Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 февраль 2019, 15:07

Зифа КАДЫЙРОВА. Синсез килгән язлар. Романның дәвамы (2)

Фирая мунчадан чыкканда Газинур икесенә дә чәй ясап куйган, ә үзе нидер уйлана-уйлана чәен болгата иде.– Кара, әтисе, ул чакта минем бөтен курыкканым – без барда гына үлмәсә ярар иде, дигән уй булды, аның үлгәнен күрсәң, син дә куркып үләрсең дип шүрләдем, йә Аллаһ, исән-имин туган якка кайтып төшкәч кенә җиңел суладым.– Үлгәндер инде, шунда берүзе ятып. Көн дә бер колбаса кимереп кара. Син килгәч мине бала кебек юындырдың, кырындырдың, ашаттың-эчердең. Ул миңа чыгып киткәндә, беләсеңме, нәрсә диде? «Какой же ты счастливый татарин!» – диде.

* * *
Йә Ходай, бу дөньяда эш бетәмени, шул кечкенә хуҗалыкта да эш артыннан эш табылып кына тора, рәхмәт төшкере. Шулай да бу башка тормыш, никтер, һәр көне рәхәт, эшне, бетмәсә ярар иде, дип эшлисең. Фирая белән Газинур былтыр шәһәрдән ерак түгел бер кечкенә авылдан иске генә йорт алып, шунда яши башладылар. Балалар буй җиткән, үз көннәрен үзләре күрсен, без инде, пенсионерлар, тыныч кына шушы авылда гомер итик дип, монда күчтеләр. Алар тумышлары белән авыл балалары булсалар да, гомер буена шәһәрдә яшәп, авыл тормышыннан күптәннән аерылганнар инде. Менә хәзер кире авылга кайтып, яңабаштан җир эшенә тотындылар. Бу үзенә күрә кызыклы яңа шөгыль иде. Иртәнге чәйне эчтеләр дә ихатадагы эшкә җыендылар. Кичә йомырка сала торган тавыклар алдылар, әле алар чеби дә, тавык та түгел. Бергәләп, шулар янына ашыктылар.
– Кара әле, әтисе, болар кайчан күкәй сала башлар икән?
– Салырга тиешләр инде, кая карыйм әле. Ох, менә бит! – диде Газинур, сарайдан арты белән чыга-чыгышлый.
Учында күгәрчен йомыркасы чаклы гына бер йомырка ята иде. Икәүләшеп йомыркага карап, рәхәтләнеп көлделәр.
– Син, әнисе, тимә бу йомыркага, иртәгәсенә дә тимә.
– Бәй, нишләтәбез соң аны? Бу күгәрчен күкәе белән базарга җыенмыйсыңдыр бит? – диде, иренең кулындагы кечкенә йомырканы кызыксынып карап.
– Бу әлегә сер. Көлмә, үзләре дә үсәр, күкәйләре дә эреләнер, – диде Газинур, бик канәгать елмаеп. – Бар, яшереп салып куй, ялгыш сыта күрмә, – дип, йомырканы бик сак кына хатынының учына салды.
– Кара әле, әтисе, моның кайсысы әтәч соң, әтәч тә алдым дигән идең дә?
– Әнә, теге агы булырга тиеш.
– И, бала гына икән шул әле!
Шул арада бер тавык килде дә теге яшь әтәчнең яңа чыгып килгән кикригеннән эләктереп җилфердәтә дә башлады.
– Абау, әтисе, кара әле, нишлиләр!
– Да-а-а, брат, булмый синең белән! – диде хуҗа кеше, башын кашып, – боларга олы әтәч кирәк икән шул, мин хәзер, берәүләрдә бик матур әтәч күргән идем, әтәчләре икәү иде бугай.
Ярты сәгать үтмәде, ире кызыл әтәч күтәреп кайтып та керде.
– Матурларым, менә сезгә хозяин. Әнисе, кара әле, чалбарлы әтәч күргәнең бармы, күрмәсәң күр!
Чынлап та, кызгылт-кара, киң күкрәкле, тәпиләре йонлы, искитмәле матур әтәч!
Фирая көлеп куйды:
– Синең яшь чактагы теге клеш чалбарыңны хәтерләтә бу, крутой егет алып кайткансың, әтисе.
Әтәч, тавыклар йортына килеп кергәч, күкрәк киереп, гайрәтләнеп кычкырып җибәрде, тирә-ягына бер-ике генә борылып карады да, пыр туздырып, әтәч күрмәгән яшь тавыкларны бастыра да башлады.
– Вот, маладис, чын ирләр шулай була ул! – дип кычкырып көлеп җибәрде дә Газинур, хатынын кысып кочаклап алды. – Ух, кайда микән шул әтәч кебек дәртле чаклар, но ничего, без дә булдырабыз аны, кая, бар, син дә йөгер, мин куалыйм. Ха-ха-ха!
– Кит, карт әтәч, ул беткән йөрәгең белән...
– Кичә бер анекдот укыдым. Әтәч тавыкны куа, ди. Тавык, тоттырсам җилбәзәк дияр инде, качып китү җүләрлек булачак, әй, абынам да егылам, ди икән. Мин бу әтәч кебек үк чаба алмам, ну тырышырмын. Кая, кил, мин дә бер яратыйм әле, бу әтәчкә карап торып, мин дә дәртләнеп киттемме шунда, – дип, хатынын кысып кочаклап, битеннән чуп итеп үбеп алды.
– И-и-и шушыны. Бар, кая барасы идең? – диде Фирая, ирен этеп.
– Әй, әйе, комбикорма алып кайтыйм дигән идем бит. Ике капчык алсам, хәзергә җитеп торыр, этнең дә ашарына кирәк.
– Тукта, үзең генә барма, сиңа авыр күтәрергә ярамый дим, тукта, мин дә барам.
– Ярар, Ауфштеенны алырмын, бүген эше юк бугай.
Фирая ирен карашы белән озатып калды:
– Берүк үзеңне сакла, авыр күтәрә күрмә.
Әллә нишләп, җаны бер дә тыныч түгел шул. Соңгы араларда Газинуры сырхап тора. Әле ике атна элек кенә әлләни булды шунда, эчем-эчем дип бөкләнде дә, ярты чиләк канлы пычрак су косты, әллә нинди укмаш кисәк тә килеп төште, хатын аны юньләп карап та тормады, йөгертеп чыгарып түкте дә, «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, хастаханәгә озатты. Алты көн ач тоттылар да чыгардылар, берни тапмадылар. Һаман да вакыт-вакыт уйлап куя, ни булды икән соң ул пычрак су, дип. Тик алар әлеге шул дөнья мәшәкатьләре белән генә икесе дә чирләрен онытып торгандай. Икесенә дә илле биш була озакламый, икесенең дә саулыклары энә очында гына тора. Газинурның йөрәгенә операция ясатканына да дүрт ел була. Аллаһы сакласын, язмыш бер-берсеннән аера күрмәсен. Ул бит аларны күп тапкырлар сынады. Егерме сигез яшендә ашказанының өчтән бер өлешен алып ташладылар, аннан җиңел эшкә, милициягә ярдәмче булып күчте, яхшыга китермәде ул җиңел эш, анда яхшы гына эчәргә өйрәнде. Фирая гаиләсен саклап калыр өчен җан атты. Аның бар теләге – тирә-якта, дуслар-туганнар арасында үрнәк булырдай тулы гаилә булып яшәү иде. Һәм ул моңа иреште дә бугай. Алар бер-берсен бер караштан аңлап яшиләр бит.
Ул күккә күтәрелеп карады. Яз, көннәр бигрәк матур тора, кошлар чыр-чу килә. Бер кошларга, бер тавыкларына күз салды, их, тормыш, бигрәк матур, бигрәк рәхәт бит, дип, үзалдына елмаеп, көрәккә барып тотынды, җирне казып, түтәлләр әзерләргә кирәк. Җирне үзе казый, Ауфштеен килсә, ул да казып бирә дә инде, ярый, аларга башка эш тә җитәрлек. Бакча уртасында утырган аккошка күзе төште. Газинур былтыр тәгәрмәчтән аккош кисеп маташкан иде, бик дөрес килеп чыкмады, шулай да, акка буяп куйгач, болай ярыйсы гына. Тик шуның ялгыз булуы эчен пошыра, ничә әйтте, парын ясап куй, ялгыз утырмасын дип. Шуңа һич вакыты җитми. Хәзер кайтса әйтәм, бүгеннән кисеп, парлы итеп утыртып куйсын. Алайса, йөрәккә шом салып тора. Болай да кышны ялгыз чыкты.
Фирая, сарай артыннан бер тәгәрмәч актарып алып, аккош янына китереп салды. Күз алдында ятса, онытмас. Тукта, кереп аш салып чыгыйм, ите пешә торсын, дип, көрәген җиргә кадады да өйгә кереп китте. Ауфштеен да килсә, күбрәк пешерергә кирәк. Ашарга ярата, ни бирсәң, шуны ашый. Ялгыз яшәгән ир-атка өй ашы тансык инде ул. Әйдә ашасын, эшне дә җимертеп эшли бит. Кызык, кешегә исем тагылды да калды, юкса аның исеме дә бар бит – Мәҗит. Урыслар, аны әйтә алмагач, Джип кына диләр. Ауфштеен Газинур белән бергә эшли. Әлеге кушаматны да Газинур такты инде аңа. Мәҗитнең, артыграк салып алса, сөйли торган бер анекдоты бар. Каян ишеткәндер инде. Уфаныкы бит ул, берәр чалынгандыр инде колагына. Имеш, бер башкорт сугышта мылтык чистартып утыра, ди. Немец солдаты килгән дә: «Ауфштеен!»* – дип кычкыра икән. Бер кычкырган, ике кычкырган. Башкорт башын күтәргән дә: «Нимәштәең-нимәштәең, күрмәйһеңмени, мылтык корам», – ди икән. Шул кушамат тагылды да калды менә. Эшкә уңган-булган да, тик вакыт-вакыт эчүгә сабышуы белән харап була шул. Газинурын жәлләп, шул Мәҗитне ярдәмләшергә китертә. Барыбер ялда нишләргә белми аптырап йөри. Гаиләсе дә юк, булуын булган инде ул, ике кызы да бар, тик шул әлеге дә баягы эчкечелек аркасында барысын да югалткан, алай диеп тә булмый, кызлар әтиләрен ташламыйлар, әниләре бик акыллы шул. Тигез, бөтен гаилә булып яшәүгә ни җитә! Җан рәхәте бит. Менә бу иске йортны да эш итеп алсалар. Шәһәргә якын булгач, Газинурга да эшкә йөрергә дә җайлы, балаларга кайтырга-китәргә дә якын. Пенсиягә чыккач бигрәк җәннәт монда. Иртә таңнан торып эшкә чабасы юк, акчаны өйгә китереп бирәләр, ник яшәмәскә авылда, рәхәтләнеп яшибез, Аллаһы боерса. Эштән курыккан юк.
Өчәүләшеп, көлешә-көлешә кичкә чаклы бакчада казындылар. Чүп-чар яндырдылар. Ачы төтен исе таралды, ул да язның бер билгесе. Кичке якта эшне бетереп, ире белән иркенләп кайнар мунчага кереп утырдылар. Арыган тәнгә кайнар мунчаның рәхәтлеге...
Газинур да:
– Анасы, мин шул тормыштан бик канәгать, Ходай шуңардан аермасын, – дип, ләүкәгә сузылып ятты.
– Әйе, әтисе, инде син исән бул, үзеңне сакла. Син булмасаң, бу дөньяның миңа ни кызыгы?
– Мин үлә калсам, синең кебек уңган хатынга өйләнергә капка төбендә ирләр чират торачак!
– Юкны сөйләмә, әтисе, кирәкми миңа кеше ирләре, Аллаһым сакласын, тигез картаерга язсын. Ә син?.. – диде Фирая, иренә таба борылып.
– Нәрсә мин?
– Мин үлә калсам, син кемгә өйләнәсең?
– И-и анасы, өч көн эчәрмен дә мин дә синең арттан китәрмен. – Газинур, үрелеп, хатынының аркасыннан сыйпап куйды. – Минем синнән башка яшәгәнем дә, яшисем дә юк. Миңа синнән башка кем түзсен! Ярар, кая, үзеңне бер яшь чактагы кебек әйбәтләп торып яңа себерке белән чабыйм да чыгыйм, хәл бетә, алайса.
Кызу мунчада, тәмле итеп мәтрүшкәле себерке белән ире генә чаба белә шул. Ул ләүкәгә сузылып ятты да күзләрен йомды. Себерке башта өстә кайнар һаваны баштан аякка кадәр җилпи-җилпи дә аннан чак-чак кына аркасына кагылып китә. Ныклап чаба-чаба да өскә чүмеч белән салкын су сибеп торып җибәрә. Ах, дөнья рәхәте! Фирая ләүкәдә ятып кала, Газинур чыгып китә. Хатын, иркә бала кебек, хисләнеп-назланып бик озак кына ята бирә, аннан үзалдына елмаеп куя. Никтер яшь чакта тормыш яныңнан чапкын аттай чабып уза, ни рәхәтен, ни кыенын аңламый да каласың. Тик менә картая килә аның һәр көне кадерле икән. Хәтта кара-каршы утырып чәй эчүләре дә ямьле. Бу халәтне соңгы ел бигрәк тә ныграк тоя. Бу дөньяның туган һәр көне үзенчә матур, кадерле. Ник шулай икән?.. Картлык шулай килә микән әллә...
Беренче пардан соң алар бакчага тын алырга чыгып утырдылар. Әле яз уртасы гына, бар җирдә кара җир, шулай да берничә урында кызыл лалә чәчәк атып маташа.
– Анасы, кара алмагачларны, бөреләре ничек тулышкан, иртәгә көн җылы булса, ап-ак чәчәккә күмеләчәк. Ә монда ниләр утыртасың инде? – диде Газинур, кара туфракка ымлап.
– Чәчкә, бар җирдә чәчкә булачак, әнә теге башта берничә түтәл ясыйм да... Кара-кара, ай тулган, акча күрсәтергә кирәк! – Фирая ашыгып өйгә кереп китте дә кошелегын алып чыгып, эченнән акчалар алып, айга күрсәтеп, нәрсәдер укынып, кире салып шарт итеп бикләп куйды.
– Нәрсә укындың инде, шуңа ышанасыңмы?
– Шушы тулган ай кебек кошелегым тулы булсын, дидем. Менә күр дә тор, иртәгә акча керә.
– Иртәгә ничәсе? Кәнишне, керә, иртәгә пенсия килә бит, тулыр шул. Хи-хи, бу хатын-кыз җүләр дә инде, гел юкка ышана, эшләмәсәң керер, керми ни...
– Мин бит аңардан акча гына түгел, сиңа, балаларга, якын туганнарга саулык та сорыйм, – дип, ул кире ире янына килеп утырды. – Хәтерлисеңме, сине Кавказда инфаркт суккач, яныңа килдем. Ике тәүлек ярым поездда бардым. Айның тулган, түм-түгәрәк вакыты иде. Мин барып җиткәнче күземне дә йоммадым, шул тулган айга карап, Ходайдан ялварып, сине исән калдырсын дип, еладым да еладым. Саклады, Аллаһыга шөкер, ишетте, рәхмәт төшкере.
– Шуңа, килеп керү белән астан гына йодрык күрсәттең.
– Соң, әтисе, син бит мине күрү белән, бәләкәй бала кебек авызыңны бәлшәйтеп, елый башладың. Мин дә кушылып еласам, икәүләп үлә идек бит шунда. Сине күргәч, йөрәгем ничек әрнегәнне белсәң... Син шундый ябык, мыекларың асылынып төшкән...
Әйе шул, ул чагында Фирая, кеше ишетмәслек кенә итеп:
– Утырма елап, эчеп кенә харап булдың, иманыңны алам мин синең моның өчен! – дип, астан гына йодрык күрсәтте. Ире тиз тынычланды.
– Бар, кайтып кит, алайса, ачуланыр булсаң, – дигән булды.
– Кайтам менә хәзер, кайтам, трусигыңны гына алыштырам да кайтам, – диде хатын, ачулы караш ташлап.
Азрак тынычлангач, кысып-кысып кочаклаштылар, елаштылар.
– Син килгәч, ул чакта мин тынычландым, рәхәт булып калды. Чит илдә чирләп яту кыен да, куркыта да. Яныңда якын кеше кирәк шул. Беләсеңме, мин ул чакта бик горурландым. Кемнең хатыны килгән әле ул җәһәннәмгә! – Газинур аны кочаклап алды.
Кочаклашып, икәү тын гына айга карап, уйга калдылар. Ул елларны Газинурның эше командировкалар белән бәйле иде. Йөрәк, кан басымы бик җәфаласа да, йөри бирде. Командировканың бер яман ягы бар. Өстеңнән күзәтү юк, кычкырып тыеп торырга хатын юк. Бер көтү ир-ат эштән кайткач нишлисең, җыелышып эчәсең дә йә ятып йоклыйсың, йә өелешеп сугышасың, арада бит картайгач та акыл кермәгән кызу канлылар җитәрлек. Авызга бер эләккәч, тиз генә туктап буламыни. Ул якка Газинур да йомшаграк шул, юк дия белми.
Анда да шулай булды, рәттән өч көн эчелде, ярый, «Ашыгыч ярдәм» тиз килгән. Өч көн реанимациядә ятып чыккач кына өйгә шылтырата алды. Хатыны, ишетү белән: «Көт, киләм», – диде. Фирая килгәч, терелеп киткәндәй булды. Хатын-кыз көчле шул: терелтә дә, үтерә дә. Өч атна янында саклап утырды, утырды гына түгел, көн дә ашарына пешереп алып килә, ашатып, юындырып, төнлә генә кунакханәгә кайтып китә. Шул чакта Газинур үзенең бик бәхетле ир икәнен аңлады. Фирая шул чит җирдә дә токмачлы аш пешереп алып килә, итнең дә иң тәмле, кимерчәкле җирен генә. Кәстрүлнең авызын ачып җибәрсә, китә тәмле исләр таралып, өйгә кайткандай буласың. Күрше караватта бер иркәй ята, үзе бик тыныч, акыллы кеше. Шуның хатыны, җиткән улы бар. Газинур белән Фирая моны шым гына күзәтәләр. Хатыны белән малае ике көнгә бер-ике әфлисун белән бер бәләкәй кисәк колбаса тотып киләләр дә, биш минут та янында утырмый, кайтып та китәләр.
Истәлекләр-истәлекләр... Фирая калтыранып куйды.
– Әйдә, әтисе, мунчага тагын керик әле, өшеттерә башлады, – дип, урыннан торды, икәүләшеп тагын ләүкәгә иркенләп менеп утырдылар.
– Әйе шул, кара әле, әнисе, син теге «Минеральные воды» больницасында минем белән бер палатада яткан Олегны хәтерлисеңме?
– Хәтерлим, мин дә шуны искә алып утыра идем, икебез бер нәрсә уйлыйбыз икән. Бик кызгандым мин аны, ник телефонын алмадык инде? Исәнме икән мескен?
– Хәтерлисеңме, син аны үлемнән алып калдың!
Ул чагында, Олегның хәле начарая башлагач, табибларны чакыртып керттеләр. Шәфкать туташы укол ясады да чыгып китте. Мескен, бик сабыр кеше иде, чырае ап-ак, акрын гына ыңгырашып, башын читкә борды. Фирая, сикереп торып, аның янына килеп басты.
– Тукта, син нәрсә, үләргә җыендыңмы әллә? – дип, аның изүләрен ачып, юеш сөлге белән бөтен тәнен ышкый башлады, кызартып бетерде. – Син нәрсә, шулай яшь килеш үлеп китәргә әйтәсеңме әллә, хәзер эшләтеп җибәрәбез без аны, давай, тырыш, ярдәм ит, үләргә өлгерерсең, дустым.
Чынлап та, әллә Фираяның тырышуы ярдәм итте, әллә Олег аңа ышанды – акрынлап йөзенә кызыллык йөгерде. Манма тиргә баткан Фирая:
– Уф! – дип, аның янына утырды да, күкрәк турысына кулын куйды. – Менә шулай, каның йөреп китте. – Һәм, аның тир бәреп чыккан маңгаен сөртте: – Синең яшисең килмимени, тәнеңне, җаныңны эшләт!
Олег, уңайсызланып, Газинурга карап алды да, күлмәк изүен яба төшеп:
– Бик тә яшисе килә... – диде, пышылдап.
– Ә ул, син кайтып киткәч: «Хатының күптәннән кул белән дәвалыймы?» – дип сорады. Мин башта ни дияргә белми аптырап калдым, аннан, кешенең ышанычын сындырмас өчен: «Күптәннән», – дигән булдым. Икенче көнне ул инде иртәннән үк ишеккә карап сине көтә башлады. Ә кайтып китәр алдыннан син аның янында үзең генә калдың бит, нәрсә сөйләштегез, шуны гел сорармын дим дә, онытам.
– Бик тыйнак кеше иде шул, без кайтырга җыена башлагач, аның күзләрендә курку да, сорау да күреп, ничек юатырга да белмәдем. Тик күрәм: синнән читенсенә, сорый алмый. Син чыгып киткәч, янына утырдым да аның учын учыма салдым. Мин әйтәм, ике учың белән кыс минем учымны, шуннан җылы киткәнне тоярсың, мин сиңа үземнең йөрәк җылымны калдырам, хәлең начарая башласа, учыңны учка куеп кыс та мине күз алдыңа китер, мин сиңа ярдәмгә килермен, дидем. Нәрсә диим инде, мин дә берни дә белмим, тик аның карашында өмет, ялвару. Без кайтып китәбез, ә аның янында беркем юк. Бер нәрсәгә үкенәм, шунда бер тәлинкә токмачлы аш ашатмаганга, авыз суы килеп яткандыр инде мескеннең.
– Без бит аңа тәкъдим иттек... Ул бит баш тартты.
– Бик оялчан кеше иде шул.
Газинур хатынына борылып карады:
– Кара әле, әллә гашыйк идеңме соң син аңа, шулчаклы тәмләп сөйлисең?
– Әллә көнләшәсеңме, карт җүләр, әнә кара, күкрәк җоның агарган!
Газинур күкрәгенә карап алды.
– Агарса соң, син генә агартып бетердең инде аны, кеше ирләрен сыйлап, әнә синең чәчең агарган!
– Ә минеке нишләп агарган? Әй, шушы җүләрне, вакыт-вакыт ычкына башлыйсың. Бар, коен да чык, чәй куя тор.
Бетте идиллия. Гел шулай, ипләп кенә утырган җирдән берәр матавыгы килеп чыга да, тәмле ашка төшкән таракандай, тәмен-ямен җибәрә дә куя.
Фирая мунчадан чыкканда Газинур икесенә дә чәй ясап куйган, ә үзе нидер уйлана-уйлана чәен болгата иде.
– Кара, әтисе, ул чакта минем бөтен курыкканым – без барда гына үлмәсә ярар иде, дигән уй булды, аның үлгәнен күрсәң, син дә куркып үләрсең дип шүрләдем, йә Аллаһ, исән-имин туган якка кайтып төшкәч кенә җиңел суладым.
– Үлгәндер инде, шунда берүзе ятып. Көн дә бер колбаса кимереп кара. Син килгәч мине бала кебек юындырдың, кырындырдың, ашаттың-эчердең. Ул миңа чыгып киткәндә, беләсеңме, нәрсә диде? «Какой же ты счастливый татарин!» – диде.
– Шулай, берәүләр моны төшендә дә күрмәгән, ә син шулай тиеш дип кабул итәсең. Безнең ирләр хатыннарына бәя бирергә ашыкмыйлар шул, шулай тиеш дип кенә уйлыйсыз.
– Юл үтми атыңны мактама, гомер итми хатыныңны мактама, диләр, сезгә якты чырай күрсәтсәң... Йә ярый, ятыйк.
– Кара, әтисе, син хәтерлисеңме, Казанда операциядән алып чыккач мин килдем яныңа. Шунда сине карарга шундый чибәр яшь бер кызмы, хатынмы керде. Әнекәй генәм, кулларын синең күкрәгеңә куйгач, мин телсез калдым, аның кулларының матурлыгы, аның чибәрлеге! Әкияттәге кебек. Тын да алмый карап тордым. Мин әйтәм, операциядә үлмәде, бу кызның кагылуыннан үләр инде, дим. Минем төзелештә эшләп каткан куллар белән чагыштырып булмый шул инде.
– Синең куллар газовый ключ номер один инде, тотсам сындырам дип тотасың. Тик анда аның кайгысымыни! Операциягә керткәч, унлаган күз төбәлгән, ә син ятасың шәрә килеш шул матур кызлар күз алдында. Сиңа сөйләдемме әле, операциядән соң реанимациягә күчергәннәр. Уянып киттем, як-ягыма карыйм, ике якта ике хатын ята. Барыбызның да өстендә ак простыня. Медсестрага әйтәм, чыгарыгыз мине моннан, дим. Алар, тагын өч көн ятасың әле, диләр. Ятам инде, нишлим. Теге хатыннарга әйтәм, мине бүген чыгармасалар, торам да бәйләнәм мин сезгә, дим. Берсе көлә, икенчесе кычкырырга әйтә, кагылып кына кара, хәзер кычкырам, ди. Шаярганны аңламый торган булды, минем бит аңа кагылу түгел, сөйләшергә дә хәл юк. Ну син дә мине кызык иттең иеме? Бөтен кешенең хатыннары ирләрен саклап идәндә яттылар, син минем аякларны кочакладың да йокладың, икенче төнне бөтенләй юкка чыктың. Уянып, карыйм – ни аяк очында, ни идәндә юксың, иртән уяндым – һаман юксың, аптырап, эзләп чыктым, иртәнге ашны да үземә алырга туры килде. Оятсыз да булдың инде шунда.
– Бәй, Казан чаклы Казанга барып, синең карават астында аунап ятмам бит инде, аягыңны кочаклаттырмадың, берәр почмакта урын юкмы икән дип, эзләп чыгып киткән идем, баш табибның ишек төбендә яхшы кожаный диван тора – яттым да йокладым...
– Оятсыз, көлеп утырасың, башкаларның хатыннары өсләрендә бал корты кебек безелдәп очып кына тордылар.
Фирая эче катып көләргә тотынды.
– Шунда үлеп киткән булсам?!
– Үлмисең, атасы, мин белдем бит үлмәсеңне, чөнки без синең белән сиксәнгә чаклы яшәргә дә бер үк көнне үләргә сөйләштек бит, – дип, Фирая иренә яратып карады.
– Анысы хак, кайбердә уйлыйм да, бер дә сине кемгәдер калдырып китәсе килми. Йә, ярый, кадер кичәсе түгел, ятыйк. Иртән торып, тавыкларга кычыткан җыеп болгау болгатасы бар, – дип, Газинур өстәл яныннан торып китте.
Хатын:
– Әтисе, әллә нинди кич бүген, әллә кайларга кереп киттек. Даруыңны эчтеңме, әй, үзем дә онытканмын, – дип, барып даруын кабып куйды.
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: