-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 гыйнвар 2019, 12:24

Зифа КАДЫЙРОВА. Синсез килгән язлар. Роман (1)

Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова – безнең якташыбыз. Учалы районы Ахун авылы кызы. 1958нче елда туган, Ахун урта мәктәбен тәмамлаган. Һөнәре буенча – төзүче. Тормыш иптәше белән кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Инде хаклы ялда булса да, ял итәргә һич вакыты юк, иҗат ялкынында яна, әдәби очрашулардан кайтып керми. Үзнәшер юлы белән дөнья күргән китаплары бик бәхетле язмышка ия булды. “Сагынырсың, мин булмам” һәм аның урыс теленә тәрҗемәсе “Сумбуль”, “Язмыш сынавы” китаплары Татарстан Милли китапханәсенең “Ел китабы” исеменә лаек булды. “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан” китаплары басылды. Моннан тыш язучының әсәрләре Башкортстан һәм Татарстан матбугатында дөнья күреп тора.Аның әсәрләре, гадәттә, беркемне дә битараф калдырмый. Кемдер бик яратып укыса да, кемдер шактый усал тәнкыйть сүзләре яңгырата. Ничек кенә булмасын, әдәби сүзнең җәмгыятькә тәэсире шактый кимегән бер заманда, укудан бизгән кешеләрне дә кулына китап алырга мәҗбүр итүе белән генә дә аның иҗаты игътибарга лаек. Сезнең игътибарга З. Кадыйрованың 2016 елда "Тулпар"ның 1,2нче саннарында дөнья күргән “Cинсез килгән язлар" романын сайтта бирә башлыйбыз.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
ФИРАЯ
1
Бар дөнья чәчәккә күмелеп, кешеләр бер-берсенә гашыйк булып мәхәббәттә аңлашканда, алмагачлар чәчәк атып ак күлмәккә төренгәндә, бар кешелек талпынып-шашынып мәхәббәт көткәндә, Газинур гаиләсен калдырып китте. Утыз биш ел уртак тормыш, уртак түшәк... Утыз биш ел бергә төнгә кереп, бергә таңны каршылап, бер кисәк ипине дүрткә бүлеп, мәхәббәт җимешләрен бергә үстереп, авырмы-җиңелме – бергә гомер кичереп, тату гына яшәп ятканда, көтмәгәндә, олы кайгы ишек шакыды. Фираясының бу югалтуга һич тә ышанасы килмәде, истәлекләре йөрәк түреннән актарылып чыгарга гына торды, күңеле белән яшьлегенә һәм иң соңгы көнгә әйләнде дә кайтты.
Утыз биш ел – әйтүе генә ансат. Ниләр кичерделәр, ничек башланды соң аларның мәхәббәте? Беренче очратканда, ул бөдрә чәчле, таза, төптән үскән юан имәндәй, аягында нык басып торган егет иде. Фираяның әлләни исе дә китмәде. Очраклы гына бер танышы булып калды. Тик Газинур өчен түгел, ул, аны күргәч тә, их, бер кочаклап йокларга, дип уйлады, чөнки кызның биле нечкә, ә күкрәкләре шундый матур, түгәрәк иде. Ә якыннан зәңгәр күзләрен күргәч, бөтенләй башын югалтты. Ул аның белән ярты ел саташты. Җае чыккан саен күзенә чалынырга тырышты, тик Фирая гына әйләнеп тә карамады. Алай да җай чыкты, танцыга баргач, бер егет кызларга бик каты бәйләнде. Шулчак алар якында гына торган Газинурга сыендылар, озата баруын үтенделәр. Әйе, Газинур озатты, тик ишек төбенә килеп җиткәч, бар кыюлыгын җыеп, кочып алды да ишектән кертмәде. Тулай торак алдында бет кебек ябышты, Фирая һушына килгәнче, иреннәреннән суырып-суырып үпте.
...Хатын үз-үзен кысып кочаклады да күзләрен йомды, менә шуннан соң утыз биш ел үткән. Яшьлеген искә алып, күз яшьләре аша елмайды: татлы да газаплы да икән үткәннәрне искә алу.
* * *
Без ул чакта хәлдән тайганчы үбештек, йә Ходай, ул чакта син мине ашап бетерә яздың. Син ул чакта:
– Мин бу көнне ярты ел көттем, сине беренче күргән көннән мин сине күзәтәм, үзем шундый куркам... – дидең, еш-еш тын алып.
– Нидән? – дидем мин дә, аптырап.
– Берәрсе алып китмәгәе, дип. Егетләрне кисәтеп куйдым, минеке була, якын килмәгез, ботарлап атам, аңламасагыз! – дидем. – Үзең килеп эндәшмәсәң, бүгенге мескеннең дә эше харап иде.
– Алайса, ник үзең озатмыйсың?
– Әй, әллә ничек шунда, куып җибәрсәң дип курыктым. Безнең күрше бүлмәдәге Надимне куып кайтаргансың бит. Ул кайтып сөйләгәч, бердән, шатлык эчкә сыймады, икенчедән, мин дә шул хәлгә калудан шүрләдем.
Фирая аптырап карап торды-торды да кычкырып көлеп җибәрде:
– Шуннан?
– Нәрсә шуннан, шул, утырган да шуган, сезгә кызык, канга батып алар өчен сугышасың, йолкышасың, ә алар синнән көлеп, куып кайтаралар.
– Син нәрсә, Газинур, минем өченме?
– Иткә җыелган чебен урынына кайталар иде бит артыңнан. Мин дә шуларны куа-куа килә идем дә, син тулай торакка кереп киткәч, кайтып, тынычлап ятып йоклый идем. Әллә өйләнешәбезме соң, дөресен әйткәндә, кияргә өстә күлмәк тә калмады, синең өчен сугыша-сугыша ертылып бетте, әнә төймәләре дә төрле-төрле. Малайлар күрмәгәндә күлмәкләреннән кисеп алам да үземнең күлмәккә тагам, белсәләр, алар да мине тотып кисәрләр инде! – диде дә кызның күкрәгенә карап текәлеп катты. – Синең дә төймәң чыгып очкан... – диде, теле бәйләнеп-көрмәлеп.
Газинур калтыранган кулларын күкрәк тирәсенә суза башлауга, Фирая, беренче булып һушына килеп, изүен ике кулы белән каплады да чәрелдәп кычкырып җибәрде. Чынлап та, гәүдәсен кысып торган буйлы-буйлы кофтаның изү төймәсе ычкыну гына түгел, чыгып ук очкан иде.
– Әйе, капла-капла, миннән башка беркем дә күрмәсен, минеке-минеке генә булсын! – дип, егет аны кочагына алды. Үзенең бөтен тәне дер-дер килә. Исерек кеше кебек мыгырданды: – Өйләнәм-өйләнәм, үлгәнче сиңа ябышып ятачакмын, – диде, калтыранып.
Кыз үзе дә аның кайнар сулышыннанмы, көтмәгәндә ике арада кабынган уттанмы башы әйләнеп, өстенә ташкын булып килгән дулкынга каршы торырга тырышты. Ярамый, әнекәйгенәм, беренче көнне үк үбешергә ярамый, дигән уй вакыт-вакыт башка килә, тик каршы торып булмый. Ул көнне таң атканда гына керде, иптәшләре инде уянганнар иде. Гөлбану, ахирәтен күргәч, берничә минутка телсез калды, аннан, көчкә телен әйләндереп:
– Сине нишләттеләр? – дип пышылдады.
Фирая артындагы көзгегә әйләнеп карады да үзе дә сискәнеп китте. Чәчләр тузган, кофтаның инде ике төймәсе юк, итәкнең алды артка әйләнгән, биттә бер буяу калмаган. Ул эче катып көләргә тотынды:
– Мине шулай яраттылар, әле дә ярый, ашап бетермәделәр...
– Абау, ярату шулай була димени, бигрәк куркыныч икән бит ярату дигәннәре! Сине яратмаганнар, өзгәләгәннәр кебек бит...
Менә шулай бер кич хәл итте безнең киләчәкне. Их, ул яшьлек... Мәңгегә кайтмаска киткән көннәр, еллар! Килеп кагылу белән каның кайный башлый иде. Сине тыеп торулары... ай-һай, кыен иде. Шулай да мин сине тагын ярты ел интектердем, күпме төймәләр өзелде, каннар кайнап ташыды, тик туйга чаклы гөнаһның олысына кермәдек. Тулай торакка кертмиләр, ә син барыбер җаен таба идең. Яшьлек ансыз була димени: без таңга тиклем баскыч янында тәрәзә төбендә үбешә идек. Икенче көнне эшкә автобуста – аягөсте барулар, урын булып, утыру бәхете тәтесә, утырып йокыга талулар, тукталышны үтеп китеп соңга калулар. Берсендә мин шулай, йокымсырап, уртага, утыргычлар арасына егылып төштем. Хурлыгымнан, беренче тукталышта ук сикереп төшеп калдым да кайда төшкәнемне аңламыйча елап җибәрдем: тагын эшкә соңга калдым бит. Бүген кич беркаяда бармыйм, ятам да йоклыйм дигән идем дә, кая инде ул. Кич җиттеме, бар аруыңны онытып, тагын бер-беребезгә каршы йөгерәбез. Ул пятачок, кичке уеннар! Урыслар йокларга кайталар, ә татарлар кичке уенга әле чыгалар гына. Андагы яшьләр, андагы мәхәббәт, андагы гашыйклар, андагы кайнаган хисләр! Минем янга ялгыш берәрсе килеп бассамы! Син шундук әллә каян тау булып калкып чыга идең дә, тегеләр искән җил кебек юкка чыга иде. Мин – төзелештә, син – заводта. Их, яшьлек, арытмый да, ялкытмый да... Яратышып та туеп булмый иде бит...
(Дәвамы бар.)