмый тешен кысып, башын тәмле исләр аңкып торган печән өеменә китереп тыкты. Аннан, үрсәләнеп, кинәт алгы аякларын күтәреп, сарай капкасына терәде. Кайдандыр ярдәм сорагандай өзгәләнгәндә элекке хуҗасының тавышын ишеткәндәй булды ул. “Актоягым, син сабыр мал, түз, сабыр бул! Тиздән колынчагың дөньяга килер”, дип тынычландыргандай, йомшак иркә куллары белән биленә кагылгандай тоелды аңа. Бия тынычлана төште, тирә-якта да бар да тынып калды. Тәүге уңган әтәч таңны каршылап хәбәрен биргәндә, Актоякның нәни бәпчеге – колыны дөньяга килде.
Актояк тәпиенә басарга тырышкан колынчагын иркәләп яларга тотынды: “Хәерле иртә, бәпчегем! Син ак дөньяга бар саның төгәл булып тудың. Түзем бул, хәзер үзең озакламый аякларыңа басарсың да минем тәмле сөтемне татырсың. Күрәм, синең дә алгы тәпиләреңдә ак түфлиләр. Хуҗам да куаныр әле” – диде ул. Офыкта кояш калкуга яңа туган ак түфлиле колын анасының сөтен чупылдатып имәргә кереште.
Актоякның улы әнисе артыннан бер адым да калмый. Уйнап, тирә-як белән танышып үсә. Атналар артыннан айлар бер-берсенә ялганып үтте. Актоякның улы биш айлык булып, ныгынгач, биянең аңа үзенең туган ягын, ә сөйгәне – кыр атына улын-колончагын күрсәтәсе килде. Бер иртәдә тәвәккәлләде. Аран киртәсен җимерде дә ике алгы аягы тышаулы килеш баласын ияртеп юлга чыкты. Болынны үтеп, сикерә-сикерә талпына-талпына урман итәгенә чапты. Сабый берни белми, уйный-уйный анасының бер алдына, бер артыннан чыгып йөгерде. Тышау аякларын кырса да, Актоякны алдагы зур өмет – туган ягы, хуҗасы, сөеклесе – кыр айгыры көтәдер дигән ышаныч алга әйдәде. Шулай өч көн, өч төн үтеп китте. Ерак кына ара үттеләр. Ләкин каеш тышау нык комачаулады. Аяк итләрен сөягенә кадәр кырды, биянең ак тояклары канга манчылды. Шаян, гөнаһсыз нарасые да сикерә-уйнап бара торгач, арыды. Бермәл бөтенләй йончып җиргә ятты. Анасы Актояк аны юатты: “Улым, газизем минем! Матурым, сабыр бул! Син әтиеңә охшагансың. Аның белән таныштырырмын, ул безне көтә! Туган яланым, хуҗам көтә! Ул да мине нык юксынадыр, үзем дә аны бик тә, бик тә сагындым. Я, тор, әтиеңдәй көчле, елгыр, кыю бул. Я, ашыгыйк. Таң атканчы атлыйк, үскәнем”, – дип үгетләде. Колыны аягына баскач, аякларында кан саркыган килеш һаман алга сикерде. Алдагы якты өметләр җәрәхәтләрнең сызлауларын җиңеләйткәндәй тоелды атка.
Гел аулаграк урыннан, урман читеннән барып, бер атна дигәндә теләгенә иреште Актояк. Тик аны шул мизгелдә колыны белән тотып алып, янә зур машинага кертеп, яңадан яңа хуҗасына алып кайыт киттеләр. Ачулы хуҗа кулына чыбыркы тотып каршы алды аны. Тик Актоякның ак тояклары кара-кызыл канга батканын, мәһабәт гәүдәсе танымаслык кечерәеп калганын, озын керфекле зур күзләре яшькә күмелгәнен күреп, ул кулындагы чыбыркысын аяк астына ташлады.
“Гафу ит, малкай! Сиңа игътибарсызрак булдым, ахры... Туган җиреңне сагынгансың, аңладым. Туган якны онытып булмый шул...” – дип, кесәсеннән кулъяулыгын алды һәм Актоякның зур күзләреннән тәгәрәп төшкән яшь тамчыларын сөртте...
Фото: https://pixabay.com/ru/