Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 Май 2019, 12:41

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. АТ ҺӘМ БЕЗ. Повесть (3)

...Икенче җәй җитте һәм тагын безне искә төшерделәр. Бу юлы әткәйне райкомга чакыртып, сорауны кабыргасы белән куйганнар: “Я партбилетыңны өстәлгә саласың, я атыңны колхозга үз кулың белән төшереп бирәсең. Бар, кайт. Сиңа җомга көнгә чаклы вакыт бирелә”. Әткәй район үзәгеннән кара көеп кайтып керде. Әйе, бу юлы мәсьәлә бик каты куелган иде. Әткәй төн йокламый төрлесен уйлап ятты. Аңа карап әнкәй дә тынычсыз. Гомумән, өйдә ниндидер киеренкелек. Без, балалар да, тынып калдык. Элек шау-гөр килеп торган, балалар чыркылдашудан яңгырап торган йорт тынып, төссезләнеп калды. Әткәй үз-үзенә бикләнде...

(Дәвамы)
...Икенче көнне тагын эзләргә чыга. Шул тирәдә басуда
үз тракторлары тирәсендә кайнашкан механизаторлар
кырына барып сорашып та карый, берсе дә күрмәгәннәр.
Бу инде безнең Гөлем авылыннан хәтсез генә ерак Ку-
ганакбаш авылы кырында була. Шуннан әткәй, авыл-
га килеп, авыл кешеләреннән сораштыра. Көтүчеләр
белән сөйләшә. Ат караучылардан, сезнең көтүгә килеп
кушылмадымы, дип белешә. Юк, алар да күрмәгән. Тик
берсе генә, кырау өстендә шушы якка киткән эз күренде,
дип, бөтенләй читкә күрсәтә. Әткәй, кибет янына барып,
кешеләрдән сораштыра башлый. Шулчакны авылда тире,
чүпрәк-чапрак җыючы, әтинең танышы Искәндәров абзый
килеп чыга. Әтине читкәрәк чакырып ала. Әткәй хәлне
сөйләп бирә.
Бу абзый әткәйгә:
– Атың бу тирәгә үк килеп җиткәч, әллә кайдан эзләмә.
Тот та Камсамул утарына бар. Анда казакълар яши.
Атыңны шулардан гына эзлә, – ди. – Берүзең генә бар-
ма. Кире кайта алмассың. Анда шундыйрак халык, – дип
искәртә.
Әткәй киредән авылга кайтып китә. Һәм ферма мөдире
булып эшләгән Сәхибгәрәев Хәйдәр абый белән кичтән үк
сөйләшеп куя. Яктыргач, Хәйдәр абыйның мотоциклына
утырып юлга чыгалар. Камсамул утары Стәрлетамак рай-
онында ук. Куганакбаш авылына бер унлап чакрым
булыр.
Утарга килеп җитсәләр, бер казакъ абзые безнең атка
охшаган ат белән су ташып йөри икән. Атның янбашына
басылган тавро-номерын шулкадәр кырып юганнар, чама-
ларлык та түгел. Төсе, ялларының ятышы, маңгай чәчләре
барысы да туры килә, ә менә янбашындагы тугызлы но-
мер беленер-беленмәс кенә. Шулай да әткәй, казакъ кы-
рына килеп:
– Атны тугар! Ат безнеке. Без ат артыннан килдек, – ди.
Теге күзен дә йоммый:
– Кайда атыңа документың? Кем исбатлый бу ат сине-
ке икәнен? Сыпыр моннан юньле чакта! – дип тавышын
күтәрә башлагач, әткәй инде тегенең алдына ук килеп ба-
сып һәм күзенә карап:
– Әле бирергә теләмәсәң, хәзер берәр сәгатьтән бар-
ча милиция монда була! Телисең, үзебезнең район
милицияләре, телисең, үзегезнең районнан
алып киләбез, шәһәр милицияләрен
дә алып килергә мөмкин.
Кайсы районнарда атлар югалган, барысын да табачакбыз. Һәм
авылыгызның астын-өскә китерәчәкбез! – ди.
Әткәй кыза башласа, аның теге күрмәгән күзе бөтенләй
зур итеп ачыла һәм йомылмый. Ә инде күргән күзе тиз
арада кызарып чыга. Теге казакъ артка чигә башлый,
әткәй аны күз карашы белән өтеп артыннан иярә. Әткәй,
Хәйдәр абыйга карап:
– Хәйдәр, әйдә кыздыр матаеңны! Киттек, милиция на-
чальнигын алып киләбез, – ди дә, борылып, матай кырына
бара башлый.
Шунда һушына килгән казакъ карты:
– Нугай, туктаң, туктаң! Алай кызма! Ул атлар өчәү иде
бит. Син берсен генә сорыйсың. Шуңа да документ сора-
дым. Ал өчесен дә, – ди.
Әткәй, кире борылып, тегеңә әйтә:
– Атлар ничек монда килеп эләкте? Кайсыгыз урлап
алып килде? Әйт!
– Юк, без урламадык. Атларыгызны чегән егетләре куып
алып китеп бара иде. Безне күргәч ташлап качтылар.
Алардан калган атлар. Тегеләрен дә алыгыз, – ди.
Һәм, барып, салам эскертенең бер башын ача. Менә
сиңа мә. Бу эскерт түгел икән, зур эскерт өеме эченә
махсус эшләнгән яшерен абзар. Ә читтән карасаң, һич
уйламассың. Салам эскертеме, салам эскерте. Андый
эскертләр рәт-рәт бишәү-алтау тезелгән. Башка өйләр
кырында да андый салам өемнәре җитәрлек.
Казакъ та һушлы, әткәйгә:
– Атыңны минем йорттан алып киткәнеңә берәр язу кал-
дыр. Ю гыйсә, бүген атыңны алып китүен китәрсең, ә ат
таптырып иртәгә тагын килсәң? – ди.
Әткәй аны-моны уйлап тормый, ат табылган шатлык-
тан расписка язып калдырырга килешә. Казакъ икесен
дә өйләренә чакыра. Өйгә кереп өстәлгә расписка язарга
утыруга, буе ике метрлы бер әзмәвер мич артыннан чы-
гып, ишек төбенә баса. Исән-имин чыгып котылырмын,
димә. Моны күз кырые белән генә күреп калган әткәй,
өстәл артында үзенә каршы утырган теге карт казакъка,
элеккечә кыза башлап, ярым пышылдап:
– Файдасыз эш белән кыланырга чамалыйсың. Без
атның монда икәнен белеп килдек. Безнең сезгә киткәнне
ярты Куганакбаш белә. Тагын да шуны искәртәсем килә,
бер ярты сәгатьтән милицияләр дә килеп җитәргә тиеш.
Алар килгәч, менә мин язган язуны күрсәтерсең. Улыңа
әйт, тормасын ишек төбендә каккан казык кебек катып.
Башка урланган әйберләрең булса, улыңа куш, җыештыра
башласын, – ди. Һәм өсти: – Безнең дә уллар, кияүләр бар.
Үзең генә өеңдә янып үлмәссең, авылыгыз белән кызыл
әтәч талар.
Шуннан казакъ аклы-күкле булып, ялт кына теге
әзмәвергә карап ала, тегесе өйдән чыгып югала.
Әткәй казакъ йортыннан исән-имин чыгып, атына атла-
нып кайтырга чыга. Хәйдәр абзый мотоциклы белән ал-
дан бара. Тик тайның берсе юньләп иярми. Шунда әткәй
казакъ янына килеп:
– Синдә торып торсын. Хуҗасы үзе килеп алыр, – ди.
Һәм теге безнең атка ияргән тайны гына ияртеп, авылга
кайтып китә.
Ат табылды. Зур шатлык. Әткәй белән Хәйдәр абый
бездә чәй эчеп утыралар. Һәм башларыннан үткән
хәлләрне исләренә төшереп көлешәләр. Ияреп кайт-
кан тайны ни Хәйдәр абый, ни әткәй үзләренә алмый.
Икесенең дә күңелләрендә бер уй – безгә бушка килгән
мал килешми.
Икенче көнне ат караучылардан:
– Атларыгыз җитәме, егетләр? – дип сорауга, тегеләр
бер тавыштан:
– Җитә, абзый, җитә. Кая китсеннәр алар? Бар да уры-
нында, – дип җаваплыйлар.
Шулай булуына карамастан, теге тайны колхоз атлары
янына кушып җибәрдек.
Ат табылды. Һәм башкача югалмады. Алгарак китеп
әйтим инде. Еллар үтте, сеңелкәшләр кияүгә чыгып үз тор-
мышлары белән яши башладылар. Һәм ни гаҗәп, Суфия
сеңлем нәкъ шул казакълар яшәгән “Стәрлетамак” совхо-
зында эшли башлады. Әткәй кияүләренең хәлен белергә
барганда теге әзмәвер казакъка туры килеп очрашалар.
Сыерлары авырып киткән икән. Кияү белән сеңелкәш
– мал докторлары. Шунда әткәй теге казакътан сораша.
Тәүдә теге белмәмешкә салыша, танымаган булып кыла-
на. Тик Суфия катгый шарт куя:
– Сөйлә әткәйгә! Югыйсә, сыерларыңны
дәваларга бар-
мыйбыз. Хет әллә нинди прокурорга барып зарланырга
мөмкинсең. Башка врачларга да әйтеп куям, сезнең йор-
тны урап үтсеннәр, – ди.
Казакъ сөйләп бирә.
– Ул атларны алдан вәгъдәләшкәнчә
ат караучыгыз
озатышып җибәрде.
Ниндидер түрәгез кушкан. Мәрхүм
инде ул. Ә сезгә ияртеп ике тай бирүебезгә аптырама-
гыз. Ул сезнең авызны каплар өчен иде. Башка шау-шу
куптармасыннар, дип, әти шулай эшләде. Рәхмәт, сез бер
тайны гына алып киттегез. Тегесен дә үзегезгә алмаган-
сыз. Соңыннан барып алып кайттык. Рәхмәт, тавышланып
йөрмәдегез, – ди.
Менә шундый хәлләр. Ә ат маҗаралары аның белән генә
бетмәде әле. Әйе, ул елны печән күп әзерләнде. Элеккеге
кебек, печән артык әзерләгәнсез, дип, печән үлчәп, язып
йөрүләр дә бетте шикелле. Малларның исәбен алганда
да ул кадәр бәйләнми башладылар. Шулай булуына кара-
мастан, халыкның хөкүмәткә карата ышанычы шулкадәр
какшаган, элеккеге гадәт буенча малларны һаман да
яшерәләр. Үзем мал табибы булып эшләгәч, моның шу-
лай икәнен беләм. Язлы-көзле вакцинацияләү вакытында
халык малын бездән яшерми иде. Шулай да сиксәненче,
туксанынчы елларда да әле иске абзарларда кәҗә-сарык
һәм яшь тана-үгезләрне күрсәтмәү өчен төзелгән яшерен
абзарлар очрый иде.
Яз җитеп, мал санын язып йөргәндә безнең ат турын-
да түрәләргә мәгълүм була. Сельсовет сәркәтибе икенче
көнне үк килеп:
– Шәрәфи абзый, сезнең атыгыз артык. Я сатып
җибәрегез, я булмаса, гомум хуҗалык атлары янына
төшерегез, – ди.
Әткәй инде бик тиз генә бирешеп бара торганнардан
түгел. Шуңа да:
– Колхоз оешканда әти төшереп биргән дүрт ат
җитмимени сезгә?! Әгәр чама белән исәпләсәң дә,
әтәйнең өч биясе кырык ел эчендә биш йөздән дә артыкка
үрчергә тиеш иде, – ди.
– Абзый, шыттырма. Ат кырык ел яшәми.
– И, әле, туганым, бөтенләй бернәрсә
дә белмисең
икән. Утыз алты ел яшәгән атларны да күргәнем бар. Ат
уртача егерме биш ел яшәсә дә, ике биягә илле колын
була. Тәүге колынлаган колыннары да өч-биш елдан
соң колынлый башлыйлар. Аларның колыннарын кайда
куясың? Колыннарының колыннары тагы биш яшьтән соң
колынлый. Колхоз оешканга – утыз алты ел. Башыңны
эшләтеп кара. Башыгыз эшләмәсә, минем миемне чере-
теп йөрмәгез, – дип, борып чыгара.
Менә шуннан башланды инде, урындагы хакимият
әгъзаларының безнең атка яңа көч белән бәйләнүләре.
Әле колхоз кәнсәләреннән кеше килә, әле авыл Советын-
нан депутатлар ияртеп рәис килеп җитә. Ә инде участок
милиционеры атна саен безнең капка төбендә. Бу хәл
бигрәк тә печән өсте җитә башлагач ешая. Хәтта әткәйдән
арба, камыт-эшлияләрне кайдан алганына белешмәләр
таптыра башладылар. Безнең ат асраганны тикшерер
өчен, колхозның чираттан тыш гомум җыелышын үткәреп,
шунда: “Шәрәфи законсыз ат асрый. Атын гомум хуҗалык
файдасына тартып алырга” дигән карар чыгардылар. Бу
эшне бригадир һәм бер депутат белән участок милицио-
нерына йөкләтергә икәнлеген дә язып куйганнар.
Шуннан әткәй шәһәргә барып кайтты. Аннан Ишембай ка-
ласында милиция начальнигы булып эшләгән Шәймәрданов
Мансур абый янына да барды. Мансур абый белән алар –
бергә уйнап үскән сыйныфташлар. Шәһәрдә дә, шулай
ук Мансур абый да болай дип әйткәннәр: “Атыңны үзең
үз кулларың белән чыгарып бирмәсәң, синең малыңны
абзарыңа кереп алырга беркемнең дә хокукы юк. Сатып ал-
ганга белешмәң һәм түләгәнгә кәгазең тәртиптә булсын”, –
дигәннәр.
Әти бу сәяхәтеннән бик канәгать кайтты. Шулай да,
түзмичә, район китапханәсенә барып, тегеләрнең подвал
һәм чоланнарыннан әллә ничәмә еллар җыелган “Человек
и закон” дигән журнал белән “Милиция”ме, “Советская
милиция” дигәнме журналларны берничә капчык тутырып
алып кайтты.
Менә шул була инде “башыңа төшсә, башмакчы буласың”
дигәннәре. Әткәйнең буш вакыты булдымы, шул журнал-
лар аша закон өйрәнә башлады. “Человек и закон” журна-
лына ирекле язылып булмый. Гади кешегә ул журналны
бөтенләй язмыйлар. Имеш, законны күп белмәсеннәр.
Элек бит законнар язылган китаплар бөтенләй сату-
да юк иде. Аларны гади халыктан яшереп кенә тоталар.
Законнар җыелмасы прокуратурада һәм судьяда гына.
Ул елларда шушы ат аркасында милициягә чакыртулар,
ул райкомга чакыртулар! Райсоветын әйтеп тә тормыйм
инде. Әтинең башындагы чәчләре коелып бетте. (Үзгәртеп
кору башлангач, әтине тынычлыкта калдырдылар. Һәм ни
гаҗәп әтинең башына яңадан чәч үсте).
Чәчү җитсә дә, печән өсте җитсә дә, көзге уракны
әйтеп тә тормыйм, колхоз үзәге булган Яңгырчы авы-
лында коммунистларның партия җыелышы була. Менә
шул җыелыш җитә башласа, әткәйнең төн йокылары кача
башлый. Чөнки чираттагы партҗыелышта аның шәхси
(персональный) эшен карыйлар. Әлеге шул көн тәртибенә
аның законсыз ат асрау мәсьәләсен куялар. Бер шундый
җыелышта әткәй, аптырагач: “Минем сәламәтлегем юк.
Табиблар кымыз эчәргә киңәш иттеләр. Ул атны аптыра-
ганнан гына асрыйм инде. Аптыраганнан. Колхозда кы-
мыз ясасалар, бүгеннән атымны төшереп бирәм”, – дип
ычкындыра бит. Һәм шул ук партҗыелышта карар кабул
итәләр. Киләсе атнадан колхозда кымыз ясый башларга.
Әткәй үзенең урынсыз әйткән сүзеннән берәр атна куркып
та йөрде әле. Әгәр “Урал” хуҗалыгында кымыз ясауны
оештырсалар, чын коммунистларча әйткән сүзенә тугры
калып, атын төшереп бирергә кирәк бит.
Әйе, элекке елларны азрак ясап булаштылар ул кы-
мызны. Колхозчылар рәхәтләнеп бер-ике җәй кымыз эчеп
калды калуын. Тик озакка бармады. Чөнки район түрәләре
җитәрлек, барысы да кымыз яраталар һәм бушны. Кымыз
үзебезнекеләргә эләкми дә башлады. Колхозчылар ша-
улаша башлагач, кымыз ясау үзеннән-үзе сүнде. Ә менә
бүген бу карарны барысы да шатланышып кабул итеп кул
күтәрәләр. Барысының да кымыз тәмләп карыйсылары
килә. Ләкин күпме генә кымыз ясауны яңадан оештырып
карамасыннар, барысы да колхоздагыча булып барып
чыга. Оештыра алмыйлар. Я кешесе юк. Кешесен тапса-
лар, җиһазлары күптән ватылып, яраксыз хәлгә килгән.
Гомумән, кымыз ясау өчен колхозның җиһазлары юк.
Яңаны булдырырга акча җитми. Аннан да бигрәк бияләр
калмаган. Колхоз бияләрен бер урынга җыеп кымыз ясый
башлар идең, терлекчеләргә, көтүчеләргә, гомумән, кол-
хозда эшләргә ат калмый. Чөнки шул түрәләр атның кы-
мызын гына түгел, ите белән казылыгын да ярата. Район
һәм колхоз түрәләренең өстәлендә һәрчак ат казылыгы
булсын дип тырыша торгач, хуҗалыкта атлар бөтенләй
калмаган булып чыкты. Колхоздагыча инде, колхоздагыча...
Менә шулай итеп, ул җәй үтеп китте.
Колхозның кымыз ясауны оештырырга кулыннан килмәде, безнең атны ала
алмадылар. Ягъни әти, биргән сүзенә тугры калып, атны
колхозга төшереп бирмәде.
Икенче елны атыбыз колынлады. Монысы бер шатлык
булса, мәшәкате икеләтә артты. Колхоз җитәкчеләре ку-
шуы буенча бригадир куштаннары, ат караучылар атны ка-
зыкка бәйләнгән җиреннән ычкындыралар да җибәрәләр.
Ә атың игенгә керсә, бетте, монысы инде чынлап торып
закон бозуга китерә. Андый чакта халыкка штрафын са-
лалар-салуын. Әмма безнең очракта, атсыз калуыңны көт
тә тор. Авыл халкы шулайрак бит. Колхоз түрәләре берәр
кешегә ачуланса, барча халык булмаса да, күпчелеге,
түрәләргә ияреп, “гаепле”не чукырга тотына. Түрәләргә
ярарга тырышалар. Монда да шулайрак булгандыр инде.
Теге әнигә туган тиешле Гани Кыямов бабайлар белән
күптән йөрешмибез. Чөнки элеккеге көнләшүдән бигрәк
бабайның ул-кызлары безнең гаиләдәге балалардан
күпкә олылар. Барысы да өйләнеп, кияүгә чыгып аерым
яшиләр. Бабайның туй-мәҗлесләрен сыйлашырга, юк-юк
та без кирәк идек. Аның туй мәшәкатьләре бетте. Ә безнең
туйлар җиткәч, тегеләр бөтенләй артлары белән борыл-
дылар. Алар хәзер башка туганнар белән дә йөрешми.
Туганнарның кирәге калмады. Ярый әле, безнең күрше-
күлән, башка ага-туганнар әйбәт.
Шулай итеп, безнең атка каныгуларның икенче этабы
башланды. Чөнки, атың артык, дип яный башласалар,
әткәй тегеләрдән закон күрсәтүләрен сорый. Милиция
чиннары килсә, прокурор санкциясен таләп итә. Үзе шул
ук вакытта тегеләргә:
– Законның шул-шул статьясында менә болай языл-
ган. Менә монысында шулай язылган. Сезнең үзегез ми-
нем йортка законсыз кергәнсез. Белмәсәгез, шул-шул
статьяның шул бүлеген карагыз! Шул параграфта шулай
диелгән, – дип, тегеләрнең тетмәләрен тетеп ташлый.
Кыш буе “Человек и закон” журналын бушка гына
өйрәнмәгән. Һәр кирәкле статьяның күчермәсе әткәйнең
махсус дәфтәрендә язылып куелган. Хәтта бер елны йор-
тны тикшерергә һәм атны алырга дип милициянең бер
түрәсен ияртеп, райкомның икенче сәркәтибе дә килеп
китте. Аннан соң эшләр бөтенләй хөртәя башлады. Бары-
сы да абзардан атны чыгарып бирергә кушалар.
Аларның барысына да әткәй:
– Әйе, ат абзар эчендә. Бик кирәк булса, керегез дә алы-
гыз, – ди.
Тегеләр:
– Атыңны үзең чыгарып йөгәнен кулга тоттыр, – диләр.
Әткәй, кызып китеп:
– Сезгә сатып та ал, алып кайтып та бир. Хәзер чыгарып
та биримме? Аннан суеп казылыгын тутырып та бирергә
кушарсыз. Менә сез шул әйберемне дә өзеп кулыгызга
тоттырырга кушарсыз. Юньле чакта чыгып таегыз! – дип,
яман итеп сукыр күзен акайта башлагач, яный-яный, чы-
гып шылдылар.
Идарә утырышында карар кабул итәләр: ат асраган
өчен Шәрәфигә баллонлы газ бирмәскә. Электр чыбыгын
өзәргә! Менә шундый һуш китмәле хәлләр.
Икенче көнне районнан электр челтәре түрәсе Тукаев
Габделхәй абзый килде. Ул көнне без өйдә идек. Капкадан
керми генә башын тыгып йортка үтәргә рөхсәт сорый.
Әткәй тагы нәрсә булыр икән дип шикләнсә дә, таныш
кеше булгач:
– Керегез, кер, әйдә, Хәй туган, үт. Наилә… чәеңне
утырт! Безгә кунак килгән, – дип, өй эченә әнигә кычкы-
рырга да онытмый.
Хәй абзый чәйдән итагатьле генә баш тартып:
– Абзый, чәйләп торырга вакыт юк. Бер биш минутка
гына сөйләшеп алырга кирәк, – ди.
Әткәй һаман эшнең кай яккарак борылуын чамаларга
тырышып:
– Сөйләшик соң. Миндә вакыт җитәрлек, – ди.
Шуннан кунак үзенең ни өчен килгәнен сөйләп бирә.
Һәм:
– Менә шулай, Шәрәфи агай, мине электр чыбыгын
өзәргә райком җибәрде. Булмаса, бар, барча документ-
кәгазьләреңне күрсәт, – ди.
Ипле сөйләшкән кешегә әткәй дә ипле генә:
– Чәй эчмәсәң дә өйгә үтик. Барча кәгазьләр тәртиптә.
Монда алып чыгып бусага өстенә җәеп булмый бит инде,
– дигәч, Хәй абзый әткәйгә ияреп өйгә керә.
Иң тәүдә электрга түләгән квитанцияләрне
тикшерә.
Барысы да вакытында түләнгән.
Шуннан әткәйнең пенсионер китапчыгы белән икенче төркем инвалид белешмәсен
карый. Аннан кайда гарипләнүен сораша. Әткәй барысын
да сөйләп, белешмәләр белән дәлилләп куя.
– Да… абзый, кемнең юлына аркылы төштең икән? Рай-
ком хәтле райкомда синең башбирмәс дигән даның тарал-
ган. Һәм барысы да синең ат тотуыңа җенләнәләр. Ярар,
абзый кеше, сезне эшегездән бүлдергән өчен гафу ит.
Мин синең электр чыбыгыңны өзә алмыйм. Сораша-нитә
калсалар, әйтерсең, бик каты сөйләште дип. Тагын бер
тапкыр гафу ит, абзый. Ярар, хушыгыз! – дип чыгып китте.
Ипле кешенең ипле инде. Урыны оҗмахта булсын.
Аннан соң янгын сүндерүчеләр килеп, өй башындагы
морҗа төпләренә чаклы тикшереп китте. Мунчаларны ка-
рап чыктылар. Имеш, янгын чыгу куркынычы юкмы безнең
өйдә? Ут сүндерүчеләргә ияреп кергән участок милицио-
неры сәке асларын, мич артларын иснәп дигәндәй карап
чыкты. Сизелеп тора, эзлиләр: мич башларында мичкә
белән бал утырмыймы? Алар да бернинди дә хилафлык
тапмады. Тик пожарга каршы көрәшүче:
– Абзый, сулы мичкә һәм багорың юк, – дип бәйләнә
башлаган иде, әткәй аны бәләкәй бакчага алып кереп,
галәмәт зур су багын, хәтта кранын ачып, суы ничек ак-
канын күрсәтте! Шунда ук яткан бер тутыгып беткән озын
гына тимер кисәгенә күрсәтеп:
– Монысы – лом, балта – утынлыкта, – дигәч, теге, көлеп
җибәреп, башын чайкап:
– Барысын да беләсең абзый, – дип куйды.
Әткәй, тагын төртелеп:
– Әйе, улым, мин син белгәнне беләм. Тик мин
белгәннәрне син беркайчан да белеп бетерә алмыйсың.
Яңадан беренче сыйныфка төшсәң дә, – дип куйды.
Теге егет тә, әткәйгә ачулана биреп:
– Безгә кушылган, абзый, без тикшерергә тиеш…– дип,
тагын әллә нәрсәләр исбатлый башлаган иде, әткәй теге-
не тиз туктатты һәм:
– Син бит – шул-шул кешенең малае. Әниеңне дә беләм.
Кайт та әтиең белән әниеңә миннән сәлам әйт. Шәрәфи
абый сәләм әйтте, диген. Шуннан мин әйткәннәрне әтиеңә
җиткер. Нәрсә дияр әтиең дә, нәрсә әйтер әниең? Ярар,
хуш, улым, минем синең белән сөйләшеп торырга вакы-
тым юк. Әле синең яшең баш, – дип, абзарга ук кереп китте.
Тегеләр дәшмичә, мыштым гына чыгып китте. Әткәй
шуннан теге егетнең әтисенә ничек ярдәм иткәнен сөйләп
бирде: “Өченче ел шушы ат белән әтисенә урманда
өйлек агач тарттырып ачык урынга чыгарыштым. Исем-
фамилиясеннән чамаладым кем улы икәнен. Әтисе –
әйбәт кеше. Ярар, өйрәтер әле улын кеше танырга”.
Шулай итеп, пожарниклар да китте. Ә менә чиратта-
гы газ баллоннарын таратканда безгә, “тулы баллоннар
бетте”гә сылтап, газ баллоны бирмәделәр. Икенче тарат-
канда да тулы баллоннар беткән булып чыкты. Шуннан
әткәй, әлеге шул күрше район “Восток” колхозына барып,
чуваш пелешләр белән сөйләшеп, аннан газ баллонна-
ры алып кайта башлады. Андрей Павлович дигән чуваш
милләтле абзый иде рәисләре ул колхозның. Прокоп
Ивановичтан соң килгән кеше. Әткәйнең күптәнге дусты.
Аптырагач, әткәй профсоюз өлкә комитетына хат язарга
мәҗбүр булды. Шуннан җавап килгәнче без газ баллонна-
рын күрше Миякә районының Өязебаш авылыннан алып
йөрдек. Дөрес, көзгә чаклы гына. Аннан соң Уфадан район
түрәләренә шелтә җибәргәннәр. Һәм безгә газны тоткар-
лыксыз бирә башладылар. Бу җәй дә шундый каршылы-
клар белән үтеп китте.
Икенче җәй җитте һәм тагын безне искә төшерделәр.
Бу юлы әткәйне райкомга чакыртып, сорауны кабыргасы
белән куйганнар: “Я партбилетыңны өстәлгә саласың, я
атыңны колхозга үз кулың белән төшереп бирәсең. Бар,
кайт. Сиңа җомга көнгә чаклы вакыт бирелә”. Әткәй район
үзәгеннән кара көеп кайтып керде. Әйе, бу юлы мәсьәлә
бик каты куелган иде.
Әткәй төн йокламый төрлесен уйлап ятты. Аңа карап
әнкәй дә тынычсыз. Гомумән, өйдә ниндидер киеренке-
лек. Без, балалар да, тынып калдык. Элек шау-гөр килеп
торган, балалар чыркылдашудан яңгырап торган йорт ты-
нып, төссезләнеп калды. Әткәй үз-үзенә бикләнде. Иртәгә
партсобрание дигән көнне әнкәй белән сөйләшәләр.
– Мөгаен, партбилетны калдырып кайтырга туры килер
инде. Атны үз кулым белән төшереп бирә алмыйм. Ба-
лаларны кеше итәр өчен, әллә күпме көч салырга кирәк.
Атсыз, белмим, моны башкарып чыгып булмас. Күптән
инде, дәваханәдә бер Яшерган абзые белән ятарга туры
килде. Шул сөйләде. Ул абзыйны сугыш алдыннан армия
сафларына алалар. Тиздән сугыш башлана. Тәүге сугыш-
ка керәсе көнне, барча белгән догаларын укып, Аллаһы
Тәгаләдән ялварып сорый:
– И Ходаем! Шушы сугыш афәтенең үлемнәреннән мине
саклый күр! Исән калып авылыма, балаларым янына
кайтып җитә алсам, бер намазымны да калдырмый укыр
идем, бар тормышымны дингә багышлар идем, – дип ял-
вара. Мөселман кешеләреннән догалар сорашып язып
ала һәм ятлый. Башкалар атакага “Урра!” кычкырып бар-
ганда бу абзый кычкырып дога укып бара. Һәм исән-имин
бер җәрәхәтсез диярлек сугыштан әйләнеп кайта. Аллаһы
Тәгаләгә биргән антына тугры калып, намаз укырга
өйрәнеп, намаз укып, дин юлына баса. Бу хәлне райкомда
белеп калалар. Шуннан инде абзыйны чакыртып, төрлечә
куркытып та, үгетләп тә намаз укуын ташларга кушалар.
Юк, бу карыша:
– Ходайга биргән антым бар. Исән кайтсам, Аллаһы
бирсә, намаз укырмын дигән идем. Менә, Аллаһыга
шөкер, исән кайттым. Һәм Аллаһы алдында шул буры-
чымны үтим, – ди.
Өстәл артында утырган партия түрәсе, кызып китеп:
– Син нәрсә?! Мәчеттә утырмыйсың да инде. Бертуктау-
сыз “Алла да, Алла” дисең. Ташла ул сүзеңне. Я намазың,
я партия. Коммунист белән дин капма-каршы нәрсә, – дип
кычкыра.
Теге намаз укыган абзый сабыр гына дәшми тора. Моның
башын иеп тыңлап кына торганын күреп, түрә “әһә, шүрли
башлады” дип уйлап, тагын ныграк куркытырга теләп:
– Сал партбилетыңны өстәлгә. Коммунист Аллага да,
шайтанга да табынырга тиеш түгел, – дип җикеренә.
Абзый кеше теге секретарьның азрак басылганын көтеп,
дәшми тора да сүз башлый:
– Әйе, туганым. Син – сугышны күрмәгән кеше,
белмисең. Дөрес әйтәсең, Аллага да, шайтанга да
берьюлы
табынып булмый. Шуңа күрә мин Аллаһны
сайлыйм. Ә сез – шайтан. Мә билетыгызны. Алыгыз!
Мин партиягезгә гариза язып кермәдем. Атакага ба-
рып, кул сугышында исән калганнарның барысына да
батальон комиссары: “Сез коммунистларча сугышты-
гыз. Сезнең барыгыз да шул-шул орденга лаек. Һәм
сез шушы сәгатьтән башлап коммунист”, – диде. –
Партбилетын кесәсеннән алып секретарь
алдына шапылдатып китереп сала да: – Менә ул орден. Шул атакада кул
сугышында дүрт фрицны сапер көрәге белән үтерә чапкан
өчен бирделәр. Орденны инде сезгә салып бирә алмыйм.
Син – дары иснәмәгән кеше, аңлый да, белә дә алмыйсың.
Менә фашистны, сине күргән кебек якыннан күреп, бу-
газына ябыштым. Көчем җитмәгәч, берсенең бугазын
тешләрем белән чәйнәргә туры килде, – дип, кулларын
сузып, бармакларын
тырпайтып һәм тешләрен шыгырда-
та-шыгырдата тегенең бугазына үрелә. Әйтерсең дә, үзе
бугазын чәйнәп үтергән фашистны яңадан очраткан. Теге
түрәнең куркудан чәчләре үрә тора. Маңгаена салкын тир
бәреп чыга. Сүзен әйтергә дип ачкан авызыннан тавышы
чыкмый.
Абзый кире урынына утырып, тыныч кына:
– Менә шулай, иптәш секретарь. Мин фашистны ничек
үтергәнемне сөйләп күрсәткәнгә дә котың очты. Тирләп
чыгып, авызың чалшайды. Шул вакытны авызым, телем-те-
шем белән дошман канының тәмен тәмләп карадым. Шун-
дый ук, минем тәнемдә аккан кебек, тозлы кан. Үлемнең
күзенә карадым, курыкмадым. Исән калырга Аллаһы
Тәгалә үзе ярдәм итте. Партбилетсыз калудан гына кур-
ка торган кеше түгел мин. Имансыз калуымнан куркам.
Бар курыкканым шуңардан. Аллаһы үзенең ярдәменнән
ташламасын, иманымнан аермасын. Сугышта исән калып
кайтканны, тыныч тормышта ничек тә тырышырбыз. Хуш,
шайтан токымы! – ди дә чыга да китә.
“Әле дә бер намазымны да калдырмыйм”, – дип, әтигә
сөйләгән теге абзый.
Шуларны исенә төшереп, әткәй дә, партбилеттан баш
каксам да атымны колхозга төшереп бирмим, дигән бер
карарга килеп, партҗыелыш була торган урынга, колхоз
үзәге Яңгырчы авылына китә.
Җыелыш үткәрүнең барча тәртипләрен
саклыйлар.
Шуннан соң гына җыелышны ачып җибәрәләр. Син нәрсә,
закон белүче Шәрәфетдиннең эшен карыйлар бит! Бары-
сы да закон кушканча булырга тиеш! Көн тәртибен укый
башлыйлар. Иң тәүдә, шул-шул елдан партия әгъзасы
Шәрәфетдин Шиһабетдин улының персональный эшен ка-
рарга, дигән сүзләрне укыйлар. Шулчак Яңгырчы Кәримов
Борис абый урыныннан сикереп тора да:
– Сез нәрсә, егетләр? Нинди намусыгыз белән аның
персональ эшен көн тәртибенә куйдыгыз? Әллә ул эчеп
йөриме? Тәртип бозып берәрсе белән сугышканмы? Печән
өсте җитә башласа, тотасыз да шул абзыйны тикшерергә
тотынасыз. Нәрсә, хуҗалыкның бүтән мәсьәләләре юкмы?
Ана, өч көн колхоз көтүен көтәргә кеше таба алмый-
лар. Үткән атнаны ике савучы эшкә чыкмады. Үткән айда
бер машина сөт ачыды, бу айда да шул ук хәл. Шул-шул
тракторист эчеп ята, – ди.
Җыелышны алып баручы коммунист белән урындагы
партоешма секретаре аны туктатырга тырышып карый-
лар. Аллаһыга шөкер, Борис абыйның да бугазы кургаш-
ланган кебек, кычкырып сөйли башласа, беркем дә каршы
тора алмый.
Җыелышны алып баручы:
– Шәрәфи абзый законсыз ат асрый. Ул тегеннән-
моннан иген кырларын чаба. Шуны тикшерергә кирәк. Я
атын асрасын, я партия сафыннан китсен. Безгә закон бо-
зучылар кирәкми! – дия башлагач, Борис абый, бөтенләй
кызып китеп:
– Син нәрсә! Судья, я прокурор булдыңмы әллә? Каян
беләсең аның закон бозганы белән бозмаганын? Әллә аб-
зыйга суд ясаганда, суд залында утырдыңмы? Әгәр көн
тәртибенә бу сорауны куйсагыз, без, яңгырчылар, моңа
катнашмыйбыз. Әйдәгез, егетләр, торыгыз! – ди.
Чынлап та биш-алты кеше урыннарыннан кузгала баш-
лагач, хуҗалык парторгы көн тәртибенең бу өлешен та-
вышка куя. Яңгырчыларның күбесе каршы булгач, Гөлем
авылыннан килүчеләр дә кулларын күтәрергә мәҗбүр бу-
лалар. Һәм парторг бу көн тәртибен сызып ташлый. Борис
абый һаман тынычлана алмый:
– Кыш җитсә, бөтен Гөлем коммунистларын Шәрәфи
абзыйга укытырга кушасыз. Аның укыту ысулын безгә
үрнәк итеп куясыз. Районда үткән партконференцияләргә
иң тәүдә аны сайлыйсыз. Былтыр хәтта өлкә-зональ
җыелышка да делегат итеп сайладык. Бәйрәмнәр саен,
җыелышлар алдыннан доклад-нотыклар
сөйли. Үрнәкле
коммунист. Аны партия сафыннан чыгарсак, кем кала соң
монда? – дип, кызып-кызып чыгыш ясый. Чак тынычлан-
дыралар үзен.
Шулай итеп, чираттагы таптау-өзгәләүләрдән
котырган
эт кебек талаулардан Борис абый ярдәмендә әткәй та-
гын исән-имин котыла. Һәм шушы хәлдән соң әткәйнең
Яңгырчы авылындагы коммунистлар иң якын дуслары
булып китте. Ә Борис абыйны инде бертуган энесе кебек
күрде. Әлеге көнне дә без, Шәрәфетдин балалары, ул
мәрхүм абзыйның яхшылыгын онытмыйча, аның балала-
ры белән дус-тату яшәргә тырышабыз.
Чынлап та, әткәй кышларын авылда үтә торган партия
укуларын җитәкләп, коммунистларны күп еллар укытты.
Авыру булуына карамастан, “Урал” колхозында ревизия,
ягъни тикшерү комиссиясенең рәисе булып, ел саен кол-
хоз бухгалтериясенең эшен тикшерде. Ул исәп-хисапка
бик шәп һәм күңелдән бик тиз исәпли иде. Шуңа да тирә-
яктагы кайбер алдашырга яраткан сатучыларны тиз урын-
нарына утыртып, туры юлга бастырды.
Ат өчен эзәрлекләүләр елның-елында туктамады. Ул
безнең капка төбендә участковыйларның һәм бригадир
куштаннарының дежур торулары дисеңме?! Әтине угры-
лыкта гаепләр өчен, я булмаса, өлгергән игенне чапкан ва-
кытында эләктерер өчен күп хәйләләр корып күзәттеләр.
Бригадир булып эшләгән берәү әткәйгә:
– Абзый, әнә шул басуның уйсу урынын чүп баскан. Иге-
не юк та диярлек. Чабып ал, – дип киңәш бирә.
Икенче көнне участковый, депутат ияртеп, безнең йорт-
ка килеп тә керә. Әткәйнең чабып алып кайткан печән-
үләннәрен берәмтекләп дигәндәй тикшерәләр. Чабылган
үлән арасыннан бер башак та табылмый. Чөнки иген урта-
сындагы теге урынны әткәй чабарга өлгерми кала. Кемдер
бүтән чабып алып киткән булып чыга.
Безнең йорттагы чабылган печән алабута, әрем һәм
елга буендагы тал арасыннан чабылган күрәннән генә
тора. Атың иген тапый, дип әйтер өчен атны куып алып
китеп басу уртасына кертүләре! Я булмаса, урман эченә
куып, кеше таба алмаслык урыннарга яшереп куюлар
дисеңме – барысы да булды. Хәтта бер яшьлек тайның
сүс тышавын алып, нәзек кенә кылдан ишелгән бау белән
тышаулап куйдылар. Болай иткәндә нәзек бау тиз ара-
да аяктагы тире катламын кисеп батып керә. Атның аягы
шешә. Бәйләнгән бауны ни чишеп алырлык түгел, ни ки-
сеп алып булмый. Нәзек бау шеш астында кала. Моны тик
тәҗрибәле мал табибы операция ясап кына алала.
Без бит инде берәм-берәм үсеп, төрле институт-техни-
кумнарда укый башладык. Үзем мал табибына укып йөрим.
1974нче елны укыганымны тәҗрибә белән ныгытырга, ягъ-
ни практикага үзебезнең колхозга кайттым. Кайткан көе
әткәй:
– Улым, тайны тау битеннән карап төш әле. Ашамый,
эчми, басып тик тора. Әллә теге елгы кебек берәр алама
нәрсә ашаттылар инде? – ди.
Барып карадым. Тайның аягы шешкән.
Билгеле, әтинең
күзе начар күргәч, барысын да күреп бетермәгәндер.
Чын-
лап та, тай мөлдерәмә күзләре белән миңа карап, елап
басып тора. Беренче тапкыр шунда ат малының елаганын
күрдем. Тышавы кыскан, дип, бауны чишәм. Юк тышау кыс-
маган, ә тышау астыннан теге нәзек кенә кылдан үрелгән
җеп белән тышаулаганнар. Бер явызы тәүдә шул нәзек
җеп белән тышаулаган, аның өстеннән әтинең сүстән
ишелгән йомшак тышавын эләктереп куйган. Җитмәсә,
өйгә кайткач, әткәйне шелтәләгән булам:
– Икешәр тышау белән тышаулагансың
да, нәзек тышау
тайның аягын сөягенә чаклы кискән, – дим.
– Юк, улым. Син нәрсә, гомер буе ат асрыйм. Атны,
бигрәк тә тайларны нинди тышау белән тышауларга
синнән яхшырак беләм. Шул бер йомшак һәм юан тышау
инде, – ди.
Әткәй белән олы атны җигеп, тайны арбага салып алып
кайттык. Мин, уколлар кадап, тайның аяк тиресен кисеп,
эчкә сеңерләренә чаклы батып кергән җепне операция
ясап алдым. Озак төзәлде тайның аяклары. Җәй буе
этләнде, бахыр малкай. Үсеп җиткәч тә җигеп йөрергә яра-
магач, суеп игелеген күрдек.
Апа институт бетереп балалар табибы булып эшли.
Гаиләле. Үзем дә институт тәмамладым. Мал табибы
булып эшлим. Сеңелләр белән Рим энекәш тә инсти-
туттан соң, төрлесе төрле вазифалар биләп, төрле
шәһәр-районнарда яши. Гомумән, үсеп, таралышып бет-
тек. Республиканың бер районында баш ветврач булып
эшләгән җирдән мине үзебезнең райкомга чакырталар.
“Тиз генә кайтып килегез әле, сөйләшәсе сүз бар”, –
диләр. Ул вакытта кадрлар һәм оештыру бүлеген Баки-
ров абзый җитәкли иде. Кайттым, кадрлар бүлеге мөдире
белән сөйләштем. Һәм миңа үзебезнең “Урал” колхозы-
на рәис булып кайтырга тәкъдим ясыйлар. “Әйдә, туган,
колхозыңны җитәклә”, – диләр. Шуннан хуҗалык рәисе
Шәрипов Моряк абзый белән дә очраштым. Ул да: “Кайт,
туганым. Сине үзем тәкъдим иттем. Мин калага башка
эшкә күчәм”, – ди.
Мин, күп уйлап тормый, үземнең ризалыгымны
бирдем.
Әтиләр дә олыгайды, аларга ярдәм кирәк, дип, гаиләм
белән авылга күчеп кайттым. Ә бит авылга, гомумән,
үзебезнең районга кайтып төпләнергә бер дә исәбем юк
иде. Сәбәбе бүтәнчәрәк. Әлеге шул ат инде. Тугызын-
чы сыйныфны тәмамлагач, әти, без эшкә өйрәнсен дип,
колхоздагы төрле эшләргә җибәрә башлады. Бригадир
эшкә әйтсә, һичкайчан каршы килмәде. Көтүен дә көтәргә
туры килде. Төзелеш бригадасында эшләп,
фермалар-
ны да кышкылыкка әзерләдек. Шул елны, минем тех-
никага әвәслегемне күреп, әти комбайнер Гыйзетдинов
Хәбетдин абзыйга ярдәмче булып барырга сөйләшеп
кайткан. Шулай итеп, мин комбайнер ярдәмчесе булып
киттем. Элеккегечә әйтсәк, штурвалчы булдым. Июнь
башлану белән РТСта (ремонт-трактор станциясе) ком-
байннарны урып-җыюга әзерли башладык. Көн саен иртән
машина безне шунда алып бара, алып кайта. Ай ярым
гайка-болт сүтеп борырга өйрәндем. Тырышып эшләгән
булам. Хәтта кич кызлар-егетләр янына чыгарга да вакыт
калмый. Ә башкалар кебек чыгып йөрисе килә. Танауга
күптән ис керде бит инде. Аннан урак өсте башланды. Без
Хәбетдин абый белән чаба торган комбайнда иген чабып,
тезмәләргә салабыз. Шулай сентябрьнең тәүге яртысын-
да да укырга бармыйча эшләргә туры килде. Колхоз рәисе
мәктәп директоры Салихов Хәлил абыйдан рөхсәт алып
кайткан. Уку башланган көнне мәктәпкә дә барып булма-
ды. Ярты сентябрь үткәч кенә укырга бардым. Менә шун-
да эшләгәндә белдем колхоз төзелешенең нәрсә икәнен.
Миңа ике ай ярым тулы эшләгән өчен унтугыз сум акча
бирделәр. Шул акчага әти белән шәһәргә төшеп, укырга
кирәк-ярак һәм бер фуфайка белән бер пар кирза итек
алып кайттык. Шәһәрдә әни яклап туган булган апалар-
га кереп, хәлләрен белеп, чәйләп чыктык. Шунда Сәвия
апаның Наил исемле улы белән сөйләшеп утырдык. Наил
электән таныш инде. Чөнки бәләкәйдән үк авылга кунакка
еш кайта торган иде.
Әти, мактана биреп:
– Менә улым өч ай комбайнер ярдәмчесе булып эшләде.
Шуның өчен өч капчык иген бирделәр, унтугыз сум акча
түләделәр. Шул акчага әйберләр, кием-салым алырга
килдек, – дип әйтеп салды.
Наил:
– Күпме, күпме? – дип, аптыраулы карашын миңа төби.
Мин горур гына:
– Унтугыз сум да, өч капчык иген! – дим.
Бу көлеп җибәрде һәм бик тә канәгать кыяфәттә:
– Ә мин токарь ярдәмчесе булып ай саен илле сум
алдым. Азаккы айны алтмыш биш сум түләделәр, – дип
әйтеп салмасынмы?!
Мин, ышанмыйча:
– Нинди эш соң ул токарь ярдәмчесе булу? – дим.
– Дүрт сәгатьтән чак кына артыграк
эшләргә куштылар.
Төрле эш эшләдем, – дип, үзенең нәрсәләр эшләгәнен
сөйләп бирде.
Без әткәй белән аптыраудан авызларыбызны ябарга да,
капкан ризыгыбызны чәйнәргә дә онытып, Наилнең чама-
дан артык шыттырганына һушыбыз китеп утырабыз.
Шунда Сәвия апа:
– Әйе, монысы җәй буена 165 сум эшләде, Фаил улым
туксан сум алды. Ә Шамил бәләкәйрәк. Ул әтисенә ияреп
кенә йөрде, – ди.
Шулай итеп, безнең һушны алдылар. Әти дә, акланган
кебегрәк:
– Шулай инде, авылда эш хакы юк. Хрущевның әллә
XXI, әллә XXII съезддагы телмәрендә, авыл халкының эш
хакы шәһәр эшчеләренекенең 70 процентын гына тәшкил
итәргә тиеш, дигән күрсәтмәсе бар. Шуңа авылда эш хакы
түбән. Ярый әле, монысын бирә башладылар. Элегрәк
анысы да түләнми иде. Бушка эшләдек, – дип уфтанып
куйды.
Шунда Сәвия апа, миңа карап:
– Менә, туганым, авылда калсаң, гомер бакый ба-
трак булып, бушка эшләрсең. Укып беткән көе шәһәргә
кил. Хәзер авыл кешеләре күпләп шәһәргә күчә. Берәр
ГПТУ, я булмаса берәр техникум бетерерсең дә бер-ике
ел эшләгәннән соң фатир да бирерләр, – дип, мине чын-
чынлап торып шәһәргә килергә үгетли башлады.
Әти дә:
– Әйе, әйе, яхшы укыса, техникумына да керер, укып
та чыгар. Хәзер эшләгән кешегә шәһәрдә хөрмәт зур, ни
дисәң дә авыл түгел инде, – дип, апаның сүзләрен җөпләп
утыра.
Менә мәктәптә укулар башланды.
Без, унынчы сыйныфтагыларны,
бер-ике атна урындагы колхозның
чөгендерен алышырга эшкә йөрттеләр дә, имтихан бирәсе
еллары, дип, бу авыр, җил-яңгыр астында
эшләнә торган эштән азат иттеләр. Октябрь азаклары иде. Унынчы сый-
ныфта укыганнарның барчасын район үзәгендәге колхоз
клубына җыйдылар. Менә шунда зур гына тантаналы кичә
бара. Тәүдә быел җәй районның төрле колхозларында
эшләгән сыйныфташларны хөрмәтләп, барчасының да
исем-шәрифләрен атадылар. Исемлектә мин дә бар идем.
Параллель классларда укыган күп кенә сыйныфташлар,
әти-әниләренә ярдәм итеп, колхозда төрле эшләрдә
эшләгәннәр икән. Комбайнда эшләп ару гына акча алучы-
лар да булган. Аларга инде төрле бүләкләр тапшырдылар.
Җәйге ял вакытында район хуҗалыкларында эшләүчеләр
егермегә якын булып чыкты. Ә мәктәптә параллель сый-
ныфлар дүртәү. Унынчы сыйныфта укучылар саны йөздән
артык. Аннан соң безне, киләсе язга унынчыны тәмамлап
кулга өлгергәнлек аттестаты алачакларны,
авылда эшкә
калырга өндәү башланды. Иң тәүдә мәктәпнең комсомол
оешмасын җитәкләүче Наилә чыгыш ясап, үзенең авыл-
да калырга ниятләвен белдерде. Аннан инде башка ак-
тив укучылар, отличниклар да туган авылларында калып
урындагы хуҗалыкта тырышып эшләячәкләренә вәгъдә
бирде. Без Урман авылы Шәһиморатов Әсхәт белән
үзебезнең ниятләр турында сөйләшәбез. Күрәсең, безнең
сөйләшеп утырганны Мәхмүт абый күреп калган. Ул – укы-
ту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары.
Менә Мәхмүт абый, чираттагы чыгыш ясарга теләүче
активистка сүз бирмичә, кинәт кенә:
– Харис, бик кыбырсып утырасың. Синең унынчы сый-
ныфны тәмамлагач ниятләрең ничек? Мөгаен, син дә ту-
ган “Урал” колхозында каласыңдыр? Планнарың белән
безне дә таныштыр, – диде.
Мин мондый тәкъдимне көтмәгән идем. Торып бастым
да югалып калдым. Шулай да, эчемдәге тышымда:
– Мәхмүт абый, дөресен әйтергәме? – дим.
– Әйе, әйе. Быел комбайнер ярдәмчесе
булып эшләгәнсең икән. Ару гына акча да биргәннәрдер,
күпмерәк чыкты?
Мин, аны-моны уйлап тормыйча:
– Әллә ни мактанырлык түгел. Барлыгы унтугыз сум
булды, – диюемә барчасы шаркылдашып көлделәр.
Чөнки минем җәй буе эшләп алган акча иң әзе иде. Зал-
да утырган сыйныфташларны тынычландырып, кичә алып
баручы абый:
– Ярый, ярый, балалар, эш акчада түгел, менә аның
киләчәктәге планнары ничек икән? Тыңлап карыйк әле. Я,
я, сөйлә! – дип ымлый.
– Нәрсә дип әйтергә дә белмим инде. Мин авылда кал-
маска булдым.
Гүләшеп утырган сыйныфташлар шып-шым булды.
Бөтенесе минем якка борылып, бу хәзер нәрсә әйтә инде,
дип, тын гына көтәләр. Ә Мәхмүт абый, ачулана биреп:
– Нигә алай дисең? Авылның нәрсәсе ошамый? Шәһәргә
качарга уйлыйсыңмы? Анда синең кебек хөрәсәннәр буа
буарлык. Сырт каешыңны сыдырып, ярып кайтарачаклар
үзеңне шәһәр малайлары.
Мин абый сөйләгәндә бераз һушыма килеп, үҗәтләнәм:
– Юк, авыл тормышы миңа ошый ул. Тик үзебезнең
авылга кайтмаска булдым.
– Ни өчен?
Хәзер укытучы абыйның соравы тагын да кырысрак,
катгыйрак яңгырады. Ә залда утыручылар тып-тын булып
безнең фикер алышканны күзәтә.
– Бердән, безнең авылда мәктәп юк. Авыл бәләкәй.
Җәяү укып йөри-йөри туйдым. Балаларымның да егерме
чакрым җәяү йөрүләрен теләмим. Клуб юк. Кино карарга
күрше авылга йөрибез…
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: