Алсу, Фирая апасы шылтыраткач, бераз аптырап та калды. Эш бетәргә әлләни күп тә калмаган иде. Тизрәк бетсә, акча алып балаларга җибәрер иде. Булмаса, йорт эшләренә тотыныйм инде дип, былтыр көздән каралмый калган бакчаны чистартырга тотынды, күмелмәгәч, розалары да өшеп беткән диярлек, бөреләре күренми. Урам як бигрәк тә матур булып чәчәккә күмелеп утыра торган иде, былтыр сезне беркем дә карамады шул, дип сөйләнә-сөйләнә, эшкә тотынды. Элек булса, Фәрхәд җирне үзе казып бирә иде дә, хәзер менә бу чиреннән соң аңа кушарга да кыен. Алсу үзе дә авыр эшкә күнегеп килә. Фәрхәд «КамАЗ»ына утырып караган иде дә, бик булдыра алмады, табиблар да рөхсәт бирми, иртәрәк әле, диләр. Бар җирне тырма белән чистартып чыкты да нигезгә ял итәргә утырды. Никтер элекке кебек җырлап эшләми, авыз эченнән булса да көй көйләми, ник соң аның гомер иткән йорты да чит кебек, ирен әйткән дә юк. Кая китте мәхәббәт, саклый белмәгәнгә рәнҗеп, ташлап, башка кешегә киттеме? Кемнең ишегалдында елап утыра микән, Зәлиянең ишек төбендә калдымы әллә? Фәрхәд тә бүген иртән үк чыгып киткән иде каядыр, һаман кайтмый әле.
– Нихәл, күрше? Кайттыңмы? Син булмагач, бу бакча былтыр чәчәк тә атмады бугай, аларга да караучы, хуҗа кирәк шул. Зәлиягә аңа чәчәк ни дә, алабута ни. Фәрхәд тә син булмагач әлләни майтара алмады. – Бакча коймасына сөялеп күршесе басып тора иде, тик ачы телле Сәхап белән тел чарлыйсы килмәде, Алсу сүзсез генә бакчадан ихатага үтте.
Хак сөйли, тик аннан ни җиңеллек? Кайчандыр мал тулы абзар-сарайлар буш, тавыклар гына калып бара, сыерны Фәрхәд чирләгәндә бианалары алып киткән иде дә, үткән атнада кире китергәннәр, килен кайтты, үзе саусын дигәннәр. Хәзер Фәрхәд сава атна арасында.
Ире кичке ашка гына кайтып керде, арыган, чырае ап-ак.
– Машинага Саматны утырттым, эш тә белештем, син борчылма, анасы, мин җаен табармын, йөртмәм читтә тилмертеп, өйдә генә утырырсың. Синсез бу йортта бер ямь юк, син киткәч, минем өйгә дә керәсем килми, – дип, килеп, Алсуны кочаклап алды, тик хатын уклау кебек катты, битен читкә борды. – Кичерә алмыйсың, – диде Фәрхәд, авыр сулап, – ә мин сине акылдан шашып яратам, син миңа сулар һава кебек кирәк!
– Йөрәк янып сүнгән, мин дә берни эшли алмыйм. Теге вакыт мин дә сине сагынып, нәрсәгәдер өметләнеп кайткан идем. Тик син минем хисләремне күрмәдең, гомер иткән хатыныңны яклап бер сүз әйтә алмадың, хәтта әйберләремне капка төбенә китереп ташладың, капкадан чыгу белән мин шуларга абынып егылдым, йөрәк тә шунда шартлады бугай. Хәзер менә ни әрнеми, ни еламый. Анда бушлык.
– Алсу, миңа бик тә оят, кая китте микән безнең мәхәббәт, ничек аны кире кайтарырга, әйтче, нишлим, аны кайтарыр өчен ниләр кылыйм?
– Белмим, Фәрхәд, җимергәндә миннән сорамадың. Әлегә ничек бар, шулай калсын, озакламый балалар кайта. Бала өйләнәм дисә, туйлар ясыйсы бар, кредитны ябасы, миңа да эшкә китми булмый.
Кредит сүзен ишеткәч, Фәрхәд җенләнеп торып чыгып китте. Алсу хастаханәдә калган бала турында сүз кузгатмады. Үзе исә вакыт-вакыт шул баланы уйлады, алай гарип булгач, бу дөньяны ташлап китсә, яхшырак та булыр иде...
Фәрхәд күренмәгәч, эзләп чыкты. Бар җирдән карады, аннан бакчага күзе төште. Ап-ак чәчәккә күмелгән алмагач төбендә башын иеп утыра, әллә елый инде. Алмагач чәчәкләрен коя, Фәрхәд, әйтерсең, яуган ак кар астында калган. Алсу якын бармады, елаган ирнең күз яшен сөртеп утыру – җүләрлек, әйдә, еласын эче бушаганчы. Аны кызганып гарьләндерәсе килмәде. Үзе дә болдырга утырды да сабыр гына әйләнеп кергәнен көтте. Бик озак кына утырдылар икесе ике җирдә. Караңгы төшеп, баш очында ай калыкты, Фәрхәд бакчада мичкәдәге су белән бит-кулларын юды да өйгә таба атлады, күтәрмәдә шым гына утырган хатынын күреп, алдына тезләнде, кулларын учына алып, иелеп үпте, аннан калтыранган тавыш белән сөйли башлады:
– Алсу, бәгырем, минем гөнаһаларым бик күп җыелды, бу җирдә бик озак йөри алмам, сине генә түгел, бер гөнаһсыз сабыйны да ятим иттем, бик күпләрне бәхетсез иттем. Мине баладан отказ язарга чакырттылар, алып кереп тә күрсәттеләр, йоклый иде, сабыем, йөзен күргәч, башым әйләнеп китте, куркыныч! Отказ яза алмадым. Бәлки, аның йөзе генә гариптер, башы-акылы исән-имин булса, нишләрсең? Бу йортка кемнеңдер каһәре төште, сиңа бер үтенечем: китеп барсам, искә алып бер дога юлла миңа! Без бит егерме биш ел бәхетле булдык, шуның бер елының барысын җимерергә көче җитте, ах, кирегә сүтеп булса бу вакытны! Үз гаиләңнән кадерле ни бар! Сынады безне язмыш, хыянәттә сынала икән мәхәббәт!
Алсу иренең башын кысып кочаклады да үксеп елап җибәрде:
– Ник моны элегрәк аңламадың, каян эзлик безне ташлап чыгып киткән мәхәббәтне? Нишләдең син, нишләдең, йөрәк бит боз булып каткан, ни кылыйм? Син әле белмисең икең бер җан булып беткән кешеңне югалтуның ни икәнен, белмисең. Сине ятка бирү миңа җиңел булды дип уйлыйсыңмы, башымны ничә тапкырлар элмәккә тыгардай булдым. Хурландым, гарьләндем, ах, белсәң, йөрәгем җилдә җилфердәгән яфрак кебек әнә өзеләм, менә өзеләм дип калтыранып торганда чак калдым, миңа җүләрләр йортына китәргә дә күп калмаган иде бит, тик син боларны күрмәдең.
Фәрхәд Алсуны бар көченә кысып кочаклады. Аңлашу авыр булса да, алар бүген бергә. Алар бу көнне елап арып, бер кешелек караватта яшь чактагы кебек кочаклашып йокыга киттеләр. Икенче көнне тыныч җан белән уяндылар, бураннан соң тынып калган көн кебекләр иде.
Алсу Фираяга күпме шылтыратса да, ул телефонын алмады. Ярый, алайса, дип, тагын йорт эшләренә тотынды. Көздән чистартылмый калган бакчаларны чистартты, баздан бәрәңге чыгардылар, озакламый утыртыр вакыт та җитә, үрә торсын. Дәлия чәчәкләренең дә бәрәңгеләре килеп чыкты, Алсу, аптырап, иренә карады. Ул, елмаеп, җавапларга ашыкты:
– Мин аларны керткәндә, никтер син кайтырсың да сорарсың кебек тоелды, аларны син генә түгел, мин дә яратам бит, бигрәк тә теге кызыл энәлесен. Соңгарак калдым бугай шул, башта онытып җибәргәнмен, үзләре дә сине көткәндәй бик озак чәчәк атып утырдылар. Менә розаларыңны гына карарга өлгермәдем, исән була күрсеннәр инде. Алсу, чәчәкләргә карасам, гел син исемә төштең... Мин шул чакта ук сине сагынганымны аңлый башладым, тик бу гөнаһларга баштан-аяк кереп чумган идем шул, туасы бала аяк-кулны бәйләде. Син тапкан булсаң, без ул баланы җүләр булса да калдырмас идек, әйеме? – дип, Алсуның күзләренә карады.
Хатын бу юлы да эндәшмәде, башын читкә генә борды. Фәрхәд авырлык белән күтәрелде, бераз карап торды да авыр сулап куйды. Икесенең дә кайдадыр бик еракта, йөрәк төбендә өметләре ята: бер могҗиза булыр да өйләрен дә, үзләрен дә ташлап чыгып киткән мәхәббәтләре әйләнеп кайтыр, бу көн аларның яңа тормышында иң бәхетле көн булыр, монысы элекке кебек түгел, аннан да яхшырак булачак кебек иде. Фәрхәд күп нәрсәләргә башкача карый иде, Ходай кавыштырган, никах белән яшәгән, никахта туган балалары, сеңерләре өзелеп корган дөньялары, икесе төзегән гаилә нигезеннән дә кадерле ни бар? Гаилә белән уйнарга ярамый, ярамый. Хыянәт – гөнаһ, шуның нәтиҗәсе – гарип бала. Улы ялга кайткач, әти кеше моны бик ныклап аңлатачак, хыянәт итмә хатыныңа, балаларыңа, гаиләңә, дип, әйе, һичшиксез, аңлатачак. Хата бер генә була, төзәтә алмастае да була шул. Могҗиза килмәсә, мәхәббәте әйләнеп кайтмаса, нишләр соң ул, нишләр?..
Алсу дүшәмбе туры эш урынына килде. Иртәләде бугай, беркем юк. Фирая апасын көтеп, зур ике катлы йортның болдырына менеп утырды. Тирә-якта бар җирдә төзелеш бара, һәркем кесәсенә карап тырыша. Яз җитте, бар кеше кырмыска урынына кайный. Зур-зур йортлар, ихата уч төбендәге кебек, бар нәрсә күренеп тора. Уйларын машина тавышы бүлде, капка төбенә олы кара машина килеп туктады. Капкада Илшат күренде, тик Фирая апасы юк. Илшат ике эшче егет алып килгән иде. Күтәрмәдә утырган Алсуны күргәч, атлаган җиреннән туктап калды.
– Алсу, исәнме? Нишләп утырасың монда?
– Фирая апаны көтәм, ул әллә килмәдеме?
– Аны алырга машина җибәрдем, килеп җитәрләр, әйдә ишекне ачам. – Яныннан үткәндә тагын бер текәлеп карады: – Хәлләрең ничек, өйдә ни хәлләр?
– Бар да яхшы, – диде Алсу акрын гына, күтәрелеп карамаска тырышып.
Әллә Илшатның якынлыгыннан, аның хәтта тын алышы ишетелгәндәй тоелды, Алсу кызарып чыкты. Үзенең бала-чага кебек оялып торуына ачуы да килде. Ишек катында бик озак таптана кебек тоелды. Бу авыр халәттән арттан эндәшкән тавыш коткарды. Фирая апасы икән.
– Алсу, яхшы иткәнсең монда туры килеп. Исәнмесез!
– Хәерле иртә, Фирая, менә бик яхшы булды. Сез булмагач ни, бер дә эш бармый. Сез сораган гипсокартончыларны алып килдем, берәр нәрсә кирәк булса, шылтыратыгыз, – дип, Илшат китеп барды.
Ул киткәч, хатыннар бер-берсенә карашып алдылар.
– Фирая апа, сиңа ни булды, тартылып калгансың, йөзең дә талчыккан, бер дә ял иткән кешегә охшамагансың?
– Бар да үтәр, дип язылган Сөләймән балдагына, анысы үткән – монысы да үтәр, сабыр итик аз гына дигән. Безне эш кенә коткара. Өйдә елап ятып, тормыш алга бармый.
– Фирая апа, иреңнең елын ничек үткәрдең?
– Яхшы, бар да яхшы, үтисе бурычларымны барысын да үтәп бетердем, минем аның алдында башка бернинди дә бурычым юк. Калган булса, Ходай үзе кичерсен. – Фираяның сөйләшәсе килмәгәне сизелеп тора, шуңа Алсу артык төпченмәде.
Эшкә тотынгач, алар икесе дә җанланып киттеләр. Эшнең пычрак өлеше бетеп, чистасы гына калып бара, башыннан ук үзең эшләгәч, матурланганын, төгәлләнгәнен дә күрәсе килә шул. Зур залның түшәмен ике катлы итеп тарттырып, нокталы лампочкалар белән эшләп чыктылар, стенасына ябыштырырга обойны Илшат үзләренә сайларга кушты. Кибетләргә йөрергә бер көнгә машина да бирде, алар обой сайлый-сайлый хәлдән тайды, күп булгач, күзләр камаша, ялгышмагаек дип тә курыктылар. Шулай бер атна бик каты гына эшләделәр, ял көне дә эшкә чыктылар. Алсу, иренә шылтыратып:
– Эшне бетереп кайтам, югалтма, – дип, кисәтеп куйды. Күрәсең, анысы бер дә риза түгел иде. Алсу бик озак кына тыңлап торды да: – Борчылма, мин эш бетү белән кайтырмын, әйе, бөтенләйгә, – диде. Үзе бераз уйланып торды да серен чиште: – Фирая апа, нишлим, мин аны кызганам, тик җаным да, тәнем дә тартмый, әйтерсең, без аның белән егерме биш ел бергә яшәмәгән дә. Кич җитсә, килеп кагылыр кебек, куркып куырылып калам. Күпмегә барыр бу газап?
Фирая эндәшмәде. Ни дисен, үзе дә шул хәлдә, бик теләсә дә, иренең хыянәтен кичерә алмый, вакыт кирәкме, башка берәр нәрсәме – әлегә үзе дә белми, тик җанда бик тә авыр иде. Озакламый эш тә бетәр, Алсу кайтып китәр, иңнәрне тагын авыр уйлар басар инде. Былтыр бу хәлне бер кичергән иде бит инде, тагын бер сынау.
Коттеджның эче генә түгел, тышы да эшләнә барды, күз алдында агачлар «үсеп» чыкты, аларны кичләрен эштән соң Илшат үзе утыртты. Ул эшкә бик җитди, бик уйлап тотына. Хатыннар аны тәрәзәдән генә күзәттеләр. Үзләренең эшләре дә бик уңай бара. Менә йокы бүлмәсендә тукталып калдылар. Обойны хуҗабикә сайлый торган иде дә, аның килеп күренгәне дә юк. Шулай да үзеннән сорамыйча эшләргә ярамас дип, аптырашып утырганда:
– Кызлар, ничек, эшләр барамы? Зал бик матур килеп чыккан! – дип, Илшат үзе килеп керде.
– Йокы бүлмәсенә хуҗабикә обойны үзе килеп сайласа, яхшырак булыр иде, дип уйлашып утырабыз. Без бит байларча уйлый белмибез, – дип куйды Фирая.
– Сез ничек уйлыйсыз, нинди төсне сайлар идегез?
– Минме, – диде Алсу, бик кыенсынып, – мин тыйнак алсу төсләр яратам, Фирая апага хөрмә төсе ошый, шулай булгач, кем нәрсә ярата инде. Иптәшегез үзе килеп сайласын.
Илшат карашын аңардан алмый текәлеп тора бирде, Алсу, кызаруын тоеп, юк эшне бар итеп, икенче бүлмәгә чыкты. Фирая аларның икесен дә шым гына күзәтте. Илшат, моны тоеп, бурлыкта тотылган кеше кебек сискәнеп китте, уңайсызланыбрак торды да:
– Үзегезгә ничек ошый, шулай эшләгез, – дип, борылып чыгып китте.
Фирая гына, урынында ничек утырса, шулай утырып калды. Гәүдәсе килешле, үзе чибәр, акыллы, ләкин ялгыз – ниндидер сер ята монда, что-то не так, урыс әйтмешли. Ярый, ал икән – ал.
– Алсу, иртәгә чыгып алын-гөлен алып кайтабыз да ябыштырабыз, и эш бетте.
– Син бит кайтып китәм дидең, кайтасың да мәктәпкә урнашасың.
Алсу эндәшмәде, башында ниндидер уе бар, тик әлегә чыгарып салмый, уйлана. Әйе, гаиләне саклап калу хәзер аңардан тора шул.
Икенче көнне алар яңа обой алып кайттылар, караватның баш очына эре-эре ак чәчәклесен ябыштырдылар, ә тирә-ягы нәфис алсу төстә булды. Әйтерсең, бу бүлмә яшь кәләш көтә. Хатыннар икесе дә эчтән бер уй уйлады: кайсы бәхетлесе килер икән монда?
Җомга көн эш бетәр алдыннан Алсуга шылтыраттылар, башта аның чырае ап-ак булды, аннан кулыннан телефоны төшеп китте, үзе өнсез-тынсыз калды.
– Алсу тизрәк кайтып җитсен, ире авыр хәлдә! – диделәр.
Ул ахирәтен ипләп кенә утыртты да алмаш киемнәрен кидерде. Шунда эшләп йөргән сантехник егет белән сөйләшеп, аның машинасында авылга ашыктылар.
Алсуның күзеннән бер яшь тамчысы да чыкмады, ул тагын таштай катып калды. Фирая да бергә барып кайтырга булды, ахирәтен ялгыз калдырырга ярамый.
Сәгать эчендә кайтып җиттеләр. Алсуларга ике йорт аша халык җыелган, Алсу шул якка таба атлады, аңа Фирая да иярде. Халык ике якка аерылып юл бирде, ихата уртасында Фәрхәд ята иде, күзләре йомык. Кемдер килеп, Алсуны кочаклап алды:
– Балакаем, ул юк инде, җан бирде.
Болдырда бер хатын бәргәләнә-бәргәләнә елый. Алсу аңа күтәрелеп карады, теге чәбәләнеп кычкыра башлады:
– Алсу апа, мин гаепле түгел, ул үзе килеп керде, миннән акча таптырырга тотынды.
Шулчак бар җиргә җитешә торган Сәхап телгә килде:
– Ул: «Миннән урлап качкан кредит акчасын түлә», – диде. Син бит бүген өеңне сатарга кеше алып килгән идең. Фәрхәд: «Бурычыңны түләмичә өеңне саттырмыйм, Алсу син урлаган акчаны түләр өчен шәһәрдә эшләп йөри», – диде. Аңлашыла, күрәсең, ызгыш-талашны йөрәк күтәрмәгән.
Фирая тораташтай торган Алсуга карап алды. Йөзе ак кәгазь кебек. Ул акрын гына ак халатлы ханым янына килеп:
– Укол кадарга кирәк, үз йортына алып керик, – дип пышылдады.
Алсу җирдә яткан ире янына тезләнде, муенындагы яулыгын салып, аның баш астына кыстырды, әле суынып та бетмәгән гәүдәсе өстенә капланып үксеп елап җибәрде.
Бераздан башын күтәрде дә иренең күлмәк якаларын рәтләп куйды. Халык тын калып аны күзәтте. Алсу Зәлиягә яшьле күзләрен төбәде:
– Күпме кешене бәхетсез иттең, син шуны аңлыйсыңмы? Моннан киттең, тагын кем гаиләсен, кем оясын туздырасың? Больницада елап яткан балаң төшеңә кермиме әле? – Акрын гына җирдән күтәрелде: – Тагын шул кызыл шортигыңны кигәнсең, бу юлы тозагыңда кем?
Зәлия аркасы белән артка чигенде, артта стена.
– Кем булсын, менә күрше авыл фермеры, – диде Сәхап, – аңа безнең ише хәерче кирәкми.
Алсу Сәхап күрсәткән якка борылды, таныш иде аңа ул кеше.
– Илсур, син дә каптыңмы? – диде аңа. – Ни эзлисез сез, никахлап алган хатыныгызны, балаларыгызны ятим итеп, зар елатып, ни эзлисез, җирбитләр? Кара-кара! – диде, җирдә яткан иренә төртеп күрсәтеп: – Күр, сине дә шушы хурлык көтә, кара-кара! – дип кычкырды, өзгәләнеп. Хәлсезләнеп авып төшә башлаганда, аны тотып калдылар. – Өйгә кертеп салыгыз, – диде, көчкә телен әйләндереп.
Капка төбеннән яхшы машина кузгалып китте, артыннан тузаннар күтәрелде.
– Илсурның да гаиләсенә бу хәл барып җитми калмаячак, районның бер башында төчкерсәләр, икенче башында ишетелә, – дип куйды кемдер.
Фәрхәднең гәүдәсен моргка алып киттеләр. Алсуга көчле уколлар биреп йоклаттылар. Икенче көнне иртә таңнан балалар кайтып җитте. Кайгы кайда да бер. Алсу үзен кулга алдымы, әллә дарулар килештеме – бар йоласына китереп, ирен соңгы юлга озатты. Бөтен газабы күзләренә чыккан булса да, аны озатканда еламады. Аңлый, күрә: ике ягында ике баласы елый, бианасы – һәрвакыт күкрәген киереп йөргән усал Сафия карчык – ул да бүген бөгелеп төшкән, ә биатасы бөтенләй дә торып килә алмаган. Бианасын күздән кичереп: «Син, әнкәй, өч ул үстереп, тигез парлы булып картайдың, ә мин?» – дип уйлады. Фәрхәднең дә киләчәккә күпме өмете бар иде, иң зур хыялы – Алсуны, балаларны кайтару, тормышны элеккечә гөрләтеп җайга салып җибәрү иде. Бик соңлап булса да, гаиләнең ничаклы кадерле икәнен аңлаган иде ул. Иң зур байлыгы эшләгән акчалар түгел, ә корган гаиләсе булган икән бит. Гаилә белән шаярмыйлар, бер кылган хатасы бик кыйммәткә төште. Гаиләсе – аны, ул гаиләне югалтты.
Фирая Алсуны калдырып, шәһәргә кайтып китте. Коттеджның вак-төяк эшләрен үзе генә бетерде. Кичке якта Илшат килде. Уйга баткан Фираяны күргәч:
– Мин ни дип әйтергә дә белмим, ничек ярдәм итәргә соң? Йомышыгыз төшсә, килегез, шылтыратыгыз, – диде. Һәм өстәп куйды: – Аннан, бу сүз, бәлки, бик урынсыздыр да, миңа Алсу бик тә ошый. Рөхсәт итсәгез, мин сезгә шылтыраткалап торыр идем?
– Сезнең гаиләгез бармы? – дип сорарга базнат итте Фирая, Илшатның күзләренә карап.
– Юк, мин күптәннән ялгыз инде, – диде дә ир, торып китте.
Фирая төбенә төшеп төпченеп тормады. Шулай да мондый ир асылының ялгыз йөрүенә бик ышанасы да килмәде.
Алсу зур йортның әле бер бүлмәсенә, әле икенче бүлмәсенә керде-чыкты, керде-чыкты, ни эзләгәнен үзе дә аңламады. Беренче көннәрне әле уколлар тәэсирендә йөрсә, хәзер зиһенендәге томан таралып, чынбарлыкка кайта башлагандай тоелды. Җидесен дә үткәрделәр, барысы да кинодагы кебек булды. Ул ниләрдер эшләде, кемнедер эзләде, юк шул, әллә кая китте. Балалар да әниләрен күзәтәләр, аларның да саубуллашыр вакытлары җитте. Аларга да, күрәсең, бу зур йортта әниләрен ялгыз калдырып китү куркыныч, китми дә булмый, берсенең – эше, икенчесенең – дәүләт имтиханы.
Җидесен үткәргәннең иртәсендә Алсу төш күреп уянды. Фәрхәд аны җитәкләгән дә каядыр алга сөйри, алда ак чаршау, аның артында бала елый, чү-чү, елама, хәзер алам, хәзер... Кинәт уянып китте дә як-ягына каранды. Бүлмәдә тынлык. Күргән төшен тагын күз алдына китерде. Шул хәлендә бик озак катып утырды, аннан кинәт теге вакытта килгән хат исенә төште. Ул аны китап киштәсенә, китап арасына тыгып куйган иде бит. Әйе, менә ул китап, «Ак чәчәкләр», унынчы сыйныфта укыганда арасына чәчәк кыстырып Фәрхәд бүләк иткән иде. Алсу аны шул вакыт чәчәген югалтмыйча саклап килә.
Хатны табып алгач, әйләндереп карады, әйе, шул хат, тик монда Фәрхәднең кулы белән нидер өстәп язылган түгелме? Ашыгып укып чыкты, башта аңлап җитмәде, кабат укырга тотынды: «Гөнаһада яралып, якты дөньяга туган бәхетсез балам, кичер мине. Алсу, бәгырь кисәгем, бу чаклы гөнаһларым өчен җир йөзе мине озак күтәреп тормастыр. Гөнаһсыз сабый каргышы, синең рәнҗү, балаларыбызның күз яшьләре иңемне баса. Алсукаем, мин бит бик көчле ир идем, хәзер аңлыйм, янымда син булганда, гаиләм түгәрәк чакта гына мин көчле булганмын. Хәзер син миннән суындың, элекке назлы карашыңны тагын бер күрер өчен әллә ниләр бирер идем. Син киткәч, төннәрен син йоклаган мендәрне кочаклап елыйм, мендәрдә калган татлы исеңне, чәч бөртекләреңне эзлим, миңа бит син кагылган һәрнәрсә кадерле икән. Менә әле дә, күзгә йокы кермәгәч, берәр китап булса да укып, төнне үткәрим дигән идем, шушы хат килеп чыкты. Син аны мине кызганып яшергәнсеңдер. Син мине кызганасың, тик миңа синең кызгануың түгел, сөюең кирәк, мин аны кайтара алмасам, ничек яшәрмен соң? Кайтсын иде безнең мәхәббәт, утырмасын иде елап кеше ишек төбендә. Каршы алырга ишекне каерып ачып йөгереп чыгар идем, мин аны үлгәнче түремнән дә төшермәс идем. Их, Алсу җаным, вакытны кире борып булса, бу гөнаһларны урап узар идем дә бит! Ходай биргән сынауны үтә алмадым шул, кичер мине, сөеклем...»
Алсу хатны йомарлап күкрәгенә кысты. Йөрәк ачытып чеметте, тамак төбенә төер килеп тыгылды.
– Кызганыч, җимерү җиңел, берни түгел, кайтарып кына булмый.
Шулчак ул кинәт башына килгән уйдан тураеп торып басты, күпмедер уйланып торганнан соң, ашыгып, улын уятты:
– Фәнил, җыеныгыз, районга барып кайтабыз, аннан китәрсез, – диде дә тиз-тиз үзе дә җыена башлады.
Машинага утыргач кына Гүзәле сорарга булды:
– Әни, нинди ашыгыч эш килеп чыкты, ник ашыгасың?
– Балалар, әтиегез баланы алуымны тели, ул сезгә туган энегез була. Бала, бәлки, акылга зәгыйфь тә түгелдер. Әтиегезнең миннән моны сорарга кыюлыгы җитмәде, тик баланы анда калдырудан бик тә хурланды, шуңа ул аннан баш та тарта алмады, үзе инсульттан соң аякка да басып өлгермәде. Балалар, ни дә булса эшләргә кирәк, әлегә үзем дә аңлап бетермим. Тик мин бу эшне сезнең ризалыктан башка башкара да алмыйм. Минем белән бер-бер хәл булса, ул сезгә калачак! Ни дә булса эшлик, балакайларым, зинһар!..
– Әни, ник кирәк ул бала сиңа? Анасы бар бит, алсын да карасын, – дип, каршы төште кызы.
– Әй, балалар, бу даладай өйдә ничек ялгыз яшәмәк кирәк?!
Тик улы гына әлегә бер сүз дә эндәшмәде. Хастаханәгә барып керүгә, каршысына кайчандыр үзе укыткан укучысы Ләйсән очрады.
– Исәнмесез, Алсу апа, нишләп йөрисез? – дип, елмаеп каршы алды.
Район хастаханәсендә кем кайсы авылдан, кем нишләп ята – барысы да билгеле. Фәрхәд белән Зәлиянең кыланмышлары кырык кат юылып, кырык кат чайкалган. Бөтен халык, бу тарих ни белән бетәр дип, тын да алмыйча көткән вакыт. Ташландык гарип бала да беркемгә дә сер түгел. Шуңа да боргаланып тормады:
– Без баланы күрергә килдек, – диде.
Ләйсән бераз аптырап торды да:
– Әйдәгез, – дип, аларны зур булмаган бер палатага алып керде.
Уртада бердәнбер нәни карават. Бүлмәдә тып-тын. Акрын гына янына килделәр. Килделәр дә сискәнеп киттеләр. Аларга нәкъ Фәрхәднеке төсле ике кап-кара күз карап ята. Авыз урынында зур бер куыш – аңкавы күренеп тора. Бала еламады, акрын гына борылды да караватның таякларына тотынып торып та басты. Әллә нинди «ы-г-г» дигән тавыш чыкты, авыз урыны тагын да ямьсезләнеп китте, ә күзләр... Алар елмая иде. Бала, үрелеп, исәнгерәп торган Алсуның кофтасындагы ялтыр төймәсенә үрелде. Төймәне боргалады да башын күтәрде, күзләре тагын елмайды. Алсу, иелеп, баланы кулына алды. Гәүдәгә ябыграк булса да, ул бик теремек, сәламәт бала иде.
– Ул сау-сәламәт, тик аның бүре авызы, ягъни волчья пасть, ашый алмый, бик күп операция ясатырга кирәк булачак, – диде Ләйсән.
Алар янына урта яшьләрдәге бер табиб килеп басты:
– Без әлегә баланы бирми тордык, атасыннан да, анасыннан да отказ юк, ә киләсе атнада без аны Чаллыга балалар йортына күчерәбез, җиде айлык булды бит инде, – диде ул.
Алсуның баланы кочагыннан ычкындырасы килмәде:
– Мин аны алып кайтам! – диде, аңардан аерыла алмыйча.
Балаларының аптырашы йөзләренә чыккан, ни әйтергә дә белми торалар.
– Юк, сез аны болай алып китә алмыйсыз, сез бит аңа беркем дә түгел, ялгышмасам, әтисе дә үлгән, диделәр. Ирегез исән чагында килгән булсагыз, әле башка хәл. Аны алырга теләүчеләр дә бар. Әйдәгез, минем кабинетка кереп сөйләшик, баланы урынына салыгыз да.
– Юк, монда сөйләшик, болар – минем балаларым, алар бер ата балалары, баланы беркемгә дә бирмибез. – Алсу баланы кулыннан ычкындырырга җыенмады, күкрәгенә тагын да кыса төште.
– Бу бала әнисе исемендә, аның фамилиясе дә юк, сезгә бу баланы алыр өчен бик күп документ җыярга кирәк.
– Җыярбыз, иеме, улым, җыярбыз?!
Аның хәзер бөтен таянычы улы иде. Ни әйтсәң дә, өйдә бердәнбер ир заты, әти урынына калган кеше.
– Сез бит ялгыз, Алсу ханым, тулы булмаган гаиләгә бирелми бала.
– Юк, нишләп мин ялгыз булыйм, менә бит балаларым бар, абыйсы, апасы...
– Әйдәгез, мин сезгә нинди кәгазьләр җыярга кирәклеген аңлатырмын. Баланы алыгыз, – диде табиб шәфкать туташына.
Алсу баланы теләр-теләмәс кенә Ләйсәнгә бирде. Палатадан чыгып киткәндә, артына борылып карады. Шәфкать туташы баланы урынына утыртты да үзе дә алар артыннан иярде. Бала шул шыксыз бүлмәдә ялгызы утырып калды.
– Нишләп ялгыз калдырасыз, ул бит әле кечкенә! – диде Алсу, өзгәләнеп.
– Җиде ай шулай ялгыз яши, өйрәнеп беткән инде ул, – диде Ләйсән. Монда аны тәрбияләп утырырга буш кеше юк, кемнең вакыты бар, шул кереп чыга. Кем – уенчык, кем кием китерә. Бөтен больница эшчеләре ярата аны, тик балалар йортына җибәрер вакыт җитте шул инде.
Алсуның кулына дилбегә буе исемлек тоттырдылар. Кайтып китәр алдыннан ул тагын шул бала утырган бүлмәгә таба атлады. Ишекне ачканда, бала ишеккә карап басып тора иде. Әйтерсең, аларның әйләнеп киләселәрен сизеп, торып баскан. Хатынның тамак төбенә төер килеп тыгылды, ирексездән, күзенә яшь бәреп чыкты. Берәр уенчык та алып килмәгән, ичмасам. Көне буена, кем керер дип, шулай көтеп торадыр инде, сабыем. Ходаем, аңа яшәү өчен җан биргәнсең, тик бу авыруы ни хакына? Өлкәннәрнең хатасын шушы кечкенә җан иясе күтәрергә тиешме?
– Әни! – диде Фәнил, аны кочаклап.
– Улым! – Ана яшьле күзләрен улына төбәде, ничек әйтергә дип, сүзләр сайлады, – улым, алмасак, ничек яшәрбез Җир йөзендә!..
Фәнил әнисен кысып кочаклады. Бу бала бит аның бертуган энесе була. Бу буш бүлмәдә ялгыз калган энесе мәңге күз алдыннан китмәс.
– Әни, ала алсаң ал, ярдәмнән ташламам, – диде ул...
Балаларны озаткач, Алсу икенче көнне иртән үк районга ашыкты, кибеттән зур гына уенчык аю алды, матур костюм, оеклар сайлады. Йөрәге әллә кая ашкынды, әйтерсең, бер кайгысы юк, алда тик шатлык көтеп тора. Ул хастаханәгә өмет, шатлык тулы күзләр белән килеп керде. Бер ак халатлы ханым, анда керергә ярамый дип, юлын бүлде. Алсуны «юк» сүзе туктата алмый иде инде, ул бит төнне дә таң аттыра алмыйча көчкә чыкты, шунда килеп җиткәч, керми китәме соң? Туктап та тормады, бүлмәгә атылды.
– Миңа ярый, мин улым янына килдем! – диде.
Анда бер ир белән хатын басып торалар, бала белән елмаеп сөйләшәләр иде. Йөрәге туктый язды, алырга килгәннәр, дигән уй үтте башыннан. Башта аларга карап торды да, килеп, баланы күтәреп алды:
– Бу – минем бала, якын киләсе булмагыз! – диде.
– Безгә вәгъдә иттеләр бит, без инде бер ай йөрибез монда, – диде ир кеше дә, бирешергә теләмичә.
Алсу аның саен баланы күкрәгенә ныграк кысты:
– Минем иремнең баласы, ул аны беркемгә дә бирергә кушмады!
Алсуның беркайчан да болай усал булганы юк иде, ә монда... Элек аны якларга ире бар иде, хәзер ул ялгыз, үзен дә, шушы баланы да якларга тиеш.
Ир әрепләшкәндә хатыны җенләнеп чыгып китте дә баш табибны ияртеп килеп тә керде.
– Алсу ханым, алар инде документлар да җыеп бетергән, алай ярамый бит! – диде табиб.
– Фәрхәд бирергә кушмый, ул безнеке, кан туганнарны аерырга ярамый дигән закон бар, минем балаларымның сорап язган гаризалары бар!
Бүлмәдә тынлык урнашты, аннан табиб ир белән хатынны ияртеп чыгып китте. Алсу тиз генә баланың өстен алыштырып, үзе китергән киемнәрне кидереп куйды, әйтерсең, алар коткарып кала ала, кулына йомшак аюны да тоттырды. Йөрәге чыгардай булып типте, Фәрхәд исән булсамы, ник элегрәк уйламадылар соң, бәлки, чыгып югалган мәхәббәтне дә шушы бала кайтарган булыр иде. Нишләргә хәзер, документ җыярга да кирәк, ташлап китәргә дә куркыта, менә кайда ул ялгыз бәргәләнү... Алсу – балага, бала аңа елышты, аюны кочаклап көлгән булды, күрәсең, йомшаклыгы ошый иде. Хатын аның күзләреннән күзен ала алмады, әйтерсең, Фәрхәд күзләре карый аңа.
Озак кына торгач, баш табиб тагын аның янына керде:
– Алсу ханым, бу баланың сезгә ник кирәклеген аңлыйм да, аңламыйм да. Кичә кич улыгыз да килеп китте, сокландым, яхшы бала тәрбияләгәнсез, тик шулай да сезгә берәрсенә тормышка чыгарга кирәк, шунсыз сезгә баланы бирмәячәкләр, нишлисең, законы шулай язылгач. Бу эшләрне башкарып чыкканчы бик күп вакыт үтәчәк, ә бала өчен кайгырмагыз, җиде ай көткәнне тагын бераз көтәр. Мин сезгә сүз бирәм.
– Миңа килеп йөрергә рөхсәт итегез!
– Сез тизрәк документлар җыегыз, кияүгә чыгыгыз, тик теләсә кемгә, алкашка түгел, тикшерәчәкләр, шуны белеп торыгыз.
Алсу тагын югалып калды, моны табиб та сизде:
– Менә шул-шул, менә ул кайда проблема. Яхшы ир һәркемнең үзенә кирәк...
Дөньяның асты өскә килде, Фәрхәдне югалту кайгысы бер читкә тайпылды. Бөтен уй-хисләрне буш бүлмәдә басып калган бала биләп алды. Җыясы документлар арасында Алсуның акылын җуярдай бер документ бар, ул да булса, гаиләнең тулы булуы турында. Кем язган бу эшкә ашмас законны? Баланы балалар йортына җибәрсәләр, каян табар соң аны, аннан алып та китсәләр, чират диделәр бит. Ул читлеккә ябылган җанвар кебек бәргәләнде. Эш хакы турында белешмә кирәк, мәктәптән бирмәделәр, күпме вакыт үтте бит инде киткәненә. Шабашкада йөреп, бер җирдә дә теркәлмәгән. Алсу җеннең үзенә дә кияүгә чыгарга әзер иде, күңеленнән авылдагы барлык ялгыз ирләрне парлап чыкты, җыен эчкече генә калган. Юньлесен каян табарга? Шәһәрдән эзләргә кирәк, анда кемнең кем икәнен кем белә! Иртәгәсенә шәһәргә килде дә ярты көн буе урамда очраган бер ир-атны күздән үткәрде. Йә Ходай, бер җүнле кеше юк! Аннан, ничек итеп бер белмәгән кешегә барып бәйләнәсең инде. Аптырап, арып, йөрде-йөрде дә, бер-бер киңәш бирми калмас дип, Фирая апаларына китте. Сагынышканнар иде бер-берсен, сөйләшер сүз күп җыелган. Ахирәтенең терелеп, күзләре җанланып киткәненә шатланып күзәтеп утырды Фирая. Кирәк бит, югалган мәхәббәт шушы бала булып кайтты микәнни? Киселгән ипи кире ябышмый, диләр, хисләр, бәлки, инде яңармас та, ә истәлекләр, үткәннәр кешегә бик кадерле икән шул.
– Алсу, син кичердеңме аны?
Алсу бераз уйланып торды да сөйләп китте:
– Ул гафу үтенде, Фирая апа, кылган хатасын аңлап, үлгәнче үкенде. Мин аны кичердем дә ул, тик хисләрне генә кайтара алмадым. Биш ел яратышып йөрдек, егерме биш ел нинди матур яшәдек, тик шул бер елы харап итте бөтен тормышның ямен. Ә бала, Фирая апа, искиткеч, бик күптәннән яшь бала тотмагангамы, шундый тансык икән, хәтта күкрәкләрем авыртып китте, шундый имезәсем килде. Мин һәрвакыт өченче бала алып кайтырга хыялландым, Фәрхәд кенә никтер гел каршы булды. Ходай язган булгач, туган бит, минем теләкне дә онытмаган. Мин белештем инде, алты айдан соң бар мөлкәткә мин хуҗа, «КамАЗ» машинасын сатам да балага операция ясатам. Тик менә ничек итеп ир дигән нәрсәне табарга, каян эш хакы турында белешмә ясатып алырга? Берәр паспортлы бомжны булса да алып кайтып, юындырып-киендереп алсам әллә, язылышып, баланы алганчы ничек тә түзәр идем әле. Бая тукталышта бер бомж утыра иде, мин дә янына барып утырып карадым, бигрәк сасы шул. Юып бетереп була микән ул исне? Ир булдым, яныңа ятам, дисә? Фирая апа, ничек уйлыйсың, нишләргә?
– Әйдә бер-ике көн түзик, мин дә уйлап карыйм.
– Мин кайтам, алайса, иртәгә Айназым янына барасым бар, көтәдер.
– Бирдем, Фирая апа, ул хәзер – минем тормышымның тоткасы, Фәрхәдкә караганда аны ешрак уйлыйм. Ул зур өйдә ялгызым ничек яшим?!
Алсу кайтып киткәч, Фирая тирән уйга батты. Чыгу юлы бар кебек, тик дөрес аңларлармы. Озак сузарга да ярамый, Алсуның ашыгып берәр җүләрлек эшләп куюы мөмкин. Ничек итсәң дөресрәк буласын кем белә, кул кушырып та утырып булмый. Башына килгән беренче уе Илшат иде. Бай да булсын, директор да булсын ди, тик ул да – кеше бит, тере җан иясе. Андый кешеләрне яшь кызлар аулый инде, тик моңа чаклы ауга эләкмәгән икән, димәк, сәбәбе бар. Ни булса шул булыр, бәреп үтермәс әле, диде дә телефоннан сөйләшеп карарга уйлады.
– Сезнең ярдәмегез кирәк, мөмкин булса, килеп китсәгезче, – диде.
Илшат озак көттермәде, кичке уннарда килеп тә җитте.
– Сөйләшү бик җитди, мин сезгә сөйлим, сез уйлагыз. – Фирая Алсуның тормышындагы үзгәрешләрне сөйләп бирде дә: – Уйлагыз, тик озак түгел, аның урамнан берәр бомжны алып кайтуы да бар, – диде.
– Мин аңладым сезне, – диде дә торып чыгып китте.
Капка төбенә җиткәч әйләнеп карады, нидер сорамакчы иде дә, кире уйлады бугай.
Болай булгач, Алсуның язмышы хәл ителә, уңай барып чыкса ярый ла. Тик авыл халкы дөрес аңлармы икән? Фәрхәднең хыянәтен гафу итмәгән кебек, иренең кырыгын да үткәрмичә кияүгә чыкканын белсәләр, Алсуны да кичермәсләр. Авыл авыл инде, халык белән дә исәпләшми булмый, алар арасында яшисе бит. Шулай булгач, Илшатның анда кайтып күренеп йөрүе кирәкмидер әлегә.
– Иртәгә иртүк кил, Илшат эш хакы турында белешмә бирә, – диде.
Үзләре хәл итсеннәр. Илшатка да шылтыратып хәлне аңлатты. Ашыгып мөгез чыгарырга ярамый.
Илшат төнне бүлмәнең бер башыннан икенче башына йөреп үткәрде. Барысы да көн кебек ачык, тик Алсу моңа ничек карар. Ул аңа беренче күрүдән ошады. Аның күзләренең төсе, мөлаем да, моңсу да карашы... Болар бар да үзенә әсир итте. Була бит шундый кешеләр, күзләреннән башка берни юк кебек.
Ул эшкә үҗәт, кыю булса да, хатын-кыз белән чуалырга бик яратмады, әллә курыктымы. Әрсезләрне җене сөймәде, бигрәк тә кармак салганнарны, ә андыйлар аның тирәсендә җитәрлек иде. Җан тарткан кеше алар арасында очрамады. Илшат Свердловски шәһәрендә бик тәртипле, тәрбияле гаиләдә туып-үсте, әти-әнисенең алты баласы арасында көттереп кенә туган иң төпчеге иде. Әтисе балаларының барысын да югары белем алдыртты. Олылары, укып чыккач, кечеләренә ярдәм итте, барысы да яхшы урынга урнашып беттеләр. Бер апасы, дүрт абыйсы бар аның, кемгә эләккән мондый бәхет. Әйе, Илшатка эләкте, тик үзе генә бәхетле гаилә кора алмады шул.
Институтта укыганда беренче мәхәббәтен очратты. Әтисе урыс, әнисе башкорт булып, ике милләтнең дә бар матурлыгын үзенә җыйган Светасын бар җаны-тәне белән яратты. Биш ел институтта очрашып йөрделәр, аннан Света аны армиядән көтеп алды. Гөрләтеп туй ясадылар, икесе дә яхшы урыннарга эшкә урнашты. Бар да җиңел бирелде, фатиры да тиз булды. Аларның уртак тормышы биш ел бик матур барды, чөнки киләчәккә өмет зур иде. Тик бу тормышта бар да бал да май булмый шул, бер ягы кителмичә калмый. Бар да бар, дөнья җитеш, тик балалары юк. Биш елдан соң Света тикшерелә башлады, ул үзеннән гаеп эзләде, бер көнне килеп, Илшатны да тикшертергә булдылар. Табибларның җавабы аяктан егарлык иде, балагыз булмаячак, диделәр. Бөтен гаеп күкрәп торган ирдә булып чыкты. Шул көнне үк, әйтерсең, арага кара пәрдә элделәр. Илшат үзен кимсетелгән кеше итеп тойды. Света әлегә үзен берни булмагандай тотса да, ире аның кызганулы карашыннан керер тишек тапмады. Кирәк бит, абыйларының дүртәр-бишәр бала, ә ул... Аңа ни булган! Булган икән шул, балалар бакчасында колак яны шешеп, свинка чире йоктырып чирләгән булган. Менә сиңа нәтиҗә. Аны әнисе башта ангина дип уйлаган, ярый әле, абыйларына йокмаган. Алар ул чакта зур булганнар шул инде. Кече абыйсы белән дә аралары ун яшь бит. Ялгыш туган кырындык. Тумаган гына булса шунда!
Башта кайгырды, аннан хурланды, кеше арасында бигрәк тә. Бөтен курыкканы: «Ник балагыз юк?» – дип сорамасыннар, бетте, харап, атна буе башын күтәрә алмый. Аш бүлмәсе яныннан үтеп барганда, җиңгәләренең сөйләшкәнен ишетеп калды: «Янәсе, аның ирлеге юк ди бит, шуңа балалары да юк». Әйтерсең, башына күсәк белән бирделәр. Бәлки, сүз аның турында да бармагандыр, тик бу аңа шундый көчле тәэсир итте, үз-үзен күралмас чиккә җитте, ябыкты, кешегә дә күтәрелеп карамас булды. Света эндәшмәсә дә, арага салкынлык керми калмады. Беркөнне ерактан гына хатынының бер ир белән сөйләшеп торганын күреп калды. Көнләшүдән, күп уйланудан нервылары да бирешә башлады. Һәр икесе үз эчләренә бикләнделәр.
Шулай тагын биш ел үтте. Беркөнне Света түзмәде, үзе сүз башлады:
– Миңа утыз биш, тагын азрак йөрсәм, соң булачак, аңла мине, миңа кеше баласы кирәкми, үз баламны табасым килә. Нишлибез, Илшат? Минем сиңа хыянәт тә итәсем килми.
Алар ул көнне кочаклашып, таңга чаклы берсүзсез утырдылар. Илшат шулчак үзе чыгарды карарны, ул моннан китәргә тиеш. Светаның ана булырга хакы бар, икәүләп бәхетсез булганчы, икәүне бәхетле итсәң, ирләрчә булыр. Әтисе урынына калган олы абыйсы белән сөйләште дә үзенең моннан китәргә теләгәнен әйтте, тик кая? Абыйсы аңа шушы Чаллы шәһәренә, үзенең дусты янына эшкә урнашырга киңәш итте. Бердән, ераграк булырсың, икенчедән, үзебезнең татар арасында югалмассың, дип, озатып калды. Светасы белән хушлашырга көче җитмәде, аннан башка ничек яшисен дә белми, ярата иде ул аны, бөтен күзәнәкләре белән ярата, бәлки, шул ярату хакына үзеңне корбан итү кирәктер. Өстәлдә аерылышуга гариза гына калдырды, булган өс-баш киемен җыйды да чыгып китте. Сагынды, тик ике елны кайтмыйча түзде.
Кайткач, ерактан гына, коляска этеп йөргән Светасын күзәтте. Биш елдан соң кайткач, янына бармый түзә алмады. Света аны шатланып каршы алды, ул инде икенче бәбиен көтә иде.
– Рәхмәт сиңа! – диде ул. – Сиңа да шушы бәхетне телим. Ничек икәнен белмим, тик син бу бәхеткә лаек кеше! – дип, мөлаем итеп елмайды. Битен, корсаклы хатыннарга гына хас булганча, тут басса да, ул тагын да чибәррәк булып күренде.
Менә ун ел инде Илшат ялгыз. Фатирның дүрт почмагына карап ялгыз утыру да туйдырды, күршеләрнең ул үтеп киткәндә чыш-пышлары да. Шуңа, җир алып, йорт салырга булды, ичмасам, бакчасында булса да казыныр.
Төн дә үтте, таң белән кошлар сайрарга тотынды. Илшат, балконга чыгып, күкрәген тутырып сулыш алды да герләренә, гантельләренә тотынды, ул һәр көн ярты сәгать спорт белән шөгыльләнә, аннан салкын душ керә, кофе эчә дә эшенә китә. Кич кайта да – тагын шул. Бу – аның көндәлек тормышы, һәр көне бертөсле, ни шатлыгы, ни хәсрәте.
Алсу исенә төшкәч, тагын йөрәге урыныннан купты. Әйтерсең, аңа унҗиде генә. Юк шул, аңа кырык биш. Бәлки, бу аның тормышында Ходай җибәргән беренче һәм соңгы сынаудыр. Әтисе исән чакта аларга һәрвакыт, бала-чага булмагыз, чын ирләрчә уйлагыз, дия иде. Ул бу хәлне чын ирләрчә ерып чыгарга тиеш. Тик ни дип сүз башларга соң, йә Аллаһ, кичә әле уйларга алда бер төн бар иде, ә хәзер менә санаулы минутлар гына калып бара. Сүз башларга йөз төрле вариант уйлады, барысы да чүп кенә тоелды. Карашын күкләргә төбәп, җавап эзләде. Төн пәрдәсен күтәреп, таң ата, кояш үзе күренми әле, ә нурлары сибелеп бар галәмне яктыртты. Хәзер, хәзер, үзе дә күренер, әйе, әнә кайдадыр җир чигеннән зур булып күтәрелә, әйе, күтәрелә, могҗиза түгелмени бу?! Кояш көн дә туа, алар аны күрергә күнеккән, шулай тиеш дип кабул итәләр, көндәлек тормыш мәшәкате белән аңа күтәрелеп карарга, шатланып сәламләргә дә онытабыз түгелме соң? Ә калыкмады ди шушы кояш? Аллаһ сакласын!
Бүгенге очрашу да, шушы күк җисеме кебек, өметләндерә дә, куркыта да. Киләчәкне шушы күтәрелгән кояшка тиңлисе килә. Кояш күтәрелә дә бар тере җанны уятып, яшәтеп җибәрә. Аның да тормышы үзгәрергә тиеш. Илшатның да, әтисе әйткәнчә, чын ир булып, гаилә башлыгы булып яшәргә хакы бардыр бит.
Кинәт иртәнге тынлыкны ярып, буш бүлмәне яңгыратып телефон шылтырады. Бу Алсу иде. Очрашу урынын сөйләшкәч, Илшат зур булып калыккан кояшка тагын бер күз ташлады да үзалдына елмайды. Алсу... Бәлки, ул да аның кечкенә кояшы булыр.
Аларга утырып сөйләшергә тыныч урын кирәк иде, шуңа Илшатның коттеджына килделәр. Алсу өстенә яшькелт төстәге җиңел костюм кигән, һәм ул аның күзләренә бик тә килешә иде. Аның беркайчан да чалбардан йөргәне юк. Калын коңгырт чәчләрен артка җыеп, матур итеп төйнәп куйган. Бар да гади һәм бар да килешле, матур. Илшатның күзәткәнен тоеп, Алсу күзләрен күтәрде. Беразга карашлар бер-берсенә бәйләнеп калгандай тоелды. Аннан, сискәнеп, күзен аска төшерде, йөзенә алсулык йөгерде.
– Миңа белешмә кирәк иде, – диде, бик дулкынланып. – Күп акчалы... – дип өстәде.
Алсуның дулкынлануын күзәтеп, Илшатның үз-үзенә җен ачуы килде: утырасың җебеп, бала-чага булма, ирләрчә сөйләш. Әйтерсең, янына ярдәмгә әтисе килеп басты.
– Минем сиңа башка тәкъдимем бар, син тыңла әле. Мин сиңа ике куллап ярдәм итәм, тик бер үтенеч: чык миңа кияүгә, калганы синең кайгы түгел, барысын үзем хәл итәм!
Алсу кабат карашын күтәрде. Ах, бу күзләр, якыннан караганда тагын да матуррак алар!
– Минем бала бар, баланы алырга кирәк, алайса, алып китәләр... – диде, бутала-бутала. – Мин риза... – диде аннан йомшак кына.
– Алсу, бала алышыр өчен генә түгел, гомерлеккә минеке булуыңны телим. Аңла, минем балам да, хатыным да юк. Мин сине ашыктырмыйм, әлегә язылышып, баланы алабыз. Аңла, бала ул вакытта синеке генә түгел, минеке дә була. Сез икегез дә минем фамилияне йөртәчәксез, ә мин үземнекеләрне ташламыйм. Мин аңлыйм, син бүгеннән минеке була алмыйсың, шуңа мин сиңа бер ел вакыт бирәм, иреңнең елын үткәргәч тә мин сезне үземә алып кайтам. Киләчәктә безнең арада беркем дә, үткәннәр дә торырга тиеш түгел, синеке дә, минеке дә.
– Синең баланы күрәсең киләме? – диде хатын, бар көчен җыеп. – Ул шундый тәти, шундый акыллы, тик ул анда ялгыз, берүзе бер бүлмәдә утыра...
– Минем беркайчан да балам булмады, булмаячак та. – Илшат, урыныннан торып, йөренеп килде, бераз тәрәзәгә карап торды да кинәт борылды, күзләрендә яшь елтырый иде. – Син аңлыйсыңмы кырык биштә балалы, малайлы булуның ни икәнен? – Ул Алсу алдына килеп чүгәләде, аның кулларын учына алды, аннан тирән итеп сулап, күз яшьләрен йотып пышылдады: – Синең кулда безнең бәхет, баланың да, минем дә – шуны аңла. – Һәм йөзен Алсуның учларына яшерде.
Алсу өчен бу бер дә көтелмәгән хәл булды, мондый борылыш башына да килмәгән иде, менә хәзер уклау йоткан кебек катып утыра, тик йөрәк кенә чапкын аттай әллә кая чаба, тибеше хәтта колакта ишетелә.
– Бәхетле итә алырмынмы соң мин сезне? – диде, ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Мин сиңа булышырмын, – дип елмайды.
Ул бөтен мәшәкатьне үз өстенә алды, ЗАГСны да сөйләште, документларны да җыйды, Алсу көн дә бала янына чапты, яртышар көн яныннан китмәде, бала да аны таный, шатланып, урынында сикергәләп каршы ала башлады. Язылышырга ике атна көтәргә туры килде, документлар да җыеп бетерерлек түгел. Илшат авылга кайтып күренеп йөрмәде, язылышу көнендә Алсу үзе килде шәһәргә.
Иртәнге унда ул инде ЗАГС бинасы янында басып тора иде. Бөтен теләге – ир кире уйлый күрмәсен. Аның әйткәннәрен йөрәк түренә салып куйды куюын, тик ел буена ни булмас, кире уйлавы да бар. Беренче сентябрьгә дип алып куйган яңа костюмын киде, ак түгел аклыкка, ярый, ул да унсигез яшьлек кыз түгел. Илшатның машинасын ерактан ук танып алды, бүген ул водителе белән иде.
– Гафу ит, соңга кала яздым, иртәнге киңәшмә озакка сузылды, – диде ир, дулкынланып. Кулында матур гөлләмә. Алсуны тагын бер күздән үткәрде дә: – Әйдә яңа тормышка! – диде.
Биш минутта язылышып та чыктылар.
– Киттекме малайны алырга?
– Бүген генә бирерләр микән? – дип, борчылуын белдерде Алсу. – Тагын әллә ниләр сорап башны катырмасалар ярый ла.
– Барысы да җайланган, яныңда мин барда бернәрсәдән дә курыкма!
Машина районга таба юл алды, ул бик акрын бара төсле тоелды. Алар икесе дә бик дулкынланалар иде шул. Хастаханә төбенә килеп туктауга, анда эшләүчеләр, юк эшләрен бар итеп, коридорга чыгып әрле-бирле йөренә башладылар. Илшатның бала янына беренче килүе иде. Башта баш табиб янына керделәр, Алсу чәчәкләрен аңа сузды. Табиб, бик сынап, ирне баштанаяк күздән кичерде. Илшат:
– Бу безнең заводтан, безнең малайны карап торган өчен, – дип, кирәкле кәгазьләр белән өстәлгә бер конверт та куйды.
Баш табибның моңа бик тә күңеле булдымы, йөзе яктырып китте.
– Әйдәгез танышып чыгыйк, – дип, алдан атлады.
Алар кергәндә Айназ инде басып көтеп тора иде. Ул, шатланып, Алсуга кулларын сузды. Күреп өйрәнгән кешегә берни түгел, тик Илшат, сиздермәскә тырышса да, тетрәнүен яшерә алмады. Моны табиб та күреп:
– Операция ясагач, бер дигән матур егет булачак. Без инде Казанда чиратта торабыз. Акчагыз булса, чиратсыз да ясата аласыз, – дигәч, йөзенә алсулык йөгерде.
Бер атнадан Алсу бала белән Казан хастаханәсендә иде инде. Алсу өчен дә, Илшат өчен дә яңа тормыш башланды. Аларның икесен дә бала кайгысы биләп алды. Бер-бер артлы операцияләр китте.
Бала, жәлләтеп, авызын бәлшәйтеп елаганда, Илшат өзгәләнеп нишләргә белми. Озын кара керфекләр чыланса, үзе дә еларга әзер. Алсу да ябыкты, тик ару, ялку йә үкенү хисләре тоймады. Кайбердә Фәрхәде исенә төшсә, йөрәге, сызлаган теш кебек сыкрап куйды, шулай да әл дә Ходай аңа вакытында шушы балага таба туры юл күрсәтеп коткарып калды, аңардан башка нишләр иде икән. Бала елап аның күкрәгенә башын салса, ул аны кочаклап эрепләр китә. Шушы кечкенә кешегә кирәк булуың җанга шулкадәр рәхәтлек бирә! Хатын әле моңа чаклы бер тапкыр да аның кемнән туганын уйлап та карамады. Хәзер ул аныкы гына, аның законлы улы, хәзер аны беркем дә тартып ала алмый. Илшат атна саен Казанга килде, атналык ашарларына хәстәрләп китте. Операция арасында кайтып йөрмәс өчен, матур гына фатир да тапты. Аларны шушы уртак бала, дөнья мәшәкате акрынлап бер-берсенә бәйләде, якынлаштырды. Баланың йөзендәге уңай үзгәрешләргә сөенеп туймадылар.
Илшат эшендә дә очып кына дигәндәй йөрде. Үзалдына елмаеп, авыз эченнән нәрсәдер көйләде. Вакыт-вакыт, Алсуны исенә төшереп, хисләнеп уйга чумды. Нәрсә көтә аларны алда, ярата алырлармы алар бер-берсен? Илшат үскәндә әтисе белән әнисенең бер-берсенә карата олы хөрмәт белән, әтисе-әнисе, дип, өзелеп торуларын гына хәтерли, аларның беркайчан бер-берсенә кычкырганнарын да, дорфа эндәшкәннәрен дә хәтерләми. Алар барысы да, гаилә шулай булырга тиеш, ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш, башкача булуы да мөмкин түгел, дип үстеләр. Аның да шундый гаилә корасы килә. Ул моның өчен барысын да эшләргә тиеш.
Алсуның тормышында күп нәрсәләр үзгәрде, көзге якта улы кайтып төште. Ул туры хастаханәгә килде, алар соңгы операциягә әзерләнәләр иде. Энекәшенә текәлеп карап торды да:
– Әни, кара әле, гел әтигә охшаган бит бу бала, башкалар алып киткән булса, без тынычлап яши алмас идек, – дип куйды, әнисен кочаклап. Әнисе канәгать елмайды:
– Рәхмәт, улым, мин аны бик тә яратам, ул бик акыллы булмакчы, аннан, улым, ул бик сабыр, юкка-барга елап бармый, әйтерсең, мине кызгана.
– Өлгердемме? – дип елмаеп, палатага Илшат килеп керде дә баланы Алсуның кулыннан алып, күкрәгенә кысты.
Фәнил, аптырап, урыныннан торып басты. Алсу, улының халәтен аңлап:
– Бу минем олы улым Фәнил була, – дигәч кенә, Илшат аның янындагы егеткә игътибар итте.
– Гафу ит, Фәнил, алып китәргә килгән хирург дип торам, исәнме! – дип, кул бирде. Баланы операциягә алырга килгәч: – Үзем озатам, – дип, шәфкать туташы артыннан күтәреп китте.
Алсу, улының сораулы карашына җавап итеп:
– Әйе, бу – минем законлы ирем, баланың әтисе, – диде.
– Әни, ансыз гына булмый идемени?
– Булмый шул, улым, үзең күрдең.
– Әйдәгез, монда ерак түгел бер кафе бар, ашап киләбез, Айназны бер биш сәгатьтән генә чыгарабыз, диделәр. – Кафега кергәч, ашыкмыйча гына Фәнилгә сүз катты: – Син ничек, бөтенләйгәме?
– Юк, минем эшем бар, кем Мәскәүдән монда кайта инде!
– Ә ник кайтмаска, мин менә Мәскәүдә эш буенча атна саен булам, башка чакта әйләнеп тә карыйсым килми. Әтиеңнең нигезе кемгә кала? Кемнеңдер бер кечкенә бүлмәсенә әллә нинди акчалар түләп яшәгәнче, бәлки, кайтып, үз илеңдә, әтиең нигезендә тормыш корыргадыр?
– Сез нәрсә, мин монда кайтып нишлим ди?
– Әтиең нишли иде, начар яшәмәгәнсез бит, әтиеңнең үз бизнесы булган, шундый бай, матур дөнья корган. Уйлап кара, кабинетта бер өстәл артында утыру түгел бит. Монда тормыш иркен, дала, җир-су. Син анда акча гына эшлисең, ә туган якта акча да, җан азыгы да аласың. Син – ир кеше, әти нигезен ташларга ярамый.
– Әти нигезендә әни кала, аннан бәләкәй энекәш үсә.
– Юк, дустым, ул нигез бөтен мөлкәте белән синеке, ә әниең белән бала – минеке, әтиеңә ел тулганнан соң алар миңа күчеп киләчәкләр. Әтиеңә хөрмәт йөзеннән, ел тулганчы без бергә яшәмибез.
Алсу, кызарып, башын аска иде, читен иде җиткән улы алдында. Кияүгә чыктым, дияргә бөтенләй дә теле әйләнмәде, дөресен әйткәндә, моңа үзе дә ышанмый иде, барысы да бер уен кебек кенә. Әлегә аларны бала гына бәйли.
– Улым, чынлап та, бәлки, кайтырсың бу якларга, әтиеңнең ярты елы үтте, документлар юллап машиналарны урнаштырырга кирәк, мин нишлим алар белән? Авылга кайтып кил, «КамАЗ»ы нихәлдә микән? Өйне әбиләр генә карый бит.
– Баланы операциядән алып чыксыннар, күрик тә кайтып китәрбез, үзем авылыгызга кайтарып куям, – диде Илшат.
Бу ирләрчә сөйләшү Алсуның күңеленә хуш килде. Чынлап та, ник әле улына үзенең туып-үскән авылына кайтып яшәмәскә, һичьюгы, Чаллыга. Илшат хаклы түгелме соң? Элек инде балаларны укытып кеше итик, белем алсыннар дип тырыштылар. Ә хәзер заманасы үзгәрде бит, башы булганнар авылда да бик хәлле яши. Алган белем монда да кирәк. Ник бу уй үзенең башына килмәде?
Палатага алып чыкканда бала әле генә уянган иде, Илшат ашыгып кулын сузды, ул еламады да, шыңшып та карамады, әле наркоздан айнып бетмәгәнгәме, азрак елмайгандай итте дә тагын йоклап китте.
– Ах, нинди молодец минем улым, шулай, ирләр еламыйлар, – дип, Илшат аңа сокланып карады. – Яңа елга өйгә кайтырбыз, Аллаһы бирсә, – дип сөйләнде. – Шулаймы, әнисе? – Күзләр бер-берсе белән очрашты. Илшат акрын гына Алсуның колагына: – Миңа «әнисе-әтисе» дип сөйләшү ошый, безнең әни белән әти гел шулай сөйләшәләр иде, – дип пышылдады.
– Ярый, әтисе, – диде Алсу акрын гына, үзе кып-кызыл булды.
Илшат аңа өнсез булып карап торды. Ул, күрәсең, бу сүзләрне әле көтмәгән иде. Әгәр Фәнил аларны күзәтеп тормаса, ике дә уйламыйча кысып кочаклап алыр иде. Ир, очрашкан саен, Алсуның бер күркәм ягын күреп сокланды. Бигрәк тә аның сабырлыгына, бар нәрсәне бәрелми-сугылмый төгәл эшләвенә, йомшак тавышына. Шулай да бер нәрсә шикләндерә иде шул: Алсу Фәрхәдне оныта алмаса, бала уртак була алырмы икән, алар икесе – бер якта, Илшат бер читтә калмасмы? Яңа гаилә төзергә Алсуның көче җитәрме?
Кайтыр юлга чыккач, Фәнил белән кабат сүз башлады.
– Син сагаеп калдың, яхшылап сөйләшик, энекәш, – дип, аңа борылып карады. – Сине ни борчыганны чамалыйм бугай, чөнки мин дә – ир кеше. Әниеңне гаепли күрмә, мин аның кулыннан да тотканым юк. Яшермим, ул миңа бик тә ошый. Әгәр дә шушы хәлләр килеп чыкмаса, бәлки, мин үзем аңа якын килергә беркайчан да батырчылык итмәс идем, әтиеңне дә бер генә күреп калдым, ул әниеңне бик ярата иде, миңа калса...
– Яратса, әнине ташлап чыгып китмәс иде, – дип куйды Фәнил.
– Син – җиткән егет, үзеңнең дә әти булыр вакытың җиткән, алай ярамый, кичер син аны, әниең кичергән бит. Кеше ялгышмый булмый. Әниең – олы йөрәкле кеше, шулай булмаса, алыр идемени аның баласын, моңа бар кеше дә бара алмый. Мин яз башында бозлавык вакытында эштән соң әниеңне кайтарып куйдым, әтиең шул тайгакта, бар көчен җыеп, әниеңне тукталышка каршы алырга килгән, көтеп өшеп беткән иде. Ул аннан башка беркемне дә күрмәде, бала кебек шатланды. Әниең аның өчен фәрештә иде. Мин шулчак көнләшеп тә куйдым, нинди бәхетле парлар, дип уйладым. Югалтып карамыйча, кеше аңламый шул ни югалтканын.
– Ә сезнең гаиләгез ни дияр? – дип, Фәнил дә аңа текәлде.
– Минем гаиләм юк, миннән бала булмады, шуңа хатынны калдырып киттем, икәү бәхетсез булганчы... Ә әниең миннән белешмә сорап килде. Баланы алыр өчен дә бит яхшы эш хакы кирәк, ирле булу кирәк. Бәлки, ул бала безнең бәхеткә тугандыр.
Сөйләшеп кайтып, озын юл сизелми дә калды. Машина капка алдына килеп туктады. Зур йорт моңаеп утыра, бер тәрәзәдә дә ут юк. Фәнил төште дә нишләргә белми аптырап калды, керергә, үтәргә кыймыйчарак бер урында таптанды. Илшат, аның хәлен аңлапмы, машинасыннан төште.
– Әйдә, бергә керәбез, – диде. – Син бит – бу йортның хуҗасы, үзеңне хуҗаларча тот. Син – әтиең урынына калган гаилә башлыгы. Без бит әтиләр исән чагында гына – малайлар, алар киткәч, без инде – ирләр.
Көзнең ахыргы көннәре, ихатада караңгы. Фәнил тирә-ягына каранды, элек бөтен җир ялт итеп тора иде бит. Аның хәтта елыйсы килеп китте. Алты ел аның чыгып киткәненә. Гел якты утлардан гына торган зур шәһәрдән соң монда ничек яшәмәк кирәк!
Аның уйларын сизгәндәй, Илшат иңсәсенә кулын салды:
– Күр нинди иркенлек, һавасы ни тора, балаларың шунда йөгереп йөреп үсәр, ташлама әтиеңнең нигезен! Әле яшьлегең белән аңламыйсың, сатып та китә аласың, ә бер биш елдан сагынырсың, кайтыр җирең булмас. Уйла ирләрчә, эш монда да җитәрлек, ярый, мин китим. Менә, кирәксәм, шылтырат, – дип визитка тоттырды. –Машина җибәрермен, – диде дә капкага юнәлде.
Фәнил өйгә кереп барлык утларны кабызды, кабат тышка чыкты, зур иркен ихата, алмагачта анда-монда алмалар эленеп тора, чәчәкләр салкыннан бәлшәешеп төшкән, тик әнисенең яраткан хризантемалары гына сап-сары чәчәк ата, әнисе аларны салкынга бирешмәгәннәре өчен ярата, әтисе дә ярата иде шул. Ул нишләргә белми ары сугылды, бире сугылды, башындагы уйларының рәте-чираты юк иде. Беренче тапкыр әтисенең юклыгыннан гаҗиз булды, алар бит беркайчан ныклап, ирләрчә утырып сөйләшмәделәр. Җәйге ялга беренче курсны беткәч кайтты, анда әтисе белән бергә «КамАЗ»да йөрде, көзгә мул гына акча эшләп китте. Күзләренә яшь килде, ничек рәхәт булган икән әтиле булу. Өйгә кергәч тә зур-зур бүлмәләр уртасына басып тирә-ягына каранды – тып-тын. Ә элек монда һәрвакыт татарча радио уйнап тора иде, өй җылы булыр, тәмле исләр аңкып торыр иде. Кая киткән барысы да? Балачак шулай үткән дә киткәнме? Өй тулы яхшы җиһаз, яхшы келәмнәр, зур-зур савытларда кыйммәтле гөлләр, чәчәкләр, әбисе килеп карап торадыр инде.
Егет, башын күтәреп, әтисенең зурайтылган фотосурәтенә карады, нинди яшь, чибәр булган аның әтисе. Шундый нигез салып, шундый дөнья корган, ә Фәнил мондый йорт төзи алырмы соң? Мәскәүдә эшләгән акчасының яртысын шушы өйдәге бер бәдрәф чаклы бүлмәгә түләп бара, ә үзенә яңа фатирга җыярга да калмый, гомер буена шулай кеше ишек төбендә йөрерме? Уйлар-уйлар, кайда дөрес юл, кайда моның очы? Их, әтисе исән булса, бер киңәш бирер иде. Әле Чәчкә дә бар бит, тик ул монда кайтып утырмас, шуның өчен университетта укыдымыни алар. Булмый дип, Фәнил ике көннән кире Мәскәүгә китеп барды.
Яңа елга бер атна кала Алсуларны хастаханәдән чыгардылар. Баланың бөтен бәйләвечләрен салдырып, матур киемнәрен кидереп куйгач, Алсуның шатлыгына чик-чама булмады, ни еларга, ни көләргә белмәде. Дулкынлы кап-кара чәчле, кара күзле, озын кара керфекле бала шулкадәр дә матур, сөйкемле иде.
– Әнекәй генәм, балам, син нинди чибәр егет икәнсең!
Җитмәсә, ул бик теремек иде, тотынып тәпи дә йөреп китте. Озатырга шәфкать туташлары, табиблар җыелды, әлегә Илшат кына юк иде. Алсу аның юклыгына борчыла башлады. Бервакыт ишек ачылып китте, ишектә кочагы белән чәчәк күтәреп Илшат тора иде. Аның өстендә бәйрәмчә костюм, ак күлмәк.
– Мәһабәт ир заты, хәзер андыйлар сирәк очрый, – дип куйды кемдер.
Алсу да бик дулкынлана, бит алмалары кызарып чыкты.
– Менә, әтисе дә килеп җитте, – диде шәфкать туташы, – ай, купшы да егетләр, кара, ничек әтисенә охшаган!
Чынлап, ниндидер охшашлык бар иде шул. Чигәләре агара башласа да, ул да бөдрәләнеп торган кап-кара чәчле, күз-кашы кара, карашы үткер.
Шәфкать туташы баланы җитәкләп алды да:
– Әйдә әле, әтине каршы алыйк, әйдә, – дип, Илшатка таба атлады.
Илшат идәнгә чүгәләп көтә башлады, ә бала, көлә-көлә килеп, аның куенына чумды. Ирнең шатлыктан күз яшьләре бәреп чыкты. Йөзен баланың иңенә яшерде. Моннан да бәхетле көне булдымы икән бу тормышта? Булгандыр, тик бу шатлык берсенә дә охшамаган, йөрәкне өздерер дәрәҗәдә татлы иде.
Гүзәле, Алсу Казанга килгәннән бирле, гел әнисе янына килеп йөрде, тик бер тапкыр да Илшат белән очрашырга туры килмәгән иде, ул да аптырабрак калды. Әнисенең колагына гына:
– Әни, син әтине бөтенләйгә онытмассыңмы соң? – дип пышылдады.
Алсу кызына борылып карады, күзләре тулы яшь иде. Әтиләре кызганычмы, әниләрен башка кешегә бирәселәре килмиме, әйе, вакыт кирәк, кечкенәсе түгел әле, монда олылары белән аңлашасы бар.
Алар машинага төялделәр, ярты ел буена Казанда ятып, әйберләре дә байтак җыелган. Багажникны шыплап тутырдылар. Илшат Алсу белән артка утырды да баланы кулына алды:
– Үзем тотып кайтам, – диде. Аның дулкынлануы йөзенә чыккан, сиздермәскә, яшерергә тырышса да, күзләре елмая иде. Бала тәрәзәдән карап барды-барды да йоклап китте. Водителен кисәтеп куйды: – Ашыкма, ипләп кенә бар, монда бик кадерле кешеләр кайта, – дип, акрын гына Алсуның кулына үрелде.
Илшат аның кулын нык кына учында кысып куйды. Алсу үзе дә сизмәстән, «аһ» итеп, күзләрен йомды, бар тәне буйлап әллә нинди, моңарчы таныш булмаган дулкыннар йөгереп узды. Ир үзе дә шул халәттә иде. Янында водителе булмаса, бәлки, ул Алсуның иреннәренә капланыр да башын югалтыр иде. Сусаган иде аның җаны назга, кагылмаса да, Алсуның күз карашыннан да кабынып китәргә тора бит. Ничек кенә булмасын, ул үзенең хисләрен йөгәнләргә тиеш, бер ел көтәргә сүз бирде бит.
– Безне өйдә әбиебез көтә!
– Кайткач, күрерсең. Бүген монда каласыз, ә иртәгә кайтарып куярбыз.
Алар яңа салынган коттеджның капка төбенә килеп туктауга, капка ачылып китте дә аннан Фирая апалары килеп чыкты.
– Менә бу безнең әби була, – диде Илшат, елмаеп.
Алсу, шатлыгыннан нишләргә белмичә, Фираяны кысып кочаклап алды.
– Фирая апа, җаным, юлымда очраган фәрештәм бит син, – дип пышылдады.
Алар йортка үткәч, Алсу үз күзләренә ышанмый торды: йорт матур итеп заманча җиһазланган, кинофильмнардагы йә әкияттәге кебек. Тәмле булып бәлеш исе таралган. Өстәл янына утыргач, Илшат махсус бала урындыгы китереп куйды.
– Без улым белән менә шунда утырачакбыз. Аннан, мин бер-ике генә сүз әйтим әле... – Бераз уйланып торды да Фираяга текәлде. – Бүгенге бәхетем сезнең фатиха белән килгән, Фирая апа, моннан ары да сез безнең йортның олы кунагы, безнең улыбызның әбисе булсагыз, без бик шат булыр идек. Сез бит без өч ялгызны берләштереп бәхетле иттегез. Бу могҗиза, бу өстәл, бу тәмле исләр, бу бит – гаилә өстәле! Мин бит – зур гаиләдә үскән кеше, кемдер бу бәхетне күптән кичергәндер, ә миңа менә бүген генә килә. – Илшат тирән итеп сулыш алды: – Ах, мин бик дулкынланам, – диде, маңгай тирен сөртеп. – Алсу, без бәхетле булырга тиеш, мин бит хәзер сездән башка яши дә алмам кебек. Ярты ел минем өчен бик күп, белмим, ничек түзәрмен, син кире уйламассың бит, мин шуннан гына куркам.
– Юктыр, – дип куйды. Ул әле, чынлап та, бу тормышны ничек кабул итәсен үзе дә күз алдына китерә алмый. Үз була алырмы бу йортка? Бу бит – бөтенләй башка тормыш. Рәхмәт аңа, вакыт биргәненә, ашыктырмавына. Ул Илшатка карап елмайды да баш селкеде: – Мин тырышырмын.
Өстәл янында бик озак сөйләшеп утырдылар. Фирая соңлап кына үз авылына кайтып китте. Кайтканда юл буена һаман күңеле белән алардан аерыла алмады. Бәхетле булыр өчен дә тырышырга кирәк шул. Бәхет килде, тик аны ничек ныгытырга һәм саклап калырга? Бу яшьтә нәрсәнедер үзгәртү авыр. Аларның барысына да яңа тормыш, яңа гаилә кодекслары корырга, ә ул һәр гаиләнең үзенеке үз төрле, бер-берсенең холкына күнегергә кирәк булачак. Яшь чакта, ачуың килсә, кычкырып талашырга да кочаклашып ятып йокларга һәм онытырга була, ә болар ул яшьтән үткән. Күп нәрсәне күрми, әйтми калу яхшырактыр. Бу яшьтә һәр әйткән ялгыш сүз йөрәккә шырпы булып кадала. Алар икесе дә – акыллы, ипле кешеләр, җиңеп чыгарлар, Аллаһы боерса.
Авылына кайтып җиткәндә инде төн җиткән иде. Таксидан төште дә тирә-ягындагы аклыкка сокланып торды. Яссы тау битләрен кар ястыгы япкан. Төнен дә нинди аклык, җирдә тынычлык, йөрәктә дә тынлык. Шушы кар астындагы җир кебек, йөрәк тә ялга тарыган. Озакламый Яңа ел җитә, балалар киләбез диделәр.
Этен ычкындырды да, капка төбендәге бүкәнгә утырып, тирә-якны күзәтте. Башта берни дә юк, тик шулай тын гына утырырга ярата ул. Ярата шул салкын ак кышны. Ник кешеләр шушы ак кышларны ташлап, әллә кая җылы якларга китәләр? Ничек яшәмәк кирәк шушы ап-ак карларны күрмичә! Ул торып йөренеп килде, аяк астында кар шыгыр-шыгыр килә. Күктә йолдызлар җемелди.
Икенче кыш, икенче Яңа ел синсез килә...
Алсу авылга кайтуга барлык туганнары хәл белергә җыелып бетте. Барысы да, баланы күрергә дип, күчтәнәч-бүләкләре белән килгәннәр. Өйдә шау-шу, шатлык. Капка тавышына Алсу тәрәзәгә карады, таякка таянып Сафия карчык кереп килә. Алсу аны каршы алырга чыкты. Әби көчкә өйгә керде. Кайчандыр җир җимертеп йөргән бианасы нык бирешкән иде. Фәрхәднең үлеме сындырды аны да.
– И-и әнкәй, үзем барыр идем әле, чирле килеш нишләп йөрисең?
– Юлда үлсәм дә үкенмәм, барып күрим, дидем, болай да бик озак кайтмадыгыз бит. – Ул көчкә тын алып түргә узды. – Бабайның чыгарлык хәле юк, без хатын-кыз заты көчле бит ул, менә син дә нинди батырлык эшләдең, мең рәхмәт, килен. Зәлия, елан, инвалид баланың пенсиясе яхшы, шуңа алган ул аны, дип әйтә, ди. Күрсәтер идем мин аңа күрмәгәнен, картаеп киттем шул, ах, ник болай тиз килә икән бу картлык!
– Әнкәй, тик сөйләсен, өзгәләнмә. Мин аңа рәхмәтле генә, күр, нинди малай бүләк итте бит ул безгә, Фәрхәднең юклыгын ничекләр күтәрер идем мин... – Алсу икенче бүлмәдә уйнап утырган Айназны күтәреп алып чыкты. – Күр, әбисе, безне!
Бала әбигә бераз текәлеп карап торды да, ятсынып, әнисенең муеныннан кысып кочаклап алды. Сафия карчык «ах» итте. Яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп:
– Бу бит – тач Фәрхәднең балачагы, әл дә теге еланга охшамаган! Кай җире гарип соң аның? – диде.
– Бер җире дә гарип түгел, бар да сау-сәламәт.
Бианасы белән бик озак чәйләр эчеп, сөйләшеп утырдылар.
Ә ике көннән соң Сафия карчык йоклаган җиреннән уянмады. Еллар аның да җанын теткәләгәндер, сиксәнне үткән иде бит. Бер айдан бабае да китеп барды. Карчыгы аңа әйтеп куйган иде бит: «Мин алдан китә калсам, миннән калып, балаларны тинтерәтеп ятма, куа чык, син бит миннән башка чәй дә ясап эчә алмыйсың», – дип ныгыткан иде. Шулай булды да, бабай үзенең усал Сафиясеннән башка тора алмады, аның артыннан ашыкты.
Алсу алар турында уйланды: бәхетле кешеләр, парлы булып бергә картайдылар, хәзер мондый бәхет һәркемгә дә тәтеми шул, ирләр кырыла, ялгызлар белән дөнья тулган...
Беркөнне, уйламаганда-көтмәгәндә, Зәлиянең әнисе Мәдинә апа килеп керде. Алсу, ни әйтергә белми, аңа текәлеп калды. Алар ерак, чыбык очы туганнар да бит әле. Ул, сүз башлаганчы ук, елый да башлады.
– Тукта, тынычлан, Мәдинә апа, ни булды? – диде Алсу, аны урындыкка утыртып.
– Алсу балам, синең алда башымны түбән иеп, балам кылган гөнаһа өчен гафу үтенергә килдем, – диде. – Барысын да тигез итеп үстердем дә бит. Көтүдә бер азгын сыер булмый калмый, бу да шул, кеше арасына чыгарлыгыбызны калдырмады. Абыйсы тотып та ярды инде. Кырыктан узган хатынны ничек тәрбиялисең инде аны. Затта булмаганны, кеше гаиләсен җимергәне җитми – баласын да ташлап киткән. Бала өчен ата-анага оят. Бабай белән сөйләштек тә, теге кредитны каплатырга беребезнең пенсиясен сиңа биреп барырга булдык.
Дөресен генә әйткәндә, Алсуда соңгы вакытта дөнья кайгысы булмады. Фәрхәд үлгәч, әле милек беркемгә дә күчерелмәгән, аның артыннан йөрергә вакыты да булмады. Фәнил кайтса, үзенә теркәтер, дип уйлап куйган иде.
– Менә монда азрак үлемтеккә дип җыеп барган акчалар, ал шуларны.
– Мәдинә апа, кирәкмәс, берәр нәрсә уйлап табарбыз әле. Сезнең үлемтек акчасына кагыла алмыйм. Машинаны сатып булса да түләрбез. Әлегә берни дә уйлыйсым килми.
– Ни йорты да сатылмый бит, ичмасам! Өйнең дә «паспорт»ы була шул. Тарихын белгәннән соң, аласылары килми. Акчаны ал син, синең дә хәзер килер җирең юк бит, – дип, Зәлиянең әнисе кулъяулыкка төрелгән акчалар салды өстәлгә.
Акча югын юк иде. Бер җае чыкмый калмас әле дип, Алсуның әлләни исе дә китмәде. Тормыш бөтенләй башка якка үзгәрде, ул үзендә әллә нинди бер көч-кодрәт тоя. Бәлки, сабые, Айназы, аңа көч бирәдер, ләкин аның элекке кебек елыйсы да, акча юк дип, борчылып утырасы да килми. Җаны тыныч. Яңа елга Гүзәле кайтты, әнисе дә килде, Фәнил генә бушый алмыйм дип шылтыратты.
Яңа ел иртәсендә бер яшь егет килеп керде, Алсу ныклап карагач, танып алды, бу бит – аның элекке укучысы. Ул:
– Алсу апа, сезгә акча китердем, Фәрхәд абый «КамАЗ»ына эшкә утырткан иде бит, – дип, өстәлгә акчалар салды.
Бирде бит Ходай, Мәдинә апаның акчаларын кире илтеп бирермен, дип уйлап куйды Алсу.
Яңа ел каршыларга биш минут кала, улы белән икесен дә котлап, Илшат та шылтыратты. Алсу аның сагынуын, җылысын телефон аша да тоя иде. Карап торуга корырак кешегә охшаса да, бик йомшак күңелле иде бугай ул. Түрә кешегә болай да астан өскә карарга өйрәнелгән бит, алар башкарак, усал, эре кебекләр. Икәүдән-икәү калганда, сулышы ничаклы кайнар булмасын, ул Алсуга кагылмады, тик карашлары гына яндыра-көйдерә, башны әйләндерә иде. Ярты ел калды очрашырга, кем белә бу ярты елда ни буласын, ә килми куйса?
Кышны матур гына чыктылар. Көтмәгәндә, 8нче мартка Фәнил дә кайтып төште. Алсу уйга чумып йөргән улын күзәтте, нидер булган. Отпускыга кайтканмы, әллә бөтенләйгәме? Турысын бәреп сорарга никтер кыймады. Ә ул һаман эндәшми. Ана кеше түзмәде:
– Улым, сине бу хәлдә күрү миңа бик кыен бит. Ни булды? Бәлки, син уйлаганча алай ук авыр да түгелдер?
– Мин, әни, бөтенләйгә кайттым, тик Чәчкә калды, ә мин аңардан башка ничек яшәргә дә белмим. Монда нәрсәгә тотынырга, нишлим мин, әни, бу авылда, белмим, белмим!
Алсу ни әйтергә белми аптырап утырды. Фәрхәд гел әйтә килде, укыгыз, кеше булыгыз, ятмагыз безнең кебек авылда мүкләнеп, дип. Үзе, шәһәргә туганнарына кунакка барса да, бер кичтән артык тора алмый, үзләренә булсын шәһәрләре, фатирларында һава җитми, йортыма кайткач кына иркен тын алам, дия иде. Бәлки, эш авылда гына да түгелдер, сөйгәнең кайда, шунда рәхәттер...
– Берни дә димәде, аңлашыла бит инде. Мәскәү чаклы Мәскәүне кем ташлап китсен ди. Аңлыйм, әни, сиңа да ярдәм кирәк, синең сүзеңне дә ега алмыйм.
– Миңа, улым, әлегә сездән берни дә кирәкми, мин әлегә үз аягымда, үз көчемдә, аннан мин үз җиремдә, үз авылымда. Үз авылың ачка үтерми, үз халкың кайгыда ташламый. Мәскәү мәскәүлеләр өчен яхшыдыр, тик миңа бер кирәге дә юк. Ә Чәчкәгә килгәндә, улым, хатын-кыз көчле ир артыннан теләсә кая бара, Арктикага да китәләр, коры боз өстендә утырып та бәхетлеләр. Мәхәббәт менә шунда сынала. Мин тотмыйм сине, улым, акылы, белеме булган кеше кайда да яши ала, тик син туган җиреңне генә онытма. Ә мин әлегә шушы нигезне саклап торырмын. Яшьлек кешене йөртә инде ул. Кошлар да язын кайта, син дә олыгайгач бер сагынып кайтырсың.
Алсу, килеп, улын кочаклап алды. Ул аның юл таба алмый бәргәләнгән җанын бар җаны-тәне белән тойды. Шулчак зал тупсасына үрмәләп маташкан Айназ аларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Тавыш-тынсыз гына аны күзәттеләр, бала тырышты-тырмашты да, бу якка чыгып, аягына торып басты. Әнисенә күтәрелеп карады да шатланып көлеп җибәрде.
– Күрче, улым, бу тупса да аның өчен биеклек иде, ә җиңде бит куркуын, син дә җиңәрсең шикләреңне. Кил әле, улым, кил! – дип, кечкенәсен чакыруга, бала, бәбкә кебек канатларын җәеп, әнисенә таба ашыкты. Бәхетле елмаеп, әнисенең итәгенә килеп ябышты. – Шулай улым, әле син миңа ябышасың, картайгач, мин сиңа ябышырмын, – дип, аны кулына алды. – Бервакыт зур егет булып үсәрсең, әтиең кебек дөбер-шатыр машина белән капка төбенә кайтып туктарсың, йөгереп кереп, комсызланып, чүмеч белән күтәреп су эчәрсең, өстеңдә җиңе сызганулы шакмаклы күлмәк булыр... Эшкә комсыз иде шул атагыз, аруны да, талуны да белми иде.
– Әни, син бит әтине сөйлисең, син аны сагынасыңмы әллә?
– Без, улым, егерме биш ел бәхетле яшәдек, егерме алтынчысы сынап сындырды. Күрәсең, улым, нинди авыр, гаиләңә беркайчан да хыянәт итмә, әтиең моны сиңа әйтергә өлгермәде, исән булса, сиңа васыяте шул булыр иде...
–Ишеттеңме әле, кызым, авылның теге таралып яткан фермаларын тергезәләр, ди. – Ишектән керә-керешкә Алсуның әнисе, шатлыгын яшерә алмыйча, яхшы хәбәрен чыгарып салды. – Бер миһербанлысы шул җимерек фермаларны сатып алган да аякка бастырмакчы, ди. Их, элеккеге заманнар кайтсын да, авыл гөрләп яшәп китсен иде. Авыл бит яшьләрсез картаеп бара. Эш урыннары булса, кешеләр дә эш эзләп авылдан чыгып китмәс.
Бу хәбәр, чынлап та, зур шатлык иде. Язгы якта авыл җанланып китте. Машина-машина төзелеш материалы кайтты, эшсез йөргәннәргә эш булды. Фәнил ике атна инде әтисенең мал-мөлкәтен үзенә күчертеп йөри. Авыл очында башланган төзелеш ягына күз салгалап ала. Халыкның бар сөйләшкәне шул ферма. Әле районнан кайтты да, әнисе белән чәйгә утыруга, капка төбенә такси килеп туктады. Бер секундта улыннан җилләр исте. Алсу да тәрәзәгә капланды. Фәнил, очып чыгып, Чәчкәсен күтәреп әйләндерә дә башлады.
– Менә кайда ул бәхет! – дип елмайды әни кеше. – Күрәсең, Мәскәүдә юк мондый егетләр, үзе эзләп кайткач. – Таксидан әллә ничә чемодан чыкты. – Әһә, йортка яңа хуҗабикә дә кайтты. Әйттем бит, мәхәббәт җир чигенә дә илтә, дип.
Фәнилнең кайтканын ишеткәч, Илшат аны үзенә чакыртып алды, тик кабинетка түгел, ә шул таралып беткән фермалар янына. Ул аңа, күптәнге танышыдай, кул биреп исәнләште:
– Бик шатмын синең кайтуыңа, бик дөрес эшләгәнсең. Минем сиңа ике тәкъдимем бар. Менә берсе – син шул фермаларны аякка бастырып, авылны яшәтеп җибәрәсең, икенчедән, әтиеңнең эшен дәвам итәсең. Мин ышандым синең кайтасыңа, шуңа эш башлап маташам. Сез бит – икегез дә программистлар, монда да программа төземичә эш башлап булмый. Ә минем теләк – заводның үз ярдәмче хуҗалыгын булдыру. Ну, ничек, эшләп карыйбызмы?
– Минем бит тәҗрибәм юк, мондый зур эш башларга, – диде Фәнил, аптырап.
– Мин дә бит – инженер. Үҗәтлек кирәк, бу синең туган җирең, син күтәрми кем күтәрсен!
Фәнил бермәл уйланып торды.
– Илшат абый, ә сезгә ник кирәк соң бу мәшәкатьләр, сез бит бу як кешесе түгел?
– Дөресен әйтимме, мин әниегезне яратам, ә ул туган авылын, үзе корган нигезен ярата. Мин аны йолкып-куптарып алып китә алмыйм. Җаны монда кала. Коры, җансыз гәүдәне яныңда бәйләп тотудан ни файда, миңа ул җаны, йөрәге, уй-хисләре белән кирәк. Әтиегез яхшы кеше булган, аның урынын яулау җиңел булмас, дип уйлыйм. – Ул бераз Фәнилгә текәлеп карап торды да: – Озакламый әниеңне моннан алып китәм, аның күңеле тыныч булсын өчен син бу җирдә хуҗа булып калырга тиеш, – диде. – Мәхәббәт, дустым, фермага түгел, айга да юл салдыра, – дип елмайды. – Бизнес-план төзегез дә миңа килегез, тормышны шулай бергә җигелеп тартсагыз, кызык та, татлы да булыр, бернинди Мәскәү дә кирәкмәс, – дип, китеп барды.
Ул киткәч тә әле Фәнил озак кына уйланып торды да фермаларны хуҗаларча әйләнеп чыкты. Әйе, эш күп, тәҗрибә юк, аңа каравы, әтисе урынына калган акыллы теләктәше бар. Бүгенге очрашудан соң ул Илшатка олы ихтирам белән карый башлады. Илшат абыйсы әнисенең йөрәген яулау өчен тырыша, ә Фәнил Чәчкәсе аны тагын да ныграк яратсын өчен, ихтирам итеп горурлансын өчен нәрсәләр эшли ала соң? Әйе, ул да шушы җирне үз итеп яратсын иде, шул чакта алар бу авылны гөл бакчасы итәчәкләр.
Кичен ул Чәчкәне шушында алып килде.
– Илшат абый: «Фермаларны тергезеп, маллар үрчетеп авылны яшәтеп җибәрегез», – ди. Син ни диярсең?
Фәнил Чәчкә хәзер борын җыерыр дип сагаеп калды. Уңай җавапка өмете бик аз иде, дөресен генә әйткәндә, моңа үзе дә әзер түгел. Ул – сабыр кыз, һәр эшне уйлап эшли, егет аның шул ягын ныграк та ярата, чөнки үзе кабаланучанрак холыклы. Чәчкә акрын гына алга атлады. Алар бөтен абзар тирәләрен йөреп чыктылар. Ни аңлый инде бу шәһәр баласы дип, Фәнил Чәчкәгә карап-карап алды. Ә кыз, йөрде-йөрде дә:
– Кайтып интернеттан карыйк әле, башка фермерлар нәрсәдән эш башлады икән? – диде.
Ул кәләшенә карап шаккатты:
– Нәрсә дидең, ялгыш ишетмәдемме? Чәчкәм, әллә син ризамы? – Аны үзенә борып, күзләренә карады.
Чәчкә, аның аптыравын күреп:
– Син кайда, мин шунда, син шуны һаман аңламадыңмыни әле? – диде.
Фәнил шатлыктан кычкырып көлеп җибәрде дә, кызны күтәреп әйләндерә башлады. Аның бар шикләре юкка чыкты. Шундый кешеләр ярдәм итәбез дип торганда, ник әле туган авылны аякка бастырмаска?! Кем дә булса моны эшләргә тиештер бит, ә ник алар түгел? Чәчкәсенә башка караш белән, яратып та, сокланып та карады:
Алар алдагы бер атнаны баш та күтәрмичә интернеттә утырдылар. Тәүдә бизнес-план төзергә, аннан банктан кредит алырга. Каян арзан материал табып, нинди абзарлар төзетергә, нинди мал тотсаң үтемлерәк? Олы эш башлаганчы вак мал асрарга туры киләчәк. Элеккеге колхоз аксакалларын – агроном белән зоотехникны – табып киңәшләшергә кирәк булыр.
Балаларның шулчаклы мавыгып эшләүләрен күзәткән Алсу да түзмәде, яннарына килеп, өстәл тулы кәгазь өеменнән бер матурын алды. Фәнил, әнисе янына килде:
– Күр, әни, яңа ферма нинди булачак. Тирә-ягы асфальт, бернинди пычрак юк, туфли белән генә йөрешле.
– Ә тиресне без, әни, америка суалчаннары кайтартып, эшкәрттереп, ашламага әйләндереп басуга чыгарачакбыз, артканын сатачакбыз, бернинди ис, саз булмаячак.
Алсуның тирессез, сазсыз ферма күргәне булмагач, бу әйбер аңа фантастика кебек тоелды, үзалдына елмаеп куйды. Ул бераз яшьләрне күзәтеп торды, аларның күзләре ут яна, алар яңа тормышка ашкына. Планнары зурдан, берүк берәр денсезе канатларын гына сындырмасын.
Фәрхәднең якты дөньядан китүенә дә ел тулды. Өйнең зур бүлмәсенә озын-озын өстәлләр куеп, сый-нигъмәт әзерләнде, бөтен авыл халкы чакырылды. Фәнил дә әтисенең яраткан ак түбәтәен киеп, йорт хуҗасы буларак, авыл картларын каршы алып торды. Ярдәмгә кайткан Фирая, Алсуның аңа сокланып торуын күреп:
– Күз тидермә! – дип кисәтте. – Әйе, уллар да кирәк, кызлар да. Йортта ир-ат заты булсын шул. Без, Алсу, синең белән бәхетле, яхшы, игелекле балалар үстергәнбез.
– Уллар, әтисез калгач, ир булалар икән, иркә малайдан гаилә башлыгына әйләнде дә куйды, шуңа сокланып карап торам, күрче, үзен гел әтисе төсле тота, хәтта тавышы да шуныкы. Киленне күр, бигрәк сөйкемле бала. Шәһәр баласы булса да, яхшы татар гаиләсендә тәрбияләнгән. Аларның бәхете – безнең бәхет.
Кешеләр килә торды, китә торды. Халык аштан таралып беткәч, мулла абзый Алсуны үзе янына чакырып алды да, каршысына утыртып:
– Балакаем, сиңа бүген зур ихтирам белән килдек, мин генә түгел, бөтен авыл халкы. Син бүген бөтен авыл алдында ир хакын күтәрдең. Хыянәтне бар кеше дә кичерә алмый. Аның хыянәтен теге вакытта авыл да кичерә алмады, минем килеп яңа никах укырга көчем җитмәде. Күрәсең, Ходай да каршы булгандыр, никахсыз яшәделәр бит. Бүген күп кеше синең кылган гамәлләреңне хөрмәт итеп килде. Күп кенә ирләргә, хатыннарга үрнәк булдың. Рәхмәт, балам, олы йөрәкле, сабыр, акыллы булганың өчен. Аллаһ сине ташламас, амин, – дип дога кылды.
Мулла абзыйны озатып куйгач, Фәнил:
– Әйдәгез, әтинең каберенә барып кайтыйк, – дип, зиратка алып китте.
Матур чардуган, яңа кабер ташы. Фирая акрын гына күз йөртеп чыкты, барысында да сагыш, күз яше. Ә бит ул кайтмады Газинурның каберенә, зурлап елын үткәрде, тик каберенә кайтмады. Балалар үзләре генә кайтып килделәр. Ник кайтмый, кичерә алмыймы? Ике ел үтте – йөрәгендә йодрык чаклы төер утыра, һәм ул зурайганнан-зурая, вакыт-вакыт йөрәге-үпкәсе барысы актарылып авырта. Гафу итә алмау үпкә чиренә китерә, диләр, бәлки, анда да шул чир башлангандыр.
Зираттан әйләнеп кайтканда, кояш баеп килә иде. Менә тагын бер көн, тагын бер ел үтте. Иртәгә тагын көн туар да, тормыш дәвам итәр, ә кемнәрнедер яңа тормыш көтә иде.
Алсу бүген иртә уянды, никтер йөрәге урынында түгел. Кичәдән калган ризык та җитәрлек, шулай да коймак туглап куйды. Аяк очына гына басып, Айназы янына кереп карап торды, таралып йоклый, их, йокы кешегә аң кергәнче генә татлы, гамьсездер!
– Йокла, улым, йокла! – дип, өстенә япты да тышка чыгып китте.
Өйдә әле тып-тын булса, ихатада кош-корт чыр-чу килә, таң ата, тормыш кайный иде инде.
Көн чалт аяз, Алсу табигатькә колак салып тора бирде. Әйе, Җир әйләнә, кошлар, бөҗәкләр, бөтен җан иясе хәрәкәттә. Иң татлы йокы вакытында ул йөри, кая барып сугылырга белмичә. Бәлки, Ул бүген үк килмәс, бәлки, бөтенләй дә килмәс. Килмәсә, ул чакта нишләргә, килсә нишләргә... Йә Ходай, миңа нишләргә соң? Былтыр сүз бирде бит! Көтми түгел көтә, тик куркыта.
Төшкә чаклы сәгатькә карый-карый үзенә-үзе урын тапмады. Ә төшке ашка Фәнил белән Илшат килеп кергәч, нәрсәгә тотынырга белмичә югалды да калды, бер кызарды, бер агарды. Илшат та аңардан күзен алмый тора. Алсу ирнең өс киеменә күз салды. Ул спорт чалбары белән ак футболкадан, аягында кроссовка, яшь егетләр кебек. Фәнил, аларның хәлен аңлап, Чәчкә белән икенче бүлмәгә чыгып китте. Илшат кыяр-кыймас кына Алсу янына килеп басты:
– Исәнме, әнисе, мин килдем, син әзерме? – диде, икесе генә ишетерлек итеп. – Мин бик матур алан таптым, анда шундый матур, җиләклек, барып кайтабызмы?
Алсу зур яшел күзләрен аңа күтәрде:
– Айназ белән, ансыз беркая йөрү юк!
Алсу каушаудан нигә барып тотынырга белми газапланды. Караса, өйдә беркем юк икән бит, барысы да бакчадалар. Балалары янына Илшат белән чыккач, тагын да ныграк каушап калды. Аның дулкынлануын күреп, Фирая телгә килде:
– Фәнил мине илтеп куяр, Чәчкә дә кибеткә барасы бар, ди. Сез дөнья көтә башласагыз да була, – дип елмайды.
Барысы да тизрәк чыгып китү ягын карадылар. Фәнил Айназны Илшатның кулына тоттырды:
– Арыдым, кермәгән тишеге юк, хәзер сез чабыгыз.
Кулына бала килеп эләгүгә, Илшат сөенечтән тынсыз калды, бу көнне ярты ел көн-төн күз алдына китереп күпме хыялланды бит ул, ярты ел гына түгел, гомере буена көтте ул бу көнне.
Илшат аларны искитмәле матур аланга алып килде, түшәлеп яткан җиләклек. Бар табигать ниндидер рәхәт дулкында тибрәлә, бал кортлары гөжли, ак ромашкалар, күк кыңгырау чәчәкләре, чак кына чайкалып, йомшак кына искән җилдә иркәләнә. Шулчак борынга пешкән җиләк исе килеп бәрелә, ах, нинди сихри дөнья! Ерак түгел яңа туган колыны белән бер күк бия йөри. Колын нәзек тәпиләре белән дөнья бетереп чаба-чаба да, иркәләнеп килеп, анасының җиленен төртеп имеп китә. Дөньяда шуннан да матур күренеш бар микән?! Барысы да шуны хозурланып күзәтеп тордылар.
Алсу баланы җиргә төшерде, ә ул бераз гына карап торды да, шул колындай чабулап, очкан күбәләкләрне куаларга тотынды, үзе кычкырып көлә, үзе йөгерә, егыла-тора чаба, тагын егыла. Инде дә иркенлек иде бу далада, анда кермә, монда тимә дип тыючы юк, чап та чап. Айназның да, яшь колынның да тормышларында беренче сихри тылсымлы аланнары. Күп еллар үткәч тә алар шушы беренче аяк баскан аланны сагынып киләчәкләр.
Алар, бик канәгать булып, баланы күзәттеләр. Алсу белән Илшат та үз колыннарын иреккә җибәрделәр. Ә ни аермасы бар соң: колын ни, яшь бала ни. Алар әле бу тормышның чуар якларын белмиләр, бу яланда әниләре янында бернинди куркыныч янамый, тормыш шундый матур, дөнья шундый киң!
– Их, гел шулай матур булса иде бу дөнья! – дип, Илшат та бала артыннан иярде.
Бу мизгелдә аның шатлыгы күкрәгенә сыймый иде. Алсу, чиләк алып, җиләк җыярга утырды. Куллары җыйды, күзләре гаиләсен күзәтте. Әйләнеп килгәндә әтисенең дә, улының да кулында кып-кызыл җиләк тәлгәшләре иде, алар икәүләшеп Алсуның алдына килеп тезләнделәр.
– Әйдә, әннәгә җиләк ашатыйк әле, менә шушысын, иң кызылын, эресен өзеп каптырыйк әле, – дип, иң эре җиләкне Илшат Алсуга бирде, икенчесен – Айназга. Илшаттан күреп, бала да, җиләкне өзеп, әнисенә каптырды.
– Рәхмәт, улым! – дип, үбеп алды.
– Мине дә, әнисе, – диде.
Алсу, көлеп, чуп итеп аның да битеннән үпте, Айназ да, әнисе артыннан кабатлап, Илшатның битенә үрелде.
Ирнең бу көтелмәгән хәлдән күзенә яшь тулды.
– Алсу, – диде йомшак кына аның беләгенә кагылып, – мин сезне шундый сагындым, мин сиңа шушында булган бар кыр чәчәкләрен бүләк итәм, ә җиләген үзем җыеп бирәм. Мин әлләни матур сөйли дә белмим, әнә сабан тургайлары сайрый, мин сайрый икән дип уйла, минем йөрәгем шулай сайрый!
Алсу елмаеп куйды, кыен икән шул бу яшьтә хистә аңлашу.
– Каян таптың мондый матур аланны, бигрәк матур, рәхәт монда!
– О-о, гомерем буена эзләдем мин бу аланны, без ел да монда киләчәкбез, картайганчы, син риза булсаң...
Күзләр күзгә бәйләнде, башлары әйләнде, сагынып көтеп алган мәхәббәт чаткылары чатнады, хисләр дулкыны уйнады шушы искитмәле матур аланда. Сабан тургайлары сайраган, чикерткәләр җырлаган, бал кортлары гүләгән, бөҗәге, кырмыскасы, бар тере җан яшәргә ашыккан җиләкле аланда яңа гаилә киләсе тормышка күпер сала. Бар да очраклы бер гөнаһсыз караштан башлана, тик очраклы микән, бәлки, Ходай үзе алар өчен киләсе тормыш юлын язгандыр. Бу яшел алан да аларга бүген Ходайның бер бүләгедер. Алар инде бер-берсенә шашып ташланырга яшь егет белән кыз түгелләр. Алар бүгенге очрашуның тамчылап тәмен татыйлар. Хисләр әлегә тирән яшерелгән, аларга саксыз кагылырга да ярамый...
Бала, йөгерә торгач, арып, Илшатның кулында йоклап китте. Илшат янәшәдә җиләк тәлгәше бәйләп утырган Алсуның тузгый башлаган чәченең каптырмасын акрын гына тартып алды. Калын озын чәч, таралып, хатынның иңнәренең яртысын япты. Коңгырт тере чәчләр. Әле бер тапкыр да буялмаган, арасында чаллары да күренә. Бар да табигый һәм матур, сөйкемле. Ара-тирә җил исеп, чәч бөртекләре белән уйнады, ә Илшат акрын гына чәч очларына иренен тидерде. Ул аны беренче күрүдә үк яратты, кабул гына итсен үзен дә, мәхәббәтен дә. Ул көтәр, әйе, көтәр...
Фирая, Алсулардан кайткач, тагын үз эченә бикләнде, зиратка баргач әллә нишләде ул. Ике ел булды, иренең каберен күргәне юк, ә Газинурның җаны кайта, сизеп тора кайтканын, китеп, тынычлап урнаша алмый. Бер көн төшендә дә күрде, әллә кайда идән астында җүләр кешеләр белән чиратта утыра, имеш.
Балалар кайтып торалар зиратка, ә ул һаман үз-үзе белән көрәшә. Төнне тагын утырып чыкты, йокламады. Иртәгәсен торды да, тиз-тиз җыенып, юлга чыкты: булмый, акылдан язганчы кайтып килим янына. Очраклы бер машинага утырып кайтты. Юл буена музыка уйный, аны үртәгәндәй, җыры да туры килде:
Фирая бу җырны ишеткән саен елый, әле дә менә йөрәкне өзә, бу җырчы да аның хәлендә микән әллә? Моны үзең кичермичә җырлый торган түгел бит. Күрәсең, аның кебекләр җирдә аз түгелдер.
Зират капкасын ачып кергәндә үк дулкынлана башлады, артык дулкынланудан тыны бетеп, атлый алмыйча, ярты юлда туктап, тын алды. Эчтән бөтен әгъзасы калтырый иде, юкса, бар даруларын да эчеп чыккан иде бит. Тирә-ягына күтәрелеп карады, әйе, янында буш урын калмаган. Их, замана, кая кырыла бу халык!
Көчкә кирәкле урынга менеп җитте дә, үзенә мәрмәр таштан карап торган таныш күзләрне күреп, бермәлгә тынсыз калды, акрын гына тезен чүкте, алып килгән төргәкләре кулыннан төшеп, чәчелеп китте. Ах, бу таныш караш... Күз карашыннан да бер-берсен яхшы аңлыйлар иде бит, сүзләр дә кирәкми иде. Калтыранып, тирән итеп тын алды, җиңел түгел иде монда килеп аның алдында тез чүгү.
– Менә, кайттым әле яныңа... – диде, тамагына утырган төерне йотып. – Бәлки, мине түгел, башкаларны көтәсеңдер, кирәксәң, кайтырлар, зират капкасы бар кешегә дә ачык. Үзем генә кайттым, балалар алдында сөйләшәсе килмәде. Каберең матур чыккан, балалар тырышканнар. Мин синең янга бармаганга балалар үпкәлиләр, сине бик нык сагыналар. Исән чагыңда кирәкмәгәнне, хәзер ник кирәгем бар, дип уйлыйм. Рәнҗим мин сиңа, әтисе, рәнҗим, чыгып китсәң, миңа, бәлки, җиңелрәк булыр иде, тик син кеше кулында үлүдән дә курыктың бит. Ходай алдында нинди яхшылыгың булгандыр – минем кулдан киттең. Ике ел мин синең белән сөйләшәм, көн-төн елыйм. Йөрәгемдәге төер үскәннән-үсә, кайвакыт минем дә үләсем килә, үлсәм, мин сине куып тотып, иманыңны укытыр идем, сине куып җитеп сорыйсым килә: ни эзләдең, азгын, мин сине ничәмә тапкырлар кичердем, ни эзләдең?!
– Азгын! – диде, күз яшьләре аша. – Әнә, бар гөнаһаларың ачылды, денсез син, әйт, ни эзләдең? Мине дә димләп караганнар иде, әйе шул, нәрсә алай итеп карыйсың, тик мин йортымда чит кешене күрәсем килми, ир керткәнче, тагын бер эт алам дидем, алар хыянәт итмиләр. Син миңа хыянәт иттең, синең үзеңә дә хыянәт иттеләр, күргәнсеңдер Зәкияң Мәҗит янына килеп кунып йөргәнне, өстән яхшырак күренә бит. Әйе, күргәнче, чирләдем, акылдан яза яздым, күргәч, тынычландым, шаккатырлык җире юк, бер утыз килога артык. Кит дигәндә китәргә идең. Ярый, йә тагын кызып китәрмен дә, кан басымым күтәрелер. Әйе, күрәсеңме анда, өйне тагын ремонтлаттым, эче бигрәк матур булды... Ә син ник һаман кайтып йөдәтәсең, ә? Китеп тынычлана алмыйсың, чөнки мин җибәрмим сине. Азгын! – диде, үрелеп, мәрмәр ташны сөртеп. – Әнә, битеңә кошлар кәкәй итеп киткән, шул кирәк сиңа!
Торып басып, тирә-ягына каранды.
– Әйе, бер дә кешенекеннән ким түгел, кукыраеп утырасың, яныңда урын да алып калмагансың, туйгансыңдыр шул миннән. Йә Аллаһым, нинди матурлык монда! Сабан тургайларын гына тыңлап ятасың...
Улыбызны өйләндердем, бик кыен булды ЗАГСта да, туйда да сыңар канат, ялгызлыгымны нык тойдым, бөтен уем син булдың, их, син янда булсаң иде, күрсәң иде, дидем, алар шундый матурлар иде. Бәлки, кайткансыңдыр да, шунда да утыргансыңдыр...
Мин һаман синсез яшәргә өйрәнә алмыйм, миңа син кирәк, рәнҗесәм дә, мин сине бик тә сагынам. – Фирая ярсып-ярсып еларга тотынды: – Дөньяның бер яме юк синсез! – диде, сулкылдап. – Ат урынына эшлим, арысам йоклармын, уйланмам дип, юк, каныма сеңгәнсең, йөрәгемә кереп тамыр җәйгәнсең, йолкып алып атармын димә. Арыдым мин, Газинур, елап та, уйлап та, төннәр буена йокысыз, тәрәзә төбендә синең белән сөйләшеп тә, ичмасам, төшләремә дә кермисең, килеп, соңгы сүзеңне әйтсәңче! Башыма теге юылмаган күлмәгеңне дә урап ятып карыйм – килмисең.
Бер сорау йөрәкне тырный, бәхетле идеңме соң син минем белән? Килмисең, куркасың. – Ул тагын елап шешенеп бетте, аннан тынып калды, тирән итеп сулыш алды, акрын гына торып, янчыгын сүтеп, чәчәк үсентеләре чыгарды, биш литрлы савыт белән су алып килгән иде, сөйләнә-сөйләнә кабернең өстен тигезләп, чәчәкләр утыртты. – Миләүшәләр, ел да үзләре коелып үзләре чәчәк аталар, «Анютины глазки» дип аталалар, алар арасында синең күзләрең төсендәгесе дә бар. Әйе, мин кайтмагач, берүзең, чәчәксез утырасың, ясалма чәчәкләр алып килмәдем, син менә алар белән сөйләш, чәчәкләр дә сөйләшкәнне ярата икән бит. – Фирая эшен бетерде дә тагын таш каршысына утырды. – Исән чакта тормышның кадерен белмәдең, беткән йөрәгең белән алдашып этлеккә йөреп тә, эчеп тә үз-үзеңне бетердең, минем дә йөрәкне яралап, күпме газап калдырдың! Үлгәннәргә кирәкмидер, бәлки, тотылганчы үлеп котылдым дисеңдер, тик җирдә калганнарга ничек яшәргә соң?!
Нәрсә, әллә син дә елыйсыңмы, ела-ела, миңа гына еларга димәгән! – Ул күккә күтәрелеп карады, каяндыр кечкенә болыт пәйда булган, үзе юк та кебек, яңгыр сибәли икән. – Әйе, син дә миңа кушылып елыйсың, күктән синең яшең тамадыр. Яшисе иде шул, әтисе, оныклар күрәсе иде бергәләп. – Фирая мәрмәр ташка якынрак килде.
– Кая, бер кочыйм әле, – дип, иренең сурәтенә битен тидерде дә күзләрен йомып тыныч кына утыра бирде. – Җылысың, – диде, мәрмәр ташка ныграк сыенып. – Нишлим соң, җаным, минем бүтән яратыр кешем юк, шулай да мин анда баргач сине эзләп табам әле! Хәтерлисеңме, безнең синең белән таңнар атканчы сөйләшеп сүзебез бетми иде, соңгы көнгә тиклем, яратыша да, сөйләшә дә идек, бар да яхшы иде бит, бәлки, шуңа мин синең хыянәтне аңламыймдыр, әйе, аңламыйм. Синең күлмәгеңне киеп, еш кына төннәрен бакчада уйланып утырам, соңгы төнебез күз алдыннан китми, үткәннәргә сыенам. Кайбердә син янымда гынасыңдыр кебек. Мәҗит тә кайткалый, ул бик еракта эшли. Ул миңа баш бала кебек, беркемгә дә кирәкми, мескен. Теге яшь сөяркәсе дә хыянәт итте, ике канаты сынган кош кебек кайтып керде. Кыенмы, дип сорадым. Кыен, яшисе килми хәтта, хәлеңне хәзер генә аңладым, ди.
Ул тагын күк йөзенә карап алды, теге кечкенә болыт һаман сибәләп тора. Яңа утырткан чәчәкләргә күз төшерде.
– Ярый, әтисе, чәчәкләрне сакла, кипмәсеннәр, миннән сиңа шул чәчәкләр, тыныч йокла, кайтып та йөрмә бүтән, ачуым басылгач, тагын килеп китәрмен. Китим, кояш баеп бара, әле кайтасы да ерак. Никтер китәсе килми синең яныңнан, сөйләшәсе сүзләр дә күп иде... Ярый, икенче килгәч, күбрәк итеп сөйләрмен. Син, әтисе, алай да төшләремдә булса да кайтып кит. Исән чагыңда сөйләшеп сүз бетми иде, их, бер генә көн алдан белсәм китеп барасыңны! Соңгы соравым – бәхетле идеңме минем белән?.. Эндәшмисең, ә мин һаман-һаман шул сорауга кайтам. – Фирая җылы мәрмәр ташны кулъяулыгы белән сөртте дә бик авырлык белән җирдән күтәрелде, тагын текәлеп иренең күзләренә карады. Газинурның сурәте:
– Ярый, анасы, – дип, керфек каккандай тоелды.
Фирая артта, тау битендә калган гомер иткән парына әйләнеп карады, баеп барган кояшның соңгы нуры мәрмәр ташка төшеп ялтырый иде. Каршы утырып сөйләшкәч, аңа җиңел булып китте. Ул акрын гына капканы япты. Зират коймасына ябышып торды, ялгыз кайтып китәсе килмәдеме...
Әйе, бу тормышта бөтенләй дә ялгыз атлыйсы килми дә бит, тик нишләмәк кирәк, күнәргә, тешеңне кысып яшәргә, түзәргә генә кала.
Аны тау битеннән иренең моңсу күз карашы озатып калды, ул моны арка үзәге белән тоеп, ашыкмый гына олы юлга атлады. Менә тагын елаштылар, тиргәштеләр, бер-берсен аңлаштылар шикелле.
Ул авылына төнлә генә кайтып кереп, арып йокларга ятты. Бушлык... Әйтерсең, баштүбән тотып селкеп, эчен бушаттылар.
Иртән уянды да, түшәмгә карап, күргән төшен күз алдыннан үткәрде. Газинур белән ике тау арасындагы юлдан җитәкләшеп баралар, аларга шундый рәхәт, бер-берсенә карап елмаешалар, имеш. Ире, кинәт туктап, аның учына ике бармак сыярлык зур алтын балдак салды. Фирая аптырап торган арада, Газинур юлдан сулга кереп китте дә юк булды, хатын, аны эзләп, бер тау битенә килеп менде. Каршы якка караса, ире еракта, каршы тау битендә басып тора икән. Алар озак кына бер-берсенә карашып тордылар. Газинур акрынлап ераклашканнан-ераклашты да тәмам күздән югалды.
Фирая торып утырды да бармагына текәлде. Ике бармакка олы бер йөзек... Төшен кабат күңеленнән әйләндерде, ике кеше тартасы йөкне бер миңа калдырды түгелме соң?
– Киттеңме инде? – дип куйды. – Урының оҗмахта булсын! Син хаклы, миңа да яшәргә кирәк, синең өчен дә, үзем өчен дә, балаларга терәк кирәк. Без, хатыннар, еласак та егылмыйбыз, үз йөгебезне үзебез сөйрибез. Ходай безне шулай яраткан. Гомер китабының битләрен ябып, синсез алдагы тормышның яңа битләрен ача-ача, алга атларга. Ходай без барасы юлны алдан язып куйган, ди, миңа ни язгандыр инде, бер Ул гына белә...
Иртәнге кояш нурыннан күзе чагылып, тәрәзәсеннән ерак офыкка карап торды.
– Йә Аллаһым, сынавын да бирдең, шул сынауларны җиңәргә көч тә бирдең... Кичер гөнаһларыбызны, сабырлык бир, и Раббым...
2015нче ел, 21нче гыйнвар.
Фото: https://pixabay.com/ru.