Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 февраль 2019, 13:48

Зифа КАДЫЙРОВА. Синсез килгән язлар. Романның дәвамы (6)

...Фәрхәднең әйтер сүзе юк иде. Элек мал арасына да чыгармый, авыр эштән сакларга тырыша иде хатынын, ул бит – укытучы кеше, матур булырга тиеш, алар – кадерле кешеләр. Ул аны, балаларын матур, затлы итеп киендерергә тырышты, алар өчен акчасын беркайчан кызганмады. Гаиләсен тук, матур итеп алып баруы белән горурланды. Сабантуй булсын, авыл бәйрәме булсын, күкрәк киереп, Алсуын җитәкләп чыкты. Чыгу белән бөтен хатын-кызны күздән кичерде, аның хатынының күлмәге иң матуры һәм кыйммәтлесе булсын. Менә хәзер хатын тапканны көтеп утыр, ирлек түгел бит бу, хурлык. Иртәгә үк машинасын барып карар, селкенергә кирәк.Алсу, җыенып, шәһәргә китеп барды. Фәрхәд тә акрын гына «КамАЗ»ы янына юл алды. Әллә ниләр эшләрдәй иде дә, тик хәле бик шәптән түгел икән шул, хәтта «КамАЗ»ның кабинасына да үрмәләп менә алмады. Елый язып, үз-үзенә ачуы килеп, кире өенә юнәлде. Әгәр эшләп китә алса, Алсуын бер генә көн дә өйдән читкә җибәрмәс иде дә. Ә ничек яшәде соң ул аңардан башка ел буена? Зәлия бер яман төш булып калды шикелле, тик төштән уянып була, ә монда төзәтеп булмас хәлләр...

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
АЛСУ
1
Алсу төнлә уянды. Уянды да шундук авыр уйлар биләп тә алды, йөрәген талый да башлады. Күкрәктәге авырлыкны, кыенлыкны берничек тә аңлатып булмый иде. Алдагы вакыйгалар исенә төшкән саен тәне кызышып, башы ут янды, тәне шыбыр тиргә батты. Үз-үзен онытып кычкырасы, бәргәләнәсе килде. Тешен кысып, авыр итеп ыңгырашты. И Аллаһым, акылдан яздырма, кеше кулына калдырма! Бер ел эчендә тормышы бу чаклы үзгәрер дип кем уйлаган. Кичә ул барысын да югалтты. Кайчан, ничек башланды бу хәл? Өч ел элек алар авылына ирдән аерылып Алсуның өчтуган сеңлесе күчеп кайтты, ике өй аша иске генә бер йорт сатып алды. Туган бит, гел кереп йөри башлады. Алсу каршы килмәде, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Зәлия биш яшькә яшьрәк тә иде алардан. Кырыкта булса да яшь күренә, яшьләрчә киенә, унбиш яшьлек кызыннан калышмый, кыска шортик, ачык майка, тәне каратут, үзенә гел килешеп тора. Теле телгә йокмый, диләр андыйларны.
– Апа җаным, и сез бигрәк бәхетле инде, тормыштан да, җизнидән дә бигрәк уңдың, хәзер мондый ирләрне шәм яндырып та табып булмый бит! Җизни белән бигрәк пар килгәнсез, сокланам үзегезгә, сокланам.
Фәрхәд мактаганны ярата инде, бик канәгать елмаеп:
– Әйе, апаңны ун ел буена үземә генә дип саклап үстереп алдым. Минем бәхет кошым бит ул, – дип, аркасыннан сөеп тә куя.
Зәлия аның саен очына-очына мактый:
– Шундый җитеш, мул яшисез, көнләшәм үзегездән, көнләшәм, күз генә тимәсен, бигрәк матур яшисез, – дип, кергән саен такылдады. – Минем генә бәхетем булмады шул исереккә чыккан булып, эчте кыйнады, эчте кыйнады, чыдар хәлем калмады, – дип зарланып та алды. – Иске йортның иске инде, җизни, тегесен генә эшләп бирче, монысы купкан, идәне дә черегән. – Көн дә диярлек нәрсәсе дә булса табылды да торды.
Алсу элек аралашмаса да, ерак туган булгач, читен булса да, ирен, ярдәм ит инде, ялгыз бит, дип, үзе җибәрә иде. Юкса, шул авылда өч абыйсы, әти-әнисе яши. Зәлия гаиләдә иң төпчек иркә кызлары иде. Чакырса, абыйлары да килер иде. Ә ярдәмгә гел аның Фәрхәде кирәк булды. Бер ел буена диярлек Зәлиянең алардан чыкканы булмады, бер пешкән аш барыбызга да җитәр дип, Алсу аларга да бүлде. Зәлиянең малае аңарда унберенче сыйныфта укый. Бик төпле, акыллы бала. Күзләре гел уйчан, аны нидер борчый кебек. Дәрестән соң еш кына мәктәптән бергә кайталар.
– Саша, син укырга кая барырга җыенасың инде, кайсы уку йортын сайладың?
– Мин әти янына китәм, әти белән яшим, шунда укырга керәм. Әти чакыра.
– Ә әниең җибәрәме соң, әтиең бик эчә, ди, бит, анда укый алырсыңмы соң?
– Минем әтиме? Нишләп эчсен ди ул, минем әти бик акыллы кеше, бик тыныч, сабыр ул. Әнигә генә көче җитми аның. Әни аны бозау гына, ди, яратмагач ник чыккандыр, әти нишләсә дә гел мыскыл итеп җәберли.
Алсу бермәлгә телсез калды. Ничек инде шулай алдашып була? Булмас, бала берәр нәрсәне дөрес аңламагандыр, ир бала бит, шуңа әтисен яклый инде, дип уйлады. Беркөн чыгарылыш кичәсе үткәрү турында сөйләшергә дип, ата-аналарны җыйды. Җыелыштан кайтышлый аны Зәлиянең кече җиңгәсе туктатты.
– Алсу, синең белән сөйләшәсе бар иде, читен булса да мине тыңла әле. Фәрхәдеңнең Зәлиядән чыкканы да юк, саграк булыр идең, үзең күрәсең, Зәлиянең күзе дә, күте дә уйнап кына тора, гаиләгезне боза күрмәсен! Ир-ат бер азынса, тыярмын димә. Тегеннән дә шул ире өстеннән йөреп, тотылып, иренең ата-анасы куып кайтарган, ди.
– Юк, Зәлия нишләп андый булсын ди, көн дә балалары белән бездәләр бит, Фәрхәд тә инде олы кеше, балалар җитеп беткән, оялмыйча ул юлга басмас, юк-юк, ышанмыйм да, юкка төтен чыгармагыз, – диде дә борылып үз юлы белән китеп барды.
Иртәгә районга конференциягә барырга кирәк, БДИга әзерләнәләр, ут капкандай кызу вакытлар башлана. Соң кайтылыр, Зәлиягә әйтеп китәргә кирәк, кереп сыерны саусын.
Алсу, чынлап та, соң кайтты районнан. Өйдә бер кеше дә юк, Фәрхәднең машинасы тора, үзе кайда микән, бәрәңге белән булашадыр, сыер да савылмаган булса, саварга кирәк дип, өстен алыштырды да абзарга керде. Колагына Зәлиянең акрын гына көлгәне ишетелде. Алсу, туктап, тирә-ягына каранды, печән кыштырдады, тагын көлделәр. Ул, сагаеп, урынында катып калды.
– Алсу апа белсә, икебезне дә бер шикелле итә. Беркөнне бәләкәй абый беләсеңме нәрсә диде? «Фәрхәд белән арагызда берәр нәрсә сизеп калсам, яхшылык көтмә, тотып ярам», – ди.
– Үзең шаштырасың бит, ник үртисең шул кыска шортикларың белән, берни уйлый алмыйм, ятсам да, торсам да күз алдымнан китмисең, акылдан язам бугай.
– Ах, җизни, син белсәң, мин сине ничек яратам, мин сине көнлим Алсу ападан, ятам да уйлыйм, син аны да мине яраткан кебек яратасыңдыр, кысып кочаклыйсың, үбәсеңдер дип.
– Юк, юк, сине татыганнан бирле аңа кагылганым да юк. Күз алдымда гел син генә, син генә, – дип, тегесе мыш-мыш килә башлады.
Алсуның үз гомерендә мондый тетрәнү кичергәне юк иде. Ни кычкыра алмый, ни елый алмый, әйтерсең, аяклары җиргә ябышып катты. Башы әйләнеп яна башлады, күз аллары караңгыланды. Сарай стенасына тотына-тотына, тышка ашыкты. Ник соң ул разбой салып кычкырмады, чәчләренә барып ябышмады? Алар өчен Алсуга оят түгелме соң?.. Фәрхәдкә минем башка кирәгем юкмы? Саклап кына яшәгән бәхет кошын шулай җиңел, тиз генә алыштырдымы, бу гарьлеккә ничек түзәргә? Ни хакына?.. Ул өйгә кереп егылды, йөрәге дә, куллары да калтырый иде. Фәрхәде шым гына керде дә ятты, соң иде инде. Икенче көнне Алсу урыннан тора алмады, ни сыерын саварга, ни эшкә барырга көче-хәле юк. Ире, элек булса, янында өлтерәп торыр иде, ә хәзер: «Әллә чирләдеңме?» – дип кенә сорады да чыгып китте. Аның каравы, Зәлия кереп җитте: «Алсу апа, җаным, ни булды сиңа, җизни сине чирли диде, сыерыңны да савам, ят-ят, борчылма, барысын да эшләрмен», – дип, үз өендәге кебек йөгереп торды. Бар ашау алар йортыннан иде, үзләрендә, бәлки, чыгып чәй генә эчкәндер. Саша аларга сирәк керә, әллә ояла, аның каравы, кызы бик әрсез, гел әнисе, үзен аның кебек бик иркен тота.
Ишектә Сашаның башы күренде:
– Алсу апа, әллә чирлисезме, консультация буламы, сез килә аласызмы, дип сорыйлар.
Алсу, телсез кеше кебек, юк дип, башын гына селкеде. Кич сыер саварга тагын Зәлия керде дә күгәрчен кебек гөрләде. Ничек торырга да боларны себереп түгәргә моннан, дигән уй килде Алсуга. Миңа аякка басарга, үз дөньямны үземә көтәргә кирәк... Торырга, күтәрелергә, болар минем егылганны гына көтәләр. Елый алмады, күңеле тулышып катты да калды. Аның авыр хәлен калтыранган кулларыннан да чамаларга була иде. Ирен бүген генә дикъкать белән күзәтеп, бу ничек минем күзгә карар икән, дип уйлады, ә ул гел карашын яшерде, туры карый алмады. Бурның бүреге яна, ди, ә Зәлия, ахрысы, мондый алдашуларга күптәннән өйрәнгән, берни булмагандай сандугач булып сайрый.
Кич белән бианасы килеп керде, кыска шортик белән йөргән Зәлияне күреп, кызып китте:
– Бу нинди оятсызлык, кеше ире алдында ыштансыз йөрисең, яшең бит инде кырыкка җиткән, кызың белән ярышасыңмы әллә? Кит, оятсыз, йөрмә болай, өеңдә йөр шулай. Аннан, әйтсәм әйтим, бик ешладың бугай монда, җитәр, әнә урамда, Фәрхәд ике хатын белән яши, дип сөйлиләр. Улым, бу ни эш? Килен чирли дип тә ишеттем, киленгә ни булган? Кара аны, улым, бөтен мирдән калган ыштансыз хатыннарга хатыныңны алыштырсаң, мәңге бәхил түгелмен. Тупсамны да атлап керәсе булма!
Алсу боларны ачык тәрәзәдән ишетеп утырды. Бианасы ачы теле, усаллыгы белән бу авылда дан тота иде.
– И Сафия апа, ник юкка рәнҗетәсең, мин ни начарлык эшләгән? Алсу апа чирләп торгач, сыерларын гына савып бирергә кердем.
– Минем күзгә төтен җибәреп торма монда, басу посадкасында нишләп яттыгыз анда, ә? Көтүчеләр күргән бит, ыштансыз куышып уйнаганыгызны. Фәрхәд, абыеңнарда да, атаңда да мондый гадәт булмады, нинди азгынлык бу, ә?
– Куй инде, әни, урамнан гайбәт җыеп йөрмәсәң, булмаганны...
– Ах, җирбит, әле миңа каршы телләшеп торасыңмы, менә хәзер мин сезне икегезне дә! – дип, җирдәге тасны алды да улына җилләде, тагын кулына нидер эләкте, анысын Зәлиягә тондырды, тегесе капкадан чыгып сызды. – Тагын бер кергәнеңне күрим, ыштансыз, җирбит!
Алсу, дәфтәр тикшергән булып, өстәл янында утыра бирде, тик әле ишеткәннәре аны тагын шокка кертте, димәк, бөтен авыл белә аның хурлыгын, ничек урамга чыкмак кирәк тә, ничек кеше йөзенә күтәрелеп карамак кирәк!
Бианасы шаулап килеп керде:
– Авызыңнан – ипиеңне, куеныңнан иреңне тартып алалар, нәрсә утырасың җебеп, ашаттың-ашаттың да туеп симереп үзеңә ташлана, шуңа риза булып башыңны иеп утырасыңмы?! Иреңә генә түгел, йортың белән сыерыңа да хуҗа булып алган бит инде. – Бианасы әле озак тузынды. – Хәзер ата-анасына керәм, теләсә кая куйсыннар азгыннарын, кайдандыр себерелеп йөреп кайткан кызларының монда гаилә таркатып ятканын күрмиләрмени?! Безнең нәселдә бер генә өйләнәләр, өч ул үстердем, берсенә дә гаилә таркатырга юл куймам, син дә авыз ачып җебеп утырма, иреңә хуҗа бул.
Бианасы ничек дулап керсә, шулай дулап чыгып та китте. Йорттан чыга-чыгышлый: «Кайтам да атаңа әйтәм мин сине, бөтен авыл алдында рисвай иттең карт башыбызны, юньсез!» – дип янады. Зәлияләр турыннан да тыныч кына үтеп китә алмады, кереп туздырып чыкты, урамга ук ишетелеп торды. Сиксәнгә кереп барса да, әле хәлле карчык, гәүдәгә дә таза. Малайлар үстергән кеше, кулына эләксәң, исән калырмын димә. Фәрхәд шым гына урынына кереп ятты да, авыр сулап, артына борылды.
– Ничек яшибез инде хәзер? – диде Алсу, олы йортның эчендәге боздай тынлыкны ярып.
– Ничек яшәсәк, шулай яшибез, син дә урам гайбәтенә ышанасыңмы әллә, укытучы башың белән?
– Юк, мин үз колакларыма ышанам, кичә мин сезне сарайда печәндә аунаганыгызны карап, барысын да ишетеп тордым.
Фәрхәд ялт итеп борылып карады.
– Ничек?! – дип, мәгънәсез сорау бирде.
– Шулай, сезнең оятсызлыкка мин оялдым да чыгып киттем, син минем урында булсаң, нишләр идең микән?
– Бәреп үтерер идем, – диде дә торып киенә башлады.
– Син мине болай да үтердең. Безнең тормыш элеккеге кебек булмаячак, беркайчан да, – диде Алсу, йөзен мендәргә яшереп.
Ире авыр-авыр сулады, әйтер сүзе юк иде. Ул торып тышка чыгып китте. Алсу үзен кулга ала алмады. Көн-төн уйлану, кайгыру үзенекен итте – кан басымы күтәрелеп, эшеннән «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән туры район хастаханәсенә алып киттеләр. Фәрхәд шул кичне үк килеп җитте, янында нишләргә белми утырды.
– Кичер мине, кичер, мин буталып беттем, мин үзем дә чыгу юлын белмим. Балалар моның өчен мине гафу итмәсләрен дә беләм, тик берни эшли алмыйм.
Алсу алар арасында хисләрнең инде өзелгәнен аңлады. Бераз дәваланганнан соң аңа шифаханәгә юллама бирделәр. Шунда алар Фирая белән очраштылар да инде. Ник икәнен үзе дә аңламый, бер белмәгән кешегә тагылып алды. Ходай шулай бәхетсезләрне бер урынга җыя микәнни? Алсу шифаханәдән өйгә кайтты, тик иренең һаман шулай йөрүен күреп, халык алдында хурланудан шәһәргә чыгып китте. Иң беренче Фирая апасы исенә төште, теге вакыт яшәргә көче беткәндә йолкып алып калган иде. Аның хәлен ул гына аңлый иде шикелле. Башкалар, тегеләй ит тә болай ит дип, киңәш бирәләр, ә ул: «Сабыр, туганым, сабыр ит, сабыр төбе сары алтын», – дия-дия, аңа көч, җиңеллек бирде. Ә бит ул үзе дә шул хәлдә, аның хәлен кем аңласын, кем ярдәм итсен. Аның янында яшәгәндә дөнья яхшы якка үзгәрер кебек. Кеше хаталанмый булмый, хаталана, дүрт аяклы ат та абына... Балалар әле берни дә белмиләр.
Кайтырга ашыгуының сәбәбе – Мәскәүдән улы шылтыратты, Яңа елга кайтам, сиңа сюрприз әзерлим, диде. Килен алып кайтса, нишләрсең, яше җиткән бит. Алсу, яшәгән йортын сагынып, йөрәге сулкылдап куйды. Икәү күпме көч салдылар, бөтен яшьлекләре китте шул йортны төзергә.
Ашкынып та, куркып та кайтты ул үз йортына. Ни көтә аны бу юлы? Капканы ачып керүгә, этләре, шатланып, койрыгын болгый-болгый каршы алды, Алсу аның янына килеп, сөеп, сыйпап исәнләште. Өенә кереп, чәй куеп җибәрде. Кәстрүлдә токмач урынына макарон салып пешергән аш. Ир кеше ни пешерсен инде, токмач кисеп ятмас бит дип, ашны эткә чыгарып салды да яңадан шулпа салып җибәрде. Тиз генә өйләрне җыештырырга тотынды. Мунчаны да ягып җибәрер, кичә, кайтып үземнекен керәм дип, Фирая апасының мунчасын кереп тормады. Болдырларга көзге пычрак лыкашып каткан. Иренең мондый пычракны җене сөйми иде, үзенә калгач ни, батып ята, дип, янып-пешеп идән юганда, аяк тавышлары ишетеп, артына борылып карады.
Фәрхәд, хатынын күреп, туктап калды.
– Кайттыңмы, яхшы булган кайтуың, утырып сөйләшәсе бар, – диде.
– Сөйләшербез, менә юып кына бетерим дә, – диде Алсу, тыныч булырга тырышып.
Тышта эшен бетереп, тизрәк өйгә керде, ашын өлгертергә кирәк, җәйгән токмач җәймәсе катып китмәсен. Үз дөньясына кайткач, ачылып киткәндәй булды. Сөйләшик диде бит, яхшыга гына булсын. Ире өстен салып өстәл янына килеп утырды, нидән сүз башларга белмичә кулларын уды. Алсу беренче булып үзе сүз башлады:
– Фәнил Яңа елга кайтам дип шылтыратты, сюрприз булачак, диде, килен алып кайтырга җыенмыймы икән? Сиңа да шылтыраткандыр инде, серен сиңа әйткәндер әле...
– Минем теге телефон югалды, бөтен номерлар юкка чыкты.
Тагын авыр тынлык урнашты. Фирая токмач салып ашын өлгертте дә ире алдына куе токмачлы аш куйды, нәкъ ул яратканча. Фәрхәд юк димәде, кашык алып ашый башлавы булды, ишектән Зәлия килеп керде.
– Таеп егыла яздым, ай Аллаһым, кайчан котылам инде...
Өстәл янында утырган Алсуны күреп, бераз торгач, ашыкмый гына өстен салды да Фәрхәд янына килеп утырды.
Алсу, Зәлиянең олы корсагын күреп, телсез калды.
– Җаным, Алсу апага аңлаттыңмы? – Фәрхәд тә, Алсу да тын да алмыйча утыра бирделәр. – Алсу апа, син үпкәләмә инде, без монда күчтек, үзең күрәсең, бәби көтәбез. Әйберләреңне мин әйбәтләп тутырып куйдым, курыкма, бернәрсәңә дә тимәдем. Фәрхәд җаным, развод турында сөйләштегезме, балага бит, тугач, әтисенең фамилиясе дә кирәк. – Алсуның, кеше бу чаклы хирыс һәм әрсез була аладыр, дип уйлаганы да юк иде. – Син үпкәләмә инде, Алсу апа, үзең дөньяны ташлап чыгып киттең. Даладай йорт төзеп, урамда йөрмәс бит инде өй хуҗасы.
Алсу карашын иренә текәде, туганнан бирле диярлек бергә үскән, дөнья корган, балалар тапкан кадерле кешесеннән яклау эзләде, ә ул карашын яшерде.
– Әтисе, нишләвең бу, балаларың кайда кайтыр, кай җирең белән уйладың бу гөнаһка батканда, син бит балаларыңа да хыянәт иттең, өйсез, әтисез, әнисез дә калдырдың аларны... – диде, калтыранып.
– Алай димә, Алсу апа, аларны кем куган ди, кайтырлар, кайтырлар, рәхәтләнеп каршы алырбыз, кунак итәрбез, аның өчен борчылма.
Алсу өстәлдә Фәрхәд алдында торган ашны алды да Зәлиянең өстенә сипте, куе токмачлар башында асылынып калды. Зәлия чәрелдәп кычкырып җибәрде.
– Минем ашка таш белән аттың, мин сиңа тагын аш белән атам, тамагыңа аркылы килсен! – Алсу ничек чыгып киткәнен дә хәтерләми.
Әнисе авылның теге башында тора, барып җитәргә кирәк. Карт бит инде, ничек аңлатырга, мескенемнең йөрәге ничек күтәрер? Яланбаш янып-пешеп кайтып кергән кызын күреп, әнисе артына чүгәләде.
– Балам, кайттыңмы, өеңә кердеңме, теге елан шунда күчкән, ди, бит. Йә Аллам, йортсыз да калдырды бит! – дип, авызын алъяпкычы белән каплап, елап җибәрде. – Сихерләде кияүне, нинди усал Сафия кодагыйның да көче җитмәде.
Алсуның хәленнән килсә, Чаллыга хәзер үк җәяү китәр иде, тик, әйтерсең, аяклары камырга әйләнде, йөрмәс булды. Әни йорты туктап тын алыр өчен кирәктер, сине, көтсә, шушы йорт, туган нигез генә мәңге көтәр һәм кайчан гына кайтсаң да җылытыр. Әле дә килеп баш салырга ул бар. Ә аның балалары кая барып баш төртер? Йә Аллаһым, мин аларны бу хәсрәттән саклап кала алмыйм бит.
Иртә таңнан, кеше күзе күргәнче, күреп сораша башлаганчы дип, олы юлга чыгарга булды. Капканы ачу белән алдында яткан сумка-капчыкларга абынып егыла язды. Аларны идән юганда күргән иде бит. Тик бу әйберләр мескен булып аны көтеп ятадыр дип, башына да китермәде. Ул аларны эләктерде дә олы юлга йөгерде. Иртәнге бер машинага утырып та китте. Кичә әйтсәләр, иртәгә бернәрсәсез урамда каласың дип, ышанмас иде. Кая китте мәхәббәт, кая китте балалар анасына хөрмәт? Бу бит хыянәт кенә түгел, бу – салып сазда таптау. Минем ни гаебем бар иде синең алда? Син бит – усал Сафия малае, синдә дә үҗәтлек җитәрлек, ник Ходайдан сорап алган хәләл җефетеңне яклый алмадың, авыз ачып сүз дә әйтә алмадың, син бит болай җебек кеше түгел идең. Хәтта киемнәремне төнлә капка төбенә китереп ташлагансың, кертеп бирергә көчең җитмәдеме?.. Синме соң бу мин Аллаһ урынына күреп табынып, яратып яшәгән кеше? Уйлар-уйлар, башка сыймыйлар...
* * *
Фәрхәд, «КамАЗ» машинасының рулена башын салып, уйга калып утыра бирде. Яңа ел җитә, балалар кайтырга тиеш, ничек итеп каршы алырга да хәлне ничек аңлатырга? Аның йөрәге тыныч түгел иде. Аңлый бит гаиләсен пыран-заран китергәнне. Ул бит әле күптән түгел генә авылның иң уңган асыл ирләре исемлегендә хөрмәткә лаек кеше иде, ә хәзер... Аның бу хыянәтен Алсу гына түгел, авыл халкы да кичермәде, аңламады, аңларга да теләмәде. Авылның өлкән буын абруйлы агайлары «исәнме, энем» дип кул бирмәде, күрмәмеш булып үттеләр. Халык алдында абруен югалткан ир асылына моны күтәрү бик авыр иде. Хәтта әтисе дә сырты белән борылды, ә әнисе борын төбендә капканы ябып кереп китте. Никах укытырга булгач, әтисе белән әнисе түгел, хәтта авыл мулласы да мең сәбәп табып килмәде. Бөтен авыл сырты белән борылды, элек гөрләп барган эш тә кирегә китте. Эш булмагач, акча юк. Беркайчан булмаганча, тормыш тарту авырга әйләнде. Гел таудай корсагын сыпырып ыңгырашып яткан Зәлияне дә күрәсе килми башлады. Картайганда, иллегә кереп барганда кирәк идеме аңа бу бала? Алсу өченчегә алып кайтыйк дигәч, каршы төшкән, икәү җиткән, дигән иде. Ничек болай килеп чыкты соң, егерме биш ел буена тырышып корган дөнья, яратып яшәгән хатын, алтын бәһасына торган балалар. Аның бар өмете балаларында, бәлки, алар аңларлар, әтиләренең хәленә керерләр. Улы ир затыннан, әтисен аңласа ул аңлар, каршы төшмәс. Гүзәле дә әтисен бик ярата, аннан, әтисенең акчасыннан башка ничек укысын. Ярый әле, Зәлиянең улы әтисе янына китеп барды, каян акча җиткерерләр иде. Зәлия, сөйләгәндә, барысын да дөрес сөйли кебек, алар бер-берсен яраталар, мәңге бер кеше белән яшәргә димәгән бит, барысы да аларның мәхәббәтеннән көнләшәләр, барысы да читкә йөриләр, тик аерылып кушылырга, тормышларын үзгәртергә куркалар. Без менә бернидән дә курыкмыйбыз, чөнки бер-беребезне яратабыз. Бер караганда, шулай дөрес тә кебек, тик тормыш барыбер дөрес бармый шикелле. Фәрхәд ниндидер үзе дә аңламый торган уен уйный сыман. Гади генә тоелган тормышның очына чыга алмый. Барысы да Зәлия әйткәнчә дөрес булгач, бу җан ник соң үзенә урын тапмый, ник соң йөрәкне нидер талый, ник бу тормыш сөендерми? Урлашып ашау тәмле, диләр, кайсы җүләре әйткәндер. Бәлки, шулайдыр да, кызык иде бит төннәрен чыгып качып, сарай артында кочышып керүләр, башың җәһәннәмгә очарлык булып сөешүләр. Ә бит хәзер йөз төрле хәйлә табып чыгып чабасы да юк. Ник соң сөендерми аны бу мәхәббәт, туасы баланы да элекке кебек очынып, сөенеп көтми. Тышта кыш. Алсу кая китте микән? Шәһәрдә эшли, диләр, укытучы бит, эш кайда да табылыр. Кинәт башына килгән уйдан айнып киткәндәй булды, берәрсе Алсуын алып китсә? Шәһәрдә фатирлы ялгыз ирләр беткәнмени? Кешеләрдән күпме ишеткәне бар, Алсуың йөзек кашы, бигрәк чибәр дигәнне. Кайда эшли, кемдә яши? Ул бит аны моңа чаклы үзеннән бер адым да читкә җибәрмәде. Хәзер ул ирекле түгелме соң? Йә Ходай, нишләдем мин? Зәлиянең боргалануына алданып, хайвани хисләргә бирелеп, мәхәббәтен югалтты түгелме соң? Әйе, тыйнак авыл иренең, әле моңарчы татылмаган ысуллар белән җенен котыртып, башын әйләндерде. Азгынлыкны бер татыганнан соң Фәрхәд аның колына әйләнде, шуннан башка ни дә булса уйлау сәләте юкка чыкты.
Иске ферма ягыннан бер ана эт килә, аның артыннан бөтен авылның ата этләре телләрен асылындырып, күзләрен тондырып чабалар. Фәрхәд машинасыннан шуларны карап утырды да үзе дә сизмәстән: «Ах, мин дә шул этләр кебек яндым бит», – дип куйды. Өч көн чабарлар да үз эшләрен эшләп таралышырлар. Нәтиҗәсе – корсаклы ана эт һәм корсаклы Зәлия. Яратмый бит Фәрхәд аны, яшисе дә килми. Хәзер генә, азгын хисләрдән азрак айнып, башы уйлый башлады. Хурлык... Хурлык кынамы! Ничек Алсусыз яшәр соң ул, көннән-көн аны ешрак уйлый, сагына түгелме соң? Үткәнгә юллар ябык. Фәрхәд бүген, кылган кылыгының бөтен тирәнлеген аңлап, нәрсә югалтканын аңлады.
Ә тормыш озак көттермәде, сынавын да алга китереп куя башлады. Яңа ел иртәсендә капка төбенә такси килеп туктагач, Зәлия тәрәзәгә капланды. «Балалар кайттылар, менә әйбәт булды, бергәләп Яңа ел өстәле әзерләрбез, минем бер дә хәлем юк, алайса», – дип сөйләнде. Фәрхәд, чәй эчеп утырган җиреннән сикереп торып, балаларын каршыларга тышка ташланды. Капка алдында шау-шу, кочаклашу китте. Шатлык... Шау-гөр килеп, өйгә килеп керделәр. Өстәл янында басып торган олы корсаклы Зәлия апаларын күреп, Фәнил:
– Ох, Зәлия апа, ни булды сиңа, арбуз йоткансың түгелме соң? – дип, килеп күреште. Үткән җәй кайтканда күреп киткән иде аны. – Әти, әни кайда, бүген дә мәктәбенә китмәгәндер бит инде? Әй, онытып торам, әти, сезгә килен алып кайттым, Мәскәүнең үзеннән, исеме Чәчкә.
Фәрхәд килеп кул бирде.
Зәлия дә:
– И-и, Мәскәүдә дә татар кызлары бармыни?! Әйдәгез, балалар, без әтиегез белән чәй эчеп утыра идек, әйдәгез, әйдә, аннан Яңа ел өстәле әзерләрбез, – дип, каудырлана башлады.
Гүзәл аптырап бер әтисенә, бер Зәлиягә карап алды да:
– Әти, әни кайда? – дип, бик җитди кыяфәттә сорау бирде.
Өйдә кинәт тынлык урнашты. Балаларның сагаеп үзенә текәлгән сораулы карашларыннан Фәрхәд тирләп чыкты.
– Ни бит, балалар, ни... – дип, төртелеп калды.
Башында бу аңлашуны йөз тапкыр әйләндерсә дә, үзенчә әзерләнсә дә, бик авыр булып чыкты. Очрашу шатлыгын җимерәсе килми, тик...
Зәлия ярдәмгә ашыкты:
– Без менә әтиегез белән кавыштык, чөнки әниегез ташлап чыгып китте әтиегезне. Берүзе яшәмәс бит инде.
Фәрхәд, улының чырае агарып киткәнне тоеп, аркасы чемердәп куйды. Фәнил, бик авырлык белән:
– Әни кайда? – дип, әтисенә текәлде.
Әтисе җилкәсен генә җыерды.
– Әти, бу ни хәл, нишләттегез әнине?
– Юк, юк, берни дә эшләтмәдек, үзе чыгып китте, шәһәрдә эшли, диләр, – дип, Зәлия кычкырып җибәрде.
– Әти, син нәрсә, телсез калдыңмы әллә, бу хатынсыз сорауга да җавап бирә алмыйсың?
Фәрхәд, үзен гаепле бала кебек тоеп, тик торды. Сорауга җавап күз алдында иде. Олпат гәүдәле, һәрвакыт гадел дә, акыллы да әтиләренең шулай гаҗиз булып торуын күреп, балалар да аптырашта калдылар. Гүзәлнең күзләреннән яшь тәгәрәде.
– Әти, без бит сине шундый ярата идек, нишләдең син? Абый, өйдә әнигә урын юк икән – монда безгә дә урын юк! Әнине эзләп табыйк.
Улының йөзендәге шатлык нәфрәт белән алышынды. Алар ашыга-ашыга киенә башладылар. Фәрхәд, һушына килеп:
– Туктагыз, балалар, Фәнил улым, син дә аңламасаң, мине кем аңласын, Гүзәл кызым, тукта, мин бит сездән аерылмадым, мин бит...
– Әни кайтмыйча, без монда аяк басмыйбыз, – диде улы.
Шап итеп ишек ябылды. Шатлык, ничек керсә, шулай чыгып та китте. Бу йортка беркайчан да элеккеге бәхет-шатлык кайтмасын уйлап, бер почмакта өй иясе елады...
Моңа бер Зәлия генә шатланды, кирәкми иде аңа артык кашыклар да, артык хуҗалар да. Икесенә генә дә бик әйбәт, тыныч. Кызын да әниләренә күчерде. Яшь бала туса, барысын да оныттырачак.
Фәрхәд тәрәзәгә капланды, балалар башта урамга чыккач кай тарафка китәргә белми аптырап тордылар, аннан түбән очка таба сумкаларын сөйрәделәр, тизрәк, кеше күзе күргәнче дигәндәй, кызу-кызу әбиләренә таба китеп бардылар.
Ир шул минуттан башлап Зәлияне күралмый башлады. Яңа елны үз гомерендә беренче тапкыр ялгыз, буш өстәл янында каршылады. Мәхәббәт дигәннәре шатлык китермәде, булганын да алып чыгып китте. Ә былтыр Яңа елда ул бит, Алсу йокларга яткач, Зәлия янына чыгып качты. Сарай артындагы печәндә яратышып туя алмый аунадылар. Ә быел шул мәхәббәт дигәннәре тамакка аркылы торган сөяк кебек тамакны ерта, акырып елыйсы килә, өйдәге тынлык өскә ишелеп бара. Аның тормышында мондый Яңа ел булганы юк иде әле. Балалары, күз нурлары... Улы, иң зур горурлыгы. Укып бетеп, Мәскәүдә эшли, әни малае, әнисенеке төсле зур матур күзләр... Ә кызы, гүзәлләрдән гүзәл кызы, күз нуры. Алар аны ташласалар, ул ничек яшәр соң?
Фәрхәд буш өстәл янында аптырап утыра бирде. Нишләде ул?!
2
Фирая куркып көткән кыш та килде. Бер эретте, бер катырды, табигать үзенекен итте, җиргә ак кар ятты. Йөрәк тә, шушы кышкы кар астында калган туң җир кебек, тынып калгандай булды.
– Әни, ач капканы, без кайтып җитәбез, – дип, улы шылтыратты.
Әтисе дә шулай дип шылтырата иде: «Ач капканы!» Фираяның күзенә яшь тулды, ни аермасы?.. Газинур исән булса, балалар: «Әти, ач капканы!» – диярләр иде. Аерма зур, тик ул аны үзе генә тоя.
Улы, машинадан чыгу белән, килеп кочаклап әнисенең битеннән үпте:
– Хәлең ничек, әллә елагансың инде?
– Юк ла, улым, салкынга чыкканга гына шулай, – дигән булды.
Үзе эчтән генә, Ходаем, әл дә балалар, туганнар бар, шулардан аерма, дип уйлады. Гаилә тагын әни янына җыелды, әни җылысына сыенды, сыенды гынамы икән, юк, алар да үзләренчә әниләрен ничек тә җылытырга, авыр уйлардан араларга дип кайттылар бит, юкса, дуслары белән шунда шәһәрдә генә дә Яңа ел кичәсен каршыларлар иде. Күрәсең, алар да, ялгызлыкның авырлыгын аңлап бетермәсәләр дә, тоемлыйлар. Ә былтыр ничек каршыладылар соң әле, ә, әйе, балалар көндез килеп китте, ә кичен Газинур белән икәү генә утырдылар. Фирая ул-бу берни сизмәде. Ничек шулай сукыр булды икән соң?
Илшатның ике катлы йортының кара эшен бетерделәр, һәрхәлдә, язга чаклы. Яңа елга яхшы гына акча эшләделәр. Илшат бәйрәмгә бүләкләр дә алып килде. Шулай тоелдымы, әллә чынлап та, ул Алсудан карашын ала алмады. Күрәсең, ошый иде аңа бу яшел күзле тыйнак ханым.
Тик Алсуга да вакыт кирәк шул тетрәнүләрдән арыну өчен. Үтәр вакыт, тынычланыр, күзләренә елмаю кунар, кем белә... Ул, күчтәнәчләр җыеп, авылына кайтып китте. Яңа ел, шау-шулар үткәч, шылтыратты:
– Сезгә балалар белән керсәк ярыймы? – дип.
Фирая аларны шатланып каршы алды. Су сөлеге кебек егет белән кыз үстергәннәр. Балалары «әни» дип өзелеп торалар. Улы шулчаклы әнисенә охшаган, ай-һай, чибәр дә соң, ә кызы, күрәсең, әтисе кызы, коңгырт күзле, кашлары карлыгач канатыдай кыйгач кара. Андый кашлы кешеләр бик кыю була.
– Менә, Фирая апа, балаларыма сине, шундый олы йөрәкле кешене, күрсәтим дип алып килдем, озак тормыйбыз, кичке поездга чыгалар.
– Рәхмәт, дустым, йөрәк ул минеке дә шул синеке чаклы гына. Түрдән узыгыз, – дип, елмаеп каршы алды.
Берни дә сорашмады, тәмле итеп коймак пешереп ашатып озатты. Озатканда:
– Бар да яхшы булыр, бар да үз урынына утырыр, туган йорттан читләшмәгез, – диде.
Алсу, балаларын озатып, төнлә генә такси белән урап кайтты. Төннең буе сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Ахирәте, авылдагы хәлләрне сөйләгәч:
– Балалар аңламаслар, мине гаепләрләр дип курыккан идем. Башта икесе дә елап та алдылар, бик гарьләнделәр бугай, урамга да чыкмадылар. Авыр, аларга да, бик авыр, – диде.
– Бер елга чаклы авыр булыр, аннан җиңеләя, диләр, бәлки, шулайдыр да, тик шул бер елны түзү бик авыр шул. Мин дә шул ел үткәнне көтәм. Уйламаган көн юк, көн генә түгел, сәгать саен уйлыйм, кая төртелсәм, аның берәр нәрсәсе ята, йөрәк шундук искә алып елый башлый. Әнә, теге олы яңа туны эленеп тора, ул юк, – дип, Фирая авыр сулады. – Кемгә бирәсең, халык бай бит хәзер.
Беразга өйдә тынлык урнашты.
– Фирая апа, йокламыйсыңмы?
– Юк, ятам шунда...
– Мин синең янда калыр идем, рөхсәт итсәң. Эшкә, дим, мәктәпкә кайтырга соң инде...
– Кал соң, эш, үзең күрәсең, җиңел түгел.
– Булсын, эш авыр булган саен уйланырга вакыт калмый, аннан хәзер балалар әтиләреннән ярдәм сорамаячаклар, акча юк дип, укуларын ташлап куймасыннар. Мин нинди эшкә дә риза.
– Шулай, төзелеш җелегеңне дә, саулыгыңны да, кара уйларыңны да суыра. Әл дә безнең бәхеткә шул төзелеш бар. Тик ул елаклар белән җебекләрне генә яратмый. Их, тормыш, мин үземнең яшьлекне искә алам. Шушы «КамАЗ» төзелешенә эшкә бөтен дөнья буйлап күпме яшьләр килде. Ә беләсеңме, без иң бәхетле заманага эләктек. Ул чакта агы – ак, карасы – кара: бар да аңлашыла иде. Эш кайный, яшьлек кайный, ярышып, янып-пешеп эшлибез, бригадалар белән ярышабыз, үзара ярышабыз, ару-талуны белмибез, кычкырып җырлыйбыз, шаярабыз, көлешәбез. Беркемнең күңелендә пычраклык юк... Их, кайтарып күрсәтергә иде бүгенге яшьләргә шул замананы! Элек дуслык, эчкерсезлек көчле иде шул. Барыбызның киләчәккә ышаныч зур, күзләр янып тора. Безнең яшьләр шушы нәрсәләрдән мәхрүм. Әнә хәзер төзелештә эшләгән яшьләр, аларның көннәре тик акча эшләүгә генә корылган. Бүген эшлиләр дә, кичен барып, берәр кафеда туздырып та кайталар. Иртән киләләр: ни исерек, ни айнык, акчалары да беткән. Ә без яшь чакта пятачокка чыга идек, анда биеп, җырлап, гашыйк булып, башлар әйләнеп кайта идек. Үзгәрде заманалар... Җир белән күк арасы. Күпме яшьләр шунда табышып, шунда кавышты, гаилә корды. Ә кичке югары уку йортларында күпме кеше укый иде, балта осталары, ташчылар, бетончылар, укып чыгып, яхшы белгечләр, зур түрәләр булдылар.
– Фирая апа, ә син нигә укымадың?
– Укый белмим, дөресен әйткәндә, укырга яратмыйм. Укымасам да, төзелеш эшен яхшы беләм мин. Туксанынчы еллар башында бик каты шабашкага йөрдем, берәүләр акчасыз калганда, башлылар, үз эшләрен башлап, акчага чумдылар. Мин дә шул чакта үземә бригада оештырып, эшкуар булып китмәкче булган идем дә, тик башка бер уй килде дә кире уйладым. Газинур юньләп бер җирдә дә эшләми, алган акчасы да күренми, мин аннан бишләтә күбрәк табам, тагын да күбрәк эшли башласам, гаиләмне югалтырмын кебек тоелды. Ул елларда күпләр аерылышты. Кемдер сатуга китеп баеды, ирләре моны күтәрә алмый, хатыннарын гаепләп, ташлап чыгып китте. Хатыннар да, җелекләрен өзеп, баул-баул тауар ташыдылар, җәен-кышын базарда катып торып, эчәргә дә, тартырга да өйрәнделәр, ирләр, гомердә булмаганны, хатын-кыз киемен сатарга чыгып утырдылар, әйе, гаилә төшенчәсе үзгәрде, асты-өскә килде. Шул еллардан соң кешеләр бер читкә тайпылып, күп нәрсә акчага корылды. Кара әле, Алсу, элек бергә эшләгән кызлар бер зур гына шабашка алганнар, кешеләре җитми, әллә барабызмы?
– Фирая апа, син ни әйтсәң, мин шуңа риза.
– Мин яшь чакта бергә эшләгән кызларны бик сагынам, кызык та, күңелле дә замана иде. Бригада бер гаилә дигән сүз бит ул. Барыңның тормышы уч төбендәге кебек, берни дә яшереп кала алмыйсың. Минем яшьлектә калган тормышымның бер өлеше ул.
* * *
Атна башында эшкә чыктылар. Әйткән җиргә килеп җиткәндә дүрт хатын аларны көтеп тора иде. Очрашуга шатланышып, кочаклашып, үзләре бер сабантуй булып шаулаштылар. Китте хәл-әхвәл сорашу, китте истәлекләр. Фирая, кечкенә ябык хатынны кочаклап, Алсу белән таныштырды:
– Бу – минем яшьлек ахирәтем Гөлбану апаң, Чаллыга килгән беренче көннән без бергә, ни күрсәк тә уртак.
– Шулай, без бергә инде. Менә бит тагын очраштык, рәхәтләнеп тагын бергә эшләп алыйк әле. Искегә тисәң исең китәр, ди, бу бит иске бер контора, без эшләп киткәч, бизнесменнарга хәтәр бер офис булачак инде.
Алар җыелып өсләрен алыштырдылар да эшкә тотындылар.
– Әйдәгез, кызлар, бер яшьлекне искә алып, сыдырып чыгыйк әле шул эшне, 8нче мартка үзебезгә бүләк тә алырбыз! – дип куйды Хөсния.
– Шулай, аягың тыпылдамаса, авызың да шапылдамый, – дип кушылып китте Мәрьям апа. – Карт булсак та, һаман без кирәк. Ә бит яшьләр бер дә күренми әй. Минем пенсиягә чыкканга да алты ел, һаман йөрим. Өйдә нишләп ятасың инде?
– Әйе, без – совет заманыннан калган иң соңгы төзүчеләр, без чыкмый башласак, бу начальниклар нишләрләр микән? Их, кызлар, гомер үтте шушы ишелеп утырган караңгы йортлардан ак йортлар ясап! Дөресен генә әйткәндә, без төзегән шәһәр бит бу! Кем санаган күпме йортлар, балалар бакчасы, мәктәпләр, кибетләр безнең кулдан узганны, ничек чыдый микән бу куллар! – дип, Рәмзия апа кулларына карап алды. – Ә нинди мамык кебек күпереп торган ап-ак куллар иде бит. Бабай да әйтә, элек кулларың йомшак итеп сыпыра иде, хәзер тырмыйлар, ди.
Алсу өчен бу яңа тормыш. Укытучылар коллективында болай итеп кычкырып сөйләшмиләр, монда ни турында уйласалар, шуны кычкырып әйтеп салалар, үзләренең кулларына күз иярми. Фирая килеп ипләп кенә Алсуга төртте дә икенче бүлмәгә тартты.
– Әйдә теге бүлмәгә, без монда басабыз, менә шул тирәне тиз-тиз кыра тор.
Тагын эш башланды, өйрәнергә кирәк, белмәгәнеңне кеше сизмәсен, аның каравы, башта кара уйларга урын калмас, дип уйлады Алсу. Янымда Фирая апа кебек кешеләр булганда, югалмам. Балаларның укуларына акча салырга кирәк, сорамыйлар инде соравын, тик заманасы шул, уку кыйммәт тора. Фәрхәд исенә төшү белән, эсселе-суыклы булып китте. Юк, уйламаска, эшләргә дә эшләргә.
Фирая «кәҗә»гә мүкәләде:
– Их, кая икән яшь чаклар, сикереп менә, сикереп төшә торган идек, хәзер генә түш белән ятып, теш белән ябышып менәбез. – Олы пумаласы белән түшәмне чылатып, инде әллә ун кат акланган акбурны шпатель белән кырырга тотынды.
Көн артыннан көн үтә, буранлы кыш, кар өемнәре өя-өя, үз эше белән мәшгуль. Янында Алсу булмаса, моңсу булыр иде, автобустан төшкәч тә әле өйгә чаклы хәйран озак кайтасы. Бүген буран котыра, әлләни салкын да кебек түгел, ә җил үзәкләргә үтә.
– Мин авыр чакта гел шушы җилгә каршы чыгасым килә, йөрәк янганын басар төсле, – диде Фирая, ахирәтен култыклап алып. – Бала чакта да шулай иде. Әллә җил елата, әллә үзең елыйсың...
– Мин элек бер дә андый авырлыклар күрмәдем дә, еламадым да. Түгәрәк гаиләдә әти-әни янында үстем, аннан Фәрхәд белән дә бик рәхәт яшәдек. Еларлык бернинди сәбәп тә юк иде шикелле, тормыш гел шулай булырга тиеш, дип уйлаганмындыр инде. Менә әле син әйткәч, мин дә шул җил-буранның ныграк исүен телим бугай. Фирая апа, әл дә син очрадың тормышта, син булмасаң мин инде җүләрләр йортына эләккән идем. Ә аннан кире юллар юк, диләр.
– Күрәсеңме, дустым, бу бит безнең алга Ходай куйган сынаулар, шул ук вакытта бер-беребезгә тотынып торырга сиңа – мине, миңа – сине һәм йөрәк янганын басарга шушы җилле кар-буранны җибәргән. Борчылма, дустым, без югалмабыз. Күрәсеңме, лампочка янмаса да, кар яктысы бар, караңгы булса да, юл күренә, әнә кар өемнәре, без аны да ерып үтәбез. Капка алдын кар өеме сырган, булса соң, аны да көрибез дә җылы өйгә кереп чумабыз. Тормышта да шулай, кеше язмышы алдында түмгәкләр, кеше абына-сөртенә, өем-өем кар бураннарын ера-ера алга атлый, тик егылырга гына ярамый, иртәгә тора алмавың бар. Ә иртәгә буран басылыр да бар дөнья тынып калыр. Без дә хәзер арып кайтабыз да ятып йоклыйбыз, яңа көн кем белә ни китерәсен, бәлки, шатлык безнең урамга да кереп чыгар.
Аларны, шатланып, Алабай каршы алды. Хуҗабикә аны ычкындырып иреккә җибәрде:
– Әйе, хуҗаң киткәннән бирле синең белән озаклап йөрүче дә, уйнаучы да юк, әйдә, туйганчы чабула.
Капка алларын, ихатаны да бер кат көрәп чыгарып, җылы өйгә керделәр. Әллә бик арыткан, чәй эчтеләр дә җылы юрган астына кереп, тынычлап изелеп йокыга киттеләр. Төннең буена җил-буран улады, әллә нәрсәләрне дөбер-шатыр китерде, әйтерсең, үзе матурлап, шомартып өйгән кар өемнәрен кешеләр туздырган өчен ачуланып, җенләнеп, кабат биек көртләр өйде. Котырды-котырды да иртән таңда ул да арып, тынычлап калды. Фирая иртән торып тәрәзә төбенә килде, җил-буран басылган, бар җирдә аклык һәм тынлык.
– Менә шулай, бервакыт йөрәк янулары да басылыр. Ак кар астында кара җир ял итә, озакка түгел инде анысы.
– Ник алай дисең, Фирая апа?
– Чөнки озакламый яз килер, җир дә уянып яңа тормыш башлар, ә анда әле күпме тетрәнүләр кичерер. Дөньясы бит аның шулай корылган. Әллә син шушы тетрәнүләр белән дөнья бетте дисеңме, башка сынаулар килмәс дисеңме, тереләр түгел, үлгәннәр дә сынау үтә, ди, шулай булгач, синең белән мине генә урап үтмәс. Ходай шатлык белән дә, байлык белән дә, тиңсез мәхәббәт белән дә сынар – барысына да түзәрбез, балалар кайгысы бирмәсен.
Алсу да аның янына килеп басты:
– Нинди тынлык тышта, кичә буран котырмаган да кебек.
Фирая Алсуга борылып карады. Төнге ак күлмәктән, калын коңгырт чәчләре иңенә таралып төшкән, йөзендә ниндидер сихри тыйнак матурлык. Кырык биштә дә шулай сөйкемле булып була икән! Фирая, елмаеп, аның иңеннән кочты:
– Фәрхәдең шушы мизгелдә күрсә сине, башын югалтыр иде, син бит әле яратып туймаслык хатын.
Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың,
Кайтар үткән көннәрне, дип,
Ходайга ялынырсың... –
дип җырлый иде Салават. Фәрхәдеңнең елар көннәре алда әле, дустым. Әйдә, эшкә җыеныйк, син чәй әзерлә, мин капка алларын көрәп, Алабайны йөртеп керим.
Фирая киенеп ишек алдына чыгып басты да кояш күтәреләсе якка карап торды. Тышта караңгы булса да, җирдә якты, шушы тынып калган табигать кебек, җанда да тынлык. Табигать җиргә генә түгел, кешеләр җанына да тынлык, ял бирә. Ул тышта янып-пешеп кар көрәп керүгә, өстәлдә кайнар ботка, кайнар чәй көтеп тора. Алар тышка чыкканда күксел генә булып таң атарга җыена иде. Төннең буе Кыш бабай тырышып-тырышып салган көртне ера-ера, олы юлга таба атладылар. Бара торгач, көрткә кереп чумган бер машинага тап булдылар. И мескен, көчәнә-көчәнә чыгарга маташа, тик батканнан-бата гына бара.
– Нәрсә, Алсу, ярдәм итәбезме, этеп чыгарабыз да утырып китәбез!
– Безнең көч җитмәс бит...
– Кая әле! – дип, Фирая сумкасын җиргә куйды да машинаның артыннан этә башлады, Алсу да килеп тотынды.
Тырыша торгач, теге урыннан кузгалды бит әй. Кузгалды да, кар бураны уйната-уйната, туктап та тормыйча алга таба җилдерде. Машина этеп тирләп-пешеп чыккан хатыннар, берара үз күзләренә ышанмыйча, юл буйлап җилдергән машинага карап тордылар да көләргә тотындылар. Фирая сорый салды:
– Бүген җомга түгелме?
– Юк, иртәгә.
– Алай да ярый, хәер булсын бездән. Артыннан хатын-кыз этмәсә, машина түгел, дөнья да бармый. Бәй, сумкалар кая?
Артларына әйләнеп карасалар, әллә кайда калганнар. Алсу, көлә-көлә, аларны алырга йөгерде:
– Бик күңелле башланды әле бу иртә, Фирая апа!
Көрт ера-ера олы юлга чыгып җитүгә, бер «ГАЗель» килеп туктады. Хәзер авыл халкының күбесе шәһәргә йөреп эшли бит, кем дә булса барыбер туктый. Шулай йөреп эшләргә күнегеп киттеләр. Эшкә бүген барысы да соңлабрак килде, юлларны төн буе чистартсалар да, җитешә алмадылар, анда батып, монда чумып, юлда тыгылышып ятып, бар халык соңга калды бугай.
Яңа эш урынына яңа кешеләр китереп тутырдылар, алар арасында электриклар, да, балта осталары да бар. Кыскасы, кем генә юк. Китте дөнья кайнап, дөбер-шатыр ишекләрне алыштыралар, стена тишәләр. Алсу кая карарга белмәде. Төзелешнең болай гөрләгәнен күргәне юк иде әле аның.
Төшке ашка утыруга бер ир кеше килеп керде:
– Исәнмесез, кызлар! – дип, берәм-берәм кочаклап чыкты. Алсуга да килеп кагылган иде, ул, мескен, куркудан бөтенләй бөрешеп калды. Бу кайчандыр яшь чакта шушы хатыннар белән эшләгән Әскать иде. – Их, малай, кайда калды безнең яшь вакытлар, сезне кочаклап чырылдатып кычкырткан чаклар, хәзер әнә, кочакламагае, әллә нишләтсәң дә селкенмисез дә.
– Без селкенсәк, сиңа авырга туры килмәгәе, дип утырабыз менә, – диде Мәрьям апа, – син дә бит әнә гыж-гыж итеп торасың.
– И кызлар, әзрәк күңел өчен булса да чәрелдәгән булыр идегез! Каты бәгырьлеләр! – дип, үпкә белдергән булды Әскать.
– Кара әле, Әскать, син нишләп йөрисең монда, син пенсиядәдер бит инде?!
– Ә сез нәрсә, комсомолдамы әллә һаман? Мәрьям, син минем елгы, инде дисбе тартып түрдә утырасы кеше, нишләп йөрисең?
– Өйдә утыра алмыйм, ялгызлык авыр икән, пенсиягә чыксам, бер көн дә эшләмәм дигән идем – балаларның үз тормышы, бабай үлеп китте...
– Шулай, кызлар, мин менә яшь чакта балаларны штамповать иттем дә, хәзер шуларга ипотека түләшәм, нишлисең, үлгәнче шунда йөрербез инде, әле ишек алыштырырга килдек. Сезне күргәч, яшьлеккә кайткандай булып киттем, әл дә сезне очраттым, монда Салих та килергә тиеш, аның хатыны үлеп китте дә ялгыз калды, өйдә нишләп утырыйм дип, йөри минем белән. Аларның балалары да юк иде бит.
– Ярый, монда безнең янга урнашыгыз шунда, беренче безгә ишек куегыз, бикләп йөрербез, – дип калды Мәрьям апа. – Бирешкән Әскать, яшь айгыр кебек гел кешнәп йөри иде, хатыны эшләмәде, бер-бер артлы биш бала тапты да өйдә генә утырды. Салих та яшь чакта минем арттан йөреп маташкан иде дә, яратмадым, бигрәк ябык озын иде. Мин каты куллы, көчле егетләрне яраттым, кочаклашып ятканда әзрәк весы да булсын инде...
– Мин әлләни сайланмадым да, арттан да йөрүче булмады. Әлләни чибәрлекләре булмаган кызлар кияүгә чыга торды, мин кала тордым, яшь үтә башлагач, кем дә ярый дип, берәүгә барган идем, эчкече булып чыкты. Ярый әле балабыз булмады, исеректән барыбер исерек туар иде... Кем белә инде, ничек итсәң яхшырак буласын, бәлки, алай ук начар да булмас иде, хәзер менә шулай дип үземне юатам инде. – Чынлап та, Хатирә соң чыкты кияүгә, яшь чакта бик чибәр иде шул, су сөлеге кебек нечкә озын буйлы, озын толымлы, карап туймаслык кыз иде. Егетләр, ахрысы, аның чибәрлегеннән курыктылар.
Алсу беркемгә дә катышмады, элекке коллективында беркем дә үз тормышын болай ачыктан-ачык чыгарып салмый иде. Авылда беркайчан да укытучы гаиләләренең бер кыек ягы да ишетелгәне булмады. Алар бар яклап та үрнәк булырга тиешләр. Алсуга килгәндә, аның гаиләсе, бәлки, авылда беренче очрактыр. Укытучы Аллаһ та, фәрештә дә түгел, ул да бит кеше, тере җан. Күрәсең, алар арасында булса да, андый хәлләрне беркем дә тышка чыгармый, мең кат йозакка бикли. Ә монда гади эшчеләр башка халык икән, боларның эчендәге – тышында.
Икенче көнне иртән эшкә килгәндә, алар янына Әскать белән бергә озын буйлы, таза гына гәүдәле, бик пөхтә киенгән ир заты килеп керде. Фирая, аны күреп:
– Абау, Салих, син түгелме соң? Кызлар, күрегез, нинди егет килгән! – дип кычкырып җибәрде.
Хатыннар барысы берьюлы аңа таба борылдылар.
– Исәнмесез, кызлар, исәнмесез. Менә, Әскать «анда бөтенесе үзебезнекеләр» дигәч, килдем әле. Шатмын, шатмын барыгызны да исән-имин күрүемә. О-о, Мәрьям, син дә монда икән!
Ә Мәрьям апа киясе ыштанын тотып каткан, Салихтан күзен дә ала алмый.
– Ярый, кызлар, сез киенегез дә аннан без киенеп чыгарбыз, без пока берәрне бора торыйк, – дип, коридорга чыгып киттеләр.
Хатирә Мәрьямгә күз кысты:
– Кара, Салихны әйтәм, алтмышка җиткәч кеше кыяфәте кергән, озын гәүдәсенә ит кунгач ни, карап торуга ничава иргә әйләнгән. Мондый пенсионерлар хәзер бик хутта инде ул.
Һәрвакыт шарылдап сөйләшкән Мәрьям никтер тынып калган. Мыш-мыш үзалдына киенеп, ишетмәмеш була.
Хатирә:
– Яшь чакта болай сөйкемле түгел иде шикелле, – дип куйды.
Фирая да шаяртты:
– Хатирә, син нәрсә? Әллә гашыйк булдың инде? Кара аны, бу яшьтә мәхәббәт уены куркыныч нәрсә.
Хатирә борылып күз кысты:
– Ияреп кайтып та китәрмен әле, ачуны китерсәгез, хатыны да, елап утырган баласы да юк, ди, бит.
Мәрьям җил-җил басып чыгып китте.
Хатирә шыпырт кына әйтеп куйды:
– Күрдегезме, бүген булмаса, иртәгә Салихны үзенә алып кайтып китәчәк. Ах, карт карга, сизмиләр дип уйлый. Салихны күргәч тә телсез калды бит. Мин бит аның белән гомер буе бергә эшлим. Әйдә, алсын да, бәхетле булсыннар.
Кайтып кичке чәйгә утыргач, Алсу үзалдына:
– Бу яшьтә ник кирәк инде, картаеп беткәч? – дип куйды.
Фирая Мәрьямне яклашты:
– Ялгызлык кешене куркыта, аннан, илледән соң икенче яшьлек башлана, диләр. Мәрьямнең ире үлгәнгә дә күптән бит. Аның ярасы бетәшкән инде, ә безнеке әле кансырап тора. Эшкә дә алар шул аптырап, ялгызлыктан качып йөриләр бит. Белмим, ни чыгар? Тормыш – могҗиза, каян ничек итеп китереп бәрәсен дә, нәрсә бирәсен дә белмисең.
Икенче көнне дә эштә барысы да астан гына Салих белән Мәрьямне күзәтте. Тик никтер Салих Мәрьям янына якын да бармады.
Вакыт бик тиз, бик күңелле үтте, арага карт булса да егетләр дә килеп кергәч, көне буена уен-көлке, анекдот тынмады.
Кайтыр юлга чыгып басуга, яннарына кара джип килеп туктады, ишеге ачылып китте:
– Әйдәгез, кызлар, рәхим итегез! – Бу аларны эшкә йөрткән Илшатның водителе иде. – Фирая апа, утыр алга, икәү җилдерәбез.
Фирая:
– Бигрәк биек, безгә шул «Ока» гына хас, – дип сөйләнә-сөйләнә, алга үрмәләп менеп утырды.
Алсу арткы ишекне ачты. Кереп урнашкач кына шым гына елмаеп утырган Илшатны күреп калды.
– Хәлләр ничек, кызлар? – Илшатның теле сөйләде, күзләре Алсуда иде.
Фирая үзалдына елмайды:
– Ярыйсы, менә эштән кайтабыз.
Аларны өйләренә кадәр китереп куйдылар. Машинадан төшкәндә Илшат:
– Сезнең белән язга эш башларбыз инде, анда әле җылылык үтеп бетмәгән, минем чиратка башкалар кермәс бит?.. – дип сорыйсы итте.
– Кермәс-кермәс, рәхәтләнеп эшләп чыгарбыз, – диешеп, төшеп калдылар.
Машина кузгалып киткәч, Алсу:
– Әллә ничекләр итеп карый, колакларыма кадәр кызарам, – дип куйды.
Фирая моны ишетмәмеш булды, елмайды гына.
Арып, эшләп кайтып, җылы өйдә кичке ашны ашаудан да рәхәт нәрсә бармы икән?! Ике ялгыз көндезге хәлләрне сөйләшә-сөйләшә чәйләп утырганда, Алсуның телефоны шылтырады. Бу әнисе иде. Алсуның йөзе каралганнан-карала барды.
– Ярый, кайтырмын, – дип, телефонын сүндерде. – Син хаклы, Фирая апа, бу тормыштан ни көтәргә дә белмисең. Фәрхәдне инсульт суккан, бианай килгән, кайта күрсен дип, ялынып елый, ди. Зәлиясе кайдадыр? Тагын ниләр күрәсе бар икән?! – Алсуның күзләреннән яшь атылып чыкты. – Эш белән мавыгып, тынычлана гына башлаган идем, – дип, күз яшьләрен сөртте.
– Тик менә хәзер елама инде, син кайтмасаң, балаларыңны чакыртырлар, укулары калыр. Кайтып кил, кызулык белән эш итмә, син бит – укытучы кеше.
– Фирая апа, син бу очракта нишләр идең, мин кайтырмын – анда хатыны утырыр...
– Беренчедән, сез бит әле аерылышмаган, син аның законлы хатыны. Егылганны кыйнадың ни дә, кыйнамадың ни. Иртән-иртүк кайтып китәрсең, хәзер юлга чыксаң, буран.
Икесе дә төне буена боргаланып чыктылар, күзләренә йокы кермәде. Иртә таң белән торып олы юлга җыена башладылар. Фираяның башына бер уй килеп, телефонына тотынды. Бу караңгыда Алсуны ялгызын гына чыгарып җибәрергә курыкты, нервылары болай да какшап беткән, бәлки, Илшат машинасын җибәрер. Ярты сәгатьтән Илшат үзе килеп җитте. Төшеп ишеген ачты да:
– Кай тарафка? – дип кенә сорады.
3
Алсу кайтып киткәч, өйдә моңсу, буш булып калды. Ярый әле, этләре көтеп тора, ул аларга бик тә кирәк. Берсе тышта, икенчесе өйдә, шулар белән сөйләшеп юана. Яңа елдан соң балалар бер атна торып киттеләр, янында иптәшкә Алсу булгач, алар да тынычтыр.
Эшкә үзе генә килде. Гөлбану да анда иде, көн буена сөйләшә-сөйләшә, басылып эшләделәр. Вакыт-вакыт Әскать тә яннарына кереп анекдот сөйләп чыкты.
Фирая эше булуга сөенеп бетә алмады, тәрәзә төбендә елап басып торуга караганда, янып-пешеп эшләүгә ни җитә. Әле менә кеше арасында бит, әле көләсең, әле җырлыйсың. Алсу киткәнгә дә ай булды, ничектер инде мескенкәем? Киткәч бер-ике шылтыратты, мин калам, мине көтмә дип. Ансыз күңелсез, ул да бит каяндыр килеп керде дә аның тормышында үз урынын алды. Моның нигә кирәген бер Ходай гына белә. Уйлап карасаң, бернәрсә дә очраклы булмый, диләр. Һәрнәрсәнең сәбәбе, кайдадыр ниндидер бәйләнеше булырга тиеш. Әйе, бар шул, язмыш икебезне авыр чакта очраштырып, бер-беребезгә таяныч булганбыз. Мин дә бит аны очраткач, елаудан туктап, аның алдында көчле булып күренергә тырыштым. Мин кайгыны җиңдем, син дә җиңәрсең, димәкче булдым. Ул бит шуңа ышанды. Уйлана-уйлана эшләп ятканда, Хатирә эндәште:
– Кара әле, кара, Мәрьям түтәң шыпырт кына Салихны пирожкилар белән сыйлый, шулай, ирләрнең йөрәгенә ашказаны аркылы гына үтеп кереп була, диләр. Хәйләсен эшкә җиккән.
Фирая аларны ерактан гына күзәтте. Чынлап та, аш өстәле янында икесе генә, Мәрьям бер ак төргәкне Салихның сумкасына тыгып куйды, бер пирожкины кулына тоттырды да термосыннан чәй салып бирде. Тиз-тиз генә чәйләп, икесе ике якка үз эшләре белән, берни булмагандай, китеп бардылар. Бала-чага кебек, урлашып пирожки ашамасалар...
– Монда, дустым, пирожки гына түгел, боларның борчаклары да пешкән булса кирәк, күр, йөзләре нинди балкый!
– Син шулай уйлыйсыңмы, Фирая, кара син аны, карт төлке, ә миңа берни әйтми, яшергән була.
– Без кычкырып йөри торган яшьтә түгел бит инде, әллә син кычкырып торыр идеңме? Күрмәмеш бул, бәхетле булсыннар. Безнең шушы измәдән башка ни шатлыгыбыз бар соң? Кеше ничә яшендә дә гашыйк булырга мөмкин, тик менә теләп кенә алып булмый шул, кирәкле кешесе юлыңда очрамаса.
Әйе, Хатирә дә, бәлки, шул Мәрьямнең бәхетеннән көнләшәдер, ул көткән мәхәббәт килмәде бит аңа, ә гомер узды. Килде ди мәхәббәт, гомер иткән шул исерек ирен ташлап чыгарга, яңа мәхәббәт артыннан китәргә үзендә көч табар идеме икән? Юктыр, булмас, бу эшкә барырга йә бик кыю булырга, йә башыңны югалтып гашыйк булырга кирәк. Хатирә белән миннән булмый шул инде, исерекме, хыянәтчеме – үземнеке дип яшәп тик ятасың. Татар хатыннарының менталитеты шулай: тугры булып үләбез. Мәрьямгә килгәндә, алтмышка кереп барганда, кем сине соратып килсен? Күрәсең, аңа бик тә иптәш кирәк булган, шуңадыр, озак авыз ачып тормады. Тизрәк дилбегәне үз кулына алгандыр, чөнки монда, ни әйтсәң дә, ирсезләр күп шул, кайсысына карама – ялгыз. Ничек итсә иткәндер анда, пәрәмәчме, бөккәнме – барыбер Салихны бөкләде. Икесе дә, яшәреп киткәндәй, гел елмаеп кына торалар. Яшьлек уты сүнеп бетмәгәнме, әллә инде икесе дә ялгызлыктан туйганнардырмы...
* * *
Акрын гына, сиздерми генә яз килә, халык 8нче март бәйрәменә әзерләнә. Фирая да эштән соң шәһәрдә кунып калды, иртәгә эш юк, өйдә әнисе. Элек бу бәйрәмне алар шау-гөр килеп үткәрәләр иде. Ир-ат заты иртән үк, кем нәрсә әзерли ала, узышмактан өстәл әзерләрләр иде. Үзара сөйләшкәннәрен тыңлап торып та көлеп эчләр катып бетә иде. Берсе әйтә: «Салатны күбрәк ясыйк, җитмәс», – ди, икенчесе әйтә: «Гармуныңны озаграк уйна, озаграк биет, юк, биетмә, җырлат, биегәч ашыйсы килә бит, ашарга җитмәсә нишләрбез», – ди. Янып-пешеп, аш бүлмәсендә мәш киләләр. Хатын-кыз әзер өстәлгә генә киенеп-ясанып килеп утырыр иде. Елына бер көн бәйрәм булыр иде. Көн буе аш бүлмәсендә, аннан кич буена хатыннар алдында биеп, кич кунаклардан соң савыт-саба җыештырып хәлдән таеп, хатын-кыз булып тумаганнарына сөенеп ятып йоклыйлар иде. Нинди күңелле чаклар булган, бәхетле чаклар... Ул боларның кабатланмасын аңлый, ә үзе, нәрсәгәдер өметләнеп, гомер иткән фатирына кайтты. Кызы белән төн буена сөйләшеп утырып, таң алдыннан гына ятып йокладылар.
Иртән кызы үз эше белән чыгып киткәч, өйдә авыр тынлык урнашты. Ул бераз шул тынлыкны тыңлап утырды, ялгызлык иңнәрне баса түгелме соң, хәзер елый башлыйм бит, юк, кеше арасына чыгарга кирәк, дип, торып киенде, элекке кебек бизәнеп ясанды. Газинур буянмыйча йөргәнне яратмый иде, кеше арасында матур бул, минем өчен дә, дия иде. Бик озак үзен көзгедән карап утырды да, кемгә кирәк бу күлмәк, бу киенүләр, дип, елап җибәрде. Елап, арып, кире мендәргә ауды.
Ах, мендәрем, минем мендәрем, йөрәк сердәшем! Мендәрен кочаклап капланып ятты. Бу – аның бирнә мендәрләре. Кызык, төптән уйлап карасаң, алар хуҗа белән бергә гомер кичергән, барлык шатлык-кайгыларга, серле төннәргә, назлы сүзләргә шаһит, алар күпме күз яшен сеңдергән. Шушы мендәрләр үткән утыз биш ел гаилә тормышының һәр көнен, төнен үзенә сыендырган. Шатлык килгәндә елмаеп мендәргә сеңгәнбез, кайгы килгәндә йодрык төеп елаганбыз. Менә әле дә бит үзенә сыендырды, күз яшьләрен сеңдерде. Әйе, мендәрләрем, сез хәзер ялгызларның сердәше. Сез хәзер кайнар сулышлар да, ятлар колагына ярамаган матур сүзләр дә ишетмәссез...
Мендәрләрем парлы ла ул,
Минем генә парым юк...
Күңелне җиңеләйтү өчен елау кирәк шул. Фирая да торып кабат бизәнде, киенде дә урамга чыкты. Кая барырга белмичә аптырап калды. Урамда ирләр чәчәк күтәреп өйләренә ашыгалар. Ул да ашыкмыйча гына урам буйлап атлады, кая барырга дип, уйланып торды. Мин бүген чәчәксез каламмыни? Ярый, бирүче көтәсе юк, үзем алыйм да үз йортыма кайтыйм, дип, чәчәк сата торган кибеткә килде. Яз башында ул кызыл лаләләр ярата, аларны берни дә алыштыра алмый. Розаларга да кызыкмый, тик лаләләр. Кибеттән үзе теләгәнчә чәчәкләр җыйды да, такси чакыртып, авылына кайтып китте. Капка төбенә җитү белән, урамга тәмле исләр таралганын тоеп, сагаеп калды. Керсә, ни күрсен, улы булачак килен белән мәш килеп өстәл әзерләп йөриләр. Өстәлдә зур-зур чәчәк гөлләмәләре. Фираяның күзенә яшь тулды, тамагына төер утырды. Кирәк бит, улы гаилә гадәтен онытмаган. Өйдә ир заты бар бит! Әйе, улым, быел берүзеңә авыррактыр шул, син хәзер – гаилә башлыгы.
Күп тә узмады, калган туганнар да җыелып бетте. Берни булмагандай шаулаштылар-гөрләштеләр, ялгызлыкны оныттырырга тырыштылар.
* * *
Акрын гына көн артыннан көн үтте, язгы кояш акрынлап ак карны кимерде, авыл тирәли кар күп әле, ә шәһәр эчендә карачкыл кар өемнәре генә. Шәһәр кешесе карның беткәнен, язның килгәнен дә аңламый кала бит. Өс киемен алыштырыр вакыт җиткәнен генә белә, ә яз тәмен тоюдан мәхрүм ул.
Фирая өйнең тирә-ягындагы бозланып каткан кар кисәкләрен ватып, юлга чыгарып атты. Эт тә чабып уйный, тургайлар да чыркылдаша башлаган мәл. Кар ата-ата тирләп чыкты, башыннан пар бөркелә. Этенә карап елмайды, моның да берәр кайгысы бар микән? Бардыр, Газинур үлгәч, ике ай юньләп ашамады, ябыкты. Ә бәләкәй эте, малай кеше, хуҗабикә белән аркага арка терәшеп кенә йоклыйлар, йомгак кебек тәгәри, чаба.
Бар көчен биреп җирне җылытырга теләгән кояшка күзен кысып карады. Әйе, кояшым, син дә әйләнүдән туктамыйсың, тормыш та китеп бара, гомер дә үтә тора. Былтыр бу көндә ничек булгандыр, хәтерләми, бер нәрсә ачык: ялгыз түгел иде, күңелдә башка хисләр, башка хыяллар кайнагандыр, тик бу бушлык булмаган. Кемдер киткәннән дөнья тәгәрмәче әйләнүдән туктамый шул. Фирая утынлык янындагы бер бүкәнгә барып утырды. Бу Газинурның яраткан, утырып тәмәке тарта торган урыны иде. Авыр сулап, уендагы Газинурга эндәште: «Синсез дә яшәп була икән, мине ятларга алыштырып ташлап китсәң дә, мин сине бик тә сагынам. Илледән үткәч, ни дә булса үзгәртү мөмкин түгелдер шул. Бердән, хыянәтең йөрәгемне талый һаман, икенчедән, сагынам, ахмаклык түгелме соң бу? Капка төбендә син вәгьдә иткән чират та күренми, килсәләр дә, йөрәгем кабул итмәс иде. Мин йортымда нинди дә булса чит ир-атны күз алдына да китерә алмыйм. Беркөнне Хатирә: «Ул бармагыңдагы балдагыңны икенче бармагыңа ки инде, син бит – ирекле, ялгыз хатын», – ди. Өйгә кайткач, салып, икенче бармакка киеп карадым, син белсәң аның авырлыгын, үземнән-үзем оялдым, тизрәк үз урынына, утыз биш ел йөргән, хәтта уелып кергән урынына кидереп куйдым. Кеше сүзенә карап... Мин берни дә үзгәртә алмаячагымны аңладым. Синсез калуыма да, ялгызлыкка да күнегеп киләм, хыянәтеңне генә башымнан алып ташлый алмыйм. Син калдырган мәңгелек яра».
Уйга чумып, каршысында утырган этен дә күрми икән бит. Ә ул, аңлыйм хәлеңне, дигәндәй, шым гына аны күзәтә икән.
– Син дә мондамыни? – диде Фирая, күз яшьләрен сөртеп. Эт, шуны гына көткәндәй, ал аягын аның алдына салып, акыллы карашын хуҗабикәгә төбәде. – Кая, үзеңне берәр нәрсә белән сыйлыйм!
Утын сараенда күз яшен түгеп, күңелен бушатып, җылы өйгә керде. Керсә, әнисе тәмле коймаклар пешереп өеп куйган. Әйе, өйдә җылы, якты, рәхәт, әллә әнисе килгәнгә микән?
Ана күңеле сизеп тора:
– Елама, балам, елама, бар да яхшы булыр. Менә кышка керергә курыккан идең, ул да үтеп бара. Вакыт кирәк, балам, яралар төзәлергә, вакыт кирәк. Әле алда сыерчык бураннары да көтә, елап көчеңне бетермә, балам.
Икәү гәпләшеп чәй эчеп утырганда ишек шакыдылар.
– Керергә ярыймы?
– Абау, Илшат, син түгелме соң, кер әйдә, кер, кара әле, эт тә өрмәде!
– Акыллы эт яхшы ният белән йөргән кешегә өрми ул.
– Мактап йөрисең, менә коймак белән чәй эчик, – дип, әнисе белән бертавыштан өстәлгә чакырдылар.
Илшат кара пәлтәдән, яланбаш, чигә чәчләре агара башлаган, шулай да бик тә күркәм, сөйкемле кеше. Яше генә аңлаешсыз, әллә чәче вакытыннан алда чаларган, әллә үзе картаерга оныткан. Бите шоп-шома булса да, күзләре тормышны күп күргән кешенекенә охшаган. Гәүдәсе дә төп-төз, бик җыйнак. Матур кара чалбар, яңа ак джемпер кигән. Ул, өстен салып, өстәл янына килеп утыргач, әнисе кунак алдына сөтле кайнар чәй куйды да, эшем бар дип, икенче якка чыгып китте.
– Ни йомыш китерде инде бу юлы? – диде Фирая, башын кырын салып.
– Йортка җылылык үткәреп бетердек тә, эчке эшләрне башларга кирәк иде. Алсу килмәдеме әле? – Моны сораганда Илшат дулкынлангандай, кызаргандай тоелды, һәрхәлдә, башын күтәрми генә чәен болгата бирде.
– Килмәстер инде, телефоннан әлләни сөйләшеп булмый, бәлки, берәр җай табып килеп чыгар әле, кием-салымы монда бит. Өч ай булып китте бит инде. Берни дә белмим.
– Сез ничек уйлыйсыз? – диде дә Илшат, төртелеп калды. Аннан: – Йә, ярый инде, – дип, кул селтәде. Әйтәсе сүзенең рәте-чираты булмады.
Фирая, аның хәлен аңлагандай:
– Ул килә калса, мин сезгә шылтыратырмын, – диде.
Илшат кинәт башын күтәреп карады, карашында нәрсәгәдер ышанумы, өметме чагылып китте.
Чынлап та, Алсуның телефоннан бик сөйләшәсе килми, күрешкәч сөйләрмен, ди. Тик кайчан киләсен генә әйтми.
Илшат киткәч, Фирая тагын бер шылтыратып алырга булды:
– Исәнме, Алсу, хәлләрең ничек, шылтыратмыйсың да?
– Ярыйсы, Фирая апа, рәхмәт.
– Кайчан киләсең, Илшат та эш башларга кирәк, ди, сине дә сорады, кайчан килә, ди.
Алсуның тавышы бер дә шат түгел иде, киресенчә, бик төшенке тоелды:
– Фирая апа, миңа син бик тә кирәксең, миңа синең киңәшең кирәк, мин чыгу юлын күрмим... – Ул елый иде булса кирәк. – Минем тагын кулларым калтырый... – дип пышылдады.
Фираяның йөрәге жу итте, болай булса, эшләр харап иде. Ул, тирән итеп тын алды да:
– Алсу, син хәзер җебек укытучы түгел, син – төзүче, ә алар еламыйлар, ишетәсеңме? – диде нык итеп, каты итеп. – Бер егылсаң, тора алмыйсың! Килеп китәргә җаең бармы, кил, утырып сөйләшәбез!
Трубкадан:
– Ярар... – дигән хәлсез генә тавыш ишетелде.
4
Алсу кайтып төшүгә, әйтерсең, бианасы капка төбендә көтеп кенә торган:
– Киленкәем, кайттыңмы? – Үзе машинага үрелеп карарга да өлгерде.
Алсу, исәнләшергә дә онытып, бианасына текәлеп катты.
– Кайтуың яхшы булды, мин тиз генә күрше Заһит белән сөйләшим дә ул сине район булнисенә илтеп куяр. Син кереп кодагый белән чәйли тор, – дип, Сафия карчык урам буйлап титаклады.
Өйгә кергәндә дә Алсу берни аңламый иде әле. Әнисе, кызының аптыраган күзләренә карап:
– И-и балам, ана кеше бит, ялынып килгәч, шылтыраттым шул. Теге денсезе гарип бала тапкан, ди, калдырам, алмыйм, дип әйтә, ди, кияүнең йөрәге шуны күтәрмәгәндер инде. Ни дип әйтергә дә белмим, үзең кара, балам. Үз ирең бит. Балаларыңның атасы. Йортсыз-нисез кеше ишек төбендә йөргәнче, үз йортыңа кайтырсың.
Алсу ни әйтергә дә белмичә аптырап тора бирде, денсез булса да, хатыны бар, баласы бар, минем монда ни катышым бар! Аңа, бәлки, минем кирәгем дә юктыр?
Күп тә тормады, Сафия карчык та машина белән килеп җитте. Менә кемдә ул көч, сиксәнгә кереп барган карчык егылырын да уйламый чабулый. Улы ваткан тагаракны ябыштырмакчы. Тик Алсу гына нишләргә дә белми.
– Әйдә, килен, әйдә, үзем дә утырып барып кайтам.
– Тукта, әнкәй, минем монда ни катышым бар соң, аның хатыны бар бит. Мин кем булып барып керим?
– Ничек инде кем булып, законный хатыны булып. Үз ирең, үз йортың, җебеп торма, кайдандыр себерелеп кайткан килмешәккә ир биреп куй ди. Дөресен генә әйткәндә, килен, үзеңдә дә гаеп, үзең күкрәгеңә сыендырдың шул еланны. Тиз бул, Заһит көтеп тора.
Район хастаханәсе бусагасын атлап керүгә Алсуның бөтен җире калтырый башлады, Сафия карчык аны, чыгып кача күрмәсен дигәндәй, җиңеннән эләктереп алга әйдәләде.
Биш-алты кешелек палатаның бер буш урыны да юк.
– Менә-менә, улым, менә хәләл хатыныңны алып килдем. Үз хатының карамый кем карасын сине. Мин карт, синең янда утыра алмыйм, өйдә атаңны да карарга кирәк. Сез уртак тел табыгыз инде, балам, мин китим, анда Заһит көтеп тора. Бар да яхшы булыр, Аллаһы бирсә. – Сафия карчык, берәрсе берәр сүз әйтеп туктатканчы дип, чыгып та тайды.
Хатын, нишләргә белми аптырап, Фәрхәдкә карап тора бирде. Чырае ямьсез булып кыйгайган, йөзе ап-ак. Күзләреннән яшь ага да төшеп мендәргә сеңә. Елыймы, әллә чире шундыймы? Алсу өстен салырга да онытты. Карашын күрше караватка күчерде дә сискәнеп китте. Андагы кеше әллә ничек усал итеп караган кебек тоелды. Фәрхәд тә әллә нинди мөгрәгән тавыш чыгара.
Күрше абзый ачу белән:
– Нәрсә карап каттың, әллә гарип ир кирәкмиме? Нервыда уйнап шул хәлгә калдырасыз да аннан әйләнеп тә карыйсыгыз килми, – дип сөйләнә-сөйләнә, артын әйләнеп ятты.
Фәрхәд, ахрысы, бу кеше белән килешмәде, башын болгый-болгый ыңгырашты, күз яше дә туктамады. Алсу, өстен салып, аның янына килеп утырды. Ире исән кулы белән аның кулын эзләп тапты, нидер сөйләнде, тик сүзләре генә аңлашылмый. Ир кешенең шулчаклы көчсез балага әйләнүен беренче күрүе иде. Инде нишләргә дип аптырап утырганда, олы гына яшьтәге, ак халатлы, олпат гәүдәле кеше алар янына килеп басты.
– Яхшы булган, караучы да килгән. Минем янга кереп чыгыгыз, аңлатам нишләргә икәнне, – диде, сак кына Алсуның аркасына кагылып. – Сөенечтән елыйсыңмы, Фәрхәд? Ни булды? Тынычлан! Хәзер сестра кереп укол ясар. Әйдәгез, – дип, Алсуны алып чыгып китте.
Кабинетка кереп утыргач, табиб тагын бер кат төбәлеп карады да сүзен дәвам итте:
– Сеңлем, бик күп сабырлык кирәк булачак, монда сезнең дә тырышлык таләп ителә. Әлегә аңа тынычлык кына кирәк. Елаулар, борчылулар яңа инсультка китерергә мөмкин. Ә болай ул аякка басып китәргә тиеш. Берәр ай монда ятарга туры киләчәк.
Менә шулай, тормыш әле бер яктан, әле икенче яктан китереп бәрә дә аңгырайта. Аңа ай буена, кайда урындыкта утырып, кайда хастаханә коридорында каты сәке-кушеткада аунап, ирен карарга туры килде. Көн дә массаж, көн дә коридор буйлап кочаклап өстерәп йөрүләр. Яшь бала кебек көйләүләр. Ә ул, гаҗиз булып, Алсуның күзенә карый да кулына ябыша, аның кулын үбәргә әйтә, тик иреннәре тыңлашмый. Бәдрәфкә дә йөри алмый, астына савыт куярга, түгәргә, җан җирләрен юып, сөртергә кирәк... Фәрхәд, үзенең шундый хәлгә калуына хурланыпмы, елап җибәрә. Әйе, бергә яшәгәндә булса, болар берни дә түгел дә бит, тик ул бит хәзер – кеше иреме, сөяркәсеме... Ничек кенә итсәң дә, алар арасында тирән упкын. Кызганыч иде бу күренеш.
Алсу арыды да, йончыды да. Ялда әнисенә юынырга, өстен алыштырырга кайтып килде.
– Әни җаным, ни хакына миңа бу сынаулар, кая Зәлиясе?
– И балам, ялгышмасам, сөйләүләренә караганда, Зәлия авылдан чыгып киткән ди. Ул бит баланы тудырган да, балаң гарип, дигәч, баш тарткан да ташлап кайткан. Фәрхәд аны моның өчен өйдән куып чыгарган, ди, бу хәсрәтне үзенең дә йөрәге күтәрмәгән, күрәсең. Өеңне барып карап кайтыр идең, Сафия кодагый барып караштырып тора бугай инде.
– Әни, минем анда башка кайтасым килми, нишлим, ни булды бу дөньяга, кем каһәрләде? – Алсу мендәргә ауды да үксеп елап җибәрде.
– Эх, балакаем, кем белсен инде! Бигрәк бетерендең, балам. – Әнисе, янына килеп утырып, аның ябык иңбашларыннан сыйпады. – Сөяк тә тирегә генә калгансың бит... И балалар...
Алсу елады-елады да йокыга китте. Аның кайчаннан инде сузылып ятып йоклаганы юк, гел кәкрәеп урындыкта йоклап билләре авырта, аяклары сызлый, кем аның хәлен аңласын.
Ай үткәч, аларны шифаханәгә күчерделәр. Фәрхәд ярыйсы гына йөри, сөйләшә башлады, икесенә бер бүлмә бирсәләр дә, койкалар аерым иде, ярый. Монда, ичмасам, ашарга әзер, ятып йокларга урыны бар. Ул үзендә ниндидер бушлык тоя. Гомер иткән ире аңа ят иде. Күңел түрендә, бәлки, әзрәк хис яшеренеп ятадыр, бәлки, бер көн килеп башын калкытыр, тик әлегә анда бушлык. Ирен табиблар кушканны үтәргә күндереп, тизрәк аякка бастырырга тырышты. Алдагысы турында берни дә уйламады. Ул аның янында бүгенге көн белән генә яшәде. Бик акрынлап булса да, Фәрхәднең аяк-куллары да йөреп китте, сөйләшү генә һаман да авыррак иде.
Шифаханәдә дә авылдашлары очрады, аларның сораулы карашларын күреп, Алсу бик аралашмаска тырышты, белә бит ни сорасыларын да. Авылдашлары аның читләшүен аңлап бетермәделәр. Һәрвакыт ачык йөзле, елмаеп торган укытучы түгел иде бу. Фәрхәдне дә алар арасында калдырмады. Фирая апа әйтмешли, авырткан җир алдан йөри, ди. Монда да кешеләрнең күз карашы йөрәккә кадала, ә авызларын ачып сораша башласалар, икенче инсультны көт тә тор.
Фәрхәд бер тапкыр да Зәлия турында да, яңа туган баласы турында да сүз кузгатмады, әллә онытты микән? Алсуның бар теләге исә – тизрәк моннан өйгә кайтып китү. Кешеләрнең кызганып караган карашларыннан туйды. Шулай да ике айга якын ятканнан соң өйләренә кайттылар.
Бүген генә, ихатага кереп капкасын япкач кына иркен тын алды. Өйләре салкын тоелды, юкса, газ эшләп җылытып тора. Нәрсәдер үзгәргән, бар җирдә тәртипсезлек, бу ул калдырган йорт түгел иде. Яме дә, коты да юк. Әйтерсең, хуҗалар белән бергә өй дә чирли. Хатын, ятсынып-читенсенеп, өй эчен күзәтте. Фәрхәд тә моны тойды булса кирәк, аның җиңенә ябышып, башын селкеде:
– Китмә, мин яши алмыйм синсез, – диде, күзләренә яшь тулды.
Хатын сискәнеп куйды, Фәрхәдкә дулкынланырга ярамый, бөтен тырышлыклары юкка чыгачак. Өстен салып, өй мәшәкатьләренә тотынды. Ашарга әзерләргә, өйне чистартырга, мунча ягарга. Уйланмаска, эш белән юанырга, кат-кат юарга туры килсә дә. Сүрән генә мунчада ирен юындырып чыгарды, үзе өстендәге күлмәген салмады. Фәрхәд аны кочакларга итеп караган иде, Алсу тагын сискәнеп китте. Кич җиткәч, тагын нишләргә белмичә тукталып калды. Ире белән гомер иткән уртак ятакка яту коточкыч газап иде. Ирен җайлап яткырды да, юк эшне бар итеп, мунчага чыгып китте. Фирая апа әйткән сүзләр искә төште: «Ул кайтыр да ул, тик менә син кабул итә алырсыңмы?» – дигән иде. Ул чакта: «Итәм, кабул итәм, кем ялгышмый, үземнеке бит», – дигән иде. Әйе, ул көн килде дә килүен, җаны да, тәне дә кабул итә алмый икән бит. Кычкырыплар елыйсы килде. Гаилә ятагы пычратылган, кайчандыр бер-берсен сөйгән парлар арасыннан кара пәри туе киртәләр салып үткән. Фәрхәд аңлый микән моны, ә Алсу бөтен күзәнәкләре белән тойды. Үткәннәргә кайту юктыр, күрәсең...
Йортка бер бәла килсә, тиз генә китәр димә. Җыелып киткән гәзитләрне актарып утырганда ике конверт килеп төште. Ачып укый башлагач, башында чәчләре үрә торды: хат банктан иде. Алган өч йөз меңне түли башлагыз, юкса, судка бирәбез, диелгән.
– Кайчан кредит алдың, нәрсәгә? – дип, ул иренә текәлде.
Фәрхәд уйга калып торды да:
– Алмадым, мин алмадым, ялгышканнардыр, – диде.
Аннан төп бүлмәгә кереп китте, пинжәген күтәреп чыкты:
– Миңа бер банк карточка җибәргән иде, мин аны шушында салып куйган идем, – диде. Һәм лып итеп урындыкка утырды: – Зәлиянең генә эше! – Чырае агарып китте.
Алсу ник сораганына үкенде. Тик менә хәзер кредит түләү түгел, үзләренең дә яшәргә акчалары юк чак. Ихатада «КамАЗ» машинасы, бәләкәй машина тора. Зәлиянең сүзен тыңлап, гел кирәкмәгәнгә теге вакыт яңа иномарка алды бит.
Фәрхәд шым гына басып торды да икенче бүлмәгә кереп китте, Алсу да артыннан керде. Ире бер ноктага караган, күзеннән туктаусыз яшь ага. Хатын сүзсез генә аның янына килеп утырды. Бик озак кына шулай утыргач, Фәрхәд телгә килде:
– Мин гаепле, мин моны күптән аңладым. Син миннән читләшәсең, кичерә алмыйсың, мин дә кичермәс идем...
Алсу авыр сулады, тик ирен юатыр сүзләр таба алмады, ул чит, ят иде аңа. Торды да чыгып китте, тагын бер конвертны ачты, монысы да аяктан егарлык иде, укыгач, тәне эсселе-суыклы булып китте. Хастаханәгә чакырталар, баладан баш тарту турындагы кәгазьләргә кул куярга кирәк икән. Бу конвертны яшереп куйды, бер көнгә күпкә китәр, Фәрхәднең йөрәге күтәрмәс. Бәлки, әле Зәлия дә акылына килеп, баланы алыр, дип уйлап куйды.
Тагын кич җитте. Алсу, ирен ашатып, урын җәйде, үзенә балалар бүлмәсенә ятак әзерләде. Моны күреп торган Фәрхәд, авыр сулап, башын аска иеп утыра бирде. Тик төнлә Алсу сискәнеп уянып китеп, калкынып караса, янында мендәрен кочаклап Фәрхәд уйга чумып утыра. Хатынының уянганын тоеп:
– Син хаклы, анда мин дә йоклый алмыйм, яныңа идәнгә булса да урын җәй миңа. Син күз алдымнан югалсаң, миңа куркыныч, – диде, еламсырап.
Алсу куырылып куйды, бу мизгелдә ире шундый кызганыч иде. Кызгану әле ярату түгел шул, йөрәккә, кичер дә ярат дип, әмер биреп булмый. Дөрләп янган утны көчләп сүндергәч, кабынмастыр шул инде. Алсу мендәре белән бүрәнә буенарак елышты, иренең кулындагы мендәрен янына салды да:
– Ят... – диде, йомшак кына итеп.
Әллә ир, әллә бала – ничек итсәң дә кызганыч. Иртәгә монда улының да караватын кертеп, урын әзерләргә кирәк, ни булса да күз алдында булыр, дип уйлап куйды. Икенче көнне шулай итте дә. Фәрхәд моңа да риза иде. Алсу элекке кебек матур итеп көлмәде, елмаймады, ә ир, хуҗасына тугры эт кебек, аңардан күзен алмады. Кайчан да булса кичерер, дип өметләнде. Тик өйдәге авыр тынлык эремәде. Бер көнне йокларга яткач, Фәрхәд үз урыныннан торып Алсу янына килеп утырды да сүз башлады:
– Син сүк мине, ачулан, теләсәң сук, кыйна. Синең сүзсез йөрүең өстемдә асылынып торган балта кебек. Алсу, дим, без элекке тормышка беркайчан да кайта алмабызмыни? Балалар да кайтмый, ичмасам, алар да мине кичермәс инде, рәнҗеп киттеләр шул.
– Сүзләр урынсыз, Фәрхәд, үзең дә аңлыйсың, балалар кайтыр, аларның имтихан вакытлары, алар синең чирләгәнне белмиләр, кайтсалар, биреп җибәрергә акча да юк, җитмәсә, бу кредит... Мине эшкә чакыралар, китәргә кирәк, ялга кайтып йөрермен. Син инде үзеңне-үзең карый аласың.
– Алсу, мин эш табармын, эшләрмен дә, түләрмен дә, тик син китмә, кайтмассың дип куркам.
– Син аякка ныклап басканчы мин эшләргә тиеш. Балаларга ярдәм кирәк.
– Кайда эшлисең соң? Эшең авыр түгелме?
– Төзелештә. Измә ташыйм да стена тигезлим.
Фәрхәднең әйтер сүзе юк иде. Элек мал арасына да чыгармый, авыр эштән сакларга тырыша иде хатынын, ул бит – укытучы кеше, матур булырга тиеш, алар – кадерле кешеләр. Ул аны, балаларын матур, затлы итеп киендерергә тырышты, алар өчен акчасын беркайчан кызганмады. Гаиләсен тук, матур итеп алып баруы белән горурланды. Сабантуй булсын, авыл бәйрәме булсын, күкрәк киереп, Алсуын җитәкләп чыкты. Чыгу белән бөтен хатын-кызны күздән кичерде, аның хатынының күлмәге иң матуры һәм кыйммәтлесе булсын. Менә хәзер хатын тапканны көтеп утыр, ирлек түгел бит бу, хурлык. Иртәгә үк машинасын барып карар, селкенергә кирәк.
Алсу, җыенып, шәһәргә китеп барды. Фәрхәд тә акрын гына «КамАЗ»ы янына юл алды. Әллә ниләр эшләрдәй иде дә, тик хәле бик шәптән түгел икән шул, хәтта «КамАЗ»ның кабинасына да үрмәләп менә алмады. Елый язып, үз-үзенә ачуы килеп, кире өенә юнәлде. Әгәр эшләп китә алса, Алсуын бер генә көн дә өйдән читкә җибәрмәс иде дә. Ә ничек яшәде соң ул аңардан башка ел буена? Зәлия бер яман төш булып калды шикелле, тик төштән уянып була, ә монда төзәтеп булмас хәлләр...
Фәрхәд, уйга калып, акрын гына капка алдындагы эскәмиягә килеп утырды, үзенең бик арыганын тойды. Аларның күршеләре Сәхап ялкаурак та, бик эш тә сөйми торган кеше иде. Фәрхәд белән яшьтәшләр дә иде әле. Үзе әллә кем булмаса да, телгә усал. Капкадан чыкты да, Фәрхәдне күреп, аңа таба килә башлады. Юньле сүз ишетәсе юк. Бер дә сөйләшәсе килмәсә дә, торып кереп китәргә соң иде инде.
– Сәлам, күрше, аякка баскансың, маладис. Иртән Алсуның юлга чыгып барганын күреп калдым, әллә тагын киттеме? Ну, парин, кыланып та куйдың! – диде, сузып. – Берәү булса, әйләнеп тә карамас иде, кайтты, карады. Бәхетең бар икән, брат, минеке бәреп кенә үтерер иде. Зәлия башта кайткан мәлне миңа да сырышып караган иде дә, мин алкаш булсам да, аңлыйм бит. Әти әйтә иде, безнең авылның бүресе күрше авыл сарыгын барып буа, ни өчен, чөнки аңа монда яшәргә кирәк. Мин ычкындым – син каптың, карап торуга акыллы гына кеше идең бугай. Башта мин дә кызыккан идем, шортигы бигрәк матур кызыл иде шул. Карт булса да, хатын үземнеке, кайчан да ишекне тибеп ачып керәм.
Фәрхәднең башына кан йөгердеме, бите кызарды, күз алдында йолдызлар оча башлады. Кесәсен капшады, дарусыз чыкмаска куштылар бит. Юк, кесәсендә юк, өйдә калган. Бәхете бар икән, авыл медпунктында эшли торган Гүзәлия үтеп барышлый туктады.
– Фәрхәд, хәлең ничек, тереләсеңме? – диде.
– Гүзәлия, өйгә алып кер әле, даруымны тапмыйм.
Фәрхәдне урынга кертеп салып кан басымын үлчәгәч, аңлашылды хәле. Гүзәлия кирәкле уколлар ясап, кичкә чаклы яныннан китмәде.
– Аякка басасың килсә, үзеңне тыныч тот. Сәхап сәбәпчедер инде, теле бит аның авылда үзе берәү. Алсу иртән кереп әйтеп чыкты миңа, сине кереп караштырырга кушты.
– Чынлапмы? – диде Фәрхәд, йөзе яктырып киткәндәй булды.
– Соң ул да синең өчен борчыла инде, эшләми дә булмый. Әл дә ярый кайтты, мин алай булдыра алмас идем, Фәрхәд, үпкәләмә. Бөтен авылны сокландырып, бөтен кешегә үрнәк булып яши идегез бит. Хәзер ни әйтсәләр дә түзәсең инде.
* * *
Алсу иртә таңнан килеп кергәндә Фирая әле яңа чәйгә утырырга гына йөри иде. Фирая аңа бераз карап торды да кызганудан йөрәге кысылып куйды. Зур яшел күзләре генә утырып калган. Киткәндә әле бу хәтле ябык түгел иде, йончуы йөзенә чыккан. Килеп, кочаклап алды:
– И-и-и, синең белән ничек измә ташымак кирәк, ни булды? Сал өсләреңне, утыр өстәл янына, монда килеп җиткәч, инде югалмассың. Берәр җаен табарбыз.
Көне буена сөйләштеләр, сөйләшеп сүзләре бетмәде.
– Алсу, безнең мондый очракта бик яхшы коралыбыз бар, ул да булса, каткан башка ярдәмгә ике кул бар, йөрәктә азрак көч бар. Ни әйтим соң, син миннән киңәш көтәсең. Эшләргә һәм яшәргә! Иреңне тәрбияләп дөрес эшләгәнсең, аякка бассын, аннан күз күрер. Балаларыңа әйт, үпкәләп ятмасыннар, кайтмасалар да шылтыратып торсыннар, син дә көненә бер шылтыратып ал. Күңеле тыныч булса, тизрәк терелер. Ни файда егылганны типкәләүдән. Озакламый Газинурның да елына әзерләнергә кирәк, кеше күп булачак. Балалар каберенә кайтып таш куймакчылар. Куйсыннар, акчасын да түлим, тик үзем кайтмыйм...
Алар тагын җиң сызганып эшкә тотындылар. Иртән водитель килеп ала, кич китереп куя. Илшат үзе генә атна буена күренмәде. Җомга көнне кич кенә килеп керде. Елмаеп сәламләде, үзе бик сынаулы карап алды.
Алсу авылына кайтып китәргә әзерләнеп килгән. Караңгыга кадәр попуткага чыкмакчы иде. Көне дә әллә нинди салкын, җиле җелеккә үтә торган. Илшат:
– Алайса, Алсуны авылына илтик тә аннан сине кайтарып куярмын, – диде.
Фирая каршы килмәде,
– Ярар, авылыңны да күреп килербез, – дип, ризалашты.
Әлләни ерак түгел икән, илле чакрым гына, ярты сәгатьлек юл. Бер сүзсез барып булмый бит, өйнең эчен ничегрәк эш итү, нинди обойлар сайлау турында сөйләшкән булдылар. Алсу гына сүзгә катышмады. Авылга керер алдыннан:
– Туктагыз, тукта, ник монда чаклы килдең инде?! – дип, машина туктауга тышка сикерде.
Юл буенда таякка таянып озын гына буйлы ир заты басып тора иде. Өстенә кигән курткасын усал җил тарткалый да йолыккалый. Алсу, йөгереп килеп, аның җиңенә ябышты:
– Ник килдең монда, Фәрхәд, нишләп торасың?
Илшат, ишекне ачып:
– Әйдә, утырыгыз, өйгә чаклы илтеп куям, – дигәч, алар икәүләшеп артка кереп утырдылар.
Әйтерсең, салонда башка кеше юк, Фәрхәд тезеп алып китте:
– Мин сине инде иртәдән бирле көтәм, бигрәк озын атна булды, ел үткәндәй, син бүген кайтмасаң, үлә идем. Машинаның ачкычын тапмыйм, сине каршы алырга. Бик ерак икән бу авыл башы, арыдым яман, әл дә кайттың. Мин кичә дә килеп көткән идем, кайтмадың. Бөтен эчәгеләремә үтте суык, бер кул тыңламый, эләктерә алмыйм. Әл дә кайттың, әл дә кайттың, анасы, бик сагындым.
– Чыкма башка болай юлга, мин бүген кайтмаган булсам, катып үлә идең бит, егылып ятсаң, беркем күрмәс, – дип, Алсу иренең өс киемен рәтли-рәтли йомшак кына шелтәләде.
Зур итеп салынган яхшы йорт каршысында туктадылар. Фәрхәд һаман бала кебек үзенекен сөйләде:
– Мин аш та салдым, мунча да яктым, балалар шылтыратты, күпме шатлык, әйдә-әйдә, керик тизрәк өйгә.
Ул Алсудан башка беркемне күрми иде шикелле, исән кулы белән култыклап алды, йөзеннән күзен ала алмады.
– Бәлки, керерсез? – диде Алсу, кыяр-кыймас кына.
Илшат, авыр сулап:
– Юк, рәхмәт, безгә кайтырга кирәк, – диде дә кузгалып китте.
Фирая ара-тирә аңа күз ташлап алды. Юлдашы бик уйчан иде. Озак кына сүзсез барганнан соң:
– Ник бу тормыш дигәнең кешеләргә карата мәрхәмәтсез икән? – дип куйды.
Күрәсең, моның да сарае буш түгел. Кешенең эчен ярып карап булмый шул. Тыштан караганда, барыбызның да барысы да яхшы кебек тә ул.
Юл буена сөйләшми генә кайттылар. Илшатның кәефе бер дә юк кебек тоелды. Капка төбендә төшереп калдырды да китеп барды. Ни әйтәсең, ирләр баш бала бит алар, ни ташлап булмый, ни күтәреп йөртеп, менә хәзер Алсуга да өстерисе генә кала. Начар яшәмәгәннәр, күрәсең, шундый даладай дөньялар салгач. Алсу үзе дә әйтә бит, бик иркә хатын булып яшәдем мин, ди. Мин алай иркә яшәмәдем шул, ничек буладыр ул.
Фирая йортына кайтып керүгә этләре сөенешеп каршы алдылар. Бәләкәй генә дөньясында үз тормышы, үз уйлары. Шушы йорт аңа никтер якын, кадерле, юкса, бергә бер генә ел яшәп калдылар бит. Алсуның ирен хәтерләп, әйе, аныкы кайткан, аяк астында тузан булырга да әзер, дип уйлап алды. Их, Газинур, бәлки, син дә китәр дә кайтыр идең. Тик бер сорау: Алсуның йөрәге каткан, кабул итми. Менә бит кайда мәсьәлә.
5
Гөрләп яз килде, дөнья шомырт, сирень исенә күмелде. Фирая тәрәзәләрне ачып ташлады. Ул еш кына бер ноктага текәлә дә уйга чума, эшлисе эшен оныта, ни уйлаганын үзе дә аңламый. Улы белән яз башыннан сыерчык оялары урнаштырдылар. Сыерчыклар килеп урнашса, бәлки, улы да өйләнер, бала чыгарсалар, бәлки, үзе дә оныклы булыр, дип хыялланды. Менә хәзер яз хакимлек иткәндә, ул бөтен йөрәге белән шул сыерчыкларны көтте, ә алар юк та юк.
– Әни, – дигәнгә сискәнеп китте, – әни, нәрсә уйга баттың, эндәшәм – ишетмисең. Нәрсә булды сиңа, әллә елыйсың инде? – дип, улы килеп кочаклап, битеннән үбеп алды. – Уйланма, әни, әйдә утырып чәй эчеп алыйк, кая әле, чәй куеп җибәрик. Мин сиңа сөт белән яңа пешкән ипи алып килдем, кара, ничек хуш исле!
– Әйе шул, балам, эчик. Аннан тыштагы беседкага паласлар җәеп, утыргычлар куеп чыгарбыз, өйгә сыймаганнарга шунда урын әзерләрбез.
– Бабайлар укып киткәч, әтинең каберенә кайтып килербез, чардуганы бик матур килеп чыкты, сиңа ошар, әни, – диде улы.
Фирая бер сүз дә эндәшмәде.
– Ярый, карарбыз, әлегә бик эш күп, – дигән булды.
Иртәгәсе көнгә бик күп өстәлләр әзерләнде, чакырылган кеше күп иде. Кичкә чаклы барысына да эш җитәрлек булды. Караңгы төшкәнче кайнаштылар да кем мунчага китте, кем йокларга ятты. Аның күккә күзе төште, бакча түренә тагын тулган ай килгән. Бер ел элек шушы бакчада бер-берсенә сыенып, әллә нинди хисләргә бирелеп утырганнар иде бит. Бернинди кайгылары юк, алар бергә иде. Шушы тулган ай кебек дөньялары да түгәрәк иде. Бер генә мизгел дә кабатланмый шул, кадерен генә белмибез. Кызык, син көтәсеңме икән бу көнне? Көтәсеңдер, кемнәр килер, кемнәр искә алыр дип, кайтырсың да карап торырсыңдыр. Син бит бик ярата идең бүләкләр белән кунаклар килгәнне. Хәзер инде син бүләк урынына дога көтәсеңдер. Син бит беркайчан да юкка чыккан кеше булып йөрергә яратмадың, анда да, җир астында, догасыз, гаиләсез кеше кебек ятасың килмәстер. Җирдән, бездән күп-күп догалар киләсенә ышанасыңдыр. Мин беләм, иманым камил шулай буласына. Мин моны эшләмәсәм, балалар кара кайгыга батар, халык, туганнар аңламас иде...
Икенче көнне урам тулды – машиналар, ихата тулды килгән күрше-күлән, туган-тумача белән. Көне дә, дөньясы да шундый матур, кешеләр дә шатланышып очрашалар. Туганнарның берсе болай дип әйтеп куйды:
– Без хәзер күбрәк шундый кичәләрдә очрашырбыз инде, болай җыелырга вакыт юк бит. Менә, берәрсе үлсә, шул минутта җыелып бетәбез.
– Кияү дә күктән сөенеп күзәтәдер, кара, күпме кеше килгән бит искә алырга, яхшы кеше иде бит, – дип куйды әбисе.
Әйе, тирә-якта бар кеше өчен дә яхшы кеше иде ул. Гаиләләре кеше арасында начар гаилә булмады, шуңа да бүген күпме кеше, хөрмәт итеп, искә алырга килгән.
Фирая кунакларны елмаеп, шатланып каршы алды, өстәле дә муллыктан сыгылып тора. Мәрхүмнәргә кирәкме икән мондый сый-хөрмәт белән аш уздырулар? Мондый сорауны беренче генә бирми үз-үзенә. Кирәктер, һәрхәлдә, мине шулай итеп искә алуларын теләр идем, кем сиңа гаиләңнән башка дога юлласын. Әти-әниең күптән бакыйлыкта, балалар гына кала. Урамда гаиләсез калганнарны берәү дә искә дә алмый, дога да юлламыйдыр, бәлки, алар теге дөньяда да догасыз билгесезлектә асылынып торалардыр. Кем бәхетлерәк? Фирая бүген, иренә булган бар үпкәләрен онытып, соңгы бурычын түләде. Газинуры яраткан күлмәкне киде, ул яратканча чәчләрен ясап, матур ал яулык бәйләде, бар да ул исән чактагы кебек.
Бүген иренең җаны кайтып, шушында кайсыдыр почмакта басып күзәтәсенә бик тә ышана иде, ул аны иртәдән үк тоеп йөрде, хәтта өстен алыштырганда кагылып та киткәндәй тоелды, һәм үзе дә элекке кебек елмайганын сизми дә калды. Бермәлгә арттан килеп кысып кочаклагандай булды. Күзләрен йомып, хискә бирелеп тора бирде. «Анасы, бик сагынып кайттым бит», – дия кебек тоелды. Бу халәт, бу кичерешләр кайчандыр булган бит, ул шуларны искә аламы, әллә Газинуры чынлап кайттымы? Буш хыяллар йөрәкне чеметеп алды. Күз яшьләрен чыгармас өчен, тирән итеп сулыш алды да тешләрен шыгырдатып кысты. Бүген ул еламаячак. Ире кайткан, кунаклар килгән. Чакырылган кешеләр килә торды, китә торды.
Соңыннан, иң якыннар калгач, чынлап та искә алу башланды. Фирая бүген еламый, шаярта-көлә.
– Бер кызыгын сөйлим әле, – дип елмайды. – Күршедә генә олы кешеләр яшәде, балалары да юк, бик яхшы кешеләр иде. Шуларның дядя Витялары үлеп китте. Аларда мәетне беренче төнне чиркәүдә кундырып, саклап утыралар икән. Газинур да барып утырып кайтты да, икенче көнне иртән, күмешергә дип, тагын чиркәүгә китте. Бу гробны күтәрмәкче булган да, тик тетя Валя каршы төшкән, сиңа ярамый, йөрәгеңә операция ясалган дип. Поп әйткән, алайса, син алдан тәре күтәреп бар, дигән. Бу бара икән иң алдан тәре күтәреп, үзе тирә-ягына карана икән, танышлар күреп калмаса ярар иде, дип. Ярый, монысы шулай булды да, икенче елны тетя Валя да үлеп китте. Күрше хакы – Аллаһ хакы, ди, Газинур тагын ярдәмләшергә кергән. Попның хәтере бик яхшы булган, күрәсең, моны күрү белән танып калган, сиңа авыр күтәрергә ярамый, дип, тагын тәре күтәрткән. Берәрсе мине монда күрсә, ни дип котылырга, дип уйлап та беттем, юл кырында элек заводта бергә эшләгән бер таныш татар басып тора, ди. Бер әйләнеп карады, тагын карады, түзмәде, куып җитте дә: «Газинур, син түгелме соң, нишләп йөрисең монда тәре сөйрәп?» – ди икән. Бу да этләшә белә иде инде: «Мин монда шабашкада, әнә теге машинага чаклы күтәреп барган өчен ун мең түлиләр, ә көненә, беләсеңме, күпме кеше үлә? Менә джипка азрак акча җитми, – ди икән. Теге мескен ышандымы икән, «Син үзеңне кем дидең соң?» – дип сораган. «Гена, дидем», – ди икән. Теге аптырап басып торып калган.
Тетя Валяның апа-сеңелләре татар авылына килен булып төшкәнгә, ярты татар булып буталып беткәннәр, ярдәмгә килгән авыл татарлары да җитәрлек булган. Зираттан соң халык поминкага бер кафега кайткан. Бер күч татар ирләре җыелганнар, бу шуларның каршысына утырган да тегеләргә әйтә икән: «Мин сезнең авылның мулласына барып әләклим, сез тәре үптегез, сезне хәзер татар зиратына кертергә ярамый, сезне зиратның тышына гына күмәргә ярый», – ди икән. Тегеләр аптырашта калганнар. Берсе, телгә килеп: «Бәй, Камил дә үпте бит», – дигән. – «Камил – тетя Валяның сеңлесенең малае, аңа үпсә дә ярый. Поп әйттеме, чукындырылганнар белән туганнар гына үпсен, дип. Ә сез бөтенегез дә ятып, карчыкның маңгаендагы тәрене үбеп чыктыгыз». Ирләрнең берсе: «Әйе шул, ул аягыннан гына тотты», – ди икән. Газинур: «Кайтыгыз да авызыгызны сабынлап юыгыз, мулла белсә, сезне точно зиратка кертми», – дигән. Ирләр ашап-эчеп тә тормаганнар, кайтып киткәннәр.
Кайткач, үзенең эче катып көлде, чөнки нык кына поминать иткән иде. «Кара, кеше гөнаһтан ничек курка икән, – ди, – теге ирләр кире кермәделәр бит, авылларына кайтып киттеләр». Башта туйганчы көлде тегеләрнең куркуыннан, аннан үзе дә уйга калды. Ике тапкыр үлемнән калган кешегә уйланырга вакыт җиткән булгандыр шул.
Бүген аның тик яхшы якларын гына искә алдылар. Кичен кунаклар артыннан өстәлләрне җыеп, савыт-сабаны юып җыештыргач, балалар шәһәргә кайтып китте. Сәлимә туганы куна калды.
Фирая, арып-талып, яраткан беседкасына чыгып утырды, аның янына Сәлимә дә килде.
– Апа, арыдыңмы, бик зурлап, бик яхшы үтте. Җизни бик олы җанлы кеше иде шул. Миңа күпме яхшылыклар эшләде, тагын бер кешегә.
– Нинди кешегә? – диде ул, бик әһәмият бирми генә.
– Теге син больницада ятканда, бик эчеп киткәч, әби аны сакларга мине җибәрде. Ул айнып та бетмәгән иде. Шулвакыт ул миңа сөйләде: «Минем любовница бар, яхшы кеше, бер мескен инде, мин аны бик кызганам, мин аңа танышлар аркылы инвалидлыкка группа да ясаттым, тик ник кирәк миңа, моны беркемгә дә аңлата алмыйм. Ул бит аз акчалар тормый, Фирая тагын акчаң кая диячәк, ә мин пенсияне дә, эш хакын да шунда тыктым, кичә менә ул килде дә салдык тагын нык кына», – диде.
Фирая сынсыз катып калды, әйтерсең, тагын аркага пычак тыктылар, ни селкенеп, ни кычкырып булмый, йә Ходай, ни хакына? Ел үтте, мин һаман аның гөнаһларын җыям! Мин бит сине бүген кичергән идем! Кулсыз калып эшләп тапкан акчаларны – көмешкә эчеп, ач утырган марҗага, мескенләнеп үзен жәлләтә белгән Зәкиягә, йөрәк чирле үзеңә, машинага, матур костюмга... Йә Ходаем, ни хакына?
Ул акрын гына сеңлесенә борылды. Һәм чиксез әрнү белән сорады:
– Ник дип син моны хәзер сөйлисең? Ник шул чакта сөйләмәдең? Син дә миңа хыянәт иттең түгелме соң?
– Апа, кичер, мин ул вакытта сиңа әйтә алмадым, ул бит, әйбәт апа гына, диде.
– Әйбәт апаң минем урында минем ир белән ятып йоклагач кем була соң, шул любовница була түгелме соң, сиңа егерме яшь, шуны да аңламыйсыңмыни?
– Апа, ул гел минем төшкә керә, ул елый, көн дә янына кайтып гафу үтенәм, ә ул мине күрми дә, кичерми дә, дип елый. Апа, гафу ит син аны!
– Беркайчан да! Мин, булсын-булсын дип, аны эшләтми ат урынына җигелдем, ник мине жәлләп группа ясамаган? Ат итеп җигеп, сыер итеп сауганнар! Беркайчан да!!! – диде Фирая, тешләрен кысып.
Кичәге ай бүген дә килде бакча түренә, тик ул ничектер томанлы тоелды, юк, күз яшьләре шулай томалай икән. «Кичер димә, – диде Фирая, торып, ай каршысына басып, – догалар җыеп чыгып очтыңмы, ник минем төшемә кермисең, ник минем сорауларга җавап бирмисең, куркасың, беләм, мин дә бу хәсрәттән озакламый янып бетәрмен, тик син дә миннән бүтән хәер-дога көтмә. Җан әрнеп, ми кайнап, рәнҗи-рәнҗи елаганда дошманыңа бәхет сора, диләр, Ходай үзе белер кемгә нәрсә бирергә, дип язылган иде кайдадыр. Мин югалмам, ишетәсеңме, мин югалмам, син бүген моны үзең дә күрдең... Мин әле аякка басармын, вакыт кына кирәк, саулык бир, Ходаем».
Ябылып барган яра яңадан ачылып әрнеде, бу юлы тагын күпмегә барыр бу газап? Чәчен йолкып акырып-акырып елыйсы килсә дә, авызын кысып басты да күзләрен йомды, күз яшьләре тын гына акты да акты. Ни дә булса эшләрлек түгел иде, ятса башы шаулады, торса аяклары тотмады. Алсуга да бу атнада килеп йөрмәскә кушты, эшкә барырлык хәле юк иде.
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: