Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 гыйнвар 2019, 18:37

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Гөлчирә. Хикәя

Гөлчирә төнен йокламый чыкты. Иртәнге савуга да иң беренчеләрдән булып килде ул һәм аптырап калды, Фәһим Гөлчирәнең сыерларын урыннарына бәйләп йөри иде.– Гөлчирәкәй, – диде ул шундый назлы тавыш белән, – мин бик шатмын синең туган якка әйләнеп кайтуыңа! – Шулай дип, Гөлчирәгә кулын сузды.– Исәнме, Фәһим, – дип, аңа елмаюлы күз ташлады Гөлчирә, кулын бирмичә генә.

Ферма мөдире Галәветдиннең бүген кикриге кире караган иде. Иртә таңнан алып кычкыра да җикерә. Мал караучы Фәһим тагын исереп килгән, әллә таңнан баш төзәтеп өлгергән, әллә инде айнып бетмәгән кичәгедән. Үзалдына нәрсәдер мыгырдый-мыгырдый чанасында ята. “Әй, алло!” дип колагына кычкырганны да исәпкә алмый, кемнедер тозлап-борычлап сүгүен дәвам итә.
Галәветдиннең моңа бик нык ачуы килеп, Фәһимне чанасыннан сөйрәп төшереп, чана төбенә салган печән астын актара башлады, янәсе, урланган фуражны табып, кирәген бирмәкче булды.
Ә Фәһим: “Әй, син, нәрсә эзлисең анда?” – дип кычкырынырга тотынды. Галәветдингә җиргә төкереп китеп барудан башка чара калмады...
Алар арасында күптәннән бәхәс бара шул. Сәбәпчесе – савучы Гөлчирә. Ялгыз, чибәр бу яшь хатын кайдадыр йөреп, бала ияртеп кайтып төшкән иде авылга. Гөлчирә – Фәһимнең беренче мәхәббәте, тик моны Гөлчирәгә әйтергә кыюлыгы җитмәве бөтен эшне бозды да инде. Иртәгә армиягә китәсе кичне бик кызган иде дә бит, арага Галәветдин килеп тыгылды... Кызны биергә чакырды да, колагына нидер пышылдап, “ә” дигәнче алып та чыгып китте. Әй гарьләнде инде Фәһим бу кичтә, хәтта егылып үләселәре килде.
Иртән егетне озатырга килмәде Гөлчирә, Галәветдин дә күренмәде... Ике ел хезмәтен үтәп кайтып төште Фәһим, тик сөйгәнен авылда очратмады...
Ә Гөлчирә, Фәһим китеп бераз тору белән каядыр чыгып китте. Беркем дә белмәде аның кая киткәнен...
Галәветдин авылның иң уңган, иң матур кызы Хәлимәгә өйләнде, тик бу никах икесенә дә бәхет алып килмәде, киресенчә бөтен бәхетсезлек шуннан башланды, ахры, Хәлимә өчен... Галәветдин, көннән-көн көйсезләнә генә барды, әкренләп эчкечелеккә салышты, аннан кунарга да кайтмый башлап, бөтенләй читләште Хәлимәдән...
Хатын авырга уза алмады, ә Галәветдингә гүя шул гына кирәк иде. “Менә кеше хатыннары бәби алып кайта, ә син... кысыр бия”, – дип, мыскыл итә башлады. Көннәрдән бер көнне Хәлимә түзмәде, ирен ташлап китте...
Менә шулай көн артыннан көн үтә торды, салкын кышлар артта калып, яз килеп җитте. Урамнардан гөрләвекләп ерганаклар ага башлады, кояш кыздырды, сыерчык-
лар җылы яктан кайтып оя корды. Авыл, кышкы йокыдан уянгандай, җанланып китте...
Шулай бердәнбер көнне, авылның стажлы гайбәтчеләре өй борынча йөреп, берсеннән-берсе арттырып хәбәр тарата башлады... Имеш, югары оч Әхмәт картның кызы уйнаштан туган бала ияртеп кайткан икән. Ул бала инде үсеп беткән икән.
Гөлчирә авылдан киткәндә йөкле булып китә. Әти-әнисе сизгәнче дип, өч-дүрт атналык авыры белән, Стәрле якларына юллана. Үзе генә белә ничек алданганын. Их, шул кичне Фәһимне озату кичәсенә бармаган булса! Галәветдин, матур язгы кичтә су буйларын урап килик, дип, кызны елга буена чакыра. Гөлчирә, аны-моны уйламый, ризалаша. Ә Галәветдиннең уе бөтенләй икенчедә була шул... Әзрәк хәмер эчеп, каны кызгач, ач бүредәй, кызга сүз әйтергә дә ирек бирми, яңа үсеп чыккан үлән өстенә егып сала. Гөлчирә аңына килгәндә Галәветдиннең эзе дә суынган була инде... “Тор, нишләп ятасың, нишләвең бу?” – дигән тавышка күзен ачып караса, күрше карчыгы Әсма әби икән. Гөлчирә, эшнең нидә икәнен аңлап алып, кычкырып елап җибәрә... Әсма әби: “Әйдә, балам, тор, безгә кайтыйк, әзрәк мунча җылыткан идем кичтән, юынып, чистарынып кайтырсың үзегезгә!” – дип, Гөлчирәне үзе белән алып китә.
Бераз тынычлангач, өенә кайтты ул һәм күп тә тормый, беркемгә бер сүз әйтми-нитми, авылдан китеп тә барды....
Менә, ниһаять, Гөлчирә авылына кире әйләнеп кайтты... Үзе генә түгел, бердәнбере, сөекле улы Алмазы белән. Кешенең эченә-бавырына кереп булмый бит инде, язмышы бик тә тозлы-борычлыга охшаган, күзе төпкә баткан, элеккечә нур чәчеп тормый, сагышлы һәм дә бик уйчан.
***
Бер көнне ферма мөдире Галәветдиннең югары оч Фатыйманы эзләп китеп барышы иде. Урамда биш-алты яшьләрдәге бик матур, буйчан бер малайга юлыкты. Тегесенең: “Привет, вы кого ищете?” – дигәненә аптырап китте. Бәй, гомер булмаганны нишләп безнең авылда урысча сөйләшәләр?” – дип, малай янына килеп:
– Сәлам! – дигән булды.
– Мин татарча белми! – диде малай.
– Әәә, алай икән, откуда взялся малый? – дигән булды Галәветдин.
Малай җавап биреп өлгермәде, бер ягымлы тавыш ишетелде. Галәветдин борылып караса, аптырап катып калды.
– Гөлчирә син, ничек, бу синең улыңмыни? – диде, шаккатып.
Хатын исә:
– Әйе, бу мин, Галәветдин. Әллә мине үлгән дип ишеткән идеңме? Не дождешься, айда, улым, пошли домой, – дип, улын ияртеп, китеп тә барды.
Галәветдиннең тыны кысылды, авызына су капкандай, тораташтай катып калды...
– Әй Галәү! – дигәнгә чак һушына килсә, бая үзе эзләп йөргән Фатыйма икән.
– Сиңа килә идем, Тәлига бит бүген бәби табып куйган, сыерларын саварга кеше юк, син бармассыңмы микән? – диде калтыранган тавыш белән.
– Мин бик барыр идем дә бит, иртәгә юлга чыгарга җыенам, улым янына армиягә барып кайтам, – диде хатын. – Берсе көнгә присяга көне.
– Әй Аллам, кеше юк бит, сыерларның җиленнәре шартларга тора, бетте баш! – дип, китә башлады ферма мөдире.
Фатыйма күп уйлап тормыйча:
– Әнә, Гөлчирәгә әйт, бөтенләйгә кайткан бит, аңа эш кирәк, – диде.
– Мин бик әйтер идем дә бит, – дип, Галәветдин Фатыймага гаеп-
ле караш ташлады. – Әллә үзең сөйләшеп карыйсыңмы? – дигән булды.
– Ник сөйләшмим ди, бик рәхәтләнеп сөйләшәм. Керергә сәбәп кенә тапмый тора идем, – диде тегесе. – Хәзер, көтеп тор, дип, Гөлчирәләргә ялт итеп кереп тә китте.
– Оятсыз, “синең улыңмы?” дигән була, кабахәт, – дип, үз-үзенә сөйләнеп йөргән Гөлчирә Фатыйманың кергәнен сизми калды.
– Исәнме, күрше, – диде Фатыйма, соңгы сүзләрне ишетсә дә ишетмәмешкә салышып. – Кайткансың икән, кереп хәл дә белешмисең, – дип хәбәр сөйләгән булды. Мич артыннан, чаршау ярыгыннан күзәтеп торган малайны күреп: – Сөбханалла, бигрәк матур икән улың, бетеп әтисенә охшаган! – дип тә ычкындырды!
– Кит инде, шул мәхәббәтсезгә охшатма! – дип, Гөлчирә ачуыннан кычкырып ук җибәрде.
– Мин ни, үзеңә түгел, әтисенә охшагандыр, әйтүем генә, кыенсырый күрмә берүк, – дип, Фатыйма сүзне икенчегә борып җибәрде.
Бераз тынычлангач, Гөлчирә Фатыйманы өстәлгә чакырды:
– Әйдә, күрше, чәй яңарткан идем, тәмләп чәй эчеп алыйк.
– Кайткансың икән, әйбәт булган, тик менә әти-әниеңнең юклыгы кыен, – дип сөйләнгәләп, өстәл янына юнәлде Фатыйма.
Хуҗабикә сүзгә кушылды:
– Кайтуын кайттык та бит, тик эше генә юк, аптырап йөрим әле менә.
Ә Фатыймага шул гына кирәк иде дә инде.
– Әнә Тәлига бәбиләп ята, ә аның урынына группасын саварга кеше юк. Мәхлуклар шартларга җитешеп тора, әллә фермага савучы булып барасыңмы? – дип әйтеп тә салды. – Ферма мөдирен әйтәм, еларга җитешеп кеше эзләп йөри, маллар да бик жәл.
– Бик барыр идем дә бит, шул юньсез Галәветдинне күрәсем килми, шуның кул астында ничек эшләп йөрмәк кирәк! – диде Гөлчирә, авыр көрсенеп...
Ике күрше тәмләп чәй эчеп, бер-берсенә хәбәр сөйләп утырганда, кемдер ишек какты.
– Ачык! – диде Гөлчирә, чәч-башын төзәткәләп.
Рәхмәтен әйтеп, Фатыйма чыгып та китте. Тупса аша атлап кергән Галәветдин бик озак сүз башларга кыймыйча, Гөлчирәгә күтәрелеп карарга оялып торгач, тотлыга-тотлыга сөйләргә тотынды:
– Гөлчирә, әгәр дә булдыра алсаң, син мине, зинһар, гафу ит, тик... бернинди гафуга да сыя торган эш түгел инде! Син китеп югалгач, мин ни уйларга да белмәдем, үземне-үзем күралмадым... Мин бит сине ярата идем, ә син гел мине читкә типтең, якын да җибәрмәдең... Ул Фәһимнең кай җире миннән артык иде соң, нәрсәсе белән сине үзенә карата алды? Ә бит ул сиңа якын да бармады, яратмагандыр да сине. Ә мин синең өчен үләргә дә әзер идем!
– Ярый, үткән-беткән инде. Ни йомыш төште хәзер, сөйлә дә юлыңда бул, – дип кырт кисте Гөлчирә. – Мин хәзер – бөтенләй икенче кеше, теге алты ел элеккеге Гөлчирәне оныт, сине гомергә дә гафу итәсем юк. Минем өстемнән көлеп, һушсыз хәлдә су буенда ташлап китүең генә ни тора... Бар, бар, сыпыр моннан. Эшкә чыгам, әмма да ләкин син сораган өчен түгел, ә малларны жәлләп. Аларның бит минем алдымда гаепләре юк, ә син минем юлымда башкача күземә чалынма, – дип, төрткәләп куып чыгарып җибәрде Галәветдинне.
Галәветдин чыгып киткәч, Фәһим кайда икән, бәхетлеме, дигән уйлар борчыды яшь хатынны. Фәһимнең аны оныта алмыйча, ялгыз яшәвен дә, эчкечелеккә бирелүен дә белми иде әле. Егеткә күз атучы кызлар булмады түгел. Армиядән кайткач, Асия исемлесе үзенең хис-тойгыларын хат аша да язып аңлатып маташты. Юк инде, Фәһимнең уе гел Гөлчирәсе тирәсендә генә булды. Менә шулай еллар артыннан еллар узды, ә Фәһим ялгыз йөри бирде.
***
Гөлчирә җиде кат күк өстендә кебек хис итә иде бүген үзен. Бәхетенең иге-чиге юк кебек тоела иде. Бәхет өчен күп кирәкми шул, дип уйлады ул, хисләр дулкынына бирелеп. Туган якның һавасы да, җилләре дә җылы, бөтенләй башка, җанга дәва, күңелгә сихәт бирә. “Сагындырылган!” – диде ул, ярым пышылдап.
Шундый хисләр белән әкрен генә атлый бирде өенә таба. Кинәт юлында кемдер пәйда булды. Баксаң, Фәһим бит бу. Чиста-пөхтә итеп киенгән, костюм-галстукта, әйтерсең, кияү егете инде.
Гөлчирәнең тыны кысыла башлады, бит очлары алланды, аяклары тотмас булды бер мизгелгә.
– Фәһим! – диде ул тавышсыз гына...
Ә үзе капыл икенче урамга борылып китте. “Тизрәк кайтырга кирәк! Улым берүзе генә бит!” – дип, ашыгып атларга кереште ул.
Кайтса, ишеге шар ачык, өйдә беркем дә юк.
– Алмаз, улым, син кайда? – дип нидер сизенеп, өзә салып кычкырып җибәрде ул, аның өйдә юклыгын күреп.
Кирегә урамга чыгып йөгерде, йөрәге чыгардай булып тибә башлады.
– Кайда, ни булды балама? – дип еларга тотынды ул.
Алмаз беркайда да күренмәгәч, күл буена йөгерде. Күл уртасында бата-чума ярга таба йөзеп килүчене күргәч: “Харап иттем баламны, шул кабахәтнең сүзен екмаска була”, – дип, такмаклап елавын дәвам итте...
Тегеләр ярга чыкканчы, бик озак вакыт үткәндәй тоелды.
– Алмазым! – дип, балага барып ябышты ана, коткаручыга игътибар да итмичә.
Баланың иреннәре күгәргән, хәлсез иде. Күзен ачып:
– Әти! – дип пышылдады.
– Улым, күз нурым, бу – мин, әниең!
– Син кем, минем әтиемме әллә? – дип сорады малай, кабатлап.
Шунда гына Гөлчирә аның артындагы иргә күтәрелеп карады. Аның Галәветдин икәнен күреп, җене кабарып, бик ямьсез сүзләр белән кычкырмакчы иде, балага карап, тукталып калды... Алар ике тамчы су кебек бер-берсенә охшашлар иде.
“Юк, бу синең әтиең түгел, бу бер шайтан”, – диясе килде Гөлчирәнең. Шулай да тыелды.
– Әйдә, улым, кайтабыз, чирләвең бар, – диде, ни әйтергә дә белми, аптырап.
Улын кочагына алып, өенә таба атлады. Бер яктан, улының исән калуына нык куанса да, икенче яклап, Галәветдингә ачуы көчәя барды...
Ә ир баскан җирендә таш кебек катып калды. Төрле уйлар борчырга кереште аны... “Әтием”, диде түгелме соң. Әллә чынлап та... Юк, юк булмас. Кайдан төшсен инде сиңа шундый бәхет, адәм актыгына, диде үз-үзенә ачуланып...
***
Гөлчирә төнен йокламый чыкты. Иртәнге савуга да иң беренчеләрдән булып килде ул һәм аптырап калды, Фәһим Гөлчирәнең сыерларын урыннарына бәйләп йөри иде.
– Гөлчирәкәй, – диде ул шундый назлы тавыш белән, – мин бик шатмын синең туган якка әйләнеп кайтуыңа! – Шулай дип, Гөлчирәгә кулын сузды.
– Исәнме, Фәһим, – дип, аңа елмаюлы күз ташлады Гөлчирә, кулын бирмичә генә.
Шул арада Галәветдин килеп чыкты, “Алмазның хәле ничек, авырмадымы?” дип, хәл белешергә кереште. “Аллаһка шөкер”, дип, Гөлчирә шул уңайга Фәһимгә тиз генә кулын бирде. И Ходаем, нигә шул Галәү белән тагын очраштырдың инде, дип әрни иде үзенең җаны.
– Фәһим, бүген кич нишлисең? – дип, очкынлы караш ташлады Фәһимгә. Минем йортта электр чыбыклары искергән, килеп караштырып бирмәссеңме? – дигән булды. – Улым Алмаз белән дә якыннанрак танышыр идегез, – дип өстәп куйды, Галәветдиннең йөрәгенә тоз коеп.
Фәһим бик теләп ризалашты да, “Ярый, кичкә кадәр”, дип китеп барды.
Галәветдин, Фәһим киткәч, түзмичә:
– Нигә, мин дә эшләп бирә алам инде, – диде, ялварулы тавыш белән.
– Юк һәм юк. Син минем өчен – күптән кешелек сыйфатын югалткан кеше. Баламны бәладән коткарганың өчен рәхмәт, тик безне оныт! – диде, ачынып, Гөлчирә. – Балама кагыласы булма, пычрак җаның белән! Кара аны, тагын бер күрсәм Алмаз тирәсендә, мин карап тормам, – дип тә өстәде һәм эшенә тотынды.
Галәветдин, Алмазның үзенең улы булуына тәмам инанды бүген. Тик шунысы да көн кебек ачык иде: алар бергә була алмаячак...
***
Автор турында
Башкортстанның Караидел районы Байкы-Юныс авылында 1959нчы елның 15нче февраль көнендә бер кыз бала дөньяга килә. Аңа Гөлсем дип исем кушалар. Була шундый кешеләр, исемен ишетүгә үк бу кеше шагыйрь түгел микән, дип уйлап куясың. Исемендә җисеме. Гөлсемнең дә шулай. Әгәр аны якынрак белергә теләсәң, шигырьләренә күз салыгыз. Әсәрләренең серен ачып карыйм дисәң, анда шагыйрәнең йөрәк хисләре, үз җәүһәрләре булган бай күңеле күренер.
Гөлсем Кави кызы күптән яза. Яшьлек мавыгуы ярты юлда тузып калмады, яшәү рәвешенә әйләнеп китте. Иҗат җимешләрендә авылча самимилек, хәтта беркатлылык сизелеп торса да, бу алар артында ихласлык, күңел сафлыгы, Ходай биргән тормышны шатлык белән яши белү ята.
Ул үзенең шигырьләрендә дөньякүләм кимчелекләрне җиңеп чыкмакчы булып кизәнми, гомумән, ул андый нәрсәләрне: яманлыкларны, кимчелек, шакшылыкларны аз күрә. Үле чүл уртасындагы яшеллек утравы кебек, үзенең ямьле-куанычлы, ак һәм пакь дөньясын саклый белгән сирәк кеше ул. Югыйсә, аның язмышы да җиңел генә, бәла-казасыз үтмәгән. Ләкин ирен югалту, биш баланы ялгыз үстереп аякка бастыру аның күңеленә боеклык пәрдәсе яба алмаган. Мәхәббәт һәм тормышка мәдхия – Гөлсемнең ике аргамагы, очар канатлары. Гөлсем, мөслимәләр кебек, битен яулыкка яшереп йөрмәсә дә, күңелен Ходай хозурына шар ачкан кеше. Алчак холык-
лы, хуш күңелле, кешеләр белән җиңел аралашучы, дөнья белән син дә мин яшәүче ханым ул. Шуңа да шигырьләре җиңел, күңелчәк: сусаганга – су, кипшенгәнгә – җиләс җил, сагынучыга сәлам җыры кебек, табигый рәхәтлек белән укыла. Шигырьләре үзләре үк җырлап тора, үзәк өзгеч моңлы көй сорый.
Үсәсе гөл үсәргә тиеш, тырыш, Гөлсем, тырыш!
Заһит МУРСИЕВ,
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: