-13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 март 2019, 11:54

Айдар ЗӘКИЕВ. КИТЕК АЙ. Повесть (1)

...Бөлгән колхозның җирләрен себер бае ала икән, дигән хәбәр авылны айнытып җибәрде. Ул себер бае, исеме Даян, ди, былтыр гына бушаган бер өйгә кайтып урнашкан.Төркем-төркем җыелеп, көнбагыш кертләткән ирләрнең яңалыкны ишеткәч, моңсу күзләрендә янә өмет очкыннары кабынды.– Хезмәт хакын күпме түләр микән?– Машина алыр идем!– Чит ил комбайнына тузан керми, ди. Аның кондиционеры да бар, диләр...Ә авылның икенче очында себер кунагын сүгепме-сүктеләр. Монысы – Рифатның эше иде.– Ул сездән кол ясарга тели. Байлардан көт изгелек. Җигеп, җаныгызны алып эшләтәчәк. Акчасын үлчәпкенә түләячәк. Менә, мин әйтте, диярсез! – дип, күргән берсенең җанына шик оеткысы салды...

1
Кайчандыр чәчәк аткан Очлытау авылының инде
шәүләсе генә торып калды. Әйе, баштагы мәлдә халык
яхшы яши иде. Колхозның ел саен ишәйгән малларына
көтүлекләр җитми башлаган иде. Авылны ямьләп торган,
җил-давылдан саклаган йөзьяшәр имәннәрне, бөдрә
каеннарны кисәргә туры килде. Буралар ашлык белән
һәрчак тулы булды. Ә туксанынчы елларда колхозны та-
раттылар.
Колхоз рәисе Рифат ярты техниканы ихатасына кайта-
рып куйды. Янәсе, эш хакы өчен яздырып алган. Халык
әллә ни аптырамады. Үзе дә югарыдан тикшерү килгәнен
көтмәде. Ихатада серәеп утырган комбайннарның,
тракторларның, машиналарның файдасын күрергә ашык-
ты. Кайсысын – шул килеш, кайсысын тимер сыныгына
әйләндереп сатып та җибәрде. Җыелган акчага зур гына
бина төзеп, кафе ачты. Көн саен күмәкләшеп эшкә йөрергә
күнеккән халык хәзер күмәкләшеп эчәргә йөри. Эчү эшкә
әверелде.
Бәла ялгызы гына йөрми, диләр бит. Эчкечеләр ишәю
белән, авылны бурлар басты. Ихатада әйбер калдырып
булмый башлады. Гаражларның тимер капкаларын ва-
тып кереп, эчендәге әйберләрен урладылар. Акча агымы
Рифатның кесәсенә акты. Аерылышкан гаиләләр ишәйде.
Туйлар сирәгәйде. Яшьләр авылдан шәһәргә чыгып китү
ягын карады. Рифат хәлләрнең мондый борылыш алуына
ихлас шат иде. Бетсен авыл. Картайсын. Халык кырыл-
сын. Җирләре аңа калачак. Кулына төшергәч, ничек һәм
күпмегә сатарга белер. Шуннан, яшь хатынга өйләнеп, ал-
тыннан сарай төзеп, яңа тормыш башлар.
Репрессияләр чорында җимерелгән мәчет урынында
әрем үcте. Мәчет язмышы да әрем тәме сыман ачы булды
шул. Анда йорт салырга теләүчеләрнең, нишләптер, эше
пешмәде. Нигез казыган тракторлар ватылды. Төзелеш
материаллары алып килүче йөк машиналары әйләнде.
Әйтерсең дә, бу урынга бары тик яңа мәчет кенә төзелергә
тиеш иде. Һәм бу шатлыклы көннәргә дә вакыт җитеп килә
иде.
Бөлгән колхозның җирләрен себер бае ала икән, дигән
хәбәр авылны айнытып җибәрде. Ул себер бае, исеме
Даян, ди, былтыр гына бушаган бер өйгә кайтып урнашкан.
Төркем-төркем җыелеп, көнбагыш кертләткән ирләрнең
яңалыкны ишеткәч, моңсу күзләрендә янә өмет очкынна-
ры кабынды.
– Хезмәт хакын күпме түләр микән?
– Машина алыр идем!
– Чит ил комбайнына тузан керми, ди. Аның кондиционе-
ры да бар, диләр...
Ә авылның икенче очында себер кунагын сүгепме-
сүктеләр. Монысы – Рифатның эше иде.
– Ул сездән кол ясарга тели. Байлардан көт изгелек.
Җигеп, җаныгызны алып эшләтәчәк. Акчасын үлчәп
кенә түләячәк. Менә, мин әйтте, диярсез! – дип, күргән
берсенең җанына шик оеткысы салды.
Халыкка җитә калды. Имеш-мимеш, аерылган корт күче
сыман, авылның бер очыннан икенчесенә күчеп йөрде:
– Себер бае халыкны талап баерга кайткан.
– Нык усал икән...
– Җирләрне тартып алырга җыена.
– Бер игелек тә күрсәтмәячәк.
Авыл халкы икегә бүленде. Берәүләр, себер баен авыл-
га яңалык, эш, яхшылык алып киләчәк, дип көтте. Венер
алар ягында иде. Ул үзе – югары уку йорты бетеп, колхозга
эшкә кайткан кеше. Хыялларын чынга ашырып өлгермәде
– колхоз таралды. Шуннан бирле Рифат белән бер-берсен
күралмыйлар. Икенчеләр Даянны сәнәккә күтәрергә
әзерләнде. Ник дисәң, Рифат кешеләрне ышандыра, үз
ягына аудару хәйләсен белә иде.
Җыелыш авыл клубында үтте. Халык каршына кара ко-
стюмлы, шар корсаклы бер ир чыкты. Очлытаулыларның
аны моңа кадәр дә күргәннәре
бар иде. Район хакимиятендә
эшләүче белгеч колхозны таратканда авылга еш
килде. Бүген дә ул елмаеп сүз башлады:
– Хәзер колхоз җирләре буш ятмаячак. Басуларда иген
үсәчәк, сез, элеккечә, эшкә йөриячәксез. Җирләрне
Даян Миргаянович арендага алды. Хәзер сүзне аңа бирәбез.
Сәхнәгә гади генә киенгән, тыйнак кына бер ир чыкты.
– Яңа хуҗалык оештырылачак. Колбаса җитештерү,
сөт эшкәртү цехы, пекарня ачачакбыз. Хезмәт хакы ай
саен түләнәчәк. Хәлегезне аңлыйм. Беркемгә дә ышан-
маска хакыгыз бар. Шулай да, нык кына уйлагыз. Кемнәр
эшләргә, иген игәргә, дөнья көтәргә тели, иртәгә колхоз
идарәсендә көтәм.
Беркем дә басып сүз әйтмәде. Пышылдашулар, колак-
тан колакка сер сөйләүләр башланды.
– Себер бае бит ул.
– Кулак Миргаянның улы.
– Кулак баласыннан көт яхшылык.
– Алма агачыннан ерак төшми.
– Килештереп сөйләгән була.
– Алдакчы!
– Ишетелми. Әйтәсе сүзегез булса,
йөзенә карап әйтегез. – Асия, үзе дә сизмәстән, янәшәсендәге ирләрнең
сүзен бүлде. Даянны ни өчен яклаганын аңлый алмады.
– Кара әле, монысы да байларны яклый. Әллә үзеңнеке
итәргә уйлыйсыңмы?
Асия җавап тапмады. Күңеленең бер кисәге Даянга
каршы. Әнә, күрше-тирә авыллардагы колхозларны ин-
весторлар алды. Булган мөлкәтне сатып, халыкны бушка
эшләтеп, качтылар. Даян да шуларның берсе түгел микән?
Икенчедән, Асия хатын-кыз иде. Ире үлгәннән бирле аны
кемнәр генә димләп килмәде. Уңган шул Асия. Альберт
үлде дип, малын бетермәде, бакча тутырып бәрәңгесен,
яшелчәсен үстерде. Җәен җен кебек печәнен хәзерләде.
Урамнан үтүчеләр, койма аша үрелеп, ул үстергән шау
чәчәкләргә сокланды. Кызы Рената: “Әни! Ник кияүгә
чыкмыйсың? – дисә дә, ашыкмады. Вакыт үткәнен, кайчан
да булса бер ялгызы гына торып калачагын Асия яхшы
аңлый иде. Картайса, кияүләр калмаячак. Аңласа да,
Альберты белән икәүләп төзегән йортны ташлап китәргә
теләмәде. Тагын, иллене куганда, ят йортка килен булып
төшүе җиңел эш түгел. Юк, эшеннән дә, башка кешеләргә
яраклашырга туры киләчәгеннән курыкмады. Сәбәп
башкада иде. “Кызым! Син кияүгә чыгарсың. Оныкла-
рымны үз йортымда каршы алачакмын, кунак итәчәкмен.
Кешеләрнең дә төрлесе була бит. Сезне кунакка чакырыр-
га рөхсәт итмәсәләр? Үз өемдә – үз көем”, – дип, кызының
кияүләр турындагы сүзен кырт кисәргә өйрәнде.
Яше унсигездә булмаса да, Асия чибәрлеген әле дә
булса югалтмаган иде. Буй-сын дисеңме, иңнәренә
сибелгән бөдрә чәчләр дисеңме. Шул чәчләргә уралыр-
га теләүчеләр авыл тулы иде. Ә бүген килеп, аңа шундый
сүзләр әйтәләр. Бәлки, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Даян
карамаслык та, каратмаслык та түгел. Ир уртасы булса да,
корсагы әле чыкмаган. Гәүдәсе төз, кара урмандай куе кара
чәчләре заманча итеп алдырылган. Үзен егетләрчә җиңел
тота. Асия үзенең уйларыннан оялды. Әгәр дә хатыны
булса? Булмаса да, авылда Асиядән башка нәзекбилләр
беткәнмени?
Асия клубтан дәртләнеп, күңеле күтәрелеп кайтып
китте. Әйтерсең дә, бүгеннән аның соры тормышында
үзгәрешләр башланырга тиеш кебек иде.
* * *
Кичен кафеда алма төшәрлек тә урын юк иде. Моңарчы
акчаны тиененә кадәр санаган Рифат бүген юмарт кыла-
на. Бер шешә сыра алучыга икенчесен бушлай бирә. Ара-
кыны да шулай сата.
– Бәйрәм итеп калыгыз. Иртәгә кол булып эшкә чыгачак-
сыз.
Зәһәр теле белән утка май сибәргә онытмый. Исерә
төшүчеләр кул чаба, аның сүзләренә алкышлаулар белән
җавап бирә. Исереккә диңгез тубыктан. Эчсеннәр. Дуңгыз
булганчы эчсеннәр. Рифат клубта ут йотып утырды. Әгәр
дә Даян дигән кеше авылда калса, аңа якты көн бетәчәк.
Халык көн саен эшкә йөрсә, кафе бушаячак. Мичкә-мичкә
сыра, тартма-тартма аракы сатылмаячак. Моңа юл куярга
ярамый. Рифат өчен халыкның эчүе, эшкә йөрмәве хәерле.
Кафе никадәр тулы булса, шулкадәр күбрәк акчада коена
ул. Бүген дә акция игълан итте. Чиләкләп чөмереп, иртәгә
эшкә чыга алмасыннар. Даян, янә Себеренә сыпырсын.
Кинәт музыка сүнде.
– Нинди бәйрәм монда? Таралышыгыз! Иртәгә эшкә
түгелмени?
Венер исерә төшкән ирләрне җилкәләреннән күтәреп
торгызып, берәм-берәм ишеккә таба этәп җибәрде.
Кайсысы, сарык сыман, куган якка атлады. Исерүе
җитеп, әтәчләнергә теләүчеләр дә булды. Тагын Венер!
Кирәкмәгәндә кысылырга ярата. Рифат аны болай да
күрәалмый. Бүген килеп, аның кафесында хуҗаларча кы-
лана.
– Венер! Я исән-сау чыгып китәсең, я сине чыгаралар.
Дошманы җавап биреп өлгермәде. Ачуы купкан Рифат
аның бугазына килеп ябышты. Ул аны тереләй ашарга
әзер иде. Икәүләп идән буенча тәгәрәп киттеләр. Алар-
ны аердылар. Өстәлләр авып, идәнгә сыра белән аракы
түгелде. Түзеп булмаслык сасы ис таралды. Халык тара-
лыша башлады.
– Тагын керсәң, бәреп үтерәм! – диде Рифат, җимерек
ирененнән тамган канын сөртеп.
– Күрербез. Кем кемне юк итәр.
* * *
Телевизордан “Тавыш” тапшыруын карап утырган Асия
сискәнеп китте. Капка төбенә машина килеп туктады. Кем
микән? Тәрәзә пәрдәсен ачып карады. Капкадан Даян ке-
реп килә иде. Даян! Йокымсыраган Асия итәгенә ут кап-
кандай бәргәләнергә тотынды. Мал карап кергән иске
күлмәген салып очырып, зәңгәр чәчәкле халатын киде.
Көзге алдында чәч-башын рәтләп алды. Ул арада ишек
шакыдылар. Асия ишегалдына чыкты. Даян якыннан та-
гын да яшьрәк күренә иде. Асия, каушап, сүз башлый ал-
мады. Даян да, кичкырын килгәнгә эче пошыпмы, кулында
ачкычын әйләндерүдән ары китә алмады.
– Саумысыз! Әйдәгез, үтегез!
– Кереп тормыйм! Йомыш белән килгән идем. Сез Асия
буласызмы?
– Әйе!
– Озак еллар колхозда хисапчы булып эшләгәнсез, дип
ишеттем. Сезне эшкә чакырырга килдем.
– Хәзер онытылды инде. Эш рәтен дә белмимдер.
– Исегезгә төшерерсез.
– Юктыр. Булмастыр.
– Алай кырт кисмәгез. Уйларга вакыт бирәм. Яңа кеше
эзләмим.
Даян, тыныч йокы теләп, машинасына чыгып утырды да,
кузгалып китте. Асия озак кына баскан урыныннан кымша-
на алмады.
* * *
Рифат буш кафеда берүзе аракы эчә иде. Авырткан ире-
нен җиңе белән каплап, өстәлгә йодрыгы белән берне ки-
тереп сукты.
– Җаныкаем! Җиткәндер. Алып куйыйммы?
Өйләнешкәннән бирле аның көен көйләп яшәгән
Җәмилә шешәгә үрелде. Рифат аның кулына сукмакчы
иде, тыелып калды.
– Җиткәнен үзем дә беләм лә ул. Берне тутырып сал да
алып куй.
Рифат ачуын аракы белән генә юып булмаганын
аңлады. Ул исерү белән генә Даян авылдан китмәячәк.
Аны Себеренә озату юлын күрергә кирәк. Исерек башына
бер этлек килде. Телефонын алды.
– Наил улым, Сабитны алып кил!
Күп тә үтмәде, Наил башын түбән игән бер ир белән ки-
леп керде.
– Түлим, дидем бит инде. Көзен үгезне сатам да, бурыч-
ларны түлим.
– Әгәр дә миңа акча бүген һәм хәзер кирәк булса?
Сабит дәшмәде. Дәшәргә җавабы юк иде. Тыңламады
бит хатынын. Башкаларга ияреп, бурычка шушында кереп
эчте. Хәзер ул Рифатка ярты үгезлек акча тиеш. Җәмилә
дә хәйләкәр төлке. Бурыч дәфтәренә барысын язып,
һәркемнең имзаларын куйдырып, теркәп барган. Бәлки,
арттырып та язгандыр. Эчкән баштан уйлап тормыйча кул
куелган.
– Сабит! Беләсең бит инде, мин – сабыр кеше. Бер йо-
мышымны үтәсәң, көзгә кадәр көтәргә ризамын.
– Нинди йомыш?
– Менә монысы инде – безнеңчә. Хәзер барысын да
аңлатып бирәм. Син барын да эшлисең һәм беркемгә дә
берни әйтмисең. Наил, бер ярты китер әле. Сине беркем
дә эчерми. Кыюлык өчен, фронтовой йөз грамм салырсың.
Калганы – миннән бүләк.
Рифат сөйләде де сөйләде. Ул сөйләгән саен, Сабит
кораб сыман утыргычына бата барды. Эчкәненә, шушы
кафега ияләшкәненә үкенде. Хәзер соң иде инде. Күңеле
тартмаса да, кушканны эшләргә тиеш. Балтасы суга
төшкәндәй, гер тагылгандай авырайган аякларын чак
сөйрәп, кафедан чыгып китте.
2
Даян капка төбенә чыгу белән, аптырашыннан сызгы-
рып җибәрде. Сизмәстән, чалбар, түш кесәләрен капша-
ды. Тартуын күптән ташлаган булса да, тәмәке эзләде.
Өр-яңа машинасының ишегенә кадак белән “Бар кит!” дип
язганнар. Аяк астына күз ташлады. Алгы тәгәрмәчләр кар-
шында өч тәмәке төпчеге, эчелеп бетмәгән аракы шешәсе
ята. Тарткан икән, димәк, икеләнгән. Кыюлык өчен аракы
эчкән икән, димәк, үз теләге белән түгел, кемдер кушуы
буенча эшләгән. Даянга Себердә кояш астындагы җылы
урын өчен ару көрәшергә туры килде. Аңа аттылар да,
пычак белән дә ташландылар. Авылга кайтып, монда да
шундый каршылыкка очрармын, дип, һич уйламаган иде.
Ул аш белән – аңа таш белән. Капкадан, киерелеп, Тимур
килеп чыкты.
– Матурлаганнар. Ким дигәндә, егерме мең сумлык ре-
монт! Әйттем мин сиңа...
– Улым, тагын башлама инде.
– Кайтмыйк авылга, авызың гына пешәчәк, дидем.
– Без ярты юлда туктап кала торганнардан түгел.
– Күңелеңне киң тот, әти. Монысы – башы гына.
– Җитәр, улым. Башыңнан андый начар уйларны алып
ташла. Барысы да яхшы булыр.
– Акчаң җитсә, яхшы булыр.
– Монда түгелгән акча безгә икеләтә артып кайтачак.
– Кайткан ди.
– Улым, монавы шешә белән тәмәке төпчеген бер са-
вытка ал. Бу эшне кем эшләгәнен ачыкларбыз. Аннан күз
күрер.
Даян улын тыңлап тормады. Машинасына утырды да,
кузгалып китте. Яшьләр яшьләр инде. Акчаның һәр тие-
нен саныйлар. Тимур аның авылга кайтып, хуҗалык оеш-
тыруын хупламады. Әле дә шундый фикердә. Яшь бит
әле. Аңламый шул. Акчага табынып, акча өеме өстенә оя-
лап яшәргә ярамый. Байлыкны теге дөньяга үзең белән
алып китеп булмый. Шул акчага кешеләргә ярдәм итсәң,
дөньяны матурларга тырышсаң, байлыгың кимеми, арта
гына. Даян да авылга баерга кайтмады. Аның максаты
башка иде.
Ул килгәндә халык кантур ишек төбендә кайнаша иде.
Элек колхоз рәисе утырган бүлмәгә төркем-төркем чакы-
рып кертте. Ачы булып күзгә махмыр исе керә. Тәрәзәләрне
шар ачты.
– Моннан соң кем эчә – эштән куам. Беренче һәм соңгы
әйтүем. Менә монавы документларны алыгыз, хезмәт
шартлары белән танышып, имзаларыгызны куегыз. Анда
барысы да язылган. Беренче көнне өмәдән башлыйбыз.
* * *
Авыл зиратының коймалары урыны-урыны белән ау-
ган иде. Аны яңартырга беркем дә алынмады. Акчалы
кешеләрнең теләге булмаса, теләге булучыларның акча-
сы юк иде. Каберләр өстендә маллар йөрде. Кайберәүләр
зират кырына чүп китереп түгәргә дә кыенсынмады.
Ертык полиэтилен савытлары каберләр өстендә үскән
агачларның кәкре ботакларына эләгеп калды. Алар
җилле көнне өрәкләрне хәтерләтте. Ерак туганнарының
каберләрен эзләп зиратка барган Даян мондый хәлне
күреп, хәйран калды. Каберләр өстендә көтү йөргән авыл-
да халык бәхетле яши алмый. Бу эшне эшләми торып,
мәчет төзү турында да сүз алып барып булмый.
Күмәк булгач, эшне бик тиз башкардылар. Экскаватор
торбаларны көрәге белән кагып чыкты. Аларга буеннан-
буена калын тимерчыбык сузып, сетка тарттылар. Кап-
ка урнаштырдылар. Даян да улы белән бергә эшләде.
Аңа беркем дә сәерсенеп карамады. Киресенчә, хөрмәт
итүчеләр артты. Зират эченнән машина-машина коры-
ган агачларны кисеп алып чыктылар, таралып яткан чүп-
чарны җыйдылар. Кичкелеккә зират эче ялт итеп, чиста-
рып калды. Беркем дә ару сизмәде. Киресенчә, һәркем
күңелендә әйтеп бетермәслек җиңеллек, рәхәтлек тойды.
Ләкин авыл халкы яңалыкка бертигез шатланмады.
– Кылана инде шунда, себер бае.
– Үзен күрсәтә.
– Мактана.
– Зират коймасын кем дә коя ала.
– Нәрсә инде, эшмени шул?
Мондый начар сүзләрнең оеткысы беренче булып кем
авызыннан чыкканын белмәсәләр дә, төкрек чәчеп сөйләп
йөрүчеләр булды. Андыйларны Корбаншәриф карт бик
тиз урынына утыртты:
– Яп авызыңны, сыртыңа салганчы. Сөйли генә беләсез
шул. Кулыгыздан эш килми. Даян улыма тел-теш тидерәсе
булмагыз. Дөрес эшли! Хәзер барлык әрвахлар аңа рәхмәт
укыячак. Мин дә аңа хәер-фатыйхамны бирәм!
Зират турында ишетү белән, Рифат бер стакан ара-
кы салып эчте. Даян кайтканнан бирле аракысы юньләп
сатылмый башлады. Бу бәндә аны бетерергә кайткан.
Күрербез. Бүген кафега янә халык тулачак. Аракы белән
сыра хакын төшерде. Дискотека бушлай. Тик кич җитсә
дә, халык берәм-сәрәм генә килде. Алары да, дуңгыз сы-
ман чөмерергә ашыкмады. Сыра уртлап, чикләвек ашап,
кәеф-сафа корып утырдылар. Болай булмый.
– Җәмилә. Сырага аракы кушып бир.
– Нәрсә?
– Сырага аракы өстә. Исерсәләр, күбрәк эчәчәкләр.
Җәмилә тыңларга теләмәсә дә, иренең сүзенә каршы
тора алмады. Сырага аракы кушып сата башлады. Өстәл
артында утыручылар тиз арада исереп, яңа шешә артын-
нан ешрак килә башладылар. Эш җайга салынганда гына
Венер килеп керде.
– Иртәгә эшкә. Яңа хуҗа, эчкәннәрне куам, диде.
Бу сүзне ишетү белән, кайберәүләр чайкала-чайкала,
ишеккә таба атлады.
Рифат Венерны моңа кадәр дә яратып бетерми иде.
Бу арада аяк астында күп бутала башлады. Бүген килеп,
аның кафесында хуҗаларча кыланмакчы.
– Исән чагыңда чыгып ычкын моннан.
– Кайчан халыкны эчерүдән туктыйсың?
– Беркемне дә каерып авызына салмыйм. Һәркем үзенең
авызына үзе хуҗа.
– Халык яңа тормыш башларга тели. Эчереп, юлларына
аркылы төшкәнеңне беләсеңме?
– Күп сөйләнмә, бар юлыңда бул. Тагын керсәң, ботыңны
сугып сындырам.
– Тиздәң кафең бушаячак. Монда берүзең генә эчеп
утырачаксың. Синең денатурат аракыңны да арзан бул-
ганга гына алалар.
– Җитте. Түзәр хәл калмады.
Рифат җиңнәрен сызганып Венерга ташланмакчы иде,
араларына керделәр.
– Минем сүзләрне исеңдә калдыр. Бөләчәксең, кафең
бушаячак.
– Син дә алдыңны-артыңны карап йөре.
* * *
Даян кичен Асиягә килде. Хисапчыны читтән эзли-
се килмәде. Кул астында авыл халкын белүче хисапчы
эшләсә, уңайлырак булыр, дип уйлады. Халык әйткәнгә
генә түгел. Асиянең кулыннан эш килер сыман. Ул
кешеләрне күзләренә, холык-фигыльләренә, аралашула-
рына карап, китап сыман укырга өйрәнгән иде. Асиядән
дә яхшырак хисапчы таба алмаячагын яхшы аңлаган иде.
Тагын, тол калганнан бирле бер хатын да аның күңел кыл-
ларын тибрәтә алмады. Ә Асияне беренче тапкыр күрүдә
үк әллә кайчан белгән сыман, якын итте. Бүген дә, аның
көләч йөзен күрү белән, мәшәкатьләрен онытты.
– Сездән башка булмый. Иртәгә көтәм. Эшкә чыгарга
ризасызмы?
– Компьютерда эшли белмим.
– Шул ук калькулятор инде ул. Төймәләре генә күбрәк.
– Шаяртмагыз.
– Мин шаяртмыйм. Белмәсәгез – өйрәтербез. Белмәү
гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.
– Килеп чыкмаса?
– Чыгачак. Димәк, сез ризамы?
– Риза!
Даян шатлыгыннан Асияне кочаклап алып, әйлән-
дерергә теләде. Аңа таба бер адым да атлады. Каушап,
кинәт борылды һәм, капкадан чыгып китте. Машина куз-
галды. Асия урынында басып калды. Даян бер дә хатын-
сыз яшәгән иргә охшамаган. Өстендәге киеме үтүкләнгән,
чәч-башы гел пөхтә. Мондый ирләрне моңарчы кинодан
гына күреп, китаплардан гына укып белә иде. Алар тор-
мышта да бар икән. Ярала башлаган татлы уйларыннан
оялып, тиз генә өенә кереп китте.
Рифат исә бу вакытта үз-үзенә урын таба алмый
этләнде. Эчеп алып, улын чакырды. Алар төнгә каршы чы-
гып киттеләр. Уенда тагын этлектер инде.
Җәмилә аларны хафаланып озатып калды. Тагын ниләр
эшләрләр микән? Бүгенге гөнаһлар өчен иртәгә җавап
бирергә туры киләчәк бит. Рифат Рифат инде. Яшәсен
яшәгән, ашасын ашап, эчәсен эчкән. Улын гына харап
итмәсә ярар иде.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында:
Айдар Мидхәт улы Зәкиев 1983нче елның 24нче декабрендә Бүздәк районы Каран авылында өченче бала булып дөньяга килгән. Беренче әкияте дүртенче сыйныфта укыган чагында “Өмет” гәзитенең “Чаткылар” кушымтасында басыла. “Яшь хәбәрче” исемен ала. 2001нче елда Каран урта мәктәбен тәмамлагач, Башкортстан дәүләт университетының татар-урыс филологиясе бүлегенә укырга керә һәм аны кызыл дипломга
тәмамлый. 2006нчы елдан “Кызыл таң” гәзитенең балалар өчен чыгарылган “Әллүки” журналы хезмәткәре, 2011–2017 елларда сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге хәбәрчесе. Яшьләр сәясәте һәм спорт темасына язылган мәкаләләр циклы республика күләмендә үткән конкурсларда берничә тапкыр җиңеп чыкты. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар турындагы язмалары Гадәттән тыш хәлләр министры Сер-
гей Шойгуның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2006нчы елда Казан шәһәрендә үткән “Иделем акчарлагы” әдәби конкурсында – проза буеча төп бүләк иясе, 2007-2008нче елларда “Тулпар” журналы үткәргән хикәяләр конкурсы лауреаты. Ике китап (“Кешеләр илендә” (2006), “Күбәләк канатлы бал корты” (2017)) авторы. БР Язучылар берлеге әгъзасы. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы.