Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 гыйнвар 2019, 11:31

СӨЕМБИКӘ

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА... Инде бөтен авыл болар хакында сөйли, әрмән, имеш, бөтенләй ашау-эчүдән калган, янәсе, кайберәүләр бигрәк тә җегетләр: Сөембикәне мактый: “Маладис, җүнле кыз теләсә нинди кара күт белән тел пычратамы”, — диләр, ә ахирәт кызлары үз артында көнләшүдән буылып гайбәт сата: “Үзен әллә кемгә куйган була бит әле, адәм ыстырамы, көтүче кызы гына түгел, хан кызы, диярсең...”Арсен ым гына каксын, аларның һәрберсе аңа ияреп китәргә әзер иде төсле. Безнең кызлар бит ул джунглидан орангутанг килеп чыкса, аңа да ябышырга әзер, тик маймыл татарга гына охшаган булмасын...

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Тәрәзәдә хатынның чалыш чырае күренде. Мөгаен, ашын өстәлгә куйгандыр да суына дип борчыладыр. Мин ишегалдындагы “КамАЗ”ымны янә әйләнеп чыктым, көпчәкләргә типкәләдем. Барысы да әйбәт кебек. Иренеп кенә өскә күз салдым — ашлык белән шыплап тулган кузов брезент белән нык капланган, яңгыр-фәлән яуса, тамчысы да үтәрлек түгел. Юл ерак — Каф тавы артына, шуңа машина җырлап торырга тиеш.
Көзнең шушындый чалт аяз көннәрен яратам мин. Һавада йөзгән тоҗымнар адашып йөзгә орынып үтсә, әллә нишләп китәм. Ындыр ягыннан саркылган төтен исе борыннарны кытыклый. Бәрәңге сабагы яндырганда чыккан төтен бөтенләй үзгә ул!
Тамак ачыккан булса да, өйгә керәсе килми иде.
Шул чагында капка шыгырдаганы ишетелде. Анда көтүче Йосыфның бөрешкән гәүдәсе күренде. Ул бер ара капка төбендә таптанып торды да гаепле кыяфәт белән миңа якынлашты.
— Нихәл, олан...
Мин сүзсез генә башны селкеп куйдым.
— Ерак юлга чыгарга җыенгансыз икән, хе-хе... Әрмәннәрнең иленә диген, ә... — Йосыфның эренле күзләре кызгылт җыерчыклар эченә чумып югалып торды.
— Ни йомыш?— дидем мин тупас кына.
— Йомыш әллә ни юк, хе-хе... Син инде анда Сөембикәне күрерсең, карчык белән мәктүп сырлаган идек, тапшыра алмассыңмы?
— Нигә тапшырмаска... Хатның авырлыгы юк, барып җитүгә үк үз кулына бирермен... — Йосыфның үзен өнәмәсәм дә, Сөембикә исемен ишеткәч, мин бераз йомшадым.
Ул тагы ни әйтергәдер теләп, таптанып алды.
— Бер-ике тапкыр хат язып, илләренә киткән әрмәннәргә биреп җибәргән идек, әллә тапшырмаганнар, әллә... Җавап-фәлән килмәде.
— Тапшырырмын дидем ич инде. Җавабын да алып кайтырмын.
— Менә рәхмәт, менә рәхмәт, — дип бер сәбәпсезгә кеткелдәде көтүче.— Әрмәннәр бик бай яши диләр, күреп кайтырсың инде. Кияүдән дә хәбәр юк. Көннәр чалт аяз тора, йортны күтәрергә иде бит. Телдән шуларны да аңлатырсың инде, урысчаң яхшы...
Мин чыраемны сытып куйдым.
— Бай кешеләр, Йосыф абзый, ничәмә мең чакрымнан илләренә икмәк ташымый.
— Алай димә, алай димә, — диде көтүче — Калхуз исәбеннән булгач, нигә алып кайтмаска? Юлы да безнең мажик өстеннән ич аның, әрмән корсагын киереп утырып кына кайта.
Кара әле, дип уйладым мин, эчә-эчә мие кибеп бетмәгән икән, дөрес чамалый бит абзый...
Менә ун еллар инде безнең авылда әрмәннәр шабашкада эшли. Аларның кайсысы килә, кайсысы китә, ә бригадирлары — Рафик дигәннәре — тәмам безнең авыл кешесе булып беткән иде. Әрмәннәр үзләре салган таш йортта торалар, ә бу Рафик исә Гәүһәр дигән тол хатынга кереп, шунда яшәде. Ул теттереп татарча сөйләшә, безнең авыл кешесеннән аерып та алып булмый, дияр идең, үзен бик кибарь тота, хәтта түрәләр кебек муенына галстук асып йөри иде. Башта алар әйбәт кенә эшләделәр, хәзер әллә колхозның акчасы бетте, әллә төзисе әйбер калмады, әрмәннәр инде вак-төяк эшләрдә генә йөриләр, яртысы район үзәгендә персидәтелгә катижмы, матижмы дигән өч катлы йорт салып ята. Шулай да илләренә кайтырга ашыкмыйлар, нигә ашыксыннар, безнекеләр айлар буе акча алмаганда, болар Ходай бирмеш һәр ай азагында бухгалтер бүлмәсе тирәсендә бөтерелә, елтыраган күзләренә караганда юкка гына чуалмыйлар да төсле. Телевизор да радиодан алар илендә сугыш бара дип лаф оралар, ә монда кая башны тыкма – әрмән дә әзәри, белмим, үзләрендә кемнәр генә сугыша торгандыр, әллә картлар белән бала-чага буза куптарып ята инде?
Рафик исә тир түгеп маташмый, кайчан карама, ул персидәтел янында, анда чаба, монда йөгерә, Казаннанмы, районнанмы зур кунаклар килсә, ул инде Аулак болында: табын әзерли, шашлык кыздыра. Татар сарыгыннан әрмән кыздырган шашлык хәйран да тәмле була, имеш. Кешеләр сөйли, минем үземнең авыз иткәнем юк югын. Янәсе, ул Рафикны район башлыгы безнең персидәтелдән үзенә дә алмакчы булган, тик безнеке кул-аягы белән каршы килгән: “Җа¬нымны ал, иптәш район башлыгы, тик Рафик җанымнан гына аерма”, — диеп ялынган, имеш. Булса да булыр, сезнең. Шашлык бигрәк тәмле, дип әллә кайлардан, хәтта хатын-кызлары белән машиналарга төялеп киләләр бит.
Әрмәннәр клубта да күз өстендәге кашка әйләнделәр. Сиздек инде, кызларның йөрәгенә ут капты. Болар бит без Шалпы малайлары кебек колак шалпайтып башны җилкәгә качырып йөрми, гәүдә купырайган, ияк һаваны ертып бара, борын җилле... Менә шунысы бигрәк безнең кызларның һушын алды инде. Хатын-кыз бит чагыштыру юлы белән ялгыш нәтиҗәләр ясарга чос кавем.
Безнең моңа ачу килә инде — минем егет чак — куллар кесәдә, тик кесә эчендәге йодрык белән кемне куркытасың? Йөрибез шулай теш кайрап, бер-беребезгә зарланышып. Шулай да әрмәннәр алай ук начар малайлар түгел икән, ара-тирә безнекеләрне җыеп, бер-ике «ярты» куялар, эчеп алгач инде җегетләрнең авызы җәелә, хет бөтен авыл кызын шыплап төяп машинага салып китсеннәр.
Әрмәннәр мал аера белә икән. Күзләре шунда ук көтүче Йосыфның кызы Сөембикәгә төште. Арсен дигәннәре бигрәкләр дә тирәсендә бөтерелә инде. Шоколадтыр, чикләвектер белән сыйламакчы була, артыннан күләгә кебек ияреп кайта. Сөембикә безнең авыл җегетләреннән дә озаттырмый иде, ут кыз икән, әрмәнне дә якын китерми. Минем үземнең дә аңа күңел яткан иде, тик юаш шул мин, бер сүз кушарга кыймыйча тик исәнгерәп йөрим.
Инде бөтен авыл болар хакында сөйли, әрмән, имеш, бөтенләй ашау-эчүдән калган, янәсе, кайберәүләр, бигрәк тә җегетләр, Сөембикәне мактый: “Маладис, җүнле кыз теләсә нинди кара күт белән тел пычратамы”, — диләр, ә ахирәт кызлары үз артында көнләшүдән буылып гайбәт сата: “Үзен әллә кемгә куйган була бит әле, адәм ыстырамы, көтүче кызы гына түгел, хан кызы, диярсең...”
Арсен ым гына каксын, аларның һәрберсе аңа ияреп китәргә әзер иде төсле. Безнең кызлар бит ул джунглидан орангутанг килеп чыкса, аңа да ябышырга әзер, тик маймыл татарга гына охшаган булмасын.
Ләкин әрмән дигәнең тоткан җирдән сындыра торган халык икән. Бер көнне Йосыф абзыйны персидәтел кантурга чакырып алган. Шунда ук Рафик белән Арсен да утыралар, ди.
— Нихәлләрдә ятасың, Йосыф абзый?— дип персидәтел гомер булмаганны елмаеп, көтүчене ишек төбенә үк килеп каршы алган, җилкәсеннән кочкан.— Бер дә күзгә-башка күренгәнең юк, авырып китмәгәнсендер ич?
Аптырап-каушап калган Йосыф абзый:
— Юк болай, карчык кына ютәләп тора,— дип мыгырданган.
Өстәлгә “ярты” менеп утырган, тәлинкәләргә затлы кунаклардан калган шашлык калдыкларын куйганнар. Ул шашлыкның тәмлелеген көтүче Йосыф ярты ел сөйләп, авыз суын корытты.
— Синең йортың бик тузган икән, беркөнне карап үттем,— дип, бераз салып алгач, персидәтел сүз башлаган.— Колхозга биш фин йорты кайтты. Берсен сиңа бирим мәллә? Яшә карчыгың, бала-чагаларың белән рәхәтләнеп яңа өйдә.
Иренен җыеп алырга азапланган Йосыфның “ә” дип тә, “җә” дип тә әйтерлек рәте калмаган, тик башын чайкап утыра икән, бичара.
— Тик шунысы бар, Йосыф абзый, — дигән персидәтел,— менә Арсен синең кызга үлеп гашыйк булган икән ич. Перәме Мәҗнүн инде, ашаганы аш, йокысы йокы түгел, тире дә сөяккә калган. Ә безнең колхозга андый кешедән ни файда? — Ул шаркылдап көлеп җибәргән. — Син аңа кызыңны бир, ә без сиңа туй бүләге итеп йорт бирербез.
Тагын берне салып куйгач, Йосыфның бөршәйгән кулы персидәтелнең дәү учына кереп югалган.
— Егет син! — дип мактаган аны персидәтел, — текущий моментны аңлыйсың.
Вәгъдә билгесе итеп әрмәннәр Йосыф абзыйга нигәдер «аэродром» кепка, карчыгына күлмәклек ситса сонганнар. Әмма көтүче ул кепканы киеп йөрмәде, күрәсең, зуррак булгандыр, әрмән башы татарныкы ише генә түгел бит.
Безнең персидәтел шундый — әйтте икән бетте, икенче көнне Йосыф абзыйның турына фин йортын китереп тә бушаттылар. Җый да куй. Ул әле дә шунда ята әле. Тик такталары гына шактый кимегән, чөнки көтүче бик юмарт кеше безнең, сорап килгән кешене, бер “ярты” да куйса, буш кул белән җибәрә алмый. Ә авылда тактаның һәрвакыт кирәге чыгып тора. Аннары төннәрен бердер, икедер тактаны болай гына, кулга сыланып торганга гына да алып китәләр, булса кирәк.
Арсен Сөембикәне иленә алып китте. Алар кузгалганда мин нигәдер кантур каршында утыра идем. Аның яшьле карашы минем йөзне кисеп үтте, күпергән иреннәре нидер әйтергә теләп кыймылдап алды. Мин бу чарасызлыкны күрмәскә теләп башны түбән идем. Соңыннан Сөембикәне тәкәбберлектә гаепләгән кыз-хатыннар аны шулай чит илгә алып китүләре турында бәет тә чыгардылар. Безнең халык нигәдер бәхетсезләрне, кимсетелгәннәрне ярата, өзелеп, чын күңелдән шуларны кызгана.
— Шулай да йорт торгызырга җыеным турында әйт син, — диде көтүче миңа якын ук килеп. Йөземә төнлә эчелгән аракының сасысы килеп бәрелде.
— Ул калдык-постыклардан нинди йорт торгызмакчы буласың?
— Анысы такталар бераз кимеде инде кимүен, җитмәгәнен персидәтелдән сорармын...
— Тоттырыр,— дидем мин ачы көлемсерәп — Кыз бит инде тү-тү!
Бу турыда исенә төшерүем ошамады булса кирәк, картның йөзендә пәрәвез селкенеп куйды. Хәзер аты-юлы белән сүгенә дисәм, эчтән тынды тагын, йомыш белән килгән бит. Ә ул сүгенә башласа, туктатам димә инде, эшереп чыгарсаң да, югары очтан түбән очка кадәр ярты сәгать әче тавышы ишетелеп торачак.
— Бирмәсә инде,— диде ул янә юашланып,— моңарчы яшәдем ич әле, алга таба да шул иске йортымда көн итәрмен. Миңа инде озак калмаган. Ә фин йортын мәчет салырга бирәм. Тирә- юньдә барысы да мәчет өлгертә, ә бездә исе дә юк. Шул турыда кичә Шәриф мулла белән дә сөйләшеп тордык әле. Халык та бераз булышса, ерып чыгабыз аны, пускай Шәриф мәчетле булсын.
Тәрәзәдә тагын хатынның чырае сытылып алды.
— Сау бул, Йосыф абзый,— дидем мин саруым кайный башлавын тоеп,— Әманәтеңне үтәрмен.
— Тукта әле... — Көтүче янә миңа таба елыша төште — Берәр нәрсәң юкмы, юл аягы диюем...— Ул кызганыч елмаеп куйды. — Кичә ныграк киткән.
Мин эндәшмичә генә болдырга таба атладым. Ул бераз таптанып торды да, ыңгырашкан адымнар белән капкага юнәлде.
Бер авылдан өч КамАЗ чыгып киттек. Мин алдан барам, ни әйтсәң дә армияләрдә булып бераз дөнья күргән кеше. Рафик, әлбәттә, минем машинага утырды. Ул күп сөйли торган кеше булып чыкмады, әйбәт. Күп шоферлар руль артында йокымсырап китмәс өчен, күршеләренең тел тегермәне тартып баруын яратсалар да, мин үзем лыгырдыкларны җенем сөйми.
Үзалдыңа уйланып баруга ни җитә. Уйларың ялыктырса, музыка җибәрәсең, кәеф!
Күпмедер юл киткәч кабина идәнендә нидер кыштырдаган төсле булды. Карасам, утыргыч астына таба уч төбе кадәр генә соры күләгә шуып үтте. Тычкан! Күрәсең, иген төягәндә кереп калгандыр. Рафик та игътибар иткән, “хәзер тотып сытабыз”, — ди. “Тимә, — дим, — ул бит безнең авылныкы”.
Рафик ирен чите белән генә елмаеп куйды: “Ну син даешь, авылдаш тапкан...”
Юлда бу тычканга мин тәмам ияләштем, утыргыч астына бодай сибәм, ул да үзенә хәерхаһ булуны аңлады ахрысы, рәхәтләнеп кыштырдавын белә. Чит җирләр аша үткәндә янәшәдә генә синең белән туган илеңнең бер җан иясе баруын тою күңелгә ниндидер тынычлык өсти икән. Хәтта ул җан иясе гади генә бер тычкан булса да...
Ул да бит синең белән бер җирдә яралган, бер икмәкне ашаган.
Менә без таулардан түбәнгә таба төшә башладык. Аста — тау итәгендә зур гына авыл җәелеп ята иде. Рафикның йөзе үзгәрде, күзләрен яшь элпәсе каплады.
— Безнең авыл, — дип пышылдады ул. Мин аның дерелдәгән мыегына гаҗәпләнеп күз төшердем. Һәркемгә үз җире кадерле шул. Шушындый оҗмахтай Җирләрне ташлап болар нигә читкә чыгып китәләр икән? Яшәсен иде туган йортында җиләк-җимеш ашап, шәраб чөмереп. Нигә һәркем үз илендә яшәми, нигә һәр халыкның үз ватаны юк?
Ашлыкны бушатып, тыйнак кына тамак ялгап алгач, мин Рафиктан Сөембикә турында сорадым. Аның елмаюы сүнеп, кашлары җыерылып килде, шикле карашы, ниятемне белергә теләгәндәй, баштан-аяк гәүдәмне капшап чыкты.
— Нигә ул сиңа?—диде ул чатнаган тавыш белән.
Мин ваемсыз күренергә тырышып авызны җәеп елмайдым.
— Атасы хат җибәргән иде.
— Бир, үзем тапшырырмын.
— Юк инде, Рафик, — дидем мин кискен генә, — Шул кадәр юл килеп Сөембикәне күрмичә китсәм, атасына ни әйтермен?
Ул миңа беравык кызыксынып карап торды. Малайлар артына салам бөртеге тыгылган “фатыйманы” шулай дикъкать белән күзәтәләр. Шалпы малае да тешен күрсәтә ала икән, дип уйлагандыр, мөгаен.
— Ярый, кичкә барырбыз. Ял итегез әле башта...
— Юк, йортын күрсәт тә, хәзер барып кайтам — Аның аптырап калуы миңа тагын да кыюлык өстәде. Пычагымны эшли аламы ул миңа, аның да бит Татарстанга кире китәсе бар...
Бәхәсләшеп тормады, җилкәсен сикертеп куйды да урамга таба атлады егет.
Коры көньяк һавасы борын тишекләреннән үтеп, сулыш юлларын кытыклый иде. Рәхәт бөркүлек. Йөзем бакчалары куенына кереп поскан җилнең койрыгыннан тартып чыгарасы килә.
Менә Рафик таш койма белән әйләндереп алынган бер йорт янына килеп туктады. Ишектәге бауны тартты, эчтә нәни генә кыңгырауның әрсез челтерәгәне ишетелде. Бераздан ишек чинап кына ачылды, бусагада мыеклы бер әрмән карты басып тора иде. Алар үзара тиз-тиз нидер сөйләшә башладылар. Ара-тирә кычкырышып алалар, куларын бутыйлар. Талашалармы, ярашалармы, Алла белсен. Күмедер шулай ыгы-зыгы килгәннән соң карт өенә юыртты.
— Кер, — диде Рафик, — хәзер Сөембикә чыга. Сүзне бик озакка сузма, мин монда көтеп торырмын.
Мин аякларны буташтырмаска тырышып ишегалдына үттем.
Кара күлмәк кигән, башына да кара яулык бөркәнгән хатынны башта танымыйчарак тордым.
— Сөембикә!
Аның йөзе дә кучкылланып киткән, борыны да озынаеп калган шикелле. Әйе, әйе, Шалпы авылның Сөембикәсе әрмән хатыннарына охшый башлаган иде...
Ул миңа бер метрлар якын килмичә туктап калды. Мин кулны сузып үзем аңа омтылдым, яргаланып беткән кытыршы бармакларын учыма алдым. Бармаклар бераз дерелдәп алдылар да, җайсыз гына учтан шуып чыктылар.
— Исәнме...
Нинди дә булса шаян сүз әйте бу киеренкелекне таратып җибәрәсем килде.
— Авылда сөйләгән булалар тагын: имеш, синең колак-борыннарны кисеп, ябып асрыйлар, дип... Ә менә син! Дүрт ягың төгәл, килмәгән төшең юк... — Мин гаҗәеп үткен сүз әйтүемә шикләнмичә көлеп җибәргән булдым.
Сөембикә тавышсыз гына сулкылдап куйды. Мәнсез дә инде мин — шундый шаярту буламыни...
— Әти-әниеңнән хат алып килгән идем... Ул бөрешеп, таушалып беткән конвертны куенына яшерде.
— Исән-сау яшәп яталармы?
— Аллага шөкер. Йосыф абзый йорт торгызмакчы була. Такталары гына җитеп бетми бугай. Тик колхозда биш ай инде акча биргәннәре юк.
“Нигә боларны сөйлим әле”, — дип уйладым мин. Мәңге салынмаячак йортта аның нинди гаме булсын?
— Киткәнеңә өч ел инде, кайтып та күрмисең...
Ул кызганыч кына елмаеп куйды.
— Итәктә ике балам бар, андый озын юлга ничек кузгалыйм...
— Малайлармы, кызлармы? Исемнәре ничек? — дидем мин сүз юктан сүз булсын өчен генә.
— Тигран белән Вазген, малайлар. — Сөембикәнең күз төпләренә сөенеч нурлары сызылды. — Әле йоклыйлар, күрсәткән булыр идем.
— Арсен да күренми...
— Карабахта ул. Бер ел инде хәбәре-хәтере юк. — Хатынның борыны мышкылдап алды.
“Кайчан өйгә чакыра соң бу”, — дип уйладым мин. Безнең илдә бит капкадан кергән кешене чәйләмичә чыгармыйлар. Ләкин Сөембикәнең андый теләге сизелми иде. Ул гасабиланып кулларын угалый, күзләре ишегалды буйлап йөгерешә иде.
Китәргә кирәк... Башка сөйләр сүз дә юк бугай инде. Әти-әнисенә күчтәнәч биреп җибәрми микәнни?
— Хуш, алайса... Ә-ә... кибетегез кай төштәрәк? Юлга азык-төлек, өйгә күчтәнәч алырга иде.
Ул билгесез тарафка кулын селтәде: “Шунда...”
Минем эчтә ниндидер бер тиле ният уянды:
— Әйдә, җыен, алып кайтам.
Ул җавап бирергә өлгермәде, ишектә теге әрмән карты күренде, Сөембикәгә кулларын болгап нидер әйтте. Караңгы ишеккә суырылып кергән хатынның соңгы сүзләре бусагага коелып калды:
— Сәлам әйт...
Икенче көнне без илгә кузгалдык. Муфтадан аякны алганда нидер чи-ик итеп куйды. Инде минем тәмам өйдәшкә әйләнеп беткән теге тычкан ялгыш табаным астына килеп кергән икән. Менә бит ул — меңнәрчә чакрымны исән-сау үтә тә, аз гына саксызлык аркасында дустыңның табаны астына сытылып үл. Мин машинаны туктаттым да терсәгем белән рульгә таянып йодрыкларымны күземә батырдым. Тик озак утырырга туры килмәде, арттагылар зәһәр итеп кычкырта башладылар. Мин ишекне ачып канлы тычкан гәүдәсен тузанлы әрмән туфрагына этеп төшердем.
“КамАЗ” уһылдап алга кузгалды. Берәм-берәм тау тезмәләре артта калды, алда мине үксез илем көтә иде.
"Татар-информ" фотосы.
Читайте нас в