Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 гыйнвар 2019, 13:16

Чебен

Габдулла ВАФИН
ЧЕБЕН
Ул дөньяга чебен булып туды.
Беренче хәрәкәтләрен ясап, өрфиядәй канатларын кагып алды, аннан нечкә йонлач аяклары белән мәзәк кенә атлап китте. Шул ук вакытта башын як-якка боргалап, күзләрен зыр-зыр китереп, тирә-якны күзләргә дә онытмады. Ә бераздан шкафның үзе утырган ялтыравыклы диварында шәүләсен күреп калды һәм каккан казыктай туктап калды. Чөнки, теге яктан аңа чебен аламасы карап тора иде.
Димәк, ул – бөҗәк! Бу уеннан аның кечкенә башы тиргә батты, йөрәге дә дөп-дөп тибәргә кереште. Әйе-әйе, ул – чебен, дөнья йөзендәге иң хәшәрәт нәрсә.
Тукта, бәлки бу төш кенәдер. Ничек тә уянырга кирәк. Моның иң яхшы ысулы – үзеңне чеметү. Тик, ничек инде чебен тәпиең белән үзеңне чеметмәк кирәк?! Шулай да ул югалып калмады – сул ал аягын авызына капты һәм авыртудан кычкырып җибәрде: “Бз-з-з…” Әмма йокысыннан уянмады, чөнки ул өнендә дә чебен иде.
Тукта, ул элек депутат иде бит. Бар тирә-якны дер калтыратып тоткан депутат. Тик, нигә ул әле килеп чебен?
Бик тырыша торгач экс-депутат үткән тормышының соңгы минутларын күз алдына китерә алды. Менә аны тән сакчысы “Мерседес”та миллион доллар торган затлы коттеджы каршына китереп куйды, каударланып ишеген ачты. Депутат Вәлиев иркенләп киерелеп алды һәм 39 размерлы кыйммәтле түфли кигән аю табанлы уң аягын “АОС” белән юылган асфальтка куйды. Шулчак үткер күзләренә таушалып беткән кедалар чалынды. (Ә аның “эчендә” “бомж” кыяфәтле кешесе дә бар иде). Менә адәм аламасы куеныннан пират мушкетына охшаш нәрсә тартып чыгарды. Шунда гына депутат Вәлиев каршындагы “кеше шәүләсен” танып алды. Ул үзе зур заводның генераль директоры булып утырган елларында аның битарафлыгы аркасында яңгыраган шартлау вакытында сәламәтлеген югалткан һәм шул сәбәпле эштән куылган кешеләрнең берсен – авылдашы Гафурны танып алды. Тән сакчысы хуҗасын яклап бернәрсә дә кыла алмады – колакны яңгыратып шартлау яңгырады...
Димәк, ул үлгән һәм чебен булып яңадан туган! Җәнлекләр патшасы арыслан да, тигр галиҗәнапләре дә һәм хәтта озын муенлы жираф та түгел, ә, анаңны корт чаккыры, чебен! Гарьлегеңнән ярыл да үл! Һәм ул чыныннан да бу якты дөнья белән хушлашырга карар кылды. Әлбәттә, ярылып үлү мөмкин түгел иде, шуңа шкаф башыннан үзен аска атты. Әмма идәнгә бәрелеп челпәрәмә килергә дә насыйп булмады, әллә иңендә канатлары була торып та очмыйча түзә алмады, әллә бөҗәктә яшәүгә теләк уянды – ярты юлын да үтмәстән барча мускулларын эшкә җигеп өстәл өстенә менеп кунаклады. Ә анда нәрсәләр генә юк иде. Колбаса кисәге, икмәк валчыгы, тозлы балык, бер түтәрәм ит, хәлвә кыйпылчыгы, тешләп куелган прәнник, ике бөртек кызыл уылдык, өч-дүрт төрле кәнфит... Һәм ул, концлагерьдан качып ялгышлык белән ташландык азык-төлек складына юлыккан тоткын сыман, каударланып ашарга кереште.
Чебен булуың бик үк начар да түгел икән. Күпләр кебек тамак хакына көне-төне эшләргә дә кирәкми. Теләсә кайчан өстәлгә кун да, сос та сос. Хәтта иң чиста җирдән дә чебен халкына азык табуның бер кыенлыгы да юк.
Ә кием турында әйтеп торасы да юк. Алтын, байлык, дәрәҗә дә кирәкми.
Шулчак депутат Вәлиев, әй, гафу, хәшәрәт чебен, сусаудан аңкавына теле ябышуын тойды һәм өстәлгә тамган суга тартым сыекчаны ялап куйды. Юк, су булмады бу. Шулчак бөҗәкнең күңелләре күтәрелеп, җырлыйсы килеп китте һәм ул моңланып сузып җибәрде:
“Талы, талы, талы бөгелеп тора”...
Әгәр берәрсе яшертен генә күзләсә, арка тамырларың белән сизәсең диләр. Бу сүз чебеннәргә дә кагыла икән. Әнә аны да билгесез берәү бораулый гына. Кем ул? Һәм нәрсә кирәк аңа?! Тик, каһәрең, берүк-берүк үрмәкүч кенә була күрмәсен.
Шулай күпме җәфалангандыр, әйтүе кыен, берчак күзенә яңа кавемдәше – яшел тизәк чебене чалынды. Җитмәсә капма-каршы – хатын-кыз җенесеннән дә икән! Аңа мөлдерәп каравы үзе генә ни тора. “Депутат” чебен бу карашка түзеп тора алмады – үлеп гашыйк булды. Калган вакытлары сөеп-сөешеп үтте. Әйе, ни дисәң дә, мәхәббәт зур вә бөек нәрсә. Аның “вирусы” кагылса кешеләр генә түгел, хәтта чебеннәр дә Мәҗнүнгә әверелә.
Чебен күзләрен ачканда бүлмәдә япа-ялгызы иде. Ни сәбәпледер сөеклесеннән дә җилләр искән. Анысы әллә инде “мөгез” куярга очкан, әллә инде үрмәкүч корбаны булган – монысын әйтү кыен.
Чебеннең күңелен кортлар кимерергә кереште. Моңа кайчандыр кеше булуы да, депутатлыктан колак кагуы да, соңгы мәхәббәтен югалтуы да сәбәпче иде.
Тукта, ул бит бу фани дөньяда япа-ялгызы гына түгел. Кайдадыр, якында гына хатыны һәм улы бар. Чебен булса да адресларын хәтерли. Ленин урамы, унҗиденче санлы йорт.
Аның бәхетеннән, бүлмә тәрәзәсенең бер өлгесе ватык булып чыкты. Менә ул трамвай-троллейбус, усал кешеләр һәм эт-мәчеләр тавышы ишетелеп торган шәһәр урамында. Җил уңай иссә, ә дигәнче барып җитәчәк, иң мөһиме, кош-фәлән генә очрый күрмәсен.
Үзләренең коттеджын элекке депутат бик тиз эзләп тапты. Депутат йорты икәнлеге ерактан ук күренеп, тирә-якка балкып тора. Халыкта “май чүлмәге тышыннан күренә”, дип бер дә юкка әйтмиләр шул.
Хатыны аш-су бүлмәсендә кем беләндер телефоннан сөйләшә иде. Йөзе һич кенә дә кайгылыга охшамаган.
Өен ул матәмгә чумган дип уйлап бик нык ялгышкан икән. Йортында кайгының“к” хәрефе дә күренми. Үлүенә ике генә атна (моны ул календарьга карап белде), ә тирә-якка яңгыратып дәртле музыка уйный. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас, хәтта диварда кара тасма белән уратып алынган фотосы да күренми.
Хатынының кем беләндер төчеләнеп сөйләшкәнен белергә теләп аның иңенә утырды һәм телефон чыбыгының теге ягыннан үзенең депутат ярдәмчесенең май ашаган мәченеке төсле тавышын ишетеп безелдәп үк җибәрде. Менә эш нәрсәдә икән! Хатының кәнтәйлеген, ярдәмчесенең аламалыгын бары чебен булгач кына белде! “Хәзер мин сине...” – дип бичәсенә ташланырга гына уйлаган иде, ачык ишектән улын – күз нурын күреп калды һәм аның артыннан очты.
Дамиры тагын да үсеп киткән сыман. Хәтта ирен өстендә мыек төкләре дә төсмерләнгән төсле. (Тик, кызганычка каршы, улының да йөзендә кайгы әсәре күренми).
Малаеның чәчләренә кунды һәм аларны шашып-шашып үбәргә кереште. Тик моның белән генә чикләнмәде, битләрен үк иркәләргә тотынды. “Улым, кадерлем, мин сине шундый сагындым, – дип чебенчә сөйләнергә кереште, – тик, кызганычка каршы, тагын да бераз яшәп, сине аякка бастырып кына булмады. Берүк-берүк мине моның өчен гафу ит!”
Бөҗәкнең күңелләре тулып китте һәм ул бер читкәрәк барып кунды. Ә улы, кулына янәшәсендә яткан “Плейбой” журналын алды да, урталай бөкләде.
Чебен, кызганычка каршы, моны күрмәде. Күрсә дә улының нәрсә эшләргә җыенганын аңламас иде...
Ул дөньяга…
Читайте нас: