Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 март 2019, 13:01

Айдар ЗӘКИЕВ. КИТЕК АЙ. Повесть (2)

Авылга ялтырап торган комбайннар, тракторлар килеп керде. Халык техникадагы чит ил язуларын укырга тырышты. Аларга “Massey Fergusson”, “John Deer”, “New Holland” дип язылган иде. Җиргә батып барган авыл йортлары кадәр зурлыкта фуралар кайтты. Егетләр ялтырап торган кызыл машиналарны уратып алды. водительләр белән танышып, руль артына утырып карадылар. Менә, ичмасам, техника! Кондиционеры, суыткычы, ашарга пешерү плитәсе, караваты, душы да бар.

3
Авылда хәбәр яшен тизлегендә тарала. Аеруча, ул на-
чар булса. Бернинди Интернет челтәре дә кирәкми. Бер
урында зиратның сеткаларын урлаганнар. Буе белән тор-
баларын да казып алып киткәннәр. Хәбәрне Даянга участ-
ковый Илсур җиткерде. Өенә килгән.
– Мондый хәлнең авылда булганы юк иде. Бурлар авыл
зиратын һәрвакыт урап уздылар.
– Болар динсез бурлардыр.
– Анысын тапкач белербез.
– Яңалык булса, иң элек миңа хәбәр итәрсез. Җинаять
эше ачарга ашыкмагыз.
– Мондый адымга баручылар җәзасын алырга тиеш
түгелмени?
– Алачаклар. Башкача. Җинаять эше ачсак, Очлытау
авылының яман даны тирә-якка таралачак.
– Анысы да бар. Ярар, күрешкәнгә кадәр.
Илсур “Нива”сына утырып, кузгалып китте. Даян баскан
урынында катып калды. Кем? Мондый адымга кем
барырга мөмкин? Кем булса да, аның җаны юктыр. Ярар,
бирешергә ярамый.
Даян шул ук көнне яңа сетка, торбалар кайтартты.
Әйтерсең дә, төн эчендә бернинди этлек тә эшләнмәгән.
Зиратның дүрт почмагына хәрәкәткә эшләүче видеока-
мералар урнаштырдылар. Бу эшне Тимурдан да остарак
башкаручы юк иде. Хәзер зиратка берәрсе керсә, Даянның
телефонына хәбәр киләчәк. Видеосын да карап булачак.
Бара да, бурны җилкәсеннән эләктереп ала.
Венер бу эшне болай калдырырга теләмәде.
– Мондый вәхшилекнең башында кем торганын чама-
лыйм.
– Мин дә чамалыйм.
– Шулай булгач, нигә кул кушырып утырасың? Илсурга
хәбәр ит. Рифатны төрмәгә утыртырга кирәк.
– Ашыкма. Килмәс борын халыкны төрмәгә озата баш-
лау дөрес түгел.
– Зират сеткаларын урлау дөресме?
– Тормышта яхшылык та, начарлык та эзсез үтми. Хо-
дайдан үтенеп сорасаң, белеп-белми кылган гөнаһлар
гафу ителә. Юлдагы дошманнар яхшылык белән алып ку-
ела!
– Үзең беләсең. Болай аздырсаң, ул сиңа күрмәгәнеңне
күрсәтәчәк. Мин аны яхшы беләм.
Авылга ялтырап торган комбайннар, тракторлар ки-
леп керде. Халык техникадагы чит ил язуларын укырга
тырышты. Аларга “Massey Fergusson”, “John Deer”, “New
Holland” дип язылган иде. Җиргә батып барган авыл йорт-
лары кадәр зурлыкта фуралар кайтты. Егетләр ялтырап
торган кызыл машиналарны уратып алды. Водительләр
белән танышып, руль артына утырып карадылар. Менә,
ичмасам, техника! Кондиционеры, суыткычы, ашарга
пешерү плитәсе, караваты, душы да бар. Аларны гомер
буе интектергән “ГАЗ”ик белән “КамАЗ”лар бер як читтә
торсын. Берәр кайчан безнең илдә дә шундый машина
җыярга өйрәнерләр микән? Механизаторларны яңа техни-
када эшләргә укыта башладылар. Сабит беренче булып
үзләштерде. Яңа трактор штурвалы артына да беренче
булып утырды.
Даян зираттагы хәл өчен көяләнсә, Асиянең эшкә чыгуы-
на шат иде. Авылда кемнең кем икәнен белгән, исәп-хисап
эшенә оста кеше белән эшләве җиңел булачак. Даянны
Асиянең үзе дә кызыксындыра. Мөлаем хатынны беренче
күрүдә үк ошатты. Алар яшендә бер күрүдән ярату турын-
да сөйләп булмыйдыр. Шулай да, гел аны күрәсе, күрсә,
сөйләшәсе килеп торды. Мәшәкате баштан ашса да, әле –
бер, әле икенче йомыш белән янына керергә тырышты.
Рифат бүген Җәмиләсен пыр туздырды.
– Юньләп җыештырмыйсың. Шешәләрне, күз кызыгыр-
лык итеп, матур итеп тезеп куй.
Халык аз килә, аз эчә башлады. Шешәләрне ничек
тезсәң дә юк инде. Җәмиләнең бер гаебе дә юк. Кызган
чакта кул астына туры килә. Нишлисең, тормыш бит. Бо-
лай барса, кафены ябарга туры киләчәк. Ничек тә хәлдән
чыгу юлын эзләргә, ятып калганчы атып калырга кирәк.
* * *
Кеше ике очракта гына эчүен ташлый ала. Нык итеп
чирләсә, яки намазга басса. Беренчесенә ышаныч аз.
Чөнки авырулар ишәюдән генә аек тормыш алып ба-
ручылар артмый. Икенчесенә өмет зуррак. Авылларда
мәчетләр булганда, эчкечеләр бармак белән санарлык
кына булган. Аллаһ йортлары җимерелгәч, шайтан суы
елга сыман аккан. Даян да авыл мәчетен тергезергә
теләде. Шундый уйлар белән Корбаншәрифкә килде.
– Изге уйлар белән йөрисең, улым. Мәчет нигезендә аш-
лама склады булды. Аннан соң анда Рифат кафе салып
булашты, Салып кына беткән иде, яшен сугып, төзегәне
көл булды. Хәзер мәчет урынында әрем, алабута үсә.
Карт сөйләгәннәрне тыңлагач, алар шунда китте. Даян,
чүгәләп, туфракны учына алды. Күзеннән яшьләр килде.
Әтисе сөйләгәннәр исенә төште.
– Очлытау мәчетле булачак. Төзелешне башларга фати-
хагызны бирәсезме?
Карт әйтергә сүз тапмады. Даянны, себер бае, кулак
Миргаян улы, дип сүгәләр. Ә ул? Беркемнең дә кулыннан
килмәгән эшләрне башкара. Агач, чүп басып барган басу-
ларга иген чәчә. Мәчет тә төзергә җыена.
* * *
– Тамак кипте. Бер чынаяк чәй яса әле.
Даянга Асия ясаган чәй тәмлерәк тә, татлырак та тоела.
Бергә яшәсәләр, көн дә шундый чәйләр ясап эчерер иде.
Кәгазь өемнәре артында утырган Асия исә сүзен бүтән
яктан башлады:
– Исәпләп чыгаруымча, син быел акча эшли алмая-
чаксың. Биш елдан соң гына керем ала башлаячаксың.
– Анысына да ризамын.
– Китәргә уйламадыңмы? Халык шулай сөйли.
– Халык сөйләр инде. Менә бүген Корбаншәриф
белән элекке мәчет урынын карап кайттык. Шунда мәчет
төзетәчәкмен.
– Яхшы яңалык! Очлытауның күптән азан тавышы
ишеткәне юк.
Сөйләшеп куйганнар, диярсең. Тимур да Асия сүзен
сөйли. Янәсе, монда түгелгән акчалар акланмаячак. Ак-
чадамыни эш. Даян Очлытауга әтисенең васыятен үтәргә,
намус кушуы буенча кайтты. Чит җирдә акчага күмелеп
яшәсә, әтисе кушканнарны үтәмәсә, бу дөньядан үкенеп
китәчәк. Тарихны укысыннар. Авыл хуҗалыгы Русиядә
беркайчан да табыш китермәде. Моны Даян да яхшы
аңлый.
* * *
Мәчет төзеләчәк дигән хәбәр авылга таралды. Шатла-
нучылар да, кайгыручылар да булды.
– Күптән кирәк иде. Дини бәйрәмнәрдә күрше авыллар-
га йөреп җиләтте.
– Иман кайтса, эчкечеләр дә азаер иде.
– Яшьләр азды. Кияүгә чыкмас борын балага узалар.
Бәлки, иман йорты балаларны да тәрбияләр.
Мондый фикер белән килешмәүчеләр дә булды.
– Авылда аракы сатуны тыйсалар, нишләрбез?
– Көмешкә чыгарырга ярамый. Аракысыз ничек дөнья
көтәсең?..
– Азан тавышына йоклап булмаячак.
Рифат кара кайгыга чумды. Мәчет төзелсә, аның кафе-
сы ябылмасмы? Даян бирешә торганнардан түгел. Каты
чикләвек, ахры. Ишеген тырнадылар, зираттагы сетканы
сүтеп алдылар. Уйлап та бирми. Рифатның иң авырткан
урынына китереп сугарга, халыкны айнытырга җыена. Ха-
лык айныса, чәй, кымыз сатып кына акча эшләп булмас.
Тик Рифат та үз сүзендә нык торачак. Бәхете өчен соңгы
көченә, соңгы тамчы канына кадәр көрәшәчәк. Улына
шылтыратты.
4
Бу яңалык иман ияләрен генә түгел, үз гомерендә на-
маз укымаучыларны да таң калдырды. Мәчет төзеләсе
урынга тирес аударып киткәннәр иде. Нинди җансызның
эше микән бу? Төрле чорлар булды. Дин турында авыз
ачып сүз әйтүчеләрне сөргенгә җибәрделәр, мәчетне
җимерделәр. Ләкин мондый мәкерле адымга беркайчан
да, беркемнең дә барганы юк иде. Бу яңалык Даянга да
барып җитте. Аның йөзендә бер мускул да калтырама-
ды. Алтынга пычрак йокмый. Бүгенгедәй хәтерли, аны
Себердә “Татарин” дип, күпме кимсетергә тырыштылар.
Милләтеннән, диненнән көлделәр. Ул бирешмәде. Бу юлы
да чигенергә җыенмый. Тиресне түктертте. Чүп үләннәрен
йолкып чыктылар.
– Архивларда казындым, Менә Очлытау авылында
репрессияләр елында җимерелгән мәчет рәсеме. Шун-
дый ук, ләкин кирпечтән булсын. – Даян төзүчеләргә ба-
рысын да аңлатты. Проектны да тоттырды.
Экскаватор килеп, нигезен казый да башлады.
Корбаншәриф тә монда иде. Ак күлмәген, чигүле
түбәтәен кигән бабайның йөзе кояштан да яктырак бал-
кый.
– Ходайдан үтенеп сорадым. Монда тирес китереп
түгүчеләрне гафу ит, дип. Син дә ачуланма инде, улым.
Мәчетне “Бисмилла” дип төзи башларга кирәк. Эшне
нәфрәт белән башласак, ахыры хәерле булмас.
– Ачуланмыйм. Мәчет барыбер төзеләчәк.
– Исеме нинди булачак?
– Бу хакта уйланмадым.
– Әтиеңнең исемен кушарсың.
– Әтием мәчетне элекке урынында, элекке исеме белән
тергезергә дип әйтеп калдырды. Әти сүзен ега алмыйм.
– Рәхмәт, улым! Әтиеңнең васыятен үтәргә тырышуың
өчен рәхмәт!
Карт, агач кайрысына охшап кипкән кулын җыерчыклы
маңгаена куеп, эш барышын күзәтте дә, таягына таянып
китеп барды. Даян мәчетне салуын салыр. Карт-корыдан
башка кеше йөрер микән анда? Себердә иптәшләреннән
ишеткәне булды. Туган авылларына кайтып, сарай кадәре
таш мәчет салып куйганнар. Хәзрәте дә табылган. Тик
Аллаһ йортлары гына буш тора, ди.
Ә бу вакытта Рифатның уенда башка хәстәр иде.
– Халык көннән-көн азрак йөри. Болай дәвам итсә, ка-
фены ябарга туры киләчәк. – Җәмилә иренә турысын
әйтергә ашыкты. Хәлләрне яшереп килеп, бердәнбер
көнне ачыкланса,
ныграк котырачак.
Тик Рифат җикеренергә ашыкмады. Киресенчә, моны
ишеткәч, тынычлангандай булды.
– Аракының хакын төшер. Жәлләмә. Казахстаннан яңа
партия килә.
– Төшерүен төшерербез. Кем эчәр соң аны? Әнә, ничә
мичкә сыраны чыгарып түктек.
– Борчылам. Чыгар юлын таптым. Сыра да, аракы да
җитми башлаячак. Халык кафега чират торачак.
– Нинди юл тагы? Бурычлары булганнарны якаларын-
нан сөйрәп китерәсеңме?
– Алар да килер. Ләкин минем идея бик шәп. Күз тимәсен
өчен, әлегә әйтмим.
Рифат соңгы вакытларда шиңә башлаган кесәсенең янә
шар булып кабарачагын, акчага коеначагын күз алдына
китереп, елмайды. Бүген мәчеткә нигез сала башлаулары
да күңелен төшерә алмады. Озакламый янә Рифат вакы-
ты җитәчәк. Дөнья янә аның тирәли әйләнә башлаячак.
Тәмле уйларыннан эчендәге авырту бүлде. Әллә бавыр,
әллә ашказаны. Күз аллары караңгыланып китте. Рифат
моңа игътибар бирмәде. Аны бит алда зур эшләр көтә.
* * *
Сабит бүген эштән атлап түгел, очып кайта. Әйтерсең
лә, иңенә канатлар үскән. Имтиханнарны тапшырды.
Хәзер ул яхшы чит ил тракторларында эшли алачак. Улы
булса, аның белән горурланыр иде дә бит. Их, балалары
юк. Бәлки, аларның теләкләре бүген чынга ашар. Хәзер
кайта да Дамирасын кайда туры килә, шунда кочып та
ала...
– Сабит, Сабит!
Җәмилә бу. Тагын акча сорыйдыр инде. Ишетмәмешкә
салышып, атлавын тизләтте. Аждаһа сыман Рифатны
җайлап-майлап кына тоткан Җәмиләдән болай җиңел
генә котыла алмассың шул.
– Сабит, бүген кафега кермәсәң, бурычың икеләтә ар-
тачак.
Исәр булды шул. Әтрәк-әләмгә ияреп, баш төзәтергә
Рифат кафесына ияләште. Үз башына. Бүген дә, айнык
килеш кайтып, хатынын кочасы урынга, аракы эчәчәк. Эх!
Сабит, теләр-теләмәс кенә кафега таба атлады.
* * *
– Мишка, борыл! Мишка, димен.
Асия үгезен капкадан кертә алмый эт булды. Танавы-
на кызлар исе кергән, ахры. Борынын югары чөеп, югары
очка менеп китмәкче. Асиянең аны юллар рәте юк. Тагын,
үгезне ябып куеп, иткә озатулары да бар.
– Ярдәм итимме?
Даян килеп чыкты. Башта Асия каушап калды. Иске
күлмәгенең итәген рәтләргә, ачык изүләрен ябарга, яулы-
гын капшарга кереште. Икәүләшеп дөнья көтүе җиңел шул.
Асияне этләгән Мишка да, ир затын күрү белән, үзенең
урынына тыйнак кына кереп басты. Хатын шулчак Альбер-
тын исенә төшерде. Икәүләп шулай мал кертәләр иде.
Даянны чәйгә эндәште, кайтарып җибәрергә теләмәде.
Альберты да аның ялгыз картаюын, өзелеп дөнья көтүен
теләмидер. Тигез картаердай тиң ярын табып, яңа тормыш
башлавын хуплыйдыр.
– Даян, әнә, миләш төбендә юынгыч белән тастымал.
Мин чәй куя торам...
* * *
Капка төбенә кайтып туктаган Илсурның телефоны
шылтырады.
– Очлытау авылы янында бер “КамАЗ” әйләнгән. Води-
теле исән. Наратлык янында. Фельдшерны ал да, шунда
оч. “Ашыгыч ярдәм” машинасы юлга чыкты.
Илсур кем икәнен сорап өлгермәде. Элемтә өзелде. Ту-
занлы фуражкасын яңадан киде дә чыгып китте.
Тирес тулы “КамАЗ”ның алгы тәгәрмәче шартлаган иде.
Машина кырын яткан. Водитель тәрәзәдән чыгып очкан.
Илсур мәчет төзеләсе урынга тирес китереп түгүләре
турында ишеткән иде. Шуңа күрә, водитель белән
бергә-бер калып сөйләшәсе килде. Аңа беренче ярдәм
күрсәткәч, фельдшерга машинага утыра торырга кушты.
Үзе водительдән сорашырга булды:
– Мәчет урынына син тирес түктеңме?
– Юк!
– Алдашма. Кичкырын, аулак юлдан бер “КамАЗ” тирес
белән янә мәчет урынына китеп бара идеңме?
– Юк!
– Ышанмыйм. Ә миңа ышаначаклар. Правасыз каласың
килмәсә, дөресен әйт.
– Миңа акча түләделәр...
– Кем?
– Рифат...
Ул арада “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп җитте. Ил-
сур, уйларына чумып, тәмәке кабызды.
* * *
Чынаяк артыннан чынаяк чәй эчеп, яшьлек елларын,
гаиләләре, мәрхүм булган тормыш иптәшләре турында
озак сөйләштеләр. Даян Альмирасын исенә төшерде.
Гөрләтеп дөнья көткәндә, каты авырып, Даянны т ол кал-
дырып китте ул. Асия дә Альбертын үлеп ярата иде. Чын
ир-ат иде Альберты. Ул ат кебек эшләде. Эшләде-эшләде
дә, беркөнне кайтты да, ятып үлде. Табиблар, йөрәк,
диделәр.
Сөйләшеп утыра торгач, тышта төн җиткәнен сизми
дә калдылар. Даян Асиядән төнлә генә кайтырга чыкты.
Тимур ни уйлый микән? Борчыладыр инде. Тизрәк кай-
тып җитәм дип, газ педаленә ныграк басты. Юл күпергә
таба борылды. Тормозга басты. Машина акрынаймады.
Киресенчә, шәбәйгәннән-шәбәйде генә. Тормоз тотмый
иде. Кул тормозына үрелергә өлгермәде. Машина күпер
читен җимереп, аска мәтәлеп төшеп китте. Даян чытырда-
тып күзләрен йомды.
5
Алар Себернең саран кояшыннан арып, ел саен диңгез
буена ял итәргә оча иде. Тозлы су буыннарын язды, кай-
нар кояш салкыннарда өшегән сөякләрен җылытты. Аль-
мирасы белән эчкә кереп киттеләр. Даян чалкан ятты. Тоз-
лы су аны нәни баладай тирбәтә башлады. Шундый рәхәт.
Йокы килә.
– Уян, Даян!
Альмирасы колагына пышылдап кына дәште. Ирнең тат-
лы сүзләргә буйсынасы килмәде. Күз кабаклары авырай-
ганнан-авырайды. Диңгез дулкыннары аның төк баскан
киң күкрәген юды, битен сыйпады. Йокы басты.
– Уян, Даян! Үләсең бит...
Бу юлы Альмираның тавышы катырак яңгырады. Даян
сискәнеп китте. Кабинадагы су иягенә җитеп килә иде.
– Альмира! Альмира!
Даян, ятьмәгә эләккән балык сыман чәбәләнеп, хаты-
нын эзләргә кереште. Хатыны юк иде. Каян булсын. Ул бит
аны ун ел элек җирләде. Алайса аны кем уятты? Уйланыр-
га вакыт юк иде. Кабинага су тулды. Ишекләрне тарткалап
карады. Водитель ягындагысы ачылмады. Арткы ишекне
ачып, чак чыгып өлгерде. Таң нурларының сыек яктысын-
да машинаның түбәсе генә чак күренә. Даян өенә ашыкты.
Икенче көнне машинаны трактор белән ярга тарттырып
чыгардылар. Төзеклеген тикшерделәр. Бер детале сүтеп
алынган. Тормоз шуңа эшләмәгән.
– Сине үтермәкче булганнар, әти! Илсурга хәбәр итик! –
диде улы.
– Юкны сөйләмә. Мин исән-сау. Беркая да хәбәр итми-
без.
– Соң үзең күрдең бит. Сүтеп алганнар.
– Кем алган? Берәрсе күргәнме? Барысын да ачыклар-
быз. Әлегә алдыңны-артыңны карап йөре.
Даян эчен тырнаган кайгылы уйларын улына сиздермәскә,
берни булмагандай, эшкә чумарга тырышты.
“Белеп-белми кылган гөнаһларым өчен гафу ит. Юлымда-
гы дошманнарны яхшылык белән алып куй”. Күңеленнән
шундый теләкләр теләде. Ул да уйлана иде. Шомлы уй-
ларын улына белдермәде. Әти нык тора, берсеннән дә
курыкмый, дип уйласын. Курку хисе дә, батырлык та
кешедән кешегә күчүчән. Алар бирешмәскә тиеш. Даян
үлемнән, озак яши алмаячагыннан курыкмый. Ул өелеп
яткан эшләрен тәмамлап өлгермәүдән генә курка.
Иске машинасына утырып, фермага ашыкты. Төзүчеләр
белән сөйләште. Колбаса, сөт цехы нигезләрен салалар
иде. Анда да сугылды. Кеше эшли икән – яши, яши икән –
эшләргә тиеш. Тормыш девизы шундый иде аның. Үзенә
дә, улына да, кул астында эшләүчеләргә дә шундый таләп
куйды.
Мәчет нигезен бүген салырга тиешләр. Такталарны,
арматураларны төн эчендә урлаганнар. Яңаларын кай-
тартырга кирәк. Аңламассың бу халыкны. Мәчет кирәк,
диләр. Үзләре атлаган саен аяк чала. Даян бу эшнең ба-
шында кем торганын чамаласа да, сүз куертмады. Улы
Тимурга мәчет төзелгән урынны төшерүче видеокамера
урнаштырырга кушты.
* * *
Көннәрдән бер көнне кафеда стриптиз күрсәтә башла-
дылар. Тимер таякны буар еландай урап әйләнүче чибәр
кызларны карарга Очлытау ирләре генә түгел, тирәк-як
авыллардан да җыелдылар. Рифатның эшләре тагын хут-
ка китте. Белә ул, халыкны ничек җәлеп итәргә, белә. Бүген
хәтта тимер торбаларны да гүзәл кыз сурәтләре белән
рекламалап саталар. Кашыкка салып йотардай гүзәлләр
булган җирдә ир-егетләр ыштансыз калырга, бурычка чум-
ганчы эчәргә риза. Стриптизны шәһәрдә күреп кайткан
иде. Биюче кызларны танышлары аша шәһәрдән китерт-
те. Ну шәпләр дә инде. Сары чәчлесе бигрәк тә. Чишенә
башласа, барысының да авызы ачыла. Әнә, кыз бер
ирнең өстенә менеп атланды. Тегесе айгыр сыман кешни.
Арт санын каезлаганга шатлана гына. Икенчесе сәхнәгә
чәчелгән эчке киемнәрен авызы белән кабып алып килеп
тезләнде. Болай булса, аларга түгелгән акча тулысынча
акланачак. Я, Даян, кем җиңде? Минме? Синме? Халык
мәчеткә йөрерме? Әллә минем матуркайларымның колга-
га сырпаланганын карарга җыелырмы?
Халык артканнан-артты. Киштәдәге сыра да, аракы да
сатылып бетте.
– Җәмиләкәй, чыгар запасларны!
– Алары – яңа партия. Халык агуланса?
– Агуланмас. Күрәсеңме, көтәләр!
Сәхнәдәге озын ботлы кыз анадан тума калгач, исерә
төшкән ирләр шатлыкларыннан үкерергә тотынды. Кызны
икенчесе алыштырды.
Венер килеп кергәндә кафеда балта элмәле төтен иде.
Ул әле берсен, әле икенчесен җилтерәтеп, һушларына
китерергә тырышты.
– Кайтыгыз! Иртәгә эшкә!
Халыкта эш кайгысы киткән иде. Тавышы карлыкканчы
кычкырса да, барып чыкмады. Бөтенесенең күзе сәхнәдә.
Венер да сәхнәгә күз ташлаган иде, урынында катып кал-
ды. Полицейский киемендәге чибәркәй буш шешәләр
тулы өстәлләр аша аңа якынлашты. Кулында камчысы
да бар. Абау! Күзенә күтәрелеп карый алмады Венер.
Ялтырап торган озын кунычлы итекләрен генә шәйләп
алды. Мәче сыман, йомшак кына басып атлый кыз. Болай
да шашар чиккә җиткән ирләрнең күңелен күреп, борга-
ланып та алды. Изүеннән ташкан йомры күкрәкләренә
үрелүчеләрне этеп җибәрде. Аның озын тырнаклы кулла-
ры кагылучылар рәхәтлектән ыңгырашып куйды. Атлаган
саен бер киеме чыгып очты. Венер, сихерләнгәндәй, уры-
нында катып калды. Килеп җиткәндә, кыз эчке киемнәрдә
генә калды. Алары да баулардан гына тора. Күкрәге ту-
рындагы бер җепне тартса, шәрә калачак. Бу эшен ул
Венерның үзенә калдырды.
– Әйдә, әйдә, әйдә!
Халык сызгырырга, кул чабарга, дәртләндерергә то-
тынды. Венер кымшанмады. Шулчак аркасын камчы өтеп
алды. Венер калтыранган кулларын матур итеп бәйләнгән
җепкә сузды.
– Бушлай түгел!
Венер үзе дә сизмәстән, кесәсендәге бар булган акчасын
актарып чыгарып, гүзәл затның итек кунычына кыстырды.
Халык, шашынып, тагын да ныграк кул чапты. Бу вакытта,
сәхнәгә икенче биюче чыгып, колга тирәли әйләнергә ке-
реште. Венер бауны эләктерде. Шул мәлдә, колга, ычкы-
нып китеп, аңа уралган кыз белән бергә якындагы өстәлгә
ауды. Бер ирнең башы тишелде, өстәл ватылды. Кыз яшь
каендай нәзек ботларын кымшата да алмый иде. Халык,
шаулашып, кәефсезләнеп, таралыша башлады.
– Ашыкмагыз, хәзер барысын да хәл итәбез!
Рифатны беркем дә тыңламады. Бераздан кафе бушап
калды. Кызның аягы сынган булып чыкты. Хуҗалар аны
дәваларга ару гына акча сорадылар. Башы тишелгән ир
дә акча каерып алды. Төн эчендә җыелган акчалар көл
сыман күккә очты. Рифат берүзе генә утырып калды. Бер
ярты ачып, стакан тутырып эчте.
– Наил! Бер тартма Казахстан аракысы ал да,
төзүчеләргә бар. Тактага алыштыр. Даянның эше тоткар-
лансын.
Наил кушканны үтәргә китте.
Такталарны машинага төягәндә генә, Тимур килеп җитте.
– Аракыңны ал, такталарны бушат та, ычкын моннан.
– Җикеренмә. Мин – үз авылымда. Син – килмешәк.
– Башта кулыңа хуҗа булырга өйрән, шуннан авызыңны
ачарсың.
– Әле син шулаймы?
Наил Тимурга ташланды. Алар җирдә ауный башлады.
Егетләрне төзүчеләр аерды. Наил, сүгенә-сүгенә, маши-
насына утырып, кузгалып китте. Ачуы купкан Тимур да ма-
шинасына кереп утырды.
– Сезнең белән иртәгә сөйләшербез, – диде ул такта-
ларны урынына өеп булашкан эшчеләргә.
* * *
Даян кырын ятып “Кызыл таң” укый иде. Ишек шакуга
сискәнеп китте. Кичкырын кем йөри микән? Ачса, Асия
басып тора. Кулына пакет тоткан. Аны күрү белән Даян
үзенең эчке күлмәктән, трикодан гына басып торуын
шәйләп алды.
– Кер әйдә. Мин хәзер.
Тиз генә футболка, чалбар киеп чыкты.
– Хәлеңне белергә килдем. Икмәк пешергән идем. Мо-
нысы – май белән каймак.
– Мәшәкатьләнеп йөрмәсәң дә булыр иде. Күреп
торасың – мин исән-сау. Ара да якын түгел.
– Ипләп йөре инде.
– Борчылма. Барысы да яхшы булыр.
Чәй кайнап чыкканда Тимур кайтып керде. Ирене кана-
ган. Күлмәге умырылган.
– Әти, сөйләшәсе бар иде.
– Сөйлә. Асиядән серем юк.
– Сөйләшербез.
Асия кыенсынып кына:
– Ярар, мин кайтыйм инде, – диде.
– Ашыкма. Өчәүләп чәй эчәбез дә, сине илтеп кайтам.
Әллә оялудан, әллә шатлыгыннан, Асиянең битләре ал-
суланып чыкты. Ул пешергән икмәкне, аерткан каймакны,
язган майны ашаучы иргә сокланып карап утырды. Аңа
әйтеп бетергесез рәхәт иде.
* * *
Рифат шешәнең төбенә төшеп килгәндә ишектән Илсур
килеп керде. Сүзсез генә өстәл артына утырды да, стакан
тутырып эчте. Тәмәке кабызды.
– Казахстанныкы.
– Булса соң?
– Булмасын.
– Сөйләнеп утырган була. Көмешкә сатканыңны
оныттыңмыни?
– Онытмадым. Хәтерем яхшы. “КамАЗ” водителе белән
сөйләшкәнне дә онытмыйм.
– Нинди “КамАЗ”?
– Башыңны сантыйга салма. Даян белән булашуыңны
туктат!
– Ә син кикрик уйнатма. Икәү калыктык. Батканда да
икәү батарбыз.
Илсур чыгып китте. Рифат янә стаканны тутырган иде,
эче авыртып куйды. Утырып тормаса, авып ук киткән бу-
лыр иде. Наилгә эндәште дә чыгып киттеләр. Җәмилә
каршы төшәргә батырчылык итмәде. Сугып очырырга да
күп сорамас ире, бигрәк кызу.
Төн уртасында Очлытау авылы халкын янгын уятты. Тау
башында мәчет салырга дип кайтарган такталар яна иде.
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: