Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 апрель 2019, 12:57

Зөһрә ИСЛАМОВА. Җирсү. Хикәя

("Тулпар", 2019, № 1)...Бу сорауга җавапны күптәннән тапса да, күңеле һаман риза түгел. Ни өчен шулай килеп чыкты соң? Моңа ул үзе гаеплеме, әллә инде башкалармы? Кемне гаепләргә? Сугыштан соң авылда мәҗбүри калдырылган буыны – әти-әниләрне? Хөкүмәт аларга авылдан чыгып китәргә мөмкинчелек бирмәгәч, ул буын ата-анасы үз балаларын: “Авылда калмыйсыз! Үземнең лашман тарткан җитмәгән, ичмасам, сез булсагыз да шәһәр тормышында рәхәтләнеп яшәгез!” – дип, көн дә үгетләп тормадымыни!? Бәлки, аларны да аңларга буладыр. Колхозчы иртәнге таңнан кара төнгә кадәр эшләсә дә, эш хакы завод-фабрика эшчесенекеннән күпкә азрак булды. Хезмәт шартлары да авылныкы белән шәһәрнекен чагыштырганда җир белән күк арасы иде. Ул чорда авылда калу ниндидер хурлык булып саналды хәтта. Шуңа күрә Искәндәр дә авылда калуны кирәкле дип тапмады һәм аннан чыгып китү юлын эзләде. Аның кебекләр ил тулы иде: кеше өстендә, кысан тулай торак бүлмәләрендә көн күрсә күрде, тик авылга кире әйләнеп кайтмады. Милләт өчен бу бәланең башы гына иде әле. Авылларда ялгыз әнкәйләр кадер-хөрмәтсез соңгы көннәрен үзләре күрде. Шәһәрдәге оныкларын бер күрергә зар-интизар булып тилмерде. Алары кайтса да, ни сөйләшә, ни аралаша алмады. Чөнки оныклары туган телләрен белми иде. Моның сәбәбе дә бик гади: кайчандыр авырлыклардан курчалап, туган төякләреннән чыгарып җибәрелгән авыл балалары үз балаларын курчалады. Шәһәргә килгәндә урысча бер авыз сүз белмәгәнлекләре аркасында каршылыкларга очраганга күрә, бу буын үз балаларына яклау чарасын тапты: туган телдә сөйләшүне кирәксенмәде һәм өйрәтергә дә теләмәде. Буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр бозылды. Тик ничек кенә булмасын, авылда туып-үскән кеше гомере буе авыл баласы булып кала. Аның күңелен җирсү хисе бервакытта да ташламый. Туган җирен төшләрендә күреп саташа, сагына, юксына...

Дөньяның самими матурлыкка төренгән илаһи бер мизгеле ул май ае. Шомырт, алма, чия, миләшләр, ап-ак чәчәккә күмелеп, тирә-якка оҗмах хозурлыгы чәчә, алардан аңкыган хуш исләр җанга ләззәт хисе бирә. Ялан-кырлардагы сап-сары тузганаклар, әйтерсең лә, кояш нурларыннан келәм үргән. Чак кына баш калкытып үсеп килгән бәбкә үләненә әле тузан кунып өлгермәгән – ул ямь-яшел хәтфә булып җәелгән. Кошлар исә, үзләренә яңа оялар корып, барлык булмышларын туачак балаларына багышлаган. Бар галәм яңа тормыш башларга әзерләнә.
...Искәндәр мәктәпне тәмамлауга армиягә чакыру кәгазе алды.
‒ Әнкәй! Военкоматта, май азакларында китәрсең, дип әйтеп кайтардылар. Туганнарны, күршеләрне, сыйныфташларны дәшеп, бераз табын корып утырырбыз, яме? Йоласы шул бит.
‒ Ярый, балам. Кулдан килгәнчә тырышырбыз. Абыйларыңа да дәшеп карармын. Бәлки, кайтып та китәр-ләр, ‒ дип җаваплады әнкәсе.
Егет әтисез үсте. Ул аны чак кына хәтерли. Озын буйлы, чем-кара чәчле. Йөзенә килешле борыны астындагы мыегы аны чибәр ир-егет итеп күрсәтсә, мөлаем йөзе, сабырлыгы аның итәгатьле кеше икәнлеген чагылдырып тора иде. Искәндәргә өч-дүрт яшь чакта әтисе үпкә ялкынсынуыннан гүр иясе булды. Газиз әнкәсе дә, бик иртә ирдән калганлыктан, бер бәхетле көн күрмәде. Зөлфә көне-төне колхоз фермасында сыер сауды, очын-очка ялгап дөнья көтте. Тормышында исерек ирләр урын алды. Үзе дә эчәргә бик тиз өйрәнде. Өлкән ике улы мәктәпне тәмамлап, армиядә йөреп кайткач, шәһәрдә калды. Ана кеше моңа шат иде. Завод-фабрикаларда эшләсәләр, акчалары да, торыр урыннары да булыр. Кире авылга кайтсалар, тавык кетәге сымак бәләкәй генә йортта бергә яшәве читен булыр, дип уйлады. Менә хәзер төпчегенең армиягә барыр вакыты җитте. Авылдашлары каршында ким-хур булмаска тырышыр. Ахирәтләренең кызларын ярдәмләшергә, аш-су әзерләшергә чакырыр.
Искәндәр иртәгә юлга чыгарга тиеш көнне әнкәсе кичтән табын корды. Мәҗлескә җыелган туганнар, күрше-күлән, сыйныфташ кыз-егетләр Искәндәргә чит-ят җирләрдән исән-имин йөреп кайтуын теләде, гармунга кушылып җырлап биеде, такмак әйтте. Яшьләр табыннан соң, кичке уенга клубка барды. Яшьлек яшьлек инде, Искәндәрләр таң аткач кына кайтып керде. Өйдән чыгып китәр алдыннан әнкәсе түгәрәк ипине кулына тоттырып: “Улым! Йола буенча икмәкне тешләп ал. Шушы җыйган ризыгың белән исән-имин йөреп, туган йортыңа кире әйләнеп кайтырга язсын”, ‒ дип теләкләр әйтте.
Армиягә китәсе егетләр, колхоз автобусына утырып, район үзәгенә военкоматка юл алды.
* * *
Туган ил алдында бурычын үтәп, Искәндәр авылына әнкәсе янына кайтты. Тик андагы хәлләр күңеленә бер дә ятышлы түгел иде. Уртанчы абыйсы хатыны, ике баласы белән шәһәрдән күченеп кайткан. Сәбәбен дә бик гади итеп аңлатып бирде: “Ну, энекәш, безне, авыл баласын, беркайда да көтеп тормыйлар. Авылда тугансың – авылыңа кайт, диделәр. Менә хәзер колхозга бил бөгәбез. Без бит – крәстиән! Шулай булырга
тиеш!” ‒ дип, аракы исе аңкып торган сулышын өреп, энекәшен кочаклады.
Төпчек улының исән-имин йөреп кайтуына ана кеше шатланды да, бераз хафаланды да. Нишлисең инде, барысы да – үземнең газизләрем. Берәр җае чыгар әле, дип уйлап, үз-үзен тынычландырды Зөлфә.
Искәндәр кайтуының икенче кө¬¬нендә үк авыл хакимиятенә юл алды. Көзгә кадәр авылда яшәячәген, колхозда эш булса, эшкә чыгарга әзерлеген әйтте. Юллык булса да акча җыйгач, Себер якларына чыгып китәргә уе барлыгын җиткерде.
Хакимият башлыгы аңа сынаулы карап торды да:
‒ Искәндәр! Синең кебек яшьләр авылда да кирәк. Озакламый водительләр курсына укытырга җибәрербез. Таныклык алып кайткач, рульгә утырырсың. Уңыш җыю чорында авылдагы һәркем кадерле бит. Сине ул шәһәрдә кем көтеп тора? Әнә, абыең да кире кайтты, ‒ дип сүзен тәмамлады.
Башлык сүзендә торды. Авылдагы берничә егетне шоферлыкка укырга җибәрде. Укып кайткач, колхозга эшкә урнаштырды. Искәндәрнең баш очында кыегы, эшләргә эше булды. Ул, ниндидер бер илаһи көчкә ышанып, барсын да яхшыга юрап яши башлады.
Иртән-иртүк торып, эшенә – гаражда аны көтеп торган “ГАЗ” машинасы янына ашыга. Аны караштырып, майлыйсы җирен майлап, төзәтештереп, тузанын сөрткәләгәч кайда барырга кушсалар, шунда китә... Юлда йөрергә дә бик ярата. Беренчедән, аңа ышанып машина тапшырдылар. Икенчедән, юлда йөрүнең үзенә күрә бер яме дә бар. Туган якның иксез-чиксез ялан-кырларын айкап чыгасың, яңа кешеләр белән та¬-нышасың, аралашасың. Тукталышта торган берәр кешене утыртып алып кайтсаң, ул сиңа рәхмәтләр әйтә-әйтә төшеп кала. Искәндәр андый юлаучылардан акча алырга ашыкмый: “Рәхмәтегезне әйтсәгез, шул җитә. Бер рәхмәт – мең бәләдән коткара бит”, – дияргә ярата.
Шулай итеп, көн артыннан көн үтеп, ямьле җәй дә, мәшәкатьле көзге көннәр дә үтеп китте. Колхозда эшләр кимеде. Инде Искәндәр иртәнге таңнан кичке караңгыга кадәр рульдә утырмый. Өйләрендә ешрак булырга туры килә. Ә Себергә китәргә бер генә дә форсат чыкмый. Ул күңеле белән моңа бер дә риза түгел иде. Чөнки абыйсы, әнкәсе кәеф-сафа корып утырырга ярата. Табынга аны да дәшәләр. “Иртәгә эшкә түгел бит. Бер рюмка эчеп куйганнан сиңа нәрсә булсын? Әйдә, утыр!” ‒ дип кыстыйлар. Искәндәр дә бу чакырулардан баш тартмый башлады. Колхоз таралу чигенә җиткәнлектән, юньле-башлы эш тә юк иде. Исерек килеш рульгә утырсаң да, беркем берни дәшми, я күрмәмешкә салыша. Яртышар ел буена бер тиен эш хакы күрмәгән колхозчыга искәртү ясауның мәгънәсе юк иде. Эчкелек сазлыгы аны да көннән-көн үзенә суырды ды суырды.
* * *
Нәзир ял вакытында икетуган энесенә юл алды. Үткән ел алар янына барырга форсат чыкмаган иде. Быелгы ялы гаиләсенеке белән бергә туры килде. Шуңа күрә ялларының беренче көннәрендә көньяк сана-торийларының берсендә саулыкларын ныгыттылар, кояшта кызындылар, Кара диңгезнең суында рәхәтләнеп коендылар. Аннан инде туган якларына, Башкортстанга юлландылар. Отпускыларының калган көннәрендә алар ике якка да кайтып, әти-әниләренә, туганнарына ярдәмләшәләр. Кемгә матди яктан ярдәм кирәк, кемнең кайда, нинди төзелеш, ремонт эшләре бар ‒ барысына да ярдәм кулы сузалар. Һәр ике як туганнарның бәрәңге бакчаларын уташкач, басудагы печәннәрен чабышып, җыеп, кыек асларына тутырышкач, китәр вакытлары да җитә.
“Хатын, әйдә Фаилләргә барып кайтабыз. Сагындыртты да. Балачакта аларга кунакка еш бара идек. Бергә үстек, бергә уйнадык. “Бер күрешү – үзе бер гомер”. Көнендә урап та кайтырбыз”, – дип, хатынына юлга җыенырга кушты.
Фаил күрше районда яши иде. Бик тырыш, уңган булып чыкты ул. Яратып йөргән кызына өйләнеп, ике бала үстерәләр, зур йорт салып керделәр, курасы тулы мал-туар. Үзе колхозда водитель булып эшләп йөри. Кыскасы, дөньясы түгәрәк.
Дус та, туган да тиешле кешеләр шатланышып күреште. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Хатыннары, чыш-пыш килеп, бергәләп табын хәстәрләде. Балалары авылның киң урамында чыр-чу килеп уен корды. Шулай итеп, көннең кичкә авышканы сизелми дә калды.
Фаил дустын куна калырга үгетләде. Нәзир, хатыны белән киңәшләшкәч, бер кичкә калырга ризалашты.
...Ул кичне Искәндәр, эштән кайтышлый, күршеләрендә яшәгән туган тиешле Фаил абыйларының капка төбендә торган яхшы машинаны күргәч, ике дә уйлап тормый аларга керергә булды.
‒ Энекәш, уз әйдә! Менә Нәзир абый кунакка килгән. Син дә түргә үт, – дип, шат йөз белән каршы алды аны хуҗа кеше.
Искәндәр белән Фаилнең әтиләре бертуган. Тик һәркем үз тормышы белән яшәгәч, әллә ни аралашып бармыйлар иде. Киңәш-фәлән сорап кергәндә борып чыгармый-чыгаруын, иллә-мәгәр аракыга акча сорап керсә, куып чыгарырга да күп сорап тормый.
Бу көнне Искәндәр айнык иде. Сөйләшеп утырганда күңелендә йөрткән күптәнге хыялын әйтеп салды:
‒ Нәзир абый! Син минем тормыштан азмы-күпме хәбәрдар инде. Бу мохиттән котыла алмасам, мин юкка чыгачакмын. Зинһар өчен, мине Себергә алып кит! Нинди эштә дә эшләргә ризамын. Йөзеңә кызыллык китермәм, ‒ диде.
Өй эчендәге барлык кешеләрнең дә күз карашы Нәзиргә төбәлде. Әйтерсең дә, ул – хөкем карары чыгарырга тиеш хаким. Башын иебрәк утырган. Күз карашы җитди, кашлары җыерылган. Шулай бераз вакыт утыргач, сүзгә килде:
‒ Ярый, энекәш! Форсаты чыккач та мин сиңа хәбәр итәрмен. Тик, белеп тор – барысы да үз кулыңда. Тормыш ул – көрәш мәйданы. Шул көрәш яланында егылып калучылар да аз түгел. Себер ялкауларны, ихтыяр көчләре аз булганнарны яратмый. Анда да акчаны тик ятканга гына түләмиләр. Кырык-илле градус зәмһәрир салкында да, бернигә карамый, эшкә чыгарга, тырышып хезмәт куярга, тәртип бозмаска кирәк. Беренче эш хакың да ат башы кадәр булмас. Түзсәң, биш-алты ел эчендә ару гына эш хакы ала башлаячаксың. Себер сазлык кебек. Елдан-ел үзенә ныграк тарта, суыра. Риза булсаң, кулдан килгәнчә ярдәмләшермен, ‒ дип, сүзен тәмамлады Нәзир.
Шул көннән соң Искәндәр аракыны авызына да алмады. Колхоз рәисенә барып, эш хакын бирүен үтенде. Һәм һәр аткан алсу таңны Нәзир абыйсыннан хәбәр көтеп каршылый башлады. Табигать үзенең көзге киемен ‒ соңгы күлмәк-яфракларын салганда, ул, ниһаять, Себер якларына юлланды.
2
Туган ягыннан чыгып киткәндә аны алтын көз озатып калса, поезд Яңа Уренгойга килеп туктаганда билдән кар, егерме градуслы салкын кыш иде. Каршы алырга килгән Нәзир абыйсы өс-башына юка гына киенгән Искәндәргә: “Ничава, брат, күне¬герсең!” – диде. Егерме градус безнең өчен җылы булып санала. Бу турыда хәтта анекдот та бар.
Көньякта яшәгән берәү төньякта яшәүче белән очрашкан. “Бездә бүген җылытты. Термометр минус егермене генә күрсәтә”, – дигән ди төньякта яшәүче. Аңладыңмы? Себердә яшәгән кешегә егерме градус салкын салкын түгел ул, ‒ дип, үзе сөйләгәннән үзе кинәнеп көлде. Һәм:
– Ярый. Әйдә, туңганчы кызурак атла. Безнең тагын ике йөз илле километр кайтасы бар әле, – диде дә машинасы янына ашыкты.
Абыйсы яшәгән фатирда җылы, рәхәт иде. Монда артык берни дә юк – иске генә диван, карават. Шкаф, өстәл, урындыклар кибеттән сатып алынган түгел, кемдер аларны бик тырышып үз куллары белән ясаган. Диварларга ябыштырылган обойлар, тәрәзәгә эленгән челтәр дә үз төсләрен күптәннән җуйган. Бу ‒ Себердә яшәүчеләрнең күпчеле¬генең үзенчәлеге. Алар монда үзләренең вакытлыча гына яшәү¬ләрен аңлап, артык җиһаз алмый гына көн күрә. Акча җыеп, баеп, туган якларына кайтып киткәч, иң мәһабәт йорт та, кәттә мебель, “текә” автомобиль дә аларныкы булачагына ышанып яшиләр, эшлиләр. Тик, гомер үтеп, күбесенең бу хыялы төрле сәбәпләр аркасында тормышка ашмыйча, бары тик якты хыял булып кына кала...
Нәзир ул килүгә эш урыны сөйләшеп куйган иде. Искәндәргә тулай торактан ике кешелек бүлмә бирделәр. Монда буйдак ир-егеткә яшәр өчен бар уңайлыклар да бар: баш очында кыегы, кайтып кунырга урын-җире... Ашап-эчәргә күршесе бүлешкән табак-савыты да табылды.
Искәндәр водитель таныклыгы белән эшкә урнашты. Хезмәтен җиренә җиткереп башкарды. Иң мөһиме – үзенә ышанып тапшырылган машинаны һәрвакыт төзек тоту. Моның өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышты. Рейс араларында машинаның капотын ачып, суын, маен тикшерде, двигательньң ничек гүләвен тыңлап, көйле эшлиме, юкмы икәнен аерырга өйрәнде. Барысын да искә алырга тырышты.
Аның эш көне иртәнге биштә башлана. Сәгать дүрттә торып, бераз капкалап ала да гаражга юллана. Яшәгән поселоклары әллә ни зур булмагач, унбиш-егерме минутлык юлны җәяүләп кенә атлый. Иң тәүдә диспетчердан путевка алып чыга. Аннан медицина тикшерүен үтеп, машинасы янына бара, аны кабызып карый. Машинасының кабынып эшли башлавы аңа җырчыларның сәхнә чыгар алдыннан әзерләнүен хәтер¬ләтә. Кайбер көнне талгын гына гүләп кабынып китсә, кайвакыт көйсез¬ләнеп, этенеп-төртенеп, кәҗәләнеп тә ала. Радиаторга су салып, маен барлагач, ян-як көзгеләрне, борылыш утларын, фараларның, тәгәрмәчләрнең торышын тикшергәч, механик килеп, машинаның төзек¬леген тагын бер кат тикшерә дә юлга чыгарга рөхсәт бирә. Шуннан соң гына Искәндәр тукталышта көтеп торган эшчеләр янына ашыга. Егермеләп кешене көттереп борчымыйм дип, иртәрәк барырга гадәтләнде. Мөлаем, ачык йөзле, киң күңелле Искәндәрне тиз арада барысы да үз итте.
Аның гомер йомгагы шулай әкренләп кенә сүтелде дә сүтелде. Инде яңа тормышка да өйрәнә төште. Тик күңеленең бер читендә ниндидер аңлата алмаслык бушлык пәйда булды. Бу хис аңа таныш та сымак иде. Әйе, әйе, аны ул беренче тапкыр армиядә татыган иде бит. Туган якларыннан аерылып киткәч, бар булмышын сагыну хисе биләп алган иде. Хәзер дә шул ук тойгыларны кичерә. Әнкәсе, абыйлары, күрше-күлән, туган йорты, авылының киң урамнары, ялан-кырлары күз алдына җанлана да, йөгерепләр кайтып китәсе килә. Юк, качып түгел! Берничә минутка гына туган ягына күз салып, туганнары белән күрешеп, хәлләрен белешергә.
Ял көннәрендә Нәзир абыйларына баргач, бу хакта сөйләп бирде. Ә ул бер дә аптырап тормады:
‒ Хи-и-и! Тапкансың кайгырып утырырга сәбәп! Бер елдан соң сине моннан отпускыга да кайтарып җибәреп булмаячак! Менә күрерсең әле! Нәзир абый шулай дип әйткән иде, ‒ дип аптырарсың. Син килеп урнашканга өч ай вакыт узды. Берәр тапкыр яшьләр янына клубта үткәрелгән кичке уеннарга, дискотекага бардыңмы? Мин сиңа күпме әйтеп карадым, йоклап ятма, кеше арасына чык, – дидем.
‒ Эштән арып кайткач, беркая да барасы килеп тормый шул, – дип акланды Искәндәр.
‒ Вот! Вот! Ә спортзалга бардыңмы?
‒ Юк инде...
‒ Менә син хәзер үзең уйлап кара. Яшь гомерең заяга узамы, әллә юкмы? Монда бит шәһәр түгел. Кайда барсаң да сине кушкуллап көтеп торалар. Барлык түгәрәк-секцияләргә бушка йөрергә мөмкин. Бары тик теләгең генә булсын. Себердә эшче кеше турында кайгыртып яшиләр. Чөнки кеше яхшы итеп ял итсә, саулыгын ныгытса, яхшы итеп эшли дә. Иртәгә үк спортзалга бар! Арыдым, хәл җыям дип, көне-төне йоклап ятма! Барысы да үз кулыңда!
Киләсе ял көннәрендә Искәндәр спортзалга юлланды. Аның каршысына киң иңле, озын буйлы егет чыкты. Ихлас елмаеп, нигә килүен сорашты. Нинди спорт төре белән шөгыльләнәсе килүен белеште.
‒ Мин мәктәптә укыганда волейбол уйнарга ярата идем. Мөмкин булса, волейбол секциясенә йөрер идем.
‒ Әлбәттә, мөмкин. Команда атнасына ике тапкыр җыела. Менә расписание, ‒ дип, кәгазь кисәге дә тоттырды. Теләгегез булса, башкаларына да йөрергә була. Анда барысы да язылган. Килегез, көтәбез, – дип, озата ук чыкты.
Үзенә күрсәтелгән игътибардан Искәндәрнең күңеле күтәрелде. Урамга чыккач, ап-ак шәл ябынган каеннарга сокланып карап торды. Себердә алар да үзгә. Башкортстанның каеннары озын, зифа буйлы булсалар, мондагылары нәзек кенә кәүсәле, чагыштырмача кыска. Күрәсең, нәзберек каеннарга да кырыслык килешми. Ә менә алар янында үсеп утырган мәһабәт наратларга, киресенчә, салкын һава бер генә дә комачауламый. Алар биек, нык кәүсәле; ботакларын як-якка җәеп үсәләр. Тирә-якта самими ма¬турлык, илаһи хозурлык...
Ис¬кәндәр күбәләкләп яуган кар бөртекләрен дә искә алды. Гүя, алар аның яхшы кәефен сизеп калганнар да аны биергә чакыралар. Колагында ниндидер бер көй дә яңгырады. Егет, үзе дә сизмәстән, тыпырдап алды. Инде март ае да җитеп килә. Язга бер кергәч, җәй көннәренә дә күп калмый. Уйлары белән шулай җәйге ял көннәрен якынлаштырырга тели иде гүя.
Себердәге язның июнь башларында гына килүен ул әле белми иде. Яз җылы килсә, май азакларында ике-өч көн эчендә кар эреп бетә-бетүен. Тик июнь урталарына кадәр кар яву да ихтимал. Һава температурасы биш-ун градус җылылыктан артмый. Чак кына җылытса, вак черки чыга башлый. Иң үзәккә үткәне ‒ сыер мөгезен сындырырдай ачы салкын да түгел, әнә шул вак черкиләр. Өер-өер булып очкан бу вак бөҗәкләрдән һава караңгыланып киткәндәй була. Алар өере белән кешене сырып ала. Кугаласаң да, барысын да куып бетереп булмый. Тән тиресе, күп тешләнүдән канап, чи иткә эйләнеп, шешенеп китә. Аннан кызышып кычыта. Төннәр буе йоклап булмый. Черкидән котылыр өчен тәннең бар җире дә каплаулы булырга тиеш һәм баш киеме урынына умартачылар киеп йөри торган сеткалы эшләпә булуы мәҗбүри. Тик моңа күнек-мәгәннәргә өйрәнеп китү авыррак. Бер-ике тапкыр үз сменасын көч-хәл белән башкарып чыккач, Искәндәр дә черкиләрдән саклану чараларын төгәл үти башлады.
Август башларында ук табигатькә көз хуҗа булып алды. Агачлар, яфракларын саргайтып, көзге купшы киемнәрен киде. Мондагы төсләр байлыгына искитмәле: алар чагурак һәм төрледән-төрле иде. Урманда бер-бер артлы кара җиләк, нарат җиләге өлгерде. Гөмбәгә йөрергә яратучыларның да иң кызу чоры башланды. Көннәр ныграк салкынайткач, Себернең иксез-чиксез сазлы киң¬лекләрендә мүк җиләге өлгерде. Сентябрь аена кергәч, кар явып китте. Искәндәрнең зарыгып көткән ял вакыты да җитте. Нәзир абыйсы белән киңәшләшеп, ысланган Себер балыгын, нарат, мүк җиләкләрен төенчегенә төйнәде. Уфага кайтырга самолетка билет алды.
Ике сәгать ярымнан самолет җиргә дә төште. Трапка аяк басуга Искәндәрнең йөзенә йомшак җылы дымлы җил килеп кагылды. Әйтерсең лә, аны туган ягы шулай сәламли: “Кайттыңмы, улым?” ‒ дип сорый. Себернең коры кырыс һавасыннан соң ул бу аерманы ачык тоемлады. Авылга да акчасын жәлләми, такси яллап җилдерде.
Менә ул ‒ төшләренә кергән туган йорт! Машинадан төшүгә Искәндәр күкрәген тутырып тын алды. Авыл һавасында гына булган печән, салам, мал-туар исенә көзге муллык исе дә килеп кушылды. Бар булмышына рәхәтлек хисе йөгерде, бит алмалары кызарып, башы әйләнеп китте. Такси шоферына рәхмәтләр әйтеп хушлашты да капка элгеченә тотынды. Аның шулчак, онытылып, гамьсез балачак елларына кайтасы килде. Бер генә мизгелгә күзләрен йомды. Моңсу карашлы, юаш кыяфәтле, үзе бәхетле елмайган чем-кара чәчле, шомырт күзле малай аны үз артыннан ихатага алып керде.
Өй ишеге келәсез иде. Димәк, кем дә булса аны көтеп тора. Ул өйнең эченә керде. Кычкырып, исәнлек сорашты. Тик беркем дә җавап кайтармады. Түр якка үтүгә диванда йоклап яткан әнкәсен күреп алды. Аны уятмыйча гына янына килеп басты. Шушы бер ел эчендә тагын да картаеп киткән: йөзендәге җыер¬чыклар тирәнәйгән, чәчләре дә агара төшкән, йөзе шешенгән, чәч-башы тузган. Фермага эшкә киеп йөргән киемен алыштырып та тормый йок¬ларга яткан. Димәк, исерек. Абыйсы, җиңгәсе кая икән? Кызлары мәк¬тәптәдер инде, дип уйлады. Ул арада әнкәсе уянып китте. Улын күрүгә башта танымый торды.
‒ Улым! Кайттыңмы? Исән-имин кайткач әйбәт булган, – дип сөйләнеп, көч-хәл белән урыныннан торды, Искәндәр белән кул биреп исән¬ләшкәч, кочаклап алды. Үзеннән аракы исе аңкып тора иде.
‒ Хәзер чәйләп алырбыз. Кая әле, теге ялкау килен су алып кайтты микән? – дип сукрана-сукрана, чиләкләрне ачып карады.
Кулындагы чүмече идәнгә шалтырап төшеп китте. Газ плитәсен кабызып җибәрергә шырпы кабыза алмыйча булашты. Ниһаять, чәйнекнең әкрен генә үз җырын җырлаганы ишетелде. Чәй табынына Себердән кайткан күчтәнәчләр белән бергә Уфа кибетеннән алган тәм-том да менде. Ул арада абыйсы белән җиңгәсе, аларның кызлары да кайтып керде. Күңелле шау-шу белән чәй табыны гөж килде. Тик абыйсының гына кәефе юк иде.
‒ Энекәш! Что-то мин аңламадым! Себер чаклы Себердән кайтып, бер ярты да алып кайтмадыңмыни? Бертуганыңа, әнкәңә акчаңны жәлләдеңме? – дип, тавыш чыгарды.
‒ Ярар инде, абый! Эчмәгән аракың түгел. Әлегә тәмләп чәй эчик, сөйләшеп утырыйк, ‒ диде Искәндәр.
Тик, табынның яме киткән иде инде. Кичкелеккә абыйсы Искәндәрдән акча алып, кибеткә аракыга китте. Төне буе, үзе кебек сәрхүшләр белән кәеф-сафа корып утырдылар да таң атканда гына таралыштылар. Искәндәр аларга кушылмады. Ул үз-үзенә: “Авылга кайткач эчмәскә!”– дип сүз биргән иде.
Икенче көнне ихата тирәсендә җимерелгән киртә-кураны карап төзәтештерде. Шулай итеп, вак-төяк эш белән көне үтеп китте. Кич белән өй хуҗалары тагы “пәри туе” үткәрде.
Бер атна чамасы вакыт шулай узып китте. Искәндәр туганнарының һәркайсысына тәгаенләп акча да бүлеп куйган иде. Үз кирәк-ярак¬ларына тотынырлар, өс-башларын яңартырлар, дип уйлаган иде. Абыйсы белән хатынының, әнкәсенең дә айныган көннәре булмагач, башкача хәл итергә булды. Ял көннәрендә бертуганының кызлары белән район үзәгенә базарга китте. Җитеп килгән кызлар үзләренә ни кирәклеген яхшы белә иде. Буй-сыннарына килешле күлмәк, итәк, кофталар сатып алдылар. Кышкылыкка җылы курткалар сайладылар. Аларның бәхетле елмаюыннан Искәндәргә дә рәхәт иде. Ул әнкәсенә, абыйсы белән җиңгәчәсенә дә бүләкләр алды. Үзләренә акча тоттырсаң, барыбер аракыга исраф итеп бетерерләр иде, дип уйлады.
Шушы кыска гына вакыт эчендә Искәндәр исерекләр дөньясыннан гарык булды. Туганнары белән сөйләшеп тә карады, тик тегеләре ишетергә дә теләмәде: “Үзең дә бер ел элек кенә шушы йорттан чыгып киттең. Себергә китеп, әллә кем булып кайткансың. Берәү эчми башлаган икән! Ха-ха-ха! Кем баласы икәнлегеңне онытма!” ‒ дип җи¬керделәр, кимсеттеләр.
Искәндәр сагынып, ашкынып көтеп алган ял көннәрен көчкә үткәрә башлады. Ул инде хәзер эшкә китәр көннәрен саный иде. Шуңа күрә самолетка билетны да бер атна алдан алып куйды.
Юк! Искәндәрнең егылып калучылар рәтендә буласы килми. Тормыш юлында очраган киртәләрне башын югары күтәреп узарга, югалып калмаска тырышачак ул.
* * *
Себергә килү белән Искәндәр Нәзир абыйсына юл тотты. Туган яктан алып килгән күчтәнәчләре белән бүлеште, сәламнәр җиткерде. Авылдагы хәл-әхвәлләрне сөйләшеп утырдылар. Андагы яшәешнең көн¬нән-көн артка тәгәрәгәненә уфтандылар. Хатын-кызның эчкечелеккә сабышуына ачындылар. Яшьләрнең авылда калырга теләге булган очракта да, эш һәм эш хакы булмау сәбәпле, авылдан шәһәргә, Себергә чыгып китәргә мәҗбүр булуы турында сөйләштеләр.
‒ Энекәш! Бер ел эшләү дәверендә син үзеңнең тырыш, уңган икәнлегеңне күрсәттең. Сиңа укырга кирәк. Менә озакламый берничә яшь егетне укырга җибәрәчәкләр. Кадрлар бүлегенә кереп, гариза язып кара. Бәлки, исемлеккә сине дә кертерләр, – диде Нәзир.
‒ Ярый, Нәзир абый, конторага кереп чыгармын. Уку турында үзем дә хыялланып йөри идем.
‒ Тыңлавың өчен рәхмәт, энекәш. Тормыш юлыңда очраган мөмкин-лекләрне кулыңнан ычкындырмаска тырыш.
Оешмалары зураю сәбәпле эш урыннары арту көтелә иде. Искәндәр өч ай укып, машинист таныклыгын алып кайтты. Ул да түгел, яңа белеме буенча эшкә урнаша алуын хәбәр иттеләр. Моны шатланып кабул итте. Яшәеш бит бер генә урында тормый, ул һәрвакыт хәрәкәттә.
Искәндәрнең дә яңа хезмәт урыны аңа яңа танышлар, үсеш алып килде, яшәгән, хезмәт куйган урынын чын күңелдән яратып кабул иткәч кенә, яшәүнең исерткеч тәмен тойды ул. Дөньяда бәхетле яшәүнең сере әйләнә-тирәдәге һәрнәрсәгә дә мәхәббәтле караштан башлануын аңлады. Мондый халәтен ул әле гомер юлын үткәндә күп тапкырлар кичерер. Әлегә ул үзе сайлаган гомер сукмагыннан, бик бәхетле булып, ышанычлы адымнар белән атлый бирде. Ә инде төшләренә кергән туган авылын, газиз туганнарын сагыну хисенә игътибар итмәскә тырышты.
3
Март ае җиткәч, спортзалдагы күнекмәләргә бергә йөргән дус егете Азат аны Яңа Уренгойның үзендә ел да үткәрелеп килгән бәйрәмгә – “Боланчылар көне”нә чакырды:
‒ Әйдә, барып, күреп кайтыйк. Күңелле була, диләр. Мондагы татар-башкорт халкы аны “Кышкы сабантуй” дип атап йөртә. Ул көнне пос嬬¬-локтан автобус та барачак. Иртәнге сәгать алтыда тукталышта көтәм. Соңлама! ‒ дип хушлашты.
Искәндәр ризалашты. Тәгаенләнгән көнне тукталышка баргач, дустын көчкә табып очрашты.
‒ Бу халык барысы да татар, башкортмы әллә? Чынлап та, сабантуйга барырга җыенганнар, ахрысы, – дип көлештеләр.
‒ Автобуста урын җитсә, ярар иде дә ул, – дип хафаланып куйды Искәндәр.
‒ Кайгырма, дус кеше. Мин ул ягын алдан хәстәрләдем. Бу автобуска эләгер өчен исемлеккә язылырга кирәк иде. Без ул исемлектә бар.
Автобуска утыручыларны исемлек белән генә керттеләр. Ни дисәң дә, озын юл, басып барырга рөхсәт юк. Автобус ишеге төбендә тарткалаш, этеш-төртеш, тавыш башланды. Үз фамилиясен ишетүгә Искәндәр алга омтылды. Тик ул өлгергәнче бер кыз: “Мин ул! Мин!” ‒ дип кычкырды да алга үтеп, автобуска кереп тә китте.
Искәндәр дә аптырап калмады: “Юк! Ул мин!” ‒ дип, алга узды.
Контролер ханым аның фамилиясен тагын бер кат сорады да:
‒ Үтегез. Икегез дә исемлектәсез. Ул – Шәрифуллина, ә сез – Шәрифуллин, – диде.
Искәндәр мөлаем елмайган контролердан гафу үтенде. Күрәсең, шау-шу булгач, фамилиясен дөрес ишетеп бетермәгәндер. Дус егете алданрак кереп утырган иде. Үзе яныннан урын да алып калган. Шәрифуллинаның үзен күрергә иде. Кем икән ул, дип уйлап куйды.
Шәһәргә барып җиткәч, автобустан чыгып бер читкәрәк барып басты да Шәрифуллинаны көтә башлады. Дөресрәге – алтынсу тун кигән кызны. Ишектән таныш “тун” чыгуга Искәндәр урынында катып калды. Кызыксынуы юкка гына булмаган икән: түгәрәк йөзенә килешле бәләкәй генә борынлы, янып торган кап-кара күзле, кыйгач кашлы, күпереп торган иреннәре белән бер күрүдә үзенә гашыйк итәрдәй гүзәл зат иде тун иясе Шәрифуллина.
‒ Нәрсә туктап калдың? Туңдыңмы әллә? Әйдә, кеше артыннан калмыйк, – дип, дус егете килеп дәште.
‒ Әйдә, әнә теге кызлар артыннан барыйк. Берсенең фамилиясен беләм дә инде, ‒ диде ул.
Кызларны куып җитүгә Искәндәр, барлык кыюлыгын җыеп:
‒ Кызлар! Якын-тирәдә чәй эчеп чыгардай кафе бармы икән? – дип сорады.
‒ Беренче тапкыр килүегезмени, егетләр? – дип, сораулы карашын төбәде Шәрифуллина.
‒ Әйе шул.
‒ Ярый, алайса. Бүгенгә без сезнең гидларыгыз булырбыз. Син ризамы, Регина? – дип, ахирәтенә дәште.
‒ Әлбәттә, риза! Үзебезнең поселок егетләрен саклап, югалтмый гына йөртеп алып кайтырга кирәк бит инде. Ненец кызлары үзләрен урлап куйсалар, нишләрбез?
‒ Сез безне беләсезмени? – дип аптырап сорады Азат.
‒ Спортзалга барганда әзрәк тирә-ягыгызга да караштырыгыз, егетләр! – дип төртмә телләнде кызлар.
‒ Әйдәгез танышабыз. Мин – Искәндәр.
‒ Азат.
‒ Регина.
‒ Гөлшат.
‒ Гөлшат, сезнең фамилиягез – Шәрифуллина!
‒ Әйе, Шәрифуллина. Исемемне белмисез, ә фамилиямне беләсез, ‒ дип аптырады кызыкай.
‒ Ансы инде – зур сер!
Шулчак Азат:
‒ Кызлар! Кафега еракмы әле? – дип сорады.
‒ Егетләр! Бүген кафега кереп чәй эчү түгел, басып торырга да урын булмый. Әйдәгез, чумга барып чәйләп алабыз. Җирле халык бик кунакчыл. Чумнарына кергән һәр кешене хуш исле чәй белән сыйлап чыгаралар, – диде Регина.
Ул арада бәйрәм булачак җиргә дә килеп җиттеләр. Зур мәйдан уртасында биеклеге бер метр чамасы карны өеп зур сәхнә эшләнгән. Мәйданның як-ягында ярминкә оештырылган. Читтәрәк конус формасындагы биш-алты чатырдан төтен күтәрелә.
‒ Әнә теге якка барырга кирәк. Күрәсезме, чумнардан төтен чыга, ‒ дип, адымнарын тизләтте кызлар.
‒ Бәйрәмнең рәсми өлеше башланганчы өлгерергә иде, – диде Регина.
Йөгерә-атлый барып җитүгә карамастан, анда чират иде. Кемдер җирле халыкның яшәү рәвеше белән танышмакчы булып, кемдер җылыну, чәй эчеп алу теләге белән сабыр гына көтеп тора.
‒ Моның бит ишеге дә юк. Ничек кереп-чыгып йөриләр соң? ‒ дип сорады Азат.
‒ Хәзер күрерсең. Берәрсе чыкканны карап тор, – диде Регина.
Ул арада чумны каплаган болан тиресенең бер почмагы кайтарылып күтәрелде дә, аннан кешеләр чыкты.
‒ Кызык икән, ‒ диде аптырап карап торган яшьләр.
Урамда салкынлык егерме градус тирәсе генә булса да, бер урында гына басып торгач, өши дә башлаган иделәр. Ярый әле, чиратлары тиз үтеп китте. Чумның эчендә җылы иде. Нәкъ уртада тимер мич куелган. Уң яклап ‒ бәләкәй өстәл, сул яклап ‒ эскәмияләр. Хуҗабикә елмаеп исәнләште дә, тимер мич өстендә кайнап утырган чәйнектән чәй ясап бирде. Чум эчендә ниндидер илаһи тынлык һәм тынычлык. Алар тимер мичтән килгән учак җылысына оеп, шарт-шорт янган утын кисәкләренең тавышын тыңлый-тыңлый, тавыш-тынсыз гына хуш исле чәйне эчтеләр дә рәхмәт әйтеп чыгып киттеләр.
Мәйданга барып җиткәндә сәхнә янына якын килерлек түгел иде. Ул арада бәйрәм башланачагын игълан итеп, боланчыларның командалары белән таныштырдылар. Монда алар Ямалның төрле районнарыннан җыелганнар иде. Бу бәйрәм җирле халык өчен очрашу урыны да булып тора. Бер-берсеннән меңәрләгән километр ераклыкта яшәгән туганнары белән очрашу форсаты бары тик боланчылар көнендә генә була. Бу бәйрәмгә алар ел буена әзерләнә: хатын-кыз барлык гаилә әгъзаларына да бәйрәм киемнәрен хәстәрли, ир-ат спорт ярышларына әзерләнә. Алары да үзенчәлекле: болан тиресеннән үрелгән утыз метрлы арканны унбиш метр ераклыктан өч метрлы колгага ыргыту (бу көтүдәге боланны арканлауны хәтерләтә, үз куллары белән ясалган кыска киң чаңгылар белән йөгерү (монысы инде – кыш көннәрендә көндәлек ауга йөрү).
‒ Нарта аша сикерү башлана. Ягез, егетләр, сез дә шулай булдыра алырсыз микән? – дип шаяртып сорады Регина.
‒ Нәрсә була ул? – Гөлшат та сүзгә кушылды.
‒ Белмәгәннәргә аңлатам: нарта – ул боланга җигеп йөри торган чана. Җәй дә, кыш та шуның белән йөриләр. Үзе җиңел, үзе уңайлы. Ярышка инде нарта зурлыгындагы җайланма кулланалар. Әнә, карагыз, берәү стартка баскан да инде.
Барысы да шул якка борылды. Урта буйлы, какча гәүдәле егет, өс киемнәрен салып, җиңел кофтада гына калды. Аякларында – озын кунычлы милли аяк киеме. Бу мөһим шарт икән. Ул боланның аяк тиресеннән тегелә.
Стартка сыбызгы тавышы яңгы¬рады. Егетебез бер рәткә тезелеп куйган ун нартаның һәрберсен куш аяклап сикереп чыкты да сикереп борылып басты. Туктап торырга биш секунд вакыт бирелә икән. Ул тагын, тагын сикерде дә сикерде. Гүя, яшь болан баласы иксез-чиксез тайга киңлекләренә чыккан да, ирек хисен тоеп, яшь¬легенең самими көчен кушып, җитез җил белән куышлы уйный...
Гөлшат белән Регина башта егетнең ничә нарта аша сикергәнен санап бардылар, тик буталып туктадылар. Беренче ярышчы ялгышкач, аны икенчесе алыштырды. Ярыш кызганнан-кызды. Кемдер тиз биреште, кемдер соңгы көченә кадәр көрәште. Бу күренеш карап торучыларга дәрт өстәде – алар инде үзләрен ярышчылар белән бергә сикергәндәй хис итеп, талпынып “очты”.
‒ Әйдәгез, бераз ярминкәне дә карап килик. Аякка суык үтә башлады, – диде Гөлшат.
Моңа барысы да ризалашты. Бергә үткәргән шушы ике-өч сәгать эчендә алар ничектер якынлашып киткән иделәр. Искәндәр генә, Гөлшатны бер күрүдә ошатса да, артык сүз кушарга куркып торды.
Ярминкә бик тә үзенчәлекле иде. Монда җирле халык Себернең иң тәмле балыкларын, болан итен, капчык-капчык, чиләк-чиләк мүк, нарат җиләкләрен очсыз гына хакка сатып тора. Болан тиресеннән тегелгән унтылар, төрле-төрле сувенир әйберләр күз явын алырлык. Аю карачкысы янында дүртәүләшеп фотога да төштеләр. Чыршы ботагында утырган йомшак койрыклы тиенне күргәч, Гөлшат татарча:
‒ Искиткеч матурлар! – дип пышылдады.
Шушы ике сүзне ишетүгә Искәндәрнең күңеленә аңлатып бирә алмастай җылылык, рәхәтлек дулкыннары йөгерде. Ул үзенең туган телен ишетүгә чиксез шат иде.
‒ Гөлшат, сез кайдан?
‒ Мин Учалы якларыннан.
‒ Димәк, без – якташлар! Мин бик шатмын. Чит-ят җирләрдә яшәгәндә якташыңны очрату – бертуганыңны очратуга тиң икән, – диде Искәндәр.
Бу мизгелдә ике яшь йөрәк арасында илаһи хисләрдән мәхәббәт күпере салынды.
Яшьләр бергәләп җирле халыкның милли көрәш уеннарын, озынлыкка сикерү, билгә эләктергән эт белән чаңгыда йөгерү, җигүле боланнар ярышын кызыксынып карады. Чын мәгънәсендә “кышкы сабантуй” икән бу бәйрәм, дип, боланчылар бәйрәменең татар-башкорт халкының сабантуй уенына охшаш якларын барладылар.
Поселокка кайтканда яшьләр ав¬тобусның арткы урыннарына утырды. Алар көлешә-көлешә сөйләште, яңа хис-тойгылар дулкынында бергәләп йөзде. Җир йөзендә егерме беренче гасыр булуга карамастан, ненец халкының әлеге көндә дә үзләренчә яшәү рәвеше алып баруына берчә гаҗәпләнделәр, берчә сокландылар.
‒ Мин сезгә бу халыкның урыс һәм ненец телләрендә иҗат иткән бердәнбер язучысы Нина Ядне язган китапларын укырга тәкъдим итәм, – диде Регина.
‒ Син барысын да каян беләсең
ул? ‒ дип сорады Азат.
‒ Мин бу якларда беренче ел гына яшәмим. Кеше кайда гына тормыш итсә дә, шул мохиткә яраклашырга тырыша. Һәм бер төбәктә яшәгән кешеләрнең бер-берсенә охшаш яклары күбәя. Үзең яшәгән, тормыш иткән җирлектәге халыкның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен белмәү, өйрәнмәү дөрес түгел. Өстәвенә, эш урыным – мәктәп. Димәк, бу хакта белү ‒ минем бурыч та.
‒ Әйтәм аны, барыбызны да авызыңа каратып кына торасың, укытучы икән Регинабыз.
‒ Азат! Синең өчен дәресемне дәвам итәм. Башкаларга да кызык булыр, ‒ дип сүзен дәвам итте Регина. ‒ Нина Ядненың борынгы бабасв Явор Ядненың җиде чумы, җиде хатыны, җиде улы, берничә мең боланы булган. Һәр яңа хатын беренче хатын ризалыгы белән алынган. Алар дустанә мөнәсәбәттә яшәгән, балаларын бергәләп караган. Һәр хатын икенче хатыннан ярдәм көтә алган. Берсенең дә җәнҗал күтәрергә, талашырга хокугы булмаган. Хуҗалыктагы барлык эшләр дә беренче хатын кушуы буенча үтәлгән. Һәр хатын ире өчен иң яхшы, иң матур малица (кышкы тун), иң яхшы, иң матур кисы (аяк киеме) тегәргә тырышкан. Болан итен дә башкаларныкыннан затлырак итеп әзерләргә тырышкан. Ә бабам һәр төнне чираттагы хатыны янында кунган. Болай итеп, бары тик бай ненец ирләре генә яши алган, – дип, сүзен тәмамлады Регина.
‒ Чынлап та, бик кызык булып чыга бит әле бу, – диде Азат.
‒ Безнең бабаларыбыз да бит унҗиденче елгы революциягә кадәр берничә хатын алып яши алган. Минем әтием яклап картәтәтиемнең ике хатыны, унбер баласы булган, дип сөйли иде нәнәм, – дип сүзгә кушылды Гөлшат.
Искәндәр:
‒ Кызганычка каршы, хәзерге көндә бер хатынын, ике бөртек баласын да юньле-башлы карый алмаган ирләр күбәйде, ‒ дип куйды.
‒ Минемчә, бар нәрсә дә кешенең үзеннән тора. Тырышып эшләп дөнья көтәргә, кул кушырып утырмаска гына кирәк, – диде Регина.
Бу әңгәмә кызганнан-кызды. Һәркем үз уен дәлилләде, мисаллар китерде. Шулай итеп, кайтып җиткәннәрен сизми дә калды.
* * *
...Яшьләр икесе дә мәхәббәт хисенә баштанаяк чумды. Бер көн күрешми торсалар да сагынышып өзгәләнделәр. Караңгы төннәре яктырды, көннәре тагын да яктырак балкыды. Эштән буш вакытларында аерылмаска тырыштылар. Гөлшат – Искәндәрнең спортзалдагы күнекмәләренә, егет исә кызның клубтагы бию репетицияләренә йөрде. Алар бер-берсен табышканга чиксез шат иде. Икесе арасында яралган мәхәббәт гөлен тормышның салкын җилләрендә өшетмичә саклап-яклап, бергә гомер итәргә сүз куештылар.
4
Менә алар, ял вакытларын бергә туры китереп, Башкортстанга юлландылар. Җәйнең купшы күлмәк кигән яшь кызга охшаган иң матур бер мәле. Аллы-гөлле чәчәкләр хуш ис бөрки, һавада меңәрләгән бөҗәкләр безелдәвеннән үзенчәлекле моң хасил.
“Булачак киявегезне каршы алырга әзерләнегез”, ‒ дип, Гөлшатның апасы Гөлназ әти-әнисен алдан кисәтеп куйган иде. Апа кеше үзе гаиләсе белән бераз иртәрәк кайткан иде. Капка төпләренә машина килеп туктауга, өйдәгеләр барысы да кайтучыларны каршы алырга чыкты.
Әти-әнисен күрүгә Гөлшат аларның кочагына ташланды да елап җибәрде. Кадерле кешеләрен, туган ягын сагыну хисләре күз яшьләре булып тышка бәреп чыкты. Әнисенең дә күзләре яшьләнде.
Искәндәр хуҗа белән күрешер өчен ике кулын сузды:
‒ Мин Искәндәр булам, – диде.
Әти кеше егетне бер секунд эчендә баштанаяк күздән кичерде, аннан сынаулы карашын төбәде. Искәндәр үзен чын ир-егет кебек ышанычлы тотарга тырышса да, дулкынлана иде. Моны бигрәк тә Гөлшат сизде.
‒ Әти! Бу – Искәндәр. Таныш булыгыз, – диде.
Шуннан соң гына Нәҗип егеткә кулын бирде. Капка төбенә җыелган бар кеше белән дә күрешеп, танышып чыккач, өйгә үттеләр.
Гөлшат туып-үскән йорт бик тә матур, иркен. Өй эче җанга ниндидер тынычлык бирә торган җылылык белән тулы. Мондый йортларны “нурлы” диләр. Заманча өй җиһазы, телевизор ‒ барысы да зәвык белән урнаштырылган. Зур якта мул итеп табын әзерләнгән. Бар җирдән дә пөхтәлек, чисталык бөркелеп тора.
Ашап-эчеп алгач, бакча уртасындагы бик матур чатыр астында Нәҗип булачак киявен сөйләшүгә чакырды.
‒ Күреп торам, булдыклы егетсең. Минем кыз сине сайларлык булгач, үзе белән ияртеп тә алып кайткач, димәк, ул сиңа ышана. Өйләнергә исәбең бармы соң?
‒ Нәҗип абый! Әгәр сез ризалык бирсәгез, мин бик шат булыр идем. Гөлшат белән без бер-беребезгә бер күрүдән гашыйк булдык. Өйләнешеп, матур итеп дөнья көтү безнең хыял.
‒ Алай икән, – дип һәрбер авазны сузып әйтеп куйды да тынып калды Нәҗип. Бераздан:
‒ Үзеңнең әти-әниең син өйләнүгә ризамы соң? Аларга хәбәр иттеңме? ‒ диде.
‒ Мин әтисез үстем. Ул мин бик бәләкәй чакта ук чирләп вафат булды. Әнием әлеге көндә авылда яши. Ул каршы булмаячак. Мин моны белеп торам.
‒ Искәндәр! Без, авыл кешеләре, үз гореф-гадәтләребез белән яшәргә күнеккәнбез. “Нәҗип кызы кияү ияртеп алып кайткан икән”, дигән имеш-мимеш авыл җирендә “һә” дигәнче таралачак. Йола буенча, синең яктан да әти-әниеңнең ризалыгы кирәк. Тик печәнгә төшәр вакыт җитте. Үзең дә белеп торасың, авыл кешесе өчен печән чорында һәрбер явымсыз көн алтын бәрабә. “Калган эшкә кар явар”, – дигән әйтем дә бар. Ө鬬ләнәсең килсә, җомга көн никах укытабыз. Юк икән – бүген үк кайтып китәсең, – дип, сүзен тәмамлады Нәҗип.
Искәндәр уйга чумды. Ул да үзенең никахына әнкәсенең фатихасын алырга тели иде. Никахны берничә көнгә кичектергән очракта да, әнисен, туганнарын алып килеп булыр микән? Аннан, аларны адәм рәтенә керткәнче хәтсез вакыт кирәк булачак... Тәвәккәлләргә! Никах укыткач, печән эшләрен тәмамлагач, Гөлшаты белән бергә кайтырлар.
‒ Мин риза, – диде, елмаеп.
Шушы мизгелдә үзенең язмышы хәл ителүен аңлап, азагы хәерле булсын, дип уйларга да өлгерде Искәндәр.
Ямьле Учалы якларында никах укылып, урман аланындагы печән чабылып, киптерелеп, кыек астына кертеп тутырылгач, Искәндәрнең туган авылына юлландылар.
* * *
Искәндәр килен белән кайтачагын күршедә яшәгән Фаил абыйсына телефоннан хәбәр итте. Әнисенә дә бу хәбәрне кереп әйтеп чыгуын үтенде. Үзе бераз шүрли иде: әнкәсе айнык булмаса, Гөлшаты нәрсә дияр? Йорт-куралары да аларныкыннан күпкә кайттым – шушындый борчулы сораулар башын бораулады да бораулады. Актык чиктә, түзмәде, сөеклесенә алдан хәбәр җиткерергә булды:
‒ Гөлшат! Минем белән кулга-кул тотынышып тормыш итәргә ризалык бирдең. Тик син минем туганнар турында бервакытта да сораш-тырмадың. Безгә кайткач, күңелеңне китәрлек вакыйгалар булса, без анда озак тормабыз, ярыймы?
‒ Ярый, җаным! Кайгырма. Әти-әнине беребез дә сайлап алалмыйбыз.
‒ Рәхмәт сиңа, Гөлшатым! Сине күргән көннән бирле минем өчен дөньяның бар шатлыгына әверелдең.
...Зөлфә, кече улыннан хәбәр алуга, яшь киленне каршы алырга әзерләнә башлады. Фаил дә кереп кисәтеп чыккач, Искәндәрнең йөзенә кызыллык китермәс өчен тырышты. Иң тәүдә уртанчы улы, килене белән сөйләшеп, кеше каршында ким-хур булмас өчен, аракы эчмәскә сүз куештылар. Килене, оныклары белән өй эчен җыештырып чыгарга булды: күптәннән су күрмәгән тәрәзәләр, челтәр-пәрдәләр, урын-җир япкычлары юып эленгәч, өй эче матурланып китте. Аш бүлмәсендәге тәртип¬сезлекне дә ипкә китерергә тырыштылар: бер почмакта өелеп яткан буш шешәләрне җыеп чыгарып ташладылар, чәйнек, таба-кәстрүл тышларын агартып юдылар. Улы ихата тирәсен караштырды.
Искәндәр белән Гөлшатны туганнары ачык йөз белән каршы алды. Искәндәр бик тә шатланды.
Көн кичкә авышкач, авыл өстендә көтүдән кайткан сыерларның мөгрәве, сарык бәрәннәренең бәэлдәвеннән күңелле моң хасил булды. Җәйге кичке җиләслектә генә була торган хуш ис таралды: яңа чабылган печән, бакчаларда өлгергән җиләк-җимеш, яңа аертылган бал исе кешеләрнең күңелен иләс-миләс китерде. Олысы-кечесе көтү каршыларга капка төбенә чыкты. Күрше-күлән борынгыдан килгән гадәт буенча көн дәвамында булган хәл-вакыйгалар, яңалыклар белән уртаклашты. Бүгенге көннең иң кызыклы яңалыгы – ул Искәндәрнең кәләш алып кайтуы иде.
Сөтлебикәләр савылып, кичкелеккә яланга куылгач, күрше-күлән яшь кәләшне күрергә дип, Зөлфәләргә җыела башлады. Кайсысыдыр үзе белән “акбаш” та алып кергән иде. Эчмәскә, дип, үз-үзенә сүз биргән туганнары бер-бер артлы рюмкаларны бушатып кына торды. Искәндәр белән Гөлшатка бу табынның кызыгы калмады. “Пәри туе”ның таң атканчы дәвам итәчәген белгәнгә күрә, Искәндәр, кәләшен ияртеп, Фаил абыйларына куна керергә булды.
Иртәнге якта өйләренә кайткач, икәүләп кичтән калган табынны җыештырдылар. Әнкәсе эшкә киткән, ахрысы. Абыйсы хатыны белән башларын да күтәрә алмый йоклап ята. Гөлшат тәмле итеп коймак пешерүгә Зөлфә дә кайтып керде. Тик ул инде эштән кайтышлый ук башын төзәтеп өлгергән. Бу хәлгә Искәндәр бик нык уңайсызланды.
‒ Әнкәй! Нигә үз-үзеңне кулга алмыйсың? Теләгең булса, эчүеңне дә ташлый алыр идең.
‒ И-и-и балам! Тырышып караганым бар да ул. Атна-ун көн авызыма бер тамчы да капмаган чакларым була. Тик берәр сәбәбе килеп чыгып кына тора шул.
‒ Син үзеңне алдап кына яшисең. Чыгу юлын һәрвакыт табып була.
‒ Ярый, улым! Мин сиңа сүз бирәм. Хәзер ятып йоклап алам да башкача якын да килмим шул яшел еланга, – диде дә Зөлфә диванга барып ауды.
Кич тагын шул ук аракы елгасы акты, килделе-киттеле сөйләшүләр, сүгенүләр өй эчен тутырды. Искәндәр Гөлшатка иртәгә иртән-иртүк юлга чыгачакларын әйтте.
Аларны юлга озатырга Фаил абыйсы гына килде.
Искәндәр Гөлшат алдында гафу үтенде. Туганнары өчен гарьләнеп, үзен бик тә гаепле тоя иде.
‒ Гөлшатым минем! Безнең гаиләбез һәрвакыт аек тормыш алып барачак, шулай бит? Балаларыбыз түбәнсенеп үсә күрмәсен. Яңа туган һәрбер көнгә шатланып, шөкер итеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул. Ә исерекләр моны күрми дә, күрәселәре дә килми.
‒ Әйе, җаным. Мин синең белән килешәм, сиңа ышанам. Без бәхетле булырга тиеш. Мотлак! Чөнки мин сине бик-бик яратам, – диде Гөлшат.
* * *
Искәндәр, Себергә баргач, өйләнгәнен эш урынына хәбәр итте. Аңа тиз арада фатир бирергә вәгъдәләделәр. Әлегә икесе ике тарафта яшәп торырга мәҗбүр иде. Шуңа карамастан, алар үзләрен бәхетнең җиденче катында сымак тоя.
‒ Барысы да яхшы булыр. Бары тик бераз сабыр итик, ярыймы, җаным!
‒ Мин синнән беркайда качарга җыенмыйм. ЗАГСка гаризаларны кайчан тапшырабыз?
‒ Әйдә, җаен табыйк та иртәгә үк барып килик.
‒ Мин риза. Иртәгә тек иртәгә, – диде дә Гөлшат, Искәндәрне чуп итеп битеннән үбеп алды.
“Бирермен дигән колыма, чыгарып куярмын юлына”, дигән әйтем Искәндәргә соңгы вакытта туры килеп тора. Иң чибәр кызга өйләнде, фатирлы булды. Җитмәсә, эшеннән Мәскәүгә укырга җибәрмәкчеләр. Тик ул бу хәбәрне каушабрак кабул итте. Гөлшаты аны үзен генә җибәрергә ризалашырмы? Өйләнгәч тә ташлап киттең, димәсме?
‒ Җаным! Минем сиңа бик мөһим сүзем бар, – дип, сүзен башлады Искәндәр.
‒ Нәрсә булды? Йөзең дә качкан. Я, җәһәтрәк әйт. Уратып-чуратып торма, турысын әйт тә куй.
‒ Мине укырга барырга өндиләр.
‒ Бу бит яхшы хәбәр. Ә син куркып калгансың. Әллә тагын берәр сәбәбе бармы?
‒ Бар шул... Мәскәүгә. Ярты елга җибәрәләр.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Хәзер инде Гөлшатның күзләрендә курку хисе пәйда булды да алар әкренләп мөлдерәмә яшь белән тулды. Искәндәр сөеклесен кочагына алды да тынычландырыр өчен сүзләр эзли башлады:
‒ Юк! Мин беркая да бармыйм. Синең моңаеп елап утыруыңны теләмим. Иртәгә үк барам да тәкъ¬димнәрен кире кагам. Шундый матур акыллы хатынымны мин булмаганда башка берәү алып китсә, нишләрмен? Юк! Беркая да бармыйм. – Үзе Гөлшатының күз яшьләре юешләткән битеннән үпте.
‒ Юк! Барасың! Форсаты чыкканда кайтып йөрерсең. Бу безнең өчен беренче сынау булсын. Мәскәүгә җибәрергә сине сайлаганнар икән, димәк, сиңа ышаналар. Кешенең ышанычын аклый да белергә кирәк. Ә мин сине сагынып көтеп торырмын, хатлар язармын.
‒ Мин сине бик-бик яратам, – диде дә ире, хатынын иркәләп кенә кочагына алды.
Искәндәр Мәскәүгә барып укый башлауга яшь йөрәкләр бер-берсен шашып сагынды. Ике арада мәхәббәтле хатлар йөрде. Тор¬мышның түгәрәк алмасы әкрен генә алга тәгәрәде.
5
Авылның ташка язылмаган тагын бер гадәте: яман хәбәр яхшысына караганда тизрәк тарала:
‒ Зөлфә үлгән икән. Елга буендагы тау битендә тапканнар.
‒ Исерек булгандыр инде?
‒ Шулайдыр. Янында яртылаш буш шешәсе дә булган икән.
‒ Эчкән кешене, айнык килеш үлсә дә, исерек булгандыр, дип сөйләргә яраталар инде бездә.
Бу көнне төшке аш вакыты җитүгә бар авыл халкы шушы хәбәрне тикшерә иде. Кемдер бу якты дөньядан киткән Зөлфәне жәлләде, үз гомерендә бер рәхәт көн күрмәде, дип уфтанды. Икенчеләре, азгынлыкның азагы яхшы бетми ул, ир-атлар белән эчеп ятты, күпме хатыннарны елатты, дип, бу үлемгә сөенде.
Искәндәргә җир йөзендәге иң авыр хәбәрне Гөлшат җиткерде. Тиз арада кайт. Әнкәң үлгән. Иртәгә “җирлиләр”, – дип, телефоннан шылтыратып әйтте.
Искәндәр укыган җиренә хәбәр итте дә аэропортка юлланды. Уфага туры рейс төнге сәгатьтә генә иде. Башка рейслар белән урау юлны сайласа да, шул ук вакытка кайтып җитәчәк. Шуңа күрә көтеп торырга булды. Тик әнкәсе белән хушлашырга өлгермәде. Самолет рейсын тоткарладылар. Уфага төшкә генә кайтып җитте. Туган авылына кергәндә авылдашлары зират капкасыннан чыгып киләләр иде инде.
‒ Нигә мине көтмәдегез? ‒ дип, сораулы карашын абыйсына төбәде.
Ә ул:
‒ Син бит беләсең: мәрхүмне иртәнге якта җир куенына тапшырсаң, хәерлерәк була, диләр мулла абзыйлар. Аларга каршы килеп булмады. Кайтасың килгән булса, җитешкән булыр идең әле, – диде дә калганнар артыннан иярде.
Искәндәр әтисе җирләнгән урынга таба атлады. Әнкәсенең дә кабере шунда булырга тиеш. Юеш туфрак өемен күргәч, тәне чымырдап китте. Әкрен генә чүгәләп утырды. Зыңлаган башын куллары белән кысып тотты. Колагында әнкәсенең соңгы тапкыр очрашканда җырлаган җыры яң¬-гырады:
Җир астыннан юллар булмас,
Җир астында юллар юк.
Җир астыннан юллар булмас,
Исән чакта күрешик.
Җырның моңы аның тамырларыннан йөреп, күңелен әллә нинди халәткә китерде дә татлы балачак дөньясына алып китте. Искәндәр бәләкәй чагыннан ук йорт эшләрендә әнкәсенә ярдәмләшеп үсте. Җәен дә, кышын да фермага да аның белән еш йөрде. Кулыннан, көченнән килгәнчә әнкәсенә булышты. Бигрәк тә җәйге җәйләүгә йөрү ошый иде аңа. Кичке савымга берничә сәгать алданрак баралар. Әнкәсе белән икәүдән-икәү генә янәшә атлау аңлатып бирә алмаслык, рәхәтлек бирә. Әнисе улының бетмәс-төкәнмәс сорауларына җавап бирә-бирә, ике чакрым җирне үткәннәрен сизми дә калалар. Җәйләү урман читендә генә булганга, әнкәсе ахирәтләре белән аланга җиләк җыярга керә. Бер-ике сәгать вакыт үтүгә, савытларын тутыргач, күләгә урын эзләп, агач төбенә ял итәргә утыралар. Шулвакытта ахирәтләре әнкәсенә җырларга куша. Ул озак ялындырып тормый, моңлы тавышы белән салмак кына итеп берәр җыр башкара. Искәндәр әнкәсенең җырлаганын бик ярата иде. Аның моңы белән бергә ул аллы-гөлле чәчкәләр, калын урманнар, төпсез күлләр, әллә нинди тылсымлы кошлар, күбәләкләр арасында йөзеп йөри. Җырлаганда әнкәсенең барлык кайгы-хәсрәте юкка чыгып, моңсу күзләре янып, бит очлары алсуланып, йөзе нурланып китә. Тик газиз кешесенең бәхетле елмайган чагы бик сирәк булды.
Шул мизгелдә колагында яңгыраган моң кинәт өзелде. Искәндәр чынбарлыкка кайтты. Ул әнкәсенең ачы язмышлы тормыш юлын хәтерендә байкап чыкты. Аны канаты каерылган кош белән чагыштырды. Имгәнгән кошчык очарга күпме генә талпынса да, барыбер күкләргә күтәрелә алмый. Әнисе дә яшьли үк ирсез калмаган булса, бәлки, эчкечелекнең яман сазлыгында батмаган булыр иде. Бәлки, колхозның шул сасы исле фермасында иртәнге таңнан, кичке караңгыга кадәр авыр эштә эшләмәгән булса, бу көнгә төшмәгән булыр иде. Бәлки... Бәлки, аның авырлыкларга каршы торырлык ихтыяр көче җитмәгәндер... Бәлки, барысына да үзе гаепледер... Бәлки, язмышы шулдыр...
Кайдандыр ап-ак күбәләк пәйдә булды. Ул Искәндәрнең янында бөтерелеп-бөтерелеп очып йөрде дә кинәт кенә юкка чыкты. Моны күзәткән Искәндәр бернәрсә дә аңларлык халәттә булмаса да, могҗизага охшаш күренешне әнкәсенең улы белән соңгы тапкыр хушлашуы итеп кабул итте.
Өйләренә кайтып кергәндә көн кичкә авышкан иде. Абыйсы үзе кебек сәрхүшләр белән кайгысын “юып” утыра. Искәндәр абыйсы белән катгый рәвештә сөйләшеп карарга булды:
‒ Абый, эчүеңне ташла! Гомереңне заяга уздырма! Бу эш бервакытта да яхшыга китерми. Кызларыңны башлы-күзле итәсең бар. Кияү¬ләреңне шушы җимерелеп бетеп барган йортта ничек итеп каршы алырсың да, кызларыңның күзләренә ннди йөз белән карарсың?
‒ Минем кызларда эшең булмасын! Вакыты җиткәч, кияүгә дә чыгарлар. Кызларымны туйлап кияүгә озатам әле мин. Колхозник дигәч тә, безне сызып ташлама. Күрерсең, сиңа ялынып тормабыз. Без дә төшеп калганнардан түгел!
‒ Абый, мин бит сиңа яхшылык кына телим. Эше булып, тырышып эшләсәң, авылда да яшәп була. Я булмаса, әйдә, мин сине үзем белән Себергә алып китәм. Тик, бер шарт – эчүеңне ташлыйсың.
‒ Себер дә Себер! Авылда да – шул ук Себер. Син – сатлыкҗан! Туган авылыңны ташлап, “озын акча” артыннан чыгып киттең.
‒ Нәрсә сөйлисең син, абый! Нинди сатлыкҗан? Безнең чор балаларыннан кемнәр генә авылда торып калды? Әйтәләсеңме?
‒ Әйтәләм, канешны — мин!
‒ Ну, ты даешь, брат! Мәктәпне тәмамлауга үзеңнең дә авылдан чыгып китүеңне оныттыңмы әллә? Шәһәрдә эшсез, тораксыз калгач кына әнкәй йортына кайтып егылдың түгелме?
‒ Ничек кенә булса да, мин туган авылымда, туган нигездә яшәп ятам. Ә син, Себер дә Себер, имеш.
‒ И-и абый! Күзеңне ач! Хәзерге яшьләр арасында авылда үз теләге белән калып дөнья көткәннәр бармак белән генә санарлык. Башкалары – мәктәптән соң беркая да укырга керәлми торып калганнары синең кебекләр.
‒ Армиядән соң үзең дә авылга кайткан идең бит? Яхшы гына эшләп тә йөрдең. Аннан Себереңә тайдың. Хәтереңдәме?
‒ Әйттем бит инде, авылда яшәгәннәр перспективасызлар рәтенә керә. Минем алар арасында буласым килмәде. Моның бер гаебе дә юк. Тоташ буын авылдан чыгып китү ягын караганда мин нишләп калырга тиеш идем? Аңлатып кара! Һәркемнең бай, җитеш тормышта яшисе килә.
‒ Син нәрсә, Себер бае булдыңмы әле? Абыеңны яшәргә өйрәтәсеңме? Күрсәтермен мин сиңа күрмәгәнеңне, – дип, ул Искәндәргә ташланды.
Моны көтмәсә дә, яшь ир каушап калмады, читкә тайпылды. Абыйсы гөрселдәп идәнгә барып төште.
‒ Синең белән сөйләшеп торуның файдасы юк икән, – диде дә Искәндәр, кулын селтәп, чыгып китте.
Икенче көнне юлга чыгыр алдыннан абыйсына тагын бер кат сүз катып карады. Тик сөйләшү килеп чыкмады. Туганнар арасында бик күп елларга сузылачак низаг тууы иде бу. Искәндәрне абыйсы җиңел тормыш, озын акча эзләүдә гаепләсә, ул, киресенчә, абыйсын ялкаулыкта, эчкечелектә гаепләде. Әнкәсен җирләгәннән соң туган авылына кайтмас булды. Искәндәрнең гомер елгасы язгы ташкындагы сымак, берчә шаулап, берчә җәйге тыныч көндәге сымак, салмак кына акты да акты.
* * *
Олысы-кечесе көтү каршыларга капка төбенә чыкты. Бүгенге көннең иң кызыклы яңалыгы – егерме ел элек туган авылыннан чыгып киткән Искәндәрнең гаиләсе белән кайтып төшүе иде.
‒ Фаилләргә Зөлфәнең төпчек улы Искәндәр гаиләсе белән кунакка кайткан икән.
‒ Әйе шул. Мин дә ишеттем. Себердә бик зур нәчәлник булып эшли, ди. Хатыны белән кызлары патша кызларыннан бер дә ким түгел, дип сөйлиләр.
‒ Ул читтә йөргәндә, туган йортының нигезе генә корыды.
‒ Зөлфәнең уртанчы улы да, хатыны аерылып киткәч, башкача монда яшәмәде.
‒ Кемнәр турында сөйлисез ул? Андый кешеләр бер дә хәтердә түгел, – дип, яшь кенә хатын авылдашлары сүзенә кушылды.
‒ Сезнең ише яшьләр аларны белмәскә дә мөмкин шул. Искәндәрнең авылга егерме еллап кайтканы юк инде.
‒ Менә, кайткан бит. Сагынуы җиткәндер, җирсегәндер, күрәсең.
‒ Шулай инде. Адәм баласы туган җирен онытырга тырышып чит-ят җирләрдә бик күп еллар йөрергә мөмкин. Ә менә туган җире, туган авылы аны беркайчан онытмый, һәрвакыт көтеп тора, – диде авылның ак яулыклы агәбие.
Искәндәр кайткан көнне үк гаиләсе белән зиратка барды. Анда каберләр бик нык арткан иде. Шулай булуга карамастан, әткәсе белән әнкәсенең каберен тиз эзләп тапты. Авылдашлары зиратны карап, чистартып тора икән. Моның өчен ул аларга рәхмәтле иде. Хатыны, кызлары белән кабер янын чүп-чардан тазарттылар, алып килгән буяу белән рәшәткәләрне буядылар, ташын тигезләп утырттылар.
Искәндәр хатыны белән кызларына кайта торырга кушып, үзен генә калдыруларын үтенде. Гөлшат моңа каршы килеп караса да, ир үз сүзендә торды:
‒ Бар да яхшы. Бүгенгә йөрәк бер генә дә чәнчемәде. Курыкма! Озакламам! ‒ дип, сүзен кыска тотты.
...Искәндәр зират коймасына аркасын терәп утырды да уйга чумды. Аның зиһене ниндидер бер мөһим сорауга җавап эзли иде. Хәтерендә меңәрләгән уй чуалды. Ул аларны бер-бер артлы тезеп карарга тырышты, тик булдыра алмады. Татлы балачагы, шаян үсмер еллары, армия сафында хезмәт итүе, катлаулы, кызыктыргыч һәм мавыктыргыч Себер еллары, мәхәббәтен табуы, Гөлшатка өйләнүе, кызлары тууы, эшендәге казанышлары, җитеш тормышы турындагы уйлары барысы бергә буталды да, ниһаять бер ноктага барып төртелде. Гомер буена аның күңелен борчыган сорау кылыч булып калкып чыкты... Ни өчен ул туган туфрагын, нигезен ташлап чыгып китте?
Бу сорауга җавапны күптәннән тапса да, күңеле һаман риза түгел. Ни өчен шулай килеп чыкты соң? Моңа ул үзе гаеплеме, әллә инде башкалармы? Кемне гаепләргә? Сугыштан соң авылда мәҗбүри калдырылган буыны – әти-әниләрне? Хөкүмәт аларга авылдан чыгып китәргә мөмкинчелек бирмәгәч, ул буын ата-анасы үз балаларын: “Авылда калмыйсыз! Үземнең лашман тарткан җитмәгән, ичмасам, сез булсагыз да шәһәр тормышында рәхәтләнеп яшәгез!” – дип, көн дә үгетләп тормадымыни!? Бәлки, аларны да аңларга буладыр. Колхозчы иртәнге таңнан кара төнгә кадәр эшләсә дә, эш хакы завод-фабрика эшчесенекеннән күпкә азрак булды. Хезмәт шартлары да авылныкы белән шәһәрнекен чагыштырганда җир белән күк арасы иде. Ул чорда авылда калу ниндидер хурлык булып саналды хәтта. Шуңа күрә Искәндәр дә авылда калуны кирәкле дип тапмады һәм аннан чыгып китү юлын эзләде. Аның кебекләр ил тулы иде: кеше өстендә, кысан тулай торак бүлмәләрендә көн күрсә күрде, тик авылга кире әйләнеп кайтмады. Милләт өчен бу бәланең башы гына иде әле. Авылларда ялгыз әнкәйләр кадер-хөрмәтсез соңгы көннәрен үзләре күрде. Шәһәрдәге оныкларын бер күрергә зар-интизар булып тилмерде. Алары кайтса да, ни сөйләшә, ни аралаша алмады. Чөнки оныклары туган телләрен белми иде. Моның сәбәбе дә бик гади: кайчандыр авырлыклардан курчалап, туган төякләреннән чыгарып җибәрелгән авыл балалары үз балаларын курчалады. Шәһәргә килгәндә урысча бер авыз сүз белмәгәнлекләре аркасында каршылыкларга очраганга күрә, бу буын үз балаларына яклау чарасын тапты: туган телдә сөйләшүне кирәксенмәде һәм өйрәтергә дә теләмәде. Буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр бозылды. Тик ничек кенә булмасын, авылда туып-үскән кеше гомере буе авыл баласы булып кала. Аның күңелен җирсү хисе бервакытта да ташламый. Туган җирен төшләрендә күреп саташа, сагына, юксына.
Искәндәр белән дә шулай булды. Туган туфрагын ташлап чыгып китүе өчен гомер буена үзен гаепле санады. Бу уй әкренләп йөрәген ашады. Себердәге кырыс һава шартлары ир йөрәгенә килешмәде, ахры. Кырык яшен тутырганчы ук йөрәк өянәге белән хастахәнәгә эләкте. Менә шул көннәрдә ул савыгып чыккач та туган авылына кайтып килергә үз-үзенә сүз бирде.
Искәндәр кинәт күкрәк читлегендә түзә алмаслык әрнү сизде. Кесәсеннән дару төймәсен алып капты да утырган җиреннән әкрен генә торды. Иртәгә юлга чыгасы. Кайтып ятып торырга кирәк, дип уйлап, авылга таба юл алды.
Фаил абыйларына кайтып керүгә ял итәргә форсат чыкмады. Хуҗа кеше кардәше кайту хөрмәтенә сарык суеп, табын корып, күрше-күләнен, туган-тумачасын дәшеп алган иде. Авылдашлары белән сөйләшүләр, хатирәләр Искәндәрнең күңелен актарды. Йөрәге чәнчеп-чәнчеп куйса да, беркемгә сиздермәде. Түшәккә яткач та керфегенә йокы кунмады.
Икенче көнне туганнарына рәхмәтләр әйтеп, гаиләсе белән юлга чыкты. Зират яныннан узганда, шул якка борылып-борылып карады ул. Гүя, әткәсе белән әнкәсе аңа кул изәп калды. Күкрәк читлеге турында авырту көчәйде, тын алуы да авырлашты. Искәндәр бирешергә уйламады. Үтәр әле, беренчегә түгел, дип, газ педаленә басты. Авылдан чыгып, егерме чакрым чамасы җир үтүгә йөрәге турындагы авыртуга түзәр хәле калмагач, машинасын туктатып, руль артыннан чыгарга мәҗбүр булды. Юл читендәге чирәмгә сузылып ятты да тынып калды. Хатыны, кызлары чарасызлыктан бәргәләнде, “Ашыгыч ярдәм”гә шылтыратырга тырышты, тик элемтә начар иде.
...Авыл өстендә тагын кайгылы хәбәр таралды:
‒ Зөлфәнең төпчек улы Искәндәр юлда вафат булган икән.
‒ Авылдан чыгып әллә ни ерак та китәлмәгәннәр үзләре. “Ашыгыч ярдәм” килгәнче үлгән булган.
‒ Җирсеп кайткан булган инде ул...
Халык зират янына җыелды. Авылда яшәгәннәрнең гадәте буенча мәрхүмне соңгы юлга озатырга кулыннан килгәнчә бар да ярдәмләште.
Әллә язмышы, әллә тәкъдире кушуы буенча гомерен чит-ят җирләрдә уздырган улының гәүдәсен туган авылының туфрагы үз кочагына алды...
***
Автор турында:
Мин, Зөһрә Наил кызы Исламова, 1972нче елның 3нче гыйнварында Илеш районы Бишкурай авылында туганмын. Кече яшьтән үк әдәбият белән кызыксындым. Мәктәптә укыган елларда “Башкортстан пионеры” гәзитендә мәкаләләрем басылды. Соңрак “Тулпар” журналында, “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә язмаларым дөнья күрде. 2017нче елда “Өмет” гәзите лауреаты булдым. 2004-2016нчы елларда гаиләбез белән Себер якларында гомер иттек. Анда яшәгән татар-башкорт халкы өчен “Сафлык” клубы оештырып, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телебезне саклап калыр өчен үз өлешемне кертергә тырыштым. Уфага күченгәч, “Ак калфак”, “Сәхибҗамал”, “Берлек” ижтимагый оешмалары уздырган чараларда теләп катнашам. Бүгенге көндә БДПУның рус-татар бүлегендә читтән торып укып йөрим, “Кызыл таң” гәзитендә эшлим.
Читайте нас: