Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 Май 2019, 12:25

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. АТ ҺӘМ БЕЗ. Повесть (1)

Дуслар, даими авторыбыз Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВның "АТ ҺӘМ БЕЗ" повестен сайтыбызда бирә башлыйбыз. Әсәр тарихи вакыйгаларга, шәхси милек мәсьәләсенә үзенчәлекле карашы белән аерылып тора.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ
Хисаметдин Шәрәфетдин улы Исмәгыйлев 1953нче елда Стәрлебаш районының Гөлем авылында туган. Үз авылларында башлангыч мәктәптә, аннан Әмир, Стәрлебаш мәктәпләрендә укый. Армиягә алынып, 1971-1973нче елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Ветеринария белгечлеге буенча тәүдә техникум, аннан Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1980-1983нче елларда – Бәләбәй районының баш ветеринар табибы. Озак еллар Стәрлебаш районының ветеринар участокларында хезмәт сала. Бүгенге көндә хаклы ялда.
Гаиләсе белән Турмай авылында яши. Әдәби сукмакка саллы тормыш тәҗрибәсе туплап аяк баскан
язучы тиз арада журналыбызның төп авторларының берсенә әверелде, укучы белән уртак тел тапты. 2013нче елда Башкортстан “Китап” нәшриятында “Зимагурлар” дигән повестьлар җыентыгы нәшер ителде.
АТ ҺӘМ БЕЗ
Повесть
("Тулпар", 2018, № 2)
Ат… Ике хәрефтән торган гап-гади сүз. Барлыгы ике
хәреф. Һәм бу сүз берничә төрле мәгънәгә ия. Беренчесе:
кешеләр бу сүзне ишетү белән, мөгаен да, иң тәүдә авыл
хуҗалыгында тугры хезмәт итүен әлеге көнгәчә ташлама-
ган горур һәм бик тә файдалы-акыллы йорт хайванын күз
алдына китерер. Һәм дөрес эшләр. Ә икенчесе инде кулы-
на утлы, я булмаса җәя кебек гадирәк корал тоткан кешегә
коралыннан атарга кушып эндәшүне аңлатыр. Өченчесе
– спортта кулланыла торган җайланма (спорт снаряды).
Һәм тагын да шахмат уенындагы ат рәвешендәге фигу-
ра. Аннан инде элегрәк кешедән аның исемен сораган-
да хәзергечә “Исемең ничек?” дип дәшмәгәннәр, ә “Атың
ничек?” дип мөрәҗәгать иткәннәр. Бу берничә мәгънәле
сүзне лингвистлар, яки тел белгечләре тикшерсен.
Әйдәгез без шушы АТ сүзенең тәүге мәгънәсен аңлаткан
йорт хайванына күз салыйк. Кайберәүләр әйтергә мөмкин:
“Нигә ат?” – дип. Әйе, авыл хуҗалыгында башка хайван-
нар да бар. Һәркайсысы үз урынында мөһим. Безнең якта
сыер, сарык-кәҗә күбрәк. Башка җирләрдә, ягъни төньякта
яшәүчеләр иң мөһим хайван болан диярләр. Урта Азиядә,
я булмаса гарәпләр, юк, дөя, диярләр. Әйе, һәркем үзенчә
дөрес. Теге Ницше әйткән бит әле, һәркемгә үзенеке, дип.
Әйе, һәркемгә үзенеке. Тик мин башка йорт хайваннарын
тикшерергә исәбем юк. Миңа ат кадерлерәк. Шәхсән ми-
нем үземә генә түгел, гомумән, безнең гаиләдә ат малы
нинди генә булуына карамастан югары, юк, югары гына да
түгел, бер изге диимме икән, шундыйрак урын алып тора.
Бүгенге көнгә атларның нинди генә нәселлеләре, нинди
генә хаклылары юк. Унар миллион долларлар торган ат-
лар бар. Ә инде нәселләренә килсәк, алар да сан ягыннан
бихисап. Мин нәселле һәм әллә ничә миллионнар тор-
ган атлар турында сөйләргә җыенмыйм. Миңа гади генә
үзебезнең якларда асрала торган авыл атлары, татар ат-
лары ныграк якын һәм кадерлерәк. Татар аты дигәннән,
чынлап та, безнең элеккеге бабаларыбыз атсыз яшәүне
күз алдына да китермәгән.
Иң беренче атка атланган бабаларыбыз кешелеккә чал-
бар да бүләк иткәннәр. “Ничек?” дип сорарга мөмкинсез.
Ашыкмый торыгыз! Барысы да үз җае белән. Атны кулга
ияләштерүчеләр безнең төрки бабаларыбызның баба-
лары икәнне фән күптән исбатлады инде. Ул чакларда
кешеләр, ир булсынмы, хатын-кызмы, барысы да озын
күлмәк, итәк кебек тире җайланма, япма киеп йөргәннәр.
Атны беренче менгән кеше дә бик акыллы бәндә булган-
дыр. Атка шәрә ботлар белән озак атланып йөреп бул-
мый. Астыңа әйбер җәйсәң дә уңайсыз. Я төшеп кала, я
бер якка кыйшая. Гомумән, җайсыз икәнен бабаларыбыз
тиз төшенгән. Шуннан инде бер һушлырагы ботлары һәм
арты уелмасын өчен ботларына җәнлек тиресе, урап атка
менеп йөри башлаган. Болай да бик үк җайлы түгел. Ан-
нан инде кәҗә (башка маллар тиресенә караганда күпкә
ныклы, чыдам һәм йомшак) тиресен түгәрәкләп тунап,
яки оек кебек салдырып киеп ат менәр булганнар. Ә инде
төбен, чак кына башын эшләтә алган кеше үзе үк уйлап те-
геп куя ала. Шушылай итеп, түгәрәк капчык кебек итеп салдырылган кәҗә, яки
башка вак мал тиресен киеп, ат менәр булганнар. Шәп нәрсә. Бот та, арт як та
уелмый. Аннан да бигрәк, кыш көннәрендә җылы. Ат өстендә тезләр дә өшеми.
Элек без үскәндә киноларда элекке урыс сугышчыларын озын итәкле киемдә
күрсәтә торганнар иде. Атаклы
Александр Македонский сугышчылары да
Азиягә чыккач кына атларны күпләп күргәннәр дияргә урын бар. Әйткәндәй,
ул патшаның да Буцефало дигән аты булган. Ат аның армиясендә булмаган.
Булса, аның исеме тарихка кереп калмас иде. Ничек кенә булмасын һәм нин-
ди булуына карамастан, ат иң тәүдә иксез-чиксез далада, борынгы бабала-
рыбыз яшәгән җирдә кулга ияләштерелгән. Нигә алаймы? Чөнки Ике мөгезле
Искәндәрнең сугышчылары барысы да Шотландиядә кия торган итәк кебек
итәктән булганнар. Шотландиядә андый итәкләр – әлеге көнне дә милли
кием. Чөнки Европаның көнбатышына
атлар иң соңыннан гына барып җиткән.
Русиягә атларны безнең бабаларыбызның бабалары Атилла заманнарыннан
да алдарак алып килгән булырга тиеш.
Үзләрен дөнья башлангычы һәм үзәге дип атап йөртергә яраткан грекларның
мифологиясен генә алыйк. Алар ат менгән кешене бербөтен җан иясе дип
кабул итеп, аларны “кентаврлар”
дип атаган. Шундый ук хәл Америка конти-
нентында да кабатлана. Испаннар Америкага атлар алып килеп менеп йөри
башлаган чакларда, атлы кешене беренче күрүче индеецлар аларны шу-
лай ук бербөтен җан иясе дип уйлаганнар. Һәм бик курыкканнар. Атлы кеше
ул заманнарда, хәзерге вакыт белән чагыштырсаң, соңгы буын истребитель
самолетка ия булган кеше кебек кабул ителгән. Европа илләрендә ат иң-иң
бай кешеләрдә генә булса, безнең бабаларыбызда һәр гаиләдә берничә ат
тоту – тормыш таләбе. Аты булса, башка малы табылган. Атлы кешенең та-
магы тук, кияргә киеме булып, өсте бөтен булган. Эчсә – кымызы, ашаса –
ите, казылыгы булган. Әйткәндәй, хәзерге колбасаны, яки ит тутырмасын Евро-
пага безнең бабайлар алып килгән. Шуны әйтмичә булмый, күп кенә халыклар-
да ит каклау, казылык тутыру дигән нәрсә бөтенләй юк. Аны алар белми. Берәр
урыс ит каклый беләме? Каклаган каз турында әйтеп тә тормыйм. Украиннар
казылык ук булмаса да, ит тутырмалары ясый белә. Чөнки ул биләмәләрдә
элек төрки халыклар күпләп яшәгән. Бигрәк тә Атилла бабабыздан соң.
Ярар, бик төпкә үк кереп киттем ахры. Кире үзебезнең замангарак кайтыйк.
Шулай итеп, без инде ат малының татар тарихында бик зур роль уйнаганын
азрак белдек. Үткән гасырда колхозлар оештыра башлагач, ике картәтием
дә берничә атларын (сабан, менге, җиңелгә җигү өчен), эш коралларын һәм
җирләрен гомум хуҗалыкка тапшырып, колхозга кергәннәр. Колхозга керми
кара, хәзер үк Себергә сөргәннәр. Шулай итеп, вакытында һәм ирекле кол-
хозга кереп кенә кулаклаштырудан торып калганнар. (Әнкәй яклап Бәгәнәш
авылы Моталлапов Мифтах картәти беренче империалистик сугышта пат-
ша армиясендә полк мулласы булганы өчен барыбер утыз җиденче елгы
репрессиядән котыла алмый, Себергә алып китәләр).
Менә шулай итеп, татар-башкортны һәм башка бик күп тугандаш халыклар-
ны аттан аердылар. Халыкны колхозлашу дигән бер капчыкка көчләп тутырып,
безнең, халыкларның тамырына балта чаптылар.
Колхозлар оештыру – ул крепостной правоны яңа төр итеп, хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәреп, авыл кешесен
яңадан крепостной крестьян-кол ясауның яңа алымы гына. Әйе, колхозлашуның
уңай яклары да булмады түгел, булды. Әмма авыл кешесен тәүге елларда
төрле эшләргә өйрәткән булса да, минемчә кире ягы күбрәк кенә түгел, артык
күп булган. Халыкны битарафлык биләп алды. Уңган эшлекле, алдынгы караш-
лыларны булдыксыз ялкаулар белән тигезләделәр. Башыңны югары күтәрмә!
Хәзер кыскартырлар.
Үзаңлы һәм алдынгы карашлы авыл эшчәннәре җыен
булдыксыз ялкауларның уй-фикерләре белән килешеп яшәргә мәҗбүр ителде.
Колхоз эшсез ялкауларны азрак эш рәтенә өйрәтсә, уңган булдыклыларны
ялкаулыкка, гамьсезлеккә өйрәтте. Чөнки күпме генә тырышып эшләмә, ялкау-
булдыксыз да шул ук бер таякка эшли, ат кебек тырышып төптән тарткан да шул
ук бер таякка көчәнә. Һәм авыл кешеләреннән тыңлаулы печтерелгән эш атла-
ры ясап, аларны кол иттеләр. Бернинди дә хокукың юк. Беркайда да күченеп
китә алмыйсың. Шәхсән үзебезнең район Гөлем авылында мин беренчеләрдән
булып ирекле паспорт алу бәхетенә ирештем. Аны да әле район үзәгендә
яшәүче балалар белән бергә мәктәпне бетергәнгә генә ала алдым. Авыллар-
да яшәгән яшьтәшләремнең күбесе соңыннан гына паспортлы булды. Алгарак
китеп яздым инде монысын. Чөнки авыл кешесенә ул заманнарда паспорт та
бирелмәде. Паспортың булмагач, беркая да чыгып китә алмыйсың.
Әйе, ат турында язарга иде бит исәбем. Тик шул барысы да аңлаешлы
булсын өчен бу темага җайлап килеп җитүен җиттем инде.
Миңа унбер яшь чагымда әткәй бәләкәй генә чалгы
саплап бирде. Ә әнкәй шул чалгы белән печән чабарга
өйрәтте. Әни урман хуҗалыгында эшли. Әлеге шул азрак
утыны-печәне булмасмы дип инде. Гаиләбез дә ишле генә.
Биш бала. Әти сугыш вакытында Түбән Тагил танк заво-
дында эшләп имгәнеп кайткан, икенче төркем инвалиды.
Шулай булуына карамастан, колхозда төрле җитәкче вази-
фаларда эшләп, социализм-коммунизм төзешә. Авыр эш
эшли алмый. Йорттагы авыр эшләр әнкәй белән безгә. Ба-
рыбыз да укыйбыз. Әтинең бер пенсия акчасына гына әллә
ни яшәп булмый. Кәҗә мамыгыннан безнең Стәрлебаш
ягында бик шәп итеп шәлләр бәйлиләр. Кыш көннәрендә
һәм буш минутларында әнкәй шул шәл бәйләү белән
мәшгуль. Вак малны асравы да елдан-ел кыенлаша. Ул
инде печәне булса, артыграк берничә сарык-кәҗә асрар
да идең. Юк, ел саен көз көне халыкның китергән печәнен
исәпкә алалар. Артык печәнең булырга тиеш түгел. Артык
әзерләнгән печәнне колхозга тартып алалар. Саламны
да теләгәнчә китерә алмыйсың. Яз саен басуда калган
эскерт-эскерт саламны ут төртеп яндырсалар, яндыра-
лар, ә халыкка бирмиләр. Имеш, артык мал асрамасын.
Печәнен чабып әзерләүләре үлем. Әнигә печәнне гел ур-
ман эчендәге, вак-төяк акланнан, я булмаса үзләре утырт-
кан вак агачлар арасыннан чабып алырга гына рөхсәт
ителә. Яшь агачлар утыртылган урынны бездә посадка
диләр. Шул посадка арасын чапканда урман саклаучы
берничә тапкыр тикшереп китә әле. Вак агач үсентеләре
чабылып киселмәгәнме? Бер-ике үсенте киселгән булса,
шунда ук печән чабуны катгый тыя. Бүтәнчә печән чаба
алмыйсың. Әнкәйнең әнисе яклап икетуган агасы берничә
урман каравылчысына баш ул. Тик аңа якын килерлек
түгел. Безгә туган дип йөрсәк тә, әти белән бер дә бот-
калары пешмәде. Пешү генәме, ут кабардай булып көя
башлый. Чөнки әткәй бик туры сүзле һәм гадел кеше. Без
бабакай дип якын күреп йөргән агай, ягъни әткәйнең ике-
туган каенагасы арасындагы тарткалаш менә нәрсәдән
килеп чыга.
Әткәй авыл Советы рәисе булып эшләгән мәлне була
бу хәл. Күрше районның “Восток” колхозы рәисе Прокоп
Иванович урман сакчысы рөхсәте белән үзенең колхоз-
чыларыннан биш төп агач кистерә. Колхоз өчен, ферма
башын төзәтергә. Моны полищщик, обящщик тә диләр
иде ул заманны. Бабакай белеп кала да, урман сакчысы
булып эшләгән Фәнил абыйны бик каты ачулана. Акт төзү
белән куркыта. Фәнил абый, кече урман караучы, “мин
рөхсәт итмәдем”, дип, читкә тайпыла. Белә, бабакайның
аны да башыннан сыйпамаячагын, эштән бушатмаса
әле. Шуннан бабакай, түрә буларак, урманны рөхсәтсез
кистеләр дип, акт төзи. Һәм ул чакта авыл хакимиятендә
рәис булып эшләгән әти янына килә. Шулай, шулай, дип
сөйләп бирә. Әткәй белән бабакай кече урман каравыл-
чысы белән барып, колхоз рәисе Прокоп Ивановичны да
ияртеп, киселгән агачларның төпләрен саныйлар. Чынлап
та биш төп агач киселгән. (Ул заманнарда урманнан агач
кисү, утын әзерләү бик кыен. Урманга кертмиләр. Рөхсәт
булса да, халык тик кыш көне генә, билдән кар ерып кына
утын әзерли ала иде). Биш төп киселгән дип акт төзиләр.
Әткәй дә үзенең имзасын куя. Шуның белән эш бетте, дип
уйлый. Гаеплегә кирәгенчә штраф салырлар, я булмаса,
кисәтү ясап, шелтә бирерләр, дип уйлый.
Юк, эш моның белән генә бетми икән әле. Бер өч көн
үткәч, теге күрше колхозның рәисе тыны бетеп әткәй яны-
на килеп керә. Һәм бусагадан ук:
– Шәрәфи, сез нәрсә яздыгыз ул. Мин бит ул кадәр агач
кистермәдем. Бергә барып санадык та инде. Барлыгы биш
төп иде. Ә сез унбиш төп язгансыз, – ди.
Билгеле, әткәй ышанмый.
– Әйе шул. Без дә биш төпкә генә дип язылган актка кул
куйдык, – ди.
Шулай да әткәй бу хәлгә ышанмый, тарантаска утырып
(ул чакта түрәләр тарантаска гына утырып йөриләр иде),
урман хуҗасы йортына киләләр. Ярый әле, бабакай өендә
булган чак туры килә. Болар янына полищик килеп чыга
да, әткәйгә ачуланып:
– Нәрсә эшләп йөрисең бу җинаятьче белән? Ул бит ур-
ман урлаган, – ди.
Сөйләшә торгач, бабакай да бераз йомшара. Шу-
лай итеп, урман түрәсен актны дөресләп кире язарга
күндерәләр. Шуннан теге рәис кибеткә аракыга йөгерә.
Янәсе, килешүне юалар.
Аннан бабакай алдан язып әзерләп куйган яңа актны ки-
тереп өстәлгә сала. Һәм:
– Мин аны куркытыр өчен генә яздым. Синең имзаңны да
үзем куйдым. Әйдә азрак курыксын, аңа шул кирәк. Бик са-
ран, башка колхоз рәисләре сарыгын, таен жәлләмиләр.
Моңа якын килерлек түгел, карун. Менә белер хәзер ур-
ман түрәсен ничек ихтирам итәргә, – ди дә, кулындагы
ялган актны
әткәй күз алдында ертып, янып торган казан
астына очыра.
Әткәй яңадан язылган актны укып чыга. Алай-болай
хилафлык тапмый һәм шикләнмичә култамгасын сала.
Теге бәндә дә ярты тотып магазиннан кайтып җитә. Ул да
култамгасын куя. Ярар, хата төзәтелде, килешү төзелде
дип, бераз тугарылып алалар. Барысы да канәгать булып
өйләренә таралыша.
Икенче көнне төш алдыннан теге рәис бөтенләй агары-
нып, тагын хакимияткә килеп керә дә әткәйгә елардай бу-
лып хәлне сөйләп бирә. Урманчы – бик астыртын кеше.
Чит кул белән учактан утлы күмер алырга яратучан бәндә.
Үзен чак кына бүтәннәрдән өстен тойдымы, астарак калган
бәндәләрнең башыннан йөрергә һич кыенсынмый. Биш
төп дип язылган сан алдыннан һәм җәя эчендә хәрефләп
язылган сан алдыннан да урын калдырган икән, каһәр сук-
кан нәрсә. Менә шул урыннарга бер белән ноль һәм язма
сан алдына йөз сүзен өстәп куйган. Хәзер инде агачлар
биш түгел, ә йөз дә биш килеп чыга. Һәм урман хуҗасы,
иртән таң белән күрше колхозга килеп, рәисне куркыта.
“Менә теге вакытта миңа бер таеңны жәлләдең. Хәзер
инде хуҗалыгыңның ярты көтүен сатып бетерсәң дә түләп
бетерә алмассың. Киләсе атнага прокурорга илтеп бирәм.
Менә шулай, сезнең кебекләрне тәртә арасына кертәләр”, –
ди дә контордан чыгып китә. Монысы инде законның
бөтенләй бүтән статьясына туры килә. Моның өчен ун
елдан артыгракка хөкем итәргә мөмкиннәр. Нишләргә?
Әткәй белән икесе дә уйга калалар. Эш бит зурга китеп
бара. Әткәй ничек итеп булса да рәисне тынычланды-
рырга тырыша. Берәр җае табылыр, ди. Бик кайгырмаска
куша. Теге, нишләсен, ут йотып, башын аска иеп кайтып
китә. Ярый, бу хәл шимбә көн була. Ни дисәң дә арада
бер көн бар. Әткәй төне буе уйлап чыга. Нәрсә эшләргә?
Ничек теге алдак актны кулга төшерергә? Һәм уйлап таба.
Урманчы, гадәтенчә, иртән колхоз ат караучысыннан
атын барып ала. Шуннан үз җае белән генә урман юл-
ларын карарга китә. Юлда алай-болай шикле арба эзе
юкмы? Төнлә урманга баручы булганмы? Шуларны тикше-
реп чыга. Әткәй дә таң белән үк торып шулай ук сельсо-
вет атын алырга ат сараена бара. Тик атын алмый, ә кара-
выл йортына кереп, ат караучылар, бригадир ярдәмчесе
белән юк-бар сөйләшеп утыра башлый. Гадәттәге бри-
гада өендәге иртәнге сөйләшүләр. Печәнгә кайчанрак
төшәргә, игеннәрнең үсеше, мал-туарның хәле турында
инде. Менә тәрәзәдән урман хуҗасының эшлекле генә
атлап килүе күренә. Вакытын чамалап, әткәй дә бригада
йортыннан чыгып атын алырга сарайга борыла. Һәм шун-
да болар “ялгыш кына” очрашалар. Хәл-әхвәл сорашып,
исәнләшеп, тегесен-монысын сөйләшәләр.
Шунда әткәй, бик әһәмият бирмәгәнгә
салышып:
– Кара әле, каенага, онытып торам. Вакытың булганда
сельсоветка кереп чыгарсың әле. Теге урыска төзелгән
актка мөһер сугарга онытылган. Шуны басып куярга кирәк.
Югыйсә, сарык урлап тотылган анавы Хәйбүшкә язылган
актка да печать басылмаган өчен прокурор кире кайтар-
ды. Иртәгә иртән сельсоветта булам. Аннан районга
ча-
кырталар, шунда барам, – дип әйтеп куя да атын җитәкләп
кайтып китә.
Һәм уйга кала, барып чыгармы хәйлә, юкмы? Чөнки
урман түрәсенә турыдан-туры мөрәҗәгать итсәң, эш
бөтенләй бозылырга мөмкин. Һәм теге гаепле рәискә
тагылган бәла күпкә кабарып үсәчәк. Әткәй дә төшеп
калганнардан түгел. Хәйлә белән тапкырлык җитәрлек.
Җитмәсә, белем дә аныкы кебек дүрт сыйныф кына түгел,
ул – авыл хуҗалыгы техникумы бетергән кеше.
Чынлап та, икенче көнне эш сәгате башлануга урман
хуҗасы эре генә сельсоветка килеп керә. Бик тә эшлекле
кыяфәттә офицер сумкасыннан актарып (син нәрсә су-
гышта булган кеше бит. Әтигә туры килгән саен бу турыда
искәртергә ярата иде. Әти бит сугыш вакытында танк яса-
ган) кәгазьләре арасыннан теге актны кулыннан ычкын-
дырмый гына, учы белән каплабрак әти алдына сала. Әти
инде сельсовет мөһерен чыгарып өстәлгә куя да, бүтән
нәрсәгә үрелгән булып, мөһерне өстәлнең каршы ягына
төшереп җибәрә. Урман хуҗасының идәнгә иелүе була,
әти теге актның өч нөсхәсен дә тегенең учы астыннан тар-
тып ала. Җаһил сизми дә кала.
Әткәй актны укый башлый. Теге, мөһерне өстәлгә алып
куюга, аны да өстәл тартмасына шудырып төшерә. Һәм
актны кесәсенә үк салып куя да:
– Юк, мин мондый эшкә бара алмыйм. Күрәләтә кешене
төрмәгә утыртырга дигән кәгазьгә мөһер басмыйм, кул да
куймыйм. Син нишләп алай актны бозып төзәттең? – ди.
Теге:
– Мәҗнүн син, Шәрәфи. Акылың юк. Бу акт белән без
аңардан үзебезгә генә түгел барча ага-туганнарга атлар
алып суя идек. Җитмәсә, ике буралык агач та безнеке була
иде. Кияү булсаң да әйтәм. Миннән яхшылык көтмә! – дип,
җенләнә башлый.
(Ахыры бар.)
Читайте нас: