Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 март 2019, 22:48

Айдар ЗӘКИЕВ. КИТЕК АЙ. Повесть (3) (Ахыры)

...Куышлык дигәне ике кеше чак сыймалы ышык урын икән. Тирә-якта таш эзләделәр. Тимур калку урынга төрткән иде, көрәктән утлар чыкты. Таш ком, үскән үлән астында калган иде. Аны чистарттылыр һәм төбен чокый башладылар. Инде өмет өзелгәндә, көрәк ниндидер тимер нәрсәгә төртелде. Венер учлары белән балчыкны аралый башлады. Бераздан ниндидер чүпрәк кисәге тапты. Бу дегет сеңдерелгән киндер капчык булып чыкты. Эчендә тимер кисәкләре шалтырый иде. Бавы череп беткәнгә, авызы тиз ачылды. Даян капчык эченнән кителгән ай тартып чыгарды. Аның күзеннән яшьләр тәгәрәде. Әтисе сөйләгәннәр исенә төште. Менә ул – китек ай. Аның язмышын, авыл язмышын үзгәрткән китек ай.Табылдыкны алып, Корбаншәрифкә бардылар. Ул ай кисәкләрен кочаклап елады, дога кылды.– Синең бабаң салдырган мәчет ае бит бу, Даян балам! – диде ул...

6
Авылда халык борын-борыннан шатлыкны да, кайгыны
да уртак бүлешергә өйрәнгән. Янгын сүндерү машинасы
килеп җиткәнче, чиләк белән коралланган халык янгынны
сүндергән иде. Даян уйга чумды. Такталар әллә ни зыян
күрмәсә дә, күңелендә бушлык. Ул изгелек эшләргә тели,
ә аңа аяк чалалар. Аңламассың халыкны. Динне шулкадәр
яратмасалар да, никахлар укыталар, балаларга исем ку-
шалар. Соңгы юлга озатканда да мулла кирәк. Авырсалар,
бәла килсә, Ходайдан ярдәм сорыйлар. Ә мәчет төзүгә
каршылар.
– Видеокамерага барысы да төшерелгән. Кайткач,
күрсәтермен.
Даянны Тимурның бу сүзләре тынычландырмады.
Киресенчә, шомлы уйларын тагын да ныграк куертты.
Видеоны карый башладылар. Менә кара битлекләр
кигән икәү канистр белән бензин сибеп, ут төртте. Даянга
алар таныш тоелды.
– Күрдеңме, әти. Төзи башламас борын аяк чалалар.
Бәлки, кайтып китәрбез?
– Улым! Бу хакта бүтән сөйләшмәскә килештек бит инде.
– Халык колхозда эш хакы алмыйча урлашырга күнеккән.
Аларны син мәчет салып кына динле ясый алмаячаксың.
Бурларның һәммәсен төрмәгә утырта башласаң, эшләргә
кеше калмас иде.
– Улым! Халык гаепле түгел. Җәмгыять нинди – халык
шундый.
– Интегәсең бит.
– Тормышта бер уңыш та җиңел бирелми. Кыен булса
да, картәтиеңнең васыятен үтәячәкмен.
Тимур әтисе белән сүз көрәштерүнең файдасыз икәнен
тагын бер тапкыр аңлап, бүлмәсенә кереп китте.
Икенче көнне күпләр эшкә чыкмады. Даян берничәсенең
өенә керде. Тас кочаклап утыралар. Рифаттан аракы алып
эчкән булганнар. Агуланганнар. Кайберәүләренең хәле
бөтенләй начар иде. Район үзәгеннән “Ашыгыч ярдәм” ма-
шинасы чакыртырга туры килде.
Рифатның йөзе туфрактан кара. Аракы сатылмый.
Җитмәсә, Казахстаннан арзанга китерткәне юньле булма-
ган, әнә, ярты авыл тәгәрәшеп ята. Берәрсе үлә күрмәсен.
Акчасын түләттерерләр.
– Җәмилә, Казахстан аракыларын әлегә яшереп куй.
Хатыны аңа сораулы караш ташласа да, сүз башлама-
ды. Кичә Наил белән ире таң атканда гына кайттылар.
Өс-башларыннан бензин исе килә. Мәчет такталары-
на ут төрткәннәр, дигән хәбәр авылга тиз таралды. Тук-
тамаса, бәла алып киләчәк бу гаиләбезгә. Эчтән кайгы
күмерләрендә көйсә дә, тыштан авыз ачып бер сүз дә
әйтмәде хатын.
Шул ук вакытта мәчет бинасы төзелә башлады. Былтыр
гына билчән баскан басуларда быел мыек сыман уҗым
төртеп чыкты. Очлытау авылы яктырып, яшәреп китте.
* * *
Кеше сүзе кеше үтерә, дип, юктан гына әйтмәгәннәрдер.
Авылга Асия турында сүз таралды.
– Асия азынган.
– Даян белән типтерә.
– Төнен янына Рифат та килеп йөри, ди.
– Башка ирләргә дә күз кыса, ди.
– Кәнтәй.
Бу сүзләр Асиягә дә килеп иреште. Ул, шул ук көнне га-
риза язып, Даян бүлмәсенә керде.
– Булмый. Мин болай эшли дә, яши дә алмыйм. Эштән
китәм.
Даян берни булмагандай чәй ясады. Ике калак шикәр,
сөт салып, Асия алдына куйды.
– Халык синнән көнләшә. Шуңа чәйниләр.
– Белмим. Миңа кыен...
– Шул сүзләрне әйткән кешене тот та, миңа алып кил.
Йөзебезгә чәпәп әйтә аламы?
– Cиңа әйтүе җиңел. Бүген – мондасың, иртәгә Себереңә
китәрсең. Ә миңа монда калырга, монда яшәргә бит.
– Телисеңме, сине дә алып китәм?
Асия чәй йоткан җиреннән чәчәде. Шаяртумы?
Тәкъдимме бу?
– Юк-барга борчылып йөрмә. Барысы да яхшы булачак.
Асия Даян бүлмәсеннән икенче кеше булып чыкты.
Әйтерсең дә, иңнәренә янә канат үскән иде.
Кичен Асия сыерларын савып, эшләрен бетереп, теле-
визор карарга утырды. “Пусть говорят” тапшыруы бара
иде. Кемдер ишек какты. Асия эчке күлмәктән генә булган-
га, бүлмәсенә ашыкты. Даян килгәндер. Бәлки, тәкъдим
ясаргадыр. Хатын аның каршына матур күлмәктә чыгар-
га теләде. Зур бәйрәмнәргә генә кигән, кызыл чәчәкле
күлмәген киде. Биле турыннан кысса да, сыйды. Чыгып
басса, авып китә язды. Ишегалдында Рифат басып тора
иде.
– Бу кадәр әзерләнмәсәң дә ярар иде. Мин сине болай
да яратам.
– Ничек кердең, шулай чыгып кит!
– Эреләндеңмени? Даян килгәнче кем канаты астында
яшәгәнеңне оныткансың, ахры?
– Булган булган инде. Хәзер мин яңа тормыш башлыйм.
– Башла. Бер сүзем дә юк. Йомышымны гына үтә дә,
теләсәң нишлә.
– Чыгып кит. Бер этлегеңне дә үтәмәячәкмен.
– Кызыңа укырга керергә акчаны кем бирде соң?
– Түләдем бит инде...
– Түләп бетермәдең шул. Ул кадәр акча өчен бер төн
генә җитми. Бер йомышымны үтәсәң, бүтән мине тупсаңда
күрмәссең!
– Этлектер инде.
– Кемгә ничек. Авылны алпавыттан коткармакчымын.
Моның өчен, Даянның документлары кирәк. Шуларны ур-
лап алып кайт.
Асия, артка тайпылып, диварга терәлде. Рифат
шикләнергә, икеләнергә урын калдырмады.
– Тыңламасаң, Асияне Уфада кунакханәгә алып кереп
рәтләдем, дип сөйләячәкмен. Чыннан да шулай булды
бит?
Асия җавап кайтарырга сүз тапмады. Рифатка шул гына
кирәк иде. Көрәк кадәр куллары белән буар еландай урап
та алды.
– Дөресен генә әйткәндә, сагындырдың. Шул төнне әле
дә оныта алмыйм. – Рифат аны күтәреп алып, караватка
кертеп салды. – Тавышлансаң, үтерәм.
Тиз-тиз Асиянең күлмәк төймәләрен ычкындыра башла-
ды.
– Коткарыгыз!
Асия авыр гәүдә астыннан чыгарга бәргәләнсә дә, ба-
рып чыкмады. Кычкырырга да хәле калмады. Тыны кы-
сылды, күз аллары караңгыланды. Дорфа куллар эчке
киемнәренә кереп китте. Кинәт Рифатны кемдер йолкып
очырды. Асия, юрган белән капланып, үксеп-үксеп еларга
кереште. Коткаручы кеше Даян иде. Рифат берни булма-
гандай каешын эләктерде дә:
– Минме... Икегезнең дә башыгызга җитәм! – дип, ишек-
не шап итеп ябып, чыгып китте.
– Гафу ит! Уңайсыз вакытта килеп кердем.
– Син... Ни... Әллә ни уйлый күрмә.
– Кайтыйм. Эш күп иде.
– Ашыкма. Барын да сөйләп бирәм.
Асия бер сүз дә дәшә алмады. Барып, битен юды,
күлмәген алыштырып, чәчен җыйды. Йотлыгып-йотлыгып
су эчкәч, Даянга барысын да сөйләп бирде.
– Камиләне укырга кертергә Рифатның машинасында
бардык. Кызым имтиханнарны тапшыра алмады. Рифат
ярдәм итте. Акча төртеп, кызымны укырга кертергә бу-
лышты.
– Рифат шул акчаларны сорарга килгәнмени?
– Юк. Бер тиен акчам да юк иде. Кунакханәгә керергә
кыстады.
Калганын сөйли алмады. Тавышы калтыранды, тамагы-
на төер килеп тыгылды. Ул, Даянны кочаклап, үксеп-үксеп
еларга кереште.
– Бер стакан сут эчкәч, һушымны югалтканмын. Ул пыч-
раклыкны әле дә булса күңелемнән юып бетерә алмыйм.
– Хәшәрәт ул! Тик синең бер гаебең дә юк. Ә ул кирәген
алыр.
Даянның телефоны шылтырады.
– Әйе, улым. Хәзер килеп җитәм.
– Ни булган?
– Булмаган. Син тынычлан. Ишегеңне биклә.
Асия Даянның машинасы күздән югалганчы, күтәрмә
төбендә басып калды. Гүргә керәсе сер ачылды. Ул бит,
үткәннәрне онытып, яңа тормыш башларга тели иде.
Хәзер ничек булыр? Даян аңа бүтән борылып та карамас
микән?
* * *
– Әти, менә кара. Сабит бак тулы ягулык белән посадка
янына килде. Хәзер барсак, икесен дә эләктерәбез.
Сабит шыгырдап торган меңлекләрне кесәсенә салып
булашканда гына агач арасыннан ике кара шәүлә килеп
чыкты. Болар Тимур белән Даян иде. Фонарь белән як-
тырттылар.
– Кулларыгызны күтәрегез! Урыннарыгызда калыгыз!
Даян ягулык алырга килгән егетне якасыннан алды.
– Хәзер участковыйны чакырам! Әйт, сине кем җибәрде?
– Зинһар, беркемне дә чакырмагыз. Рифат җибәрде
мине. Акчаны да ул бирде. Миңа ягулык кирәкми.
Җибәрегез мине!
– Мин кире уйлаганчы ычкын моннан! Бүтән күземә
күренәсе булма!
Егет канистр белән кәрәчинне калдырып, гөжелдәп куз-
галып китте.
– Әти! Ник җибәрдең аны?
– Китсен. Аның гаебе юк.
– Ә монысын нишләтәбез?
Сабит шушы мизгелдә колхозны юксынды. Булган икән
хөррият. Ашлыкны машиналап урладылар. Ягулыкны
мичкәләп саттылар. Берсе бер сүз әйтсә! Рифат дөрес
әйткән икән. Алпавытның алпавыты бу Даян. Һәрнәрсәне
бөртегенә кадәр санап кына тота.
– Мин синнән моны көтмәгән идем. Бар, кайт. Иртәгә
сөйләшербез.
Сабит ягулыкны янә багына агызды да, тракторын ка-
бызды.
– Әти, ә син кая?
– Рифатка барып киләм.
– Әти...
Тимур сүз дәшкәнче, Даянның машинасы сикәлтәле юл-
дан авылга таба дулап чаба иде.
7
Даян килеп кергәндә Рифат киштәләргә аракы
шешәләре тезеп маташа иде.
– Әйттем бит инде мин сиңа, бүтән килеп йөрмә, дип.
Тәки аңламыйсың.
– Бүтән миңа этләреңне өсләмә. Бүген тагын берсен
тоттым.
– Арыслан булдыңмы әллә?
– Сүзне читкә борма. Икенчесендә полициягә хәбәр
итәчәкмен. Болай җиңел генә котыла алмаячаксың.
– Себереңә кайт та, шунда сөйлә бу сүзләрне. Монда
закон юк. Монда – мин закон. Кулак баласы! – Рифат
кешенең җан ярасын бик тиз сизеп алучан, Даянның
авырткан җиренә басты.
– Мин сине кисәттем!
Даян ишекне шап итеп ябып чыгып китте.
Рифат телефонын алды:
– Исәр! Өч тиенлек эш куштым, шуны да үти алмагансың!
Сүгеп, ачуын чыгаргач, өстәл артына утырды.
Нишләтергә моны? Ярар, Рифаттан котылган кеше юк әле.
Кинәт эче авырта башлады. Әйтерсең дә, риваятьтәге
сыман, пычактай үткен томшыгы белән аның бөркет ба-
вырын чукый. Түзә алмыйча, бөгелеп төште. Ул арада
Җәмилә килеп җитте.
– Рифат! Рифат! Скорый чакырам!
– Беркая да бармыйм. Торырга ярдәм ит. – Бер яртыны
ачып, стакан тутырып эчте.
– Эчмәсәң иде. Бавырың череп, өзелеп барадыр.
– Юкны сөйләмә. Аракы авыртуны баса. Шуннан да шәп
дару юк.
Хатынына, пешмәгән эшләренә үч итеп, тагын берне са-
лып эчте. Телефонын алды.
– Сугылып чыгарсың әле. Йомыш бар иде.
Даянга әзерләгән чираттагы тозагы авыртуны да басты,
күңелен дә җылытты. Эш барып чыкса, бу юлы җиңел генә
котыла алмаячак ул.
* * *
Даян гаражга бөтен эшчеләрне дә җыйды. Ут эчендә
янса да, үзен ышанычлы тотарга тырышты:
– Иптәшләр! Әрләшергә яратмыйм. Беренче һәм соңгы
тапкыр кисәтүем. Урлашучыларның эш хакын кисәчәкмен.
Кемнең кайда һәм кайчан нишләп йөргәнен беләм. Бары-
сы да видеога язылган. Әйдәгез, булганнарны онытып, дус
яшик. Миңа да, сезгә дә күңелсез хәлләр кирәкми. Килеш-
текме?
Авыз эченнән мыгырданучылар, пышылдаучылар булса
да, беркем дә кычкырып сүз әйтергә батырчылык итмәде.
Даян әйткән сүзләр дөп-дөрес иде. Дөреслекне кем ярат-
сын? Сөйләшү беркемгә дә ошамады. Кемгәдер ачуны
чыгарырга кирәк иде. Кайнар кул астына Венер килеп
эләкте. Әнчек сыман Даянның аяк астында гел уралып
йөри. Шул ботаник әләкләшкәндер әле. Хәзер күрсәтәбез
аңа күрмәгәнен. Күпләр шулай уйлады. Аны амбар артын-
да сагалап торып, диварга кысып та алдылар.
– “Шестерка”!
– Син әләкләштеңме?
Венер әзмәвердәй ун ирнең ни кыланганын аңлый ал-
мады. Аның бер гаебе дә юк бит! Шулай булса да, каршы
сүз дәшәргә курыкты. Имгәтеп ташлаулары бар.
– Җибәрегез! Сезнең кулыгызны тыя алмавыгызда Ве-
нер гаепле түгел!
Сабит куеныннан тәмәке алып кабызды.
– Нәрсә?
– Әллә син дә себер алпавытына ялагайланасыңмы?
– Беркемгә дә ялагайланмыйм. Бары тик камералар
куелган урында үземне әдәплерәк тотам. Ә алар монда
адым саен. Әнә, карагыз.
Амбар почмагындагы видеокамера аларның ни кылан-
ганын башыннан азагына кадәр төшереп торган.
– Бәхетең бар!
– Бу юлы яшә!
Баш төзәтә алмый азапланган ирләр тракторлары яны-
на атлады.
– Рәхмәт, Сабит!
Сабит дәшмәде. Баш какты да, юлында булды. Бүген
өенә ашыкты ул. Даян кичәге өчен җыелышта халык кар-
шына чыгарып сүгәр, дип уйлаган иде. Карашы белән генә
өтеп алды. Җитәкчесен хөрмәт итә башлады ул. Бу уйла-
рыннан өстенә менә язып туктаган машина бүлде.
Руль артында ярым исерек Наил утыра.
– Утыр! Әти көтә!
– Вакытым юк. Күрмәдем, диярсең.
– Аңламадым, кайчаннан башлап телеңә салыша
башладың. Утыр, дигәннәр икән, утыр! Тизрәк!
Машина Сабитны кафега алып килде. Ул теләр-теләмәс
кенә керде. Аякларының атлыйсы килмәде.
Ни гаҗәп, Рифат аны йодрык янап түгел, колач җәеп
каршы алды.
– Арыгансыңдыр. Менә берне эчеп куй.
Кырлы стаканны Сабитка сузды. Эчсә, бүген Дамирасын
кочагына ала алмаячак. Эчмәсә дә эшләр харап. Стакан-
ны авызына бушатты. Утлы эчемлек, бугазын яндырып,
буш ашказанына төшеп китте.
– Кичәге хәлдә син гаепле түгел. Борчылма. Тагын бер
йомыш кушам. Шуны үтәсәң, мин сине тагын да ныграк
хөрмәт итәчәкмен.
Сабит нидер дәшмәкче иде, каршына тагын бер стакан
аракы китереп куйдылар. Дамира кайгысы калмады. Баш-
лаган шешәнең төбенә ничек тә тизрәк төшәргә иде аның
теләге.
– Йомыш бик гади. Бүген төнлә гараждагы бөтен ро-
зеткаларны, яндыргычларны ватарга кирәк. Янгын
сүндергечләрне җыеп, кеше таба алмаслык урынга яшер.
Монысы – синеке.
Сабит ярты шешә аракыны култык астына кыстырып,
чайкала-чайкала, кафедан чыгып китте.
* * *
Даян бүлмәсенә Асия килеп керде. Күлмәк читен кул-
лары белән сыпырып-сыпырып куюы аның күңеле тыныч
түгеллеге турында сөйли иде.
– Утыр! Хәзер чәй куям.
– Чәйләп тормыйм. Сөйләшәсе сүз бар иде.
– Сөйләшик соң. Мин сөйләшергә яратам.
Даян күн кәнәфиенә аркасын терәп, уңайлы итеп утыр-
ды. Асия белән сәгатьләр дәвамында сөйләшеп утырырга
риза иде ул. Аның йомшак тавышы да, үзе дә ошый. Бу хак-
та үзенә әйтергә вакытын гына туры китерә алмый йөри.
– Кеше сүзе кеше үтерә, ди. Имеш-мимеш бер
колагыңнан керсен – икенчесеннән чыксын.
– Ике ир белән типтерә, диләр.
– Дисәләр соң. Синең гаебең юк. Берни булмагандай
эшләп тик йөр.
– Әйтүе җиңел дә ул, яшәве авыр.
– Сөйләп туйгач, туктарлар. Игътибар үзәгендә
булганыңа шатлан гына. Димәк, сине Очлытауда Алла Пу-
гачевадан да ныграк яраталар.
Көлешә-көлешә чәй эчтеләр. Асия ни уйларга да
белмәде. Даянның кичә ачылган сергә һушы китмәвенә
борчылып та куйды. Асия башка ир белән булган. Ә
Даянның исе дә китмиме? Аңа барыбер микәнни? Икен-
че яктан карасаң, иллене узган хатынның кайчан һәм кем
белән булганы кызык та түгелдер. Гомер узган – ыштан туз-
ган. Тагын, аларны әлегә Даян белән эш кенә берләштерә.
Кем белсен, бәлки төенчекләрен төйнәп, Себеренә китеп
тә барыр. Өзелгән өмет җепләреңне учыңа йомарлап
калырсың. Күңел сандыгыңны ачарга ашыкма.
Даян уйлар өермәсендә адашкан Асияне капка төбендә
калдырды да, кире гаражга менеп китте.
– Сөйләштем. Иртәгә Даян төпкә батачак. “Титаник” сы-
ман.
Лач-лоч токмачлы аш чөмергән Рифатның авызы кола-
гына җиткән иде.
– Әйтсәм әйтим инде. Гел Даян белән булашасың.
Начарлыкның кире әйләнеп кайтуын да онытма.
– Әнисе, син гел кирегә борасың. Беләм мин ул Даян
кебекләрне. Күрдең бит, күрше авылларга да андый “изге”
җан ияләре килгәләде. Кеше талап байыйлар да, мәчет
салып, гөнаһларын юалар. Ул изге җан иясе түгел. Аңа аяк
чалуы савапка гына булачак.
– Белмим, белмим. Әле эчең авыртып тәгәрәп ятасың.
– Анысы – элекке чир.
– Кайчангы булса да, кеше белән булашмасаң иде син!
– Мин үзем беләм. Ирләр эшенә кысылма.
Җәмилә сүз куертмады. Сәбәп табып, тышка чыгып кит-
те.
* * *
Ә Даян гаражда Венер белән күреште.
– Рифат тынычланмаячак. Тагын этлек эшләячәк. Уяу
бул.
– Видеокамералар барын да төшерә.
– Аларга гына ышанма. Бәладән баш-аяк!
– Ходай биргәннән дә артыгын яшәп булмас инде.
Даян Венер әйткәннәрдә хаклык барлыгын белсә дә,
сүзне шаяруга борды.
* * *
Дамира сыерларын савып, сөтләрне суыткычка куйды.
Чәчләрен юып, бөдрәләтте. Иреннәренә иннек сөртте. Ту-
ган көненә ахирәтләре бүләк иткән матур күлмәген алып
киде. Көзге алдына басып, үзен алдан да, арттан да ка-
рады. Еллар үзенекен алса да, гүзәллеге сүрелмәгән.
Бала имезмәгәч, күкрәкләре йомрылыгын югалтмаган.
Берән-сәрән җыерчыклары да гел елмайганга гына ки-
леп чыккан. Дамира авылның иң гүзәл кызы иде. Ар-
тыннан кемнәр генә йөрмәде. Ә ул Сабитны яратты.
Әле дә ярата. Нишләптер, балалары гына юк. Бәлки,
бүген теләгәннәренә ирешерләр? Татлы, бер үк вакытта
икеләнүле уйларыннан тәне чымырдап китте. Сабит Да-
мираны танымады. Эчкән баштан ялгыш башка йортка
килеп кермәдем микән, дип уйлап куйды. Күзләрен угач
кына каршында Дамирасы басып торганын аңлады. Ни
өчен шулкадәр бизәнгән-төзәнгән? Исенә төште. Ләкин
соң иде инде. Дамирасы да аның үле исерек икәнлеген
аңлап алды.
– Хайван! Мин сине көттем. Ә син? Бер авызыңа хуҗа
була алмыйсың!
Сабит тыныч холыклы иде. Авылда авызына бер тамчы
шайтан суы керү белән, төн озыны тилереп йөрүчеләр күп.
Андыйлар турында ир-ат: “Кәрләсе киткән, түбәтәе күчкән
моның”, – дип шаярта. Сабит андый түгел. Айнык чагында
да, эчкән килеш тә тавыш күтәрмәде. Юньсез, талашкан
кешеләрдән ераграк торырга өйрәнде. Чәйнекне күтәреп
борыныннан су эчте дә, ишеккә юнәлде.
– Кая барасың? Тагын Рифат пычрак эш куштымы?
Сабит дәшмәде. Булдыра алган кадәр, тиз-тиз атлап,
чыгып китте.
Бүген ай болыт юрганы ябынган. Сабит, караңгылык
пәрәнҗәсенә ышыкланып, амбарга килеп керде. Ут ка-
бызырга ярамый. Камералар төшерәчәк. Төнлә төшерә
торган булмасалар ярар иде! Битен капларга тырышты.
Кесәсеннән яктырткычын алып, янгын сүндергечләрне
җыйды. Аларны яшереп килгәч, розеткаларны җимерергә
кереште. Розеткалар, сүнгән йолдызлар сыман, соңгы оч-
кыннарын чыгарды. Эчкән баштан, кулында тимер арма-
тура икәнен онытты. Ватылмый җәфалаган бер розетканы
ботарламакчы иде, көчле шартлау яңгырады. Электр тогы
аның һушсыз гәүдәсен таш идәнгә атып бәрде.
8
Һушсыз яткан Сабитны “Ашыгыч ярдәм” белән алып
киттеләр. Исән калырмы, юкмы? Урамда кешеләрнең
бөтен сөйләгәне шул иде.
Кайгы өстенә кайгы килә, диюләре дөрестер, ахры. Даян
Сабит өчен көяләнеп өлгермәде, тикшерү килеп төште.
– Бер эшчегезнең токка сугылуы турында ишеттек.
Сездә электр җиһазлары нинди хәлдә микән? Ягез әле,
фазендагыз буенча безгә сәфәр оештырыгыз, – диде кул-
тык астына күн папка кыстырганы.
Ни гаҗәп, амбарда да, гаражда да күпчелек розетка-
лар, ут кабызгычлар җимерек иде. Даянның мондый хәлгә
ышанасы килмәде. Кичә генә барысы да төзек, барысы да
урынында иде бит. Төн эчендә... Сабит исенә төште. Аның
янәшәсендә арматура таптылар. Димәк, ул шул арматура
белән... Тагын кемдер этлек эшләгән.
– Ни өчен бер янгын сүндергеч тә урынында түгел?
Даянны бу сорау җиргә кадаклап куйды. Муенын ничек
кенә боргаласа да, бер янгын сүндергечне дә таба алма-
ды. Төн эчендә юкка чыкканнар. Монысы да – Сабитның
эшедер. Их Сабит, Сабит. Мин сиңа эш хакы түлим, өр-яңа
тракторга утырттым, урлашуыңа күз йомам. Ә син?
– Даян Миргаянович! Комиссия сездә хәвефсезлек
шартлары үтәлмәвен ачыклады. Штраф язабыз. Сабит
белән бер-бер хәл була калса, эшнең судка барып җитүе
ихтимал.
Даян риза булып баш какты. Гаебе юклыгын, Сабит-
ны мондый адымга барырга кем этәргәнен чамаласа да,
дәшмәде. Чөнки кул астында бер дәлил дә юк иде. Сабит
кына исән булсын. Сер йомгагының беркайчан да, беркай-
да да сүтелми калганы юк. Без дә, ничек кенә яшерсәләр
дә, капчыкны барыбер тишеп чыгачак.
* * *
Сабит уянып китте. Үтереп баш авырта. Кичә күп
эчелгән. Кая су?
– Дамира, Дамира...
Беркем дә су китерергә ашыкмады. Күзләрен ачты. Ак
бүлмәдә ята. Кайда ул? Шулкадәр нык эчте микәнни? Бер-
ни хәтерләми. Беләге чеметеп куйды. Система куйган-
нар. Шешәдән тамчы тама. Эх, бер тамчы гына су булса!
Ишектән Рифат килеп керде. Сабит куркуыннан башын
юрган астына яшерде. Кичәге хәлләр куркыныч төш сы-
ман исенә төшә башлады.
– Качасыңмы. Кара әле, нәрсә алып килдем.
Рифат өстәлгә газлы минераль су куйды. Сабит калты-
ранган куллары белән капкачын ачып, йотлыгып эчте.
– Сусавың басылса, мине тыңла. Кичәге хәл турында –
ләм-мим. Авызыңнан сүз чыкса, бетте башың.
– Аңладыңмы?
Сабит, ризалык белдереп, баш какты.
Ишектән шәфкать туташы килеп керде. Моны сизгән Са-
бит, Рифатны кочагына алды.
– Бирешмә! Нык тор! Син бит көчле! Белсәң иде, ничек
көяләнгәнне!
– Гафу итегез! Авыруга тынычлык кирәк!
– Аңладым. Чыгам. Яныннан китмәгез. Бик шәп егет ул.
Рифат чыгып киткәч, Сабит җиңел сулап куйды.
Шәфкать туташы системаны алып чыгып киткәч, ишек янә
ачылды. Тагын Рифаттыр инде. Сабит куркышыннан юр-
ганны йомарлады. Ләкин ишектән Тимур белән Дамира
килеп керделәр. Тимур әйберләрен идәнгә куйды да Са-
бит белән килеп күреште.
– Хәлең әйбәтме? Әти сәлам әйтте. Ярый, мин эш буен-
ча киттем. Чыккач, шылтыратырсың.
Тимур чыгып киткәч тә Сабит Дамирасы белән
сөйләшергә ашыкмады. Хатынының чит ир белән маши-
нада җилдерүе ошамады аңа.
– Күрше-күлән сәлам әйтте. Даян Миргаянович Тимур
белән хәлеңне белеп килергә тәкъдим итте...
– Шатланып ризалаштыңмы?
– Такси чакырырга акча кирәк. Автобус йөрми. Районга
баручылар да сирәк.
– Яшь, чибәр егет белән барасы булгач, шатланып
ризалаштыңмы? Итәкнең тагын да кыскарагы юк идеме?
– Тиктомалга күтәрелеп бәрелмәле! Кеше арасына мал
арасында йөргән киемдә чыгыйммыни?
– Тимур – бай малае. Машинасы, үзе ни тора. Бәлки сине
Себеренә алып китәр. Төпкел авылда тракторист белән
югалып ятасың.
– Җитте! Син, дип, төн йокламадым. Ашлар пешердем.
Ә син? Итәккә бәйләнә. Башка вакытта һәм башка урында
бәйләнсәң иде. Бүген бала үстерер идек.
– Гафу ит! Мин шундый инде. Шуннан да яхшырак була
алмам, ахры.
Сабит Дамираның кулларын үбә-үбә еларга кереште.
Хатыны дәшмәде. Иренең кырау төшә башлаган чәчләрен
сыпырып, башын кочты.
Ә бу вакытта Даян эш урынында иде. Улы калдырган
флешканы компьютерга урнаштырды. Төнен дә төшерә
торга камералар күзеннән беркем дә яшеренә алмаган.
Әнә, көндезен машиналар күләгәсендә йоклап яткан мәче
үтеп китте. Бераздан, авызына үзе кадәре күсе эләктереп
килеп чыкты. Менә – Сабит. Битен каплаган була. Аягында
чак басып тора. Розеткаларны ватты, аны ток сукты.
Шулчак Илсур килеп керде.
– Бүгенге хәл турында ишеттем. Тимур бөтен җиргә дә
камералар урнаштырган. Миңа күрсәтергә берәр дәлил
юкмы?
– Юк шул. Камера төшермәгән.
– Ярар, берәр яңалык булса, дәшәрсез.
Илсур чыгып киткәч, Даян флешканы кесәсенә сал-
ды. Моны беркем дә күрергә тиеш түгел. Аңа начарлык
өстенә начарлык эшләсәләр дә, ул үзе беркемгә дә кайгы
китерергә теләми.
Венер, Даянның үз сүзендә нык торуын белгәнгә, тел
әрәм итеп тормады.
Рифат машинада район үзәгеннән очып диярлек кай-
тып килә иде. Болай булса, озакламый Даяннан котыла-
чак. Кафесына тагын халык ишелеп йөриячәк. Мәчетне
җимереп, машинага төяп түгәчәк. Ул урынга бүтән беркем
дә якын килмәсен өчен, чүплек оештырачак. Бу уйларын
көчле авырту бүлде. Машинасын юл читенә туктатты.
Йөрәкме? Бавырмы? Чәнчеп-чәнчеп ала. Тышка чыкты.
Авырту үтмәде. Көчәйде генә. Күз аллары караңгыланды.
Хәле беткәнен аңлап, телефонын алды. Җәмиләне
җыйды. Сөйләшеп өлгерә алмады, һушын югалтып, җиргә
тәгәрәде.
9
Ватылган розеткалар, яктырткычлар урынына яңаларын
урнаштырдылар. Янгын сүндергечләрне дә урынына куй-
дылар. Шуңа карамастан, Даянга әйтеп бетергесез кыен
иде. Эчендә ниндидер бушлык. Әллә кул селтәп, Себергә
китәсе инде?
Каршыга Венер очрады.
– Халык, Сабит гаепле, дип сөйли.
Даян сүз куертып тормады.
– Шулаймыни? Белмәгән идем.
– Рифатның хастаханәгә эләккәнен ишеттеңме?
– Юк! – дип, Даян үз юлы белән китте.
Кеше белән сөйләшергә теләге дә, вакыты да юк иде. Та-
гын берәр тикшерү килеп төшкәнче, хуҗалыкны тәртипкә
салырга кирәк. Сабитның хәлен белү дә ярап куяр.
Кисәттеләр бит. Аның хәле начарланса, штраф түләп кенә
котылып булмаячак. Видеотасманы күрсәтеп, кемнеңдер
язмышын челпәрәмә китерәсе килми. Ә Рифатка берни
булмас. Бүген үк кайтып та җитәр.
Каршысына килгән Асиянең дә шул ук сорау иде:
– Бу юлы да дәшми калырга җыенасыңмы?
– Аңламыйм!
– Алдашма! Бөтен авыл белә. Ә син җилкә сикертәсең.
– Чак кына түз. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар.
Асия җавап кайтарырга сүз тапмады.
* * *
Даян Тимур белән хастаханәгә китте. Сабитны үзе ба-
рып күрергә теләде.
– Әти! Син бөтенләй инде. Бурларны төрмәгә утыртыр
урынына... Әле хатыны белән мине җибәрәсең. Хәзер
үзең килдең.
– Улым! Каты бәгырьле булма. Таш белән атсалар да,
аш белән ат.
– Һаман шул бер сүзне сөйлисең.
– Картәтиең миңа сөйли иде. Мин сиңа сөйлим.
Син үзеңнең балаларыңны шулай
тәрбияләрсең.
– Карап торам да, мондый тәрбиягә кы-
зыкмыйм.
– Ашыкма. Әле башы гына. Ахырда бары-
сы да җайга салыныр.
Хастаханә коридорында Җәмиләне оч-
раттылар. Үзгәргән. Күз төпләре кара көеп,
эчкә баткан. Кафеда күз уйнатып, мут ел-
маеп торучы хатыннан убырлы карчыкка
әверелгән. Даянны күрү белән, сискәнеп
китте.
– Хәзер канәгатьсеңме инде? Ярты авыл
синең аркада монда ята. Башта – Сабит,
бүген – Рифатым. Кит! Себереңә кит! Син
кайтканчы менә дигән яши идек. Тормышы-
бызны боздың, – дип чәрелдәргә кереште.
Янәшәдән табиблар, авырулар үтте. Кы-
енсынган Даян белән Тимур үз юлларында
булдылар. Чиләгенә күрә капкачы. Җәмилә
дә иреннән әллә ни ерак китмәгән икән.
Тыштан май кояшы сыман елмайса да,
эчендә кара елан йөртә.
Даян кергәндә Сабит тәрәзәгә карап ята
иде. Ишек ачылганын сизү белән, борыл-
ды. Карашында бушлык.
– Син бездән исән-саурак. Болай булгач,
тереләсең.
Сабит җавап тапмады. Хисләре ташкын
булып тамагына тыгылды.
– Утырыгыз. Хәзер чәй кайнатам, – дип,
кузгалырга теләде.
– Борчылма! Хәлеңне генә белергә кил-
дек. Менә, монда бераз күчтәнәч. Терел.
Синнән башка эш бармый.
Сабит кунакларны моңсу карашы белән
озатып калды.
Коридорда Илсурны очраттылар. Ул
аларга ияреп тышка чыкты. Тимур маши-
нага таба атлады. Даян белән икәү басып
калдылар.
– Сабитның хәле ничек? – диде участко-
вый, тәмәке кабызып.
– Бер көй!
– Яхшы! Алай булгач, эшне башларга була.
– Нинди эшне?
– Сиңа язылган бөтен штрафны Сабиттан түләтәчәкбез.
Ризалашмаса, башкачарак сөйләшербез.
– Булышма, Илсур. Сабитның бер гаебе дә юк.
– Ничек гаепле булмасын? Төн уртасында амбарда
нишләп йөргән соң?
– Кемнеңдер йомышын үтәгән.
– Кемнең?
– Башыңны сантыйга салма, Илсур. Бу хакта икебез дә
яхшы беләбез. Белсәк тә, әлегә эшне зурга җибәрмик.
Илсур машинасына атлаган Даянга әйтер сүз тапмады.
Тагын бер тәмәке алып кабызды. Бөтен гаепне Сабитка
тагарга дигән план барып чыкмады. Башка юлын эзләргә
кирәк иде.
Рифат күзләрен ачты. Ни булганын томанлы гына
хәтерли иде. Тумбочкадан су алып йотлыгып-йотлыгып
эчте. Урыныннан тормакчы иде, беләк турын нидер чеме-
теп алды. Система куйганнар.
– Берәрсе бармы монда? Әй!
Бераздан ишектән шәфкать туташы килеп керде.
– Алыгыз әле монавы нәрсәләрне! Бәдрәфкә барасым
килде.
– Түзегез! Чак кына калган.
– Түзәр хәл юк.
– Хәзер “үрдәк” китерәм.
– Хәзер табибны чакырам.
– Чакыр, чакыр. Мин дә сиңа шуны әйтмәкче идем.
Күп тә үтмәде, ишектән табиб килеп керде.
– Сезнең яшисегез килмиме?
– Сезгә акча кирәкме?
– Аңламадым?
– Тизрәк чыгарып җибәрсәгез, акча бирәм.
– Моннан дәваланмыйча чыгып китсәгез, миңа акча
кирәкмәячәк. Сезнең белән берәр хәл булса, төрмәгә яба-
чаклар.
– Җаваплылыкны үз өстемә алдым, диярмен.
– Ягез әле, тынычланыгыз.
Мондый пациентлар белән аралашып чарланган табиб
чыгып китте. Рифат караватында сүгенеп ятып калды.
Телефоны шылтырады.
– Әйе, Илсур. Әйе, уяндым. Сөйләшәсе сүз бар? Ярар,
кереп чык.
* * *
Очлытау авылы язгы мәшәкатьләргә чумган иде. Халык
бакчаларын, ындырларын җыештырды. Кичләрен, аксыл
томан булып, яндырылган бәрәңге сабагы исе таралды.
Басуларда чәчү эшләре барды. Колхоз хәрабәләре уры-
нында яңа биналар төзелде. Эшенең нәтиҗәсе күренә
башлаганга, Даянның күңеле үсеп китте. Төзелеп килгән
мәчет янына барып туктады. Озакламый, авылны азан
тавышы уятыр. Моннан халык өзелмәс. Ул бер мизгелгә
күңелен телгәләгән вакыйгаларны да онытты.
* * *
Сабит бәдрәфкә керде. Шулчак артыннан кемнәрдер
кереп аны, почмакка китереп кыстылар. Борылса, каршы-
сында Рифат белән Илсур басып тора. Сүзне Рифат баш-
лады.
– Бүген Даян килдеме?
– Килде.
– Нәрсәләр сорады?
– Хәл белеште.
– Нәрсә дидең?
– Яхшы, дидем.
– Кара аны! Безнең серне ача күрмә. Аны озакламый
Себеренә сөрәчәкбез. Ә син Очлытауда, безнең белән
калачаксың. Аңладыңмы?
– Аңладым!
– Мин синең акыллы егет икәнлегеңә шикләнми идем.
Телеңне теш астында тотсаң, бүтән борчымабыз. Авызыңа
хуҗа була алмасаң, үзеңә үпкәлә.
Алар чыгып китте. Сабит озак кына почмактан чыга ал-
мады. Сабитның агулы сүзләре колагында яңгырады, ачу-
лы йөзе һаман күз алдыннан китмәде.
* * *
– Бу куркак куян ләм-мим булыр. Даянны берәр нәрсә
эшләтергә кирәк.
– Нишләтергә?
– Машинасына наркотик ташларга!
– Юкны сөйләмә. Мин мондый җинаятькә бармыйм.
Илсур эше буенча китте. Рифат кибеткә кереп
күчтәнәчләр алды да, баш табиб белән сөйләште. Бераз-
дан ул машинасында Очлытау ягына җилдерә иде.
Туры өенә кайтмады, Сабитларга керде. Дамира иелеп
идән юа. Шым гына аны күзәтте. Бармы бу дөньяда гадел-
лек? Иң чибәр кызлар Сабит кебек әтрәк-әләм өлешенә
туры килә. Рифат, хатынның гүзәл буй-сынына сокланып,
тамак кырды.
– Больницадан кайтып киләм. Сабит арулана. Борчылмаска
кушты.
– Рәхмәт!
– Сиңа берәр ярдәм кирәкмиме?
– Кирәкми! Рәхмәт!
– Сабит өйдә булмаганда берәр малай ясап биримме
әллә, дим.
Дамира идән юган чүпрәген күтәрде. Рифатның йөзенә
чәпәмәкче иде, тыелып калды. Рифат дәшмәде. Мыскыл-
лы елмайды гына.
– Уйла. Теләгең булса, мин һәрвакыт әзер.
– Бар, бар. Башыңны урталай ярганчы, чыгып кит.
Рифатның Дамирага беренче генә бәйләнүе түгел иде.
Бу юлы да хатын аның кочагына ташланмады. Ярар. Там-
ган су таш вата, ди. Иртәме-соңмы Дамира аныкы була-
чак. Ни генә дисәң дә, дөньяда акча хакимлек итә акчалар
белән Рифат идарә итә.
* * *
Даян, Асияне утыртып, Өязе елгасына алып китте.
– Эш беркайчан да бетми. Ял да итәргә кирәк, – диде ул
ялындырып булашкан хатынга.
Елганың иң гүзәл урынына барып туктадылар.
Табигатьнең иң гүзәл мизгеле иде. Борынны татлы үлән,
бал кортлары кочагындагы чәчәкләр исе кытыклый.
Һаваны ризык урынына кашыклап, учлап ашасаң да була.
Әнә, елгада су күсесе авызына үлән кабып, йөзеп бара.
Оя корадыр. Балыклар уйный. Кошлар сайравыннан изрәп
йоклап китәргә мөмкин.
Даян хуҗаларча табын корды. Хәтфәдәй яшел чирәм
өстенә җәймә түшәде. Киселгән кыяр, куырылган тавык
белән берәңге куйды. Термостан чынаякларга кайнар
чәй агызды. Асия кыенсынып кына табын янына утырды.
Итәген тартырга, тезләрен капларга тырышты. Ашык-по-
шык изүендәге төймәләрен капшады.
– Тимур пешергән. Авыз ит.
– Бүген берәр бәйрәмме? – диде Асия, ризыкларга
үрелеп.
– Син янымда булсаң, минем өчен һәрвакыт бәйрәм.
Даян Асиянең йомшак учын учына алды. Хатын каршы
килмәде.
10
Очлытау авылы халкы бу яңалыкка ышанырга теләмәде.
Ышанырга мөмкин түгел иде. Сабит хастаханәдә асылын-
ган. Бу зур гөнаһның авылда булганы юк. Динне пыран-
заран китерсәләр дә, халык бу хакта онытмады. Сабит
исән калган. Аны баудан төшереп өлгергәннәр. Яшәячәк.
Озакка микән? Бер тапкыр үзенә кул салучы теләгенә
ирешкәнче туктамаячак, ди бит.
Кичәге кич турында уйланып, татлы хыялларына
бирелгән Даянга янә җиргә төшәргә туры килде. Нинди
хәл бу? Көн саен бер фаҗига, көн саен көтелмәгән яңалык.
Уянырга, күзеңне ачарга куркырсың. Иртәгәсе көннең нин-
ди булачагын, нинди мәшәкатьләр алып киләчәген күз
алдына да китереп булмый. Тимурга дәшеп, Дамираны
алып Сабитның хәлен белергә җибәрде. Адәм баласына
ни җитми? Кашыкка салып йотардай хатыны бар. Кулын-
нан эш тә килә. Даян аның хаталарын да гафу итте. Бауга
үрелү ирләр эше түгел. Моның берәр сере бардыр.
Даян мәчет янына барды. Бу араларда бер дә вакы-
ты юк. Бина төзелеп бетеп килә. Манара белән ярымай
хәстәрли башларга кирәк.
– Исәнме, улым! Син борчылма. Мин монда көн саен
киләм. Егетләр бик тырышып эшли.
– Рәхмәт, Корбаншәриф бабай. Мәчет ошыймы?
– Элекке мәчет сыман. Шушында килсәм, бала чагыма
кайткан кебек булам. Колакка, каяндыр еракта азан тавы-
шы ишетелгән кебек.
– Ишетелер әле, Корбаншәриф бабай. Күрәсезме, эшләр
тәмамлануга таба. Шушы мәчеткә бергәләп йөрербез.
– Шулай булсын инде, балам, шулай булсын.
Даян фермага менеп китте. Биналар төзелеп килә. Әнә
колбаса, сөт эшкәртү цехларында да эшләр бара. Озакла-
мый пекарня да әзер булачак. Шунда төзүчеләр яныннан
Венер килеп чыкты.
– Сабит турында ишеттеңме?
– Тимур белән Дамираны җибәрдем.
– Бауга үрелү өчен нинди баш кирәк диген!
– Башсыз булырга кирәк. Ярар, акылына килгәндер. Аны
да аңларга була.
– Болай булгач, исән кала. Безнең эшләр дә көйле бара.
Иртәгә сыер сава торган җиһазлар кайта. Исең китмәле
хәл. Бер мең сыерны өч кеше савачак.
– Әйе, шулай булачак. Калганнар эшсез калмас. Теләгән
кешегә эш җитәрлек.
Даян басуга китте. Иген мыек төрткән. Ул Очлытауга кайт-
канда монда агачлар үсеп утыра иде. Халык тарткалашып
та булашты. Янәсе, авыл көтүлеге кими. Менә, хәзер килеп
карасыннар. Шуннан соң берәрсе Даянга сүз әйтә алыр-
мы? Көтү көтәргә тау битләүләре, җәйләүләр җитәрлек.
тигез урында иген үсәргә тиеш. Шушындый уңдырышлы
туфракны малдан таптату өчен җансыз булырга кирәктер.
Даян игеннәрне нәни баласын сөйгәндәй бармак очлары
белән сыйпап алды. Алар, җавап биргәндәй, талгын искән
җылы җилдә чайкалып, баш каккандай итте.
Тимур белән Дамираны Сабит янына кертмәделәр. Ян-
нарына табиб кына чыкты.
– Уколлар кададык. Аңа тынычлык кирәк. Бер атнадан
чыгачак. Күз-колак булырсыз. Берүзен өйдә калдырырга
тырышмассыз. Тагын үз-үзенә кул салырга теләсә, психи-
атрия дәваханәсенә салачакбыз.
Дамира табибка бер сүз дә дәшмәде, баш кына как-
ты. Алар кайтырга чыкты. Борчылса да, Сабит турында
сөйләшәсе килмәде. Бер кибет кырында Тимурга туктарга
кушты.
– Икмәк беткән иде. Мин хәзер, – диде.
Бераздан, авыз суларын китерерлек яңа гына пешкән
икмәк тотып, машинага янә кереп утырды. Район үзәгеннән
чыктылар.
– Йөргән кызың бармы?
– Бар иде.
– Нишләп "иде"?
– Башкага кияүгә чыкты.
– Синең кебек егетләргә кызлар чират торадыр. Башка-
ны тапкансыңдыр.
– Алай җиңел генә түгел шул. Танышкач, кемлегемне,
кем улы икәнлегемне әйтмим. Төпченәләр дә, фатирым,
машинам юклыгын белгәч, ташлыйлар.
– Мин ташламас идем.
– Ышанам.
– Ә син мине очратсаң бер күрүдә гашыйк булыр идеңме?
– Мәхәббәткә ышанам. Бер күрүдә гашыйк булуга ышан-
мыйм.
– Син беркатлы түгелсең икән.
– Хәзерге заманда беркатлы булырга ярамый.
– Дөресен сөйлисең. Бигрәк бөркү. Анавы күлдә туктап,
су коенып чыгыйк.
Тимур машинаны бер күл кырына, наратлар күләгәсенә
китереп туктатты. Шундый гүзәл урын. Диңгезең бер як
читтә торсын. Яланнан искән җил төрле чәчәкләр исен
алып килә. Ямь-яшел үлән арасында чикерткәләр җыр
көйли. Күле соң күле! Балык сыман чумып йөзәргә дәшеп
тора.
– Купальникны алмаганмын. Футболка белән генә
керәм. Читкә борыл.
Дамира, оялып-нитеп тормыйча, суга кереп тә китте.
– Салкынча. Әйдә, себер егете. Кыенсынып торма.
Тимур ирле хатын белән күлдә су коенырга теләмәсә
дә, чишенеп, суга чумды. Су чынлап та салкын иде.
Себердәгедән салкынрак.
Дамира беренче булып ярга таба йөзде. Футболкасы
тәненә ябышып, буй-сынының бөтен гүзәллеге күренә.
Тимур аңа карамаска тырышты. Ярдан чыгуга, Дамира та-
бын корган иде. Икмәккә колбаса белән сыр кисеп салып,
бутербродлар ясаган. Стаканнарга сут бүлгән. Үзенең
күзләре ялтырый. Юеш футболкасын салып, коры кием
кияргә дә уйламый. Кибеттән икмәк кенә алмаган, бер
шешә коньяк та эләктергән икән.
– Якынрак утыр. Мин тешләшмим.
Тимурны кулыннан тотып, каршысына ук утыртты.
– Син рульдә. Ә минем бүген бераз онытыласым килде.
Ул стакан белән коньяк салып эчте.
– Салкын. Мине җылыт!
Тимур, торып, машина багажнигыннан одеял алып ки-
леп, Дамира өстенә япты. Хатын аны тартып, янына салып
куйды.
– Башкача, егетләрчә җылыт. Үзе Тимурның иреннәренә
үрелде.
Тимур торып утырды.
– Җитте. Кайтыйк.
Дамира аны аркасыннан кочып алды. Бармаклары
егетнең чәчен иркәләде.
– Мине үзең белән Себергә алып кит! Җиләдем. Туйдым.
Яңа тормыш башлыйсым килә.
– Башларсың. Сабитың чыккач, башларсың.
– Синеке буласым килә.
– Мин әле генә өйләнергә җыенмыйм.
– Көтәрмен.
– Юкны сөйләмә. Без бергә була алмыйбыз.
Дамира елый башлады. Тимур аны тынычландырмакчы
иде, хатын аны этәп җибәрде.
Ашык-пошык кына әйберләрен җыйды да, юеш футбол-
касы өстеннән күлмәген киеп, машинага кереп утырды.
Авылга кайтып җиткәнче сөйләшмәделәр.
11
Очлытау авылындагы сабантуйга бөтенесе дә җыелды.
Халык сабантуйның нинди бәйрәм икәнен оныта башла-
ган иде инде. Колхозның хәле мөшкеләйгәч, акча юклыкка
сылтанып, бәйрәмне оештырмадылар. Аннан соң килгән
хуҗалар да сабантуй турында ишетергә дә теләмәде. Ә
Даян килде дә, чүп баскан бусуларга да иген дә чәчте,
бәйрәм дә оештыра. Бөтенесе дә иң яхшы күлмәкләрен
киеп, күтәренке күңел белән килгәннәр. Сабит Дамира-
сын култыклаган. Бер-берсен нык сагынганнар, ахры.
Яшьләр сыман иңгә-иң терәшеп кенә йөри. Венер ба-
лаларны чүлмәк ватарга өйрәтә. Корбаншәриф колгага
менүче егетне күзәтеп тора. Бүләкләр мулдан булганга,
бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр чират тора. Халык
бәйрәмгә сусаган. Спиртлы эчемлек сатылмый.
– Хәзер сәхнә түренә басу уңганнарын чакырабыз!
Сабит беренчеләрдән булып үзенең исемен ишеткәч,
аптырады. Ничек? Аңа? Ни өчен? Сәхнәгә менеп, Даян
кулыннан акчалы конверт алганда үз-үзенә урын таба ал-
мады. Ташка аш белән җавап бирделәр. Тормышта шулай
да буламыни? Аңа кыен иде.
Сабантуйдан канәгать булмаучылар да табылды.
Шуларның берсе – әлбәттә инде, Рифат иде. Аңа аракы,
сыра сатарга рөхсәт итмәделәр. Бөтенесе айнык. Халык
эчсә, күпме акча эшләп булыр иде! Ачуыннан, куеныннан
коньяк алып эчте. Котырасы, бәйрәмне бозасы килде.
Чайкала-чайкала, сәхнәгә менеп китте. Алып баручының
кулыннан микрофонны тартып алды.
– Даян – кулак баласы! Ул сезне кол урынына эшләтеп,
баерга кайткан. Барыгыз, кайтып китегез!
Сәхнәдән аны Наил чыгып алды. Чыкмаса, әллә ниләр
әйтеп өлгерер иде. Җәмилә белән икәүләп алып кайтып
киттеләр.
* * *
Бу вакытта Тимур юл чатында автобус килгәнен көтеп
тора иде. Әтисе аңа Асиянең кызы Ренатаны каршы алыр-
га кушты. Менә автобус килеп туктады. Аннан төрле халык
коелды. Арада аркасына зур сумка аскан карчыклар
да,
бала җитәкләгән әниләр дә бар иде. Биек үкчәле туфли
кигән, кара күзлекле, зәңгәр күлмәкле чибәркәй игътибарны
шундук җәлеп итте. Кыз туп-туры аның машинасына
якынлашты.
– Сез Рената буласызмы?
– Әйе!
– Утырыгыз!
– Мине – сабантуй җиренә.
Тимур кайтып җиткәнче Ренатадан күзен ала алмады.
Кыз чибәр иде. Төз һәм нәзек ботлар, калын иреннәр,
нечкә бармаклар. Кайтканчы бер тапкыр да Тимурга
әйләнеп карамады. Авылда бөтен егетләрнең башын
әйләндереп йөргән очынгыч кыз иде ул Рената. Үзе
беркемгә дә сер бирми. Бүген дә, берни булмагандай,
юлга карап кайта. Рульне кысып тоткан егетнең вакы-
ты белән аны күзәткәненә дә исе китми. Үчекләгәндәй,
эссегә сылтанып, күлмәк изүенең янә бер төймәсен ыч-
кындырды. Ярый әле авыл ерак түгел. Сабантуй җиренә
килеп җиттеләр. Машинадан икәүләп чыктылар. Аларны
күрү белән, авыл егетләре сызгырышып калды.
– Ренаточка!
– Бүген дискотекага чыгасыңмы?
Ә бу вакытта көрәш башланды. Наил бөтенесен
дә җиңеп, имән төбенә бәйләнгән тәкәне җилкәсенә
күтәрергә әзерләнгәндә, келәмгә Тимур чыкты.
– Яшисең килмимени? Бар, әтиеңнең кочагына ашык.
– Көрәшеп торабызмы? Әллә үз теләгең белән
биреләсеңме?
– Танавың белән чирәмне сөргәч, телең кыскарыр. Ре-
натага бүтән якын киләсе булма!
– Кем җиңә, Рената шуңа була.
– Хәзер мин сине очарга өйрәтәм, сары томшык.
Наил Тимурдан бер башка диярлек озынрак иде. Корса-
гы чыгып торганга, ул аңардан зуррак та, авыррак та тоел-
ды. Халык Тимурны жәлләде.
– Наил бу баланы харап итә бит!
– Әрәм була!
Көрәш башлангач, аптырамаган кеше калмады. Тимур
Наилне җилтерәтеп кенә йөртә. Әле уң, әле сул якка илтеп
салды. Наил күпме тырышса да, берни дә кыла алмады.
Судья Тимурның кулын күтәрде. Аның җилкәсенә йонтач
тәкәне салдылар. Кул чабучылар арасында Ренатаны
да күргәч, Тимурның күңеле тагын да ныграк күтәрелде.
Наил авыл халкы алдында оятка калуыннан гарьләнеп,
сөлгеләрне ташлап, бүләген дә алмыйча кайтып китте.
Бәйрәм ахырына якынлашты. Халык таралыша башла-
ды. Даян Асияне кызы белән алып, Тимурны рульгә утыр-
тып, Өязе елгасы буена килделәр, табын корды.
– Улым кечкенәдән милли көрәш түгәрәгенә йөрде.
Күптән көрәшкәне юк иде. Онытып бетермәгән икән.
Кичен Даян Асия белән Ренатаны илтергә китте. Тимур
сабантуй урынын җыештырырга калды. Күңеле генә ты-
ныч түгел иде. Ренатаны күрәсе, назлы тавышын кабат
ишетәсе килде.
* * *
Рифат чатнап башы авыртуга уянып китте. Чынаяклап
су эчте. Сусавы басылса да, үч алу теләге басылмады.
Наил көрәш турында сөйләгәч, Рифат тагын да кызды.
Икесе бер яртыны башлап эчтеләр дә, кичкырын чыгып
китте. Җәмилә аларның капкадан чыгып киткәнен генә
күреп калды. Тагын нинди этлек эшлиләр микән? Бер тын-
гы белми Рифат. Харап булмасалар ярар иде!
Алар, төн караңгылыгына ышыкланып, тракторлар тор-
ган урынга килде. Бәйрәм итеп арыган халык өйләрендә
ял иткәнгә, урамда беркем дә юк иде. Бер-бер артлы
тракторларның май шлангларын кисә башладылар.
Мәшәкатьләнсен Даян. Төзәтергә акча түксен. Рифат
исән чакта аңа якты көн булмаячак.
Шулай эшләр яхшы гына барганда, бер трактор кузга-
лып китмәсенме?! Наил акыра башлады. Аның боты трак-
тор тәгәрмәче астында калган иде. Прожекторлар кабын-
ды. Этләр өрә башлады. Рифат торып чапты.
– Әти! Әти-и-и!
Улының ярдәмгә чакыруын ишетмәде дә Рифат.
12
Илсур, теләсә дә, Даянны аңлый алмады. Авылда хәбәр
тиз тарала. Рифат белән Наилнең төнен ни кыланып
йөргәнен бөтенесе сөйли. Даян җилкә генә сикертә. Хәзер
кеше кешене, булмаганны булды дип, башын төрмәдә
черетергә әзер. Ә Даян, булганны булмады дип, кире ка-
гып тик тора.
– Берни белмим. Мин төнен йоклыйм.
– Наил сынык аягы белән хастаханәдә ята. Аны синең
трактор астыннан алганнар. Анда нишләп йөргән соң ул?
– Каян белим? Үзеннән сорагыз. Белгәч, миңа да килеп
сөйләрсез. Кызык булып китте. Беттеме сорауларыгыз?
Илсур озак еллар Рифатның начар эшләренә күз йо-
мып яшәде. Хәзер аларның юллары ике якка аерылды.
Рифат чама белми башлады. Авыл халкы авыз тутырып
аның нәрсә эшләп йөргәне турында гәп сатканда, Ил-
сур нишләргә тиеш? Җитте! Хәзер һәркем үз көнен үзе
күрәчәк. Очрагы туры килсә, Илсур аны рәшәткә артына
озатачак. Күпне күргән, күпне белгән Рифат аңа кирәкми.
Рифат та аның турында шулай уйлыйдыр. Кем кемнеме?
Карап карарбыз. Илсур тыштан гына беркатлы сыман.
Хәйләкәр төлкедәй, катлаулы хәлдән чыгар юлны алдан
ук хәстәрләде ул.
Даян улын да чыгырыннан чыгарды.
– Әти! Камера барын да төшергән. Анда Рифатның улы
белән бергәләп ни кыланганы ачык күренә.
– Улым! Алып куй боларны. Дәлилләр торсын. Бер-бер
хәл булса, тиешле урынга тапшырырсың.
– Бер хәл булды бит инде.
– Булмады. Венер караган. Зыян әллә ни түгел.
* * *
Даян Асияне күрү белән беренче булып үзе сүз башла-
ды.
– Сизәм, син дә Илсур белән Тимур көен көйләргә
җыенасың.
– Җыенам шул. Ник җыенмаска! Берәрсе булса, Рифат-
ны әллә кайчан судка биргән булыр иде.
– Мин “берәрсе” түгел.
– Аңлый торган кеше түгел бит. Туктамаячак. Азакка
кадәр барачак.
– Мин дә туктамыйм. Азакка кадәр түзәм.
– Сиңа вакыт әрәм иткәнче!..
Даян Рифатны күреп чыгарга булды. Очрашу икесе өчен
дә каты бәхәс белән тәмамланасын сизсә дә, кафега кер-
де. Рифат берүзе аракы эчеп утыра иде. Даянны күргәч,
йөзенә кан йөгерде.
– Миннән тагын нәрсә кирәк? Җанымны гына аласың
калды. Төпкә утырттың. Күрәсең, кафеда миннән башка
кеше калмады.
– Эчмә. Мәчет ачыла. Намазга басарсың.
– Хәзер менә. Үлсәм үләм, мәчет бусагасыннан атлап
кермәм!
– Тәүбәңне әйт. Фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына
туры килмәсен!
– Аллаң, муллаларың турында мәчетеңдә, вәгазьләрдә
сөйләрләр. Монда чын-ир атларча, ни телисең, шуны
сөйләргә була.
– Чын ир-ат ата мәчеләр сыман, төнен этлек эшләп
йөрми.
– Син мине ата мәче дидеңме?
– Мин чын ир-ат турында сөйлим.
– Бар! Чыгып кит! Бүтән керәсе булма!
– Мин килмәм. Тагын тәртип бозсаң, башкалар килер.
Исерә башлаган Рифат җавабын тапканчы, Даян чы-
гып та китте. Төртмә телле. Зирәк. Акыллы. Берничек тә
чыгырыннан чыгарып та, юлдан яздырып та булмый. Теш
үтәрлек түгел бу бәндәгә.
Үзенең көчсезлегенә ачуы килеп, Даяннан көнләшеп,
Рифат шешәнең төбенә төшкәнен сизми дә калды.
Даян, Рифатны урынына утыртканына шатланып, фер-
мага, пекарняга барды. Шуннан мәчет төзелгән урынга
килде. Төзүчеләр манара башына ай кирәклеген әйтте.
Әкренләп кенә булса да эшләре алга бара иде.
* * *
Җәмилә исә Рифатны пыр туздырды.
– Наилгә аш илтергә кирәк. Син үле исерек. Көчле дару
өстенә аракы ярамый бит!
– Борчылма. Миңа берни дә булмас. Җыен. Мин маши-
наны чыгара торам.
– Мин исерек янына утырмыйм.
– Утырмасаң утырмассың. Берүзем генә барам.
Авыл өстендә Рифатны тыңлата торган кеше юк.
Нишләргә? Такси чакырасы гына кала.
– Таксига дәшәм.
– Ярар. Алайса бер шешә сыра эчәм. Тамак кипте.
Җәмилә Рифатның кулыннан сыра шешәсен тартып ал-
макчы иде, өстәл астына чыгып очканын сизми дә калды.
– Миңа кысыласы булма. Бар, ашыңны әзерлә, такси ча-
кыр. Мин дә барам.
Ни булганын аңлап өлгермәгән Җәмилә, уң аягына аксап
өенә ашыкты. Кул күтәргән ир белән гомере үтсә дә, ул ае-
рылышу турында уйлап та карамады. Кыйный, димәк, яра-
та. Бу хакта уйлаган чаклары күп булды. Ә бүген соң инде.
Гомер узган, тәти күлмәкләр тузган. Рифат артыграк эчсә
генә кулын тыеп тора алмый. Бәйләнмәсәң, үзе бәйләнеп
бармый. Җәмиләнең үзенә дә, кирәк вакытта телен тыярга
өйрәнергә кирәктер. Үзе өчен хәерле.
Наилнең аягы сынган. Ярый әле сөяге урыныннан
күчмәгән. Трактор тәгәрмәче аның аягын “чеметеп” кенә
алган. Чалбар балагы покрышка астында калганга, тар-
тып чыгара алмаган. Гипслаганнар.
Җәмилә аның йөзендә ниндидер үзгәреш сизде. Рифат
чыгып киткәч, икәү сөйләшеп алдылар.
– Әни! Даян начар кеше түгел әйеме?
– Әтиең ишетә күрмәсен.
– Ишетсә соң! Әти мине ташлап качты. Ә Даян
хастаханәгә озатты. Күпме этлек эшләдек, бер дә полициягә
хәбәр итми. Без дөрес эшләмибез, ахры.
– Анысы шулайдыр да ул. Беләсең бит инде әтиеңне.
– Аның белән бүтән беркая бармыйм.
– Алай димә. Әтиең бит.
– Миңа кара әле. Яулыгыңны чиш. Тагын кул күтәрдеме?
– Юк... Абзар ишегенә бәрелдем.
– Алдашма!
– Аяк төзәлсен генә!
Таксида кайтып килгәндә Рифат Җәмиләнең иңенә
авып төште. Җәмилә башта “Исерүе җитеп, йоклыйдыр”
дип уйлады. Төрткәнгә дәшмәде. Таксины кире борып,
хастаханәгә китәргә туры килде. Көчле дару өстеннән
аракы эчкән Рифатның хәле начарайганнан-начарая иде.
Тимур атна буе үз-үзенә урын таба алмады. Ренатаның
телефонын да алмады. Аның калын иреннәре, ягымлы
тавышы күз алдыннан китмәде. Бу атнаны кайтыр микән?
Зарыгып көткән шимбә җитте. Өмет белән Асияләргә
килде. Рената тезләнеп идән юа иде. Тын гына аны күзәтеп
торды. Чүпрәкне сыккан кечкенә кулларына сокланды.
– Чүгәләгән кызны арттан күзәтү егетләр эшеме?
Тимур ни әйтергә дә белмәде.
– Мин... Ни... Әниең кирәк иде.
– Алдашма. Син минем яныма килдең. Көтеп тор. Юып
чыгарам да. Бәлки, су коенырга барып килербез?
Тимурның шатлыгы эченә сыймады.
Алар тау өстендәге күлгә барды. Аулак урынга туктап,
туйганчы коендылар. Яр буенда кояш астында кибенгәч,
янә суга кереп киттеләр. Авылга кичкырын гына кайтып
керделәр. Машинадан төшкәндә Рената Тимурны үзе
үрелеп битеннән үбеп алды. Яшьләр арасында мәхәббәт
учагы дөрли башлаган иде.
13
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү... Рифат күзләрен ачып, систе-
ма тамчыларын саный. Кымшанырга да хәле юк.
Ә бу вакытта Җәмилә табиб бүлмәсендә иде.
– Ирегезнең хәле шәптән түгел. Операция ясарга кирәк.
Авыруы азганнан-аза. Даруларны аракы белән эчә. Мон-
дый хәлне беренче тапкыр күрәбез.
Җәмилә бер сүз дә әйтә алмады. Табиб Рифатның кем
икәнлеген, аның хатынының гына сүзләренә колак сал-
маганлыгын аңлый башлаган иде шикелле. Озак нотык
укып тормады. Тел әрәм итүдән файда юк. Гомере өчен
көрәшүче, терелергә тырышучы пациентлар үлем тырна-
гыннан үрмәләп чыга. Ә бу бәндә үзе үлем авызына кереп
бара. Аңламассың кешеләрне. Үз-үзләрен саклау теләге
тырнак очы кадәре генә.
Өстәге каттан бер аягында сикерә-сикерә төшкән улын
да, хатынын да, табибларны да тыңламады Рифат. Систе-
маларын алып бетмәс борын, чыгып та китте.
– Өйдә кырык якта кырык эшем кырылып ятканда
хастаханәдә яту килешмәс, – дип, Җәмиләнең авызын
йомды.
Чынында исә аның уенда Даяннан үч алу иде. Мондый
көнгә төшүендә, үзенең туктаусыз эчүен түгел, Даянны
гаепләде. Аны юк итә алса, янә элеккечә мул тормышта
яши башлаячак. Даян аның бугазына кадалган кылчык,
юлына аркылы ауган агач иде.
Авылда агентлар яхшы эшли. Асия Ренатаның Ти-
мур белән күл буена барганын шул көнне үк ишетте.
Ренатаның: "Әни! Мин Тимурны яратам!" – диюенә апты-
рамады диярлек.
– Котлыйм, кызым. Синең “салкын” йөрәгеңне дә эретүче
табылган.
– Ник алай дисең, әни?
– Барын да беләм. Егетләрне алдатып йөрткәнеңне дә
беләм. Тимурны да шундый язмыш көтмидер бит?
– Мин аны чынлап яратам.
– Әллә уйнап та яратырга була?
– Әни, син белмисең. Син хәзер карт бит инде
Бу сүзләрне Асия авыр кабул итте.
– Ярар, яшьләр белән мәхәббәт турында сөйләшер
вакытлар үткән. Карт хатыннар кол кебек эшләргә һәм
эшләргә тиештер, – дип үпкәләберәк чыгып китте.
* * *
Даянга юлда Венер очрады. Дусты һаман шул Рифатны
хурлады.
– Кара аны! Ул туктамаячак. Иртә тынычланма.
– Мин холыксызлана белмим.
– Шаяруга борма. Алдыңны-артыңны карап йөре.
– Язмыштан узмыш юк.
Даян чынында беркемнән дә курыкмый иде. Курку хисе
аңа таныш түгел. Сүзне икенчегә борыр өчен Сабитны ча-
кырып алды.
– Кулыңнан эш килә. Болай дәвам итсәң, ай ахырында
бер түгел, ике премия язам!
Сабит елмайды да юлында булды.
* * *
Тимур бүген икеләнеп, нидер әйтергә йөри иде. Даян
моны кайткач та сизде. Ашап алгач, улын янына чакырды.
– Я, улым, ирләрчә сөйләшер вакыт җиттеме әллә?
– Ник алай дисең, әти!
– Икеләнеп торма! Беренче булып сүз башла да,
үзеңә кирәгеңне турыга бәреп сора. Мин сине шулай
өйрәтмәдеммени?
– Ренатаны яратам, әти.
– Шуннан?
– Өйләнәм!
– Менә монысы – ирләрчә. Димәк, кыз сорарга барабыз!
Ишек шакыдылар. Даян барып ачты. Анда участковый-
Илсур басып тора иде.
– Түргә үт.
– Түргә үтеп тормыйм. Сезнең белән сөйләшеп кенә
алам да.
Даян иңбашына курткасын элеп, тышка чыкты.
– Рифатка заявление язасыңмы?
– Юк!
– Шуңа гына килгән идем. Ул кайткан. Тагын этлек
эшләгәнче, кикриген шиңдерергә, дигән идем.
– Борчылма. Үзенә кирәген алыр ул.
Илсур, нидер сизгәндәй, Рифатка да сугылды. Өйдә юк.
Кайтмас борын каядыр чыгып сызган инде. Җәмилә чык-
ты.
– Рифатны тый. Яхшылык белән тәмамланмаячак. Мин
кисәттем, – диде аңа Илсур.
* * *
Даян А сиядән кайтыр алдыннан тамак кырып сүз баш-
лады.
– Синдә – өлгергән кыз, миндә – егет. Бер-берсен яра-
талар.
– Рената бала гына бит әле. Укуы да бетмәгән.
– Үзең ничә яшьтә кияүгә чыктың соң?
– Уналтыда... Безнең чорда ярый иде. Хәзер бит белеме
дә кирәк.
– Укытырбыз. Югары белем алыр.
– Белмим.
– Бөтен туй чыгымнары – миннән. Синнән ризалык кына
кирәк.
– Кеше язмышы алай тиз генә хәл ителми. Вакыт бир.
– Ярар, ныклап уйла. Яшьләр теләгенә каршы
килмәбездер инде.
Үткән гомер – аккан су. Даян Асиядән кайтышлый үзенең
егет чагын, кыз сорарга барганын исенә төшерде. Бабасы
усал тоелганга, сүз дә әйтә алмый оялып утырган иде. Кыз
кулын әтисенә сорарга туры килде. Уйларына бирелеп,
юл чатыннан утлары сүнгән “КамАЗ”ның китереп бәргәнен
сизми дә калды. Тимергә тимер бәрелгән тавышлар
яңгырады. Ике машина да юл читенә төшеп киттеләр.
14
Даян күпме генә чәбәләнсә дә, су өстенә калка алмады.
Әйтерсең лә, аягына чылбырлар белән герләр бәйләнгән.
Ниһаять, калкып чыкты. Битенә каяндыр су тамды. Авы-
зына керде. Су сасы, әллә нинди әчкелтем тәмле иде.
Даян һушына килде. Өстенә тамган сыекча ягулык иде.
Берәр ут очкыны чыгу белән ул да, машиналар да һавага
очачак. Көч-хәл белән машинасыннан үрмәләп чыкты.
Башы әйләнә иде. Тәгәрәп китте. “КамАЗ” аның маши-
насы өстендә ята. Джип джип инде. Консерв калаена
әверелмәгән. Башка машина булса, Даян әле шушында
басып тора алмас иде, мөгаен. Кабина эчендә Рифатны
шәйләп алды. Рифат чыга алмый азаплана. Аягы кысыл-
ган. Барып, ишекне ачып, кулын сузды:
– Бир! Тизрәк кулыңны бир!
– Юк!
Даян тәкәббер Рифатны җилкәсеннән сөйрәп алып
чирәмгә яткырды. Ул тора алмый, ыңгырашты.
– Дошманың кан төкереп аяк астыңда ята. Хәзер бәйрәм
итәрсең инде.
– Син мине күралмасаң да, мин сиңа ачу тотмыйм. Та-
гын, кеше кайгысында бәйрәм итәргә өйрәнмәгәнмен.
Рифат сүгенеп кенә куйды.
Авария булуын күреп, үткенче водительләр туктап,
ярдәмгә ашыкты. Илсурны чакырып китерделәр. Һушын
югалткан Рифатны хастаханәгә озаттылар. Даян наша-
тырь иснәде. Аның бер җире дә зыян күрмәгән иде.
– Тагын очраклы хәлме? Яз заявление!
Даян бу юлы да Илсурны тыңламады.
– Авария, дип яз. Бүгенге вакыйгада беркем дә гаепле
түгел. Күреп торасың төн, караңгы. Өстәвенә, юллары
нинди...
Илсур тәмәке кабызды да, машинасына утырып, үз
юлы белән китте. Даянны Тимур килеп алды. Машинасы
йөрерлек хәлдә түгел иде".
Даян икенче көнне таң белән мәчет төзелгән урынга бар-
ды. Ашыгырга кирәк иде. Рифат дәваханәгә китте. Озакка
микән? Аның кара күңелен авыру да, имгәнү дәваламый,
ахры. Кайту белән, элекке эшенә, Даянны ауларга, тозак
корырга керешәчәк.
Мәчетне ачып, эшне бетереп өлгерергә кирәк. Ул инде
төзелеп беткән, ай гына куясы калды.
– Безнең егетләр алтын куллы. Хәзер эшләп бирерләр,
– диде Венер аптырашта калган Даянга.
– Ашыкма. Әтигә Очлытаудан бер хат килгән иде. Менә
ул. Аны әтием миңа биреп калдырды. Анда менә нәрсә
язылган: “Җимерелгән мәчетнең ае Нарат өсте урманын-
да, тау куышлыгында, зур ак таш төбенә күмелгән. Кай-
тып, мәчет төзи алсагыз, шул айны куйсагыз иде”.
– Нарат өсте урманын да, тау куышлыгын да беләм. Тик
анда ак ташны гына хәтерләмим. Элек ак булса, хәзер аны
мүк баскандыр инде. Ярар, әйдә, менеп карыйк. Бәлки,
таба алырбыз.
Даян, Венер, Тимур урманга менеп киттеләр. Халык
сөйләве буенча, элек монда аю-бүре, пошилар да булган.
Советлар чорында, сөренте җирләрне арттыру өчен, аны
кисеп бетергәннәр. Хәзер урман юк, аның урынындагы
басуларда шайтан өермәләре котыра. Куышлык дигәне
ике кеше чак сыймалы ышык урын икән. Тирә-якта таш
эзләделәр. Тимур калку урынга төрткән иде, көрәктән ут-
лар чыкты. Таш ком, үскән үлән астында калган иде. Аны
чистарттылыр һәм төбен чокый башладылар. Инде өмет
өзелгәндә, көрәк ниндидер тимер нәрсәгә төртелде. Венер
учлары белән балчыкны аралый башлады. Бераздан нин-
дидер чүпрәк кисәге тапты. Бу дегет сеңдерелгән киндер
капчык булып чыкты. Эчендә тимер кисәкләре шалтырый
иде. Бавы череп беткәнгә, авызы тиз ачылды. Даян кап-
чык эченнән кителгән ай тартып чыгарды. Аның күзеннән
яшьләр тәгәрәде. Әтисе сөйләгәннәр исенә төште. Менә
ул – китек ай. Аның язмышын, авыл язмышын үзгәрткән
китек ай.
Табылдыкны алып, Корбаншәрифкә бардылар. Ул ай
кисәкләрен кочаклап елады, дога кылды.
– Синең бабаң салдырган мәчет ае бит бу, Даян ба-
лам! – диде ул. – Миргаян беренчеләрдән булып үз көче
белән эшләп тапкан малларының берникадәрен колхоз-
га тапшырды. Башка авылларда мәчетләрне сүткәндә
дә, безнекенә тимәделәр. Абруе зур иде Миргаянның.
Котлыгуҗаның этлеге генә харап итте аны. Рифатның
нәселе ул Котлыгуҗа. Йорты янгач, Миргаян аны үзенә
яшәргә керткән булган. Мәчеттә акча яшергәннәр, дип ба-
рып әйткән Котлыгуҗа. Тентү килде. Мәчеттән хәер акча-
ларын алып чыктылар. Большевикларга шул гына кирәк
иде. Мәчетне җимерделәр. Манара җиргә килеп төшкәч,
ай кителде. Миргаянны балалары белән, төяп алып
киттеләр. Айны минем туганым Шәриф яшергән. Үләр ал-
дыннан Миргаян хәзрәткә хат язып салган. Менә, ниһаять,
ай табылды. Хәзер Очлытауга янә иман нуры кайтсын иде.
Эчкечелек, гарип балалар, аерылышулар, үз-үзенә кул са-
лулар бетсен... Савыксын, тернәкләнсен авыл!
15
Рифат күзләрен ачканда, янәшәсендә Җәмилә утыра
иде. Торып китмәкче иде, бөтен тәне авырта. Аты-юлы
белән сүгенеп җибәрде. Беләкләренә энәләр кадалган.
– Ят, ят! Тыныч кына ят! Ярый әле бер җирең дә сынма-
ган. Даян судка бирми...
– Ичмасам, син дә шул Даянны сөйләп утырма әле, ачуга тиеп.
Авылда почмак саен аны сөйлиләр, аны мактый-
лар.
– Булды, булды, тынычлан. Сиңа борчылырга ярамый.
– Чыгыйм гына. Күрсәтәм әле мин аңа күрмәгәнен.
Тавышка шәфкать туташы килеп керде.
– Тәк, монда нинди тавыш? Авыруга тынычлык кирәк.
Җәмилә палатадан чыкты. Аны ишек төбендә Наил
көтә иде. Җир йөзендә үз хаталарын танымаган кеше дә
була икән. Андыйларны бернинди тормыш сынаулары да
үзгәртә алмый, күрәсең. Рифат нинди көнгә төште! Хәзер
авылга кайтырга, кеше арасына чыгарга оялырсың.
Алар улы белән машинага утырып, базар ягына юнәлде.
Ә бу вакытта Очлытауда эш гөрли иде. Айны кран белән
мәчет манарасына мендереп куйдылар. Авылның йөзе як-
тырып, ачылып киткәндәй булды.
Бу яңалыкны ишеткән Рифат караватыннын егылып
төште. Беләкләрендәге система көпшәләрен йолкып
атты. Шәфкать туташын этеп кенә җибәрде. Табибны ча-
кырдылар.
– Сезнең үләсегез киләмени?
– Юк! Чыгасым килә!
– Чыгарсыз. Чак кына сабыр итегез.
– Вакыт юк. Эш көтә.
– Гафу итегез, мин сезгә ярдәм итә алмыйм.
– Ә мин сезгә ярдәм итә алам.
– Аңламадым?
– Уколларны өйдә кадап бетерермен. Буш итмәм. Мин
бүген хастаханәдән чыгарга тиеш.
Табиб дәшмичә генә чыгып китте. Дәшми, димәк, риза.
Ә Рифат авылга кайтырга, дошманына яңа тозак корырга
ашыга иде.
* * *
Даянга шатлыклы хәбәрләр берсе өстенә берсе ишелеп
килде. Яңа гына мәчет яныннан кайтты. Манара өстендә
ялтыраган айга, мәчеткә сокланып туя алмады. Аны Тиму-
ры да сөендерде бүген.
– Әти, мин өйләнәм.
– Дөрес эшлисең, улым.
– Нигә “кемгә” дип сорамыйсың?
– Болай да беләм. Өстәп шуны әйтә алам – килен уңган,
булдыклы. Фатихамны бирәм!
Тимурның шатлыгы эченә сыймады.
Ә бу вакытта Рената әнисе белән нәкъ шул хакта сүз
башлый алмый интегә иде.
– Әни...
– Нәрсә, кызым. Әни, дисең дә, бернәрсә дә әйтә
алмыйсың. Әллә бер-бер хәл булдымы?
Асия кызының янәшәсенә килеп утырды. Аның
чәчләреннән сыйпады.
– Күз карашыңнан ук сизеп торам: хәзер миңа ниндидер
яңалык әйтәчәксең.
– Без... Без Тимур белән бер-беребезне нык яратабыз.
Ул минем кулымны сорарга киләчәк.
Асиянең тәне эсселе-суыклы булып китте.
– Бер-бер хәл юктыр бит?..
Асия шик белән кызының эченә карады.
– Әни! Нәрсә уйлыйсың син?
– Анысы гына түгел әле, кызым. Туй үткәрергә акчасын
каян табарбыз, диген. Сыерны сатармын. Шуннан нәрсә
ашарбыз?
– Кайгырма, әни. Әлегә никах белән яши башларбыз.
Шуннан, икәү тапкан акчага туй оештырырбыз.
Рената әнисен кочаклады. Асиянең күзләреннән шат-
лык яшьләре тәгәрәде.
* * *
Даян савытларга тутырылган сөтне ачып, эчеп карады.
Пекарняда пешкән икмәкне, цехта җитештерелгән кол-
басаны авыз итте. Венер мактау сүзләре көтте. Мондый
нәтиҗәгә ирешү өчен, көне-төне чапты бит ул!
– Тәмле! Мондый ризыклар Очлытауда гына
җитештерелә ала. Хәзер кибетләргә, сәүдә челтәрләренә
чыгуны күбәйтергә кирәк.
Даянны машинасы янында Корбаншәриф көтә иде.
– Улым, сиңа бер сүзем бар.
– Тыңлыйм, Корбаншәриф бабай. Кулымнан килсә,
ярдәм итәрмен.
– Мәчет синең акчага, синең көч белән төзелде. Әйдә,
мин әйтәм, мәчеткә Миргаян исеме кушыйк.
– Ниятегез изге, Корбаншәриф бабай. Ләкин әтинең
васыятеннән уза алмыйм. Элекке мәчет “Әл-Ихлас” исе-
мен йөрткән. Яңасын да шул исемдә калдырыйк.
– Эш-гамәлләрең – изге, әйткән сүзләрең – төпле, улым.
Ярар, мин комачауламыйм, юлымда булыйм.
– Илтеп куйыйммы?
– Рәхмәт, улым! Җәяүләп кайтам. Бераз буыннар да
язылыр. Мәчетне да барып карыйм әле. Бик матур була.
Бер авылда да бездәгедәй мәһабәт мәчет күргәнем юк.
Даянга бабай яшәреп, дәртләнеп киткәндәй тоелды.
Хәтта гәүдәсен дә төз тотып атлый. Яхшы хәбәрләр, изге
гамәлләр кешеләрнең күңелен үстерә ала шул.
Рената белән Тимур исә киләчәк турында сөйләштеләр.
– Эшләр җайга салынгач, Себергә китәрбез.
Сөйләшә-сөйләшә, таң атканын да сизмәделәр.
Бу кичне Даян да Асия янына килде.
– Балаларыбыз чәчен чәчкә бәйли. Без дә ялгыз картай-
мыйк. Бергә яшик.
Асия мондый тәкъдимне ишетү белән, телсез калды. Ку-
лындагы чәйнеге төшеп китә язды.
– Кеше... Кеше нәрсә сөйләр?
– Нәрсә сөйләсен? Без никах укытып, законлы итеп
өйләнешәбез. Ә халык, сөйләр-сөйләр дә, арып туктар.
Безгә оныклар үстерәсе, аларны карыйсы, беренче тәпи
басуларына шатланасы бар...
Бүген Асия урынны киң караватка, ике мендәр салып
җәйде. Даян куна калды.
* * *
Дамира берничә көн инде үзенең тәнендә ниндидер
үзгәрешләр тоя. Йокысы килә. Күкрәкләре катыланды.
Бүген укшыта башлады. Бәдрәфкә барып килгәч, тәүдә
тест кәгазенә карарга батырчылык итмәде. Ниһаять,
күзләрен ачты. Шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сабит
төшке ашка кайткач, серне ачты. Озак кына әйтә алмады.
– Мин – әни, син әти булачаксың.
Сабит, Дамирасын күтәреп алып, әйләндерергә тотын-
ды.
– Әнисе, бүгеннән бернәрсә дә күтәрмисең. Чиләк
белән сөтне дә үзеп алып керәм. Сыерын да саварга
өйрәнермен. Мин бу яңалыкны, бу шатлыкны гомер буе
көттем.
* * *
Очлытау авылы халкы бәйрәмгә әзерләнде. Мәчет
төзелеп беткән иде. “Әл-Ихлас” язуын да беркеткәч, ул
соклангыч
бер бинага әверелде. Аны рәсми рәвештә ача-
сы гына калды.
Кафега кеше бөтенләй йөрмәс булды. Аптырагач, бүген
Җәмилә кафе ишегенә “Ябык” дигән такта беркетте.
Әйберләрне бушатырга кирәк. Кафе тотудан файда юк.
Шулчак ишектән кемдер килеп керде. Җәмилә Рифатны
күрүгә аптырашта калды.
– Син?..
– Мин инде, тагын кем булсын!
– Бер шешә аракыны барып ачты да, стакан тутырып
эчте.
– Кафены ябабыз. Бүтән керем китерми, – диде хатын.
– Шул Даян аркасында. Аркылы килде, ярар, мин аны
болай гына калдырмам!
Кинәт аның йөрәк туры чәнчеп куйды.
– Кереп ят. Бәлки сине кире илтергәдер?
– Бүген бер эш эшлим дә, кире китәм.
– Ярар. Бүтән эчмә. Кайгырма. Кафены ябып, кибет
ачарбыз. Икмәк-сөт, азык-төлек сатарбыз. Җәмилә аракы
шешәсен алып куйды.
– Наил кайда?
– Машинада каядыр чыгып китте.
– Чакыр, кайтсын.
Җәмилә чыгып китте. Шуны гына көткән Рифат, янә бер
стакан аракы тутырып эчте. Утын абзарына барып балта
алды.
– Ну Даян, хәзер сине беркем дә коткара алмаячак!
Рифат балтасын капчыкка төреп, булдыра алган кадәр
шәп-шәп атлап, чыгып китте.
16
Мәчет янына халык җыелды. Өстәлләр тезделәр. Сый-
нигъмәтләрдән сыгылып торган табында җиләк-җимеш,
кәнфитләр. Килгән бер кеше бәлешен, гөбәдиясен оныт-
маган. Туй мәҗлесе, диярсең. Халык бу вакыйганы, Очлы-
тауда мәчет ачылуны, озак еллар көтте шул.
Асия иртән үк Даянның күлмәген, костюмын үтүкләп
кидерде. Үзе дә бәйрәмчә күлмәген алып киде, яулыгын
бәйләде.
Рифат Асиянең капка төбендә Даянның машинасын
ерактан ук шәйләп алды.
– Асия янына килдеңме? Хәзер, күрсәтәм мин сиңа...
Куенында балтаны кысып тотып, капкага якынлашты.
Асия белән Даян өйдән килеп чыктылар. Рифат капка-
дан керде дә телсез калды. Эчендә нәрсәдер өзелгәндәй
булды, үтереп башы авыртырга тотынды. Дару эчкән
килеш аракы чөмерү үзенекен иттеме? Авария дә эзсез
үтмәгәндер. Ул агарынды, кызарынды. Балтасы кулыннан
төшеп китте. Бу вакытта, Наил белән Җәмилә аның артын-
нан эзләп килеп җиткәннәр иде.
– Әти, әйдә, утыр машинага.
Рифат Асиянең капка төбендә авыз ачып бер сүз дә әйтә
алмады. Аны машинага салып алып кайтып киттеләр.
Асия белән Даян ни булганын да аңлап та өлгермәде.
* * *
Мәчет янына бөтен авыл җыелган иде. Халык каршында
беренчеләрдән булып Даян чыгыш ясады.
– Хөрмәтле авылдашлар! Һәммәгезне дә шушы бәйрәм
белән ихлас котлыйм! Ниһаять, бүген авылда мәчет ачы-
ла. Әтием, картәтием шушы вакыйганы күрә алмыйча
киттеләр. Алар мәчет салуны васыять итеп калдырды.
Мин бу васыятьне, озак еллар үткәч булса да, үтәдем ши-
келле. Мәчеткә сукмак беркайчан да суынмасын. Авылы-
быз иманлы, киләчәге якты булсын!
Шуннан сүзне Корбаншәриф алды.
– Авылдашлар! Шушы көнгә кадәр яши алырмын дип
уйламаган идем. Барчабыз исеменнән дә Даянга рәхмәт
сүзләре җиткерәм. Мәчет халыкка, иман юлына ба-
сарга булышлык итсен. Хәзер бергәләп дога кылыйк.
Әгузү билләһи минәш-шәйтаннир раҗим. Бисмилләһир-
рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил-гәләмин.
Әррахмәниррахим. Мәликийәүмид дин. Иййәкә нәгъбудү
вә иййәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйратальмүстәкыйм.
Сыйраталь-ләзинә, әнгәмтә
гәләйһим гәйрилмәгъдуби
гәләйһим вәләддааллин. Амин.
Кинәт уртага Рифат йөгереп чыкты. Сүз әйтер урынына
акырып еларга тотынды. Аны улы Наил чыгып алды.
Халык табын янына утыра башлады. Самавырлардан
чәй елга булып акты. Бәлешләргә, ризыкларга үрелделәр.
Барысы да шушы көнне күрә алуларына ихлас сөенделәр.
– Кирәкми мәчет! Кирәкми дин!
Халык тынып калды. Кем авызыннан чыкты мондый
әшәке сүзләр? Рифат та, аның улы да күренми. Димәк,
алар түгел. Ә кем?
Даян барын да аңлый иде. Озак еллар динне халык
күңеленнән тамыры белән йолкып алып ташларга ты-
рыштылар. Даян кайтып, кыска гына вакытта бөтен
исерекләрне айнытып, халыкны намазга бастыра алмый.
Моның өчен озак еллар тырышырга, халыкның иманга үз
акылы, үз аңы белән тартылуы кирәк иде.
Очлытау авылы мәчетендә беренче никах – Тимур белән
Ренатага никах укытылды. Даян белән Асия дә шунда ни-
кахлаштылар. Бераздан туйлар гөрләп үтте.
Караеп, картаеп барган авыл, ничәмә еллар үткәч,
янә мәчетле булды. Бу вакыйгага ихлас куанучылар да,
шикләнеп караучылар да бар иде. Кайчан да булса иман
нурының һәр йортка, һәркем күңеленә үтеп керәчәгенә
ышанучылар күбрәк иде.
2016-2017.
Читайте нас: