Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 апрель 2019, 12:45

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. КАНАТЛАР. Хикәя

Рәзилә сүзсез генә, күршеләрен күзәтеп, уйлар диңгезендә йөзә. Тапкан нәрсә өчен кайгырырга… Мәңгегә килгән кебек кылана бу Сәмәния апа. Аңа үлсә дә үкенечле түгел инде, сиксәнен узган, ашын ашаган, яшен яшәгән дигәндәй, карты да, монысы «кайтып китсә», озакламас, дөньям җиде ятларга кала, дип кайгырасы юк, бүлешергә кызы белән малае исән. Минем генә, интегеп, иза чигеп төзегән дөньякаем юньсез иргә калыр инде, балаларым да җиде юл чатында. Чирләгәнемне белгәч, канатланды бит теге юньсез, канатланды. Кая басканын да белми, йөгереп кенә йөри. Мәңге рәхәт, тату тормышта яшәткән, диярсең мине! Теге кирәкмиме дә, бу кирәкмиме? Үлә калса, бәхилләп китсен, дип тырышадыр инде. Чү, алай гына булмый әле ул. Утыз биш еллык язмыш, сынау дәфтәренә канлы күз яшьләре белән язган елларны тиз генә берничек тә юармын, димә. Шул иргә үч итеп яшәргә тырышачакмын. Ходайдан ялынып, көн дә ярдәм итүен сорыйм, ташламас мине Тәңрем ярдәменнән. Йөрсен әйдә теге юньсез, канатланып, мин дә әзрәк булса да бәхетлеләр тормышын татып карармын...

Бу хатын-кызны әйтер идем инде, әйтерсең лә, берәр киңәшмәгә җыелганнар: берсеннән-берсе уздырып, бакча утырту серләре белән уртаклашалар. Бүген көн буе кәрәзле телефон аша бабасы белән суган утыртып булышкан Сәмәния апа, суган орлыгын тозлы суга салып торырга кирәк икәнлеген әйтергә онытканлыгын исенә төшереп, уфтанып ята. Рәзилә сүзсез генә, күршеләрен күзәтеп, уйлар диңгезендә йөзә. Тапкан нәрсә өчен кайгырырга… Мәңгегә килгән кебек кылана бу Сәмәния апа. Аңа үлсә дә үкенечле түгел инде, сиксәнен узган, ашын ашаган, яшен яшәгән дигәндәй, карты да, монысы «кайтып китсә», озакламас, дөньям җиде ятларга кала, дип кайгырасы юк, бүлешергә кызы белән малае исән. Минем генә, интегеп, иза чигеп төзегән дөньякаем юньсез иргә калыр инде, балаларым да җиде юл чатында. Чирләгәнемне белгәч, канатланды бит теге юньсез, канатланды. Кая басканын да белми, йөгереп кенә йөри. Мәңге рәхәт, тату тормышта яшәткән, диярсең мине! Теге кирәкмиме дә, бу кирәкмиме? Үлә калса, бәхилләп китсен, дип тырышадыр инде. Чү, алай гына булмый әле ул. Утыз биш еллык язмыш, сынау дәфтәренә канлы күз яшьләре белән язган елларны тиз генә берничек тә юармын, димә. Шул иргә үч итеп яшәргә тырышачакмын. Ходайдан ялынып, көн дә ярдәм итүен сорыйм, ташламас мине Тәңрем ярдәменнән. Йөрсен әйдә теге юньсез, канатланып, мин дә әзрәк булса да бәхетлеләр тормышын татып карармын...
Кабыргасына төрткәнгә сискәнеп китте Рәзилә. Сәмәния әби:
– Нәрсә уйланып ятасың, ирең суган чәчкәнме? – дип сорый икән.
Бермәлгә ни дип җавап бирергә аптырап калдым, картың белән сезгә хөкем чыгарып ятам, дип әйтә алмыйм бит инде, ирем белән арадагы мөнәсәбәтне дә кешегә бик сиздереп бетерәсе килми, шулай да дөресен әйтүдән чара калмады:
– Ирне уйлыйм, ирне, канатланды бит теге, канатланды, – дидем дә, карга канаты үскән иремне күз алдына китереп, үз сүземнән үзем кычкырып көлеп тә җибәрдем. Миңа башкалар да кушылды. Рәхәтләнеп көләбез, тора-бара, минем караватым баш очында яткан татарча бер сүз аңламаган рус хатыны Рая, нәрсә дип көлә икән, дип, көлә башладык.
Алты хатын, рәхәтләнеп, күзләребез яшьләнгәнче көлдек тә көлдек. Безнең көлгән тавышны ишетептер инде, табиб килеп керде:
– Нәрсә куанасыз, әллә кызыл йомырка таптыгызмы? – дип сорый, елмаеп.
– Канатланган ирләребездән көләбез әле, пар канатлы вакытта бәхетнең нәрсә икәнен аңламаган нәмәстәләр, бездән калып, канатлары каерылса, шушы яшьтә рәхәт күрербез дип уйлыйлар микән? Аңлап бетермим, канатлануын канатланганнар инде! – диде телгә үткер башкорт хатыны Фәнүсә.
Ханымнар тагын күмәкләшеп көләргә керештер. Табиб кулын селтәде дә, көлә-көлә, чыгып китте.
Җыелышып чәй эчеп алгач, сүз тагын шул тирәгәрәк әйләнеп кайтты.
– Хәзерге яшьләрнең үткерлегенә шаккатам,сокланып туя алмыйм, – дип башлады сүзен Фәнүсә. – Нигә дисезме? Мин киленемне гел үзем белән чагыштырып карыйм. Уңганлыгы, тырышлыгы, бала җанлылыгы белән ул миннән бернәрсәсе белән дә аерылмый, киресенчә, кайбер урында арттырып та җибәрәдер әле. Соң, балаларымны ятим итмим дип, кырык ел исерек иргә түздем, исерек кенә мени әле ул, берәр нәрсә ошамаса – котыра да! Аталы булдылар инде балаларым, шуннан нәрсә? Улым өйләнгән иде – копия атасы! Килен чыдасын гына! Бала тугач, бәлки, үзгәрер, дигәндер инде, башта сабыр булды, түзде, эндәшмәде. Балага бер яшь тулгач, бернинди үзгәреш тә булмагач, әни, мин баланы алып, үз әтиләремә кайтып итәм, диде. Кит, балам, дидем, юньле кеше тапсаң, кияүгә чыгарсың, тапмасаң, үзең өчен яшәрсең. Хәзер берни гаеп түгел, дидем тегеңә. Кайтып китте. Баланы кодагыйлар карый, үзе эшкә керде, җаны тыныч булгач, көннән-көн матурлана. Ә минем малай «Якшәмбе әтисе» булып йөри хәзер, канатланып. Баланы алган көнне эчү юк, кичтән кырынып, тәмле одеколоннарын сөртеп, матур киемнәрен әзерләп куя. Килен белән йөргәндә дә алай кыланмагандыр. Менә шулай, яныңдагы бәхетеңнең кадерен белмәсәң, аягың белән эзлисең инде, балам. Бар да әниең түгел, үз-үзен корбан итәргә, дип күзәтәм баламны. Улымны да бетереп гаепләп булмый инде: нәрсә күреп үсте инде ул, безнең көрәш-талаштан башка? Килен булдырды! Малай вахта белән Себердә эшләгәч, ишеп алиментын ала. Акчаңны юк-барга тотма, җыеп бар, берәр шәһәрдән фатир алырсың, дидем тегеңә. Әгәр дә кайтып китмәгән булса, ни рәхәт күрер иде баласы, ни рәхәт күрер иде үзе! Кырык ел көрәштем, менә бу чир юкка килеп чыккан дип уйлыйсызмы сез? Канатланган бит әле үзе, имеш! Кемгә кирәк дип уйлый микән ул үзен?
Фәнүсә җөмләсен әйтеп бетергәнче, ду килеп, хатыннар тагын көләргә керештеләр. Күрәсең, һәркем үзенең, канатланган иренең алдагы язмышын күз алдына китереп, кычкырып елауга караганда, рәхәтләнеп көлүне яхшыракка саныйдыр.
– Шулай да, үз балаңны кызганмыйсыңмы? – дип сорады Сәмәния апа, көлеп туктагач.
– Юк кызганмыйм, Сәмәния апа, кызганмыйм! Нигә мин аны кызганырга тиеш. Гарип түгел бит ул, үземчә бик кадерләп үстердем мин аны. Югары белем бирдек, кешечә зурлап туйлар ясап өйләндердек, бар яктан килгән хатыны бар, Ходаем, дүрт саны төгәл, ушлы, зиһенле бала биргән, нигә аңа, холык күрсәтеп, тормышының ямен җибәрергә? Аның әтисе берәр китап укып чыга алды микән үз гомерендә? Бик теләсә дә, аның вакыты булмады, көн-төн колхоз эшендә. Каян нинди мәгълүмат алып төзәлсен ул? Авыл тулы аның кебек эчеп ял итүче, эчеп күңел бушатучы.
Бүген безнең заман түгел, хәзер кеше яшәү кадерен белеп яши. Интернетны хурласалар да бар сорауга интернетта җавап бар. Уйнап утыра бит, нигә җавап эзләми үзенең ялгышына? Мин аңа әйтәм бит: дөрес яшәмисең, балам, уйлан, эзлә юлларын дим. Үзеңне бел, ди миңа! Сез безнең хатаны кабатларга тиеш түгел, ач күзеңне, балам, үзгәрт тормышка карашыңны, тамак тук булу гына бәхет түгел, ата кеше ныклы терәк тә булырга тиеш, дим. Белмим, нәрсә килеп чыгар, әлегә менә шулай яшәп ятабыз,Сәмәния апа.
Палатада тынлык урнашты. «Берәүнең дә бурасы буш түгел», – ди халык мәкале, һәркемнеке үзенчә. Бүген монда яман чир белән көрәшеп, дәваланып яткан ханымнар арасында бәхетле язмышлар да бардыр. Алар башына төшкән бүгенге сынаулар да, бәлкем, тәкъдир эшедер. Ә шулай да, гомер иткәндә терәк булырдай, авыр вакытта таяныр кешең булмагач, язмыш сынаулары белән җәберләнгән күңелләр авырлыкларга түзәрме? «Бура төбендә» сакланган бәхетле балачак, саф сөю, сабыйларының беренче адымнары, беренче сүзләре, күнегелгән көнкүреш бүгенгә хәтер сандыгында сакланса да, нигә соң аларны актарырга теләк юк? Сынаулы йөрәкләрдән кан тама, билгесезлек йокыларны качыра... Ник соң күңел көзгеләре канаты сынганнарга караганда канатланганнарның юлдаш булуы хәерлерәк икәнен күрергә теләми? …Әлдә Ходай каршында барыбыз да бертигез.
– Әнә бер канатланганы чәчкә бәйләме күтәреп бу таба чаба, кайсыгызныкы, карагыз әле? – диде тәрәзәгә карап уйланып торган Фәнүсә.
Бәхет өчен күп кирәкме хатын-кызга? Шуны гына көтеп торгандай, уйлар диңгезендә йөзгән хатыннар барысы берьюлы, көләешә-көлешә, тәрәзәгә капланды.
***
Автор турында:
Рәфисә Мәгънәви кызы Салихҗанова Краснокама районының Иске Аткул авылында 1958нче елның 8нче сентябрендә туа. Иске Аткул сигезьеллык, Редькино урта мәктәбен тәмамлый. Биш елга якын Иваново өлкәсендә фабрикада, аннары “Южарланнефть” идарәлегендә хисапчы булып эшли. Тормышка чыга, кызлары Кадрия туа. Иске Кабан авылы янында Башкорт атом электр станциясе төзелеше ачылганын ишетеп, яшь гаилә, зур хыяллар баглап, Яңа Кабан авылына барып урнаша. Тормыш иптәше Рамазан автотранспорт предприятиесенә урнаша, Рәфисә ханым Яңа Кабан хастаханәсендә, аннан райпо сәүдә ноктасында эшли. Шул елларда тире иләү, башлык тегү серләренә өйрәнә. Туксанынчы елларда, эштән кыскартылгач, бу кәсеп бик кирәк булып куя: тире иләү, бүрек тегү гаиләнең табышлы эшенә әверелә. Уллары Азат туа. Биш елдан Агыйдел шәһәрендә яши башлыйлар. Көтмәгәндә, яшь ананың сәламәтлеге начарлана. Хастаханә юлларын күпме таптап та, дәва таба алмагач, эшен ташлап, бар көчен балаларын тәрбияләүгә бирә. Читтән торып Уфа ягулык-энергетик колледжының Агыйдел филиалын тәмамлый.
Рәфисә ханым, хатын-кызларның яраткан язучысы Дарья Донцова кебек, операция кичереп, химиотерапияләр үткәч, күңел бушлыгын тутырырга дип, кулына каләм ала. “Операциядән соң хәлем юк, ләкин минем өчен тормыш яктыра бара төсле иде, – дип хәтерли ул. – Кемдер Роберт Миңнуллин тавышы белән бертуктаусыз салмак кына шигырь уҡыган кебек. Мин ул вакытта бу халәткә артык игътибар бирмәдем. Ә бит күңелемнән ургылган шигырьләр танылган шагыйрьнеке түгел, минеке булган. Аларны теркәп тә куймаганмын”.
Шулай итеп, кечкенәдән үк көндәлекләр алып барган Рәфисә ханым языша башлый. “Кама таңнары“ гәзите үткәргән конкурста катнаша. Әтисенең сугышта егет көе вафат булган өч абыйсы турында “Умырзая чәчәгенә тиң гомерләр” дигән мәкәләсе диплом белән бүләкләнә. Район гәзите хезмәткәрләре аңа каләмен ташламаска киңәш итә. Ул, илһамланып, “Кама таңнары”, “Ак калам” гәзитләре белән хезмәттәшлек итә башлый. Соңгы елларда язмалары ”Кызыл таң” гәзитендә дә басылды. Рәфисә Салихҗанова – Агыйдел шәһәренең 35 еллыгына багышланган ”Агыйделнең иң яхшы хатын-кызы” конкурсы җиңүчеләренең берсе. (Гөлнара Гомәрова).
Фото: https://pixabay.com/ru
Читайте нас: