Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 февраль 2019, 15:06

Зифа КАДЫЙРОВА. Синсез килгән язлар. Романның дәвамы (5)

...Уйлап карасаң, бу дөнья ничаклы үзгәрде! Дөресен әйткәндә, асты өскә килде. Бу замана галәмәте түгелмени, халык әллә кайларга эш эзләп чаба, шул сәбәпле күпме гаиләләр таркала. Читтә йөреп, арып, хисләр-уйлар чуалып, пыран-заран килеп кайталар. Акча артыннан куып, гаиләдән читләшәләр. Алсу, ярый инде, башка хәл. Хатыннар эш эзләп чыгып китә, ирләр өй саклап, акча кайтканны көтеп кала. Күпме хатын Грециягә, Италиягә китте, күпмесе кире кайтмады. Йә алары тегендә яңа пар тапты, йә ирләре монда тик утырмады, читкә йөреп, яңа гаилә корды. Гаилә бит ул – көндәлек эш. Газинуры да, ай буе командировкада йөреп кайткач: «Мин монда кайткач өч көн кунак, аннан китәсе килә башлый, тегендә бернинди проблема юк, эшләп кайттың, ашадың яттың. Монда кайтсаң, тегесе дә монысы. Тавык чүпләп бетмәс эш!» – дип сукраныр иде. Әйе, кунак кына булып яшәп булмый шул...

4
Иртән гадәттәгечә беренче катта Алсуны күрмәгәч, йөрәгенә шом керде. Кешеләр иртәнге ашка керергә торалар, ә ул юк. Ашап чыкканда да урыны буш, тәлинкәсендә ризыгы шул килеш иде. Фирая, шифаханә хезмәткәрләреннән белешеп, аның бүлмәсен эзләп китте. Ишеге ачык иде, ярый. Йомарланып яткан Алсу елап шешенеп беткән күзләрен көчкә ачып карады да тагын йомды.
– Дустым, сиңа ни булды? – диде Фирая, аның янына утырып.
– Мин яши алмыйм, минем көчем юк...
Ах, ничек таныш иде бу сүзләр, ул үзе дә төннәр буена шулай дип елый бит. Әле дә түгелеп еларга әзер, тик ярамый. Алсуны ничек тә торгызып утыртырга, ашатырга кирәк. Фираяны авыр чакта ялгыз калдырмадылар, ә бит ничек рәхәт ялгыз бикләнеп елаулар, тик моның очы да, кырые да юк, һәрхәлдә, чыгу юлы бу түгел.
– Әйдә, болай сөйләшәбез, утырып ашыйсың, аннан бассейнга барып су керәбез, аннан утырып сөйләшәбез. Мин хәзер сиңа ашарга алып киләм, ә син торып юын.
Ашыгып, ашханә ябылганчы дип, аска төшеп йөгерде. Ашатырга кирәк. Тагын кеше кайгысы тагылды... Ул бит кешенекен дә үзенеке кебек кабул итә, барысын да бер йөрәк аркылы үткәрә, йә Аллаһым, үзең ярдәм ит. Поднос күтәреп кергәндә, теге чытлыкай хатын да бүлмәдә иде. Күрәсең, ул да биредә яши. Әлләни сүз куертып тормады, үз йомышы белән чыгып китте.
Алсу бер-ике калак ботка капты да кашыгын куйды.
– Киттек, суда йөзәбез!
– Хәлем юк, Фирая апа, минем үләсем килә...
– Минем дә, Алсу, тик үлеп булмый, балалар бар.
– Алар зурлар инде! – диде дә кире мендәренә ауды.
– Синең әти-әниең бармы, алар сиңа кирәкме әле дә?
– Кирәк...
– Шулай булгач, безгә әниләр әле дә кирәк, ә безнең балаларга без тагын да ныграк кирәк!
– Хәлемне белсәң, Фирая апа, бәлки, синең дә үләсең килер иде.
– Без бит синең белән бер ишек төбендә очраштык, ә анда кызыктан йөрмиләр, шулай булгач, икебезнең дә кесә тулы хәсрәт.
– Сез бик көчле кешегә охшагансыз, мин – юк! Юк, булдыра алмыйм. Минем ирем ташлап чыгып китте. Без бит шундый яратышып өйләнештек, шундый яхшы яшәдек. Ни җитмәде икән аңа, мин шуны аңламыйм. Без авылда яшибез, мин мәктәптә эшлим, укытучы мин, безнең тормыш гел кеше күз алдында бит. Мин бу хурлыкны күтәрә алмыйм, кешедән оят, балаларның берсе – Казанда, икенчесе Мәскәүдә укый, аларга ярдәм итәргә кирәк, ә ул чыкты да китте, кемгә диген, минем белән бер табактан ашап, дус булып йөргән хатынга. Бу хыянәтне ничек аңларга, Фирая апа?! – Алсуның җан газабы йөзенә чыккан, матур күзләреннән мөлдерәп яшь ага.
Ул Алсуны иңнәреннән кысып кочаклап алды. Үзе күзләренә килеп тулган яшьне яшерергә тырышты. Тирән итеп сулыш алды да:
– Мин дә шул сорауга җавап эзлим, хыянәтне аклап йә аңлап буламы икән? Кемнәрдер рәхәттә, мәхәббәттә йөзә, тик синең күз яшеңдә йөзгәнне аңлыйлармы икән? Хискә исергән гашыйклар төкерә синең хәсрәтеңә, ниндидер чит хатын синең җаныңны уйлыймы, үз ирең уйламаганны! – диде.
Алсу үкси-үкси елады, Фирая аны тыймады, үзе дә күз яшьләренә ирек бирде. Ахирәте, елап туйгач, башын күтәреп аңа төбәлде:
– Мин аны шундый сагынам да, көнләшәм дә, Фирая апа, ничек түзим, егерме биш ел гомер итеп, балалар үстереп, хәзер мин ялгыз калдыммы?
Бу сорауга кем генә җавап эзләми икән? Фирая үз гомерендә хыянәт ачысын татыган хатыннарны аз күрмәде, үзеңә кагылыр кебек түгел бит ул. Хәер, Газинуры да фәрештә булмады, анысы яшьлектә, ә олыгайган көндә, чирле йөрәгең белән, бер аягың белән гүргә керергә торганда...
Алсуның чәченнән сыйпап, күз яшьләрен сөртте:
– Кайтыр, җаным, кайтыр бер, тик менә син кабул итә алырсыңмы икән, хисләр дә бит бер килеп янып бетә...
* * *
Сөйләшә-сөйләшә көн үтеп китте диярлек, кабат психологка төштеләр, психотерапевт икесенә дә тынычландыра торган дарулар биреп чыгарды. Икесенең дә хыялы – берни уйламыйча тынычлап йокларга иде. Фирая авылына кайтып китте. Үз хәсрәтенә Алсуныкы да кушылды, авыр уйлар басканын үзе дә тоя, иңне селкеп коеп төшереп кенә булмый шул. Капканы ачыйм дип, ачкычын чыгарды, тик капка ачык, кем килгән икән? Тирә-ягына карана-карана өйгә узды, өйдә аш өстәлендә башланган коньяк шешәсе, ике рюмка тора, әнисенең сызланганда уынырга дип ясап куйган дару шешәсе түгелме соң, кемнең акылы җитте икән? Өй эчендә кеше күренмәгәч, бакчага үрелеп карады, анда таза гына бер хатын орлыкка калдырылган зур сары татлы борычны өзеп алган да бакча буйлап атлый, бер читтә Мәҗит тә басып тора, икәү нидер сөйләшәләр. Бу бичәне кайдадыр күргәне бар кебек. Ул чоланга чыкты. Ишеккә челтәр эленгәнгә, алар аны күрмәделәр.
– И җаным, теге килгәндә боларның берсе дә юк иде бит әле, нинди матурлык, нинди оҗмах дөньясын калдырып киткән бит, бәгърем, шул матур дөньяларда яшәргә дә өлгермәдек бит җаным белән, – дигән, мишәр акцентлы сүзләр колагына килеп чалынды.
Фирая тын да алмыйча тыңлап торды, йөрәге тартышып куйгандай булды, Мәҗитнең йөргән хатынына әле утыз биш кенә, бу бит аның белән бер яшьтә күренә. Акрын гына арт бакчага чыкты. Теге хатын урланган борычны артына яшерде, үзе, әллә куркудан, өнсез калды. Мәҗит командировкада иде, әле кайтуы гынадыр, ачкычның кайда ятканын ул белә, Газинур исән чагында да аңа дөньяны калдырып китәләр иде.
– Кунаклар бар икә-ән!
– Әйе, менә подружканы алып килдем, Газинур дусның туган көнен әзрәк билгеләп үтик дигән идем, – дип, аклангандай итте Мәҗит.
– Әйдәгез, өйгә керегез, – дип, булган сый-хөрмәтне өстәлгә чыгарды хуҗабикә. – Подружкаңның исеме ничек инде?
– Зәкия, – диде Мәҗит.
Теге хатын сискәнеп китте:
– Юк, мин – Галя, Галя мин.
Фирая аптырап калды, болар нәрсә, әллә бер-берсен әле генә табышканнармы? Тукта! Зәкия? Телефонда «Зәкинур» дип язылган иде, шылтыраткач, хатын-кызга эләкте. Әйе, менә кем икән синең сөяркәң! Тагын бер сынаулы карап алды. Миннән егерме-егерме биш килога артыграк икән. Ярый, белмәмеш булыйк, ни белән бетәр бу уен, дип уйлап куйды. Яшереп куйган бер баллон спиртын тартып чыгарды.
– Ярый, искә алыгыз, алайса, мин үзем эчмим. – Алларына рюмканы этте.
Үзе көндәшен күзәтте. Кап-карага буялган чәч, йөгерек зәңгәр күзләр, муенда калын алтын чылбыр, бармакның сигезендә дә алтын балдаклар. Бай күренә. Берсе Газинурныкыдыр инде, өйгә акча алып кайтканы булмады бит, машинага тегене алдым, моны алдым, ди иде гел.
Рюмка артыннан рюмка капланды. Никтер Фираяның башына бер уй килде. Кичә мин үлгән булсам, бу бичә бүген хуҗабикә булып кереп утыра иде дә минем балаларым монда аяк та атлап керә алмаслар иде, дип уйлады. Аны комсыз, усал кешегә охшатты.
– Кайда эшлисең инде? – дип сорау бирде ул, сабыр калырга тырышып.
– Заводта. Ирем тугыз ел элек үлде, киявем дә асылынып үлде, кызым, ике оныгым белән яшим, берсе авылда...
Мәҗит тагын икесенә рюмкаларга салып:
– Әйдә, Зәкия, тотып куйыйк, – диюгә теге тагын чәчрәп чыкты:
– Галя мин, Галя, нәрсә бутап утырасың? – дип ачуланды.
Фирая түзмәде:
– Әйе, Газинурның Зәкиясе дә, Олясы да бар иде! – диде. – Үлеме дә шул хатыннар арасында буталып йөрүдән, беткән йөрәк күтәрә алмады бугай. Бер көн – Зәкия, икенче көн – Оля...
Зәкиянең күзләре зураеп китте.
– Нигә, Олясы да бар идемени? – дип сораганын сизми дә калды.
– Нигә, күңеле киң иде аның, тик кайсысы бозым ясагандыр, ярты чиләк пычрак кан косты, анысын инде үзләре белә, үзләренә әйләнеп кайткач, исләренә төшәр.
– Юк-юк, татар кешесе ясамас, моны эшләсә, урыс йә чирмеш кенә эшли ала! – дип акланырга тотынды Зәкия. Ә «син кем» дип сорарга башына килмәде.
– Миңа хәзер Зәкия ни дә Оля ни – барыбер. Мин аның йөрәген сакладым, ә алар аракы эчтеләр дә кесәсен чистарттылар. Менә утыра бер дигән ир, эш тә белә, эчмәсә, акылы да урынында, алыгыз матур пинжәк-чалбар, юындырыгыз, киендерегез, машина алып бирегез, ул да бай, матур күренер, тик үзеңнеке булыр. Аңа да чит хатыннар чират торырлар. Ник кеше рәнҗетеп, кеше гаиләсе бозарга, кеше ятагы пычратырга?! – Фираяның тамагына төер тыгылды, тик күз яшен күрсәтәсе килмәде, торды да чыгып китте.
Боларның исерек йөзләрен карап торганчы, сукыр тавыгымны карыйм дип, тавыклары янына китте. Бу хәлне берәрсе белсә, шаккатыр иде. Берәү булса, эт урынына ярып, һичьюгы, кайнап торган «Тефаль»ны өстенә аударып, акыртып куып чыгарыр иде, ә ул... Жәлләдеме, әллә көндәшенең оятсызлыгыннан гаҗиз булдымы. Кире әйләнеп кергәндә, тегеләр юклар иде инде. Фирая, исәнгерәп, әле булган хәлне тагын күз алдыннан үткәрде. Менә син кемгә киттең, әтисе, дүрт онык әбисенә! Аның да кем хисабына булса да бәхетле буласы килә, юлында син очрагансың, синнән соң да корбаннар булыр. Кем эзли – шул таба. Ул, ярый, ялгыз, ә син? Бергә эчтегез, бер-берегезне жәлләдегез, мактадыгыз, яраттыгыз. Син хатыннан зарландың инде, ниләр дип хурлагансыңдыр, һәрхәлдә, беркем дә сөяркәсенә үз хатынын мактап утырмый, үз гөнаһыңны ни белән дә булса акларга кирәк бит. Йөргән ирләр турында үзең шулай дип сөйли идең бит. Башкаларны сөйләгәндә үзеңне дә сөйләгәнсең түгелме, мин боларны хәзер генә аңлыйм бугай.
Капка ачылган тавышка борылып карады. Хәйран исерек Мәҗит нигезгә килеп утырды.
– Фирая, ачуланма, шулай килеп чыкты, әйдә, такси ал да зиратына алып кайтып килик, – ди.
– Йөз чакрымга такси алып кайтырга мин кем?
Мәҗит үзалдына сөйләндеме, әллә аңамы? Исерекнең үзе ни дә сүзе ни.
– Мин әйтәм, өйләнешәек, инәй ризалыгын бирде, дим, ә ул миңа, синең акчаң да, машинаң да юк, ди. Газинурның һәрчак акчасы бар иде, ди. Миннән таксига түләтеп, бер ярты, закуска алдыртып, бакчасына китте. Бигрәк акча ярата, Газинурны яхшы сауды, беләм.
Фирая аны берсүзсез тыңлады. Юк ул хатын, һичшиксез, аннан яхшырак булырга тиеш иде, чөнки яхшыны начарга алыштырмыйлар, начарны яхшыга алыштыралар. Мин начармын, димәк... Ул, башына сугып исәнгерәткән кеше кебек, кич буена бер ноктага төбәлеп утырды. Мәҗитнең кем беләндер телефоннан лыгырдавын да ишетмәде.
– Фирая, Фирая дим, әйдә бер әйбер тыңлатам, – дип, ул тагын янына килеп утырды. Телефонның тавышын бар көченә ачып куйды: – Кара, Зәкия шылтырата.
Телефон трубкасыннан башта тозлы-тозлы, катлы-катлы әшәке сүзләр очты, аннан ялыну-үтенүләр яңгырады: «Мәҗит, кил, җылыт мине, өшим, катам, алыштыр Газинурны! Ник әйтмәдең, аның Олясы да бар идемени, үләм көнләшүдән, ул бит, сине генә яратам, дия иде. Кил менә, кил син, хәзер үк, мин дә аңа отомщу!»
Фирая күзләрен күкләргә төбәде:
– Сине дә алыштырдылар! Ишетәсеңме?! Ишетәсең, син бит әле моннан китмәгән, минем сорауга җавап бирмәдең, мин әле сине җибәрмим, мин күпме елыйм, син дә шулай елап, өй тирәли йөр. Мин ризалык биреп дога юллагач китәрсең, әлегә Зәкиянең Мәҗит дустың белән хыянәт иткәнен карап тор. Хыянәттә сынала мәхәббәт. Сөяркәләр бер ярты белән искә ала, ә хатын, олылап, туганнар җыеп, тар каберләре киң-якты булсын, урыны оҗмахта булсын дип, теләк теләп дога юллый. Белмим, кирәктерме сиңа минем догалар, аннан берәүнең дә кайтып, анда ни барын сөйләгәне юк. Никтер мин сине янымда тоям, җил искән кебек янымнан үтеп китәсең кебек.
Кинәт:
– Әни, әни, син кая? – дигәнгә сискәнеп китте.
– Килдеңме, улым, Мәҗит абыеңны алып кайтып кит әле, миңа монда исерекләр кирәкми, өенә кайтарып куй, иртәгә шылтыратып әйтерсең, исерек килеш монда килеп йөрмәсен.
Аларны озатып, капканы терәп калды, тик өйгә керәсе килмәде, тагын бакчага чыгып, күккә карап утыра бирде. Соңгы тапкыр Газинур белән шушында сөйләшеп утырганда, хәлләр болайга әйләнер дип, башына да китермәгән иде. Менә ничек килеп чыкты, дөнья бер алдын, биш артын күрсәтә, диләр, хак икән. Нинди озын көн булды бу! Ниләр генә ишетмәде дә ниләр генә күрмәде.
Төн, көзге бакчада радиодан җыр агыла, Әлфинә Әзһәмова йөрәкне өздереп җырлый:
Син калдырган яра
Йөрәгемдә әрнеп яна...
Ишетәсеңме Газинур, ишетәсеңме, нинди яра калдырдың? Аның ярасын канап торса да бәйләп булмый, син шуны аңламадың! Минем җаным галәмнәрне айкап сине эзли, галәм киң, ничек табыйм сине? Бәлки, янымда гына утырасыңдыр, тик мин сине күрмим, ишетмим... Ник бу газапларга салдың? Бергә яшәгән матур көннәрне искә төшерергә тырышам, тик синең хыянәттән башка күңелгә берни керми, бик тә, ишетәсеңме, бик тә йөрәкне телгәли. Кеше бу фани дөньядан киткәч, бәлки, аңа инде берни дә кирәкмидер, ә менә калганнарга кирәк икән. Һәм тик матур истәлекләр кирәк. Яхшылык, изгелек калсын артыңнан. Балаларга, оныкларга яратып-сагынып, матур итеп сөйләр өчен якты истәлекләр кирәк...
* * *
Фирая икенче көнне шәһәргә чыккач бер чиреннән котылуын аңлады: ул инде беркемне дә эзләми иде, шул да җиңеллек бирде бугай. Бүген шәһәрдәге фатирына, балалар янына кереп чыгарга булды, берәр яхшы китап алып китәргә кирәк, бәлки, Алсу шуны укып онытылып торыр.
Соңгы вакытта гел үзалдына уйланып йөреп, тирә-ягына да күтәрелеп карамый, кеше кайгысы юк. Үзе күрмәсә дә, аны күрәләр шул:
– И-и, бигрәк бетеренгәнсең, Фираякаем, ябыккансың, диимме? – дип, күрше йорттагы таныш хатын туктатты. – Бетеренмә алай, әйтсәм әйтим, әллә кем түгел иде ирең. Минем мужик әйтә, монда каравылда торганда янына бер таза гына хатын килеп кунып йөри иде, Фираяны шуңа алыштыра бит, юньле хатынның шул бөтен комплекс исерекләре кереп аунаган җирдә килеп кунып ятары бармы, ди.
Фираяның йөрәге сикереп чыгардай булып тибәргә тотынды, йөзенә шаулап кан йөгерде, тагын азрак тыңлап торса, шунда егылып җан бирәчәк. Йә Ходаем, үзең ярдәмеңнән ташлама! Аңарда нибары бер теләк: фатирына кайтып егылырга. Әйе, керде дә егылды, чигәсен чүкеч белән төяләрмени, кирәк бит, бөтен комплекс белгән, бер мин генә сукыр булганмын, ник үзе исән чакта әйтмәгәннәр соң? Моның чиге кайда, ычкына бит башкайларым! Чынлап та, исенә төште ул хатынны кайда күргәне. Иртән эшкә китешли иренең хәлен белеп, хәерле иртә теләргә дип, аның эш урынына килгәндә шушы Зәкия капкада очрады, Газинур тышта басып тора иде, үзеннән хәйран аракы исе килә, күзләре шешенеп беткән иде. Менә бит ничек, барысы да борын төбендә булган. Ә мин, җүләр, кар яуса, төннәрен аңа кар көрәшергә чыга идем, аңа җиңел булсынга. Фирая ачы елмаю белән елмайды. Хәленнән килсә, яткан җиреннән үләр дә, җаны очып, күкләрдән ирен табып, бер дер селкетеп сорар иде: «Ни өчен? Ни җитмәде? Ник ташлап чыгып китмәдең, ник мондый хурлыкка калдырдың?» Ходай сине ни өчендер жәлләгән, этлекләреңнең очына чыгарга күп калмаган булган. Тоткан булсам, мин сине шул сөяркәләреңә биреп җибәрә идем. Син кадерсез булып кеше йортында үлүдән курыктың. Әтиең алты ел урында ятты, аны мин бианай белән карадым, син бит хәтерлисең... Үлгәннәр турында начар сөйләргә ярамый, диләр, ә мин сөйлим, үземә-үзем сөйлим. Синең белән сөйләшмәгән бер генә көнем дә, сәгатем дә юк. Утыз бишен – синең белән, утыз алтынчысын – синең белән, ләкин синсез. Күптән түгел кыз сорады, әтине ярата идеңме, сагынасыңмы, дип. Бу яшьтә ярату турында сөйләшмиләр, чөнки ике җан бер булып тибә, һәр сулышны тыңлыйсың, тоясың, бер-береңне югалтудан куркасың. Яшь чакта югалтканнар тормышларында нидер үзгәртә алалар, ә бу яшьтә син соңгы көнеңә чаклы ялгызлыкка дучар. Ни карт, ни яшь түгелсең...
5
Фираяның күңел төшенкелеге, гел күз яше түгүе балаларын да, әнисе белән туганнарын да борчуга сала торды. Бер тетрәнүдән арынып бетмәде, икенчесе килеп ябырылды. Әле бер танышы килеп сөйләде, әле икенчесе. Бар кеше белгән, тик ул гына сукыр булган. Тик бу халәттән ничек тә чыгарга кирәк. Кызы да, елый-елый: «Әни, елама, тукта, әтине кайтарып булмый бит, мин дә бик сагынам, ярты ел үтеп китте, каберенә барып килик, кичер әтине, җибәр», – дип елады. Әйе, туктарга, тик ничек? Улы да көн дә килеп хәлен белә, ул да борчыла. Элек, бик ачуы килсә, Фирая эшкә тотына иде, хәзер дә эшкә чыгарга кирәк. Тик көч җитәрме соң, гел кан басымы, шикәре уйный.
Алсу белән телефоннарны алыштылар, аралар өзелмәде, ял йорты да икесенә дә әлләни ярдәм итмәде. Үз-үзеңнән качып котылып буламыни, һәрнәрсәгә вакыт кирәк. Алсу шылтыратканда, ул шәһәргә эш эзләп килгән иде. Алар бер тукталышта очрашып кафега кереп утырдылар. Ахирәтенең кәефе шәптән түгел иде, куллары һаман калтырый:
– Фирая апа, мин яши алмыйм ул авылда, эшли дә алмыйм, эшемнән киттем. Бөтен кеше кызганып карый, ә мин хурланам. Урамнан барганда, янымнан саз чәчрәтеп, яңа машинага утырып чыгып киттеләр. Өйдә ялгызмын, муенга бау салырдай булам. Кеше ничек шулай үзгәрә ала, мин шуны аңламыйм!
Көчсез кеше янында кем дә булса көчле булырга тиеш, Фираяда да шундый сыйфат бар, ул кинәт кабынып китә, әйтерсең, аңа барыбер, бар да ал да гөл.
– Әйдә, дустым, бар кайгыларга төкереп эшкә чыгабыз, безне сөймәгәннәр үзләренә үкенсеннәр. Без синең белән эш табабыз. Мин бит – штукатур-маляр, берәр шабашка алабыз, эт булып арыганчы эшлибез дә арып ятып йоклыйбыз. Төкерик башларына.
– Мин бит төзелеш эшен белмим, миннән ни файда?
– Син бит – укыган кеше, тиз өйрәнерсең, кайгырма, өйрәтәм мин сине, син миңа измә ташып торырсың, мин стеналарны тигезләрмен. Менә хәзер бер таныш начальникка гына шылтыратам да, җан биргәнгә җүн бирер, Ходай ярдәменнән ташламас.
Алсуның йөзендә ниндидер кызыксыну уяндымы, әллә Фираяның күңел җилкенүе тәэсир иттеме, һәрхәлдә, күзләрендә җанлану барлыкка килде. Ходайның рәхмәте, ике катлы бер йортны штукатурлап, акшарлап чыгарга кирәк булды.
– Кыскасы, без синең белән иртәгә эшкә чыгабыз!
– Фирая апа, мин куркам, миннән көләрләр, мин күз алдыма да китерә алмыйм ул эшне.
– Булды, дустым, хурландык, гарьләндек, еладык. Булды, әнә кулларың калтырап тора, әнә шунда измә сылый-сылый калтыравы да бетәр, укытучы икәнеңне дә бик тиз онытырсың. Ничего, югалмабыз. Син әлегә миндә яшәп торырсың, икәү бергә эшкә йөрербез.
Иртәгәсен ашыкмый гына эш киемнәре җыйдылар. Ашарга әзерләделәр. Ике җан бер-берсен авыр хәсрәттән тартып чыгарырга, яңа тормыш башларга, ничек тә егылмаска, алга барырга тырышты. Икенче көнне иртән теге зур йортны әйләнеп карап йөреп чыктылар, эш күп иде.
– Күрдеңме, дустым, күпме эш, шушы батрак эше безне коткарачак.
– Нишләп батрак эше дисең, Фирая апа?
– Хөкүмәткә түгел бит, байларга ялланып эшлисең, шулай булгач, батрак эше була инде.
Ярый әле, измә ташырга ике ярдәмче егет бар, әзер измәне машина китерде. Фирая, аның күләмен күреп, бүген кулсыз каласын чамалады. Ә шулай да шабашка тиз табылуга сөенеп куйды. Алсуны стена буена мастерок тоттырып китереп бастырды:
– Менә шулай итеп башта чылат, аннан измәне ат та ат, күрәсеңме, уйнап кына торган кебек. Җиргә төшсә, ал да тагын ат. Бернәрсәсе дә юк аның, балалар укыту түгел инде. Күрәсеңме нинди зур буш бүлмә, яңгыратып җырлый-җырлый эшлибез аны, дөресен әйткәндә, сагындым мин эшемне. Бу эшнең авырлыгына, кул-аяк сызлауга түзә алмыйча күпләр ташлап китте. Ә без, карт гвардия, түзәбез әле. Янып-пешеп эшлисең дә тәмләп ашыйсың.
Төшке ашка утырганда Алсу тәмам арыган-алҗыган, хәтта мастерок тоткан учы кабарып чыккан иде.
– Авыртамы? Кичкә чаклы суелып чыга инде.
– Монысына түзәрмен, җан гына сызламасын...
Фирая авыр сулады:
– Әйе, мондый яраны бәйләп була, йөрәк ярасын гына бәйләп булмый...
Беренче көнне икесенә дә бик авыр булды, килгән измә бер кеше өчен күбрәк булып чыкты, бетермичә ташлап китеп тә булмый. Авылга төнлә генә эт булып арып кайтып керделәр. Утырып ашарлык та хәлләре калмаган иде. Аннан-моннан юындылар да караватка тәгәрәделәр.
– Ничек чыдарга була бу эшкә? – диде Алсу, йокы аралаш.
– Чыдарбыз, чыдарбыз, дустым, баш кына ычкына күрмәсен. – Фираяның бөтен курыкканы – инсульт була күрмәсен, микросы булган иде инде.
Башларына хәсрәт төшкәннән бирле беренче тапкыр икесенең дә онытылып, изелеп йоклаулары иде. Эш коткара кешене, дип, белми әйтмиләр.
* * *
Бер атна икәүләшеп, җигелеп эшләделәр, Алсу да калышмаска, эшкә өйрәнергә тырышты, хәзер инде ул чаклы арытмый башлады, беренче мәлне курку, эш белмәү йончыта кешене. Җаена төшенә башлагач, үзенә дә кызык.
– Яхшы укучы булырга охшагансың, дускаем, озакламый мине дә узып китәсең. Кара эш белү начар түгел ул, югары уку йорты бетереп тә эш таба алмыйча күпме кеше йөри. Мондый эшләрне белсәң, ач калмыйсың. Шулай булгач, өйрән, мәңге шунда эшлә, димим, тормышта, үзең күрәсең, төрле хәлләр килеп чыга.
– Фирая апа, мин кичә-бүген иремне бер-ике генә исемә төшердем, юкса, мин бит аны секунд саен уйлыйм, ул уйсыз яши дә алмыйм бугай, ә хәзер шул стенаны ничек синең кебек шомартырга дип баш ватам.
– Кая, кулларыңны күрсәт әле, – Фирая аның кулларына үрелде, – суз кулларыңны алга, күрәсеңме, алар калтырамыйлар, бу инде бер чирдән котылу дигән сүз, җанкисәгем.
Алсу үзенең кулларына озак кына карап торды да яшьле күзләрен күтәрде, әнә тамам, менә тамам дип торган яшь тамчылары бите буйлап тәгәрәп китте, ирененә елмаю кунды.
– Чынлап та, минем башым да тыныч, эчтән калтырамый.
– Бар да яхшы булыр, нервыларың да урынына утырыр, син әле яшь, кем белгән алда безне ни көткәнне.
Алар тагын җиң сызганып эшкә тотындылар. Фирая, яшь чактагы кебек, яңгыратып җырлап җибәрде:
Мендәремнең берсенә
Ялгыз башымны салдым,
Икенчесе сине көтеп,
Сагышланып ятып калды.
Мендәрләрем парлы ла ул,
Минем генә парым юк.
Диңгезнең дә ярлары бар,
Минем генә ярым юк...
Җыр бетте, бүлмәдә тынлык урнашты. Алсу тын да алмыйча тыңлап торды да акрын гына аның янына килде. Фирая елый иде, акрын гына үкси-үкси елый иде.
– Фирая апа, җаным, син елыйсың, мин сорамыйм, син сөйләмисең, сиңа да авыр бит, синең дә йөрәгең яралы лабаса. Монда мин, җитмәсә, сиңа елап тагылдым.
Ул күз яше аша елмайды:
– Без берчак Газинур белән Бәширәнең концертына бардык, миңа бу җыр бик ошады да, өйдә җырлап йөри башладым, шулчак ул миңа: «Җырлама, бу синең җыр түгел, син бит ялгыз түгел», – диде. – Күз яшьләрен сөртеп, авыр сулап куйды: – Менә хәзер бу инде минем җыр.
– Минем дә, алайса, – дип куйды Алсу.
– Бигрәк матур җырлыйсыз, концерт залына да барып торасы юк, – дигәнгә икесе дә сискәнеп киттеләр, ялт итеп ишеккә борылдылар.
Ишек катына сөялеп дәү генә гәүдәле, чигә чәчләре агара башлаган, бик пөхтә кара костюмнан бер ир кеше басып тора иде. Фирая аңлады: бу шушы йортның хуҗасы булырга тиеш. Тиз генә яшьләрен сөртеп алды да арты белән борылып басты. Алсу шыпырт кына пышылдады:
– Бу кем?
Ә ул ашыкмый гына алар янына килеп:
– Кайтырга җыенмыйсызмы әле, арыгансыздыр, сезне алырга килдем, – диде.
Аларны сөйләшенгән буенча машина килеп ала, китереп куя иде. Тик бу аларны йөрткән водитель түгел. Фирая сәгатенә күз салды, инде алты тула икән, бүген вакыт үткәне дә сизелми калган.
– Хәзер җыенабыз. Алсу, әйдә тасларны юып килик тә өсне алыштырыйк, – дип, күтәрелеп карамый гына икенче бүлмәгә үтте.
Киенеп чыгып, олы кара машинаның арткы ишегеннән кереп утырдылар. Машинаның эчендә аңкыган затлы ислемай исеннән дә хуҗаның гади генә кеше түгеллеген чамалап була иде. Кем йорты булу белән алар кызыксынмаганнар да иде. Кемдер инде, «КамАЗ»да эшли торган берәр түрәдер, дигән уйда калдылар икесе дә.
– Төзелештә эшләгән кызлар телгә бик кыю була торганнар иде, сез никтер бер дә аларга охшамагансыз. Мин – Илшат, ә сезнең исемнәрегез ничек? – диде иркәй, алгы көзгедән карап.
– Мин Фирая апа булам, бу – Алсу.
Ахирәте, авыл кешесе дә, укытучы да буларак, аерылып торадыр. Илшат, үзе Фирая белән сөйләшсә дә, күзе Алсуда иде.
– Ә җырны кайсыгыз җырлады? Сүзләре йөрәккә үтә торган.
– Аның сүзләре бар кешенең дә йөрәгенә үтми, кем ялгызлык кичергән, шуныкына гына үтә. Безне Лачын авылына илтеп куегыз, – диде Фирая.
– Водительнең хатыны бәби алып кайта, берәр атна сезне үземә йөртергә туры килер. Иртән ничәгә килим, кызлар?
– Җидегә, – диделәр дә өй турында төшеп калдылар.
* * *
Урамда көз, салкыннар килә, шау чәчәккә күмелеп утырган бакча да моңая, чәчәкләр дә, гомер үтте, диешеп, таҗларын коеп, соңгы көннәрен яшиләр. Чәчәкләр коелган, тик яфраклар һаман да яшел, матур чәчәкле чакларын оныта алмыйча утыралар кебек. Беренче кырау, салкыннар аларны аяктан егар, алар бу дөньядан китәрләр. Тик алар орлык калдырып китәләр бит. Фирая, эш белән булып, шул орлыкларны да җыярга оныткан.
– Күр, Алсу, кешедә чәчәк гомере, без дә бит үсәбез, чәчәк атабыз, кем беләндер кушылабыз, балалар калдырабыз, әнә алар да орлыкларын коеп утыралар, ә без беләсеңме ни өчен орлыкларны җыябыз, чөнки кабат язлар киләсенә ышанабыз, әйе, ышанабыз, чөнки шунсыз яшәп булмый. Дөньяны бизисебез бар, шуннан юаныч табабыз. Ә алар, күрәсең, язлар килгәч, бу дөньяга үзләренең кирәклекләрен болай да беләләр.
– Ничек син шулай бу тормышны гади генә итеп аңлата аласың, Фирая апа, мин сиңа аптырыйм...
– Нәрсәсенә аптырыйсың аның, бар да күз алдында, бар да гади. Менә нәрсә ул бәхет? Бөтен кеше шул сорауга җавап эзли. Ә бәхет бит шул вак-төяк гади генә нәрсәләрдән тора. Әйтик, син бүген исән-сау, эшләп кайттың, димәк, хәлең бар, ашарга ризыгың бар, син шул Ходай куйган сынауны җиңеп киләсең, димәк, көчең бар. Һәр туган көн нинди дә булса үзгәреш алып килә. Ходай кеше алдына төрле сынаулар куя, күр, сиңа нинди сынау бирде, сиңа да, иреңә дә. Ә хәзер ул көтә: бу сынауда кем җиңеп чыгар? Без синең белән, кайгы килде дип, эчкечелеккә дә сабышмадык, кемгәдер авырлык та салмадык, авыр чакта безнең янда балаларыбыз булды. Ходайга рәхмәт, шундый яхшы балалар бүләк иткәне өчен. Дустым, син бит укытучы. Бу бәхет һәр анага да эләкми бит. Күпме аналар елый үзләре табып үстергән йөрәк парәсе кайгысыннан. Чүплектә казынган кебек казынып, бөтен начарлык арасыннан яхшы истәлекләрне чүпләп табарга, шуның белән яшәргә, алга барырга кирәк. Әле кем белә, бәлки, ирең дә акылына килеп, кире кайтыр, яңадан тормыш башларсыз. Сезгә әле аңлашырга соң түгел, мин инде берни дә эшли алмыйм, аңлашыр, сорар кешем юк.
– Фирая апа, син чынлап та кайтыр дисеңме?
– Монда бер куркыныч бар, ул кайтыр, тик син аны кабул итә алырсыңмы?
– Итәм, Фирая апа, итәм, мин аны шундый сагынам бит! Нәрсәсе бар, ул бит, кайтса, үз гаиләсенә кайта. Кем ялгышмый, шулаймы? Киләсе ялда кайтып киләм, син җибәрсәң.
– Ярый, аванс сорыйк та кайтып килерсең. Яңа елга чаклы эшне бетерергә кирәк, акчасын алып, матур итеп искесен озатырга, яңасын каршы алырга.
– Фирая апа, ә син бәхетле идеңме соң ирең белән?
– Мин бу сорауны үземә дә еш кына бирәм, мин ул үлгәнче үземне бәхетле дип уйлап яшәдем. – Фираяның йөзендә тагын ачы елмаю барлыкка килде, ул бик озак эндәшми утырды. – Мин дөрес яшәмәдем бугай, гел йөк атыдай эштә үтте гомерем, ял да иткән булмады. Минем хатам әнә шул иркә хатын була белмәүдә. Ул бик еш чирләде, мин аны кызганып, гел авыр эштә эшләдем. Үзең күрәсең, эшнең нинди авыр икәнен. Шул эштән соң тагын шабашкага китәсең, кулыңны да, аягыңны да күтәрә алмый, өстерәлеп кайтасың да егыласың. Ә ирләргә матур, дәртле, янып торган хатын кирәк. Мин шул шабашкаларда йөреп, гомер буена алты машина алыштырдык, быел көзгә үзебезнең юбилейга өр-яңа яхшы машина алырбыз, дигән идем. Аңа – яңа кара костюм, зәңгәр күлмәк, үкчәле туфли.Үкчәсе шакылдап торсынга, дага кага иде. Мин аңа, машина алырбыз, дидем, тик костюм турында гына берни дә әйтмәдем, сюрприз әзерләрмен дигән идем. Бәлки, шул костюмны вәгъдә иткән булсам, китмәс иде, ул бик тә киенергә ярата иде.
– Фирая апа, син аны гел китте дип сөйлисең, ул кая китте соң?
– Башка кешегә, кеше гаиләсенә, һәм мин дә аны, бервакыт акылына килер дә кайтыр дип, үз-үземне алдап көтәм, тик аннан кайтмыйлар. Авыр, бик авыр хыянәтне кичерү. Мин үз гомеремдә күп күрдем гаиләләрен ташлап чыгып киткәннәрне, хатыннары психбольницага эләгеп, документларына мәңгелек тамга алганнарны. Ирләр китә, балаларын да онытырлык итеп, чит хатыннар үзләренә каратып алалар. Шулай бер яшь парга шабашкага бардым, искитмәлеләр, ике балалары бар. Яшь булсалар да, икесе дә бик уңганнар, иртә таңнан торалар да эшкә ябышалар. Ире урыс, хатыны татар. Бик итагатьле һәм бик чибәрләр иде икесе дә. Бервакыт, көтмәгәндә, ире ташлап чыгып киткән.Үзеннән биш яшькә олы хатынга, унике яшьлек малае да булган. Гөлсем, мескен, елап, теге хатынга барган: «Балаларым кечкенә, бозма гаиләбезне, кайтар кире иремне!» – дип, ә теге: «Өстеннән йөрмәскә идең, син хыянәт иткәнгә китте ул синнән!» – дип чыгарган. Гөлсем авызын ачкан да каткан шунда. Хыянәт – пычрак нәрсә, башкача моңа аңлатма юк. Әйе, озак дәваланды. Тәки ялгыз үстерде шул балаларны. Ире, яшь булса да, зур гына түрә иде. Аннан теге хатын белән икәүләп бизнес ачып баеп киттеләр, ә балаларына, охранада эшлим дип белешмә алып, тиенләп алимент түләде. Гөлсем шул беренче мәхәббәтен гомер буе көтеп яшәде. Җүләрлек, диярләр кайберәүләр, тик беренче ир дә, беренче хатын да Ходайдан, ди, бит, бер Ходай белә нинди җепләр белән бәйләгәнен. Иренең теге гаиләдә кызы да туган. Шулай да, артык баеп киткәч, тормышлары кирегә чигә башлаган, байлык бүлешү, талаш-кырыш купкан. Ир, чыгып китеп, бакчасында яши башлаган. Шулай да егерме елдан соң килгән ул сөйләшергә. Ул чакта Гөлсем өйдә булмаган. Балаларына, озакламый киләм, дип киткән. Тик барып чыкмаган, әллә хатыны, әллә хатынының малае атып үтергән. Балаларының күз яше төшкәндер. Мин бит хәтерлим, алар әтиләрен бик яраталар иде, алар аны бик озак еллар сагынып елаганнар, көткәннәр. Әгәр дә сөйләшеп аңлашкан булсалар, Гөлсем аны кабул итәр иде. Иң аянычы – аңлаша алмау. Гөлсемнең яңа чәчәк аткан чагы иде бит, жәлләмәде, аяк астына салды да таптап китте. Менә шулай була хыянәтнең нәтиҗәсе. Арага өченче кермәсен, керсә, бетте инде. Бер кеше гомере җитмәде хаталарын төзәтергә.
* * *
Аларны эшкә атна буена Илшат үзе йөртте. Ул бик чибәр дә, тыйнак та кешегә охшаган. Атна ахырына аванс сорап алдылар. Алсу авылына кайтып китте. Өстенә җылы киемнәр дә кирәк. Фирая ахирәтен озатты да тәрәзә төбенә килеп уйга калды. Аны чит авылда ялгыз кыш чыгу куркыта иде. Былтыр икәү иделәр... Газинур шылтырата да: «Анасы, ач капканы, мин кайтам», – дия иде. Ул киенеп чыга, капка алларын көри, этне ычкындыра, елмаеп, шатланып каршы ала. Ә ире кайтып туктый да машинадан ашыкмый гына чыгып, кысып кочып үбеп ала, аннан этне кочаклый, аны уйната, кайчак өчәү куышып уйныйлар, бер-берсен карда аунатып бетерәләр, аннан бер-берсен тартып торгызып өсләрен кагалар да өйгә кереп кичке чәйгә утыралар. Капма-каршы утырып, көндәлек хәбәрләрне сөйләшеп кичке ашны ашау алар өчен бик бәхетле мизгелләр иде. Менә хәзер дә кар бөртекләре күренә, озакламый кыш та килер. Ул бит авыл читендә яши, күршеләр дә ерак. Тик аны монда нидер бәйли, аның моннан беркая да китәсе килми. Эшкә йөрергә кирәк, эш кенә коткарыр аны бу авыр уйлардан да, ялгызлыктан да. Иренеп кенә яуган кар бөртекләренә карап, тәрәзә төбендә бик озак утырды. Алар кара җиргә төшә дә эреп юк була. Төшәрләр иде микән, сазга әйләнеп аяк астында тапталасыларын белсәләр...
Шау-гөр килеп, балалар кайтып туктады. Дөнья яктырып киткәндәй булды. Фирая, бөтен авыр уйларын читкә куеп, сөенеп елмайды, самавыр куйды, балалар мунча ягып җибәрделәр. Кич буена өй эче гөрләп торды. Гаилә җыелды, тик шулай да өстәл башындагы түр урын буш иде шул. Моңа әле озак күнегергә туры килер. Улы да кинәт олыгайды, әтисе урынына гаилә башлыгы булып калды бит. Сеңлесе туганда, аңа әле дүрт яшь ярым гына иде. Әтисе аңа: «Улым, син хәзер бәләкәй әтисе буласың, сеңлеңне матур итеп кара, беркемгә дә рәнҗетергә бирмә», – дип аңлатты. Балалар, чыннан да, бик дус үстеләр. Әмир Алияне күз карасыдай саклап кына үстерде. Ни дә булса бүлешеп сугышканнары булмады. Үсә килә аларның уртак серләре барлыкка килде, проблемаларын да бергә хәл иттеләр, олыларга белдермәскә тырыштылар.
Уллары үсеп, армия сафларыннан кайткач, Газинур аңа: «Улым, хатын алсаң, әниең кебекне эзлә, ышанычлы, уңган, киң күңелле булсын», – дия иде. «Үстегез, ләкин әниегезне киткәндә-кайтканда көненә бер кочаклап үбәргә онытмагыз», – дип үстерде. Моның өчен Фирая аңа бик рәхмәтле. Балалар һәр иртә: «Әни, хәлең ничек, йоклый алдыңмы, берәр нәрсә кирәкмиме?» – дип шылтыраталар. Улы, җай чыккан саен килеп, аның белән бергә чәй булса да эчеп китә. Әни кешегә тагын ни кирәк! Ә кызым, яшел күзле, бакыр башлы алтын бөртегем. Бигрәкләр дә әтиеңә охшагансың инде, дип, кызына сокланып утырды. Алар бик еш кына кочаклашып елап та алалар, әтисен бик тә сагына шул. «Әни, әтине сагынасыңмы?» – дип сорый. «Сагынам, балам, сагынам», – ди. Әйтеп кара, кирәге юк, кичерә алмыйм дип, беренче мәлне әйтә иде, йөрәге януга чыдый алмыйча. Аларга да авыр әтиләренең хыянәте, тик барыбер әти әти шул. Алар әтиләрен беркайчан да беркемгә дә бирмәсләр иде.
Аңа җәй азагында бер нәселле эт баласы китерделәр, кыйммәт булса да алды, өйдә иптәш булыр дип. Шул көчек, тик торганда, Газинур утыра торган почмакка карап, өрергә тотына, Фирая тыныч кына: «Кайттыңмы?» – ди. Кайбердә елый-елый ире белән сөйләшә, тик җавабы гына юк. Кызы Алия беренче мәлне куркып калды, аннан җаен тапты, догалар укый башлады, эт акрынлап тынычланды. Догалы кассета да алып куйдылар, эт тынычсызлана башласа, шуны кабызалар.
Ял да үтте, балалар да шәһәргә кайтып киттеләр. Бүген кич Алсу килергә тиеш, тик никтер һаман күренми. Иртән дә килмәде. Фирая үзе генә китте эшкә, водитель килеп алды, Илшат инде бүтән йөртмәс. Үзалдына җырлый-җырлый эшләде дә эшләде. Ялгыз күңелсез-күңелсезен, ярый, кич килер, бәлки, ире белән аңлашып кавышканнардыр. Ай-һай, иренең башкалар белән йоклаганын кичерү җиңел булмагандыр. Әнә бит, ул үзе күпме вакыт тегеләр йоклаган караватка ята да алмады, матрасын да чыгарып атты. Шул караватка караган саен барысы да исенә төшеп, утта янган кебек янды, күпме әрнеп елады, иренә нинди генә үпкә-рәнҗеш сүзләре әйтмәде. Үзе кичермәгән моны аңламас.
Кичен аны алырга никтер тагын Илшат үзе килде. Фираяның аптырап торуын күреп:
– Менә килдем әле сезне алырга, сезсез күңелсез, – дип елмайды.
– Көз тәэсиредер, көз бар кешегә дә күңелсез бит, хәер, мин үзем бик яратам көзләрне, ул минем яшемә дә, күңел халәтемә дә туры килә, көз ул минем кебек олы кешене хәтерләтә.
– Миңа калса, сезгә үзегезне олы кеше дияргә ерак әле. Тик нинди бәйләнеш көз белән олы кеше арасында?
– Салмак, авыр, көйсез һәм елак. Күрәсезме, тышта нинди вак яңгыр? Әллә елый, әллә җырлый, әллә парын җуйды микән? Каян искә төште бу җыр! Мин әзер, кайтабызмы?
– Ә иптәшегез кайда, күренми?
– Авылыннан килеп җитмәде, нишләптер. Бәлки, бөтенләй дә килмәс, ире белән аңлашсалар. Тик ирләрне аңлау кыен шул, вакыт-вакыт шаккатыралар.
– Хатыннар да шулай ук. Алсуны әйтәм, бик чибәр, андыйларны кем ничек чыгарып җибәрә икән авылдан, монда ничек йөреп эшли соң ул?
– Башыңа төшсә, булырсың башмакчы, укытучы ул, миңа ияреп йөри, ничарадан бичара, ну эшкә тиз өйрәнә, укыган кеше укыган кеше инде, тиз эләктереп ала. Укытучыдан төзүче ясап була, тик төзүчедән укытучы ясап булмыйдыр.
– Ник булмасын, була, бу дөньяда бар нәрсәгә дә өйрәнеп була, теләк кенә кирәк.
– Безнең каткан телләр белән нинди укытучы чыксын ди!
Алар шулай сөйләшә-сөйләшә кайтып туктаганда, капка төбендә үз-үзен кочаклап бөкләнеп төшкән Алсу утыра иде. Янында сумка, янчыклар. Фирая телсез булып карап торды да аның янына ашыкты.
– Ник болай яңгыр астында утырасың? Алсу, дим, күтәр башыңны, – дип, янында өзгәләнде.
Алар янына Илшат та килеп басты. Хатын авырлык белән гәүдәсен турайтты, йөзенә карарлык түгел – әллә нинди әйтеп бетергесез газап, матур яшел күзләре, елап-арып, төсен югалткан.
– Аңлашылды... – диде Фирая. – Әйдә, җаным, өйгә керик, өстең лыч су бит.
Капканы, ишекләрне ачты да, ахирәтен көчкә урыныннан тартып торгызды, әллә салкында озак утырып аяклары каткан, әллә нервылары какшаган. Исерек кеше кебек өстерәлеп диярлек керде. Харап эшләр, харап, дип уйлап куйды Фирая. Алар артыннан сумка-янчыкларны күтәреп, Илшат та иярде. Алар икәүләшеп Алсуның юеш өс киемнәрен көчкә салдырдылар. Ә ул ник бер сүз эндәшсен. Фирая гына чамалый иде ни булганын.
Илшат кына берни аңламый тора бирде.
– Эчмидер бит, ни булган аңа? – Чырае бик кырыс иде, ул хәтта олыгаеп киткәндәй тоелды.
– Хәзер газны кабызам, өйне җылытырга кирәк, кайнар чәй эчерергә, салкын тидерә күрмәсен, – дип, хуҗабикә аш бүлмәсендә кайнашты.
Бер ноктага текәлеп телсез кеше кебек катып калган Алсуның куллары да каз тәпие кебек кып-кызыл. Илшат акрын гына аның янына утырды да аның кулларын, җылытырга теләп, үз учларына алды. Ни дә булса аңларга тырышып, иелеп аның йөзенә текәлеп карады.
– Әйдә тегендә, йокы бүлмәсенә алып керик әле, өстен алыштырырга кирәк. Сез әнә кайнар чәй әзерли торыгыз.
Илшат аш бүлмәсендә кайнашты да чыгып китте, машинадан бер шешә коньяк тотып керде. Кайнар чәй ясап, шуңа берничә тамчы тамызып, Алсу янына килеп утырды.
– Эч, туктамый эч, эчеңә җылы үткәнче! – Аның кайгыртучан йомшак күкрәк тавышы тып-тын йокы бүлмәсендә сихри бер көч белән күңелне айкап үтте.
Фирая мондый авыр вакытта яннарында шундый ярдәмче булуга эчтән генә сөенеп тә куйды. Чөнки әле ул үзе дә кеше кайгысы күтәрешерлек түгел. Ул бу хәсрәтләрдән арыганын да тоя. Тик бер читкә алып куеп та булмый. Чәй өстәле әзерләгән арада күз салды: Илшат Алсуны сабый баланы үгетләгәндәй үгетләп, чәен эчертеп бетерде дә караватка яткырып, өстенә юрганын япты, тик яныннан китәргә ашыкмады, бераз карап торды. Фирая моны читтән генә күзәтте, тик күрмәмеш булды.
– Әйдәгез, чәй эчеп китегез, рәхмәт ярдәмегезгә. Сез гафу итегез инде, җайсызрак килеп чыкты.
Илшат акрын гына өстәл янына килеп утырды, алдына куйган чәйне ашыкмый гына болгата-болгата, сорап куйды:
– Ул сезнең туганыгызмы әллә?
– Бәхетсезлек кешеләрне очраштыра да, туганлаштыра да, – диде Фирая. – Шифаханәдә таныштык.
– Авылда да эш юкмыни? Миңа калса, яхшы укытучы һәркайда да кирәк.
– Кешеләргә бер авылда түгел, бер шәһәрдә дә тыгыз, башыңны әллә кайларга алып качардай буласың.
Илшат чәен эчте дә, кәсәсен этеп:
– Рәхмәт, мин китим инде, сез, булмаса, иртәгә ял итегез, аның ялгызын гына калдырмагыз, азрак рәтләнгәч чыгарсыз, менә минем визитка, шылтыратырсыз, – дип, өстәлгә визиткасын салды да торып киенә башлады. – Ярдәм кирәк булса, кыенсынып-читенсенеп тормагыз, сау булыгыз.
Фирая Илшатны озатты да, Алсуны кереп карады, ул тирләп йоклый иде. Кулына Илшат калдырган визитканы алды, Илшат Гомәрович Сагынбаев. Директор. Әйе, безгә ярдәмгә шундый берәр директор булса, зыян итмәс. Ичмасам, эшле булырлар иде. Яхшы кешегә охшаган, тыйнак, аз сөйләшә. Фирая күп сөйләшкән ирләрне яратмый иде, аз сөйләсен, күп эшләсен.
Уйлап карасаң, бу дөнья ничаклы үзгәрде! Дөресен әйткәндә, асты өскә килде. Бу замана галәмәте түгелмени, халык әллә кайларга эш эзләп чаба, шул сәбәпле күпме гаиләләр таркала. Читтә йөреп, арып, хисләр-уйлар чуалып, пыран-заран килеп кайталар. Акча артыннан куып, гаиләдән читләшәләр. Алсу, ярый инде, башка хәл. Хатыннар эш эзләп чыгып китә, ирләр өй саклап, акча кайтканны көтеп кала. Күпме хатын Грециягә, Италиягә китте, күпмесе кире кайтмады. Йә алары тегендә яңа пар тапты, йә ирләре монда тик утырмады, читкә йөреп, яңа гаилә корды. Гаилә бит ул – көндәлек эш. Газинуры да, ай буе командировкада йөреп кайткач: «Мин монда кайткач өч көн кунак, аннан китәсе килә башлый, тегендә бернинди проблема юк, эшләп кайттың, ашадың яттың. Монда кайтсаң, тегесе дә монысы. Тавык чүпләп бетмәс эш!» – дип сукраныр иде. Әйе, кунак кына булып яшәп булмый шул.
Фирая һәрвакыт шулай уйга кереп бата да, аннан үзен тирги: ни пычагыма кирәк бу уйлар, ят та йокла бит инде... Уй уйлар өчен көн бар, төнен йокларга кирәк тә бит. Тик, әйтерсең, уйлар мендәреңдә синең ятканыңны гына көтеп тора...
(Дәвамы бар.)
https://pixabay.com/ru
Читайте нас: