Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 Май 2019, 16:18

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. АТ ҺӘМ БЕЗ. Повесть (Ахыры)

Июнь башлары иде шикелле. Әти инде үзенең вак-төяк эшләрен бетереп йортта мәш килә. Атны су эчерергә абзардан алып чыкты. Ни күзем белән күрим, аптырап киттем. Атның койрыгы юк. Кыллары тап-такыр итеп кыркып киселгән. Елкылдап җиргә тия язып торган озын койрык урынына утын кисәве асып куйганнармыни. Әтидән сорыйм:– Атның койрыгын нәрсә эшләттегез? – дим.– И улым, сөйләмә инде бер җаһиле, безгә үч итеп, атның койрыгындагы кылларын менә шушылай кискәләгән, – дип уфтана. – Ичмасам, бүтән этлек эшләсеннәр иде. Минем начар кеше булуым өчен нигә бер гаепсез малдан үч алырга инде? – ди. Еламый гына. – Белмим инде, улым, җәйне ничек үткәрербез? Берәр атнадан чебен-черки котыра башлый. Кигәвен, бөгәлчән вакыты җитсә нишләрбез?Әниең юка гына ситсыдан озын итеп япма теккән иде дә ул. Черки-кигәвеннән ул гына коткара алмас. Аннан җәйге челләдә атка эссе булачак. Ат түзә алмас.

Мин сүземне сөйләп бетерә алмадым. Мәхмүт абый
тәмам чыгырыннан чыкты:
– Утыр, утыр! Син наданга сүз биреп, юньле сүз ишетер-
мен, димә. Синең “икеле”ләрең белән шәһәрнең иң алама
ГПТУсына да алмаячаклар. Йөрерсең шунда себеркегә
атланып, тротуар себереп.
Мин шунда Сәвия апаның Наилен искә төшердем. Ул
бит: “Токарь ярдәмчесе булып эшләдем, эштән соң цех
себердем, станокларны сөртеп
майладым, тимер йомыч-
каларны контейнерга төядем. Эш сәгатем дүрт сәгатькә
дә тулмый иде”, – дип сөйләде. Һәм мин, бөтен батырлы-
гымны җыеп:
– Абый, сезнең балалар да былтыр унынчыны бетте ши-
келле. Кызыгыз авылда калдымы? – дип сорадым, Мәхмүт
абыйның урыс мәктәбендә укыган, бик тә чибәр кызын
искә төшереп.
Абый кызарып-бүртенеп чыкты.
– Ул синең кебек “икеле-берле”ләргә
укымады. Мокыт
син. “Бишле”гә генә укысаң, Мәскәүдәге Ломоносов уни-
верситетына барып керсәң, сиңа беркем бер сүз әйтмәс.
Утыр!
Мин урыныма утырдым. Шәп укытучы иде Мәхмүт абый.
Үзе укыткан фәннән билгене һәрчак гадел итеп куйды.
Кайбер укытучылар кебек, әтисе-әнисе кайда эшләвенә,
авылдан килгәнме, әллә район үзәгендә яшәгән баламы
икәненә карап тормады. Безнең укытучылар арасында ан-
дый мөгаллимәләр дә бар иде.
Менә шулай, үзебезнең авылга кайтмыйм, дип, унынчы
сыйныфта ук әйткән мин, үземнең туган авылыма кай-
тып төштем. Алдагы ният-планнар зур. Җитәкче урында
эшләрлек кенә тәҗрибәм дә байтак. Ни дисәң дә иң катла-
улы бер районда баш мал табибы булып эшләдем.
Тик мине алдап кайтарганнар булып чыкты. Колхоз
рәисе итеп куярга курыктылар. Азактанрак белдем. Авыл
Советыннан да, колхоздан да делегация барып, беренче
секретарь Урслангуловка приемга кереп әйткәннәр, имеш,
дип, гайбәт сөйләделәр: “Икенче төркем инвалид атасын
тәртәгә кертеп, буйсындырып булмый. Башбирмәс бәндә.
Малае рәис булып кайтса, колхозга баш булу гына түгел,
районны да тартып алырга мөмкин. Районның астын-өскә
китерер, дигәннәр. Дөрес уйлаганнар, шилмалар. (Вакыты
җиткәч, районның астын-өскә китермәсәк тә барыбер аз-
рак тәртипкә салдык. Бүленеп юкка чыгудан алып калдык).
Кайтуын кайттым. Миңа вәгъдә иткән эшләр барып чык-
мады. Аңа бик уфтанмадым. Иң мөһиме – әтиләр янына
кайттым. Аларга алдагы тормышларында ярдәмче булыр-
га. Алар безне карап үстереп, укытып, барыбызга да юга-
ры белем бирде. Хәзер без аларны олыгайган көннәрендә
карарга тиешбез. Авылга кайткан көннең беренче көне
бигрәк истә калган. Июнь башлары иде шикелле.
Әти инде үзенең вак-төяк эшләрен бетереп йортта мәш
килә. Атны су эчерергә абзардан алып чыкты. Ни күзем
белән күрим, аптырап киттем. Атның койрыгы юк. Кылла-
ры тап-такыр итеп кыркып киселгән. Елкылдап җиргә тия
язып торган озын койрык урынына утын кисәве асып куй-
ганнармыни. Әтидән сорыйм:
– Атның койрыгын нәрсә эшләттегез? – дим.
– И улым, сөйләмә инде бер җаһиле, безгә үч итеп, атның
койрыгындагы кылларын менә шушылай кискәләгән, – дип
уфтана. – Ичмасам, бүтән этлек эшләсеннәр иде. Минем
начар кеше булуым өчен нигә бер гаепсез малдан үч алыр-
га инде? – ди. Еламый гына. – Белмим инде, улым, җәйне
ничек үткәрербез? Берәр атнадан чебен-черки котыра
башлый. Кигәвен, бөгәлчән вакыты җитсә нишләрбез?
Әниең юка гына ситсыдан озын итеп япма теккән иде дә
ул. Черки-кигәвеннән ул гына коткара алмас. Аннан җәйге
челләдә атка эссе булачак. Ат түзә алмас. Шулай итеп, ат
өчен аттан үч алалар.
Гаиләм белән Кайраклы авылында яши башла-
дык. Хатыным шушы ук авылда мәктәпкә укыту-
чы булып урнашты. Монда урнашуның төп сәбәбе –
авылда урта мәктәп бар. Балалар укытырга бик тә
уңайлы. Ичмасам, үзем кебек этләнеп башка авылга җәяү
йөреп укымаслар. Мин Кайраклы
ветеринария участогында участок
мөдире булып эшли башладым. Атым да
бар. Участок ветврачларына печән әзерләргә урманнан
ике гектар печәнлек тә бирелгән. Печәнне шул ат белән
әзерләдек. Өйдәге атны яңгырлы көннәрне генә җигеп
йөрде әткәй. Эссе көннәрдә, бахыр ат, койрыгы булмагач,
чебен-черкигә түзә алмый, җиргә ятып ауный иде. Чебен
куарга койрык юк.
Картинәй, бахыр атны күреп, элеккеге заманнарны
исенә төшереп: “Без бәләкәй чакта берәрсенең кызы
кияүгә чыкмый авырга калса, я чит егеткә ияреп качып
кияүгә китсә, шуларның капкаларын дегет белән буярлар
иде, я булмаса, атларының койрыгының бер ягындагы кы-
лын кисә торганнар иде. Монда бит бөтенләй тунап, шәп-
шәрә калдырганнар. Бигрәк миһербансыз бәндәләр бар
икән авылыбызда. Оятсызлар, Аллаһтан куркырлар иде,
ичмасам. Шушы атның каргышы төшмәс микән әллә? –
дип, әрни иде.
Мин кайтып эшли башлагач, әткәйдән ат өчен үч алу-
лар туктады туктавын. Тик һаман да райком, райсовет
даирәләреннән әткәйгә каршы һөҗүм бетәргә уйламый
да. Теге, кем әйтмешли, начар үрнәк йогышлы, диләрме
әле? Бездән күрмәкче, өске як күрше Зәки бабай да ат ас-
рый башлаган. Бабай әткәйдән күпкә олы. Сугышта кат-
нашкан. Белоруссиядәге партизан отрядында сугышкан.
“Партизан Зәки” дип йөртәләр. Ул да – коммунист. Шуңа
да партҗыелышларда, юк-юк та, әти белән икесен алгы
сызыкка бастыралар. Әти инде мондый хәлләргә өйрәнеп
беткән. Шуңа да бик игътибар итми.
Шуннан бабай авырый башлады, ат каравы җиңел түгел.
Ул үлгәч, малае ат асрап булашты булашуын. Аннан ул
да туктады. Күрше авыллардан олы-олы абзыйлар әткәй
белән сөйләшергә килә иде. Әткәй үзенең киңәшләрен
бирергә һич кыенсынмады. Түрәләргә ничек каршы то-
рырга, алар белән ничек көрәшергә икәнен үзенең
тәҗрибәсеннән чыгып өйрәтер иде. Кирәк законнарның
күчермәсен дә язып биргәләде.
Шул елның җәй уртасында (әлеге шул печән өсте
җиткәч) район түрәләре тарафыннан безгә карата та-
гын бик каты кысым булып алды. Ә бит тышта 1983нче
ел. Райком, райсовет, милиция хезмәткәрләре, район
гәзитеннән корреспондентлар килеп төште. Алар арасын-
да кода тиешле Роберт абзый да бар. Апа аларның якын
гына энеләренә кияүгә чыкты. Туйда бер өстәл артында
утырган кеше. Йорт-бакчаларны карап йөрделәр. Икенде
шәүләсе кебек, колга буйлы бер фотограф, абзар ише-
ген ачып, теге бахыр койрыксыз атны да фотога төшереп
булашты. (Редакция түрәсенең улы диделәр). Барысы
да – исем-шәрифләре билгеле кешеләр. Бармак төртеп
күрсәтеп язып тормыйм, әмма берсен кабатлап атамыйча
булдыра алмыйм. Шул Роберт, башкалар дәшми торган-
да, әткәйнең өстенә әтәчтәй очып менеп башын чокырга
да әзер иде. Бу җыелышта халык күп кенә булып, вак-төяк,
иярчен бәндәләр хәтта йортка сыймыйча, яртысы урам-
да торды. Кызык карарга җыелган авылдашлар да хәтсез
генә булып чыкты. Барысы да әткәйне законсыз ат асра-
уда гаепләп, тырышып-тырышып нотык тотып калырга
ашыгалар. Теге картинәй әйткәнчә “Җыен эт арасында
бер бүренең койрыгы бот арасында”. Барысы да эт кебек
әткәйне өзгәләргә әзер торалар. Әмма әткәй чынлап та
бүре. Мондый вак-төяк корчаңгы, әнчек этләргә бирешми.
Ни дисәң дә кырында мин бар. Апа да ару гына урында.
Әйтә тегеләргә:
– Ярар, мин ат та тотам, ди. Законсыз, дип сөйлисез. Ә
менә синең дә, синең дә, энекәш, “Жигули” машиналары-
гыз бар. Ә менә силсәүит рәисе булгач, эшеңдә дә, өеңдә
дә “Урал” мотоциклың бар. “Жигули” машинасы җитмеш
ат көчле, “Урал” матае да егерме ат кадәр көчле. Сездә
шул-шул атлар санына тиң машиналар бар. Нигә, сездә
шулкадәр ат көчле техника булганда, мин бер ат асрый ал-
мыйммы әллә? Былтыр чөгендер басуыннан мин ат белән
башак җыйсам, синең улың машинаң белән җыеп йөрде.
Мин көненә ат белән бер юлласам, улың белән хатының
машинада ун урады.
Болар тагын шул сүзне сөйли:
– Нетрудовой доход, законсыз асрыйсың атыңны. Маши-
на алмаска дигән закон юк. Булдыра алсаң, син дә маши-
на ал, – дип җаваплый.
Эш тагын кычкырышуга барып җитте. Шуннан әткәй:
– Машина белән йөрерлек булсам, синнән сорап тор-
мас идем! Мин бит күзләремне танк заводында калдырып
кайттым. Машина белән йөри алмыйм. Шуңа да ат ас-
рыйм, – дип, тегеләрне йорттан куып чыгарырга чамала-
ган иде дә ике яшь кенә милиция хезмәткәре илле тугыз
яшьлек әткәйнең кулларын каерып туктаттылар.
Әткәйгә милиция килеп ябышкач, әнкәй, без аларга кар-
шы бара башладык.
Эш зурга китәчәк иде. Ярый, бер түрә милиция
хезмәткәрләренә әткәйне
җибәрергә кушты. Озак кына
шаулашканнан соң әткәйгә иртәгә милициягә барырга ку-
шып чыгып киттеләр. Халык таралды. Ә безнең кәефләр
иң түбән ноктасында.
Әткәй генә:
– Әллә нәрсә эшләтсәләр дә, атны асрыйм. Мин дөрес,
– дип, көне буе кайнап йөрде. Икенче көнне дә, аннан соң
да, мин гаепле түгел, дип, милиция бүлегенә бармады.
Шушы хәлдән соң бер атна да үтмәде, мине райсовет-
ка чакыралар. Бушин дигән мукшы. Мәрхүм инде, урыны
оҗмахта булсын. Барып кердем шулай, теге бәндә үзенә
якынрак урынга урын күрсәтеп, мине утырырга чакыра.
Тегесен-монысын сораштыра. “Эш ничек, авыр түгелме?
Теге эшне ничек эшлисең, монысын ничек эшлисең?” –
ди. Сизеп торам, бу минем белемне тикшерә. (Соңыннан
гына белдем, үзе дә белеме буенча ветврач икән. Гадәттә,
язылмаган кагыйдә буенча, ветврачлар бер-берсенә тор-
мышта ярдәм итешә). Сөйләшәбез шулай бик мәслихәт
кенә. Һәм бу җайлап әткәйнең ат асрау мәсьәләсенә ки-
леп җитте дә:
– Әтиегез белән сөйләшергә кирәк булыр. Ат асрау-
дан туктасын. Сезгә дә әйбәт түгел бит. Аның күләгәсе
иң тәүдә сезгә, балаларына, төшә. Бигрәк тә сиңа – ком-
мунист кешегә. Әйткәндәй, кайсы партоешмага исәпкә
бастың? Колхозныкынамы, әллә монда авыл хуҗалыгы
идарәсенекенәме?
– ди.
Миңа инде тегене җөпләп: “әйе, әйе” дип баш кагып
кына утырасы да бит. Булмый шул. Әткәй баласы бит,
Шәрәфетдин тәрбияләгән.
– Әллә, әткәйнең ат асраганының бер аламалыгын да
тоймадым. Киресенчә, без, биш бала, шул ат аркасында
барыбыз да югары белемлебез. Ә учетка басуга килгәндә,
мин коммунист түгелмен. Керергә өлгерә алмадым. Һәм
ул партия миндә менә шушыннан, – дип, кулым белән
баш өстеннән һаваны сызып күрсәтәм. Чөнки ел саен
шул партҗыелышта әтинең ат асраган өчен тетмәсен
теткәннәре исемә төшеп китте.
Үземнең артыграк ычкындырып ташлаганымны сизеп,
тынып калдым. Ләкин соң иде инде. Ә бу бәндәгә минем
сүзләр яңагына суккан кебек булды. Күзлекләре чалшаеп
китеп, бите кызарып чыкты.
– Ничек? Ничек сез коммунист булмыйча, ул районда
шундый югары урын били алдыгыз? Җитмәсә, партия
менә моннан туйдырды, димәкче буласыз. Партиягә сүз
тидерәсез! Сез партиягә каршымыни әле? Бу сүзләрегез
өчен җавап бирергә туры киләчәк! Мин сезгә моны
гарантиялим!
Сезне партия укытты, партия
белем биреп, кеше итте. Оятың юк, партиягә сүз тидерергә! –
дип, сүгенергә үк чамалый. Тагын нәрсәләрдер сөйләп,
миңа янарга исәбе бар иде дә, мин аны бүлдердем:
– Дөресен әйтергә кирәк, партия мине укытмады.
Әткәй үстереп, әткәй укытты безне. Әткәй тәрбияләде.
Ул кеше итте. Ә инде партиягә килгәндә, керергә өлгерә
алмадым. Партия сафына керер өчен барча тәкъдим-
рекомендацияләрем бар. Аларны элек үзем эшләгән
районның хөрмәтле кешеләре бирде. Хәтта райкомның
беренче һәм икенче секретарьлары язды. Китереп күрсәтә
алам. Ышанмасагыз, Бәләбәй районына шылтыратып со-
рарга мөмкинсез. Сез, гомумән, мине дөрес аңламадыгыз.
Мин партиягә каршы сүз әйтергә җыенмадым. Әткәйнең
язып әзерләнгән конспектлары туйдырып бетерде, ди-
дем. Үзе генә әзерләнгән җитмәгән, язган конспектларын
бездән кычкырып укыта да, тыңлый торган иде. Шул уку-
лар туйдырып бетерде, – дим.
Һәм бер вакыйга исемә төште.
Быел җәй генә Яңгырчы егетләре бу бәндәне бик
яхшы өшкереп, иманын укытты. Башкача авылга килеп,
кирәкмәгән вакытта һәм кирәкмәгән урында мораль укып,
тозсыз сүз сөйләп йөрмәслек итеп тәрбияләделәр. Эш
болай була. Август азагы, басудагы кыр эшләренең бик
кызу мәлендә. Шимбә көнне, кич белән бу түрә кисәге
авылга килеп төшә. Янәсе, төнге сменада колхозчылар
ничек эшли? Күрә, яшьләр клубта кичә оештырганнар.
Танса ясап күңел ачалар. Барысы да тәртиптә. Эчкән-
ниткән кеше юк. Күбесе шәһәрдән ялга кайтканнар. Күрше
тирә-як авыллардан да егетләр-кызлар бар. Гомумән, бик
күңелле. Бу килеп керә дә, тансаны туктатып, тотына кыч-
кырырга:
– Нишләп кызу урак өстендә биеп ятасыз? Оятыгыз юк!
Барча халык төнге сменада эштә. Ә сез шайтан туе ясап
ятасыз. Таралыгыз! Штобы мин башкача сезне монда
күрмим!
Кайткан егетләр дә мәми авыз түгел. Ни дисәң дә
шәһәрдә укып белем алганнар. Шунда эшлиләр. Күзләре
ачык. Зиһеннәре үткер. Аңлатып карыйлар:
– Абзый, без бит – кунакка кайтканнар гына. Атна буе
без дә тик ятмадык. Төрлебез төрле завод-фабрикалар-
да эшлибез. Ә менә бу авыл егетләре көндез эшләгәннәр.
Монда эштән качып йөргәннәр юк!
Кемдер, батырая төшә:
– Тәк, абзый кеше, барыгыз, барыгыз клубтан чыгыгыз!
Безгә ял итәргә комачауламагыз…
– Бар, бар, мишәйт итмәгез!
Егетләр нык тора. Бушин да бирешми, һөҗүмгә күчә:
– Әле сез райсовет рәисенең күрсәтмәсен тыңламаска
уйлыйсызмы? Хәзер милиция чакыртам. Сүндерегез утны!
Син, син һәм синең фамилияң ничек? Иртәгә үк милиция
бүлегенә барып аңлату кәгазе язачаксыз! Таралыгыз!
Югыйсә, унбиш тәүлеккә утырттырам! Кайда телефон?
Милиция чакыртам! – ди.
Егетләрнең түземлеге бетә. Утны сүндерәләр
сүндерүен... Шау-шу басыла. Яшьләр таралыша. Түрә
генә һаман чыкмый. Шоферы клубка кереп караса, түрә
ычкынырга тырышып, урынында сикерә, ди. Аны кием
элгеченә кәчтүменең җилкәсеннән элеп чыгып киткән
булганнар икән. Буй кыска, үзе генә төшә алмый. Икенче
көнне милиция килеп гаеплеләрне эзләп тә йөрде шикел-
ле. Әллә идәнгә төшеп ватылган күзлеген эзләгәннәрме?
Белмәссең. Тик бу абзый үзенең эш дәверендә бүтән
Яңгырчы авылында күренмәде. Төнлә түгел, көндез дә
килергә куркып йөрде. Яңгырчылар менә шундыйрак ха-
лык инде.
Мин, кыза барып, әткәйнең политинформация,
докладларга ничек әзерләнүен тәмләп-тәмләп сөйлим.
Бу тәмам йомшарды шикелле:
– Неужели так было? – ди.
– Чып-чын. Әткәйне үзегез беләсез дә инде. Без ул
партия укуларында нәрсә укылган, барысын да беләбез.
Хәтта әнкәйне дә җәлеп итә торган иде бу укуларга. Һәм
Кремльдә утырган Политбюро җитәкчеләренең исем-
фамилияләрен санап киттем.
Чынлап та, без өйнең түрендә эленеп торган Полит-
бюро җитәкчеләренең портретларын күреп үстек. Һәм
үзара ярыша торган идек: кем күбрәк белә, кем тизрәк
ятлый. Авылда “Новое время” дигән журналны алдыручы
бердәнбер кеше безнең әткәй иде. Менә шул журналда
һәр яңа ел номерында уртада партия җитәкчеләре фото-
портретлары басыла. Әткәй бу портретларны көзге кыры-
на элеп куя торган иде.
Бушин абзый:
– Беләм, беләм әтиегезне. Бик принципиальный ком-
мунист. Ләкин менә законга каршы ат асрау рамкага сый-
мый. Бу яктан килгәндә бик тискәре бәндә. Коммунист
кеше башкаларга кире йогынты ясый. Үзен бик начар
тота. Менә хәзер ярдәмгә сез дә кайттыгыз. Аңа тормыш
көтәргә күпкә җиңеләйде бит. Шуңа да әтиегезгә җайлап
кына тәэсир итегез. Туктасын ат асраудан. Сезнең карье-
ра үсешенә дә бу тискәре йогынты ясый бит, – ди.
Тел төбе кайсы якка тартканы сизелеп тора. Әткәй ат
асраса, миңа да игелек күрсәтмәячәкләрен аңладым. Шу-
лай итеп, эшнең ничегрәк торганын миңа аңлаешлы итеп
әйтеп куйдылар.
– Әлбәттә, әткәй белән сөйләшеп карармын да ул. Тик
үзегез беләсез бит, ул – нык туры кеше. Тимер кебек,
һичбер якка бөгеп булмый. Безне генә тыңлап бетми.
Ярар, кайткач, тагын әткәй белән ныклап сөйләшермен.
Тик файдасы тияр микән? – дим.
Бушин абзый мине, яңа гына районга кайткан яшь бел-
гечне, үз ягына аудара алганга бераз кәефе булып ши-
келле, хәзер инде дусларча сөйләшергә тотынды. Ничек
урнашуымны сораша. Урындагы халыклар
белән уртак
тел таба алганмынмы, юкмы, шуның белән кызыксына.
Хатынымның ничек эшләп йөрүен белешә... Ниһаять, то-
рып миңа кулын биреп саубуллашырга теләде. Тик нин-
дидер китаплар коелып эшне бозды. Чамалап алдым: буе
бик бәләкәй булып, астына Ленинның калын гына ике то-
мын салып утырган икән.
Икенче көнне районның “Ленин юлы” гәзитендә әткәй ту-
рында бик “шәп” мәкалә чыгардылар. Авторы – Ырынбур
өлкәсеннән килгән кеше. Гаиләсез һәм бер эчкече адәм
иде. Райондашлар бу бәндәне яхшы белә, алдашырга
ирек бирмәсләр. Һәм соңыннан картайган көнендә аракы
авыруыннан җенләнеп кибет ишеге төбендә утырыр иде.
Бу мәкалә теге “Нетрудовой доход”лар белән җенләнеп
көрәшә башлар алдыннан басылды.
Әйе, шаклар катарсың. Нәрсә дигәннәр
бит әле? Балачактан ук инвалид, дип язганнар. Һәм тагын әллә нин-
ди гаепләр такканнар. Менә шулай алдашулары җен
ачуыбызны чыгарды. Шунысын әйтеп үтмичә булмый,
нәселебезнең үзенә генә хас булган бер үзенчәлеге бар.
Безнең тормышка берәрсе каршы килеп, тәгәрмәчебезгә
тәртә-таяк тыга калса – бетте! Безнең чәмебез, көчебез
икеләтә күбәя. Уйлау һәм каршы тору сәләтебез кискен
арта. Ә инде нахакка рәнҗетсәләр, тотып тыярмын димә.
Бу юлы да шулай булды. Әткәй белән сөйләштем. Тик
бөтенләй башкача итеп.
– Әткәй, болай булгач, ат кына түгел,
тай да асрыйбыз.
Чукынып катсыннар! Миңа алар бер зыян да эшли алмый.
Бик каты кыса башласалар, югалтыр нәрсәм юк. Башым
бар, белемем бар. Күрше районга чыгып китәрмен. Анда да
эшкә чакыралар. Әнә химзаводның ярдәмче хуҗалыгына
мал табиблары кирәк икән. Эш хакын да яхшы түлиләр.
Бирешмибез, әткәй. Без, балалар, барыбыз да үстек. Кар-
шы торырлык кынабыз. Кирәк булса, Түбән Тагилның ва-
гон төзү заводы архивына барып кирәкле кәгазьләреңне
алып кайтырбыз. Мәскәүнең үзенә барырмын! Юлын та-
барбыз, әткәй, һич кайгырма. Үзебезнең дөреслекне исбат
итәрбез, – дим.
Иртәгәсенә район гәзитендә басылган мәкаләне безнең
капкага ике урынга ябыштырып куйганнар иде. Җилемнәре
шәп булган, тиз генә куптарып алырмын димә. Шул көнне
район үзәгенә киттем. Баш редактор Хәмзи Үмәровка кер-
дем. Мәкаләне яңадан укыдык.
– Абзый, мәкаләдә менә шул-шул урыннары дөрес түгел.
Нигә тикшермичә бастырдыгыз? – дим. Җитмәсә, әткәйне
балачактан ук гарип дип язгансыз. Әйе, сез сугышта бул-
ган кешесез, әмма әткәй дә качып ятмаган. Сезгә сугы-
шырга корал ясаган. Әткәй тылда корал коймаган булса,
сез нәрсә белән сугышыр идегез? Таяк беләнме? – дим.
Сорау катырак яңгырады. Үземне чак тыеп торам.
Бу бераз уйланып торды да:
– Монда минем гаебем юк. Мәкаләне
Белобокий язган.
Ул көнне мин юк идем. Тикшереп тора алмадым. Ә иң
дөресе – безгә өстән кушылды. Әтиең законсыз ат асрый.
Шуның өчен язылды бу мәкалә, – ди. Сүз бетте, дигәнне
аңлатып, кемнедер бүлмәсенә чакырырга тотынды.
Мин һаман кайнавымнан басыла алмыйм:
– Закон бозганнарга суд була, штраф бирәләр, төрмәгә
утырталар. Без барыбер дөреслекне табачакбыз! – дип
ишеген каты ябып чыгып киттем.
Ә бит бу абзый кеше белән әтием
– күп тапкырлар
бер табын артында утырып ашаган кешеләр. Чыгышы
белән Хәлекәй авылыннан. Юк, мин моны гына гаепләргә
җыенмыйм. Монда бөтен система гаепле. Ә кешеләр шул
системаның шөрепләре генә.
Дөреслекне эзләп, башкалага ук барып җиттем.
Берничә гәзиткә кереп чыктым. Анда да мине тыныч-
ландырырлык сүз әйтә алмадылар. Мин яшь идем әле.
Әтинең: “Йөрмә, улым! Дөреслекне әлеге вакытта таба
алмыйсың”, – дигәненә яшьлегем аркасында ышанмый
идем шул. Чынлап та, башкаладагы түрә-чиновниклар бу
системаның шөрепләре дә түгел, вак кына ком бөртекләре
булган. Зур СССР дигән дәүләтнең гомер сәгатендәге ком
бөртекләре. Безнең дөреслек – шул ком бөртекләре ара-
сындагы тузан. Аска коелган дөреслек-ком бөртеген бер-
ничек тә кире өскә чыгарырга мөмкин түгел. Чөнки аска
коелган дөреслекләрне өстән коелган ялганнар һәм баш-
ка вакыйга-комнар каплап китә.
Шулай итеп, мин башкаладан дөреслекне
таба алмый кайттым. Әйе, алар вәгъдә иттеләр итүен. Тикшерергә,
белешергә һәм җавапның нинди булуына карамастан,
безгә хәбәр итәргә вәгъдә бирделәр. Тик ничаклы көтсәк
тә, җавап булмады. Күрәсең, безнең гаиләгә каршы языл-
ган бу мәкалә бик мөһим түгел, дип уйлаганнардыр инде.
Башкалага килгәч, бер уңайдан миңа Министрлар Сове-
тына да керәсе булган да бит, әлеге шул беркатлылык.
Эшне, имеш, зурга җибәрмичә шушы гәзитләр аша да хәл
итеп булыр, дип уйладым.
1984нче елга да аяк бастык. Мин Кайраклы дигән күрше
авылда торам. Үземнең эш атым булса да, аны участок
фельдшерына бирдем. Әйдә, ул җигеп игелеген күрсен.
Үзем әткәйнең атын җигеп йөрим. Әткәйдә тай гына калды.
Аннан китте нетрудовой доходлар белән көрәшү. Безнең
якта шәл бәйләү бик көчле иде. Һәркем, ким дигәндә,
биш-алты кәҗә тотып, шуның мамыгыннан шәл бәйләп
сатып көн күрә. Тырышканнар атнасына бер шәлне шы-
пылдатып кына тора. Бер елга якынча илле шәл дигән
сүз. Хәзер инде бәйләгән шәлләреңне базарга алып чы-
гып сатармын, димә. Шунда ук конфискация ясыйлар,
ягъни милиция шәлеңне тартып алып, штраф сала. Шәл
бәйләүчеләр азайды. Волгоград, Краснодар, Кавказ рес20
публикаларыннан мамык сатучылар бөтенләй килми баш-
лады. Эш шуңа барып җитте: юлда очраган кешене дә
машинаңа утырта алмыйсың. Хет син ул юлчыдан акча ал,
хет алма, барыбер нетрудовой доход. Кыш көннәрендә,
суык-бураннарда юлда катып егылырга мөмкинсең. Сине
бер машина да утыртмый. Чөнки юлда ГАИ хезмәткәрләре
хәзер тотып штраф түләтәчәк. Машинаңда улың, кызың,
яки хатының утырып барса да, аларның үзеңнең гаилә
әгъзалары икәненә белешмәң, я шуны исбатлый торган
документың булырга тиеш. Күп адәмнәр Совет чорын са-
гынып искә ала. Ә минем ул чорларны искә төшерәсем дә
килми. Чөнки район һәм авыл кибетләренә кайткан тру-
сик-майкаларны, аякка кия торган резин галош-итекләрне
тик райком гына исемлек буенча бүлеп бирә торган иде.
Юньле бүрек киярмен димә. Юк ул. Безнең заман – эт
бүреге киючеләр заманы. Балаларга кияргә колготки
табып булмый. Хатыныңа матур итек кидерәсең килсә,
ике башмак үстереп, заготконторага тапшырып, шуннан
белешмә алып килеп райпода берәр ел чират көтсәң,
итек булырга мөмкин. Булса әле. Кер юу машинасын, се-
паратор, тегү машинасын тик шул ит тапшырсаң гына ала
аласың. Менә нинди иде безнең заман! Кабатлап әйтәм,
эт бүреге кигәннәр заманы.
Әтигә басым ясаулар шул көенә кала бирде. Тик миңа да
җиле кагыла башлады. Мин инде: “Әткәйне мин түгел, рай-
ком да җиңә алмый. Безне тыңлыймыни ул?” – дию белән
чикләнәм.
Ветеринария участокларын кыскартып, аларны
эреләндерү башланды. Минем карамакта хәзер биш авыл
Советы. Эшнең рәте-чираты китте. Язлы-көзле вакцина-
ция вакытында, иң мөһим прививкаларны гына эшләп, эре
мөгезле маллардан, бруцеллез анализына кан алырга
гына өлгерәбез. Җитмәсә, халыкның бәла-казага очрап
һәм авырып үлгән малларына страховка кәгазьләрен ту-
тыру да безнең өстә. Өлгер генә.
Ә инде Яңгырчы авыл Советында эшләгән абзый миңа
кискен рәвештә:
– Син, Харис туганым, эшлисеңме ул, юкмы? Әтиең го-
мер бакый баш бирмәде. Без сине тәртипкә һәм тәртәгә
кертербез! – ди.
Мин, аптырап:
– Нигә? Минем эшләгән күренмимени?
Барча прививкаларны, барча эшләрне вакытында башкарырга
тырышам. Сезнең авыл Советында тикшерелмәгән
һәм вакцинацияләнмәгән
бер генә мал да юк, – дим.
– Райком-райсоветтан безгә сезнең эшне даими тикше-
реп торырга кушылды. Шуңа күрә көн дә иртән безгә килеп
күренеп китәсең дә, кичен нәрсәләр эшләгәнең турында
миңа кереп доклад ясыйсың, – димәсенме бу?!
Шушы сүзләр мине чыгырымнан чыгарды. Кискен генә:
– Абзыкаем, нәрсә һәм ничек эшләгәнем
турында доклад ясарга минем үземнең түрәм бар. Син кем булдың
әле ул кадәр миңа күрсәтмәләр бирергә? – дидем.
– Мин – урындагы Совет хөкүмәте. Син Совет властена
каршы киләсеңме? Не позволим! – дип, күкрәк кагып кыч-
кыра ук башлады.
Мин үземне-үзем тынычландыра-тынычландыра тегеңә
сөйлим:
– Синең, абзый, белемең нинди дә, минем белемем нин-
ди? Син – техникум гына беткән кеше. Ә мин ул техникумны
1975нче елда тәмамладым. Аннан эшләп тәҗрибә тупла-
ганнан соң гына институтта укыдым. Синең яшең ничәдә
дә, минеке ничә? Шуны уйлаганың бармы? Сезнең кебек
сельсоветлар миндә бишәү, абзый. Һәм миңа кычкыр-
ма! Миңа әткәй дә кычкырганы юк. Тыныч кына эшлисең
килсә, эшлә, тыныч кына пенсиягә чык. Башыңа баш
авыртуы өстисең килсә, рәхим ит, абзый, без аны гына
булдырабыз. Һәм минем Шәрәфетдин малае икәнемне
онытма! Мин сезгә әткәй ише генә булмам. Хуш, абзый, –
дидем дә тыныч кына чыгып киттем.
Бер атна чамасы вакыт үтмәде, әлеге шул страховка
кәгазьләрен тутырырга Кайраклы авыл Советына барып
кердем. Документлар тутырып утырам шулай. Вәгыйзь аб-
зый җайлап кына:
– Кара әле, иптәш кем, Харис, син әтиеңнең шәхси атын
җигеп йөрисең икән. Ул атны әтиең закон бозып асрый.
Шуңа күрә участок атын җигеп йөрергә туры киләчәк, – дип
хәбәр сала. Дәшми генә язышуымны дәвам итәм. Минем
дәшми генә утырганны, күрәсең, үзенчә аңлап, тагын өсти:
– Безнең Кайраклы биләмәсендә законсыз атны җигәргә
катгый тыела. Колхоз атлары кырына җибәр атыңны. Шун-
нан синең эшеңнән халык та зарлана, – димәсенме?!
Һаман дәшми утырам. Уйлыйм, моңа ничек бүтән
дәшмәслек итеп ару гына каптырып согындырырга?
– Эш болай тора бит әле, абзый кеше, халык ризасыз-
лык күрсәтсә, миңа язган кәгазен күрсәтегез. Ә миңа
урамда кем нинди гайбәт сөйләгәнен җыеп, гайбәт сөйләп
утырма. Кая, кем нәрсә язды минем өстән? Күрсәт! Исем-
шәрифләрен күрсәтмәскә дә мөмкинсең.
– Сельсовет һәрбер язылган жалобаны сиңа күрсәтергә
тиеш түгел. Бар андый кәгазьләр. Тәк што синең эшеңне
депутатлар утырышында карарга туры килмәгәе.
Участогың безнең биләмәдә урнашкан. Шулай булгач, син
миңа буйсынырга тиешсең, – дип куркыта ук башлады.
Бусы инде – чиктән ашкан хәл. Монда ветеринария
эшләре буенча көне-төне чабасың. Хуҗалыкларга бара
башласаң да, бер очыннан икенче очына утыз-кырык ча-
крым булыр. Ачуым тәмам кабарып:
– Минем карамакта әллә ничә хуҗалык. Нинди атны һәм
кайсы хуҗалыкның атын, я булмаса, кемнең атын җигеп
йөрергә, абзыкаем, үзем беләм. Бу – бердән. Икенчедән,
мин алама эшләсәм, үткән кварталда безнең Кайраклы
ветеринария участогына акчалата бүләк бирмәсләр иде.
Менә телефон! Ал һәм шылтырат Габсаттаровка! (Габ-
саттаров – ул чакта районның баш ветеринар табибы). Ул
– минем түрәм, мин әлегә сиңа түгел, турыдан-туры аңа
буйсынам. Синең кебек түрәләр миндә, беләсең килсә,
колхоз рәисләрен дә кушсаң, унга җыела. Нигә алар на-
чар эшләгән ветврачка премия язып ята икән? – дип, теш
арасыннан ысылдадым да, ишеген шапылдатып яптым.
Ярар, бу чәкәләшү, тарткалашулар шулай үтеп китте.
Авыл Советлары тарафыннан мине башкача ачыктан-
ачык кысарга чамалаулар туктады кебек. Шулай да шул
җәйне тимерче Фаткулла абзыйдан ветеринария участо-
гына арба ясатып алдым. Һәм килешү төзеп, үземнең
түрәгә, баш ветеринария табибына бардым. Тимерче аб-
зыйга эше өчен акча алып кайтырга кирәк. Гадәттәгечә,
килешүне урысча яздым бит инде. Хуҗага имзасын куй-
дыртырга кердем. Бу килешүне укый бара, минем хата-
ларны төзәтә бара. Кәгазь бите бик үк чуарланмаса да,
хаталар шактый гына җыелды.
Габсаттаров шулай хаталарны төзәтеп чыкты да:
– Харис, мин сине грамотный гына кеше дип уйлаган
идем, син бөтенләй надан икәнсең. Җитмәсә, авыл со-
ветлары белән тарткалашасың. Алай кирәкми. Аларны
тыңларга, килешеп эшләргә кирәк, – ди.
Нишлисең бит, холык бездә чамалы. Колмак кебек ка-
барабыз да китәбез. Әле дә шулай булды. Гадәттәгечә
җайлап кына башлыйм:
– Батыргәрәевич! Әле мин сезгә килешүгә кул куйды-
рырга кердем. Миннән диктант та, инша да яздырмадыгыз.
Күренеп тора, сез урыс теленнән бик белемле икәнсез.
Әгәр дә урыс телен сезнең кебек яхшы белгән булсам,
мин ветеринариягә әйләнеп тә карамас идем. Шул урыс
телен начар белүем аркасында мал духтырына укыдым. Ә
инде минем һөнәри яктан белемемне тикшерәсегез килсә,
ветеринария өлкәсеннән теләсә нинди сорауны бирегез.
Аңа җавабым әзер. Ышанмасагыз, комиссия төзеп, минем
белемемне тикшерергә мөмкинсез. Мин хәзер бу өлкәдә
ничә еллар эшлим. Сезнең кебек укып бетергән көе кулны
кесәгә тыгып йөреп, өстәл артында утырып, чалбар төбе
туздырып, парторг булып йөрмәдем. Сельсоветларның
әткәйнең ат асраганына эчләре поша. Шуңа да ат өчен
миңа бәйләнәләр. Миңа теләсә кемгә буйсынырга куш-
магыз. Минем сезгә буйсынуым да җиткән. Монда минем
урыс телен белү-белмәвемне тикшермәгез. Куйсагыз, им-
загызны куегыз, куймыйсыз икән, сезнең иректә. Арба яса-
учы Фаткулла абзыйга арба хакын кесәдән чыгарып булса
да түләргә туры килер, – дидем дә чыгарга әзерләндем.
Моның тавышы калын һәм торба эченнән сөйләгән ке-
бек яңгырап ишетелә:
– Харис, бигрәк тупас икәнсең. Әйтәм бер авыл Сове-
ты рәисе белән дә килешеп эшли алмыйсың. Аларга бит
әтиеңнең атын алырга өстән кушылган. Аның өчен алар
гаепле түгел. Сиңа күз-колак булырга, атыгыз турында
сөйләшергә миңа әйттеләр. Ат аңа эш буенча кирәк, дип
котылдым. Мә килешүне, оялмасаң, хаталары белән кер-
теп бир бухгалтерия кызларына, – диде дә имзасын куеп
кәгазьне миңа суза. Башкача сүз куертып тормадык. Шу-
лай да мин ишек тоткасын тотуга, бу:
– Парторг булып эшләргә үз иркем белән бармадым.
Партия кушты, – ди. Үзем һаман, кабарудан туктамыйча:
– Эшләргә теләмәгәнне көчләп эшләтмиләр. Үзегез
риза булып баргансыз, – дим.
– Керпе син, Харис, һаман чәнчеләсең…
Шулай да абзыйга рәхмәт әйтеп, саубуллашып чыгып
китәм.
Бухгалтерия кызлары килешүне укып, көлешә-көлешә
аптырый.
– Кара әле, кире күчереп язарга кушмадымы? – диләр.
– Юк, алай болай бер сүз дә әйтмәде. Сезгә кертеп
бирергә генә кушты, – дим.
– Һе.. башкалардан кире күчертеп тә яздыра әле ул. Кы-
зык... – дип баш селкиләр.
Аллаһыга шөкер! Баш табибыбыз алай үчләшеп, кенә
куа торган кеше түгел иде. Һәм бик таләпчән. Хаклы ялга
чыкканчы бу вазифаны биләде. Минем күңелемдә аңарга
карата тик ихтирам хисе генә. Аңардан соң килгән түрә,
ветеринар белемле булса да, шулай ук партия кешесе.
Чалбар төбе туздырып, кулын кесәсенә тыгып йөргән
бәндә булып чыкты. Белеме дә ташка үлчим. Надан иде.
Минем эш буенча бирелгән ат шәп, көчле. Арба да –
хәзер тимерче Фаткулла абзый ясаган резин тәгәрмәчле
ныклы, зур арба. Ветучасток атына печән әзерләргә зур
гына ике аклан тәгаенләнгән. Хәзер печән өчен кайгы
бетте, иренми әзерлә генә. Тик илдә зур үзгәрешләр баш-
ланып китте, үзем каты гына чирли башладым. Кайраклы
участогын бөтенләй ябып, участок өен сатып җибәрделәр.
Ярый әле, укытучыларга дип салына башлаган йортны
төзеп бетереп, шунда күчкән идек. Участок атын колхоз-
га тапшырырга куштылар. Дус дип йөргән урман түрәсе,
печәнлекнең яртысыннан күбрәген тартып алып, икенче
кешегә бирде. Кара эчле бәндә икәнен соңрак аңладым.
Эчкечеләргә атказанган исеме бирсәләр, бу бәндә ул
исемне районда иң алдан алыр иде.
Гомумән, эшләр хөртәеп китте. Бакча тырматыр өчен
ат сорап кемгә генә барма, барысына да бер ярты кирәк.
Аның белән генә бетсә әле. Үзем малларын дәвалаган,
дус дип йөрткән “дусларым” да мине шәйләми башлады.
Габдулла Тукай әйткәнчә:
Маллар барда, бар да дус та, бар да яр,
Акчаң бетсә, бар да кырыңнан таяр.
Дөрес язган Тукай бабабыз. Минем дә шуныкынча бул-
ды. Калса калды микән бер-ике дус. Бу авылда минем
туганнар да юк. Чөнки мин монда килмешәк хәлендәмен.
Тәүге яши башлаган чакларда шулай берничәсе авызла-
рын ачканнар иде, килмешәк, дип. Тешләрен какшаткач,
шып туктадылар. Менә шундыйлар хәзер бигрәк тә коты-
ра, аздылар.
Әткәй урынына үзем калдым, дисәм дә була. Үземә дә
ат асрый башларга кирәктер, дип уйлый башладым. Ат са-
тучы бар, дип ишетеп, Бузат авылына киттем. Бу тирәдә
генә табып булмаса, ат эзләп, Ырынбур якларына ук чы-
гып китәргә иде исәп. Печән өсте җитүен җитмәгән, әмма
алдан ук хәстәрен күрергә кирәк.
Шулай Бузат урамыннан китеп барам, ат сатучының
йортын эзләп. Әле тегеннән, әле бу тыкрыктан машина
дисәң, машина түгел, трактор дисәң, бөтенләй аңа охша-
маган, ниндидер механизмнарның тыз-быз, шатыр-шотыр
төтеннәрен һавага чәчеп үтеп киткәнен күрдем. Торганы
бер җен арбалары инде. Кайсысында мотоцикл моторы,
кайсысында "ЗИД" моторы. Җитмәсә, берсе шундый ук
шайтан арбасына тау итеп утын төягән дә урманнан кайтып
килә. Йөге дә ат йөгеннән ике тапкырга күбрәк. Әнә тагын
берсе бакчасына шундый ук әкәмәт-гыйльлә белән тирес
түгеп ята. Менә шунда башка уй килде. Мин дә мондый
пәри арбасын ясый алам. Минеке нинди булыр әле! Бо-
лар ише генәме, минеке булгач гыйфрит арбасы булачак.
Дию пәриенеке кебек көчле итеп ясаячакмын.
Җитмәсә, кибет алдында берәүнең шундый арбасы төтенен
һавага төчкерә-төчкерә эшләп утыра. Күңелем булганчы
өйрәндем, бу арбаның ничек ясалганын. Хуҗасы чыккач,
бераз сөйләшеп тә тордык. Бераз зарланып та алды. “Ба-
хыр авыл халкы нишләсен? Колхозда җигеп йөрергә ат
калмады. Калганын да бригадир бирдерми. Аптыраганнан
инде халык менә шушыны ясап мәш килә. Мин дә шул,
башка чара калмагач, ясадым. Әле печән өсте түгел, шуңа
да иркенләп йөрибез, бар эшне дә шушы арбалар белән
башкарабыз. Печән өсте җитсә, ГАИ хезмәткәрләре, ми-
лиция органнары авылда дежур торып облава ясыйлар.
Эләксәң, бетте. Штраф, монысы әйбәт очракта. Ә алама-
сы – конфискация”, – ди. Һәм миңа шушындый җен арба-
сын ничегрәк ясарга дип үзенең киңәшләрен бирә.
Бузат авылында халык бик уңган, тырмашып булса да
яшәргә тырышып ята. Шәл бәйләүләрен әйтеп тә тормыйм
инде. Шәл бәйли белмәгән кыз балага авылда кияү чык-
мый. Шәл бәйли белмәгән хатын-кыз читтән килгән килен
генә булырга мөмкин. Аны да тиз арада өйрәтәләр. Шулай
итеп, Бузат авылына ат алырга дип барган кеше ат ал-
мыйча яңа уй-ният, хыяллар белән канатланып кайттым.
Бетте, шушы көннән башлап мин үземә максат куйдым:
үзйөрешле мотоарба ясарга. Әйттем – бетте, ясыйм мин
аны. Бер атна үтмәде, теге ат сатып алырга дип җыйган
акчага төрле кирәк-ярак, запчасть, тимер-томыр сатып
ала башладым.
Арткы, алгы күперләрне дә таптым. Барысы да – “ГАЗ-
51” машинасы җиһазлары. Тик көчлерәк мотор гына таба-
сы калды. “МСО” дигән төзелеш участогында шундый бер
мотор барлыгын ишетеп калган идем.
Җитмәсә, Горбачев, шәхси хуҗалыкта
җиңел автома-
шинадан башка да техника алырга ярый, дигән указ чы-
гарды. Бу указ 1986нчы елның май аендагы гәзиттә булды
шикелле. Мин шул гәзитне, кирәге чыгар әле, дип, бөкләп
алып куйдым. Әтинең ат маҗараларыннан соң тәҗрибә
зур. Анысын гына беләбез. Канатланып һәм дәртләнеп,
киттем “МСО” дигән оешмага. Чынлап барып күрдем теге
нәрсәне. Ул “Т-16” дигән бәләкәй генә, тәгәрмәчле трак-
тор булып чыкты. Ярты җиһазы юк. Таланып беткән. Әмма
ару гына караштырып, көч салсаң, йөреп китәрлек нәрсә
ясарга мөмкин. Миңа бит аның моторы гына кирәк. Кереп
киттем түрәләре булган Әминев абзыйга. Абзый азрак та-
ныш, мине белә. Сөйләшә башлагач бу:
– Теләгең булгач, ал ана “МТЗ-50” дигән тәгәрмәчле “Бе-
ларус” тракторын. Бик кыйммәт тә тормый. Йөри. Азрак ка-
раштырып җибәрсәң, сиңа хезмәт итәчәк әле ул, – ди. Мин
инде ул кадәр зур техниканы алырга курыктым. Әлеге шул
ат маҗаралары тәэсире:
– Миңа шул аунап яткан бәләкәй тракторның моторы
гына кирәк, – дим.
Бу:
– Алай бүлгәләп сатмыйбыз. Ал бөтенләе белән, шул
гына хак, – ди.
Нишләргә? Шул гына хак дисә дә ару гына чыга. Уйга
калдым. Озак уйларга да форсат юк, абзыем каядыр чы-
гып китәргә ашыга. Алмый чара юк. Кулны селтәдем дә:
– Риза! – дим.
Шулай итеп, теге трактор сөлдәсен йортка кайтарып
аудардык. Өйдәгеләргә
барча уйларны ачып салган юк.
Планнар кырка үзгәреп югары күтәрелде. Хәзер хыялда
гыйфрит арбасы ясау түгел, ә йортта аунап яткан “Т-16”
маркалы трактор сөлдәсен аякка бастыру. Шушы трактор-
га запчасть-җиһазлар эзли башладым. Мондый трактор-
ны безнең якта “официант” дип йөртәләр. Авыл халкы бик
тапкыр һәм күзәтүчән бит. Чынлап та, әрҗәсе алда булган
мондый трактор, әйтерсең дә, ике кулына поднос тотып
тыз-быз өстәлләр арасында йөргән ресторан хезмәткәре,
официантны хәтерләтә түгелме? Шулай итеп, “официант”
тракторын аякка бастырыр өчен тегендә барам, монда со-
рашам, дигәндәй. Әллә ничәмә хуҗалыкны йөреп чыктым.
Һәм миңа бер көнне, андый тракторга кирәкле тимер-то-
мыр СПТУда бар, диделәр. Әһә, аның директоры – сый-
ныфташ Фаткуллин Таһир, киттем шунда. Бу, барып, кереп
хәлне сөйләп биргән көе, кырт кисеп:
– Дөресен әйтергә кирәк, запчасть юк бездә, –
димәсенме?! Һәм минем кәефем кырылганны күреп,
дәвам итә. – Иң яхшысы, ал син ул тракторны арендага.
Безгә хәзер артык техниканы арендага бирергә дә, сатар-
га да рөхсәт бирделәр, – ди.
Монда ни-ми килеп, икеләнеп тору юк. Әйтәм бит, безнең
нәсел бәрде-орды, алдына берәр максат куйган икән,
бернигә карамый шуңа бара. Бульдозер кебек. Мин дә –
әткәй улы. Әйттем – бетте. Гаражларына чыгып карасак, бу
бөтенләй икенче маркалы трактор булып чыкты. Бәләкәй
“Т-25” дигән трактор. Төзек. Шул көнне үк мин авылга трак-
торга утырып кайтып кердем. Тракторга права дигән нәрсә
юк. Гараждагы егетләр күрсәтеп бирде кайсылайрак итеп
тизлекләрен алыштырырга, нинди педальгә басарга һәм
кайсылайрак йөртергә кирәклеген. Өйгә кайтып җиткәнче
җырлап кайттым. Көз көне, октябрь азаклары иде. Өч
көнләп тә вакыт үтмәде Гөлем авылыннан атларына уты-
рып әткәй белән әнкәй килеп җиттеләр. Сизеп торам: ми-
нем трактор алып кайтканны ишеткәннәр. Чәйләр утырып
эчтек. Хатын аш салып җибәрде. Шулай бик мәслихәт
кенә авыл хәлләрен, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырабыз.
Әткәй инде илдәге хәлләрне, дөнья хәлләрен сөйләшергә
ярата. Сәясәт белән бик кызыксынып, һәр булган вакыйга-
га анализ ясап, тикшерү үткәрә һәм үзенең нәтиҗәсен чы-
гарып әйтеп куя. Мин әйтер идем, азрак күрәзәлек кыла,
дип, һәм аның күрәзәлеге күпчелек очракта туры килүенә
без хәйраннар калабыз. Җайлап-җайлап, сүз мин алып
кайткан тракторга күчте.
Әткәй, ерактан гына башлап:
– Юкка алып кайткансың, улым, бу нәстәкәйне. Минем
атка бәйләнгән кебек, тракторыңа да бәйләнәчәкләр,
дип уйламадыңмы? – Минем җавап биргәнне дә көтми,
дәвам итә: – Мөгаен, атка ныклап бәйләнә башларлар
инде. Синең тракторың да булгач, миңа бөтенләй көн
бетәр инде, – дип, үзенең шикләрен белдерә.
Һәм өстәп:
– Бу ат, улым, барыбер сиңа була бит. Мин дә көннән-көн
яшәрмим, телисең икән, бүген үк калдырып кайтып китәм.
Ат синеке. Ә тракторыңны кире илтеп бир, улым, – ди.
– Һе, тапкансың кайгырыр нәрсә.
Хәзер заманалар
үзгәрде. Ышанмасаң,
менә укып кара! – дип, мин теге
бөкләп куйган гәзиттәге хөкүмәт карарын әткәйгә алып
бирәм.
Укып чыкты да:
– Хөкүмәткә ышаныч юк, улым. Сезгә укытмадылармы-
ни, революциядән
соң Совет власте НЭП политикасын
кабул итте дә берничә елдан шуңа ышанып хәлләнә баш-
лаган барча халыкны, кулакка язып, вак буржуазия рәтенә
күчереп, Себер озаттылар. Аттылар, төрмәләргә яптылар.
Монда да шуңа охшап тора, улым. Тарих кабатлана, – ди.
Әткәйнең сөйләп беткәнен тыныч кына тыңлап торган
әнкәй дә:
– Әтиең дөрес әйтә, улым. Сәламәтлегең дә бик шәптән
түгел. Шушы трактор сатып алган акчаңа берәр җиргә
барып дәваланып кайтыр идең. Чит авылда торасың.
Серең сыярдай, терәк булырдай бер туган-тумачаң юк.
Ә дуслар алар юл аермасына чаклы гына. Үзең күреп
торасың бит кайраклыларның сиңа булган карашын. Син
аларга чит кешесең. Нинди генә яхшылык эшләмә, ничек
кенә матур яшәргә тырышма, син аларга чит, улым. Рас-
кулачиние башланса, иң беренче сине исемлеккә кертеп
язып бирәчәкләр. Картәтәң хәленә калуың бар, улым, –
дип еламсырый ук башлады әнкәй, үзенең әтисен исенә
төшереп.
Әйе, әнкәй яклап картәти сигез елга Себер якларына
сөрелеп, Тайшет дигән җирдә тимер юл төзегән.
Мин аларны тынычландырырга тырышам:
– Ярар, илтеп бирермен. Юкка кайгырмагыз. Трактор
әле минеке түгел. Мин аны алып кына тордым, – дим.
Шул сүзләрдән болар бераз тынычланып, бездә кичкә
чаклы кунак булып кайтып киттеләр. Әткәй әле кайтырга
дип атына утыргач та:
– Дөнья малы – дуңгыз каны. Артык байлык безгә тиң
түгел. Әнә ике кызың, ике улың бар, үстер шуларны. Без
кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез, – ди.
Мин инде:
– Ярар әткәй, ярар. Юк өчен кайгырмагыз. Азрак көннәр
сындыргач, илтеп бирермен, – дим. – “Ярар”ның башы
авыртмый.
Кар төшмәсә дә, көннәр суык кына тора иде ул чакта.
Көннәр сындыруын сындырды, тик бураннар чыгып, бу-
рап-бурап кар яварга тотынды. Тракторны кире Таһир
дуска илтеп булмады. Кыш озын, үз уйларыңа чумарга
форсат җитәрлек. Соңгы елларда булып үткән хәлләрнең
барысын да күз алдыннан кичереп, барысы турында да
яңабаштан уйлыйм. Берсенең дә ахырына барып чыгар-
лык түгел. Уйлар уйлана-уйлана да киләчәктә ничегрәк
яшәп, ниндирәк итеп тормыш көтәргә, дигән сорауга ба-
рып терәлә.
Менә күптән көтелгән яз да җитте. Йорт тирә-ягын
җыештырырга кирәк. Абзар алдында тиресләр дә хәтсез
җыелган. Нишләргә? Тракторны кабыздым кабызуын, тик
арба юк. Шулай да ат арбасын көйләп тактым да барча
булган чүп-чарны чүплеккә илтеп түктем. Эшләгән саен
кәефем күтәрелә. Трактор трактор инде. Ат түгел. Күпме
төясәң дә тарта. Соляркаң булса, шул җиткән. Ул көнне
кыш буе җыелган тиресләргә чаклы түктем. Ничек булса да
берәр арба ясарга кирәк дигән уйга килдем. Ният – эшнең
яртысы, диләр, дөрес. Аллаһыга шөкер, йортта тимер-то-
мыр җитәрлек. Кайсы гына басу кырына барма, анда да
аунап яткан тимер-томырга абынасың. Үзем – сварщик.
Бер атна үтмәде, бик шәп бер арба әмәлләп алдым. Менә
шул көннән башлап минем тормышта яңа этап башланды
дисәм дә, алдау булмас. Тракторны кире илтеп бирмәдем.
Районда иң беренче булып мин тракторлы булдым.
Тракторның холкын һәм нәрсәләр булдыра алганын
өйрәнеп, аның көенә төшенгәнче печән өсте дә җитте.
Аңа чаклы кулга бер печән чапкыч төшердем. Яңгырчы
Рәис абыйдан ат тагып йөри торган чапкычка алышып
алдым. Трактор чапкычы белән ничек эшләргә, ни-
чек көйләргә ул өйрәтеп бирде. Гаскәров Рәис абый
унөч яшеннән үк Фәхриева Мөнирә апада тракторист
ярдәмчесе булып эшли башлаган. Аннан инде гомер
бакый комбайнда эшләде. Тимернең һәм техниканың
телен белә. Әлеге көндә хуҗалыкта механик. Тимер-
томырга мөкиббән киткән кеше. Кырында йөргән оны-
клары да бүтән балалар кебек комда уенчыклар белән
уйнамый, ә кулларында ачкыч белән чүкеч булыр. Ти-
мер-томыр сүтәләр, майга, корымга буялып беткәннәр.
Рәис абыйның хатыны Фәния апа: “Тимер җене Рәис
абыеңа гына түгел, аның оныкларына да бәрелгән”, –
дияр иде, мәрхүмә.
Ул елны шулкадәр җиңел әзерләдек печәнне. Әткәйнең
атына да, минем тимер атка да бәйләнүче булмады. Без-
не беркем бимазаламый. Урман караучылар да елдагы ке-
бек каныгып бармый. Печәннең чаба алган урынын трак-
тор белән чаптык. Бу тарихның 1986нчы елы иде.
Әткәй дәшми генә карап йөри, ниһаять печәннәрне
китерә башлагач, түзмәде:
– Кара әле, улым, бу нәрсәкәй арый да белми икән.
Эсседә кигәвен-черки дә таламый үзен. Кайткач эчереп,
тышаулап тау буена җибәреп, иртән эзләп аласы да түгел.
Бер төягәндә ат йөге белән өчәр фурманны тартып алып
кайта, – дип, кәефе булып, миңа сөйли. Минем инде билге-
ле, әткәйне шатландыра алганыма күңелем куана.
Тора-бара шәхси хуҗалыкларда ат асрауга гына түгел,
мал-туар тотуга да тыюлар бетте. Безнең Гөлем авылы
халкы берсеннән-берсе ярышып, күпләп мал тота, ат ас-
рый башлады. Хәтта әткәйнең атын алырга йөргәннәр дә
ат тота. Бер-ике ел асрап карадылар да сүрелделәр. Ат
асрау рәхәт түгел шул. Аңа җилкә кирәк. Җитмеш алты
өйле Гөлем авылында утыз бишләп ат малы исәпләнде ул
елларда. Шулай ук Кайраклы авылында да ат асраучылар
бер уникеләп булыр.
Ат асрау – олы бер мәшәкать. Бездә мондый мәзәк тә
бар.
– Абзый, нигә шулкадәр этләнеп ат асрыйсың? Ат асра-
ганчы тагын берәр сыер тотсаң файдалырак булмыймы-
ни? – дип сорыйлар икән бер абзыйдан.
Теге абзый:
– Шулайдыр да ул, тик ат белән печән әзерлим бит, –
дип җаваплый.
– Шулкадәр печән сиңа нигә ул?
– Бәй, атым бар бит. Ат кыш буена шул печәнне ашап
бетерә инде, – дип әйткән ди ат асраучы.
Соңгы вакытларда ат асраучылар бетте. Юк
дәрәҗәсендә. Яшьләр ялкауланды. Аннан да бигрәк, авыл
халкы картайды. Яшьләр авылда калмый. Ә әтиебез,
үлгәнче, ат асрады. Һәм үләр алдыннан да әйтеп үлде:
– Улым, мин үлгән көе атны бетермә. Мине тыныч ятсын
дисәгез, атны тагын бер ике-өч ел булса да асрагыз инде,
– диде.
Әтинең васыятенә тугры калып, ул мәрхүм булгач та
әле сигез ел ат асрадым. Әткәйнең бөтен каршылыкларны
җиңеп, тырмаша-тырмаша кырык ел буена ат асравы шу-
шылай тәмамланды. Ат асратмаска дип тырышучыларга
әткәй үзенең дөрес юлдан барганын исбатлап үлде.
Ни дисәң дә ат, ат инде, кәҗә түгел. Һәм безнең гаилә
өчен ат изге җан иясе санала. Бик изге җан!
Фото: https://pixabay.com/ru
Читайте нас: