Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 февраль 2019, 14:37

Зифа КАДЫЙРОВА. Синсез килгән язлар. Романның дәвамы (3)

Төшке аш үткәч, Газинур, әбисе белән балдызын утыртып, капка алдына кайтып туктады.– Анасы, Фирая дим, давай тиз генә табакларны әзерлә, ике капчык балык алып кайттым, тизрәк чистартырга кирәк, көн бигрәк эссе, хәзер бозыла. Күрше-тирәгә дә тарат. Балыкчылар шылтыраттылар, шуларны барып алып йөрдем. Арыдым, йөрәк кыса, больницага понедельник килергә куштылар, кардиологлары юк. Кая, тышка өстәл куегыз да менә шунда чистартыгыз, – дип, ике олы гына тактаны китереп салды.

* * *
Икенче көнне аларны таң белән әтәч кычкырып уятты. Икесе дә уяндылар да шым гына тагын кычкырганны көтеп яттылар. Әтәч тагын кычкырды. Алар, елмаешып, бер-берсенә карашып алдылар.
– Менә таң атты, яңа тормыш башланды, тавыкларның, дим. Кара, ничек гайрәтләнеп кычкыра әтәч. Әтисе, шул кычкырган әтәч тавышы да күңелне күтәрә, җанга рәхәтлек бирә... – диде Фирая, татлы итеп киерелеп.
– Һе, анасы, кил әле без дә иртәнге әтәчне кычкыртып күңелен күрик, – дип, Газинур хатынын үзенә тартып алды да шашып-шашып үбәргә тотынды.
И дөнья бигрәкләр дә матур инде. Әтәч белән тавыкка да, ир белән хатынга да... Кояш та мут елмаеп тәрәзәдән беренче нурларын сузды. Ах сезне, картлачлар, дия иде кебек. Их, картаямыни соң йөрәк...
Ул чәй әзерләде дә тәрәзәне ачып җибәрде, аш бүлмәсенә шомырт, чия чәчәге исе кереп тулды. Яз, бакчада кошлар чыр-чу килә. Кояш матур итеп бакчага нурларын сибә. Газинур да астан елмаеп хатынын күзәтә:
– Язгы кояш кебек балкыйсың, хәтта бит очларың яшь кызларныкы кебек алсуланып киткән! – Газинур, бик канәгать елмаеп, аның кулына үрелде.
Фирая, чәй өстәле яныннан торып, иренең башын кочаклап, күкрәгенә кысты.
– Әтисе, яратам да инде үзеңне, – дип, аның башын күтәреп, күзләренә карады. – Әллә нинди сихри иртә, иеме, шундый рәхәт, хәтта елыйсы килә!
– Үзем дә аптырап утырам, син бүген шундый татлы! – Ире күлмәк аркылы аның күкрәкләрен үпте. – Икесен дә үбәргә кирәк, берсен генә үпсәң, икенчесе рәнҗеп калыр.
– Без ике карт җүләр, әби-бабай булып беткәнбез бит инде, – дип, иренең башыннан үпте дә урынына барып утырды.
– Яшь чакта яратышасы килгәндә, йә урын юк, йә балалар бәләкәй, җае чыкмый. Менә хәзер тормыш башлана гына икән әле ул. Яшь чакта синең шул дулкын-дулкын чәчләреңә карап соклана идем, хәзер йортта ак яулыклы башыңны күрсәм дә, җанда тынычлык-рәхәтлек тоям. Ярый, минем бүген эш күп, анасы, Ауфштеенны уятыйм да, ул эшли торыр, мин больницага барып кайтыйм, дарулар аласы бар. Әйдә, тавыкларны чыгып карыйк әле.
Алар, җиң сызганып, дөнья мәшәкатенә чумдылар. Беренче булып, тавыклары янына килеп, сокланып тордылар. Фирая акрын гына, икесе генә аңларлык итеп:
– Тавыкларның да битләре кызарган, кара әле, – дип көләргә тотынды. – Ярый, әтәч алып кайттың, алар да бәхетле бүген. Һәрнәрсә үз урынында, әтәче дә кирәк, ирләре дә кирәк. Сездән башка тормыш бармый шул.
– Ник бармасын, бездән башка да бара ул.
– Баруын бара ул, тик ничек бара бит. Әтисе, синсез ничек яшим ди мин, гомер буена син дип яшәдем. Синсез бу дөньяны күз алдына да китерү кыен.
– Ярый-ярый, мин бүгеннән үләргә җыенмыйм бит әле. Кара, тагын бер йомырка, мә, алып яшереп куй.
– Әтисе, сер булмаса, ник яшерергә?..
– Ялгыш камырга сытып куйма. Бу тавыкны баядан бирле карап торам да, әллә сукыр инде, үзе барысына караганда да кычкырыбрак җырлый.
Алар икәүләшеп шул сукыр тавыкны күзәтә башладылар.
– Точно сукыр, брак биргәннәр, кире илтеп бирергә кирәк!
– Куй, калсын... Тормыш булгач, төрлесе була. Аерып ашатырга кирәк. Кара, синең бу әтәч дигәнең тавыклардан бер дә аерылмый бит, әллә тавык микән, кикриге дә юк диярлек?
– Болай әтәч дип биргән иде, кая, Ауфштееннан сорыйк әле, ул авылда күбрәк яшәгән.
– Кил әле монда! – дип, Газинур Мәҗитне чакырып китерде. – Кара әле, бу тавыкмы, әтәчме? Тавыклар бер дә уважать итмиләр үзен.
– Әлләче, бройлер тавыкка да охшаган... – дип, башын кашыды Мәҗит.
Ничек кенә баш ватмасыннар, аера алмадылар. Ярый, үсә төшсен, күз күрер дип, таралыштылар. Газинур, барасы-йөрисе җирләрем күп дип, машинасына утырып чыгып китте. Фирая да, тырма алып, кичә казылган җирләрен тырмалап түтәлләр ясарга тотынды. Мәҗит борын төбенә җырлый-җырлый парник эчендә кайнашты.
* * *
Төшке аш үткәч, Газинур, әбисе белән балдызын утыртып, капка алдына кайтып туктады.
– Анасы, Фирая дим, давай тиз генә табакларны әзерлә, ике капчык балык алып кайттым, тизрәк чистартырга кирәк, көн бигрәк эссе, хәзер бозыла. Күрше-тирәгә дә тарат. Балыкчылар шылтыраттылар, шуларны барып алып йөрдем. Арыдым, йөрәк кыса, больницага понедельник килергә куштылар, кардиологлары юк. Кая, тышка өстәл куегыз да менә шунда чистартыгыз, – дип, ике олы гына тактаны китереп салды.
Хатын-кыз көлешә-көлешә балык чистартырга тотынды, хуҗабикә артыгын күршеләргә дә кертте, кая куясың аны, әйдә, хәер булыр. Газинур һаман тавыклары яныннан китә алмады, иркен булсын дип, Мәҗит белән сетка тарттылар. Гомумән, алар йортында тавык иң мөһим нәрсәгә әйләнде.
Газинур янә бер күгәрчен йомыркасы чаклы йомырканы учына салып сокланып торды да:
– Мә, анасы, тагын берәү, яшереп куй. Болай булса, җыеп өлгертәм, – диде, шатланып.
– И-и, йөрдең инде, куян бала тапкан – куяр урын тапмаган. Куй шунда өстәлгә, кулым пычрак...
– Алып куй, дидем, күкәйне! – дип кычкырды Газинур.
– И Ходаем, ник кычкырышасыз соң, нишлисез соң ул күкәй белән? – дип, әнисе дә сүзгә катышты.
Фирая иренең тик торганда кычкыруын һич тә яратмый иде, ачуы килеп:
– Ял көне базарга сатарга алып бара! – диде.
Әй бу тормыш дигәнең... Тик торганда гел юктан эләгешәсең дә китәсең, бетте иртәнге назлы карашлар, матур сүзләр. Бер бет чаклы йомырка өчен талашып ят инде, дип уйлады Фирая, ачуы килгәнне әнисе алдында сиздермәскә тырышып. Шулай да, башланган эш беткән эш. Балык та чистартылып бетте, табага да салынды.
Ул кояш баеп барган якка карап алды, кырау төшмәсә ярар иде, бигрәк кып-кызыл, алмагачлар чәчәк ата. Булган үпкәсе дә таралды, яз шул, кешенең үзен генә түгел, күңелен дә йомшарта. Газинур акрын гына кереп чоландагы диванга ятты, ул да язылган.
– Анасы, анасы дим, авызга сиптертә торганны табып бир әле, йөрәк кыса, – дигәч, йөгергәләргә тотынды, тапты. Газинур шуны сиптерсә, җиңеләеп кала торган.
– Күкрәк яна, скорый чакырт!
«Ашыгыч ярдәм» килгәнче, нишләтергә дә белмәделәр. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты, Фирая, аны сөртә-сөртә, ул тирнең шул чаклы салкынлыгына аптырады. Ул ара да булмый, эче китә башлады. Фираяның башыннан ут булып бер уй сызылып үтте, кеше үләр алдыннан чистарына диләр... Куй, Аллаһым сакласын. Үзе юды, үзе шуны уйлады. Ул да түгел, тагын эче йомшарды. Газинур, башын тотып торган сеңлесенә акрын гына:
– Мин китеп барам түгелме соң? – диде, Фирая ишетми дип уйлады бугай.
«Ашыгыч ярдәм» килгәч, тынычланды. Килделәр, коткарырлар, ничәмә тапкырлар шулай алып калдылар...
Фирая хастаханәгә килеп җиткәнче иренең боз кебек башын тотып барды. Белгән догаларын укырга тырышты, тик аларны да онытты. Эченнән Ходайга ялварды: «Ходаем, ялгыз итмә, ярдәмеңнән ташлама!»
Газинурны алып кереп киттеләр, каршыдагы ачык ишектән Фирая барысын да күреп торды, тик янына кереп аның янында кайнашкан табибларның ачуын китерүдән курыкты. Иренең карашы аңа төбәлгән иде, күз белән аңлашырга тырыштылармы соң. Бер олы яшьтәге табиб килеп, кул куярга кушты: «Ирегез авыр хәлдә, операциягә алып китәбез», – диде.
Бер йөрәккә ике тапкыр операция ясамыйлар, дигән уй кереп калды башына. Газинурны каталка белән аның яныннан операционныйга йөгерттеләр, ә ул, артыннан йөгерсәм, куркытырмын дип уйлап, бөтен булган көчен туплап басып калды. Газинур, күздән югалганчы, карашын хатыныннан алмады. Күп тә үтмәде, улы белән кызы да килеп җиттеләр. Бөрешеп, кечерәеп калган әниләрен кочаклап алдылар. Ә ул, әллә үзен, әллә балаларын юатырга теләп:
– Монда килгәч, үтермәсләр, Аллаһы бирсә, бар да яхшы булыр, – дигән булды.
Әллә озак, әллә бик аз вакыт үтте, алар янына яшькелт киемнән ир-ат заты чыгып:
– Хәлдән килгәннең барысын да эшләп карадык, коткара алмадык, – диде.
Юк, бу алар көткән сүз түгел иде. Фирая, кычкырып җибәрмәс өчен, бар көченә учы белән авызын каплады. Ышанасы килмәде, әле генә сөйләшеп килгән кеше бит ул. Теркәү өстәле янында басып торган баягы табибка карап кычкырасы килде. Кул куй, диде, ник шунда «бәхилләшеп кал, өмет юк» димәде, белде бит бер йөрәккә ике тапкыр операция ясалмаганны!
Алар әле ишеткән сүздән айный алмадылар, кайтып китәргә дә ашыкмадылар. Кабул итү залында һаман аңгыраеп тора бирделәр. Ишеткәннәренә ышанасы килмәде, ниндидер могҗиза көттеләр. Алар яныннан өстенә ак җәймә ябылган каталка йөгертәләр. Ул шул каталкага ябышты, бу безнеке түгелме, бу безнең әтисе түгелме? Безнеке иде шул... Әле тәне дә суынып бетмәгән, әйтәсе соңгы сүзе дә телендә калгандыр. Әле чыккан җаны да үзеннән ерак китмәгәндер... Моңа ышану кыен иде.
Балалар әтиләрен үз куллары белән моргка кертеп салдылар. Һәм алар өчәүләп караңгы язгы төндә хастаханә алдында аптырашып тора бирделәр.
Тормыш шулай көтмәгәндә тез астына суга дигәнне ишеткәннәре бар иде, менә ничек суга икән, хәтта исәнгерәтә... Теге вакыт Олегка ярдәм итте, үлем тырнагыннан азгамы-күпкәме алып та калды кебек, ә үзенекенә берни дә эшли алмады... Әгәр Газинурны бүген югалтасын кичә әйтсәләр, ялгыз каласын белсә, шул бер көнен булса да, бәлки, башкача яшәрләр, туйганчы сөйләшерләр, бер-берсеннән гафу үтенерләр, туйганчы бер-берсенә сыенып бәхилләшерләр иде... И Ходаем, ник бер ым ясамадың? Бәлки, ясагансыңдыр да, без, үҗәтләр, дөнья мәшәкате белән сизми калдыкмы? Әллә кайчандыр сөйләшкәнчә, сиксәнгә чаклы яшәп, бер көндә булмаса да, бер елда китеп, күкләрдә очрашырга, бер-беребезне көтеп торырга, теге дөньяга да җитәкләшеп бергә китәргә дип хыялландык бит.
Төнге уникедә бар туганнар җыелып беттеләр. Беркемнең дә ышанасы килмәде, әле генә яшәргә җан атып торган кеше шулай көтмәгәндә китеп барсын әле. Хәер, кем үлемне көтеп ала инде... Фирая күз яше аша берни күрмәде, бер балаларына карады, бер – күккә, бер җиргә. Нинди озын көн булды... Бар да мизгелдән генә тора, аның бер генә минутын да кайтарып булмый, үлем – күз белән каш арасы, диләр, хак икән.
Төн белән көн, көн белән төн тигезләште, дөньяның яме китте, кояшның нуры җылытмады. Тик алмагачлар гына пыр тузып чәчәк атты, хәтта яфраклары да күренми иде. «Газинур җаным, син көткән алмагачлар чәчәк атты, ничек шундый көндә үлеп ятарга була! Оятың кая?.. Миңа нишләргә?.. Соңгы сүзеңне әйтмәдең... Бәхетле идеңме соң минем белән?» Йөрәге сулкылдады, күз яше акты, үзе, ничек кенә өзгәләнмәсен, тавышын чыгармады.
Газинурны зиратның иң матур җиренә, тау битенә күмделәр. Ул көннең матурлыгы – әйтеп аңлаткысыз иде. Ирен җирләргә алып менеп киткәндә Фираяның ярты йөрәк итен өзеп алгандай булдылар. Акрын гына: «Яныннан миңа да урын калдырыгыз», – диде.
2
Көн дә көчле уколлар алган Фирая берни булмагандай йөри бирде. Ул Газинурның юклыгына ышанмадымы, әллә уйламады, ихатада машинасы, көн дә йорт арасында кия торган шакмаклы күлмәге эленеп тора. Үткән саен сыйпап үтте, вакыт-вакыт килеп иснәп торды, юарга бирмәде, тимәскә кушты. Үзе юк – исе бар, яши, димәк. Вакыт-вакыт, аның инде юклыгын онытып:
– Газинур, әтисе! – дип кычкырды.
Җавап булмагач, уйланып торды да, исенә килеп, утырып елады. Шулай да икесе быелга планлаштырган эшләрне эшләргә кирәк, җидесен үткәрәсе бар... Килгән кеше: «Кара, Газинур нинди дөнья төзеп калдырган!» – диярлек булсын.
Бар туганнарын, балаларын эшкә җикте. Көн дә йорт тулы кеше булды, аны ялгыз калдырмаска тырыштылар. Ауфштеен да үзенә эш табып казынды да казынды, иске ихатада эш тә күп иде шул. Кеше күп булгач, кереп качып елар җир дә юк. Кайда сарай артына, кайда бакча почмагына яшеренеп кенә күз яше түкте. Аның күзенә тәгәрмәчтән киселгән ялгыз аккош чалынды, янында киселмәгәне дә ята. «Әйттем, ялгыз ятмасын дип, тыңламадың», – диде акрын гына. Аннан аккош белән тәгәрмәчне бөтен ачуы белән йолкып алып, сарай артына илтеп атты. Әйттем, ялгыз тотарга ярамый, дип... Йөрәк түреннән күтәрелгән төен ачытып тамак төбенә килеп тыгылды. Фирая күзләрен зур ачып, күккә бакты, бар көченә тирән итеп тын алырга тырышты. Кычкырмаска, еламаска, түзәргә...
Йомыркалар исенә төшеп, сарайга кереп китте. Өч йомырка, азрак эреләнгәннәр, ник җыйды соң аларны? Әйтмәде, үзе белән сер итеп алып китте. Сер дигәнең әллә нинди сер дә түгел икән. Шым гына үзалдына эшләп йөргән Мәҗит, Фираяның кулындагы йомыркаларны күреп:
– И-и, аны бит Газинур, җыеп, кызының туган көненә бүләк итеп сөендермәкче иде, – диде.
Әйе, зур бүләк булды, кызының туган көне көнне җирләделәр. Әйе, яраткан бакыр башлы кызы, Алиясе, күз нуры. Кызлар гел әтинеке була шул, малайлар – әнинеке. Инде күптән җиткән кыз булса да, әтисе үлгәнче алдыннан төшмәде.
Ирен күмгәннән бирле, аның башында бер уй: ничек яшим? Бер теләге бар: бар да матур булсын, җидесенә кеше әлләни күп булмас, менә кырыгына чаклы бар җирдә тәртип булырга тиеш. Булган акчаларны җыеп, балта осталары да яллады. Бар җирдә эш кайнады. Күршеләр дә аптырады, кайгырып елап утырыр урынга, тол хатын, туй көткәндәй, эшкә ябышты.
Барысы да: «Кырыгына чаклы китми, җаны кайтып йөри әле ул», – диделәр. Ул никтер иренең кырыгын коты алынып көтте. Алайса, әлегә ул монда, җаны аның янында йөри! Бу уй аның җанын җылыта иде, ә кырыгыннан соң?..
Ул көннән-көн хәлсезләнә баруын да тоя иде, үзен ире артыннан китеп бара кебек тойды, хәтта моның белән килешеп тә бетте. Әтисе, син, димәк, көтеп торасың, минсез икенче дөньяга күчә дә алмыйсың. Күрәсең, алар теге дөньяда да бергә булачак. Фирая соңгы ике көнне урыннан тора алмый да башлады. Теге дөньяга китү әлләни куркыныч та түгел кебек... Ниндидер көч аны төпсез упкынга суырды, һәм ул аңа карышмады. Ире көтә, ул ансыз китә алмый. Утыз биш ел бергә, ничек ансыз китсен ди.
Тик үләргә бирмәделәр, ничек тә торгызып утырттылар, кем ничек булдыра ала, шулай вәгазь укыдылар, чыгу юлын өйрәтергә маташтылар. Елама, безнең татар кешесенә ярамый, күп еласаң, ирең суда ятар. Җибәр, китсен, тынычлап теге дөньяда урнашсын. Юк, нинди җибәрү ди ул, җибәрми, ансыз ничек яшәсен соң ул? Соңгы сүзне әйтми китте. Көн дә төшендә көтте: килер, әйтер. Башкаларның төшенә керә бит, хәтта күршеләрнең дә. Күз яшен кешегә күрсәтмәскә тырышты. Ул аны шул чаклы көчле сагынуын үз-үзенә дә аңлата алмас иде. Бөтен матур яклары исенә төшеп, үзәген өзде. Аккан болытларга караса, Газинуры – күз нуры шунда утырып йөзәдер кебек тоелды. Өстән мине күзәтәдер дип, еш кына, көнен булсын төнен булсын, күккә багып катып тора бирде. Әнә ястык кебек болытлар йөзә, син дә шул болытларга кырын ятып йөзәсеңдер. Менә хәзер өебез турысыннан йөзеп үтәрсең. Алчы мине дә яныңа, йөзимче мин дә синең белән...
* * *
Җидесен матур гына уздырып җибәрделәр. Мулла кайтып киткәч тә озак кына утырдылар. Газинур кунаклар килгәнне бик ярата иде, бигрәк тә туган көннәрен. Китергән бүләкне шундук киеп ала иде. Оекбаш булсын, трусик булсын – сөенеп киеп күрсәтер иде. Шуңа күрә килгән кунак, Газинурның бала кебек шатлануын күреп, үзе бер куаныч кичерә иде. Хәзерге заманда балалар да сөенә белми, бүләккә машина алып бирсәң дә исләре китми. Ә монда яше илледән арткан ир уртасы баладан да болай шатлана, һәм ул гомер буена шундый булды. Чалбар йә туфли алса, базарда ук киеп кайтты. Аның кебек киенергә яраткан ир-ат бар иде микән! Фираяның үзенең алай киемгә исе китмәде, тик иренең шулай яңа кием яратуына шаккатудан да туймады.
Берсендә бакчага барышлый гына базарга керделәр, ниндидер шланг алырга. Көн бик эссе иде. Соңгы араларда иренең бер дә кәефе юк, бакчага барып та эшнең рәте-чираты булмас, берәр җаен табарга кирәк, дип уйлады һәм тапты да. Ул күптән инде бөтен ирләр кигән җәйге җиңел ак костюм-чалбарга кызыгып йөри иде. Алыйм шуны, җимертеп эшләячәк. Газинурны ияртеп, шул костюмнар сата торган җиргә алып килде.
– Әтисе, кая, киеп кара әле, бөтен ирләр кигәндә, – дип, шул костюмны алып тоттырды.
Газинурның, бик күрсәтәсе килмәсә дә, авызы ерыла башлады. Ул аны салмас та иде, балагы озын булды.
– Барып кистерәм, – дигән иде, сатучы кыз:
– Абый, кистермә, юсаң утыра, шортик булып калуы бар, – дип туктатты.
Газинур костюмны йомарлап тотты да, мин хәзер, дип, юкка чыкты.
Ярты сәгать үтүгә шылтыратты:
– Әйдә, юлга чыгыгыз тизрәк!
Фирая, аптырап:
– Кайда булдың? – диде.
– Кайтып, костюмны чайкап элдем, кич бакчадан кайтуга кибә торсын.
Әйе, ялгышмаган, ире барганда очыртып алып барды, бөтен эшне йөгереп эшләде, әле кайтырга иртә булса да җилтерәтеп алып кайтып та китте. Ярты сәгатьтән ул инде яңа костюмын киеп, ялт итеп урамда ирләр арасында басып тора иде. Их, сабый... Ә икенче көнне йокыдан:
– Ак костюмга ак туфли кирәк, ак белән кара килешми, – дип торып утырды.
– Әнекәй генәм, уяну белән уеңа шул килдеме?
– Юк, мин аны төне буе уйлап яттым...
– Акча юк бүтән, бу айга сиңа бетте лимит.
– Бир биш йөз тәңкә, бер җирдә бик арзанлы гына ак туфли күргән идем, – дип ныкышты.
– Юк, дим, әтисе.
– Барыбер алам! – Газинурдан тагын җилләр исте.
Ике сәгатьтән бик бәхетле елмаеп кайтып керде. Аягында ак туфли иде. Телефонына яңа батарея алган булган, шуны, эшләми дип, кире кибеткә илтеп биргән дә акчасын кайтарткан, акчасына туфли алган. Ул авызын ачып торган арада, Газинур тагын чыгып югалды. Хатын җиденче катның тәрәзәсеннән башын тыкты. Күр инде барышын, үзенә-үзе сокланып бара. Бу хатын-кыз булып туса, ни булыр иде микән, харап!
...Фирая үткәннәрне искә алып сөйләгәндә бер көлде, бер елады. Азагында:
– Ах, җаным, хәзер синсез ничек яшәргә соң! – диде, үзәге өзгәләнеп.
* * *
Кырыгына бер атна кала йортта хәйран күп эш эшләнгән иде, шулай да әле эшлисе эш күп. Мәҗит тә үзалдына казына, кушасы юк, үзе белеп эшли.
– Шылтыратып дусларына әйтергә кирәк, кырыгына килсеннәр, – дип куйды Фирая, җирдә казына-казына.
Якында гына йөргән Мәҗит тә сүзгә кушылды:
– Түтәйләре шылтыратмадымы әле?
– Нинди түтәйләре? – диде ул, әлләни әһәмият бирмичә.
– Соң, бар иде инде аның түтәйләре, син юкта килеп кунып та йөриләр иде.
Фирая иелеп суган утыртып маташа иде. Тыны катканын тойды, тураеп баса алмады. Күз аллары караңгыланып, инде җиргә капландым дигәндә, үзендә көч табып, акрын гына җиргә чүгәләде.
– Ниндирәк инде ул түтәйләр?
– Әлләче, алай әлләни искитәрлек түгелләр. Син Казанда больницада ятканда, килеп, безгә ашлар пешереп ашатты. Аннан, син 8нче март алдыннан кереп яткач та килде әле. Бер ярты алып килгән иде, шуннан бит инде Газинур эчкегә сабышты, егылып башын ярып бетерде. Синнән бик курка иде ул...
– Яраткач, ник курыккан соң, китсен дә торсын иде! – Фираяның бер мизгелгә башы ычкынып чыгып очкандай булды, аннан, ут капкандай, үтереп яна башлады. Тик ул моны сиздермәскә тырышты. Юк, шаяртадыр, миңа җиңелрәк булсын, дидер. Моның булуы мөмкин түгел! – Син моны миңа ни өчен сөйлисең? – диде, калтыранып.
– Соң алар барыбер шылтырата инде, телефон синдә бит.
Аның Газинурның телефонын тикшерә торган гадәте юк иде, кызыксынганы да булмады диярлек. Әлбәттә, гөнаһсыз түгел иде Газинуры... Тик Фираяны күбрәк иренең саулыгы борчыды, шул чирле йөрәк белән кайда да булса йөридер дип, башына да китермәде, һәрхәлдә, соңгы елларда. Телефон малайның кулында иде. Әтисе үлгәч тә анда калды. Шылтыраткан кешеләр белән ул аралашты. Хатын исәнгерәп бер урында утыра бирде. Миен бер уй бораулады: ничек, ник, ни хакына? Ни дә булса эшләргә дә, яшәргә дә теләге калмады. Исерек кеше кебек чайкалды, гүя һавада очты. Исән чакта да гөнаһлары булды, ике ел элек бакчалары бар чагында күрше марҗага ияләшеп алды, телефон шылтырадымы, чыга да югала иде, аннан ләх булып чыгып егыла. Фирая ничәмә тапкырлар сүгеп тә, ипләп тә туктатмакчы булды. Ник йөрисең, ник кирәк дигәч: «Самогон эчәбез, ул ирләр кебек эчә, миңа аның белән эчү күңелле», – диде. Шуннан котылыр өчен шушы авылга киттеләр дисәң дә ялган булмас. Инде тынычланды дигән иде. Фирая, гомумән, өйдә тавыш яратмый. Ул алардан хәтта көнләшмәде дә. Эчкән кешегә эчүдән башка нәрсә кирәкми. Аның үзенең эше дә булды, ашарына өстәл тулы ризыгы булды, алар кебек көмешкә эчеп, каткан ипи иснәп утырмады. Аллаһыга шөкер, җимертеп эшләде, авыз тутырып ашады. Иренең бар гөнаһларын кичереп, гаиләсен сакларга тырышты. Монысы кем икән соң, яшьтер, чибәрдер?
Тагын Мәҗит янына чыкты.
– Әйт, ул аны ярата идеме, ул яшьме?
– Юк ла инде, әллә үлгән-беткән кешене көнләшәсеңме? Былтыр, хәтерлисеңме, берәү шылтыратып тавыш чыкты, шул бит инде.
Ул чакта Газинурның телефоны өстәлдә калган иде. Фирая аш пешереп йөргәндә телефон шылтырый башлады. Бик озак шылтырагач, алды. Бер хатын-кыз тавышы яңгырады: «Бик тиз шылтырат миңа!» – дип, әмер бирде. Фирая аптырап карап торды да яшел төймәгә кире басты:
– Сезгә кем кирәк? – диде.
Телефонны шарт ташладылар. Фирая Газинур янына чыкты:
– Бу кем, кемнең хакы бар сиңа әмер бирергә?
Газинур бик озак эндәшми мунча янында кайнашты. Берәгәйле генә җавап бирә алмады, тирләп-пешеп чыкты.
Ул шул чакта иренә:
– Яратасың икән – чыгып кит тә тор. Балалар үсеп балигъ булганнар, мин сине көчләп тотасым килми, яратканың белән яшә, – диде дә башка сөйләшмәде.
Өченче көнгә аларны кызлары килештерде. Балалар хакына тагын күнәргә туры килде. Ә Газинур, акрын гына янына килеп:
– Анасы, Фирая матурым, миңа синнән башка беркем кирәкми, син бит минем фәрештәм, – дип, кочаклап елады.
Тагын ышанды, тагын кичерде. Теге хәлгә башка әйләнеп кайтмады да, исенә дә төшермәде. Авылга күчтеләр дә тыныч кына яши башладылар. Мәҗит боларны сөйләмәсә, ул иренең якты истәлеген саклап, тик матур якларын гына искә алып сагынып яшәр иде. Тик хәзер нишләргә соң?.. Фирая беренче тапкыр көнләшү газабын гына кичермәде, ирен кичерә алмасын ук аңлады. Күзеннән йокы качты, ятса да, торса да бер сорау: «Нишләдең син, нишләдең?» Йөрәк өнсез күкләргә кычкырды: «Ни өчен болай эшләдең?» Җавап килмәде. Тик сорау да йөрәктән китмәде.
Газинурның соңгы күз карашын хәтерләде. Курку иде бит анда! Әйе, курыктың, телефоның өйдә калды, син курыктың, шылтыратачакларын белдең... Фирая, йөрәгенең өзгәләнүенә түзә алмый, төнге күккә карап, йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырды:
– Ник, ник болай эшләдең, ни эзләдең? Яратмагач, ник китмәдең? Мин сине бу юлы кичерә алмыйм, ишетәсеңме, кичерә алмыйм! Мин син дип яшәдем, кеше арасында ким-хур булмыйк дип тырыштым. Нинди генә авыр эшләрдә эшләмәдем, ни җитмәде сиңа? – Ул, күз яшьләренә буыла-буыла, елый-елый, җаны күккә ашкан ире белән сөйләште. – Мин сине кичермим, ишетәсеңме, кабереңә дә бармыйм, дога да юлламыйм. Әнә сөяркәләрең искә алсын. Күрәсеңме, бакчам чәчкәдә, мин югалмам, ишетәсеңме? Гомер буена күтәрдем мин сине, кеше арасында, балалар алдында. Менә хәзер миннән башка күтәрелә алырсыңмы икән? Анда да бит җирдән, якыннарыңнан килгән догалар күккә күтәрә! – Фирая чәчәкләре арасында тәгәри-тәгәри елады. Йөрәк сыкрый, башның авыртуына түзәрлек түгел. Һаман бер сорау: – Кемгә алыштырдың мине, ни җире белән артык иде миннән?
Елап арып торып утырды, кабат күккә бакты. Өзгәләнүенә төн белән йолдызлар гына шаһит булды, ә бәлки, иренең дә җаны шунда гына тыңлап торгандыр.
– Син мине ташлап кеше гаиләсенә чыгып киттең, кеше өендә җылы табарсыңмы, кеше өстәлендә тамагың туярмы икән? Үз балаларыңны онытып, кеше балаларына кем булырмын дисең? – Ире гүя тере, ул гүя чынлап та кеше гаиләсенә чыгып киткән. – Мин сиңа үч итеп, дөньямны җиткереп, матур итеп яшәячәкмен, мин югалмам... Мин югалмам, ишетәсеңме?
Фирая түбәсенә сугып исәнгерәткән кеше кебек йөри бирде. Әтәч кычкырды, тик сөендермәде, күңелендә бушлык иде. Кырыгына әзерләнеп беткәндә, йорт-җир ялт итте, бар дөнья чәчәктә. Газинурның телефонын алып, аның дус-ишен чакырырга дип, шылтыратырга утырды. Таныш булмаган исемнәр дә бар иде. Борис дигәнгә баскач, бер хатын алды, Дания исемле булып чыкты. Бер исемсез номер да килеп чыкты, соңгы көннәрдә бик еш шылтыраткан. Анысы да хатын-кыз икән.
– Мин белмим, бала ялгыш баскандыр, – диде дә телефонны ташлады.
Аңлашылды, димәк, бу шул, иренең сөяркәсе, димәк, яшь, бәләкәй баласы да булгач.
Кырыгына килгән кешеләр: «Кара инде, Газинурны озатырга килгәндә болары юк иде бугай, нинди матурлык», – дип, хозур кылдылар. Мулла, мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын, дип, дога укыды, барысы да: «Амин!» – дип, кулларын күтәрделәр. Тик Фирая гына, бар көчен җыеп, тешен кысты. Газинур башка гаиләгә китте. Китми торсын оҗмахка, мин әле сорауларыма җавап алмадым, менми торсын күкләргә. Мулла берне сөйләсә, ул икенчене уйлады.
Көтмәгәндә, җил-давыл купты, бар җир караңгыланып китте. Коръән тыңлап оеп утырган халыкны сискәндереп, ихатада нәрсәдер шатырдады, аннан гөрселдәп ауды. Барысы да тәрәзәгә борылдылар. Бакча түрендәге куш кәүсәле карт алмагач урталай аерылып, бер юан чаты җиргә ауды. Хәтта «ух» иткән тавыш килгәндәй тоелды. Бөтенесе берьюлы хуҗабикәгә борылып карадылар. Аш бүлмәсендәге хатыннар:
– Менә, Газинурның китүе шулдыр инде, – диештеләр.
Фирая җирдә аунап яткан алмагач кәүсәсе янына килеп басты. Алмалары да бик күп булган икән. Кызганыч, алмалар өлгергәнне көтмәде. «Син дә киттең, оныклар туганны көтмәдең». Карашын исән калган кәүсәгә күчерде: «Син дә ярты-ялгыз калдың», – диде. Йөрәге куырылып киткәндәй булды. Күпме күз күзәтә иде аны. Кем нигә юрагандыр, тик ул үзенекен уйлады: «Ачуың киләме, шуңа җенләнәсең, беләм мин сине, син ачулансаң миңа кыен, дия идең, кичерер димә – син башка гаиләгә киттең».
* * *
Көн туса – яңа сорау. Кем ул, кем аның сөяркәсе? Яшьтер, чибәрдер. Фирая суырылып калды, йөзеннән нур качты. Моны әнисе дә, балалары да күреп, өзлегеп китмәсен дип борчылдылар. Элек тә кан басымы, шикәр чире белән чирләп кенә торганга аның өчен дә куркалар иде. Мәҗит тә үзенең беркатлылыгы белән әйтеп салды:
– Фирая, әллә ниндигә әйләндең син, берни ишетмисең, берни күрмисең, диимме?
– Мин аннан башка берни дә уйлый алмыйм, мин аны кичерә алмыйм!
– Куй инде, үлгән-беткән. Мин сине бер дә көнләшә белмисеңдер, дип уйлый идем.
– Син аңлыйсыңмы, мин бит аны утыз биш ел кайгыртып, ул гына дип яшәгән хатын. Миңа аңардан башка беркем кирәк булмады. – Фираяның күз яшьләре, мөлдерәп, әнә агам, менә агам дип кенә тора, иреннәре дерелди... – Мин хәзер ничек яшим, балаларга, оныкларга аның нинди истәлеген калдырыйм? Син бит мине пычаксыз суйдың, Мәҗит! Ник, ни хакына?.. Мин аннан сорыйммы, синнән сорыйммы, нишләдең син, нишләдең?
– Фирая, гафу ит, әйткәнемә мин үзем дә үкенәм. Мин сине болай көяләнерсең дип уйламадым.
– Утыз биш ел гомер аз түгел, шул гомер буена ул мине яратмый яшәгән булып чыга түгелме соң? Син – ир кеше, әйт, ник китмәгән?
– Юк, ярата иде ул сине, син белүдән дә бик курка иде бит. Ул хатынның да ире юк, кыш көне күкрәгенә операция дә ясадылар, Газинур аны жәлләгәндер инде, эчәргә дә яраталар иде икесе дә, эчкәч, үзең беләсең. Ул аны алып килгәч: «Пока минеке, мин туйгач синеке булыр», – диде. Шулай булгач, нинди ярату булсын ди инде. Анда бит икенче көнне теге марҗасы да килеп китте, анысы да ярты белән килде.
Фирая башына ябышты:
– Җитте, җитте, бу мине кабергә кертә! Йә Аллаһым, ни хакына бу хәтлем шакшылык! Үз башына котыруы булгандыр!
Бер почмакка кереп, бик озак сыны катып утырды, башка сыя торган хәл түгел. Бәлки, алдыйдыр? Бераз тынычлангач тагын чыкты.
– Мәҗит, бер нәрсә әйтәсем килә сиңа. Мин ялгыз дип, ялгыш кул суза, йә булмаса, нигә дә булса өметләнә күрмә! Син миңа апаңа, йә булмаса, анаңа караган кебек кара, тик ялгыз хатын итеп түгел. Башкалар белән теләсә кайда, теләсәң ни эшлә, тик минем йортымда тәртип булырга тиеш, авыр чакта син ярдәм иттең, кирәксә, мин дә ярдәм итәрмен.
– Ярый-ярый, мин барысын да аңладым, – диде Мәҗит.
* * *
Аның дөньядан гаме китте, шәһәргә килде дә көннәр буе урамнарда йөрде, йөрде генә түгел, күзләре белән Газинурның сөяркәсен эзләде, никтер ул сыңар күкрәкле булырга тиеш иде кебек. Каршыга килгән барлык утыз биш-кырык биш яшьлек хатыннарны күздән кичерде. Моның инде чиргә әйләнеп барганын үзе дә аңлый иде. Яттымы, тегеләр икесе күз алдына килде, ул бит моны сизенде, тик ышанасы килмәде. Әгәр дә кайтып кереп тоткан булса, Газинур куркудан үлгән булыр иде, бәлки. Аларга мең төрле җәза уйлап чыгарды. Җан җирләренә чәйнектән кайнар су сибеп, икесен бергә җитәкләштереп куып җибәрә ала иде, йә булмаса, киемнәрен чыгарып атып, икесен кышкы урамга шәрә чыгарып бастыра ала иде. Ник соң кайтып тотмады? Ышандымы? Әйе, ышанды, ул аның авырткан йөрәген генә кайгыртты. Әйе, авыр эш эшләмәсен, авыр күтәрмәсен, эчмәсен, эчсә кан басымы күтәрелә, аннан бер атна үлә язып ята. Йокысызлыктан, артык уйланулардан Фирая инде үзе дә кешелектән чыгып бара. Күрәсең, йөрәк тә күтәрми башлады. Ярый әле, әнисе янында, чөнки ике тапкыр комадан котылып калды. Әнисе авызына баллы су салмаса, ычкынган иде.
Үзен-үзе кулга ала алмый башлагач, балалары аны хастаханәгә салдылар, аннан шифаханәгә – санаторийга күчерделәр. Анда психологка йөри башлады.
Яшь кенә табиб ханым бик сынап карап утырды да матур итеп елмайды:
– Сөйләгез, ни булды сезгә?
– Йоклый алмыйм, башым гүләп тик тора.
– Ник йокламыйсыз, нәрсә борчый?
– Ирем үлде, минем аны үземнән җибәрәсем килми.
– Алай ярамый, бу бик куркыныч нәрсә. Җибәрегез сез аны.
– Ул минем сорауларга җавап бирми, ул миңа олы хыянәт калдырып китте, мин аңардан көн дә сорыйм, ник хыянәт иттең, минем белән бәхетсез идеңмени, ник, алайса, китеп бармадың, башкалар бәхетле итәрләр иде, дип. Ә ул килми дә, җавап та бирми, төшләремә дә керми. Мин үземне ул башка гаиләгә китте дип күндердем. Ул анда, мин монда яшим кебек. Көн дә эшләгән эшләремне дә аңа үч итеп, яхшырак эшләргә тырышам.
– Ул элек тә хыянәт иткәне булдымы, аерылырга уйламадыгызмы?
– Булды. Бәлки, монысы йөзенчесе булгандыр. Ул юлда ятканга абынмыйча үтми иде. Тик мин, үз күзләрем белән күрмәгәч, әлләни бәйләнеп йөдәтми идем. Балаларга яхшы әти булды, аларны яратты, мине дә алай рәнҗеткәне булмады, без бит тату яхшы яши идек. Мәхәббәт тә җитәрлек иде ике арада. Без бит бер-беребезне ярты сүздән аңлашып яшәдек. – Фирая, сөйли алмый, авызын каплап елап җибәрде: – Миңа моны аңлавы кыен...
Ул психолог кабинетыннан сыгылган лимон кебек килеп чыкты, тик җиңеллек килмәде, сораулар гына өстәлде. Ник аерылмады? Яшь чакта төрлесе булды, талаштылар да, кочыштылар да, шуның белән бетте. Фирая әтисез үсте, әтиле кешеләргә кызыгып та, көнләшеп тә карый иде. Тулы гаилә, бөтен гаилә генә хөрмәткә лаек кебек иде. Әнисе эшкә бик җитез дә, уңган да булды – әти кеше булганны да таркатты. Эчүе генә җитмәгән, сугышудан туктамады. Күпме тапкырлар әтисе әнисенең чәченнән өстерәп кыйнаганда, аягын кочаклап, әнине үтермә-үтермә, дип елады, ә ул аны песи баласы кебек болгап кына ата торган иде. Кызчык кышның салкынында яланаяк күршеләргә чыгып чаба, әниемне коткарыгыз, дип. Әнисенең бервакыт сабырлыгы бетеп аерылдылар. Кыз әтиле гаиләләргә бик тә кызыгып карый иде, тик үзенең әтисеннән уттан курыккан кебек куркып калды. Җиде яшендә йоклый алмый куркып чирли башлаган иде инде. Газинур балаларга йомшак булды. Эчсә дә сугышуны белмәде. Фирая, балаларым тынычлап ак җәймәдә йоклыйлар, минем кебек кеше ишек төбендә йөрмиләр диптер дә, бәлки, Газинурның күп кенә кыек якларына күз йомды. Йомды дип тә булмый, тик балалар алдында тавыш куптармады, үзен утыртып сүкте-сүкте дә эшкә чыгып китте. Ә болар бит бик күптән, яшь чакта булды. Бер-берсе өчен үлә язып, яратышып яшәгән кебек иделәр дә бит. Ник бу тормыш болай буталчык?
(Дәвамы бар.)
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас: