Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 февраль 2019, 13:27

Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Интернетта кавышу. Хикәя

..."Нур" театр алында халык шактый, күбесе бинага кереп бара, Газыйм кебек гөлләмә тотып басып торучылар да бар. Ул ары барды, бире килде, тик сары тун кигән, сары сумка тоткан кыз күренмәде. Вакыт үтә, менә инде халык театрга кереп бетте диярлек, ә Газыйм көтә дә көтә, бәлки, автобус белән килеп төшәр, дип, тукталыш ягына карап басты. Шулвакытта аның артыннан килеп чыгып, аңа тия язып, сары тунлы, сары сумка тоткан кыз тукталышка таба атлады, шунда Газыйм: – Зәлия, – дип эндәште...

Газыйм чәчәк кибетеннән бер матур гына гөлләмә сатып алды да, автобус тукталышына килеп, “Нур” театрына бара торган автобуска утырды. Дим бистәсеннән анда барып җиткәнче шактый вакыт бар иде. Автобусның арткы урынына утырып, соңгы көннәрдә башында чуалган уйларны байкый башлады. Аны таныш булмаган бер кыз белән очрашу көтә. Шул очрашу мәлен уйлаганда уенда бәйләнчек булып бәйләнгән, хатыны Зәлифә белән бергә җырлаган җыр әйләнә:
Кил син, бәгырем, кил син, бәхет кошым,
Гомерлеккә миңа яр булып...
Газыйм ул җырны онытырга тырышып автобусның тәрәзәсенә дә күз сала, ләкин теге җыр күңеленнән китми. Ир, бер яклап, билгесез кыз белән очрашу көтсә, икенче яклап, үзенең Зәлифәсен оныта алмый. Соңгы өч-дүрт айда гел аны уйлап яшәде ул. Очрашуга баруны да Зәлифәгә хыянәт итү була, дип тә уйлады.
Әйе, алар Зәлифә белән яратышып өйләнеште, Зәлифә мәктәптә укыта, ә Газыйм филармониядә баянчы иде. Стәрлетамак мәдәният-агарту техникумын тәмамлагач, кая булса да эшкә керергә уйлап йөргәндә, дусты Зөфәр филармониягә баянчы кирәклеген белеп, Газыймны шунда керергә үгетләде. Зөфәр анда автобус шоферы булып эшли иде.
Шулай итеп, Газыймның күңелле дә, тынгысыз да эше башланды. Гастрольләргә чыгып, төрле районнарда, шәhәрләрдә концертлар куеп йөри башладылар, еш кына кунып кайтырга да туры килә иде. Концертлардан соң берничә егет җыелышып эчкәлиләр иде. Берничә тапкыр Зөфәрнең аны автобус белән өенә китереп куйганы да булды. Кайтуына Зәлифәнең дәфтәрләр карап утырган, я ятып йоклаган чагы була.
Берчак Зәлифә:
– Я эчүдән туктыйсың, я мин әниләргә кайтып китәм, – диде.
Тора-бара Газыймны эшеннән чыгардылар, ә Зәлифә әниләренә кайтып китте. Шулай итеп, Газыйм хатынсыз, эшсез, акчасыз калды. Бу хәлдә инде аңа эчүне туктатырга туры килде. Акча эшләр өчен очраклы кичәләрдә, завод клубларында уйнады. Аның бөтен уе хатынын кире кайтару булса да , Зәлифә артыннан баруны суза килде, чөнки Зәлифә алдында үзен гаепле сизә hәм аның әти әниләреннән ояла иде.
Бервакыт аның хәлен белергә Зөфәр килде.
– Әлегә кадәр ялгызың яшисең, бу заманда Интернетта җаның теләгән чибәркәйне табып була бит, – диде ул килеп керү белән. Шунда ук компью-
терны ачып, чибәр-чибәр хатын кызларның фотосурәтләрен Газыймга күрсәтә дә башлады.
– Кайсысы кирәк, менә монысы ничек, ә монысы? Монысы Казахстаннан, безгә ерак, ә менә болары Уфадан, үзең сайла, – диде.
Газыйм да кызыксынып карый башлады.
– Монысы ничек? Уфада яши, кияүгә чыкмаган, үзенә егерме ике яшь...
Зөфәр шунда ук Газыйм исеменнән:
– Өйләнмәгән егерме биш яшьлек егет сезнең белән танышырга тели, –дип язды.
Биш минут та үтмәде теге кыз:
– Мин риза, – дип җавап бирде.
Шуннан соң Газыйм көн дә шул кыз белән Интернет аша аралаша башлады. Ул үзен “өйләнмәгән, табиб булып эшләүче Галим исемле егет” диеп таныштырды. Теге кыз исеменең Зәлия булуын, укытучы булып эшләвен язды.
Бер бәйләнешкә кергәндә Газыйм Зәлиядән өчпочмак рецепты сорады. Акча ягы такыррак булгач, ул күп вакыт өйдә әзерләп ашарга өйрәнгән иде. Зәлифә белән яшәгәндә хатыны камыр ризыкларын бик тәмле пешерә, бигрәк тә өчпочмаклары, бәлешләре тәмле була иде. Интернеттан рецептлар язып алып анда язганча пешергәләп карады, ләкин Зәлифәнекечә тәмле килеп чыкмый.
Зәлия биргән рецепт белән пешергән өчпочмаклар бик тәмле булып чыкты, әйтерсең, хатыны пешергән инде менә.
Өч атналап аралашкач, Газыйм Зәлиягә очрашырга тәкъдим ясады, Зәлия риза булды. Алар “Нур” театры янында күрешергә килештеләр.
Менә инде Газыйм шул очрашуга китеп бара. Үзе, әгәр бу очрашуны Зәлифә белеп калса, ул бу хыянәт өчен бөтенләй минем янга кайтмаска мөмкин бит, дип уйлап алды.
Газыйм матурлап төргән гөлләмәне кадерле баладай тотып автобустан чыгып театр бинасына табан атлады, ә телендә hаман бәйләнчек җыр әйләнә иде:
Кил син бәгырем,
кил син бәхет кошым...
Театрга таба атлый-атлый Газыйм, Зәлияне шулкадәр кеше арасыннан ничек танырмын икән, дип борчылды. Зәлия: “Өстемдә сары тун, кулымда сары сумка булыр”, – дигән иде. Ә Газыйм: “Минем кулда гәзит булыр”, – диде, ә анысын алырга оныткан булып чыкты. Ярар, ничек булса да очрашырбыз әле, Ходай кушмаган эш булмас, дип уйлады ир.
"Нур" театр алында халык шактый, күбесе бинага кереп бара, Газыйм кебек гөлләмә тотып басып торучылар да бар. Ул ары барды, бире килде, тик сары тун кигән, сары сумка тоткан кыз күренмәде. Вакыт үтә, менә инде халык театрга кереп бетте диярлек, ә Газыйм көтә дә көтә, бәлки, автобус белән килеп төшәр, дип, тукталыш ягына карап басты. Шулвакытта аның артыннан килеп чыгып, аңа тия язып, сары тунлы, сары сумка тоткан кыз тукталышка таба атлады, шунда Газыйм:
– Зәлия, – дип эндәште.
Әлеге кыз борылып карагач, Газыймның кулыннан ычкынып гөлләмә кар өстенә төшеп китте. Газыймның каршысында өч-дүрт ай күрешмәгән Зәлифәсе басып тора иде.
– Нәрсә шаккаттың, әллә танымыйсыңмы? – диде Зәлифә.
– Син... син... Зәлифә! Ни, син кайдан килеп чыктың монда? – дип чак әйтә алды Газыйм.
– Нигә син табиб Галим түгелмени, мине Интернет аша очрашырга чакырдың ич? – диде Зәлифә.
Газыйм, ни әйтергә дә белми, Зәлифәнең күзенә карап, баскан җирендә катып калды. Азрак hушына килгәч, кар өстендә яткан гөлләмәне алып, Зәлифәгә сузды:
– Менә бу сиңа, – дип кенә әйтә алды ул.
– Әйдә, театрда тамаша башлана, сиңа да билет алган идем, – диде Зәлифә, Газыймны култыклап. – Ә Зәлияне мин сиңа күрсәтермен әле! – дип тә өстәде.
Алар яңа очрашкан парлар кебек култыклашып театрга кереп киттеләр.
Бу очрашуның сәбәпчесе Зөфәр икәнен алар әле белмиләр иде...
Читайте нас: