Айрат көзгегә күз салды: хатыны дөрес әйткән икән, чәчен алдырырга вакыт житкән. Әнә нинди ямьсез булып тора колак тирәләре. Якшәмбе бармасаң, кайчан вакыт табарсың тагын. Өйләренә якын чәчтарашта төшкә кадәр пенсионерлар күп була, сәгать бергә кадәр килеп өлгерсәләр, аларга ташлама ясыйлар. Димәк, сәгать икеләргә барса, тап-таман...
Чынлап та, Айрат керүгә кеше калмаган иде анда. Бер оста эшли, икенчесенең кәнәфие буш тора.
– Хәзер чыгарлар яныгызга, көтеп торыгыз.
Шулвакыт каршыдагы ял бүлмәсенә корылган чаршауның селкенүе сизелде.
Ул да булмады, аннан хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Утыра торыгыз, мин хәзер.
Айрат кәнәфигә күчте. Көзгедән үзенә яңадан игътибар итте: яшь бара, утызы да тулып килә, ә бит кайчан гына япь-яшь егет иде ул...
Шулай уйланып утырганда, чаршау артыннан зәңгәр формада, башына яулык бәйләгән, күзенә кадәр күтәреп медицина битлеге кигән бер яшь ханым күренде. Ул, эш урынына килеп басу белән, кулын Айратның башына куеп, аны аска идерде. Соң, шулай итми ничек алсын инде ул минем чәчне, дип уйлап, иркәй моңа әллә ни аптырамады.Тик шуны гына әйтеп өлгерде: “Яшьләрчә булсын инде, пөхтәрәк”...
Ул сөйләнгән саен чәчтараш башны аскарак идерде. Кайвакыт машинкасын туктатмый эшләтте, ә инде колак артларын тазартканда, аеруча усаллык белән, колакларны борып алгандай хәрәкәтләр ясады. Айрат аның бу кыланышына ни дияргә дә белмәде. Бу нинди хәл, дигән сыман останың йөзенә күтәрелеп кенә карарга булган иде, тегесе тагын сул кулын аның баш түбәсенә куйды.
Менә, ниһаять, ул жилкә тирәсенә күчте. Анда ниләр генә кыланмады:
машинкасын тырылдатып, уңга да сулга да йөртте.
Ярый, тырышсын, бәлки элеккедән дә модалырак килеп чыгар, дип тынычландырды үзен Айрат.
Кыш уртасы, кая барма, барысы да битлектә шул. Кибеткә керсәң, сатучының, автобуска керсәң кондукторның йөзен күреп булмый. Китте заманалар....
Шундый уйлар белән торды ир кәнәфидән. Чәчтараш тиз генә аның алдына жәйгән алъяпкычны салдырып алды да, һаман шул чаршау артына кереп югалды.
“Сездән 400 сум , көзге алдында калдырыгыз, – дигәне генә ишетелде.
Айрат, акчасын куеп, яңадан көзгегә бакты: ничава булган, юкка гына интектермәгән икән!
Инде элгечтән киемен алып ишеккә юнәлгәч кенә башына уй төште: тукта, каян белә соң әле ул бу яшь хатынны? Күзләре таныш...Ничек кенә битлек астына яшерсә дә, ул күзләрне кайчандыр күргәне бар иде бит аның...
Кем соң, кем булды бу таныш түгел таныш?..
Юл буе уйлар йомгагының очына чыга алмый жәфаланган Айрат, өенә ничек кайтып кергәнен дә сизми калды. Ишекне ачкан хатыны иренең пөхтә башын күреп елмаеп куйды.
Хуҗа, тиз генә өстен салып, бүлмәгә үтте. Хатыны ишекне ябып, аның артыннан иярде. Тик минут та үтмәгәндер, тыныч кына килгән урыннан бар көче белән аның башына ябышты, аны кулы белән бора-бора кычкырып елый башлады:
– Оятсыз син, оятсыз! Инде ничә ел өйләнешкәнебезгә. Улыбызга сигез яшь. Һаман да шул Алсуыңны оныта алмыйсың ...
Ярсыган хатын, күз яшьләрен тыя алмый, диванга барып тәгәрәде, куллары белән йөзен каплады.
Берни аңламаган ир хатыны янына килеп, аның белән сөйләшергә тырышып карады, тик моннан бер файда да чыкмады. Хатын чәбәләнә-чәбәләнә, аның башына күрсәтте.
Аптыраган Айрат тиз генә зур көзге алдына килде. Хатынының комод өстендә торган көзгесен дә эләктерде. Аны башы артына куеп, зур көзгегә күз салды. Я хода, ни бу!?
Анда, алынган чәчне уеп дигәндәй “Алсу” дип язылган иде... Менә ни өчен машинка белән бик озак булашкан икән чәчтараш...
Алсу! Таныш күзләр! Яшьлектәге беренче мәхәббәте...
Айратның армиядән кайтуын түземсезлек белән көтеп алды Алсу. Әниләре белән таныштырды. Искиткеч кайнар хисләр бәйләде яшьләрне.. Хәтта өйләнешергә сүз куештылар...
Тик Айратка күз салган тагын бер кыз булган икән. Авылда дәү әниләренең күршесендә генә яшәгән Нурия күп уйлап тормады, бөтен тырышлыгын салып, егетне үзенә каратырга тырышты. Һәр кич кереп, аңа сүз кушты, кинога чакырды, ә бер көнне иптәш кызының туган көненә алып барды. Аны-моны уйламаган егет башкалар белән рәхәтләнеп күңел ачты, жырлады, биеде, уйнады, көлде. Дәү әниләренә кайтканда таң туып килә иде инде. Түбәнге очта яшәгән Нурия кайтырга ашыкмады, юлдашын, кулыннан алып, сарайга чакырды:
– Әйдә, печәнгә ятып кына йоклыйк, борчымыйк картларны.
Айрат лапаска кереп яту белән йоклап китте. Йөзенә иртәнге кояш төшеп, күзен ачуга, янында Нурияне күреп, аптырап калды:
– Син нишләп монда, ник өеңә кайтып китмәдең?
Бу сорауны көтеп кенә торган шикелле, кыз кычкырып елый башлады:
– Ә син оныттың дамыни? Мин хәзер ничек кайтып күреним әниләргә?
Вакыйгаларның мондый үсеш аласын көтмәгән Айрат бөтенләй телсез калды, тик шуны гына әйтә алды: “Тимәдем мин сиңа, булмаганны сөйлисең!”
Кыз аның саен очып кунды:
– Аһ, шулаймы? Ярый, мин моны болай калдырмам!
Нәрсә дияргә дә белми беравык башын тотып утырган Айрат кинәт кенә торып басты да Нурияне кулыннан алды:
– Минем сөйгән кызым бар. Ул да мине ярата, без Алсу белән өйләнешергә сүз куештык...
Тик максатына ирешәчәгенә инанган кызны беркем дә туктата алмас иде:
– Әгәр миңа өйләнмәсәң, милициягә барам!
...Дәү әнисе белән дәү әтисе, таң белән Айратка “ябышып”кергән Нурияне күреп, артык аптырамады. Алар күптән инде авылдаш кызның ниятләрен сизгән иде...
Туй зурдан булмады. Никах укытып, нәсел-нәсәпне чакырып сыйладылар да, яшьләрне урнаштыру ягын карады әти-әниләре. Башта кеше фатирында яшәп торырлар, соңыннан үзләренекен юнәтерләр дип, башка чыгардылар...
...Алсу түземсезлек белән Айратын көтте. Авылга дәү әниләренә генә дип киткән егетнең шулай озакка югалуы бик аптыратты аны. Соңыннан иптәш кызы аша сөйгәненең өйләнгәне турында ишеткәч, ярсуыннан акылдан язар дәрәжәгә житеп йөрде, беркем белән аралашмас булды. Әле менә яше утызга тулып килгәндә дә, ул егетләрне үзенә якын жибәрмәде.
Ә күптән түгел эшкә китеп барганда яңа йортлар янындагы тукталышта улын житәкләгән Айратны күреп егылып китә язды. Инде төзәлеп килгән йөрәк ярасы яңадан сулкылдап куйды. Бирегә күчкәннәр икән, дигән уй үтте кызның башыннан.
Шул көннән башлап Алсу Айратны яңадан күрү теләге белән янды. Әле килер, әле килер дип, чәчтарашлыкның ишегенә ничәмә тапкырлар карап торганы булды. Ә бүген әнә нинди уңайлы килеп чыкты. Чираттагы клиентны озатып, ял бүлмәсенә кереп кенә утырган иде, таныш тавыш ишетеп калды. “Ул!” Шик юк иде. Чаршауны аз гына ачып, залга күз салды. Айрат биредә! Алсуның куллары калтырап китте, зиһене әллә нишләде, тик ул, тиз генә үзен кулга алып, атылып чыкты. Бу минутта аның башында бер генә уй буталды: аны ничәмә еллар елаткан, аны рәнжеткән, алдаган кеше менә ул, аның алдында!
Бөтен әрнүләрен, күз яшьләрен искә төшереп, Алсу кинәт бер карарга килде.
Үз эшенең бөтен нечкәлеген белгән чәчтараш беренче тапкыр һөнәренә хыянәт итте: кинәнеп үч алды...
Автор орфографиясе сакланды.
Фото: https://pixabay.com/ru/