Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 Май 2019, 14:17

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. АТ ҺӘМ БЕЗ. Повесть (2)

...Менә шулай, ат югалды. Әткәй таң белән җәяүләп тирә-якны эзләп чыккан. Юк, ат күренми. Шуннан кемнеңдер атын менеп, иртәнге кырауда торып калган өч ат эзе белән китә. Бер җиде-сигез чакрымнар үткәч, иртәнге кояш күтәрелеп кырау эри. Һәм эзләр югала...

Актны кире кайтаруын таләп итә. Эш тарткалашуга ча-
клы барып җитәр иде, ярый әле, сельсоветта секретарь
булып эшләгән Шамил абзый килеп керә. Эш үзара кычкы-
рышудан ары узмый. Полищщик әткәйгә яный-яный буш
кул белән чыгып китәргә мәҗбүр була.
Хәзер әткәй һөҗүмгә күчә. Ике авыл Советының депутат-
ларын алып, теге киселгән агачларның төпләрен яңадан
карап чыгарга булалар. Барсалар, урман түрәсенең куш-
таннары алып-биреп шул тирәдә яхшы-яхшы төз агачлар-
ны аударып яталар. Әти барысын да санап чыга. Үзе шунда
ук акт төзеп, агач аударучылардан да, депутатлардан да
имзаларын куйдырта. Ни дисәң дә әтинең вазифасы юга-
ры. Урындагы Совет хөкүмәте җитәкчесе. Урман түрәсе,
шулай итеп, үзе үк урман кистереп, барча булган гаеп-
не күрше колхоз рәисе өстенә тагарга чамалаган була.
Шулай итеп, бик мәкерле явызлык эшләнми кала. Һәм
урман түрәсе, әткәйдән шүрләп, бер өч ел арт ягыннан
гына тын алып йөри. Ә бит әткәй аңа – каенага, ашка-су-
га йөрешүдән туктамадылар. Шуннан әткәй сәламәтлеге
какшап һәм колхозны икегә бүлүләре аркасында башка
эшкә күчте. Берничә ел китапханәдә эшләгәннән соң,
бүленеп киткән колхозга эшкә чакырдылар. Әти шунда
эшли башлады. Тагын авырып китүе аркасында эшсез
калды. Менә шуннан соң башланды инде безнең дә, теге
кем әйтмешли, нужа күрүләр.
Әнкәй һаман шул урман хуҗалыгында
эшләсә дә, по-
лищщик Гани Кыямов бабакай безгә урман кырындагы
гына акланнан печән чабарга урын бирә башлады. Анда
язлы-көзле көтү керә. Я булмаса, агачлары буйга үсеп,
үләне бөтенләй диярлек булмаган посадка арасын гына
чабарга рөхсәт итә. Ул урман эченнән печән әзерләүнең
кыенлыкларын
үзебез генә беләбез. Чапкан печәнең кип-
ми җәфалый. Әгәр инде яңгыр-мазар эләксә, бөтенләй
үлем. Печәнеңне юньле-рәтле киптереп алырмын димә.
Аяз урынга чыгарырга кирәк, я булмаса авыл кырындагы
тау башына алып кайтып таратырга. Шунсыз урман үләне
кипми. Шунысы да бар: артыграк кибеп китсә, яфрак һәм
вак сабаклары вакланып коелып бетә. Өйгә коры шырау
гына кайта. Җитмәсә, бабакай әткәйгә:
– Элек икешәр бозау асрадың. Менә хәзер асрап кара.
Күрсәтәм мин сиңа кем икәнлегемне. Кәҗә дә асратмыйм
мин синнән, – дип янап, йодрык селкеп, беләгенә сугып,
оятсыз ишарә белән күрсәтеп куя.
Әткәй бик кызу булса да, уйлап эш итә торган акыллы
кеше иде. Тегенең шулай янавына:
– Елганы сикереп чыкмыйча “һоп” дип кычкырма. Киң
атларга чамалыйсың, әмма ыштан төбең тар. Ертылып ки-
теп теге нәрсәң күренмәсен. Ә безгә килгәндә... Яшәрбез,
күрербез, вакыт үзе белә, кемгә нәрсәсен күрсәтергә.
Урысча әйтәм, синең кебек каткан буш башларга. Пожи-
вем, увидим! Время покажет!
Әткәйнең шушы сүзенә түрәнең бөтенләй җен ачула-
ры чыга. Чөнки бу инде безнең әткәйнең тегенең туры-
дан-туры наданлыгына төртелүе була.
Син нәрсә, әткәй
эшсез, авыру. Урман түрәсе алдында баш имәскә
чама-
лый. Ул заманнарда урман
түрәләре чынлап та колхоз
рәисләреннән дә, сельсовет рәисләреннән
дә олырак
хөрмәттә йөри иде. Хәзер әнкәйгә дә эшләгән җирендә
көн бетте. Төрлечә каршылыклар
тудырылып, хәтта эштән
китүен таләп итә башлыйлар. Һәм әнкәйне дә эштән
китәргә мәҗбүр итәләр.
Шушы хәлдән соң әткәй бер атна чамасы уйланып
йөрде. Инвалид булгач урман эчендәге акланнардан илле
сутый чамасы печән чабарлык урын бирәләр бирүен. Тик
ул илле сутыйдан күпме генә печән әзерлисең? Бер сыер-
га ярты кышка да җитми. Әйтәм бит, җитмәсә, язлы-көзле
көтү йөргән җирдә печән юньләп үсми.
Менә шул көннән башлап бакчада уталган чүп үләннәрен
дә ташламыйча, киптереп, абзар кыегы эченә тутыра баш-
ладык. Хәзер без, балалар, кулында да урак. Кайда уракка
эләгерлек үлән күрәбез – ул безнеке. Ниндидер могҗиза
белән быел печән чабасы җирне дә авылга якын җирдән
бирделәр. Ул елларда урман эчендәге зуррак акланнарны
да колхоз үзе чаба, я булмаса, райондагы түрә һәм вази-
фалы кешеләргә бирәләр иде.
Мин җиденче сыйныфта укый идем әле ул чакны. Әмма
печәнне зур ирләр уңаена ук булмаса да, хатыннар чап-
кан чаклы гына чабам. Апа да чаба. Шулай итеп, без
әнкәйгә ияреп хәтсез генә печән әзерләдек. Ул чакларда
(алтмышынчы еллар азагында) еллар әйбәт килеп, ур-
ман арасында, агач төпләрендә дә үлән котырып үсте.
Печәннәрне киптереп чүмәләләргә салуын салдык, ләкин
бер көнне авыл бригадиры җыен эшлексез ирләрне җыеп,
колхоз печәнлекләрен карап чыгалар. Шулар өстенә,
авылдагы комсомол яшьләре дә беләкләренә кызыл
чүпрәкләр бәйләп урманга килә. Һәм шул көнне ялгыз
дүрт бала тәрбияләгән Тәнзилә әбиләрнең һәм ялгыз
ике бала, әнисе Хәнифә әбине караган Ямал апаларның
(алар да гомер бакый урман хуҗалыгында эшләде) өелгән
чүмәләләрен арбага төяп алып киткәннәр. Беләкләренә
кызыл чүпрәк такканнар төш вакытларына шау-гөр ки-
леп безнең печәнлеккә дә килеп җиттеләр. Без чапкан
печәннәрне арбаларга төйи дә башладылар. Әнкәй, ап-
тырап, үрсәләнеп, кайда колхоз печәнлеге, кайда урман
хуҗалыгы җире икәнен аерган ызанны да күрсәтеп карый.
Кая ул! Кызып алган халык безнең унлап чүмәләне атларга төяп алып та китте. Әнкәй теге бәндәнең (шулай ук
әнкәйгә икетуган) якасына барып ябышты. Без дә, әнкәйне
яклап, җаһилне тарткалыйбыз. Кайда ул, апа белән ике-
безне читкә алып кына чөйделәр.
Менә шул вакытта теге юньсез әнкәйгә:
– Кулак, мулла баласы, Себер себеркесе. Нәселеңне
корытырга ки-рәк! – дип җикерә һәм әнкәйнең бугазына
сәнәген китереп терәде.
Без куркыштан кычкырып елаша башладык.
Әнкәй теге юньсезгә:
– Чәнеч! Хәшәрәт! Үз балаларың булмагач, минем ба-
лаларымны булса да карап үстерерсең. Карт көнеңә
берәр ышаныч булыр. Тиз оныткансың минем кулак әтием
Үрәзмәттә трактористка укыган чагыңда бәләкәй чанага
ризыклар төяп үзеңне ашатып йөргәнен. Хайван! – дип
кычкырып елый.
Эшнең зурга китәргә мөмкин икәнен күрептер инде, кем-
дер әнкәйне этеп җибәрде. Әнкәй егылып китте. Чынлап
та, әнкәйнең муеныннан һәм күкрәгенең өске өлешеннән
кан ага башлаган иде. Ул җәрәхәт эзләре әнкәй үлгәнче
муенында сакланды. Тегеләр шау-гөр килеп печәннәрне
төяп алып киттеләр. Әнкәй, көчсезлегеннән
гарьләнеп,
утырган җирендә
елый. Без дә аңа кушылабыз. Ул көн бик
тә, бик тә күңелсез үтте. Бу, мөгаен, минем тормыш юлым-
дагы иң алама, иң күңелсез көннәр булгандыр.
Бераздан әнкәй тынычланды. Тегеләрдән
коелып кал-
ган һәм төяп бетерелмәгән чүмәләләрне һәм тузылган
печәннәрне тагын килеп алып китә күрмәсеннәр дип, ур-
ман эченә кире ташып чүмәлә салдык. Ә бит тәүдә йөккә
төяргә уңай булсын, дип, ул печәннәрне юл кырына колхоз
печәнлегенә якынрак чыгарып өйгән идек. Их дөнья! Менә
шул чакта белдек безнең әнкәй яклап картәтиебезнең
нинди куркыныч “халык дошманы” булганын.
Икенче көнне өйдә үзем генә әмәлләп ясаган уфалла-
ны, ягъни бәләкәй арбаны тартып урманга, печәнлеккә
килдек. Бәләкәй арба алама гына булса да ярап калды.
Без яңадан тырыша-тырыша урман эченнән печән җыярга
тотындык. Менә шунда белдем инде бәләкәй арба тартып
йөрүнең нәрсә икәнен. Әнкәй кайда чалгыга эләгерлек
үлән әсәре күрә, шуны чаба. Без апа белән чабылган
печәнне аяз урынга кибәргә ятешрәк акланга ташый-
быз. Кулда урак, агач төпләреннән печән урабыз. Әнкәй
берничә көннән тәмам тынычланды. Бәләкәй арба белән
ташып, хәтсез печән әзерләдек. Безнең шулай тырышып
эшләгәнне күреп, әнкәй шатлана. Балаларым кул арасы-
на керде бит, дип безне мактый. Без аның саен тырышып-
тырышып әнкәйгә ярдәм итәбез.
Шулчак ул:
– Балаларым, юк өчен кайгырмагыз. Аллаһ тартып ал-
масын. Кеше ризыгын кеше тартып алып бетерә алмый.
Ходай үз рәхмәтеннән ташламасын, – дияр иде.
Берәр ай үтмәстән, әтиебез дә терелеп дәваханәдән
кайтты. Әткәй кайткач, ул юкта ни булганнарын әнкәй
сөйләп бирде. Шуннан әткәй ул чакта колхоз рәисе булып
эшләгән Мансур абыйга барып, без әзерләгән печәнне
алып китеп колхоз эскертенә өюләре турында сөйләп
биргән. Рәис шунда ук, шул эшне оештыручыларның
берсен чакыртып сорашканнан соң, әтигә үзебез чапкан
печәнне кире алырга рөхсәт итә. Һәм без зур канәгатьлек
белән теге берничә ат йөге печәнне кире төяп алдык. Ә
бу хәл күңелдә тап булып торып калды. Һәм, гомумән,
авылдашларымның күбесенә шул көннән башлап ышаны-
чым какшады.
Ул елны ничек итсәк иттек, ат караучыларны сыйлап,
әти без әзерләгән печәннәрне йортка китереп өя алды.
Теге ат караучыларның күңелләре булып, бер-ике ат йөге
салам да китереп киттеләр. Аллага шөкер, ул елны исән-
имин генә малларны кышлата алдык.
Әмма безгә хәзер бакча тырматырга, я булмаса урман-
га барып казан астына ягарлык коры-сары алып кайту
өчен дә ат бирми башладылар. Атлы эштә йөрүчеләргә,
я булмаса ат караучыларга ялынырга кирәк. Кемгә генә
ат сорап барма, барысын да былкындырганчы эчерергә,
сыйларга кирәк. Һәр үтенеч, һәр йомыш шуңа корылган.
Менә шул заманнарда чәчкә
ата башлады инде авылда
эчкечелек.
Малларны кышлату уңышлы тәмамландымы,
терлекчеләр утырып эчә. Колхоз үзе оештыра мондый
табыннарны.
Чәчү чәчә башладылармы, һәр басуны чәчеп
беткән саен
– аракы
эчү. Ә инде чәчү гомум колхоз буенча
тәмамланса, тәүдә – бригадада, аннан колхозда эчү та-
быннары әзерләнә. Печәнгә төшкәндә шимбә-якшәмбе
өмәләре оештырыла. Бу өмәдә төшке аш вакытында
йөзәр грамм аракы таратылса, кичке ашка ике кешегә бер
ярты бирәләр. Китте дөнья хөррияткә. Алгарак китеп бул-
са да әйтим инде. 1978нче ел. Мин авыл хуҗалыгы инсти-
тутында ветеринария факультетында укып йөрим. Җәй
каникулга кайткач, әткәй белән сөйләшәбез:
– Менә, улым, яшьләр май аенда бер ай туктаусыз
эчтеләр. Безнең 76 өйле авылдан унсигез малай армиягә
алынды. Көн аралаш дигәндәй озату табыннары оештыр-
дылар. Барысында да аракы, барысында да эчкечелек.
Бер ай бит, улым, бер ай эчтеләр. Озакламый уңыш җыю
вакыты җитә, хәзер анда китә эчкечелек. Басудагы игенне
урып бетәр алдыннан басу ызаны кырында рәис үзе ара-
кыны әрҗәсе белән тотып көтеп тора. Комбайнчыларны
сыйлый. “Ягез инде, төнлә дә эшләгез, менә сезгә эштән
соң”, – дип, берәр литр аракы тарата. Тизрәк, тизрәк һәм
тизрәк. Басуны урып бетереп, өстәге түрәләргә мактанып
рапорт бирер өчен халыкны эчереп эшләтә башладылар.
Көзгә тагын авылдан унлап егет армиягә алына. Анда да
өй борынча йөреп эчәчәкләр, – ди.
Әткәй горур кеше иде. Кырык тапкыр ялынып йөрергә
яратмады. Атын алып берәр эш башкарса да ат хуҗасына
аракы белән түләүне хуп күрмәде. Я акчалата бирде, я
булмаса, шул кешегә үзе барып кулалмаш эшләште. Ә бит
аңа авыр эш эшләргә ярамый. Бөтенләй сукыраю куркы-
нычы бар.
Бакчаларда бәрәңгеләр утыртылгач, әткәй тирә-
якларны йөреп әйләнеп кайтты. Исәбе – берәр алама
гына булса да ат сатып алырга. Җәй башы белән сатып
алырга да печәннәр әзерләп, эшләр беткәч, кышкылыкка
иткә суярга нияте. Юк, якын-тирәдә ат сатучы хуҗалыклар
тапмыйча кайтты. Бер җавап: шәхси кешегә ат сатарга
рөхсәт юк, диләр. Шуннан соңгы чиктә әти, ни булса шул
булыр, сорап барганга авызга сугып, арт якка тибеп чыгар-
маслар әле дип, күрше районга чыгып китте.
Юлга чыгар алдыннан, әнкәй белән сөйләшәләр:
– Килешер микән? Оят булса да бармыйча чара юк, – ди
әткәй.
– Нишлисең бит. Башыңа төшсә, башмакчы буласың.
Дөнья түгәрәк, әйләнә дә бер китереп баса. Тормыш шу-
лай, башыңа төшсә, төпсәгә дә баш иясең. Ә бит, үзең
сөйләгән буенча, ул кеше төпсә түгел, ә дустың булган.
Ходай насыйп итсә, мөгаен, ярдәме тими калмас. Белгән
догаларыңны укып юлга чык.
Шулай итеп, әткәй, белгәннәрен укына-укына, юлга чы-
гып китте. Әнкәй, догалар укып, әткәйне бакча артына ча-
клы озатып куйды.
Өч көннән әти бер чатанрак атка атланып кайтып кер-
де. Ул чакта аның шатлыгын күрсәгез иде. Син нәрсә,
тирә-якта ат асраган кеше ул чакта юк. Шәймәрданов Ап-
трахман бабай асрап карады. Әткәй белән уртак та асрап
булаштылар. Тик картлыгы аркасында Аптрахман бабай
башкача ат тотмады. Күрше Гаптелвәли бабай да асрады
берәр ел. Тик аны, ат асрарга ярамый, дип, тиз тыйдылар.
Әйе, ат сатып ала алганга әткәйнең кәефе шәп, тик сель-
советтагылар, колхоз түрәләре һәм район башлыклары
ни дияр? Менә шундый шик әтигә һәм безгә тынгылык бир-
ми. Әти инде көн дә диярлек әнкәйгә бөтен нечкәлекләре
белән ничек ат сатып алганын сөйли.
Теге үзе төрмәдән коткарган белорус милләтеннән бул-
ган рәиснең аны ничек каршы алуын исенә төшерә. Про-
коп Ивановичны мактый.
– Барып кердем кантурына (ул абзыйны күрше “Восток”
колхозыннан алып, Миякә районының икенче бер зуррак
хуҗалыгына рәис итеп күчерәләр) мине танып, өстәле
артыннан чыгып, кочаклап ук алды. Мин йомышымны
әйтергә дип авызымны ача башлаган гына идем:
– Соңыннан, соңыннан. Әйдә, өйгә киттек, – дип, өенә
алып китте. Җәяү килүемне белеп, хатынына:
– Дус килгән. Ашат, эчер. Гомумән, сыйла. Аннан ял ит-
сен. Мине тиз генә районга чакыралар. Калганын кайткач
сөйләшербез, – ди дә җәһәт кенә өеннән чыгып китә.
Шулай итеп, ул көнне әти теге үзе төрмәдән коткарган
дусты Прокоп Ивановичта кунак була. Теге инде әтине
шулкадәр хөрмәт итә! Барысын да сорашып, барчасы ту-
рында сөйләшәләр. Шуннан әтинең дусты, үзе сүз баш-
лап:
– Әйдә Шәрәфи, сөйлә, ни йомышлар китерде сине
миңа? Оялып торма, – ди.
Әткәй инде үзенең гозерен сөйләп бирә. Рәис, әткәйне
тынычландыра:
– Аңлашыла, Шәрәфи. Барысын да аңладым. Иртәгә
үк сиңа өч ат күрсәтерләр. Кайсысы ошый, шунысын
алырсың. Бар миндә гамәлгә ярамаган атлар. Сиңа да
ярдәм итмәсәм, Алла сугар үземне. Әйдә бүген ял ит. Кай-
тармыйм, иртәгә генә кайтырсың.
Өченче көнгә әткәй атка атланып өйгә кайтып керде. Шу-
лай итеп, без 1968нче елны атлы булдык. Чатанласа да
ат, ат инде ул. Әти хуҗалыкта мал врачы булып эшләгән
Газыйм абыйны күреп әйтеп тә куярга өлгергән:
– Сугымга ат алып кайткан идем. Чатанлап тора, берәр
вакытың булганда карап чыгарсың әле, – ди.
Газыйм абый озак көттерми атыбызның
аягын килеп ка-
рады һәм:
– Абзый, йөрәк ите үскән. Әйдә хәзер үк тазартып
җибәрик. Иртәгә үк чатанлаудан туктар, – диде. Шулай
итәләр дә.
Әткәйнең сугымга ат алып кайтуы яшен тизлеге белән
авылга таралды. Ага-туган, дус-ишләрнең күбесе
безнең
ат алып кайтканга шатланыштылар гына. Тик андыйлар аз
булып, авылдашларның күбесе көнләштеләр. Тыштан ял-
тырасалар да эчтән кара көеп уртларын чәйнәп йөрүчеләр
байтак икән. Син нәрсә, сукыр Шәрәфи ат алып кайткан. Ә
өрлек кебек һәм үзләрен колхозның иң кирәк шөрепләре
дип күкрәк киереп йөрүчеләр андый эшне булдыра алмый.
Ул елны җиләк бик уңды. Сөйләп кенә аңлатырлык
түгел инде. Урман акланнарында кып-кызыл палас кебек
ята. Җиләк тәүдә тау битләрендә пеште. Аннан соң ачык
акланнарда өлгерде. Урманчылар печәнгә төшү белән
әткәй дә үзенә тиешле өлештән печән әзерләргә рөхсәт
кәгазе-ордер алып кайтты. Хәзер инде безнең йортта
барысы да бәйрәмчә. Җыелышып арбага төяләбез дә
печәнгә китәбез.
Безнең печәнлекне былтыр бөтенләй
еракка күчерделәр.
Анысы да шул бабакай ярдәмендә инде. Печәнлеккә ба-
рып җиткәнче төш вакыты җитә, кич кайта башласаң ярты
төн үтә. Хәзер ат бар, безгә ара ераклыгы куркыныч түгел.
Әти инде барысын да алдан уйлаган. Бик үк шәп булма-
са да үзебез җигеп йөрергә яраклы фурман да ясап алды.
Безнең якта үрәчәсе биек итеп эшләнгән арбаны фурман
дип йөртәләр. Ат җигәргә камыт-дугалар искерәк булса
да электән үк бар. Булмый ни, бригадирдан ат сорасаң,
җигәргә сбруе юк. Сбруе булса, колхозның арбасы ватык.
Шуңа да хәзер авыл кешесе барысын да үзе хәстәрли.
Менә шулай итеп без, атка төялеп, шау-гөр килеп,
печәнгә барабыз. Әнкәй белән без печән чабабыз. Апа-
сеңелләр җиләк җыярга тотына. Әткәй печәнне озак чаба
алмый, күрә торган уң як күзе сызлый башлый. Шуңа да
бераз чапкач, “разведка”га китә. Тагын кайсы сазлыкта,
кайсы агачлары киселгән делянкада печән бар, кайда ко-
рыган, ауган агач ята – шуларны караштырып килә. Кыш-
кылыкка утын әзерлисе дә бар бит әле.
Ә кичкә инде без никадәр арыган булсак та күтәренке
кәеф белән, атка утырып, әткәйнең үзе ясаган фурманының
шыгыр-шыгыр килеп җырлаган җырын тыңлап кайтабыз.
Әйе, тыңлый белгән кешегә арба шыгырдавы да җыр
булып, сандугач сайрагандай бер моң булып ишетелә.
Бигрәк тә – шатлыгы эченә сыймаган безнең гаиләгә.
Шулай тәмам караңгы төшүгә гөрләшеп печәннән кайта-
быз. Ә инде өйдә безне капка төбеннән үк сеңелкәшләр
пешергән бәрәңге, я булмаса сызык сыздырылган ток-
мачлы аш исе каршы ала. Баздан чыккан салкын катыкка
каймак кушып, берәр уч кып-кызыл җиләк салып җибәреп
ашап куйсаң, бүтән бернәрсә дә кирәкми. Тәмнәре әле
булса тел төбендә саклана.
Хәзер кибетләрдә сатылган
йогырт дигәннәре безнең ул чакта ашаган катыкларның
шәүләсенә дә тормый. Аларның карикатурасы хәтле
дә түгел. Их, егетләр! Шәп ризыклар! Авыл ризыкларын
әйтәм. Супер! Ә бездән көнләшкәннәр: “Шәрәфиләр хәзер
җиләк җыярга да ат белән генә йөри”, – дип сөйли башла-
дылар. Әйдә, сөйләсеннәр. Гадәттә, күп сөйләүченең ку-
лыннан бер юньле эш тә килми. Картинәм: “Кулларыннан
буклы юкә дә килми”, – дияр иде мәрхүмә. Аллаһы Тагәлә
аларны шулай яраткан. Аллаһы Тагәлә бар кешеләрне
дә тигез ярата бит. Берәүгә эш сәләте, эш бәхете бирсә,
икенчегә сөйләү осталыгы бирә. Берәүгә байлык бирсә,
икенчегә – җан тынычлыгы. Барысын да үлчәүгә салып
булса, мөгаен, ике як та тигез булыр иде. Берәүләр эшләп
тапканыннан тәм тапса, икенчеләр ялкауланып йоклап
ятуларыннан, аракы чөмерүләреннән тәм таба. Менә шу-
лай инде. Һәркемгә үзенеке.
Атның галәмәт көчле һәм акыллы булуын (безнең бри-
гадта андый гәүдәле һәм көчле ат юк та иде әле) исәпкә
алып, “Татра” дип исем куштык. Ул “Татра” сүзе татар
сүзеннән алынган булырга тиеш. Һәрхәлдә, әткәй шулай
ди торган иде. Чехия белән Словакиядә шундый исемле
тау тезмәләре бар. Безнең борынгы Атилла бабаларыбыз
шул таулар тезмәсе кырында кыш кышлаган. Тауның бу
чехлар ягында шул татарлар кышлаган якка күрсәтеп, “та-
тарлар шул якта, анда татарлар” дип, еш телгә алу сәбәпле
ул таулар тезмәсе шул вакыттан “татары” дип түгел, ә “Та-
тра” булып торып калган. Шәхсән минем үземнең башыма
шулай кереп калган һәм мин шулай уйлыйм да.
Ат, ат инде. Мәкале дә бар бит. “Эткә ышансаң да, ат
белән хатынга ышанма”, дигән. Аннан тагы, “акыллы
атын мактар, исәр хатынын мактар”, диләр. Ат турында
мәкальләр бихисап күп. Шулай да әткәй “эткә ышансаң
да, атка ышанма”, дигәнне якынрак күреп, атны тәү
мәлләрдә өйдә генә тотты. Качып кайтып китүеннән ку-
рыкты. Ат – акыллы хайван бит. Бер үткән юлын исендә
калдыра. Һәм аны һич онытмый. Печәнгә барганда да һич
күздән яздырмый идек. Олы балалар печән эшләшсә, иң
бәләкәйләребез атка күз-колак була. Бик эссе көннәрне
чебен-кигәвеннәрне куркытып, ат кырына иске тас я
чиләккә ут ягып һәм шул утка чи, сулы үлән ташлап төтен
җибәрә идек. Төтен исенә кигәвен-черки атка якын кил-
ми. Эштән кайткач, атны авыл каршындагы тауда алмаш-
тилмәш көтәбез. Я арканлыйбыз, арканлап куйсак та, ат-
тан күз яздыру юк. Арканына уралып егыла күрмәсен дә,
тегенди-мондый кешеләр ычкындырып җибәрмәсеннәр.
Ул чакта ат безнең өчен машинадан да кадерлерәк иде.
Машина дигәннән, ул чакта авылда гына түгел, район
биләмәсендә дә машиналы кешеләр юк дәрәҗәсендә. Мо-
тоциклы да әле аның иң тәүдә Банковка авылында яшәгән
латыш-эстоннарда гына булды. Машина дигәннән, күрше
Кайраклы авылында Гомәров Гыйният бабай Германиядән
америка машинасы “Виллис” алып кайтып шуңарда йөрде,
шикелле. Мин бик бәләкәй идем әле ул чакта. Бик аз гына
хәтерлим. Соңрак без үсә төшкәч кенә колхоз рәисләре дә
“Урал” мотоциклында йөри башлады.
Менә шулай, ат – безгә теләсә нинди машинадан да
кадерлерәк нәрсә. Ат булгач, тормышыбыз да кырка ях-
шырды, димәсәм дә, шактый җиңеләйде. Ат асрауның
мәшәкате һәм эше күбәйде күбәюен. Әмма без эштән кур-
ка торган нәселме? Юк, әлбәттә, юк. Әнкәй яклап та, әткәй
яклап та. Хәтта картаеп беткән картәниебез дә, без оны-
тып китсәк: атны карап кайтыгыз, дип, искә төшереп кенә
торды. Без арып киткән чакларда үзе дә барып атка күз
салып килергә кыенсынмас иде. Ул елны печәнне галәмәт
күп әзерләдек. Чапкан кешегә печән җитәрлек. Юл буйла-
рында да әрем, алабута – күпме телисең, шулкадәр чап.
Укулар башлангач, без апа белән район үзәгенә укырга
киттек, бәләкәй туганнарыбыз авылда укый. Ат та үзебезгә
ияләште. Тышаулап тау буена җибәрсәң дә, су эчәргә өйгә
кайта. Шулай без укып йөрибез, йортта атка күз-колак бу-
лучылар азайды. Һәм бер көнне безнең ат югалды.
Әткәй ай саен ат караучыларның һәр икесенә бер сум
иллешәр тиеннән барлыгы өч сум түләргә вәгъдәләп,
“Татра”ны төнгелеккә атлар көтүенә җибәрә иде. (Кол-
хозда ат караучыга ул чакта аена бер атка бер сум түли
башлаган чак). Көн саен түгел, әлбәттә, ә туры килгәндә
һәм атлар көтүе безнең як тауда көтелгән чакта. Ул кич-
не дә әткәй атны ат көтүенә илтеп кушкан кушуын. Тик ат
караучылар гадәттәгечә үз урыннарында булмаган. Иртән
атны алырга барса, безнең ат юк. Ат, гадәттә, көтүдән һич
аерылмый. Читкәрәк җибәрсәң дә, барыбер көтүгә килеп
кушыла торган иде.
Менә шулай, ат югалды. Әткәй таң белән җәяүләп тирә-
якны эзләп чыккан. Юк, ат күренми. Шуннан кемнеңдер
атын менеп, иртәнге кырауда торып калган өч ат эзе
белән китә. Бер җиде-сигез чакрымнар үткәч, иртәнге
кояш күтәрелеп кырау эри. Һәм эзләр югала. Шулай бер
көн үтеп тә китә.
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: