Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 Май 2019, 19:41

Розалина ТИМЕРБУЛАТОВА. Хикәя. Сагыну

...Гадәттә, иртән әтием мине кулына күтәреп ала торган иде. Ә бүген ул мин көтмәгәнчә, хәтта уйламаганча җавап бирде: башта мине читкә этәрде, соңыннан, сөйләшәсе дә килмәгәндәй:– Син генә җитмәгән идең минем юлымда! Югал бар моннан! – дип, миңа каты тавыш белән кычкырды. Мондый сүзләргә сискәнеп киттем, әниемнең итәге артына яшерендем. Ул вакытта иң тыныч урын шунда булгандыр инде. Күп тә үтмәде, әти, кулына сумкасын күтәреп, ишекне каты ябып чыгып китте... Чыгып китте... Юк, ул өебезнең ишеген түгел, ә минем күңелемнең ишеген япты, мәңгегә япты...

Әле булса исемдә: 30нчы октябрьнең суык, яңгырлы көне. Тышта җил дулый. Әле тәрәзәләргә, әле өй кыегына каты итеп китереп суга, әйтерсең дә, ул аларны җимерергә тырыша. Әмма өй бирешми, ул нык тора. Менә шушы көнне мин үземне ялгыз, бәхетсез ятим бер бала итеп тойдым.
Ул көнне әниемнең иртәдән үк кәефе кырылган иде. Моңа никтер игътибар итмәдем. Аннары, аның янына зур бүлмәдән кызу адымнар белән матур киенгән әтием килеп чыкты. Аның йөзе бик кырыс күренсә дә, мин урынымнан сикереп тордым да, кулларына барып ябыштым:
– Әтием, без кунакка барбызмы әллә? Сез нигә миңа кичтән үк әйтмәдегез, әти? Ә мине үзегез белән аласызмы? – дип, аның теңкәсенә тия башладым.
Гадәттә, иртән әтием мине кулына күтәреп ала торган иде. Ә бүген ул мин көтмәгәнчә, хәтта уйламаганча җавап бирде: башта мине читкә этәрде, соңыннан, сөйләшәсе дә килмәгәндәй:
– Син генә җитмәгән идең минем юлымда! Югал бар моннан! – дип, миңа каты тавыш белән кычкырды. Мондый сүзләргә сискәнеп киттем, әниемнең итәге артына яшерендем. Ул вакытта иң тыныч урын шунда булгандыр инде. Күп тә үтмәде, әти, кулына сумкасын күтәреп, ишекне каты ябып чыгып китте...
Чыгып китте... Юк, ул өебезнең ишеген түгел, ә минем күңелемнең ишеген япты, мәңгегә япты...
Ул өйдән чыгып китү белән, мин тәрәзәгә барып каппландым. Әти, артына да әйләнеп карамыйча, эре-эре адымнар белән урамнан атлады. Мин, күздән югалганчы, аның матур киемле, горур атлап барган озын буена карап тордым. Бу вакытта минем башымда бер генә сорау иде: “Нәрсә булды?”.
Әниемнең күрше бүлмәдә елап утырганын ишетсәм дә, янына бармадым, юкса, без икәү елар идек. Ә мин еламаска, көчле булырга тырыштым. Шушы көчемне соңгы тамчысына кадәр әниемә бирергә теләдем ул чакта.
Әйе, бу иртә башка иртәләргә ошамаган булып чыкты. Моңарчы без әтием белән гел дә иртән әнием пешергән җылы коймаклар белән икәү чәй эчә идек. Шул вакытларда әти, мине аркамнан сөеп: “Син, улым, ныклап аша. Сиңа бүген көч кирәгәчәк, чөнки эшебез күп”, – дия торган иде. Бу вакытта аның кулы каты, авыр булса да, миңа җылы, рәхәт иде. Аннары ихатага чыгып, барлык эшләрне бергәләп эшли идек. Әтием мине йорт хайваннарын яратырга, тирә-яктагы матурлыкны күрә генә түгел, тоя белергә, кадак кагарга, агач белән эш итәргә өйрәтте. Кичләрен без китаплар укып, төрле уеннар уйнап үткәрдек.
Аның киңәшләре миңа тормышта бик ярдәм итсә дә, аның безне ташлап чыгып китүен гафу итә алмадым шул... Бу көннән соң тормышыбызның башкача булачагын бик яхшы аңладым мин. Шулай да баштарак иртәләрен әтиемне бик нык сагынып уяна идем. Менә хәзер ул бүлмәмә керер дә, мине күтәреп алыр кебек тоя идем мин. Әмма, үсә-үсә, бу сагыну хисләрен үземдә тыярга өйрәндем.
...Икенче көннең иртәсе артык салкын булмаса да, күк болытлы, тонык иде. Җил тынган, әмма, менә хәзер ныклап явам дигән сыман, яңгыр сибәләп киткәли. Болай да кителгән күңелем тагын да төште. Агач яфраклары күптән инде коелып беткән. Тәрәзә каршындагы имәннең соңгы кызгылт-сары яфраклары гына җиргә төшәргә үз чиратын тыныч кына көтә.
Ә инде төшке аштан соң безгә әбием килде. Ул әниемә ярдәм итәчәк, бездә бераз яшәячәк. Ир-ат эше авыр булса да, алар барлык мәшәкатьләрне икәү башкардылар. Аларга җиңелрәк булсын дип микән, әллә инде үземне чын ир-егетмен дип уйлапмы, мин алар тотынасы эшне алдан барып эшли тораган идем. Әтием турында ничек кенә сорыйсым килсә дә, сорашмадым, чөнки йөзләреннән үк барысы да аңлашыла иде. Ә үзем, капка ачылган саен, мин, әтием кайткандар дип, урамга йөгереп чыга идем...
Әби килгәч, безнең тормыш үзгәрде, әйтерсең дә елга агымы кискен үзгәреш алды. Хәзер инде йоклар алдыннан әкият-хикәяләрне миңа әбием белән әнием сөйли. Әнием китаптан укыса, әбием авыл тарихын, әкиятләр сөйли, бәетләр әйтә. Күрәсең, аның теле шундый назлы, татлы булганга, минем гел генә аны тыңлыйсым килә иде. Әлеге көнгәчә бу хикәяләр минем хәтеремдә саклана.
Урамга да без гел әбием һәм әнием белән бергә чыга идек. Анда мин, күрше малайларын әтиләре белән күреп, көнләшә торган идем. Ә үземне: “Әнә аларга ничек кызык, алар бәхетле, чөнки әтиләре бар. Әтиләре алар белән туп тибә, йөгерешле уйный... Ә минеке кая китеп югалды икән? Күпме көтәргә? Ул берәр кайчан элеккечә өебезгә кайтыр микән?” – дигән сораулар борчыды.
Янымда әтием булмаса да, үсә-үсә, мин ир-ат эшләренең барысына да өйрәндем. Әнием белән әбиемә дә җиңелрәк була башлады. Хәзер инде алар өйдәге хатын-кыз эшләрен генә башкаралар иде.
Әтиемнең юклыгы сизелмәсен дип үстерделәр мине. Ләкин моны тоймый мөмкин түгел. Әти булмагач, синең өчен алдан өндәп баручы ир-ат көче юк бит. Нинди генә эшкә тотынсам да, башка малайлар кебек әтиемнән түгел, ә әниемнән киңәш сорыйм. Еш кына, әтиемнең җавабы нинди булыр иде икән, дип уйлый идем. Ә әнием гел дә хатын-кызларча җавап бирә иде. Бәлки, шуңа күрә дә мин нечкә күңелле, хисләргә тиз бирешә торган булып үскәнмендер.
Мәктәптә яхшы укырга, тәртипле булырга, әнием белән әбиемнең йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Әнием белән әбием янында минем балачагым бик бәхетле һәм тиз узды. Гомерем буе әтиемне сагынмасам, иң бәхетле балачак миндә булды, дип әйтә алыр идем... Ләкин ничек кенә өзелеп көтсәм дә, әти кайтмады. Мин үсеп җиткәч, әнием аның яңа гаиләгә чыгып киткәнен аңлатып бирде.
Әнием әйткәннәргә мин бик тиз төшендем һәм әтиемне онытырга тырыштым. Үсеп җиттем, уку йорты тәмамладым, эшли башладым. Әнием белән әбием ярдәме белән кеше булдым, аякка бастым. Мин аларга бик рәхмәтлемен. Алар үзләрен җәлләмичә, барлык көчләрен миңа бирделәр. Мин моның кадерен белеп үстем. Ләкин күңелдәге авыр таш кына эремәде.
Күңел һәрчак әтиемне күрү хыялы белән яшәде. Күп тапкырлар күз алдымнан аның белән очрашу мизгелләрен кичердем. Ә очрашу һич көтмәгәндә, уйламаганда булды.
...Ничә еллар элек булган кебек, шундый ук салкын көзге көндә ул безнең ишекне килеп какты. Мин аны танымадым. Каршымда егерме ел элек безне ташлап киткән әтием түгел, ә ниндидер чит-ят кеше басып тора. Ул картайган, чәчләренә чал төшкән, горур буе да чүккән. Ишектән кергәч ул озак дәшмичә торды да: “Гафу ит мине! Мин барысында аңладым бит, улым...” – диде. Ә мин... Мин, нәрсә дияргә дә белмичә, урамга чыгып йөгердем. Дөресен генә әйткәндә мин качтым, аның каршында күз яшьләремне күрсәтмәс өчен качтым...
Ничә еллар аны көтеп яшәдем, тәрәзәләрдән күз дә алмадым; тормыш кыенлыкларын үзем генә кичерергә мәҗбүр булганда, их, әтием янымда булса иде, дип уйладым. Ә мин үсеп җиткәч, ул картаеп ярдәмсез калгач, аның исенә төштемме?! Бу сорауга җавапны ул вакытта тапмасам да, еллар үткәч, үзем дә төшендем. Барлык балалар да тулы, әтиле-әниле гаиләләрдә үссәләр, бу җирдә бәхетле балалар күбрәк булыр иде. Бала бәхетле булып үссен өчен ата-ана парлы һәм тату яшәргә тиеш, шулвакытта үзләрен дә бәхетле картлык каршылар.
БДУның Стәрлетамак филиалы.
3 курс студенты.
Читайте нас: